Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Другое Другие методич. материалыПортфолио учителя родного языка и литературы

Портфолио учителя родного языка и литературы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

«Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”






Туган тел һәм әдәбият укытучысы Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызының

портфолиосы






























hello_html_209b5962.jpg






  • ФИО: Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызы

  • Туган елы, көне 1975 нче ел, 13 нче август

  • Белемем: югары

  • Гомуми стаж: 23 ел

  • Педагогик стаж: 23 ел

  • Бу мәктәптә: 18 ел

  • Квалификацион категория: югары

Нинди фән укыта: туган тел һәм әдәбият














МИН ГАИЛӘМ БЕЛӘН БӘХЕТЛЕ

( 5нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе)


Максат:

1.фикерләү сәләтләрен, диалогик, монологик сөйләм телен үстерү, сөйләм теле аша рухи дөньясын баету.

2. Татар , рус, инглиз телләрен чагыштырып бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Гаилә кешеләренә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: “Минем гаиләм” турында фоторәсемнәр, гаилә турында мәкальләр, риваятьләр, компьютер, интерактив такта, мультимедиа проекторы.

Дәрес тибы: катнаш (комбинированный) дәрес.

Дәрес барышы:

I.Оештыру.Уңай психологик халәт булдыру.

1. Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларым! Хәзер безнең әдәбият дәресе. Тик дәресебез бүген үзгә булачак, без бүген татар, рус һәм инглиз телендә үз белемнәребезне тикшереп караячакбыз. Бүген дәрестә сезнең аеруча игътибарлы, тәртипле, әдәпле булуыгыз кирәк. Бер-берегезгә ярдәм итегез, бер-берегезнең уңышларына сөенегез. Дәресне башлыйбыз.

Дәресне Ш. Галиевнең “Җирдә миңа ни кирәк?” шигыре белән башлыйбыз:

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!


What is your family?

What is a family?

Who is a family?

One and another makes two is a family.

Baby and father and mother: a family.

Parents and sister and brother: a family.

All kinds of people can make up a family.

All kinds of mixtures can make up a family


II. Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, юкка гына дәресебезне мондый шигырь юллары белән башламадык. Тактага карагыз һәм андагы эпиграфны укыгыз.“Мин гаиләм белән бәхетле”. Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Бәхет нәрсә ул? Нәрсә ул гаилә? Ни өчен сез гаиләдә бәхетле? Бу сорауларга без җавап бирергә тырышырбыз.

(Укучыларның фикерләре тыңлана).

- Әйе, балалар, гаилә кеше тормышында ин мөһим, иң кирәкле нәрсә.

III. Яңа материалны өйрәнү.

- Укучылар, сез Габдулла Тукайның гаилә турындагы шигырен хәтерлисезме?

Безнең гаилә

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —

Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул

-Укучылар,гаилә әгъзаларына сез кемнәрне кертәсез? Без аларны 3 телдә санап китик әле(рус, татар һәм инглиз)

Әти-папа- father

Әни-мама- mother

Әби-бабушка- grandmother

Бабай-дед- grandfather

Сеңлем-сестренка- younger sister

Апа-сестра- elder sister

Энем-братишка- younger brother

Абый-брат- elder brother

Йорт хайваннары – домашние животные –pets

- Бик дөрес , рәхмәт сезгә.

-Укучылар, тактада сез алдан әзерләп куйган фотолар һәм рәсемнәр куелган. Сез безгә үзегезнең гаиләгез турында сөйләгез әле. Ләкин бик игътибарлы булыгыз, җөмләләрне инглиз теленә дә тәрҗемә итәргә туры киләчәк. ( Укучылар җавабы)

-Бигрәк матур,бердәм ,күркәм гаиләләрдә яшисез икән.Мин моңа бик шатмын . Гаилә дус булса,өйгә бәхет тула,байлык килә,-диләр өлкәннәребез.

Бердәмлек ,дуслык,татаулык-

Безнең өчен кирәк һәммәсе.

Күкләр аяз булсын.

Илләр тыныч булсын.

Әнә шулар тормыш мәгънәсе.


IV.Карточкалар белән эш.

Укучылар, сезнең алдыгызда төрле сүзләр язылган тасмалар ята. Сезгә шул тасмалардан 1 татарча, 1 инглизчә мәкаль язарга кирәк. Белемнәрегезне сынап карыйк әле.

  1. Кош канаты белән, гаилә – татулыгы белән көчле.

  2. Кошлар оясыз булмый, кеше гаиләсез булмый. Ата-ананы тыңлаган адәм булган,тыңламаган әрәм булган.

  3. Men make houses, women make homes.

  4. Other things may change us, but we start and end with family.

V. Ял минуты.

- Әйдәгез әле, дәресебезне сезнең туганнарыгыз турында күбрәк белер өчен “Түгәрәккә басыгыз” уены белән дәвам итик Мин сезгә сүзтезмәләр әйтермен, ә сез, кемгә туры килә, сүзтезмәдә әйтелгән хәрәкәтләрне башкарырсыз. Уенны башлыйбыз!

- Кемнең гаиләсе бар, түгәрәккә басыгыз!

  • Кемнең сеңлесе бар тыпырдагыз,

  • Кемнең әбисе бар әйләнегез,

  • Кемнең энесе бар күз кысыгыз,

  • Кемнең бабасы бар чүгәләгез,

  • Кемнең әнисе бар кул чабыгыз!



V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Рефлексия.

-Укучылар, без сезнең белән татар халык авыз иҗатыннан риваять ( легенда) белән таныша башлаган идек. Искә төшереп китик әле.
Риваять ( легенда)-борынгылардан, буыннан буынга сөйләнеп (күчеп) килгән хикәя, тарих

Аудирование: “Ана йөрәге” риваятен тыңлау.

Бик борынгы заманнарда яшәгән икән ди ялгыз анасы белән бер егет. Яшьлек - юләрлек дигәндәй, егетебез бер кызны яратып йөри икән. Егет мәхәббәтен белдереп, кызга тәкъдим ясагач, кыз: “Әгәр әниеңнең йөрәген алып килсәң, ризалыгымны бирермен,” - дип шарт куя. Нишләсен егет, кайтып, анасының йөрәген ала, йөгерә-йөгерә кыз янына барырга чыга.Ул

шулкадәр нык йөгерә, хәтта юлда яткан ташка да игътибар итми, абынып егыла. Шул чак егетнең кулындагы ана йөрәге телгә килеп: ”Аягың авыртмадымы, улым?” - дигәч, егет айнып китә.

-Укучылар гаилә турында сез тагын нинди матур әдәбият үрнәкләрен беләсез? Белемнәрегезне татар, рус һәм инглиз телләрендә күрсәтсәгез, бик яхшы булыр. ( Укучылар җавабы тыңлана, кайберләрен сөйләп күрсәтәләр)

1 укучы.

Ата-анага багышлаган С. Әхмәтҗанованың “Әткәй-әнкәй – пар канатым” шигырен уку:

Әткәй –әнкәй – пар канатым,

Сез булганга, дөнья түгәрәк.

Иңне – иңгә, җанны җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.

2 укучы рус телендә сөйли.

Семья

Семья – это счастье, любовь и удача,

Семья – это летом поездки на дачу.

Семья – это праздник, семейные даты,

Подарки, покупки, приятные траты.

3 укучы инглиз телендә сөйли.

-Әйе,балалар ,сез бик дөрес әйттегез.Бу сүзләр –иң яраткан кешеләребез турында иң матур сүзләр булды.Әти-әниләргә, әби-бабайларга булган олы ихтирамыгыз беркайчанда сүнмәсен иде.


VI. Йомгаклау.

- Сез, чынлап та, бәхетле кешеләр:

1. гаиләдә яшәү – бәхет;

2. гаиләдә тату яшәү – зур бәхет;

3. бер-берсен аңлау, ярдәм итү – бәхет;

4. бергәләп эшләгәч, түгәрәк өстәл янына утырып, чәй эчү, тәмле ризыклар бергә пешергәнне ашау – бәхет!

Кыскача, сез иң бәхетле кешеләр, сез гаиләгез белән бәхетле!

-Шулай итеп, укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

(укыдык, тыңладык, тәрҗемә иттек, сөйләдек...)

-Ә нәрсәләргә өйрәндегез?

(матур итеп сөйләшергә,гаиләне яратырга, нәселне яратырга..)

-Әйе, балалар, гаиләләрегезне яратыгыз,әти-әниләрегезне тыңлагыз, әби-бабаларыгызга ярдәм итегез. Аталы-аналы—алтын канатлы булыгыз. Гаилә ул - әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар. Мондый гаиләләр тулы гаилә дип санала һәм анда һәр кеше үзен бәхетле тоя, һәрьяклап тәрбия ала, аның сәләтләре ачыла, үсә. Матур гаилә кору, аңда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы.

Билгеләр кую.

VII.Өй эше бирү.

1.“Минем гаиләм” темасына сочинение язарга./ 3 телгә дә тәрҗемә итәргә












Татар һәм рус теленнән интеграл дәрес

3 нче Б сыйныфы

1.Исем турында укучыларның белемен системалаштыру, алган белемнәрне биремнәр эшләүдә кулана белергә күнектерү;

2.Иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;                                                                                                      

3.Туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет нәтиҗәләре: исемнәрне рус теле белән чагыштырып өйрәнү, нәтиҗә ясый белү.

Шәхси нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; үз–үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.

Коммуникатив УУГ: укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; үз фикереңне әйтә белү; үз фикереңне дәлилли белү; башкаларның фикерен тыңлый белү.

Регулятив УУГ: максат куя, үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерү, үз эшеңне бәяли белү.

Танып – белү УУГ: кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү.

Төп төшенчәләр

Исем, имя существительное

Предметара бәйләнеш

Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья, рус теле

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1. Күңелле татар теле. Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина

Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныфы рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслекге, 2 кисәктә, Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013, 2 нче кисәк.

2.В.П. Канакина, В.Г.Горецкий “Русский язык. 3 класс. 2 часть”, 2014г.

3. Презентация Power Point - “Исем ”


1.Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Самоопределе-

ние к деятельности (орг. момент)


Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укучылар белән исәнләшү.

- Безнең бүгенге дәресебез аз гына башка дәресләрдән үзгәрәк булыр. Әгәр сез дәрескә әзер икән без башлап җибәрәбез.

Мы сегодня будем наблюдать,
Выводы делать и рассуждать.
А чтобы урок пошел каждому впрок,
Активно в работу включайся, дружок!


КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

2.Актуализация знаний

Актуальләштерү





















Постановка проблемы.

-Экрандагы шигырь юлларына игътибар итегез. Бер укучы кычкырып укып чыга.

 Әңгәмә:

-Бу шигырь юлларында нәрсә турында сүз бара?

-Нинди нәтиҗә чыгарабыз?

Димәк, бүген дәрестә без нинди телләрдә сөйләшәчәкбез?

-Дөрес. Ике телне чагыштырып өйрәнү сезгә кызыклы булыр. Бу – шигырь юллары безнең бүгенге дәресебезнең девизы булыр. Ә менә теманы ачыклау өчен ребус чишеп китик. Сез иптәшләрегез белән фикерләшеп алырга вакыт бирәм.(Укучыларга вакыт бирелә)

Димәк, безнең дәреснең темасы- Исем. Исемнәр иленә сәяхәт. Маҗаралы да, кызыклы да булган “Исемнәр” иленә сәяхәткә чыгарбыз.

Учитель русского языка:

-Ребята, как это будет звучать по – русски?

 Учитель русского языка:

Имя существительное  это часть речи, которая обозначает предмет и отвечает на вопросы кто?что?. назовите постоянные признаки; непостоянные признаки.

- О чем же мы будем говорить на уроке?

- Выявим, одинаковы ли признаки имени существительного в русском и татарском языках.


Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел

Икесе дә безнең өчен,

Иң кирәкле затлы тел. (Ш.Маннур)

Укучыларның җаваплары тыңлана:


Рус телен дә, татар телендә белергә, өйрәнергә кирәк 


(Русча, татарча).


Укучыларның фикерләре тыңланыла.

Исем” сүзе килеп чыга.




-Имя существительное.


ТБУУГ: исем турында кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

Работа в тетради

Татар теле укытучысы:

-Укучылар, исемне рус телендәге грамматик категорияләр белән чагыштырып карау өчен безгә күп кенә каршылыкларны җиңәргә кирәк булыр.

Число, теманы язып кую

Матур язу күнегүе

Әңгәмә.Бу мәкальдә сүз нәрсә турында бара?

Туган тел үзем өчен, башка тел көнем өчен.

