Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Математика / Другие методич. материалы / Портфолио учителя татарского языка и литературы (документ)

Портфолио учителя татарского языка и литературы (документ)


  • Математика

Поделитесь материалом с коллегами:

МБББУ “Димтамак гомуми төп белем бирү мәктәбе” Ютазы муниципаль районы

Татарстан Республикасы




C:\Users\Пользователь\Desktop\Личное\старые фото\1.jpg



I квалификацион категорияле

татар теле hэм эдэбияты укытучысы

Яковлева Алсу Тэгъзим кызы



ПОРТФОЛИОсы





2015 нче ел





ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ



http://www.univer.km.ua/news/4951.jpg



















Укытучы турында мәгълүмат

C:\Со старой ос\Pictures\Фото\SDC13723.JPG





Яковлева Алсу Тәгъзим кызы

yakov.alsu@mail.ru

89273338275, 89274542272

Белем бирү оешмасының юридик исеме. адресы, телефоны:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы “Димтамак

төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе,

423955, Татарстан Республикасы

Ютазы районы,

Димтамак авылы,

Яңа урамы, 4 Е йорты,

45-2-24, 8(927)-491-98-40

D-Tamak-schol@yandex.ru



Гомуми эш стажы: 8,6 ел (2006 елдан бирле)

Соңгы эш урынындагы стажы: 8,6 ел (2006 елдан бирле)







Автобиографик белешмә



Укытучы, язгы кояш кебек,

Күңелләрне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулын суза

Сабыр сүзе белән юата.



Мин, элеккеге Баулы (хәзерге Ютазы) районының Димтамак авылында туганмын. Урта белемне туган авылымда алдым. Мәктәп елларым күңелле кичәләр, дус-сыйныфташлар, эчкерсез укытучылар белән еллар узган саен ерагая.

2006 нчы елда Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы һәм татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә өстәмә хәзерләү квалификациясен алдым. Бу уку йортында мин фундаменталь белем алып, Укытучы дигән бөек һөнәр серенә төшендем.

2007 елда кияүгә чыгып, тормыш иптәшем белән ике кыз бала үстерәбез. Эшемдә гаиләмнең терәген һәрчак тоям.

2012 елда Бөгелмә шәһәренең экономика, идарә итү һәм хокук институтына укырга кердем, быел диплом алу шатлыгына ирешәчәкмен.

Хезмәт юлымны туган мәктәбемдә башладым. Менә 8,6 ел инде шул белем йортында яратып хезмәт итәм.

Тормыш девизым:"Укытучыга җитмеш төрле һөнәр дә аз", Шуны истә тотып, барысына җитешергә, һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тырышам.












ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘЛӘРЕ



http://www.edu.cap.ru/home/6311/pic/school0301.png









МБББУ “Димтамак гомуми төп белем бирү мәктәбе” Ютазы муниципаль районы

Татарстан Республикасы





1 сыйныфта әдәби уку дәресенең план конспекты

[д] авазы, Д, д хәрефләре.




C:\Users\Алсу\Desktop\Семинар 18.11.14\P1000349.JPG








21 ноябрь 2014 ел

1 сыйныфта әдәби уку дәресенең план конспекты

Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина

Тема: [д] авазы, Д, д хәрефләре.
Теманың максаты: укучыларны тартык[ д] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру ,язырга өйрәтү; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү; укуга,язуга кызыксыну,уңай мөнәсәбәт,тотрыклы танып белү мотивы тәрбияләү.
УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү,яза белү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.
Ресурслар: Әлифба 53-54 бит.

Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты.

- Исәнмесез,балалар!

- Исәнмесез!

-Хəерле көннəр сезгə!

-Зиһен һəм тел ачкычлары

Телимен һəммəгезгə.

-Рəхмəт!

-Хəерле булсын безнең дəресебез!

-Хəерле булсын безнең һəрбер эшебез!

- Утырыгыз!

2.Үткәннәрне кабатлау,белемнәрне актуальләштерү.

