2008297
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт проекта «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015

Скидка 0%

112 курсов профессиональной переподготовки от 3540 руб.

268 курсов повышения квалификации от 840 руб.

МОСКОВСКИЕ ДОКУМЕНТЫ ДЛЯ АТТЕСТАЦИИ

Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана 26 сентября 2017 г. Департаменотом образования города Москвы

Инфоурок Другое Другие методич. материалыПортфолио по теме "Минем эшчәнлегем"

Портфолио по теме "Минем эшчәнлегем"

Международный конкурс

Идёт приём заявок

Подать заявку

Для учеников 1-11 классов и дошкольников

16 предметов

библиотека
материалов

Азнакай шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәримова Роза Мөдәрис кызының портфолиосы

hello_html_b2c9b3b.jpg



Дәрес эшкәртмәләре

9 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес-презентация “Шәрык классикасы һәм аның төп ядкаре – Коръән.”

Максат: 1. Укучыларны шәрык

классикасы һәм аның төп ядкаре булган

Коръән” белән таныштыру.

2. Укучыларның бәйләнешле сөйләмен

үстерү һәм мөстәкыйль фикер йөртүләрен

камилләштерү.

3. Дингә һәм Корьәнгә карата мәхәббәт

һәм горурлык хисләрен тәрбияләү, дин

тарафыннан зурланган уңай сыйфатларны

булдыру.

Җиһазлау: плакатлар, рәсемнәр,

китаплар күргәзмәсе, интерактив такта,

магнитофон, компьютер.

Дәрес барышы.

Укытучы Әхмәт Синигулның “Борынгылар чишмәсе” шигырен укый.

Үткәннәр бит үткән көннәр инде,

Бүгенге көн кыйммәт гел, дибез.

Бүгенге көн дә бит, бер уйласаң,

Үткән көнгә кайтыр көнебез.

Мизгел өчен көрәш кайный җирдә

Мирас кала буын-буыннан...

Борынгылар хәзер хәзинәсе

Ата-бабалардан, борыннан.

Борынгылар чишмәсен корытсак,

Барын кирәк юктан башларга.

Татар халкы – зур тарихлы халык. Аның бай әдәби мирасы бар. Татар әдәбияты тарихының калын нигез ташларын урта гасыр чорында барлыкка килгән шигъри язма ядкарьләр тәшкил итә.

Болар, һичшиксез,”Кыйссаи Йосыф”, “Мәхәббәтнамә”, “Хөсрәү вә Ширин” һ. б. әсәрләр. Ә хәзер, әйдәгез, бер мөнәҗәт тыңлап алыйк.

Пәйгамбәрләр тарихыннан” мөнәҗәте тыңлана.

  • Бу мөнәҗәттә сүз нәрсә турында бара? Ни өчен мин әлеге әсәрне сезгә тыңлаттым икән? Бүгенге дәресебезнең темасы нинди

  • Дөрес, бүген дәрестә дин турында, шәрык классикасының төп ядкаре – Коръән турында сөйләшербез. Әйтегез әле, нәрсә соң ул Коръән?

  • Мөселманнарның изге китабы.

  • Әйе, бүген, чыннан да, шушы изге китап турында, кешеләрдәге уңай сыйфатлар – кешелеклелек, сабырлык, шәфкатьлелек турында сөйләшербез. Иң элек мин сезне “Коръән” белән таныштырам.

1нче слайд күрсәтелә.



  • Коръән – мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятының классик ядкаре. Гарәп теленнән “сөйләү” мәгънәсен белдерә. Коръәннең тууы Мөхәммәд пәйгамбәрнең эшчәнлеге белән бәйле. Ул 570нче елда Мәккә шәһәрендә дөньяга килә. Мөхәммәднең бала чагы фаҗигале вакыйгалар белән тулы: әтисе Габдулла малай туарга берничә ай кала, ә әнисе аңа 6 яшь вакытта вафат булалар. Әти-әниләре вафатыннан соң бабасы тәрбиясендә үсә. Бабасы үлгәч, малайны атасы белән бертуган Әбу-Талиб үз янына сыендыра. Авыр тормыш, ул кичергән газаплар аны кешеләргә һәм аларның кайгы-хәсрәтләренә бик игътибарлы итә. 20 яшендә мөстәкыйль тормыш башлый. Ул намуслылыгы, вөҗданлылыгы, әйткән сүзендә торуы белән аерылып тора. 25 яшьтә тол хатын Хәдичәгә өйләнә һәм шәһәрнең иң хөрмәтле кешесенә әверелә.

Мөхәммәд башта ялгызы гына дога кылырга ярата. Берөзлексез 3 ел гыйбадәт кылганнан соң, ул Җәбраил фәрештәне күрә. Җәбраил аңа аллаһы тәгаләнең барлыгын һәм берлеген җиткерә.

Шуннан соң Мөхәммәд ислам диненә өнди башлый. Хатыны, абыйсы, асрамага алган улы да аңа ышаналар. Ләкин халыкны аллаһыга ышандыру аңа җиңел бирелмәгән. Аның өстенә пычрак сулар сибәләр, ташлар ыргыталар.