Укучыларның җаваплары

(Тел турында туган телне белергә кирәк, ә башка телләрне өйрәнергә кирәк)


ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен чишү Построение проекта решения учебных задач урока (организация взаимодействия с учащимися по теме урока)



По ходу урока будем заполнять таблицу:

1 нче бирем. Экранда рәсемнәр. 1 нче вариант сүзләрне татарча яза, сорауларны куя. 2 нче вариант русча яза. Шулай ук сорауларын куя.

-Димәк, нәтиҗә ясыйбыз: татар телендә бары тик кешегә генә кем? дигән сорау куела. Калган очракларда нәрсә?

Учитель русского языка:

-а в русском языке каким словам задается вопрос кто? Что?

Татар теле укытучысы:

-Укучылар, ә рус теленнән нәрсә белән аерыла?Кем аерманы әйтә ала?

-(по русски)

Заполняем таблицу

Аю (нәрсә?),бала (кем?), төлке (нәрсә?),кыз (кем?), сәгать (нәрсә?), керпе (нәрсә?), елан (нәрсә?), рәсем (нәрсә?)

Мяч(что?), медведь (кто?), ребенок (кто?), лиса(кто?), девочка(кто?),часы(что?), еж(кто?), змея(кто?).

Исем предметны белдерә, кем? нәрсә? соравына җавап булып килә.

(ребята между собой обсуждают)

-Татар телендә бары тик кешеләргә генә кем? соравы куела. Ә рус телендә бөтен җанлы , җансыз предметларга да к то? соравы куела

(Слайдта карау.Нәтиҗә ясау)

Укучылар үзләре нәтиҗә ясыйлар: Кто? Собака, Аня, бабочка. Что?дерево, телефон, розы

кем? Аня. Нәрсә: эт, күбәләк, агач, телефон, роза.


ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


2 нче бирем. Экранда сорау. Рәсемнән чыгып исемнәр турында нәрсә әйтергә була?

Учитель русского языка:

-А в русском языке изменяются слова по числам?

Нәтиҗә ясау.

Берлек сандагы исем предметның бер генә икәнлеген белдерә.

Күплек сандагы исем предметларның бердән артыклыгын, яки билгесез күплеген белдерә.

Поставьте сущ. во мн.ч. (устно)

Заполнение таблицы


- Исемнәр берлек һәм күплек санда була.

-Единственное и мн. число.1 укучы русча, 1укучы татарча сүзләрне берлек һәм күплек санда әйтеп чыга: Книга- книги, ручка – ручки, карандаш – карандаши.

Китап- китаплар, каләм- каләмнәр, карандаш – карандашлар.

Димәк, исемнәр берлек санда һәм күплек санда була.

Махсус кушымчасы юк.

-лар,-ләр,-нар,-нәр

Русча 1 укучы нәтиҗә ясый.

Девочка-девочки, собака –собаки, рыба – рыбы, зуб- зубы


Физминутка



3 нче бирем.

Учитель русского языка:

Д: На фото девочка Роза с розой.

Наблюдение над предложением.

Имена существительные: собственные, нарицательные.

-Как различить собственные имена существительных от нарицательных?

-Назовите собственные имена существительные

-Как они пишутся?

-А что вы знаете про названия книг, газет, журналов?

Татар теле укытучысы:

-Ә хәзер шушы ук исемнәрне татарча әйтеп карыйк.

-Нәрсә үзгәрде?

Татар телендә ничек атала?

Уен. Мин сезгә сүзләр әйтәм. Ә сез ялгызлык булса басасыз, уртаклык булса утырып кына торасыз.

Әни, Азнакай, савыт, сыер, Акбай, Мәскәү, телевизор, өстәл, Чатыр тау, шәһәр, Актүш, каен, дәфтәр, Илнур.

Заполнение таблицы.

-Шарик, Зорька,Катя Петрова. Эт, сыер, укучы.










-Үзгәрмәде.Татар телендә дә, рус телендә дә кеше исемнәре,хайван кушаматлары баш хәрефтән языла.


-Ялгызлык исемнәр һәм уртаклык исемнәр





4 нче бирем.

Учитель русского языка.

-По какому принципу составлены эти три столбика слов?

Задание на слайде:Подчеркните имена существительные мужского рода синим карандашом, женского рода – красным карандашом, среднего рода – зеленым карандашом.

Вывод.

Татар теле укытучысы:

-Ә татар телендә род төшенчәсе бармы укучылар?

Заполнение таблицы.




5 нче бирем.

Татар теле укытучысы:

Экранда мәкальләр.

-Укучылар, мәкальләрне укып чыгыгыз әле.

Бу җөмләләргә нәрсә җитми?

Нәтиҗә.Димәк, җөмләдәге сүзләрне бәйләр өчен өчен нәрсә кирәк?

-Ә нинди кушымчалар?

-Дөрес, димәк... (нәтиҗәне укучылардан чыгарттыру.)

Үзегезгә ошаган бер мәкальне килеш кушымчалары өстәп язып куегыз.

Син бу мәкальне сайладың? Безнең дәреснең девизына туры киләме?

Рефлексия. Туп ыргыту. Бер сүзне баш килештә башлыйм. Калганнар дәвам итә.

Учитель русского языка:

-В русском языке тоже существует падежи. Давайте и на русском языке повторим. Определите падежи имен существительных в пословицах.

-Укучылар, килешләр буенча ике телне чагыштырып нинди нәтиҗә чыгарырга була? Заполнение таблицы.

-Ә нинди аермасы бар? (Экранда чагыштырып нәтиҗә чыгару)

Тел – әнием... теләге!

Тел кеше.. дус итә, бер- бере.. беркетә.

Не спеши язык.., торопись дел..

Живым слов.. победить.


-Килеш кушымчалары.


Җөмләдәге сүзләрне бер- берсенә бәйләр өчен килеш кушымчалары кирәк.

Китап,китапның...

Укучылар җавабы:

-Рус телендә дә, атар телендә дә килешләр бар.

-6

-Алар җөмләдәге сүзләрне бәйләү өчен хезмәт итәләр.

Баш килеш һәм төшем килеше туры килә. Ә калганнар туры килми.



Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Рефлексия деятельности (итог урока)

-Әйдәгез укучылар, бүгенге дәрестә өйрәнгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясыйк.

- А поможет нам наша таблица.

Учитель русского языка (На слайде):Вывод

Татар теле укытучысы:

Нәтиҗә ясау

-Дәреснең девизы ничек иде?

Без дәреснең максатына ирештекме?

Өй эше.Исемнәр кулланып 3-4 җөмләле хикәя төзеп язарга

Морфологический разбор 5 имен существительных.

Бәяләү.

  • Что понравилось вам на уроке?

  • Что было интересным? Сложным?

Билетики на выход”

1конверт- мне было легко и интересно!

2 конверт – я испытал сложности

3 конверт – мне бы захотелось узнать еще больше нового по теме.

Укучылар җавабы:

-Исем предметны белдерә, кем? нәрсә? соравына җавап бирә.

-берлек һәм күплек санда була.

-уртаклык һәм ялгызлык исемнәр.Ялгызлык исменәр баш хәрефтән языла.

-Килешләрдә төрләнә.

-Рус телендә род төшенчәсе бар, ә татар телендә юк.

-Ру телендә җанлы предметларга кто? Соравы куела, ә татар телендә кешеләргә генә кем? соравы куела.

Үзбәя

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу






Уку дәресе.

3 нче А сыйныфы

1. Сәламәтлек турында белемнәрне актуальләштерү;

2. Сөйләм телен, фикер йөртү осталыгын үстерү;

3. Сәламәтлекне саклауга карата игътибарлылык сыйфатларын тәрбияләү

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет нәтиҗәләре: сәламәтлекне саклау өчен файдалы һәм зыянлы эшләрне үзара чагыштырып өйрәнү, нәтиҗә ясый белү.

Шәхси нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; үз–үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.

Коммуникатив УУГ: укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; үз фикереңне әйтә белү; үз фикереңне дәлилли белү; башкаларның фикерен тыңлый белү.

Регулятив УУГ: максат куя, үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерү, үз эшеңне бәяли белү.

Танып – белү УУГ: кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү.

Төп төшенчәләр

Сәламәтлек, хәзинә, байлык

Предметара бәйләнеш

Татар теле, рус теле

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1. Уку китабы. Р.Х. Ягъфәрова

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан, “Татарстан китап” нәшрияты, 2013.

2. Презентация Power Point “Сәламәтлек-иң зур байлык”

3. Татарча мультфильм “Прстоквашино”

4. Инвалидлар турында фильм





1.Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Самоопределе-

ние к деятельности (орг. момент)

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укучылар белән исәнләшү.

- Безнең бүгенге дәресебез аз гына башка дәресләрдән үзгәрәк булыр. Әгәр сез дәрескә әзер икән без башлап җибәрәбез.


Туган тел” җырының 1 куплетын җырлау

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

2. Актуальләштерү
































Уку мәсьәләсен чишү.





- Укучылар сез мультфильм карарга яратасызмы? Дәресебезне яраткан шөгылебез белән башлыйк әле.

-Укучылар, бу нинди мультфильм?

-Укучылар, мультфильм геройлары нәрсә эзлиләр?

-Ә нәрсә соң ул хәзинә?

-Акчага нәрсәләр сатып алып була?

2.Ярый балалар, әйдәгез тагын бер фильм карап китик

-Укучылар, бу балаларга нәрсә җитми?

.- Ничек уйлыйсыз, бу балалар нәрсә сайлар иде микән: сез санаган байлыкнымы, әллә сәламәтлекнеме?

-Әлбәттә, димәк иң зур байлык та нәрсә ул?

Бүгенге дәресебезнең дә темасы: “Сәламәтлек-иң зур байлык”

3. Укучылар сәламәтлекне саклап торганда гына яшәргә рәхәт. Авырган вакытта бик кыен, шулаймы?

Сезнең каршыгызда агач рәсеме. Бу сезнең сәламәтлегегез булсын. Яфраклары- кеше гомере. Тик карагыз әле, саргайганнары да бар. Укучылар кеше организмы нык булсын өчен, начар гадәтләрдән арынырга кирәк. Сәламәтлеккә зыян китерә торган нинди начар гадәтләр бар микән?




2 нче төркемгә эш. Агач яхшы булып үссен өчен тамырлары нык булу кирәк. Ә кешенең сәламәтлеге нәрсәгә бәйле?





Простоквашино

Хәзинә

Байлык?

Акча

Машина, өй, матур кием, тәмле ашау, кыйбатлы әйберләр







Сәламәтлек


- Сәламәтлекне


Сәламәтлек




(укучылар төркемнәрдә эшлиләр, сары яфраклар өстенә язалар) Тәмәке тарту, аракы эчү, күп ашау, телефонда озак уйнау, чисталыкны сакламау һ.б

(тамырларга язып, агачка эләләр) дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, чыныгу, экология, гигиена һ.б..

ТБУУГ: авахларны дөрес әйтүне формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу









ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу




4. Укучылар, сез ашамлыклар кибетендә. Сезнең өстәлдә ашамлыклар рәсемнәре. Беренче төркем зарарлы ризыкларны таба. Ә икенче төркем файдалы ризыкларны таба.

(Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Җаваплар тыңлана)








ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Физминутка



Бик яхшы. Укучылар сез сәламәтлекне саклау турын бик күп беләсез икән. Үзегез белгәннәрне үтибез микән?

  • Кем һәр көнне иртән гимнастика ясый, сикерегез

  • Кем кичә чипсы яисә кириешки ашады, бер урында йөгерегез

  • Кем бу атнада озак телефонда уйнады, әйләнегез

  • Кем бер-берсенә сәламәтлек тели, кул чабыгыз


(укучылар хәрәкәтләнәләр)


Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.


Нәтиҗә ясау

-Дәреснең исеме ничек иде?

Без дәреснең максатына ирештекме?

Бәяләү.

-Укучылар, әгәр сезгә дәрестә ошаса, яшел төстәге яфраклар алыгыз, әгәр сезгә дәрестә авыррак булса сарыларын алыгыз.



Сәламәтлек турында. Сәламәтлекне ныгыту, саклау турында белемнәрне ныгыту






Үзбәя

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу



























2 нче Б сыйныфы

Уку дәресе.


1. Ел фасыллары турында белемнәрне актуальләштерү;

2. Сөйләм телен, фикер йөртү осталыгын үстерү;

3. Табигатькә карата игътибарлылык сыйфатларын тәрбияләү

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет нәтиҗәләре: ел фасылларын үзара чагыштырып өйрәнү, нәтиҗә ясый белү.

Шәхси нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; үз–үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.

Коммуникатив УУГ: укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; үз фикереңне әйтә белү; үз фикереңне дәлилли белү; башкаларның фикерен тыңлый белү.

Регулятив УУГ: максат куя, үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерү, үз эшеңне бәяли белү.

Танып – белү УУГ: кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү.