  • Әйдәгез, “Дәвам итеп бетер” уенын уйнап ,узган дәресләрдә өйрәнгәннәрне кабатлап алабыз.

  • Безнең сөйләм .........(җөмләләрдән тора).

  • Авазлар ........ (сузык һәм тартык) булалар.

  • Сузык авазларны әйткәндә һава.....(тоткарланмый).

  • Тартык авазлар........(яңгырау һәм саңгырау)булалар.

2.Укучылар, безгә бер аваз килгән. Бу аваз буш икән.

- Нинди сораулар туа? Бу нинди аваз? Нинди хәреф белән ул белдерелә?

3. Дәрес темасын,максатн ачыклау.

Экранда бирелгән табышмакны уку.

Ияре дә,дугасы да үзендә.(слайд)

(Дөя)

Сезнең дөя күргәнегез бармы?

Дөя турында мәг-т(слайд)

Дөя кызу далаларда яши. Ул калган җәнлекләргә караганда үлән ашамыйча, су эчмичә бик озак түзә ала. Аның аркасында бөкреләре бар. Шунда ул запаска май җыя. Шуның өчен дөя атнадан артык сусыз һәм ашаусыз тора ала, запаска җыйган майлары аны тукландыра. Дөя – ул даланың корабы.

- Сез минем килешәсезме?

- Ни өчен?

- Хәзер әйдәгез, дөя сүзенең һәр авазын әйтеп карыйк.

- Бу сүз нинди авазга башлана? Ул безгә танышмы? (Юк, бу аваз безгә таныш түгел).

- Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән танышачакбыз?

- Без бүген [ д ] авазы белән танышачакбыз. Дәреснең темасына таянып бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәнәчәгебезне әйтә аласызмы? (Без бүгенге дәрестә [д]авазы һәм аны билгеләүче д хәрефе белән танышабыз. Яңа хәреф белән иҗекләр, сүзләр, җөмләләр укыячакбыз.)

4.Яңа теманы аңлату.

Әлифбаның 53 битендәге дару ,дөя рәсемнәренә һәм алар астындагы бер дәрәҗәле схемаларга карап, һәр сүздәге [ д ] [д’ ] авазларын табу, урыннарын билгеләү.

-Дару рәсеме астындагы аваз схемасында кайсы аваз уртасында нокта булган квадрат белән билгеләнгән? [ д ] авазы)

-Дөя рәсеме астындагы аваз схемасында кайсы аваз уртасында нокта булган квадрат белән билгеләнгән? [д’ ] авазы


- [ д ] авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз? Ул кайда ясала?

- Әйдәгез тикшереп карыйк әле. Кулларны куйдык.

-Чөнки үпкәдән килгән һава агымы тоткарланып кала. Ул тел,тешләр ярдәмендә ясала).

Нәтиҗә: [ д ] [д ‘] авазы - яңгырау тартык аваз.

Экранда баганалап бирелгән кушылмаларны укыту.

да

дә

ды

де

ду

дү

до

дө


ди

- 1 баганадагы кушылмаларны ничек укыдык? Ни өчен?

- 2 баганадагы кушылмалар ничек укыла?

Ял минуты

Кем күбрәк” уены

.-Укучылыр,әйдәгез,д хәрефе кергән сүзләр уйлыйк.

(Дамир,үрдәк, дәфтәр, дару, дөя, )

- Шул сүзләрнең берәрсен кулланып җөмлә төзегез.

Д хәрефе сүзнең кайсы урынында языла?

(Башында,уртасында)

- Ә хәзер үзегезнең исемегезне ярымтавыш белән әйтеп карагыз. Дусларыгызга комачауламыйсыз.

- Кемнең исемендә д хәрефе очрады, шулар баса.

-Әйе, шул, укучылар, д хәрефе безнең Айдар, Радмир, Вилданда бар икән.