622нче елда Мөхәммәд мыскыллауга түзә алмыйча, якыннары белән Мәдинә шәһәренә күчеп китә. Мөселманнарның ай буенча һиҗри исәбе шуннан башлана. Һиҗри - без бүгенге көндә куллана торган календарь. Мәдинәдә аны җылы кабул итәләр. Кешеләр аңа ышаналар һәм аның артыннан иярәләр. Ислам динен кабул итүчеләр саны бик тиз үсә. Шулай итеп, яңа дингә – ислам диненә нигез салына. Болар турында тагын да тулырак мәгълүматны Л.А.Харисованың “Иминлек һәм игелек дине” китабыннан белә аласыз.

632нче елда 63 яшендә Мөхәммәд вафат була. Кабере – Мәдинә шәһәрендә. Укучылар, хаҗ кылырга кая баралар? Ни өчен икән?

  • Гарәбстанның Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә, чөнки бу шәһәрләрдә Мөхәммәд пәйгамбәр яшәгән һәм кабере Мәдинә шәһәрендә.



2нче слайд күрсәтелә.



  • Мөхәммәд ачышларының күбесе телдән таралган. Ул үлгәч, аның фикерләрен бергә туплау башлана. Һәм “Коръән” китабы барлыкка килә.

Коръән” 114 сүрәдән тора. Аның буеннан-буена аллага ышану

  • идеясе үткәрелә. Ислам диненең төп кануннары аңлатыла:

  1. Мөхәммәд пәйгамбәрнең алланың илчесе икәненә ышану.

  2. Биш вакыт намаз уку.

  3. Рамазан аенда ураза тоту.

  4. Мохтаҗларга өлеш чыгару.

  5. Хаҗга бару.

  6. Коръән”дә кешеләрдәге матур әхлакый сыйфатлар мактала. Нинди күркәм сыйфатларны атый аласыз?

  • Тугрылык, юмартлык, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сүз һәм гамәл берлеге...

  • Ә нинди сыйфатлар хөкем ителә икән?

  • Тискәре сыйфатлар: ялганчылык, эчүчелек, зина кылу, хәрам мал туплау.

  • Бер шигырь тыңлап үтик әле.



Мифтахеддин Акмулла шигырен укучылар сәнгатьле итеп сөйлиләр.



4нче слайд күрсәтелә.



Иң әүвәл кирәк нәрсә – иман дигән.

Ахирәт эшләргә өйрән дигән.

Ходай, кичер” – дигән белән эш бетмәде,

Иман шартын өйрәнмәсә - Иван дигән.

Икенче кыйммәт нәрсә – күңел дигән,

Күңеле бозык адәмнәр түгел дигән.

Бозыкка җир өстеннән асты артык,

Булмаса күңел таза – күмел дигән.

Өченче кыйммәт нәрсә – гакыл дигән,

Гакылсызның тәүфыйк ягы – такыр дигән.

Аз эшкә, ачуланып, динен бозар,

Иманын көферлеккә сатар дигән.

Дүртенче кыйммәт нәрсә – шөкер дигән,

Нигъмәткә шөкерсезлек – көфер дигән.

Яткан җирдән “Ходай, кичер!” дигән – хурлык

Сәбәп эзләп төз юл белән йөгер дигән.

Бишенче кыйммәт нәрсә – сабыр дигән,

Сабыр кеше морадын табар дигән.

Һәр эштә сабырсызның төбе- хурлык,

Сабырсызлык башка бәла салыр дигән.

  • Бу шигырьдә кайсы сыйфатлар мактап телгә алына?

  • Сабырлык, белемле булу, иманлылык, шөкер итү, яхшы күңелле булу.

  • Дөрес, укучылар. Бик еш кына безгә менә шул сыйфатлар җитеп бетми дә инде. Мин сезгә бер бәет укып китәм. Анда бүгенге көндә безнең арабызда тамыр җәйгән тискәре сыйфатлар ачыла. Бу мөнәҗәтне Илсөя Бәдретдинова башкаруында, бәлки, ишеткәнегез дә бардыр.

Дөньяда иман бетәр, халык карар уңга-сулга,

Изге гамәл һич кылмаслар маллары күп булганга.

Ата-анада хәят бетәр, балаларда шәфкать бетәр,

Туганнарда рәхим бетәр, менә шундый заман җитәр.

Биналары биек булыр, эче тулы зиннәт булыр,

Дөньясы бозык булыр, менә шундый заман җитәр.

Зур-зур биналар салырлар, ашыгып аңа барырлар,

Эчеп гауга кубарырлар, менә шундый заман җитәр.

Яшәүләре нәүбәт белән, хезмәтләре сәгать белән,

Ризыклары үлчәү белән, менә шундый заман җитәр.

Яхшыларга юл ачмаслар, яманнарга сүз катмаслар,

Ахирәт дип һич әйтмәсләр, менә шундый заман җитәр.

  • Чыннан да, укучылар, бик катлаулы заманда яшибез. Эшләмичә генә күп итеп акча аласыбыз килә. Матур киенеп, тәмле ашыйсыбыз, рәхәт тормышта яшисебез килә. Берәр кайгы килсә, аны җиңү өчен кулларыбыз рюмкага үрелә. Бөтенләй кешелеклелек сыйфатлары калмасын дисәк, наркотиклар кулланабыз. Ә инде тормыш кабаласына төшеп, аннан чыгу юлын тапмасак, үз-үзебезгә кул салабыз. Ә Коръәндә мондый алым хупланамы соң?