Төп төшенчәләр

Ел фасыллары: яз, көз, кыш, җәй.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, рус теле

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1. Уку китабы. Р.Х. Ягъфәрова

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан, “Татарстан китап” нәшрияты, 2013.

2. Презентация Power Point - “Ел фасыллары”





1.Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Самоопределе-

ние к деятельности (орг. момент)


Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укучылар белән исәнләшү.

- Безнең бүгенге дәресебез аз гына башка дәресләрдән үзгәрәк булыр. Әгәр сез дәрескә әзер икән без башлап җибәрәбез.


Туган тел” җырының 1 куплетын җырлау

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

2. Актуальләштерү

















- Аваз разминкасы (а, ә, у, ү, о, ө, ы, и) -Укучылар, мин сезгә табышмак – сораулар бирәм, ә сез бер сузык аваз белән генә җавап бирегез.

- Матур әйбер күрдек.

- Бу әйбер миңа ошамый

- Бүре ничек улый.

- Ишетмәдем.

- Алай икән

- Калын, яки нечкә парлары ничек була?

-Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасын белер өчен табышмакларның җавабын табарга кирәк. Игътибар белән тыңлагыз:

1.Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт,

Я , әйтеп кара?

-Укучылар, яз билгеләрен искә төшерик.


2. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште.

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчак була?

-Укучылар, җәй билгеләрен искә төшерик.




.3.-Укучылар, Бу кайчак була?

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана –

Бу кайчак була?

-Укучылар, көз билгеләрен искә төшерик


4. Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

Бу кайчак,туган?

-Укучылар, кыш билгеләрен санап китик.

- Укучылар, экранда 4 рәсем пәйда булды. Һәрберсенең билгеләрен бик дөрес атадыгыз. Ә дүртесе бергә ничек атыйбыз соң без аларны? Бу безнең дәресебезнең темасы. Димәк без сезнең белән бүген ел фасыллары турында сөйләшәчәкбез.



ООООО

.-ИИИИИ

УУУУУ

-ӘӘӘӘӘ

ЫЫЫЫ

А-ә, О-Ө, Ы –э – и, У-ү



-Яз










-Кар эри, тамчы тама,гөрләвекләр ага, кошлар кайта, җәнлекләр уяна, кешеләр кышкы киемнәрен салалар.


-Җәй






-Кояш кыздыра, җылы яңгырлар ява, төрле төстәге чәчәкләр үсә, җиләк-җимеш пешә, су кереп була, кызынасың, балык тотасың, велосипедта йөрисең, иң озын каникуллар башлана)



-Көз

-Яфраклар саргая, коела, кошлар җылы якларга китәләр, салкын яңгырлар ява, бакчалардан, басулардан уңыш җыела, кешеләр җылырак киенә башлыйлар, мәктәпләрдә укулар башлана, көннәр кыскара, төннәр озыная.



-Кыш

-Кар ява, сулар ката, кешеләр җылы киенәләр, балалар урамда чаңгыда, чанада шуалар, Яңа ел бәйрәме җитә, кыш бабай килә.


- Ел фасыллары

ТБУУГ: авахларны дөрес әйтүне формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
















ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу



Уку мәсьәләсен чишү.


-Ел фасыллары исемле бабайның 12 улы булган. Өчесе гел яшел күлмәк кияргә яраткан. Өчесе чуардан киенгән, өчесе сары төсне бик яраткан, калган өчесе гел ап-актан йөргән. Укучылар, сезгә бу бабайның уллары бик таныш. Исемнәрен дә яхшы беләсез. Яшел күлмәктән йөрүчеләрнең исемнәрен әйтегез әле.

- Ә чуардан кемнәр киенде микән ?....

-Бик яхшы, ә хәзер сезнең белән ике яфрак турында мультфильм карыйбыз. Менә беренче төркем укучылары аны татар телендә яңгыратырлар. Ә икенче төркем укчылары сез мультфильмны игътибар белән карагыз, иптәшләрегезне яхшылап тыңлагыз, мультфильмда кайсы ел фасылы төшеп калган, һәм ни өчен дип уйлыйсыз?


-Март, апрель, май







-Көз һәм кыш айларының исемнәрен атыйлар


- Кыш. Мультфильм яфраклар турында. Кыш көне яфраклар булмый.


ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Физминутка



Бик яхшы. Безгә хәзер әкият мультфильмның дәвамын уйларга кирәк.

( Ике төркемгә эш)


1нче төркем( Очып йөргән яфраклар оча оча кар бөртекләренә әйләнәләр, күп итеп җиргә явалар, бөтен җир ап-ак була.алар ясаган тауларда балалар чаңгы-чана шуалар)

2нче төркем( Яфраклар оча оча бер суга килеп төшәләр. Шуннан су бозга әйләнә. Яфраклар ясаган шугалакта балалар рәхәтләнеп тимераякта шуалар, хоккей уйныйлар).

( Укучыларның эшен тыңлау)


Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.


Нәтиҗә ясау

-Дәреснең исеме ничек иде?

Без дәреснең максатына ирештекме?

-Укучылар, безгә сезнең белән әкиятнең соңгы рәсемен ясап бетерергә кирәк. Моның очен без рәсемебезне кар бөртекләре белән бизәргә тиеш.

Бәяләү.

-Укучылар, әгәр сезгә дәрестә ошаса, ак төстәге кар бөртекләре алыгыз, әгәр сезгә дәрестә авыррак булса зәңгзр кар бөртекләрен алыгыз.



Ел фасыллары турында. Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту






Үзбәя

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу





Җырлы – биюле уен –тамаша

Тема: Туган көнгә – әбием сыйлары


Өй күренеше. Уртада татар халык милли ашларыннан өстәл әзерләнгән.

Алып баручы.   Хәерле көн  хөрмәтле кунакларыбыз!

Без сезне үзебезнең Татарстаныбызның иң матур, иң бай табигатьле, Чатыр таулы  Азнакай шәһәрендә күрүебезгә бик шат һәм барлык мәшәкатьләрегезне онытып ял итәргә чакырып калабыз.

Татар халкы бик борынгыдан ук тәмле  ашлар пешерергә, аш-су әзерләргә оста халык. Гасырлар дәвамында йола Һәм бәйрәмнәрнең рухы, аш –сулары халыкның күңеленә сеңгән.

Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.  Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр. Алар бу ризыкларны туган көндә, Сабантуйда, яңа елда, ял көннәрендә пешергәннәр.

Әни пешергән ризыктан тәмлерәк әйбер була аламы икән ул? Әби пешергән ризык булса гына инде… Ә инде ул ризык татар халык ашы булса, гомумән, телеңне йотарлык!..

Туган көннәрне билгеләп үтү, бер-беребезне бүләкләр биреп шатландыру да бездә матур бер традициягә әйләнеп бара

Бүгенге көндә татар ризыкларын, милли уеннарны балалар никадәр дәрәҗәдә беләләр микән? Шушы сорауга җавап табар өчен без сезгә җырлы – биюле уен – тамаша тәкъдим итәбез. Сүз балаларга бирелә.

1 нче укучы. Дусларым! Бүген бит безнең класста бәйрәм! Әйдәгез, пиццериягә керәбез.

2 нче укучы. Юк. Миңа әни өйдәге токмачлы аш кына ашарга куша. Ашказаныңны бозып бетерәсең, ди.

3 нче укучы. Ярар, алайса, әйдәгез суши ашарга барабыз.

Укучылар. Әйдәгез, әйдәгез.

2 нче укучы. Юк. Миңа әни өйдә әзерләнгән бик тәмле тәгәрәткән бәрәңге генә ашарга куша.

Айдар. Дуслар, әйдәгез безгә, бүген - минем туган көн. Әни тәмле ризыклар пешереп көтеп торам диде.

Ничәнче тапкыр тагын
дусларны җыйды табын.
Бер сөйләшик —

искә төшсен
гомернең төрле чагы.

Балалар. Әйдәгез, әйдәгез.

Әни һәм әби каршы ала.

-Түрдән узыгыз, кунаклар. Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала ипи-тоз

Балалар исәнләшәләр, табын артына утыралар.

1 укучы. Ооо, монда нинди генә тәмле ризыклар юк.

2 нче укучы. Әйе, әйе, сушиларың, пиццаларың бер читтә торсын.

Әби. Балалар, ә сез бу ризыкларның барсында таныйсызмы? Әйдәгез, атап китегез әле.

Балалар. Беләбез, беләбез.

1 нче укучы. Бу- безнең Азнакай ягында гына пешерелә торган чәкчәк.Ул безнең хөрмәтле кунакларны каршы алганда, туй өстәлләрендә, бәби ашларында - кунак ашы.

Чәй янына тәм-том диеп,

Әни пешерә чәк-чәк.

Үзе дә бит әйтерсең лә

Болындагы бер чәчәк.

Чиста куллы, пакъ күңелле

Була бит ул әниләр.

Чисталыкка, пөхтәлеккә

Өйрәткәннәр әбиләр.

Миндә тәмле чәкчәкләрне

Бервакыт пешерермен,

Әниемнең кидәшләрен

Исемә төшерермен.

2 нче укучы. Ә бусы – тәбикмәк. Минем әни бик тәмле итеп пешерә аны.

Коймаклы һәм тәбикмәкле

Безнең татар өйләре.

Ямь өстенә ямь өстәлә

Агыла моңлы көйләре.

3 нче укучы. Ә бусы-ит бәлеше. Шулпалы итеп минем әби дә пешерә аны. Телеңне йотарлык!

Итле, шулпалы бәлешнең

Исләре дә исләре!

Тәмле бәлеш ашаганның

Тулып аша хисләре!

4 нче укучы. Ә менә монысы- чәй янына куела торган – кош теле. Әни аны мине дә пешерергә өйрәтте.

Авыз сулары килерлек

Табында кош телләре!

Менә шушы кош теленнән

Авыз итегез әле!

5 нче укучы. Өчпочмак – ит белән бәрәңгедән. Олысы да, кечесе дә ярата.

Әби. Без әзерлибез табын

Китереп бөтен ягын.

Уртага куйдык чәчәк

Чәчәк янына чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле,

Ризыклар төрле – төрле.

Сумса, бәлеш,өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Әни. Балалар, сез безнең милли ашларны бик яхшы беләсез икән. Димәк, безнең татар халкының яратып пешерә торган милли ашлары һәр өйдә әзерләнә. Әйдәгез авыз итегез.

1 нче укучы.Айдар, без дә буш килмәдек, безнең дә сиңа бүләгебез бар. Без сиңа үзебезнең биюебезне тәкъдим итәбез.

(Кызлар бииләр)

Малай. Бик матур булды. Рәхмәт сезгә .

2 нче укучы. Әйдәгез, уйныйбыз. Сездә вай – фай бармы? Анда хәзер яңа уен чыкты. (Телефонын кулына ала)

Әби. Балалар. Мин сезгә үзебез яшь чакта яратып уйнный торган бер уен өйрәтим әле. Ул –капкалы дип атала. Без яшь чакта интернет дигән әйбер юк иде. Без менә шулай күңел ача идек.

Балалар. Өйрәт әле безне әби. (Әби уен тәртибен өйрәтә .

-Безгә капкачы кирәк. Кем саналмыш белә?

Айсылу. Мин беләм, мин беләм.

Әби. Әйдәле кызым, капкачылар билгелә әле.

Айсылу. Әке-бәке, кыек сәке.

Майлы ботка, эремчек.

Син калып тор, энем чык.

(Шулай итеп ике кешене капкачы итеп куялар. Калганнар шул капка астыннан музыка туктаганчы чыгарга тиешләр. Музыка туктау белән капкачылар катнашучыны эләктереп алалар. Эләккән кеше уеннан чыга, сорауга җавап бирә.)

Балалар. Нинди җәза бирәбез?

Малай. Өстәлгә карап. Әйдә син оста шигырь язучы. Менә мондагы бер тәмле ризыкка багышлап тиз генә шигырь уйлый аласыңмы?

Кыз. Һи, хәзер уйлыйбыз без аны. (Уйланып тора да шигырьне сөйли:

Телең балдай тәмле булса,

Тәмле пешә чәкчәк тә.

Матур чәкчәк өеменнән

Көнләшәдер чәчәк тә.

Балалар. Афәрин, бик матур булды. Уен дәвам итә.

Айдар. Әминәгә нинди җәза бирәбез. Син бик матур җырлыйсың, әйдә җырлап күрсәт әле.

Әминә һәм кызлар җырлый. (“Агыйдел”).

Әби. Балалар, тагын бер уен уйныйбызмы?

Балалар ризалашалар.

Әби. Барыгызда “Йөзек салыш” уенын беләме.

Балалар. Беләбез, беләбез.

Йөзек салыш уены уйнала.

Айсылу.  