- Бу баш Д хәрефе. Без аны кайларда язабыз? (Сүзнең башында, кеше, шәһәр, авыл исемнәрендә)

- Безнең авылның исеме ничек?Динә,Дамир, Диана, Диләрә исемнәре баш хәрефтән языла.
- Ә бу юл д хәрефе. (слайд)Бу хәреф сүзнең башында, уртасында, ахырында языла.
- (слайд)Д,д

Карточка белән эш.

Ил-дар, Ай-дар, Ди-нар – дус-лар.

Укучылар ,д хәрефе ничә аваз белдерә икән?

-1 аваз белдерә. [ д ] [д’ ],

-Укучылар игътибар иттегезме д ны ничә төрле укып була?

-Ничек белергә аның калын итеп [ д ] дип, нечкә итеп [ д’] дип укылышын.

- Д янынында нечкә сузык булса, д хәрефе нечкә укыла, ә д янынында калын сузык булса – ул инде калын итеп укыла.

Слайдта.

Дилә, Надир – дуслар. Алар дачада торалар. Дача зур, матур. Дәү әни килә.

5.Алган белемнәрне ныгыту,гомумиләштерү.

-Сезнең парталарыгызда карточкалар бар. Шул карточкаларны алыгыз һәм аның почмагына без бүген өйрәнгән хәрефне язып куегыз. Карточкада хәрефләр язылган ,сезгә бары тик Д хәрефен генә сызып чыгарга кирәк.

Аплтнгдаөуевыдитхнк

Пбдневыоремтрдпмдотс (слайд)

-Парларда үзара эшләрне тикшерү.

-Д сезгә ничә тапкыр очрады?(5)

-Әфәрин! Сез бик игътибарлы икәнсез.

Юл д хәрефен язу.

Әйдәгез конвертлардан өлге элементларын алабыз һәм бу хәрефне төзибез.

Язмача юл д хәрефе белән танышу.

Язу алымы белән танышу.(слайд)

д

да,ди

Кушылма язу.

Жөмлә язу.

Дөя далада.

5.Йомгаклау.Рефлексия.

Укучылар, сез нинди яңалык алдыгыз?

- Нинди хәреф белән таныштыгыз?

- Дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез?

- Укучылар, дәрес тәмам. Сау булыгыз.











МБББУ “Димтамак гомуми төп белем бирү мәктәбе” Ютазы муниципаль районы

Татарстан Республикасы








Музыкаль-әдәби кичә-ярыш

Йөрәгемнең иң түрендә иң кадерле әнием!”


(Сингапур методикасы кулланып, сыйныфтан тыш ачык чара планы)




G:\фото от гульнары ш\IMG_0002.JPG





18 ноябрь 2014 нче ел

Тема: “Йөрәгемнең иң түрендә иң кадерле әнием!”


Максат: Әниләргә ихтирам, кадер – хөрмәт , татар халкына хас сыйфатлар тәрбияләү.

Үткәрү формасы: әдәби-музыкаль кичә-ярыш.

Күрсәтмәлелек: презентация, жетоннар, карточкалар.


I. Оештыру өлеше

Исәнмесез! - диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканда, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

(Ярулина Әдилә, Ганиев Илназ, Айдар җыр“Әссәмәгәләйкүм”)

.....................................................................................................................................................

(ХАЙ ФАЙВ) - тынычлану сигналын куллану.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез! (укучылар әйтә)

  • Укучылар, бер-берегезне каршылап,  капма-каршы партнерларыгызны сәламләгез. (МЕНЕДЖ-МЭТ) (1 слайд)

  • Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

  • Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

  • Кайда булдың? (кул уйнату)

  • Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

  • Син килдең! (кулларны җәю)

  • Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

  • Укучылар, утырыгыз.

..................................................................................................................................................

II. Актуальләштерү

Шәйгоманова Алия башкаруында “Каз канаты” җыры

- Россиядә 1998 нче елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә.