  • Юк, Коръәндә бары тик уңай сыйфатлар гына мактала.

  • Дөрес, дин тарафыннан мактала торган күркәм сыйфат – сабырлык һәм түземлелек җитми безгә. Бу дөньяның агы да, карасы да безне сынар өчен язылган. Димәк, без бу фани дөньяда имтихан тотабыз. Аллаһының ризалыгын уйлап, мөселман кешесе шатлык вакытында шөкер, кайгы вакытында сабыр итә белергә тиеш. Карагыз әле, янәшәгездә генә төннәрен һәм көннәрен сызланулар белән уздыручы күпме инвалидлар, картлык көннәрен ялгыз кичерүче күпме әби-бабайлар, балалар йортларында тәрбияләнүче күпме ятимнәр бар. Алар барысы безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Шәфкатьлерәк, игътибарлырак, миһербанлырак булсак иде. Без аларга ярдәм итә алабызмы? Ничек итеп? Үзебез дә картайган ата-аналарыбызны картлар йортына илтеп тапшыручы, газиз балаларын язмыш кочагына ташлап китүче күке аналар, миһербансыз аталар булмабызмы? Юк. Мин чын күңелемнән ышанып әйтә алам, сезнең арада андыйлар булмаячак. Чөнки сезнең барыгызның да ата-аналары үрнәк кешеләр. Ә “алма агачыннан ерак төшми”,-диелә халык мәкалендә. Хәзер Алия үзенең гаиләсе турында язылган иншасын укыр.

Инша укыла.



Чыннан да, менә шундый гаиләләр күбрәк булса, ничек яхшы булыр иде.

Кеше булып яшим дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.

Дога белмим дисең, нигә?

Яхшылык – үзе дога!

Бар кеше изгелек кылса,

Яхшырыр иде дөнья.

  • Сез бу фикер белән килешәсезме?



Фикерләр тыңлана.



  • Сез бик бәхетле, чөнки сезнең янәшәгездә сезнең өчен гомерен бирергә дә әзер торучы әти-әниләрегез бар. Һәрчак шулай гаилә җылысын тоеп яшәргә язсын сезгә. Егетләр, мөселман кызларына өйләнегез! Кызларга татар кешесенә кияүгә чыгарга насыйп булсын. Мин моны юкка гына әйтмим. Чөнки гаиләдә ата-ана татар булса гына, бала чын ислам дине тәрбиясе ала. Ислам диннәр арасында икенче урында тора. Мөселман динен тотучылар 1 миллиардтан артып киткән. 28 илнең рәсми дине – ислам. Бүгенге көндә дин тоту ирекле. Нинди генә авыр заманнарда да безнең халкыбыз динле булган, качып-посып булса да биш вакыт намазын калдырмаган, аллага таянычы, яклаучысы итеп караган. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай да гомере буена аллага таянган. Аның “Таян Аллага” дигән шигырен без хәзер тыңлап китәрбез. Тукай нинди фикер әйтә?



Г.Тукайның “Таян Аллага” шигыре тыңлана.

5нче слайд.

  • Бүгенге көндә халкыбыз аллага шөкер дингә көннән-көн ныграк тартыла бара. Авылларыбызда мәчет-мәдрәсәләр ачыла. Менә үзебезнең авылыбызда да зур, матур мәчетебез тирә-юнебездә балкып тора. Бу – безнең өчен зур бәхет. Мәчетебездән ишетелгән азан тавышлары тынмасын иде!





6нчы слайд.



Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәндек? Коръәндә нинди сыйфатлар мактала икән? Без үзебезгә сабак алдыкмы? Чыннан да, дингә ышану, аның аятьләрен уку кешегә күңел тынычлыгы, җан сихәтлеге алып килә. Начар гамәлләргә, тискәре фикерләргә өндәгән бер генә аятьне дә таба алмассыз Корьәндә. Бүгенге дәрестә беразга гына булса да сезнең күңел түрләрегезгә үтеп керә алганмын һәм изгелек орлыклары чәчкәнмен икән, мин максатыма ирешкән булырмын. Сез хәзер өегезгә – әти-әниләрегез янына кайтып китәсез, аллага шөкер. Аларның кадерен белегез, өлкәннәрне һәм кечеләрне хөрмәт итегез. Шул вакытта үзегезнең дә урыныгыз, “Коръән” китабы кебек үк, түрдә булыр.



Х.Арслановның “Көч куллансам” дигән шигыре.



Көчсезләргә көч куллансам,

Кечеләргә кул салсам,

Өлкәннәргә тупас булсам,

Урынсызга үч алсам,

Хәер-сәдака бирмәсәм,

Мохтаҗга ярдәм итмәсәм,

Егылганны читләп үтсәм,

Дусларны ташлап китсәм,

Кемгәдер авыр сүз атсам,

Кырыс караш ташласам,

Кеше өлешенә тиеп,

Хәрам ризык ашасам,

Чәчәкләрне таптап йөрсәм,

Терлек-җанварны рәнҗетсәм,

Кеше елаганда көлсәм,

Кайгысына кинәнсәм,

Барсы өчен үкенермен,

Шул хакта бөтен гамем:

Бозармын, дим, яшәү ямен,

Тормышның бөтен тәмен.