Ал да булыр чагыбыз

Гөл дә булыр чагыбыз

Без җырламый кем җырласын


Безнең шундый чагыбыз

(“Сандугач- күгәрчен ” җыры башкарыла).

Йомгаклау.Әби. Булдырдыгыз, балалар! Үземнең яшь чагыма кайтып килгәндәй булдым. Рәхмәт сезгә! Бик матур итеп ял итә беләсез икән!

Алып баручы. Татар халкының күркәм гадәте – кунакчыллык. Әби – бабаларыбыз элек- электән үк бик кунакчыл булган, кунакка ачык йөз. Сый –хөрмәт күрсәткән.

 Сез укучылар -зур үзгәрешләр заманының яшьләре. Кайда гына яшәсәгез дә  үзебезнең гореф-гадәтләребезне, милли йөзебезне саклау, буыннар арасындагы бәйләнешне дәвам итү- бу сезнең һәрберегезнең изге  бурычы.




























Научная публикация





Министерство образования и науки РФ
Казанский (Приволжский) федеральный университет
Елабужский институт
Инновации и традиции в современном
школьном образовании: теория и практика
Материалы
Всероссийского научно-методического семинара
9 марта 2017
Елабуга-2017




АлтынбаеваС.С.
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №2» г. Азнакаево
Хәзерге заман шартларында белем бирүдә инновацион һәм традицион
технологияләр кулланып, 3 нче Б сыйныфында “Исемнәр илендә”
темасына бинар дәрес буенча чыгыш ясау
Укытучы һөнәре — җир йөзендә иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. “ Бала
чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”,- дип
яза мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин. Яшь буынны
гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә татар теле әдәбияты укытучысының урыны,
җаваплылыгы аеруча зур. Ул үз фәненнән белем генә биреп калмый, яхшы
билгеләр белән генә канәгатьләнми. Аның бурычы — эчке һәм тышкы яктан
матур гармонияле, бай рухлы кеше тәрбияләү, чөнки аның фәне шундый.
Тел – кешелекнең алыштыргысыз рухи байлыгы, бәясез кыйммәте.
Һәрбер тел үзенчә уникаль. Әгәр телгә ихтирам, хөрмәт уятырга телибез икән,
без аны иң элек әдәби тел нормалары кушканча, саф, дөрес итеп куллана
белергә тиешбез. Телгә мөнәсәбәт ул – халыкка мөнәсәбәт, аның милли
традицияләренә, тарихына, бүгенгесе һәм киләчәгенә мөнәсәбәт дигән сүз.
Яшәү, аралашу өчен, рухи һәм матди яктан башка телләрне дә өйрәнү мөһим.
Безнең җәмгыятьтә нәкъ шундый күренеш күзәтелә. Русларга татар телен һәм
бигрәк тә татарларга рус телен белү, аңлаша, аралаша алу һәр өлкәдә
иҗтимагый яктан иң кирәкле, мөһим күренеш. Рус телле балаларга татар телен
өйрәтү – катлаулы эш. Рус телендә сөйләшүче балаларга белем һәм тәрбия
биргәндә, татар халкының тарихы, гореф–гадәтләре, татар дөньясына караган
милли традицияләр аша укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, хөрмәт
тәрбияләү, күңелләренә әхлакый сыйфат орлыклары чәчү минем бурычым.
Бинар дәресләр – мәктәптә предметара бәйләнешләр булдыруның бер
формасы кебек карала. Бинар дәресләр алынган белемнәрне бер юнәлештә
тупларга, гамәли яктан кулланып карарга мөмкинлек бирә. Бинар дәресләрнең
төп максаты - һөнәри юнәлештә булу, алган белемнәрне ике телдә кулланып
карау һәм укучыларга үз эшләренә нәтиҗәләрен күрү мөмкинлеген бирү. Шуңа да алар укучыларның аналитик, логик фикерләү дәрәҗәсен үстерә, тәрбияви яктан да уңышлы санала. Шактый еллар татар теленә өйрәтү дәверендә аның төрле алымнарын, методларын кулланып карау телгә өйрәтүнең яңа юлларын эзләү безне дә бинар дәресләргә алып килде. Без мәктәбебездә үткәрелгән туган тел атналыгында нәкъ менә шундый дәресләр әзерләдек. Башлангыч сыйныф укытучысы Луиза Фаязовна белән 3 нче Б сыйныфында татар теле һәм рус теле дәресе үткәрдек. Дәресебезең темасы - Исемнәр илендә (В мире существительных). Максатыбыз: Исем турында укучыларның белемен системалаштыру, алган белемнәрне биремнәр эшләүдә куллана белергә күнектерү. Планлаштырылган нәтиҗә : 1. Предмет әтиҗәләре: исемнәрне рус теле белән чагыштырып өйрәнү, нәтиҗә ясый белү. 2.Шәхси нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; үз–үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту. 3.Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; үз фикереңне әйтә белү; үз фикереңне дәлилли белү; башкаларның фикерен тыңлый белү. 4.Регулятив универсаль уку гамәлләре: максат куя, үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерү, үз эшеңне бәяли белү. 5.Танып – белү универсаль уку гамәлләре: кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү. Дәрес барышында укучыларыбыз бик күп каршылыкларны җиңеп чыктылар. Юкка гына “ Белемле меңне егар...” дип әйтмиләр бит. Таң калырсың, кайбер укучы балаларның иҗади һәм фәнни эшчәнлеге
хәтта өлкән кешеләрнекеннән шактый бай бит. Бу, әлбәттә, кечкенәдән
тырышып укыган, дәресләрдән тыш күп фәннәр белән кызыксынып, эзләнү
эшләре алып барган балалар хезмәте. Андый Биктырышлар, чынлап та, матур
уңышлары белән сөендерә, хәтта бөтен республиканың матур данын еракларга
таныта. Ә бит беренче орлыкны башлангыч сыйныф укытучылары сала. Урамнан кергән, күп вакыт уку-язу, тыңлап утыру кебек төшенчәләр белән бөтенләй таныш булмаган балалар белән эшләү , аларны тормышка әзерләү укытучы җилкәсенә төшә. Башлангыч мәктәптә укытуның эчтәлеге нидән гыйбәрәт соң? Ул балага шәхесен тулаем үстерүгә,аның танып-белү осталыгын камилләштерүгә һәм укучыларга тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Баланың киләчәге,акыл үсеше,кызыксынуы – акыл хезмәтенә, ә аннан соңгы хезмәт эшчәнлегенә мөнәсәбәте башлангыч классларда алган белемгә бәйле.
Бала үзен кызыксындырган эшне генә теләп һәм нәтиҗәле итеп эшли. Шулай
булгач , балада яңа информация белән кызыксыну , аны аңлау теләге тудыру
кирәк.
Башта кызык булып күренгән эш тә кайчагында балаларны бик тиз
ялыктыра. Һәрбер хезмәт , ягъни күзәтү , рәсем , картина ,техник чаралар
ярдәмендә эшләнсә яки күрсәтелсә, баланың күңеле күтәрелә. Ул үз көченә
ышана башлый. Бу исә аның акыл үсешенә ярдәм итә. Баланы укыту,
тәрбияләү, һәрьяклап үстерү өчен, мәктәпнең башлангыч һәм урта сыйныфлары эшендә дәвамчанлык булдыру бик мөһим .
Vсыйныфка күчкәч , укучылар зур кыенлыклар алдында калалар: яңа
фәннәр арта, дәресләр төрле кабинетларда уза һәм һәрбер фәннән аерым
укытучы. Күчеш чорында бигрәк тә укытучыларның кайгыртучан, сизгер
мөнәсәбәте бик кирәк. Күп һәм төрле таләпләр, ашыктыру нәтиҗәләре
укучыларның укуларына зыян китермәсен иде!
Укытучылар алардан канәгать калып, балалар яхшы укуларын дәвам
итсеннәр, мәктәпкә шатланып теләп йөрсеннәр иде.
Азнакайның гүзәл табигать кочагында тәрбияләнгән балалар туган якны
саклауга күп тырышлык сала. Аның киләчәктә тагын да баерак, соклангыч
булып калуын телиләр һәм шул өлкәдә күп укыйлар, фәнни ачышлар ясап
торалар.
Димәк, елдан-ел белемгә омтылыш, ярыш дәрте үсә дигән сүз. Киләчәктә
андый егет-кызларыбыз сафлары тагы да артыр дигән ышаныч зур. Чөнки
белемле кеше бүген меңне егып кына калмый, ә үзе теләгән уку йортына
имтиханнарсыз укырга керү хокукына да ия. Шулай булгач, уку – энә белән
җир казу, дип куркып калганнар үзләрен нинди мөмкинлекләрдән мәхрүм итүен чамаласын иде. Безнең бабайлар да: «Укыган кылычтан май тамызыр, укымаган майны су дип тамызыр», – дигәннәр.






















ГАОУ ДПО «ТР Мәгарифне үстерү институты»
«Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе
Сарман муниципаль районы башкарма комитетының
мәгариф бүлеге МБББУ «Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе»
АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ – ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ИМӘН БАГАНАСЫ
ТАССРның, РФСФРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Такай, М. Горький исемендҽге Дәүләт бүләкләре лауреаты АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВнең тууына 90 ел тулуга багышланган республикакүләм Аяз Гыйләҗев укулары
Җәлил бистәсе - 2018


Тема: Ана – бөек исем.

Максат: 1.Әсәрнең эчтәлегенә төшенү, идеясен ачыклау. Бибинур образына киңрәк тукталу, аңа хас сыйфатларны ачыклау.

2.Укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм

фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белүләренә

ирешү.

3.Укучыларда ата-анага мәрхәмәт, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү;

әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау. А.Гыйләҗев портреты, әсәр буенча презентация, М.Гыйләҗев

Бибинур” фильмының видео язмасыннан өзек.

Дәрес барышы.

I. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: - “Туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, туган телеңә сүнмәс мәхәббәт - менә ул язучының үзгәрмәс кыйблалары. Тормыш шартлары, яшәү күренешләре көнләп-сәгатьләп үзгәреп торса да, бу бөек төшенчәләр - мәңгелек, һәм шушы мәңгелеккә тугры кешеләр генә үзгәрешләрне халык белән бергә сиземли ала”, - дип яза Аяз Гыйләҗев.

-Укучылар, бүген без сезнең белән Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре аша Аналарның бөеклеген дәлилләрбез.

Укытучы: -Әсәрдән бирелгән өзек ничек башлана?

-(Картаюны кешеләр төрлечә кичерә: күзләре начар күрә, аяклары йөрмәс була...)

Укытучы: -Бибинур да шушы ук халәтне кичерәме?

- (Бибинур картлыкны башка төрле тоя. Ул табигатьнең матурлыгын тоймас була. Кошлар сайравына игътибарсыз, тургайлар килүен сизми, гөрләвекләр тавышы белән хозурланмый.)

II. Төп өлеш.

Укытучы: -Сезнең алдыгызда бирем язылган кейслар. Сез кейслардагы беренче биремне укып фикер алышыгыз әле.

-Беренче төркемгә бирем: кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кими баруның сәбәпләре нәрсәдә?

Көтелгән җавап: (тормыш артыннан куып, туганлык, үзара ярдәмләшү, олыларны олы итү мәрхәмәтлелек, миһербанлылык сыйфатлары югалып бара. Бу сыйфатларның югалуы олы фаҗигаләргә китерә. Бүгенге көндә күпме ата-ананың балалары тарафыннан кимсетелеп, йортларыннан куып чыгарылуы, картлар йортына илтеп ташлаулары турында, ул гына да түгел, хәтта үтерүгә барып җиткән очракларны да көндәлек матбугат битләреннән дә, зәңгәр экраннар аша да күреп-ишетеп торабыз.

-Икенче төркемгә бирем: бу күренеш заманга бәйлеме?

Көтелгән җавап: (әлбәттә заманга бәйле, кешеләр байлык, дәрәҗә артыннан куып, ата-анасын, туганнарын оныта бара, көнчелек, тупаслык, дорфалык сыйфатлары алга сөрә. Элек гаиләләр әби - бабай бергә яшәгән, хәзер аерым. Әти-әниләр эштән кайтып кермиләр, тормыш куалар, ә балалар күпчелек вакытларын интернет артында үткәрәләр. Артык иркәләү, балаларга эш кушмау - җаваплылык хисен юкка чыгара. )

Укытучы: -Хәзер “Җомга көн кич белән” повестена якынрак килик. Әсәр ничек башланып китә? ( Сүзләр чыга)

Вальпараиса, Галлапогос, Титикака, Куала-Лумпур — шəп яңгырыйторган исемнəр, белəм! Əмма минем өчен Аксыргак авылы, Ташлыяр елгасы тагын да шəбрəк яңгырый! Кадерле булганга күрə шəбрəк яң​гырый!