- Безнең бүгенге бәйрәмебез дә әниләргә багышлана. Тиккә генә халык әйтми, кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле. Чыннан да дөньяда һәр баланың да әти-әни канаты астында назланып, иркәләнеп үсәсе килә. Ә газиз баланы кирәк чакта иркәләгән, вакытында шелтәләгән, еласаң – юаткан, безнең өчен төн йокыларын калдырган, өйләрне – ямьле, ашларны тәмле иткән Әни бит ул! Аннан да изгерәк кем бар тагын?!

- Әни генә сагынып көтә белә, әни генә гафу итә, әни генә ихлас ярата, әниләр генә олы йөрәкле, сабыр, мәрхәмәтле. Әни генә хыянәт итми, әни генә һәрвакыт аңлый, ул гына хәлеңә керә, юатырдай сүзләр таба, күңелеңдә өмет уята. Дөньяда бердәнбер изге кеше – әни генә!


III. Төп өлеш

- Без бүген “Йөрәгемнең иң түрендә иң кӘдерле әнием” (2 слайд), дип аталган музыкаль-әдәби кичә-ярышка җыелдык. Бездә бүген 3 команда ярыша. Командаларның исемнәре юк бит...

- Укучылар, һәр өстәлдә кечкенә зәңгәр конверт эчендә хәрефләр бар. Сезгә шул хәрефләрдән сүз җыярга кирәк булыр.

- Яхшы, укучылар. Булдырдыгыз.

- Димәк, бездә бүген “Әкият”, “Йолдыз”, “Карлыгач” командалары ярыша. (табличкаларны таратам)

- Дөрес җавап өчен мин сезгә жетоннар бирәм. Кем күбрәк жетон җыя, шул безнең бәйгедә җиңүче булып чыга.

...................................................................................................................................................

- Укучылар, экранга карагыз әле. (“Кояштагы тап” әкиятеннән өзек)

1. БИРЕМ (3 слайд)

Сүзлек эше.

“...Менә көннәрдән беркөнне малайның әнисе авырып түшәккә егылган. Шунда ул улын өенә чакырып керткән дә болай дигән:

- Улым, кинәт хәлем начарланып китте. Суга барырга да өлгерми калдым. Ә минем бик-бик эчәсем килә. Берәр чиләк су гына алып кайтчы, балам...”



- Түшәккә егылган сүзтезмәне ничек аңлыйсыз? (Бик каты авырып киткән, йөри алмаслык булып авырган)



- Укучылар, игътибар булыгыз, ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН - “уйла-язып куй-төркемдә фикер алыш” структурасын кулланабыз.

- Кайсы өстәл алдан эшләп бетерә – шул ТИМ ЧИР структурасын куллана, ягъни “Фейерверк” ясый.

- Бу өзек кайсы әкияттән, аның авторы кем?

- ____ төркеме беренче булды, сезнең фикерегез. ____ нче укучы җавап бирә. (жетон)

2. БИРЕМ

- Әйе, шул бу өзек Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятеннән.

-  Әйдәгез, әкиятнең эчтәлеген искә төшереп алыйк әле.

- Шуның өчен, сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН “чират буенча, төркемдә фикер алыш структурасын кулланырсыз.

- Эшне башладык.


4 слайд.

1 нче өстәлгә сораулар.

- Малай кем белән яшәгән?(Әнисе белән)

- Аның әнисе нинди кеше булган?(Тырыш, чөнки кояш белән бергә торган, бергә яткан)

- Улы аның хәленә кергәнме?Ул аңа ярдәм иткәнме? (Юк, ул уйнаган да уйнаган)

5 слайд.

2 нче өстәлгә сораулар.

- Авыру әнисе малайга нинди эш кушкан? (Берәр чиләк су гына алып кайтырга куша)

- Малай әнисенә ничек җавап бирә? (Малай әнисенә кәнагатьсезләнеп җавап бирә)

- Әнисе суны кайдан алып кайтырга кушкан? Аның суы нинди? (Көймә тавы артындагы чишмәдән су алып кайтырга куша. Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да)

6 слайд.

3 нче өстәлгә сораулар.