9нчы слайд.



Әнкәмнең догалары” җыры.



Өй эше бирелә.

Солдат хатлары” кичәсе.

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә артыннан шигырь укый.

Җылымы соң кияр киемнәрең

Кайнармы соң ашар ашларың?

Кулъяулыклар болгап китеп бардың...

Шушы көннән көтә башладым.

Китүеңә ничә айлар үтте,

Карлар явып, карлар эреде.

Һаман көтәм синең кайтуыңны,

Шулай инде ана күңеле.

Үзең кайткач бергә укырбыз дип

Җыя бардым солдат хатларың.

Ташкын сулар акты, кошлар кайтты,

Ә син, улым, һаман кайтмадың.

Кайтып кереп хәрби кием белән

Яшьле күзем сине күрерме?

Аналарга бала шундый якын

Шундый инде ана күңеле.

Онытма син, улым, сафка басып,

Ил каршында антлар иткәнең.

Һәр анага бала якын, беләм,

Һәр ананың шулай көткәнен.

Сыерчыклар кайтты туган якка

Ә син, улым, һаман кайтмыйсың.

Беләм, улым, изге хезмәттә син.

Туган илнең чиген саклыйсың.

1нче алып баручы:

Һәр көн саен хәерле көн телим

Аяз көннәр телим илемә.

Биек күкләр телим бөркетләргә

Һәм иминлек телим илемә.

Хәерле көн, димен, һәр бөркеткә,

Кояшлы көн телим гөлләргә.

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Һәм сабырлык телим ирләргә.

Чын күңелдән хәерле көн телим

Таңнар туган саен җиремә.

Аяз көннәр телим һәммәгезгә

Һәм иминлек телим илемә.

2 нче алып баручы: Исәнмесез, хәерле кич улларын Россия армиясе сафларына озатып, алардан һәркөн түземсезлек белән хат көтүче хөрмәтле әти-әниләр, авылдашлар, килгән кунаклар!

1нче алып баручы:

Традицион “Солдат хатлары укыганда” дигән кичәбезне башлыйбыз. Бүгенге кичәбез армия сафларында хезмәт итүче кыю егетләребезгә багышлана. Без, кичәне оештыручы 9 сыйныф укучылары, чын күңелдән армиядәге һәм биредә залда утыручы ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар, гаиләләрегездә тынычлык телибез.

2 нче алып баручы:

Россия армиясе – дөньядагы иң зур армия. Анда миллионнан артык солдат хезмәт итә. Шул солдатлар арасында безнең Карамалы авылыннан Сәмигуллин Рәзил Рәфис улы һәм Таллы Бүләк авылыннан Фәрхетдинов Илнар Зәбир улы да бар. Алар бүгенге көндә иксез-чиксез илебезнең төрле шәһәрләрендә үзләренең изге бурычларын үтиләр –Ватаныбызны саклыйлар. Хәзер сәхнәбез түренә Сәмигуллин Рәзилнең апасы Рузалия апаны чакырабыз.

Хөрмәтле Розалия апа! Сәхнәгә рәхим итегез.

1 нче алып баручы:

Бик сагындым авыл юлларын,

Юл буенда үскән урманын,

Аланында пешкән баланын

Бик сагындым, якын дусларым!

Соры шинель киеп өстемә

Күпме җирне җәяү урадым.

Онытып булмый, һаман төшемдә

Эзләп кайтам балан куагын.

1 нче алып баручы:

Ятам имеш аның төбендә

Бер җыр туа шулчак күңелдә:

Туган җирем! Нинди матур син!

Үзең ерак, үзең якын син.

2 нче алып баручы: Оренбург әлкәсе Первомайск шәһәрендә хезмәт итүче Сәмигуллин Рәзилнең хатын 9нчы сыйныф укучысы Шәфикова Зөлфия укый.

1 нче алып баручы:

Агыла да болыт агыла

Таулар аша авылым ягына.

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр

Нәрсә әйтер туганнарыма?

1нче хат укыла.

1 нче алып баручы:

Ә хәзер Сәмигуллин Рәзилнең әти-әниләре хөрмәтенә җыр башкарыла.

1 нче алып баручы:

Исән – сау гынамы газиз әнкәй?

Мин дә исән. Сәлам юллавым.

Өебез тирәсендә торсын балкып

Кичке алсу шәфакъ нурлары.

Кайгырасың икән мине уйлап,

Гел йөрисең, диләр боегып.

Еш чыгасың икән юл буена

Мамык шәлләреңә төренеп.

Мин кайтырмын, ак бакчабыз балкып,

Җимешләрен биргәч, җәй көне.

Ләкин теге балачактагыча

Уятмассың таңнан син мине.

2 нче алып баручы:

Оныт барлык борчу – пошынуны

Мине уйлап артык боекма.

Һаман саен инде моңсуланып

Юл буена алай син чыкма.