Авторның үз сүзлəре

Бу тарихны ишеткəч, мин ул əбинең болдырына утырып озак кына җыладым...
Тəрəзəлəре такта белəн томаланган япа-ялгыз йорт. Ихатада башка корылмалар күптəн ишелеп беткəн. Көзге үтə шомлы төн иде. Караңгы булса да, череп укмашкан саламны əрсез җил иркенə бирмичə түбə өстенə рəт-рəт тезелешеп яткан каен бастырмалар аермачык күренеп тора иде. Карчыкның бөек рухы, җимерек йорты белəн саубуллашып китə башлагач, борылып карадым: сəҗдəгə чүккəн өй дə, аның ак төшкән йомык тəрəзəлəре дə юк иде, əнə шул, сабый бала белəге юанлыгы, иртə киселгəн ап-ак каен кəүсəлəре генə караңгылык елгасында мыштым гына, каядыр, серле, без белмəгəн мəңгелек елгасына таба йөзəлəр төсле тоелды.


Габдулла абый Юсупов сүзлəре

«Уф, йөрəгем!..» димəс идем,
Янулары басылса...
Татар халкының яраткан җыры

 Укытучы: -Төп герой Бибинурның характер үзенчәлекләрен, холкын ачуда мөһим роль уйнаган сюжет сызыкларына тукталыйк.        Беренче сюжет сызыгы:

        -Бибинурның мәхәббәте.

        (Укучылар Бибинурның яшьлеге, аның Мирзаһидка, Габдуллаҗанга, Җиһангирга карата булган мөнәсәбәтләре турында сөйлиләр)

        Укытучы: - Дөресен әйткәндә, Бибинур яшь чагында берәүгә дә гашыйк булмыйча кала. Мирзаһитны үзен хөрмәт иткәнгә якын күрә. “Кирәк, яшь үтеп бара”, - дип аулак өйләргә бара. Габдуллаҗанны ул яратырга өлгерми, өч баласы булмаса, ул аның барлыгын да белмичә яшәр иде

  • Килешәсезме?

       - Бу сюжет сызыгы аша, Бибинур нинди кеше булып күз алдына килә?

  • (Гади, мәрхәмәтле, тыйнак, кеше бәхете өчен үз бәхетен дә кызганмый).

        Укытучы: -Бибинур һәм авылдашлары, туганы Зөһрәбану белән мөнәсәбәтләре турында сөйләшик әле. Бу очракта сез аның нинди сыйфатларын күрәсез?

  • (Ул кешелекле, эшчән, кешеләргә ачык йөзле).

       Укытучы: -  Ә ни өчен соң, Бибинур өенә кунак чакырмый? Алай гына да түгел, кешенең өенә кергәнен яратмый?

-(Чөнки авылдагы бердәнбер салам түбәле йорт Бибинурныкы. Кайчандыр хәлле генә булган йортның эчендәге барлык әйберләрне балалары алып китеп бетергән. Чәй куеп эчерерлек чәйнеге дә калмаган әбинең. Бу аның кунак, яратмавыннан түгел, ә оялуыннан).

        Укытучы: - Бибинур һәм аларның балалары турында нәрсә әйтә аласыз? Бибинурны әлеге балаларның әнисе дип әйтеп буламы?

-(Әйе, без аны балаларның әнисе дип әйтә алабыз, чөнки ул аларны шундый авыр елларда үстергән, тәрбия биргән. Татар халкында шундый мәкаль бар : “Тапкан ана түгел, баккан ана.”)

        Укытучы: -Димәк, бу сюжет сызыгыннан күренгәнчә, Бибинур балаларын яратучы, алар өчен бөтенесен эшләргә әзер торучы чын әни кеше буларак күз алдына килә. Балаларына авылдашларыннан да тел-теш тидертми.

       - Ә сез ничек уйлыйсыз, автор үз героен яратамы? Ни өчен?

-(Ярата. Ул аны җылы хисләр белән яратып иҗат иткән. Автор аның белән бергә шатлана да кайгыра да кебек).

        Укытучы: -Укучылар, сезгә 2 нче бирем язылган кейслар. 1нче төркемгә Бибинурның матур сыйфатларын санарга.

(- Бибинур татар хатын- кызларына хас иң яхшы сыйфатларны үзенә җыеп алган. Ул – эш ярату, авырлыкка түзә белү; кимсетсәләр, гафу итә белү; сер саклый белү. Бибинур - дөнья каршысында да, Алла каршысында да изге җан. Ул барлык кешегә яхшылык кына эшли. )

2 нче төркемгә каршылык тудырган сыйфатларын санарга.

(- Татарларда шундый мәкаль бар : чирен яшергән-үлгән. Бибинур балаларына дөрес тәрбия бирми. Балаларын һәрвакыт яклый. Аларның юньсез, игелексез булуларын танымый. Балалар авырлыкларны әниләре белән бергә бүлешергә, авыр минутларында әниләренең иң беренче ярдәмчеләре булырга тиешләр. Балаларына дөрес тәрбия бирмәгәнгә күрә, яхшылык явызлык булып кайта)

Укытучы: -Димәк, укучылар, Бибинурның матур сыйфатлары бик күп, эзләгәч, кимчелекләрен дә табып була икән. Нәтиҗә ясыйбыз:

(-Киемнең уң ягы һәм сул ягы булган кебек, кешеләр дә төрле сыйфатларга ия, тормыш та авырлыклар һәм шатлыклы вакыйгалар белән алмашынып бара. Бәлки шушы тискәре сыйфатлар булмаса, матурлык күзгә күренмәс тә иде, кадере дә булмас иде.)

IV. Ныгыту.

Укытучы: -Укучылар, хәзер Бибинурның почтальон кыз Миңнегөл белән очрашу өзеген карап китик. Алга таба сезгә өзекнең эчтәлеген үзгәртергә кирәк булачак.(Өзек карау)

Укытучы: -Кейста 3нче бирем язылган. Матур булмаган өзекне узегезчә үзгәртеп, матурлап язып карагаз. Әсәр ничек үзгәрер микән?

1.Почтальон кыз сөенечле хәбәр алып килгән: “ Балаларың Сабан туйга кайталар,” - ди

2. “Сине һәм балаларыңны мактап язарга журналистлар килә,” - ди Миңнегөл

(Укучыларның җавабын тыңлау, рольләргә бүлеп уку)

Укытучы: - Бик яхшы. Рәхмәт укучылар.

III. Йомгаклау өлеше.

-Ә хәзер теория буенча тест эшләп, белемнәребезне тирәнәйтик

Дәрескә тест .

1. “Җомга көн кич белән ..” повесте кайсы әдәби төргә карый.

а) лирик; ә) эпик; б) драма.

2. Бибинурның ялгызлыгына ишарә итүче символик образны билгеләгез.

а) хат; ә) яшел чирәм; б) зират.

3. “ Ул балаларын олы дөньяга чыгарып җибәрде” җөмләсендә кулланылган тропны билгеләгез.

а)фразеологизм; ә) чагыштыру; б) эпитет.

4.Әсәрдә геройларның үзара аралашуын ачыклый торган сөйләм формасын атагыз.

а) реплика;ә) ремарка; б) диалог.

5.Әсәрдәге саран бакалар тел- сурәтләү чарасын атагыз .

а) эпитет; ә)метафора; в)чагыштыру.

Укытучы: - Әсәрдә Бибинурның язмышы ничек төгәлләнә соң?

        -(Бибинурның гомере бик аянычлы өзелә. Аны үзе караган эте үтерә.)

Укытучы: - Аяз Гыйләҗев әсәрдә эт образын ни өчен керткән дип уйлыйсыз?

-(Автор эт белән Бибинур тәрбияләп үстергән балаларны чагыштыра. Бибинурның эте белән балалары арасында ниндидер охшашлык бар. Алар үзләренә яхшылык эшләгән кешене онытканнар. Аны гына да түгел, балалар үзләренең туган җирләрен, туган туфракларын да онытканнар.).

Укытучы: -Укучылар, бүгенге тема сездә нинди хисләр калдырды?

-(Балалар әти-әниләргә, өлкәннәргә мәрхәмәтле булсыннар иде, аларга булышсыннар, авыр сүзләр әйтмәсеннәр, рәнҗетмәсеннәр иде. Без – балалар- нинди генә уңышларга ирешсәк тә, бар булганыбыз белән әти-әниләребезгә бурычлы. Әти-әниләребез безнең рәхмәтебезне тоеп, безнең өчен сөенеп яшәсеннәр иде.)

  1. Өй эше: “Бибинурның үстергән балаларына әйтер сүзем бар” / “Ә мин әти-әниемә игътибарлымы?” темасына кечкенә хикәя язарга язарга

  2. Билгеләр кую


Академия наук Татарстана

Золотоордынская комплексная историко-археологическая экспедиция

Восточно-Татарстанский отряд

* * *

Региональная общественная организация «Общество татарских краеведов»

Республики Татарстан

Всероссийское общество татарских краеведов

при Исполкоме Всемирного Конгресса татар

ВОСТОК – ЗАПАД:

Диалог культур и цивилизаций Евразии

Выпуск 18

EAST – WEST:

The Dialogue of Cultures and Civilizations of Eurasia

Edition 18

hello_html_6c97e979.png

Проблемы региональной истории и археологии

Под общей редакцией А.А. Бурханова

Казань – 2018

Материалы Всероссийской (Межрегиональной с международным участием)

научно-практической, историко-краеведческой конференции

«Человек и природа в бассейне реки Ик. История и современность»

(г. Азнакаево, 16-17 мая 2018 г.)

Научное издание

Научный редактор и составитель выпуска – А.А. Бурханов

Казань – Азнакаево – 2018


СУКАЕШ ТЫРЫШЛАРЫ...


Аннотация: В данной публикации даются некоторые данные по истории села Сукаеш Азнакаевского района и рассказывается о жизни и деятельности известных уроженцев и жителей села, прославивших свои родные края славным трудом.

Ключевые слова: Сукаеш, орден, Азнакаевсикй район, Герой, колхоз, село.


Туган туфрак – изге җирләр...

Туган авыл - үскән нигезләр...

Ата – баба, әнкәй газизләр...


Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Без үзебезнең туган ягыбызны, туган авылыбызны, аның кешеләрен һәм табигатен бик яратабыз. Аның үткәне һәм бүгенгесе миндә зур кызыксыну уятты һәм мин шушы хезмәтемне язганда авылыбызның үткән тарихын, матур атамалары килеп чыгышын, авылыбызның бүгенге көнен, андагы үзгәрешләрне тикшерүне, туган төбәгебез турында материалларны өйрәнүне төп максат итеп алдым.

Азнакай шәһәреннән 20 км төньяктарак, Сукаеш елгасы буенда урнашкан Сукае́ш авылына беренче тапкыр 1570нче елны килеп утырганнар. Бу вакытта хуҗалыклар 20дән артмаган. Сәпәй юлы буенда иске зират булган. Бу зиратларда иске ташлар булган һәм аларга “Әлкәй”, “Бикәй” дип язылган. Ә инде 1742нче елдан Сукаеш авылында халык санының шулкадәр ишәюе мәгълүм. 18-19 йөзләрдә халкы асабалар, типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. 1859 елгы мәгълүматларга караганда, Зур Сукаешта мәчет була. 20 йөз башында 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 тегермән эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3075,1 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Эстәрлетамак волостена керә. 1920 дән ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 ның 10 августыннан – Тымытык, 1931нең 20 октябреннән – Азнакай, 1935 нең 10 февраленнән – Тымытык, 1958 нең 16 июленнән – Азнакай, 1963 нең 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 нең 12 гыйнварыннан Азнакай районында. 

Сукаеш авыллары Ык ярларыннан читтәрәк торса да, сулары шул елгага коя, тарихлары да су юллары белән килгән кавемнәргә барып тоташа. Хәзерге Сукаеш авылы җирләре – борынгы заманнарда яшәгән Урсай һәм Тымытык авыллары башкортларныкы булган. Бөтен җирдә урман шаулап үскән, берничә урындагы чишмәләрдән су чыгып торган. Чишмәләртоташып зур бер елга хасил иткән, ул ургылып – ургылып авылга килгән.Аның зур бер чаты Зур су коеш, икенче бер чаты Югары су коеш, аның дәвамы Түбән су коеш.. Шуңа инде авыл хасил булгач “Зур Сукоеш” , “Югары Сукоеш”, “Түбән Сукоеш” дип исем биргәннәр, ә соңга таба “Сукоеш” “Сукаеш”ка әйләнгән. Халык телендә сакланганча бу якларга Иван Грозный гаскәрләреннән качып, Банки исемле кеше килеп урнашкан. Ул төп авылдан читкәрәк Югары Сукаеш җирлегенә урнаша. Соңгарак ул урнашкан җирлекне икенче төрле Банки Сукаеш авылы дип йөртә башлыйлар.