- Малай кабат урамга чыккач, дөнья нишләгән?(Дөнья коточкыч ямьсезләнеп киткән)

- Малай нинди начарлык эшләгән? (Ул әнисенә ялган сүз сөйләгән, аны алдаган)

- Бу яман эшне нәрсә күрә? (Кояш күргән)



- Әниләр бәхетле булсын өчен баланың да бәхетле булуы кирәк. Без әниләрне рәнҗетмичә, аларга кайгы-хәсрәт китермичә яшәргә өйрәнергә тиеш.

  • Сәйфи Кудаш әни турында шундый шигъри юллар язган:

                Иң изге кешең – әни икән,

                Ул синең өчен генә яши икән.

                Тик шуны син аңлап җитмисең икән,

                Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм.


- Менә шундый үкенечле хәлдә калмаслык итеп, әниләрне кӘдерләп, хөрмәтләп яшәргә кирәк, укучылар.

                 Әнкәйләрнең бөеклеген

                 Яши-яши аңлыйбыз, дип яза Роберт Миңнуллин.


- Әлбәттә шагыйрь хаклы. Аналарны кече яшьтән үк аңларга, аларның терәге, ярдәмчесе булырга кирәк. Без моны онытмыйк, балалар. Исән чакта әнкәйләрнең кӘдерен белик!

.....................................................................................................................................................

7 – 8 слайд.

- Укучылар, сезнең өчен сер түгел, көчле ихтыярлы якташыбыз Фәнис Яруллиннның әнисе Бибигафифә апа тумышы ягыннан Димтамак авылыннан. Ул 1928 нче елларда озын кара толымлы, җитез басып йөргән тәмле телле, тырыш, акыллы кызларының берсе була.

- Аның шушы күркәм сыйфатларына сокланмыйча мөмкин түгел. Кызылъяр авылы кешеләре Бибигафифә апаның кыңгыраулы пар атларда Гатаулла исемле кешегә килен булып төшүен онытмыйлар.

3. БИРЕМ

- Ә хәзер, Фәнис Яруллинның әни турында берничә шигырен искә төшереп алыйк.

1 нче төркем Әдилә

Ф. Яруллин “Иң иртә”

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

2 нче төркем Илина

Ф. Яруллин “Шунысы начар”

Әни миңа тун алды,

Бик матурын, карасын.

Йокларга ятканда да

Килми аны саласым.

Шундый йомшак, җылы ул.

Үзе таман, килешле,

Гел үлчәп теккән төсле.

Бик әйбәт шул әнием,

Миңа матур тун алды.

Шунысы начар : әниемнең

Үзенең туны югалды.

...........................................................................................................................................

- Ә хәзер, 3 нче төркемгә сүз бирәбез – Ришатка, ул Фәнис Яруллинның шигырьләрен яратып укучы гына түгел, ул аңа туган да булып чыга. Ришатның бабасы Фәнис абыйның ике туганы була.

3 нче төркем Ришат

Ф. Яруллин “Әни”

Иң матур юллар –

Син йөргән юллар.

Иң тәмле сулар –

Син биргән сулар.

Иң йомшак куллар –

Син сөйгән куллар.

Иң якты моңнар –

Син белгән моңнар.

Иң кайнар эзләр –

Син баскан эзләр.

Иң моңлы күзләр –

Син баккан күзләр,

Иң тугры сүзләр –

Син әйткән сүзләр.

Иң сабыр йөрәк –

Синең йөрәгең.

Иң талмас беләк –

Синең беләгең.

Иң изге теләк –

Синең теләгең.

Иң бөгелгән бил –

Ул синең билең.

Гөл сибелгән тел –

Ул синең телең.

Үч тотмас күңел –

Синең күңелең, ӘНИ!!!



- Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.

Үз җырлары булсын әле,

Җырларга бәйрәмнәрдә.

Җырдан башка тора алмыйлар

Мәктәптә дә, өйдә дә.

- 3 нче сыйныф укучылары башкаруында музыкаль бүләк. Каршы алабыз!

- Бераз ял иттек, ә бәйрәмебез дәвам итә!