Ә хәзер сезнең игьтибарыгызга Көньяк Сахалин өлкәсенең Холмутовка поселогында хезмәт итүче Таллы Бүләк авылы егете Фәрхетдинов Илнарның хатын укыйбыз. Аны 9нчы сыйныф укучысы Ганиева Динара укый.

2 нче хат укыла.

1 нче алып баручы:

Аналарны сагыну, сөю белән

Сугарылган солдат хатлары.

Шул хатларда гүя чагыла кебек

Илгә биргән изге антлары.

Аналарны хөрмәт иткән уллар

Хыянәт итмәс туган иленә.

Илгә тугрылыклы хезмәт итеп,

Чыныгып кайтыр туган җиренә.

Чыныгып кайтыр солдат,сагынып кайтыр,

Туган – туфрак тартыр үзенә.

Гадел хезмәт иткән солдат булгач,

Туры карар ана күзенә.

2 нче алып баручы:

Ә аналар, нечкә күңеллеләр,

Көн дә хатлар көтә улыннан.

Хәер-догаларын укып көтә,

Күзен алмый киткән юлыннан.

Аналарның хәер-фатыйхасы

Юлдаш булсын солдат улларга.

Көч вә кодрәт бирсен, куәт бирсен

Иминлеген илнең сакларга.

Фәрхетдинов Илнарның әти-әнисе өчен җырлый.

1 алып баручы:

Тәрәзәңнән җылы җилләр кереп.

Кагылсалар синең битеңә,

Сагынуымны шул җилләрдән белеп,

Төшер әнкәй мине исеңә.

2 нче алып баручы:

Урамда төн,

Тәрәзәдә бәсләр,

Күҗел әрни, сезне сагына

Мин хат язам.

Һәр сүз үзе теләп,

Кәгазь битләренә агыла.

Барлык армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең әти-әниләренә әлеге җыр улларының сәламе булып яңгырасын.

1 нче алып баручы:

Яратмаган кеше булыр микән

Туган якның сихри моңнарын.

Солдат сакта торган чагында да

Тыңлый туган якның җырларын.

Карап калыйк диләр, ахры алар
Истә калсын диләр бу яклар.

Без кайтырбыз әле бер әйләнеп

Талмасыннар гына канатлар.

2 нче алып баручы:

Безгә шундый матур хатлар юллаган армия сафларында хезмәт итүче авылдашларыбызга, аларны тәрбияләп үстергән ата-аналарына чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

1 нче алып баручы:

Без Рәзил һәм Илнарның хезмәтләрен тутырып исән – сау туган якларына әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз. Ә әти –әниләренә ходай сабырлыклар бирсен. Шундый кыю, асыл егетләр устергән өчен зур рәхмәт аларга. Алар сакта торганда илебез тыныч, күкләребез аяз булыр.

2 нче алып баручы:

Шуның белән “Солдат хатлары укыганда” дип исемләнгән кичәбез ахырына якынлашты. Тагын бер тапкыр барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт.

























Проект эше.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШКАРМА КОМИТЕТЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ КАРАМАЛЫ МУНИЦИПАЛЬ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ





Бар нәрсәнең башлангычы – Укытучы” республика

конкурсының “Укытучы гаиләләре династиясе

номинациясе

Йөрәгемне балаларга бирәм

Эзләнү эшен Азнакай муниципаль районы

Карамалы авылы гомуми белем бирү мәктәбе

гомуми белем муниципаль учреждениесенең

6нчы сыйныф укучысы Кәримова Лилия

Мулланур кызы башкарды.

Җитәкчесе : Карамалы урта гомуми белем

бирү мәктәбенең 1 категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы Кәримова Роза

Мөдәрис кызы

Карамалы – 2010



2

Эчтәлек



  1. Кереш....................................................................................................3

Укытучы профессиясе – бик авыр һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе.

  1. Безнең нәселнең укытучы династияләре:

1) укытучылар гаиләсе - Сәйлүн һәм Мәдинә Абдуллиннар.........4-5

2) бертуган Мөгаллимә һәм Кәримә Нуриәхмәт кызлары................ 6

3) Сәйлүн Халик улының бертуганнарының балалары................. 6

4) Сәхибә һәм Альберт Исламовлар, балалары.................................7

5) Фазлыев Рифкать, Рима Хәмит кызы...........................................8

III. Йомгаклау..............................................................................................8























3

Балачагым хатирәсе итеп

Саклыйм әлифбалы дәфтәремне.

Шул дәфтәрне ачкач, күз алдына китерәм

Укытучым белән мәктәбемне.