Һәр авылның зур хөрмәткә лаек кешеләре, зыялы, затлы нәселләре бар. Сукаеш исемле өч кечкенә авылдан кемнәр генә чыкмаган да, кайларга гына таралмаганнар. Һәрбер авыл үзенчәлекле шәхесләр үстергән: Зур Сукаеш татар дөньясына ике – өч язучы биргән, Банки Сукаешта булачак халык артисты белән талантлы җырчы туган, ә кечкенә генә Түбән Сукаеш – илебездә данлыклы ике генерал һәм Социалистик хезмәт герое белән билгеле! Өч авылдан чыккан күренекле табибларыбыз, юристларыбыз, фән эшлеклеләре, журналистларыбыз , укытучыларыбыз, авыл хезмәткәрләре дә җитәрлек.

Сүзем Сукаеш авылының горурлыгы – Булатовлар гаиләсе турында.

Балалар - безнең киләчәгебез. Аларны яхшы күңелле, эшчән, туган ил өчен файдалы кешеләр итеп тәрбияләүгә бер генә ата – ана да көчен, энергиясен кызганырга тиеш түгел. Улы яки кызы бөтенләй кешелектән чыккач, кайбер гаиләләрдә үз ялгышларын аңлыйлар. Әмма инде соң була. Ата белән ана үз баласының һәр адымын белеп торырга, начар гадәтләрен тиз күреп алырга һәм төзәтергә, аңа файдалы киңәшләр бирә белергә бурычлы”, - дип яза Фатих Булатов үз истәлекләрендә.

Фатих Гариф улы Булатов 1902 елның 20 мартында Азнакай районы Түбән Сукаеш авылында туган. Әти – әнисе үз чоры өчен бик укымышлы кешеләр була. Фатих музыкага сәләтле бала булып үсә. 12 яшендә әтисе аңа иске тальян табып бирә. Шул көннән башлап ул үзенең бөтен буш вакытын музыкага багышлый. Түбән Сукаештагы земствога караган мәктәпне тәмамлый, анда рус грамотасына өйрәнә.Ул чорга инде ул чын гармунчы була. Ә авылда гармунчы һәрчак почетта. 1918нче елда аны беренче авыл Советы әгъзасы итеп сайлыйлар. Октябрь революциясеннән соң беренче елларда Фатих авыл Советы системасында, культура-агарту оешмаларында эшли. 1919 елның көзеннән алып 1923 ел уртасына кадәр яшь Булатов Түбән Сукаеш халык йорты белән җитәкчелек итә.

Ул чорда Фатих даими рәвештә үз белемен күтәрә. Тымытыкта ачык хәрби хәзерлек курсларына йөри. Бөгелмәдә мәдәният хезмәткәрләренең өч айлык курсларын тәмамлый. Уку чорында Казаннан килгән буденовкалы, билбавында наганы булган күн тужурка кигән хәрби кеше белән очрашу аның бөтен тормышын үзгәртә дә куя. Ул аларны хәрби мәктәпкә укырга чакыра. 1923 елда Казанда ТатЦИК берләштерелгән  татар-башкорт хәрби мәктәбенә укырга керә. Шул көннән ахыргы сулышына кадәр Фатих Булатовның гомере хәрби хезмәткә багышлана. Мәктәпне тәмамлагач, беренче татар полкында взвод командиры, рота командиры, батальон командиры ярдәмчесе итеп куялар. Сугыш алды елларында Алабугада полк мәктәбе җитәкчесе, аннан соң Саратовта батальон командиры итеп билгелиләр. 1939 елда аңа үз җитәкчелегендә оештырылган полк белән Монголиядә, соңрак – Бурятиядә хезмәт итәргә туры килә. 1941 елдан алып сугыш беткәнче  фронтта: башта полк, соңрак  дивизия командиры була. Ладога-Онега тирәсе, Брянск урманнары, Белоруссия, Польша, Көнчыгыш Пруссия – дивизиянең сугышчан юлы кыскача шундый. Гаскәр сынатмый, дивизия Кызыл Байрак ордены, 2нче дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә. Генерал-майорның шәхси бүләкләре – ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак ордены, 2нче дәрәҗә Суворов ордены, «Почет билгесе» ордены…

1956 елда Булатов запаска китә. Әмма хәрби часте белән дә бәйләнешен өзми,  иҗтимагый эштә актив катнаша. Дивизиянең ветераннар советын җитәкли, хәрби частьлар, бик күп  музейлар белән хатлар алыша. Азнакай якларына, туган авылына кайткалап тора. Сукаеш сигезьеллык мәктәбенең Олег Кошевой исемендәге дружинасының почетлы пионеры булган генералыбыз.

Эшенең тагын бер юнәлеше – яшьләр белән даими очрашып тору. Лекция пропагандасында активлыгын истә тотып, Татарстанның Югары Совет  Президиумы аңа «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирә. Лекцияләрнең төп темаларыннан берсе – тынычлык өчен көрәш. «Сугыш йомгаклары – тарих сабагы, кешеләр бу сабакларны һич тә онытырга тиеш түгел. Икенче бөтендөнья сугышы халыкларны бик күп нәрсәгә өйрәтте. Хәзер алар реакция көчләренә яңа сугыш утын кабызырга ирек куймаслар», – дип ышаныч белдерә генерал.Сугыш ветеранының бу сүзләрен яшь буыннар васыять итеп кабул итәрлек.

Туганлык җепләрен дә өзми. Сүз уңаенда, Социалистик Хезмәт Герое комбайнчы Алмас Булатов – Фатихның абыйсы Харис улы.

Алмас Харис улы Булатов 1931 елның 2 маенда Азнакай районы Түбән Сукаеш авылында туа. Малай чактан ук Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында эшли. Аның тырышлыгы югары бәяләнә, ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.

1949 елда, кичке мәктәптә урта белем алгач, Алмас Булатов киң профильле механизатор һөнәрен үзләштерә. «Тырыш» колхозы кырларында эшләвен дәвам итеп, аннары армия сафларында хезмәтен үтәгәч, ул читтән торып Чистай совхоз-техникумын тәмамлый һәм техник-механик белгечлеген ала.

1965-1979 елларда шикәр чөгендере игү звеносына, соңрак кырчылык бригадасына җитәкчелек итә.

1981 елда хуҗалык партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Алмас Харис улы әлеге җаваплы урында 1989 елга кадәр эшли. Аннары техника инженеры була. 1992-1999 елларда  - колхоз остаханәләре җитәкчесе. Кайда гына эшләмәсен, А.Булатов туган җиренә тугрылыклы булып кала, хезмәтне яратуның үрнәге, яшьләрнең остазы була. Аның хезмәте күп мактау грамоталары, социалистик ярышта җиңүче билгеләре, «Тырыш хезмәт өчен. В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнә.

1971 елда Алмас Булатовка игеннәрне җыеп алуда рекордлы күрсәткечләргә ирешкәне өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

А.Булатов СССР профсоюзларының XVI съезды эшендә катнаша, берничә тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлана, КПСС өлкә комитетына әгъзалыкка кандидат һәм әгъза, Азнакай районы халык судының халык утырышчысы була. Ул бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган легендар шәхес. «Җир мине кеше итте, җиргә булган мәхәббәт миңа иң кадерле һөнәрне бирде, күкрәгемә Алтын Йолдыз такты»,– ди ул.

Без, Азнакай халкы, данлыклы милләттәшебез, Социалистик Хезмәт Герое Алмас Харис улы Булатов белән горурланабыз. Алмас Булатовның яшь буынга үрнәк тормышы, аларны үз Ватаннарының патриотлары итеп тәрбияләүдәге хезмәтләре бәяләп бетергесез.

Фатих һәм Харис Булатовларның бертуганы Салих абый турындагы бер матур хатирәне язып үтәсем килә.

Күп кешеләрне бакчачылык хезмәтенә, тормышның ямен – тәмен хезмәттә табарга, үз уңышларыңны күреп сөенеп яшәргә өйрәткән мичуринчы булган ул.

1933-34нче елларда агроном белеме алып туган авылына эшкә кайта. Хыялы – Сукаеш буе дип атала торган болынны гөлбакча итү. Күпме тынгысыз көннәр –төннәрне, каршылыклы киртәләрне үтеп, ниһаять, бу хыял тормышка ашырыла! Сугыш алдыннан бөтен тирә – юньдә дан тоткан җиләк – җимеш һәм яшелчә бакчасы барлыкка килә. Биредә яхшы сортлы кура җиләкләре, карлыганнар тәртип белән утыртыла, тамыр өчен аерым алмагачлар үстерелә, ә аларны ашлау өчен (сортлы алмалар чыгару өчен) алма бөреләре кайтарыла, саклау өчен махсус урыннар булдырыла. Бакчаның бер өлешендә – яшелчәләр, анда кып – кызыл помидорлар тәгәрәп ята, кыярлар җыеп бетерерлек тә булмый. Бик күпләрнең язмышын тамырдан үзгәрткән дәһшәтле сугыш Булатовлар гаиләсен дә читләтеп үтми. Салих абый да туган илен, гаиләсен яклау, балаларының бәхетле киләчәген булдыру максатыбелән яу кырларына китә һәм батырларча һәлак була. Әйе, күпме хыяллары тормышка ашырылмый кала аның!

Ә Салих абыйның гөлбакчасында хәзер Сабантуйлар үткәрелә, яшьләрнең ял итү урыны да ул. Гашыйклар шомырт исләре аңкытып торган бакчада бер – берсенә вәгъдәләр бирешкәндә, кайчандыр аның данлыклы җиләк – җимеш һәм яшелчә бакчасы булганын һәм аңа нигез салучы кеше безнең якташыбыз Салих абый Булатов икәнен белсеннәр иде!

Якташларыбыз даны, алар күрсәткән батырлык мәңгелек! Батырлык ул – рухи матурлык... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән. Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдән мәңге җуелмас. Шул Олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырда яшәүчеләр бә башларын иярләр әле...

Тормыш дәвам итә. Сукаеш авылы көннән – көн үсә, матурлана. Халкының тырышлыгы, уңганлыгы турында әледән – әле ишетергә, матбугат битләреннән күзәтергә мөмкин.

...Тымытык – Азнакай юлы борылышына җитәрәк колхозның басу капкасы. Юлның бер ягына : “Рәхим итегез! “Тырыш” колхозы” дип язылган. Икенче якта – яңа яуган кар сыман ап-ак алъяпкычлы сылуның сурәте төшерелгән панно тора. Ул әйтерсең бу җирләргә аяк баскан һәр кешене чиккән сөлге өстенә куелган икмәк белән каршы ала.

Үзенең чыгышы, нәселе белән горурланып яшәүче кешеләр авылда хәзер дә күп ул. Шундыйларның берсе – Сәгыйдулла Асылгәрәй улы Сәетов.1942нче елның 14нче августында Ык буена урнашкан Мөслим районы Бәләкәй Чакмак авылының иң хөрмәтле шәхесләре булган Сәетовлар гаиләсендә туа. Әтисе Асылгәрәй ил азатлыгы өчен изге көрәштә һәлак була. Каһәрле сугыш шаукымы аларның гаиләсен Түбән Сукаешка - әнисе ягына кайтара. Заманында якын –тирәдә яхшы атлар үрчетүче буларак дан тоткан, тик тормас Сәхәбетдин бабасы бала үстерүдәге бөтен мәшәкатьләрне һәм чыгымнарны үз өстенә ала. Тырышлыгы бушка китми бабайның. 1961нче елны оныгы макталып Тымытык урта мәктәбен тәмамлый. Шул елның ноябренда армиягә алына. Хәрби хезмәтен ракета гаскәрләре составында үтә. Командование тарафыннан дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә. Армиядән бабасы янына кайтып, 2ел Азнакайнефтьнең УТТда шофер булып эшли. 1968нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Агроном белгечлеге буенча югары белем ала. Азнакай районы авыл хуҗалыгы идарәсе Сәгыйдулланы баш агроном итеп “Тырыш” колхозына эшкә җибәрә. Көчле тамырлары белән җиргә нык береккән абруйлы җитәкче кул астында яшьләр эшли башлый. Яшь агроном нефтьчеләр ермачлап бетергән, йөзәрләгән баганалар белән чуарланган басуларны кабул итә. Могҗизаларны бары тик кешеләр тудыра. Моның өчен игенче күңелендә эшне сыйфатлы итеп, вакытында үткәрүгә омтылыш тәрбияләргә кирәк. Сәетов шуңа тырыша да.