4. БИРЕМ

- Игътибар булыгыз, ДЖОТ ТОТС – «фикерләрегезне язып куй» структурасын кулланабыз. Һәрберегезгә дуртешәр сүз язарга, әзер сүзләрне өстәл уртасына җыеп куясыз. Барлыгы өстәлдә 16 сыйфат булырга тиеш. Игътибар, сорау:

- Минем әнием нинди?

- Әйдәгез язып куйган фикерләрегезне укып китегез.

- Өстәл № 3, ____ укучы

- Өстәл № 2, ____ укучы

- Өстәл № 1, _____ укучы

5. БИРЕМ

- Экранга карыйбыз. (10 – 19 слайдлар)

- Укучылар, сорау сайлагыз.

СҮЗЛЕК: ӘНИЛӘР СЫЙФАТЫ

  1. Бу сүзне ихтирам иткән, якын һәм яраткан, сөекле, хөрмәтле кешегә генә, күбрәк очракта үзебезнең әнигә әйтәбез. (кадерле)

  2. Бу сүзне сез еш әйтәсез. Бу сүз күрер күзгә күркәм, гүзәл, чибәр, нәфис дигәнне аңлата. (матур)

  3. Сөйкемле, күңелгә ятышлы дигәннне аңлата. Әнинең елмаюы, күзләре, тавышы, кыяфәте шундый була. (ягымлы)

ТАБЫШМАКЛАР

  1. Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң кадерле кеше - ... (әни)

  2. Ул- гаиләнең алтын баганасы ... (әти)

  3. Ул елга бер генә килә, аны һәркем көтеп ала. (бәйрәм)

МӘКАЛЬЛӘР

  1. Ана күңеле – балада, бала күңеле-... (далада)

  2. Ана йөрәге бала өчен ... (дәрья)

  3. Әткәй – шикәр, әнкәй - ... (бал)

- Бу төркем үзенең җавабы белән музыкаль бүләк ачты. Сезнең каршыгызда 4 нче сыйныф кызлары “Әткәй – шикәр, әнкәй - бал” җырын башкара.

............................................................................................................................................

- Уенны дәвам итәбез...


- Балалар, жетоннарыгызны санагыз әле.

- Бүгенге әдәби ярышта____ нче № __ өстәл “_______” командасы җиңүче булып чыкты.

- Җиңүчеләргә кул чабыйк!

Сәхнәдә 3 нче сыйныф егетләре һәм кызлары “Алматаның - алмасы” җыры белән!

IV. Йомгаклау

- Кеше авырлык белән очрашканда, һәрчак анасын телгә ала. Дөньяда иң кӘдерле кешесен - үзенең газиз әнисен хөрмәт итә белгән кыз яки егет кенә киләчәктә каенанасын хөрмәт итә, хатынын ихтирам итә. Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас диелә бит татар халык мәкалендә.

- КӘдерле укучылар, әниләргә итагатьле, игътибарлы булыйк, кылган яхшы гамәлебез, ягымлы сүзебез белән аларны куандырып яшик. Әниләр алдында без мәңге бурычлы.

Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды темабыз.

Мондый сөйләшүләр еш булыр

Сез бик теләп катнашыгыз.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып

Соңгы кабат булмас, кем белә,

Гөрләшербез кабат җыелып.

Әнкәмнең догалары көе яңгырый.

- КӘдерле коллегалар, сез укытучы гына булып калмыйсыз, мәктәптән өйгә кайтып, сез дә Әни вазифасын башкарасыз.

- Безнең мәктәптә шундый йола бар. Укучыларыбыз үз куллары белән бәйрәмнәрдә бүләк ясыйлар. Бүгенге бәйрәмебез дә читтә калмады. Евтюхина Галина Виктор кызы җитәкчелек иткән “Василиса мастерское” түгәрәгендә эшләнде бу бүләкләр. (Укучылар бүләк тараталар)

  • Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган сабырлык ташламасын сезне!

Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кӘдерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек!

(20 слайд)

Гомер юлларыгыз озын булсын ,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен!