Э. Мөэминова

Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Шулар арасында укытучы һөнәре бик авыр һәм җаваплы, ләкин иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булып тора. Безнең уйлавыбызча, укытучыдан башка дөньяны күз алдына да китереп булмас иде. Чөнки җир йөзендәге барлык профессия кешеләренә дә бер олугъ зат – Укытучы белем һәм тәрбия биргән. Мөгаллимнәр ак кәгазь бите кебек сабый күңеленә беренче орлыкны сибәләр. Аларның шытып чыгуы өчен шартлар тудыралар, үскәнен күзәтәләр. Соңыннан мул уңыш җыеп алуына куанучы кешеләр дә бит алар. Җыеп кына әйткәндә, иң зур хөрмәт һәм мактауга лаек кешеләр. Без юктан гына укытучылар династияләре турында эзләнү-тикшеренү эшенә керешмәдек.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, - ди халык. Нәсел-ыру тарихлары белән кызыксыну дөньядагы күп халыкларга таныш. Һәр мөселман үзенең әтисе һәм әнисе ягыннан җиде буын бабасын белергә тиеш була. Без дә еш кына үзебезнең нәселебез турында уйланабыз. Сулар ага – ярлары кала. Гомер үтә - кешеләр кала. Кешеләр күчә - нәселе кала, эшләгән эшләре, кылган яхшылыклары, изгелекләре җирдә, киләчәк буыннар хәтерендә, күңелендә кала. Бу, чыннан да, шулай.

Мин, Кәримова Лилия Мулланур кызы, Карамалы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укыйм. Инде күптәннән әнием ягыннан нәсел җепләрен барлыйм. Чөнки әнием – укытучы. Ул еш кына миңа тарих сөйләргә ярата, ә аның туганнары арасында укытучылар бик күп. Ниһаять, безгә үз фикерләребезне белдерергә җай да чыгып тора. 2010 нчы ел – Укытучы елы дип игълан ителгәч, укытучылар династияләре турында газета-журнал битләрендә күп кенә мәкаләләр дөнья күрде. Без дә әнием Роза Мөдәрис кызы белән үзләренең



4

бөтен гомерен, көчен, акылын, белемен халыкка хезмәт итүгә багышлаган нәселебез укытучылары турында мәгълүмат тупладык.

Эзләнү эшенең максаты:

  1. Укытучылар династиясе саналган туганнарымның истәлекләрен туплау;

  2. Аларның нәсел шәҗәрәсен барлау.

3. Музейның “Укытучылар гаиләләре һәм династияләре” бүлеген тулыландыру.

Эзләнү эшенең бурычлары:

  1. Укытучы хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

  2. Ветеран укытучылар һәм аларның династияләрен өйрәнү буенча белемнәрен арттыру;

  3. Эзләнү эшләрен алып бару күнекмәләрен булдыру һәм ныгыту.

Эзләнү эшен оештыру.

Безнең Карамалы урта мәктәбендә “Мирас” төбәкне өйрәнү музее эшләп килә. Анда мәгариф ветераннары турында да мәгълүматлар тупланган. Иң беренче эш итеп без әнә шул материалларны өйрәндек. Туганнарыбызның өйләрендә булып, истәлекләрен язып алдык, фотосурәтләрен җыйнадык. Нәсел шәҗәрәсенә дә күз салдык. Нәсел агачыннан күренгәнчә, горурланып сөйләрлек кешеләребез бик күп булган. Аларның күбесе үзләренең гомерләрен укытучылык эшенә багышлаган.

Без педагоглар династиясе белән таныштыруны үзебезгә бик якын кешеләр Абдуллин Сәйлүн Халик* улы һәм аның хатыны Мәдинә Әхәт кызыннан*

башлап китәргә булдык. Сәйлүн Халикович әниебез Розаның әтисе – Мөдәрис бабабызның энесе була. Укытучы профессиясен сайлаячагы аңа шул вакытта ук ходай тарафыннан иңдерелгән булган, күрәсең. Нәкь менә Белем көнендә - 1943нче елның 1сентябрендә Карамалы авылында Габделхалик бабабыз белән Хөсниямал әбиебез гаиләсендә дөньяга килә ул. 1962 нче елда мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә

* Фотосурәтләр 9-11 нче битләрдә урнаштырылган

5

укырга керә. 1964-1967 нче елларда ул армия сафларында була. Хезмәт срогын тутырып кайтканнан соң, институтта укуын дәвам итә. Шунда үзенең булачак тормыш иптәше - чибәр, ягымлы Балтач районы Яңгул авылы кызы Мәдинәне очрата.

Мәдинә Әхәт кызының үзенең дә әнисе һәм сеңлесе математика укытучылары. Яшь пар 1972 нче елда зур өметләр һәм хыяллар белән туган якларына эшкә кайта. Сәйлүн абыйны шунда ук Сукаеш мәктәбенә директор, ә Мәдинә апаны математика укытучысы итеп билгелиләр. Анда эшләгән ике ел эчендә яшь, энергиясе ташып торган җитәкче яңа мәктәп бинасы, укучылар өчен интернат төзетә, мәктәп яны тәҗрибә участогына нигез сала.

Ләкин туган авыл, туып-үскән нигез төпчек малайны үзенә тарта. 25 ел Карамалы мәктәбен җитәкләгән Зәйнуллин Бәгыйс абый лаеклы ялга киткәннән соң, аның урынына Сәйлүн Халик улын билгелиләр. Шулай итеп, Сәйлүн абый директор вазифаларына керешә һәм физика фәнен укыта. Ә Мәдинә апа балаларны математиканың серле дөньясына сәяхәткә алып китә. Сәйлүн абый бик таләпчән, эшне җиренә җиткереп башкара торган, гадел җитәкче булып таныла. Тату, бердәм, көчле коллектив туплый. Бизәкләп тактадан эшләнгән актлар залы, зәвык белән бизәлгән мәктәп коридорлары, ашханә - барысы да аның фантазиясе һәм алтын куллары белән эшләнгән дисәк тә ялгыш булмас. 2000 нче елга кадәр мәктәп белән җитәкчелек итү дәверендә (берничә ел гына партия оешмасы җитәкчесе дә булды) Карамалы урта мәктәбе иң алдынгылар рәтеннән төшми.