Эшләгән эш сыйфатлы итеп башкарылса, бу уңышның нигезе”, - дип аңлата ул механизаторларга. Баш технолог үз кул астында эшләүчеләргә туфракның структурасын үзгәртү, яңа технологияләр кертү – эшне сыйфатлы башкарырга мөмкинлек бирә. Органик һәм минераль ашламалар кертү, яңа сортлы орлыклар чәчү игеннәрнең уңышын нык арттыра. Авылда игенче – механизатор династияләре барлыкка килә. Сәмигуллиннар, Дәүләтовлар, Мөхәммәтшиннар, Гыйззәтуллиннар, Вәлиевлар белән ярыша –ярыша эшләп, менә шушы басуларда инде Алмас Булатов иң югары хезмәт нәтиҗәләренә - Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

Тормыш иптәше Тәгъзимә икътисадчы булып эшли, ул хуҗалык экономикасын ныгытуга күп тырышлык куйган кеше. Шуның өстенә 3 бала анасы. Эшчән, булдыклы, игелекле итеп тәрбияли алар балаларын. Ә инде мәктәпне тәмамлагач, Сәгыйдулла кызларының мөгаллимә булуларын хуплый.

Эш стажы 44елга, яше 62гә җиткәч, Сәгыйдулла Сәетов, баш агроном вазифасын үзенең шәкерте Фәнис Миннехановка тапшыра, ләкин кырларыннан аерылмый. Кызу эш вакытларында ярдәмләшә, киңәшләрен бирә. Ул гомере буе игенче булып кала.

Аллага шөкер, Сукаеш авылы халкының сагынып искә алырлык үткәне, ярдәм, киңәш сорарлык урта буын кешеләре, типсә тимер өзәрдәй яшьләре бар. Туган ягыбызның иң кыйммәтле хәзинәсе - кешеләре. Иң куанычлысы: авыл халкы хезмәт сөючән , тырыш халык. Ирексездән Илдус Гыйләҗев шигыре күңелгә килә:

Бу туфракта- һәркемнең дә хәләл көче,

Ишетелми гүя дөнья гөрелтесе.

Һәр тарафта-күңелләрдән җуелмага,

Саф, табигый, тапланмаган гомер төсе.

Еллар узар, гомер үтәр, көннәр үтәр,

Тагын җиргә кемнәр килер, кемнәр китәр,

Без кичәрбез мәңгелеккә...

Изге мохит

Оныкларга инде ниләр бүләк итәр?

Сүземне сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның әйткән сүзләре белән тәмамлыйсым килә : “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халкымның дөньясын”.





hello_html_m1e82ab31.jpg




Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ” муниципаль казна учреждениесе

ТР Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре 2 нче муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Урта гомуми белем бирү мәктәбе”








«Бәхетлеләр »

өстәмә белем бирү түгәрәге

программасы

(Нәфис юнәлештә)








Программаны төзүче:1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызы









Азнакай шәһәре, 2018

Эчтәлек

  1. Аңлатма язуы...............................................................3 бит

  2. Укыту планы................................................................5 бит

  3. Укыту планы эчтәлеге................................................6 бит

  4. Программаны тормышка ашыру өчен методик, дидактик һәм материаль-техник тәэмин ителеш............................7 бит

  5. Әдәбият исемлеге..........................................................8 бит


































Аңлатма язуы


Программаның төп характеристикалары җыелмасы.

Әдәбият ул – сүз сәнгате. Әмма дәресләр чикле. Өстәмә белем бирү, әдәбиятта яңа исемнәр, аларның иҗаты белән танышу; туган якның әдәбият һәм журналистика әһелләрен, аларның иҗатын киңрәк өйрәнү һәм укучыларның иҗади сәләтләрен ачуны күздә тотып, дәрестән тыш эшләрне «Бәхетлеләр» түгәрәгендә алып барырга булдым. Сәләтле укучылар өчен оештырылган нәфис юнәлештәге бу түгәрәктә укучыларны сәхнә серләренә, тылсымлы театр дөньясының матурлыгын ачарга өйрәнәләр.

Программаның үзенчәлекле ягы: дәрестә әйтелеп үткән драматургларның әсәрләрен сәхнәгә чыгару, аларга “җан кертү”.

Программа адресланган балаларның яшь үзенчәлекләре. Программа 13-14 яшьлек балаларга исәпләнгән. Бу яшьтәге үсмерләр бәйсезлек өчен көрәшә. 14 яшьтә кеше җәмгыятьтә үз урынын, әһәмиятен яхшы аңлау буенча яңа этапка керә. Ул яшьтәшләрен һәм өлкәннәрне, өти-әнисен күзәтә, аларның психологик сыйфатларын күрә. Шулай ук үз-үзен аңларга, теге яки бу моментта ни өчен үзен шулай хис итүен белергә тырыша. Ундүрт яшьтә чактагыга караганда тиз кызып китә. Аңарда яңа төрле шатлыклар һәм шикләнүләр барлыкка килә. Хисләр даирәсе киңәя, ул акыл һәм эстетик өлкәләргә дә тарала. Әдәбият укыганда һәм сәнгать әсәрләре белән танышканда элек аңлап җиткермәгән психологик нечкәлекләрне дә сизә башлый. Кайчакта алар, берни дә эшләмичә, тик кенә утыра. Өлкәннәр исә моны ялкаулык дип уйлый. Ләкин болай дип әйтү дөрес булмаска да мөмкин. Бу яшьтәге үсмерләр дә үзләренең хисләре, кылган эшләре, шулай ук башка кешеләрнең хис-тойгылары турында күп уйлана. Үсмер, гадәттә, өйдә генә үзен шулай тота, иптәшләре арасында шат күңелле, аралашучан була. Аны даими рәвештә яңарып тора торган компанияләр мавыктыра. Шуңа күрә мәктәпкә дә теләп йөри, анда үзен мөстәкыйльрәк итеп сизә, әмма мәктәпкә тәнкыйть күзлеге аша карый. Аңарда әле бер яки берничә якын дус булдыру ихтыяҗы юк. Очраклы рәвештә барлыкка килгән һәм әледән-әле үзгәреп торган мөнәсәбәтләрне яхшы дип саный, шуңа күрә «начар компания»га эләгү һәм аңын, йогынтысына бирелеп китү ихтималы зур. Аларга үз-үзеңне коллективта күрсәтә белү дә зур роль уйный.

Түгәрәкнең максаты: сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерүгә шартлар тудыру, татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирүнең сыйфатын күтәрү, укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, дине, татар халкының язучылары, шагыйрьләре, драматурглары, артистлары, гомумән, күренекле шәхесләрен өйрәнү аркылы туган телгә һәм халкыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.

Түгәрәкнең төп бурычлары:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, тел һәм әдәбият буенча иҗади сәләтен үстерү һәм иҗат итәргә омтылыш тудыру.

2. Балаларны туган ягыбызда яшәп иҗат итүче язучы - шагыйрьләр һәм аларның иҗат үрнәкләре белән таныштыру.

3. Тормышларын әдәбият дөньясына, журналистикага, артистлыкка багышлаган укучыларны киләчәктә мөстәкыйль белем алуга, алган белемнәренә нигезләнеп, укуларын югары уку йортларында уңышлы дәвам итәрлек укучылар хәзерләү.

Программаны үзләштерү срогы, күләме. “Бәхетлеләр” драмтүгәрәге программасы 1 уку елына исәпләнгән. Укучылар белән шөгыльләр атнага 1 тапкыр 2 сәгать үткәрелә. Укыту планы буенча 72 сәгатькә исәпләнгән.

Шөгыль формалары һәм режимы. Программада һәр атнада бергәләп рольләр өйрәнүләр, төрле конкурслар, очрашулар, сәхнәдә чыгыш ясау каралган. Якташ язучыларыбызның, күренекле каләм ияләренең әсәрләрен укып өйрәнү, аларга анализ ясау, сәхнәдә иҗади җимешләрен күзәтү укучыларга бер-берсе белән якыннан аралашырга, туган телебезнең матурлыгын тоярга киң мөмкинлекләр ача. Бәйләнешле сөйләм үстерү, сәнгатьлелек, культуралы сөйләм кебек проблемалы мәсьәләләр дә программада урын алган.

Программаны тормышка ашыруда көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү алымнары. Иҗади сәләтләрен үстерү, балага иҗтимагый танылу, бәяләү, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр бирү. Тикшерү алымнары: укучыларның шәхси үсеш диагностикасы һәм мониторинг үсеше, чыгыш ясау, бәйгеләр. Түгәрәктә сәхнә серләре белән танышкан укучы дәрестә әсәрләргә анализ ясаганда, үз көченә ышанып, язма эшләр вакытында тел-сурәтләү чараларыннан иркен файдаланып, иҗади фикерләү сәләтенә бай булуын күрсәтә.

Уку елы ахырында укучылар белергә тиеш :

  1. Театр сәнгате, анын төп узенчәлеге.

  2. Татар театр сәнгате, анын тәүге адымнары, формалашу чоры, үткән юлы.

  3. Милли театрыбыз, анын беренче карлыгачлары (Язучы-драматурглары, артист-актерлары, режиссерлары).

  4. Актерлык бурычы, образга керү hәм тоемлап сөйләү.

  5. Режиссер күрсәтмәләрен аңлый, үти белү.

  6. Мәдәниятне аңлый белүче, иҗади талантлы, әхлак сыйфатларына ия кеше булу.

Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү төрләре.

  1. Татар театры тарихы, уткән юлы белән таныш.

  2. Сәнгатьле сөйли, образга керә.

  3. Актерлык талантына ия.

  4. Ижади hәм мөстәкыйль эшли, үз киңәшләрен башкаларга да бирә ала.

  5. Сәхнә тормышы белән таныш, башка милләт театрлары белән дә кызыксына.




Түгәрәк планы


п/п


Бүлек һәм темалар

Сәг.саны

Теория

Практика

Аттестация формасы

1.

Оештыру эшләре. (Укучыларны түгәрәккә туплау, максат һәм бурычлар, планнар белән таныштыру, инструктажлар үткәрү,

үткән уку елында эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау)

1

1


Укучыларның сәнгатьле сөйләмен күзәтү

2.


Татар театры тарихы

3


3



3.

Азнакай районында эшләп килүче халык

театры

4

4



4.

Күренекле драматурглар эшчәнлеге

4

4



5.

Татар халык авыз иҗаты

8

8



6.

Сәхнә уеннары.

4

4



7.

Сәхнә теленең тормыштагы гади телдән аермасы. Хәрәкәтләр, мимика һәм гәүдә тотышы нәрсәләр турында сөйли?

4

4



8.

Сәхнә серләренә өйрәнү. Киенү-бизәнү осталыгы.

4

4



9.

Спектакль әзерләү

39


39

Артистларның рольне үзләштерү дәрәҗәсен күзәтү;

10.

Эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау, йомгаклау.

1

1


Сәхнә көзгесе” республика конкурсында чыгыш ясау



Программаның эчтәлеге


1.Оештыру.

Инструктаж үткәрү. Балаларны түгәрәк эшчәнлеге белән таныштыру

2.Театр тарихы.

2.1 Театр тарихын күзаллау.

2.2 Татар театры артистлары белән танышу. Аларның сәхнә эшчәнлеген күзәтү. “Сәйяр” труппасы эшчәнлеген беренче театр төркеме буларак ассызыклау. “Сәйяр” труппасы артистлары арасындагы хатын-кыз артистлар иҗатларын күзәтү.

2.3 Г.Кариевның тормыш юлына күзәтү ясау. Г.Кариевның эшчәнлеге (артист буларак).

3. Азнакай районында эшләп килүче халык театры.

3.1 75 еллык тарихы булган, халык мәхәббәтен яулаган, 2013 елда «Идел-йорт» фестивалендә гран-при иясе булган Азнакай халык театрына күзәтү ясау.

3.2 Зөлхия Миңнеханова, Зинфира Кашапова, Маис Вәлиев, Гата Ялалов кебек артисларыбызны барлау.

3.3 Бүгенге көндә эшләп килүче яшь артистларыбыз эшчәнлеге белән якыннан танышу.

3.4. Азнакай халык театры артистлары башкаруында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салиховның «Коткарыгыз, караул!» исемле спектаклен карау

4. Күренекле драматурглар эшчәнлеге.

4.1 Г.Камалның тормыш юлына күзәтү ясау. “Беренче театр” комедиясе. Әсәрдә сурәтләнгән конфликтның бирелеше, образларның үзенчәлекле якларын ачу. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры репертуары һәм эшчәнлеге белән танышу.

4.2 Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры спектакле карау.

4.3 К.Тинчуринның томыш юлына, иҗатына күзәтү ясау. Шәхес культына эләгүен ассызыклау. К. Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры репертуары һәм эшчәнлеге белән танышу. “Күрәсем килгән иде” спектаклен карау.

4.4 Сәхнә йолдызлары белән танышу. Яшьләр театры репертуары һәм эшчәнлеге белән танышу. “Җиде кыз” спектаклен карау.

5. Татар халык авыз иҗаты.

5.1 Татар халык авыз иҗаты һәм аларның жанрларга бүленешен өйрәнү. Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә күзәтү.

5.2 Мәкальләр һәм әйтемнәрнең табигатенә хас төп сыйфатлар.Алардагы мәгънә тирәнлеге һәм тел-бизәк, сөйләмнең тәэсирлелеген көчәйтү чаралары булуы. Укучыларны мәкаль һәм әйтемнәрне тупларга өйрәтү.

5.3 Табышмаклар, әкият-табышмаклар, тизәйткечләрне күзәтү һәм тупларга өйрәтү.

5.4 Мәзәкләр сәхнәләштерү һәм тупларга өйрәтү.

5.5 Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуы. Табышмаклар, әкият-табышмаклар, тизәйткечләрне тупларга өйрәтү. “Сак-Сок” бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фаҗигасе, бәетнең фантастик сюжетка корылган булуы.

5.6 Әкиятләрнең үзенчәлекле якларын барлау. Кышкы әкият язу. Хайваннар турындагы әкиятләрнең миһербанлылык тәрбияләүләре. “Җилбикә” әкияте карау.

5.7 Әкиятләрдәге тылсымлы сюжетны ассызыклау. “Зирәк карт” әкияте.

5.8 Тормыш-көнкүреш әкиятләренә күзәтү ясау. Диалоглар сәхнәләштерү.

6. Сәхнә уеннары.

6.1 Индивидуаль рәвештә җырлар, шигырьләр өйрәнү.

6.2 Татар халкының сәхнә уеннары, такмак, такмаза, тел шомарткычлар турында мәгълумат бирү

6.3. Сәхнә өчен куелган уеннарны өйрәнү, сәхнәдә куеп карау.

6.4. Балаларны парлы, күмәк биюләргә өйрәтү (бию элементларын кабатлау, көйгә басу).


7. Сәхнә теленең тормыштагы гади телдән аермасы. Хәрәкәтләр, мимика һәм гәүдә тотышы нәрсәләр турында сөйли?

7.1.2 Укучыларга сәхнә сөйләменең тамашачы, тыңлаучыларсыз мөмкин түгеллеген аңлату. Сәхнә теленең һәрвакыт кем өчендер башкарылуын, тик аның юнәлеше башка рәвештәге сөйләмнән үзенчәлекле буларак, бер генә түгел, ә ике төрле: сәхнәдәге партнер һәм тамашачы - тыңлаучы да икәнлеген аңлату. Актерларның сәхнәдә аралашулары тыштан караганда гына “ясалма”аралашу булса да, сөйләмнәре чынбарлыктагыча, ышандырырлык яңгырарга тиешлегенә төшендерү .

7.3.4. Эстетик ягына игьтибарны киметеп, бары аралашу, фикер, мәгълүмат тапшыру функциясен үстерү төп аның җитешсезлегенә әйләнүен ассызыклау, кимчелекләрне төзәтү юлларын карау.

8. Сәхнә серләренә өйрәнү. Киенү-бизәнү осталыгы.

8.1 Укучыларның сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

8.2 Киенү-бизәнү осталыгы турында сөйләшү, видеоязмалар, кассетадан чыгышлар карау.

8.3. Киемнәр әзерләү.

8.4. Видео язманы урнәк итеп алып, ошаган роль буенча киенеп һәм бизәнеп карау.

9.Спектакль әзерләү.

9.1. “Беренче театр” спектакле белән танышу.

9.2. “Беренче театр” спектаклен видеоязмадан карау.

9.3 “Беренче театр” спектаклен рольләргә бүлү.

9.4.5. Хәмзә бай роле өстендә индивидуаль эш

9.6.7 Биби роле өстендә индивидуаль эш.

9.8.9. Фатих роле өстендә индивидуаль эш

9.10.11. Хәмзә бай һәм Биби диалогы

9.12.13. Фатих һәм Биби диалогы өстендә эш.

9.14.15. Гафифә роле өстендә индивидуаль эш.

9.16.17. Вәли роле өстендә эш индивидуаль эш

9.18.19. Гафифә һәм Вәли диалогы .

9.20.21. Факиһә роле өстендә индивидуаль эш

9.22.23. Факиһә һәм Хәбибрахман диалогы өстендә эш

9.24.25. Факиһә һәм Хәбибрахман диалогы өстендә эш

9.26. Спектакль уйнар өчен киемнәр әзерләү.

9.27 Киенү-бизәнү осталыгы турында белемнәрне кулланып, спектакль уйнарга әзерләнү.

9.28.29. Спектакль уйнар өчен декорация эзерләү

9.30.31. Спектакль уйнап карау, бер-беребезнең кимчелекләрен төзәтү, киңәшләр бирү.

9.32 Тамашачы каршына чыгар алдыннан соңгы репетиция ясау.

9.33 Азнакай театры җитәкчесе белән очрашу, аның фикерләрен тыңлау.

9.34 Азнакай театры җитәкчесе каршында “Беренче театр” спектаклен уйнау.

9.35. Башлангыч сыйныф укучылары каршында чыгыш ясау.

9.36. Сыйныфташлар каршында чыгыш ясау.

9.37. Әти-әниләр каршында чыгыш ясау.

9.38.39. Кимчелекләрне төзәтү, фикер алышу.

10. Эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау, йомгаклау.

10.1. “Сәхнә көзгесе” республика бәйгесендә катнашып, ел буена өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясау.


Программаны тормышка ашыру өчен методик, дидактик һәм материаль-техник тәэмин ителеш

Иҗади коллектив эшчәнлеге технологиясе әлеге программаны тормышка ашыруда иң кулае. Программа укучыларның аңлылыгын һәм иҗади активлыгын үстерү принцибына нигезләнгән. Укытуны оештыру алымы – ул төркем белән эшләү. Ә укыту шөгылен оештыру формасы – әңгәмә, бәйге, күзәтү, спектакль.

Педагогик контроль. Укучылар йөри башлаган беренче көннәрдә үк укучыларның тел байлыгын, сәнгатьле сөйләмен күзәтү максатыннан алдан тикшерү үткәрелә. Агымдагы тикшерү исә нәни артистларның рольне үзләштерү дәрәҗәсен күзәтү өчен кирәк. Ә йомгаклау тикшерүе - артистларның сәхнәдә чыгыш ясаулары. Ул түгәрәк эшчәнлегенә нәтиҗә ясау максатыннан үткәрелә.

Дидактик материаллар: китаплар, энциклопедияләр, видеоматериаллар.

Матди-техник һәм мәгълүмати тәэмин итү: магнитофон, компьютер, видеоязмалар. Әлегә уку елына планны күренекле драматургыбыз Г.Камалның “Беренче театр” дигән комедиясен күз алдында тотып эшләдем. Программаны тормышка ашыруда Мәдәният йортындагы Азнакай халык театры җитәкчесе Гөлсинә Хафизова да зур ярдәм күрсәтә.

Методик материаллар. Программа буенча эш укучылар белән бергәләп оештырыла, укыту методларыннан уен, күрсәтмәле гамәли алымнар, ә стимуллаштыру, мактау кебек тәрбия алымнары да кулланыла.

Түгәрәкнең программасы “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Казан,”Мәгариф”нәшрияты, 2011нче ел) нигезләнеп, театр тарихы, әдәбият һәм сәнгать яңалыклары, газета-журнал материалларыннан файдаланып төзелде.















Әдәбият исемлеге

Укытучы өчен тәкъдим ителгән әдәбият:

  1. Мәгариф” журналлары

  2. Көч һәм рух тамырлары”: Әдәплелек дәресләре 5-11 сыйныфлары өчен хрестоматия – Казан, “Мәгариф”, 2000 ел.

  3. Дәрестән тыш эшләр” (5-11 сыйныфлар өчен.) Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000 ел.

Балалар һәм әти-әниләр өчен тәкъдим ителгән әдәбият:

1. “Сүз эчендә хикмәт бар” –Татар халык иҗаты – Казан, “Мәгариф,” 1999

2. Баязитов Ф.С. “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.”- Казан , татар китап нәшрияты,1995 ел.






Укыту–методик комплектлар

1. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы.- Казан: “Мәгариф”, 2008.

2. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.- Казан: “Мәгариф”, 2004.

3. Шакирова Н.Х.Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. Гади җөмлә.-Яр Чаллы, 2002.

4. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2002, 2008.

5. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002

6. Сөнгатов Г.М. Татар теленең фонетик закончалыклары.- Казан: “Мәгариф”, 2001

7. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - Казан: “Мәгариф”, 2001.

8. Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.- Казан: “Мәгариф”, 2005

9. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: “Мәгариф”, 2006.

10. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2006

11. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: “Мәгариф”,2005.

12. Татар телендә тыныш билгеләре. - Казан: “Мәгариф”,1995.

13. Мәктәптә татар телен укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

14 Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.

15. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

16. Татар теленнән тестлар. Синтаксис / Ф.С.Сафиуллина, Г.Ә.Нәбиуллина. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты. – 2006.

17. Абдрахимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр 8-9.- Казан: “Мәгариф”, 2005












Дәреслекләр

2 нче класс (рус төркеме)

Татар теле. Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова. Күңелле татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 2 нче с-фы өчен д-лек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан: “Татармултьфильм”, 2013.

Уку. Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова. Күңелле татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан: “Татармултьфильм”, 2013.

3 нче класс (татар төркеме)

Татар теле. Дәреслек авторлары:: рус телендәбашлангыч гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек(татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов,Ф.М.Хисамова, Ч.М.Харисова.–Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Уку. Уку китабы : Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р.Х.Ягъфәрова.- Тулылан. 4 нче басма. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013.

4 нче класс (рус төркеме)

Татар теле. Дәреслек авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Г.Ә.Гыйниятуллина. Татар теле, 4нче сыйныф: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче балалар өчен) 2 кисәктә-Казан”Татармультфильм” нәшрияты, 2014.

Уку. Дәреслек авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Г.Ә.Гыйниятуллина.Татар теле,4нче сыйныф: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче балалар өчен) 2 кисәктә-Казан”Татармультфильм” нәшрияты, 2014.

5 нче класс(рус төркеме)

Татар теле. Дәреслек авторлары: Күңелле татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан,”Татармультфильм” нәшрияты, 2014. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова

Әдәбият. Дәреслек авторлары: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек( татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче сыйныф. Ике кисәктә. Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К.Хисмәтова. – Казан:Мәгариф- Вакыт” нәшр., 2017.

7 нче классы (рус төркеме)

Татар теле. Дәреслек авторлары: “Күңелле татар теле” (Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева . – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел). Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә.

Әдәбият. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 7 нче сыйныф. Ике кисәктә. (Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанова,Г.Г.Мулласалихова) . – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел.

9 нчы класс (татар төркеме)

Татар теле. Дәреслек авторлары: К.З.Зиннатуллина, Ф.Ф.Фатыйхова, Р.Х.Мирзагитов. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек(татар балалары өчен. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2011 нче ел

Әдәбият. Дәреслек:: Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) З.Н.Хәбибуллина,Х.Г.Фәрдиева,Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011

10 нчы класс (татар төркеме)

Татар теле. Дәреслек: Р.С.Абдуллина, Г.М. Шәйхиева. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек ( татар балалары өчен). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012

Әдәбият. Дәреслек: Татар әдәбияты.Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек –хрестоматия (татар балалары өчен) Х.Й. Миңнегулов, Н.С.Гыймадиева. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012.

















Укучыларымның нәтиҗәләре


hello_html_me4e810d.jpghello_html_6c38bfdc.jpghello_html_m7824042b.jpg





hello_html_6d884f8.jpghello_html_m1152d1cd.jpghello_html_74672b85.jpg



hello_html_226f3f90.jpghello_html_m52129ab9.jpghello_html_m74c1df06.jpg






Минем уңышларым







hello_html_d34c8b7.jpghello_html_7f3b6d08.jpghello_html_394d49d4.jpg









hello_html_4e076e09.jpghello_html_m5317297a.jpghello_html_m542296a6.jpg

hello_html_m424aacd9.jpg

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал

Краткое описание документа:

Туган тел һәм әдәбият укытучысы Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызының

портфолиосы.

  • ФИО: Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызы
  • Туган елы, көне 1975 нче ел, 13 нче август
  • Белемем: югары
  • Гомумистаж: 23 ел
  • Педагогик стаж: 23 ел
  • Бу мәктәптә: 18 ел
  • Квалификацион категория: югары

Нинди фән укыта: туган тел һәм әдәбият

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 493 988 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.03.2019 375
    • DOCX 2.7 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Алтынбаева Светлана Сагидулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Пожаловаться на материал
  • Автор материала

    • На сайте: 6 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 26105
    • Всего материалов: 28