Күңелле булды кичә,

Мичтә бәлешләр пешә,

Хәзер инде ял итик

Бергәләп чәйләр эчик.

(21 слайд)



МБББУ “Димтамак гомуми төп белем бирү мәктәбе” Ютазы муниципаль районы

Татарстан Республикасы










Сугыш чоры балаларына багышланган сыйныфтан тыш чара


Җиңү тәмен, яшәү ямен,

Без белмәсәк, кем белер?...”





C:\Users\Алсу\Desktop\Семинар 18.11.14\P1000503.JPG







10 февраль 2015 ел

Сугыш чоры балаларына багышланган сыйныфтан тыш чара

Җиңү тәмен, яшәү ямен,

Без белмәсәк, кем белер?...”

Төзүчеләр һәм үткәрүчеләр: Гараева А. А., Яковлева А. Т.


1 А.б. “ Исәнмесез !” - диеп башлыйм әле.

Танышу бит шулай башлана,

Сезнең белән очрашканга дуслар.

Куңелебез шундый шатлана.

2 А.б. Сәлам сезгә искэн тан җиленнән.

Сәлам сезгә үскэн геөлләрдән,

Сәлам сезгә барлык дусларымнан,

Сәлам сезгә моңнар иленнән.

Жыр : “Эссәламәгаләйкем” (Г. Садә сүзләре, Р.Әхъярова музыкасы) 3 класс

  1. А.б. Хөрмәтле кунаклар!Бүген безнең чарабыз сугыш чоры балаларына багышлана. Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә аларның яралары нигәдер төзәлми…

  2. А.б. Әлеге чараны үзе дә сугыш чоры баласы булган Рәшит Гәрәй шигыре белән башлап җибәрәсе килә.

Ришат Насибуллин

Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,

Бүгенгедәй ачык хәтерлим.

Күзе яшьле, hаман көлеп торган

Йөзе кырыс иде әтинең.

Кайсыбызны кочып йокласын ул,

Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!

Әй, син,тормыш, нигә гел-гел шулай

Аямыйсың икән беркемне?

Төшендәме күреп уянды ул

Олаучылар атлар җиккәнне:

«Балаларым,»- диде, бүтән бер сүз

Әйтер өчен көче җитмәде.

Кабатлады микән аерылганда:

«Балаларым, боек булмагыз…»

Ә калганын авыл башындагы

Ялгыз каеннардан сорагыз.


1 А.б.Сүз ветераннар советы рәисе Әхмәдишин Ринат Минша улына бирелә.

2 А.б. Хәзер сүзне Димтамак мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галиуллина Гөлшат Әхәт кызына бирик.

Хатынь истәлекләре” турында презентация карау.

  1. А.б. Укучылар, бүген бездә кунаклар бар. Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз.

  2. А. б. Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер.

  1. А.б.Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр... Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит.

  2. А.б. Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән.

  1. А.б. Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле… Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит.

  2. А.б. Сүз Димтамак авыл советы җирлеге рәисе Ямалеев Марс Марат улына бирелә.

Алия Шәйгоманова “Возложилите на море венки” шигыре сөйли.

Мутаев Илназ.

Тәпигә басарга тырышып,

Алар монда камылга ябышкан.

Буыннар ныклыгы, тазалык –

Учларына уылган арыштан.

Гареева Азалия.

Сыерлары юлда ятып калган,

Җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда сөйләгәндә

Әнкәй hаман елап җибәрә.

Сәламова Илина шигырь сөйли (2 сыйныф)


2 А.б. Сугыш беткәнгә дә 70 ел якынлашып килә. Әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр , әти-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы – әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар – утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар.

1 А.б. Слово предоставляется председателю совета ветеранов Ютазинского района Глушковой Зое Васильевне.

Кузнецова Анна.

Әтиләре сугышып йөргән чакта

Аларның яңа туган елы булган.

Капчык аскан егермеләп хатын

Басуларга кайтып егылган.

Зиннатова Алина.

Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага

Буразнадан билчән утаган.