Мәдинә Әхәт кызы – сабыр, булдыклы, уңган, бик күпләргә үрнәк булырлык шәхес. “Халык мәгарифе отличнигы” исеме бирелү, күп санлы мактау кәгазьләре – аның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Мәдинә апа бик ярдәмчел, шәфкатьле, кеше кайгысын үз кайгысы кебек кабул итә. Аларның һәр дәресе – шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек үрнәге. Икесенә бергә ярты гасырдан да озынрак педагогик эшчәнлек дәверендә күпме балага белем һәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына озатканнар алар. Лаеклы ялда булуларына да карамастан, алар гел мәктәп хәлләрен белешәләр, очрашуларга, бәйрәмнәргә килеп, үз фикерләре белән уртаклашалар.





6

Бүгенге көндә дә алардан белем алган укучылар үзләренең рәхмәт хисләрен һәм чиксез яратуларын белдереп торалар. Без дә аларны бик яратабыз, ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Үз династиябез белән таныштыруны да нәкь менә Сәйлүн Халик улына бәйләп, аннан этәрелеп алып барачакбыз. Чөнки Абдуллиннар гаиләсе безне җыйнап торучы, һәрчак файдалы киңәшләрен бирүче иң якын кешеләребез – нәселебез “тоткалары”.

Сәйлүн абыйның әнисе Хөсниямал әбинең ике сеңлесе Кәримә (яшьли вафат) һәм Мөгаллимә Нуриәхмәт* кызлары дә башлангыч сыйныфларны укытканнар. Вәлиева Мөгаллимә апа сугыш алды елларыннан башлап 1979 нчы елга кадәр берөзлексез башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия биргән. Тырыш, сабыр, мөлаем укытучы күпме сабыйларның кулыннан тотып укырга-язарга, санарга өйрәткән.

Әниебез Розаның* да беренче укытучысы – Мөгаллимә апа. Әнә шул яраткан мөгаллименнән үрнәк алып, ул да педагог һөнәрен сайлаган. Менә 17 елдан артык инде Карамалы урта гомумбелем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Укучыларында татар теленә, милләтенә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.

Сәйлүн абыйның бертуган абыйсы Рәкитнең ике кызы да педагог һөнәрен сайладылар. Олы кызы Гөлсинә Рәкит кызы* һәм аның тормыш иптәше Ринат КДУның механика-математика бүлеген тәмамлап, Әлмәт нефть институтында эшлиләр. Кече кызы Илгизә Рәкит кызы КДПИның математика бүлеген бетереп, шулай ук Әлмәттә математика мөгаллиме булып эшли.

Сәйлүн Халик улының сеңлесе Рәйсәнең кызы Зилә Ринатовна* да тормышын мәктәп эшенә багышлады. Алабуга дәүләт педагогогия институтын тәмамлап, бүгенге көндә Азнакай гимназиясендә тарих фәнен укыта. Аның кызы Айназ Айрат кызы да гуманитар-педагогика институтында белем ала.

Сәйлүн абыйның кече сеңлесе Кәримә апаның ике кызы да укытучы профессиясен сайладылар. Гүзәл* һәм Гөлназ Шәйхетдин кызлары икесе дә



7

Чаллы педагогия уку йортларында белем алдылар. Хәзерге көндә Гүзәл Азнакай гимназиясендә башлангыч сыйныфларны укыта.

Хөсниямал әбинең (Сәйлүн абыйның әнисе) абыйсының кызы Сәхибә Хаҗиәхмәт кызы* (2007 нче елда вафат) 40 елга якын мәгариф системасында эшләгән. Яхшы укытучы, гадел җитәкче, оста методист буларак ул ихтирам яулаган. Сабырлыгы, тынгысызлыгы, гадилеге белән бик күпләрне үзенә җәлеп иткән ул. Аны бүген дә бары тик яхшы яктан гына искә алалар. Ире Альберт Афзал улы* - югары категорияле педагог, татар гимназиясендә музейга нигез салучы, бихисап дипломнар һәм мактау гәгазьләре белән бүләкләнгән шәхес, “Халык мәгарифе отличнигы”.

Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, Сәхибә һәм Альберт Исламовларның ике кызлары да бар яктан үрнәк. Олы кызлары Эльвира Казан дәүләт университетын кызыл дипломга бетергән. Аспирантурада укып, диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән. Хәзерге көндә Гуманитар педагогогия университетында филология факультетының рус теле кафедрасында эшли. Икенче кызлары Венера мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Чаллы педагогия институтында белем алды, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә укыта.

