Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / План-конспект урока татарской литературы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

План-конспект урока татарской литературы

библиотека
материалов

Тема: Фатих Хөсни.Малай белән солдат хикәясе .

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” нигезендә 6 нчы сыйныфта 42-43 нче дәрес булып өйрәнелә.

Ситдыйкова Хәлимә Муса кызы

Лениногорск шәһәренең 4нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сюжет сөйләргә һәм гомумиләштерергә өйрәтү, хикәянең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә табарга өйрәтү өстендә эш.

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру;

Әти-әнигә, гаиләгә игътибарлы булырга өйрәтүне дәвам итү.

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ формалаштыру.

УУЭ

Шәхескә кагылышлы УУГ: укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ: хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую.

Танып белү УУГ: төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ: иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Төп төшенчәләр

Сюжет, матурлык, лирик герой.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, әхлак тәрбиясе

Төп ресурслар


Өстәмә ресурслар

Куллану өчен дәреслек:

Әдәбият: Дәреслек. Ф.Ф. Исламов, Щ.М. Закирҗанов. Татар әдәбияты. , 5 нче сыйныф өчен дәреслек

Техник чаралар:

Компьютер, экран, проект, презентация.

Класс белән эш

Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш.




1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру



Хәерле көн, укучылар Бер-беребезгә карап, елмайыйк , теләкләр телик.

Укучылар, әйтегез әле, бер-берегезгә нинди теләкләр теләдегез?

Мин дә сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз.


Укучылар кулларны-кулга тотынышалар, күңелдән генә бер-берсенә изге теләкләр телиләр. Бер-берсенә карап елмаялар.




-бәхетле бул, дәрестә уңышлар телим,...



2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

Максат: Бөек Җиңү көненең әһәмияте турында сөйләшү.(Сугыш турында кинодан видео өзек күрсәтү)

Укучылар тиздән , май аенда зур бәйрәм көтелә. Сугыш безнең илгә бик күп югалтулар алып килде. 20 миллионнан артык кеше сугышта һәлак булды.Сезнең бабайларыгыз бабайлары да сугышта булгандыр.

Укучылар үзләренең бабайлары турындаа кыскача сөйлиләр.

3 этап. Уку мәсьәләсе кую

Максат: белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсе кую

-Укучылар, без бүген сугыштан соң (1956) язылган бер әсәр белән танышырбыз.


Парларда эш.

Әсәргә анализ ясап, эчтәлеген табарбыз. Автор фикерен ачыкларбыз.

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: хикәянең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә табу; әсәрне аңлау өчен шартлар тудыру

-Укучылар, без Ф.Хөснинең “Малай белән солдат ” хикәясен өйрәнә башлыйбыз.


Укучылар чылбырлап әсәрне укып чыгалар.Диалогларны рольләргә бүлеп укыйлар.(Малай-солдат)

1нче бирем: Аңлашылмаган сүзләрне аерып алыйк.

Сүзлек өстендә эш (тәкъдим ителә)

тире толып-тиредән тегелгән тун

мәңелеккә-бөтенләйгә

бил каешы- солдат ремене

Аңлашылмаган сүзләрне аерып алалар, укыйлар, Сүзлек өстендә эш татар теленең аңлатмалы сүзлеген һәм татарча-русча сүзлек кулланып оештырыла.

Мәгънәләре ачыклана, аңлаталар, сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр.



Наил көн дә әтисенең сугыштан кайтуын көтә, урман ягыннан күз дә алмый. Шул яктан кайтып килүче солдатны өенә алып керә, солдат исә малайга әйбәт чаңгылар ясап калдыра

2 нче бирем: Урман нәрсә булып килә?




Көтелгән җаваплар:

Урман яшәешне аңлата, малайга өмет бирә

3 нче бирем: Әсәргә анализ ясау юлларын искә төшерик.


Көтелгән җавап.

  1. Вакыйгаларны аерып алабыз, исем бирәбез.

  2. Охшаш вакыйгаларны берләштерәбез.

  3. Алар арасындагы бәйләнешне табабыз.

4 нче бирем: Әсәрдәге вакыйгаларны аерып алабыз, исем бирик.


(Парларда эш)

1.Малай урман артындагы станциягә китә.

2. Солдат очрый.

3.Аны өенә кунарга алып кайта.

4. Солдат чаңгы ясап калдыра.

5.Әнисенең елавы.


5 нче бирем: Әсәрдәге вакыйгаларны берләштерик.





Төркемнәрдә эш.

1 өлеш. Малайга билгесез чынбарлыкны урман-яшәеш аерып тора. Рухи таяныч эзләү – кешене гел борчып, бимазалап торучы хакыйкать (әти урман артында мәңелеккә калырга тиеш түгел).

2 өлеш. Һәр өлешне аерым-аерым сөйләп чыгалар. Бу эш башта төркемнәрдә башкарыла. Аннары берничә укучы тыңлана.


6нчы бирем: хикәядәге символларны аңлатырга

Тимер юл, каланча, кызыл станция,үзең ясаган чаңгы, юлда очраган солдат, ана елавы- нәрсәне аңлата сезнеңчә?

Парларда эш.

тимер юлга – туры юлга басу

калай түбәле кызыл станцияне үтү- билгесез чынбарлыкка чыгу(кар басып киткән кыр, куян белән тулган урман).

каланча – хәбәр алу,

Үзең ясаган чаңгы – тормыш юлына тәҗрибәсез килеш япа-ялгыз басу.

Ана елавы – рухи таяныч эзләүче кешенең сызлану.



Хикәянең темасын әйтегез.

Автор кеше тормыш юлын үзе сыза, рухи таяныч аның үзендә, ярдәм итүче игелекле кеше шул рухны (йолдызлы бүрек, бил каешы, шашка уены) бары кузгатып кына җибәрә ала, ди

5этап. Рефлексия. Нәтиҗә һәм бәяләү.

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау


Автор хикәясе белән нәрсә әйтерә тели?



Әйе, мин сезнең белән риза. Автор кеше тормыш юлын үзе сыза, рухи таяныч аның үзендә, ярдәм итүче игелекле кеше шул рухны кузгатып кына җибәрә(солдат)


Парларда эш.

Тормыш яшәешнең “буран котырган”, куркыныч янаган – “эт өргән” шомлы мизгелләрендә кешенең рухи халәте ышанычлы булса гына (җиделе лампа януы), ул сынауларны кичә ала.

6 этап. Өй эше бирү.Наил образына характеристика язарга.

Минем бабам сугыш ветераны”- хикәя язарга














Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 01.08.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров188
Номер материала ДБ-149464
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх