Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №13 «Рябинка»
Азнакаевского муниципального района и г. Азнакаево.
Показ сказки «Сертотмас үрдәк»
в подготовительной к школе группе №7
в рамках методической недели, посвященной «130-летию дня рождения великого татарского поэта Г. Тукая»
Воспитатели:
Усманова Лилия Нургаязовна
Валиева Гулия Фатхулловна
2015—2016 учебный год
2 слайд
Автор (Элиза): Борын заманда үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсәдә, күргән бер кошына, хайванына, озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә яраткан. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим», – дип башлап китә торган булган ул сүзен.
Бердән бер көнне йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, балтасын биленә кыстырган да урманга киткән.
3 слайд
Хужа: (Ильдан) «Өйдә юклыгымны берәүгә дә эйтмәгез!»
Үрдәк: (Фаниль)
«Нигә белдермәскә кушты икән?»
Йорт хайваннары: (Инсаф, Зарина, Айгуль, Ляйсан)
«Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!»
«Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә эйтәсе булма!»
Үрдәк: «Ярар, сезнең өчен генә барырмын инде».
Автор: (Элиза) Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Икенче көнне дә кайтмас бу», – дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар.
4 слайд
Автор: Иртә торгач та үрдәк, юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып оча-оча бер елгага барып төшкән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпидә йөгергән…
Бара-бара куе бер урманга барып җиткән.
Үрдәк каршысына бер керпе килеп чыккан.
Керпе: – Кая барасың?
Үрдәк: – Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йортны саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.
Керпе: (Данияр)– Синең
өең еракмы соң? – Анда
симез тычканнар, усал
еланнар юкмы?
Үрдәк: – Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып
бара, бер кешегә дә әйтмә, кара! Өебездә еланнарда бөтенләй юк, тычканнарга мәчедән көн юк!
Керпе: – Мин синең
серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа начарлык эш эшләмәм.
Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә.
5 слайд
Автор: (Элиза) Керпенең бу акыллы киңәшенә үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга юлын давам иткән. Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер куян очраган.
Куян: (Амелия) Әй, бүрекле үрдәк, ни эшләп урманда буталып йөрисең?
Үрдәк:– Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды.
– Куян (эченнән генә): «Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән». Сезнең өегез
кайда сың?
Үрдәк: – Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара! Син минем Хуҗамны очратмадыңмы?
Куян: – Хуҗаңны күргәнем юк.
6 слайд
Автор: Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур соры аю йоклап ята.Үрдәк аны да уяткан.
Үрдәк:– Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?
Аю:(Эдгар)– Күрмәдем. Кем соң ул?
Үрдәк: Минем хуҗам. Ул этебез белән урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды.
Аю: Урман эченерәк керсәң, һичшиксез табырсың.
(эченнән генә): «Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт
икән».
7 слайд
Автор: Үрдәк һаман хуҗаны эзләвен дәвам иттергән. Бара торгач, аның каршына бүре килеп чыккан.
Бүре: – Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда курыкмыйча ничек йөрисең?
Үрдәк: – Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды. Мин аны эзләргә чыктым. Син аны күрмәдеңме?
Бүре:(Ильдан)
(үз-үзенә): «Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга
бик җайлы чак
икән»
(үрдәккә):
«Андый
кешене күргәнем
юк!»
8 слайд
Автор: Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне дәвам иткән. Аның каршысына төлке килеп чыккан.
Үрдәк: – Матур апакай, минем хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде. Икенче көн өйгә кайтмый инде, югалтык, курка башладык.
Төлке:(Сабрина)–Күрдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә балтасы да бар иде. Эйдә юлны күрсәтәм.
Автор: Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда төлкенең оясы буенда балалары уйнап йөриләр икән.
Төлке балалары: (Язиля, Азиза)
– Әни, безгә азык алып кайттыңмы?
Төлке:– Менә, бәбкәләрем,
сезгә тәмле үрдәк ите.
Төлке балалары:«Үрдәк ите бигрәк Тәмле була икән!» Эни тагын бармы, безнең тамаклар туймады.
Төлке:– Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы
берничә үрдәк алып
кайтам.
9 слайд
Автор: (Элиза) Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәрҗир дә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке капкынга эләккән, ә хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән… «Тагын берничәне тоткач, толып тектерермен»,- дигән һәм тиресен киптерергә амбарга элгән.
Хайваннар булган хәлне хуҗага сөйләп биргәннәр, Сертотмас үрдәкне шундый зур эшкә кушуларына бик нык үкенгәннәр.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 654 929 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Усманова Лилия Нургаязовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/108/144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.