Сахибә апаның бертуган энесе Рифкать Хаҗиәхмәт улы да (Сәйлүн абыйның ике туганы) - мәгариф ветераны. Ул Мәлбагыш авылында мәктәп директоры һәм физика-математика укытучысы булып эшләп, гомерен шушы тынгысыз хезмәткә багышлаган шәхес. Хәзер лаеклы ялда.

Халик бабабызның (Сәйлүн абыйның әтисе) сеңлесенең кызы Рима Хәмит кызы Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, гомере буе Азнакайда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.

Әбиебезнең (Сәйлүн абыйның әнисе) энесе Сәетмөхәммәт абыйның оныгы Луиза Рим кызы быел гына гуманитар педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлап, Буралы мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып эшкә кайтты. Димәк,





8

нәселебездә укытучылар чылбыры өзелми, мөгаллимнәр династиясе үз һөнәрен дәвам итә дигән сүз.

Менә без үзебезнең укытучылар династиясе белән таныштырып чыктык.

Нәсел агачы - шәҗәрәне барлаганда, зур горурлык хисләре кичердек. Гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлаган, бездә дә бу эшкә мәхәббәт уяткан әби-бабаларыбызның, абый-апаларыбызның тормыш юллары бездә соклану һәм кызыксыну уятты. Дистә еллар буена эстафета булып күчә барган әлеге һөнәргә безнең гаиләнең мәхәббәте әле дә сүнми, сүрелми. Һәм без үзебезнең нәкъ менә шушы олугъ, хөрмәтле, затлы нәселдән булуыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Чыннан да, бар нәрсәнең башлангычы - Укытучы кулында. Укытучыга да, атаклы галимгә дә, төзүчегә дә белемне Укытучы бирә. Кешелек барында бу һөнәр яшәячәк. Сүзебезне йомгаклап шуны әйтәсебез килә, әниебез Роза Мөдәрис кызы бүгенге көндә үз эшенең чын остасы, бу һөнәрдән башка тормышын күз алдына да китерә алмый Ә мин, Кәримова Лилия Мулланур кызы, һичшиксез, әнием кебек тырыш Укытучы – армый-талмый балаларга белем һәм тәрбия бирүче мөгаллим булачакмын. Үзебезнең династия эшен дәвам итәчәкмен.

























9

Абдуллиннар гаиләсе



hello_html_m27390d05.pnghello_html_3666d537.png

Абдуллин Халик бабам Хөсниямал әбием



hello_html_41b7ec9d.jpg

Төпчек уллары Сәйлүн





10

hello_html_m2edae8ac.pnghello_html_m6d6f400b.png

Гыйләҗев Әхәт ( Мәдинә апаның әтисе) Гыйләҗева Әминә (Мәдинә

апаның әнисе)





hello_html_m6d707f44.jpg

Мәдинә апа үзе





hello_html_35a90263.png

Абдуллин Сәйлүн һәм Мәдинә



hello_html_m4a243a04.jpg

Абдуллиннар гаиләсе ( Сәйлүн абый, Мәдинә апа, уллары Данис)

Сәйлүн абыйның бертуганнарының балалары







hello_html_m50310506.jpghello_html_m5345754.jpg



Зилә Ринатовна кызы Айназ белән Әнием - Роза Мөдәрис кызы







hello_html_795d7de7.jpg

Гүзәл Шәйхетдин кызы гаиләсе белән





hello_html_m501315cc.png



Альберт һәм Сәхибә Исламовлар

hello_html_14cc74c9.pnghello_html_m307e86eb.png



Гөлсинә Рәкит кызы Вәлиева Мөгаллимә апа

Эш нәтиҗәләре

hello_html_357ec6c.jpg hello_html_m1dd535e1.jpg



















hello_html_72f379d8.jpg















hello_html_7d5ad21d.jpg











Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс профессиональной переподготовки
Библиотекарь
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация
Приглашаем принять участие МЕЖДУНАРОДНЫЙ ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ «ИНФОФОРУМ» Осталось всего 50 мест на очное участие! Подать заявку Очное участие Дистанционное участие Курс повышения квалификации (36 часов) + Сертификат участника “Инфофорума”

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Подростковый возраст - важнейшая фаза становления личности»
Курс профессиональной переподготовки «Маркетинг: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация логистической деятельности на транспорте»
Курс повышения квалификации «Введение в сетевые технологии»
Курс повышения квалификации «Основы построения коммуникаций в организации»
Курс повышения квалификации «Экономика: инструменты контроллинга»
Курс повышения квалификации «Финансы: управление структурой капитала»
Курс профессиональной переподготовки «Управление ресурсами информационных технологий»
Курс профессиональной переподготовки «Риск-менеджмент организации: организация эффективной работы системы управления рисками»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по водоотведению и очистке сточных вод»
Курс профессиональной переподготовки «Эксплуатация и обслуживание общего имущества многоквартирного дома»
Курс профессиональной переподготовки «Техническая диагностика и контроль технического состояния автотранспортных средств»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление службой рекламы и PR»
Курс профессиональной переподготовки «Технический контроль и техническая подготовка сварочного процесса»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
17 курсов по пожарно-техническому минимуму
Обучение от 2 дней
дистанционно
Удостоверение
Программы актуальны на 2019 г., согласованы с МЧС РФ
2 500 руб. до 1 500 руб.
Подробнее