Илгә – икмәк, авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.

Әхтәмов Зөфәр.

Бер бәләкәй көлтә ега алган

Ул елларның хуҗасын.

Олылар кебек күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

Солдатта булган диләр” җыры (7 сыйныф укучылары)

  1. А.б. Ә хәзер, укучылар, кунакларыбызга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз.

  • Сез мәктәтә күп укый идегезме, дәресләр күп керә идеме?

  • Класста балалар күп идеме?

  • Дәреслекләрне китапханәдән бирәләр идеме?

  • Сезнең бүгенге көндә бертуганнарыгыз исәнме?

  • Сезнең вакытта интернет бар идеме, аннан уеннар уйный идегезме?

  • Нәрсә белән яза идегез, дәфтәрләр кайдан алдыгыз?

  • Ул чакта сезнең белән дә кызыклар булгалый идеме?

  • Ул заманда сез ничек буш вакытны үткәрә идегез?

  • Сугыш беткәнне хәтерлисезме?

1 А.б. Кадерле әби-бабайлар, кайберләрегезнең безнең арада оныклары да укый, балалары эшли. Алар сезне бик яраталар. Сезнең турыда язган тирән эчтәлекле язмалары шул хакта сөйли.

Димтамак мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галиуллина Гөлшат Әхәт кызына бирик. “Сугыш балалары” турында презентация карау.

Георгий Рубцов шигыре. Билалов Данияр укый (4 сыйныф)

2 А.б. Воспоминания о блокаде Ленинграда людей, переживших её, их письма и дневники открывают нам страшную картину. На город обрушился страшный голод. Обесценились деньги и драгоценности. Эвакуация началась еще осенью 1941 года, но лишь в январе 1942 года появилась возможность вывести большое количество людей, в основном женщин и детей, через Дорогу Жизни. В булочные, где выдавался ежедневный паёк, были огромные очереди.

1 А.б. Помимо голода блокадный Ленинград атаковали и другие бедствия: очень морозные зимы, порой столбик термометра опускался до - 40 градусов. Закончилось топливо и замёрзли водопроводные трубы - город остался без света, и питьевой воды. Ещё одной бедой для осаждённого города первой блокадной зимой стали крысы. Они не только уничтожали запасы еды, но и разносили всевозможные инфекции. Люди умирали, и их не успевали хоронить, трупы лежали прямо на улицах.

2А.б. Сүз Димтамак мәктәбенең Тарих укытучысы Шәйгоманов Шамил Әнәс улына бирелә. Ул Ленинград блокадасы турында искә төшереп китәр.

1А.б.1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Ватан сугышы башлана. Шул көнне үк завод-фабрикаларда, мәктәп-институтларда, колхозларда, гомумән, бөтен җирдә митинглар үткәрелә.

2А.б.Эшчеләр, колхозчылар, студентлар, укучылар, врачлар – барлык кеше сугышка каршы булуларын белдерәләр.Бу сугыш совет халкы өчен азатлык сугышы иде. Беренче көннән үк ул Бөек Ватан сугышы дип аталды.

Ибрагимов Раиль.

  1. Батыр егет китте акбүз атта

Туздырырга дошман сафларын.

Акбүз аты кайтты ялгыз гына,

Батыр егет үзе кайтмады.

Дошман уты аның гомерен кискән,

Ал кан белән юган яңагын.

Соңгы сүзе итеп үлгән чакта

Ул тапшырды кызыл байрагын.

Кызыл йолдыз аның каберен бизи

Җиңеп чыккан хезмәт илендә.

Батыр егет! Данлы исемең синең

Мәңге калыр безнең күңелдә.

Сугыш балалары” җыры башкарыла (2,3,4 класс кызлары)

  1. А.б. Гитлерчылар сугыш башында шәһәр-авылларны, завод-фабрикаларны җимереп, кешеләрне вәхшиләрчә талап, җәзалап, илебезнең шактый өлешен басып алуга ирештеләр, чөнки Гитлер Германиясе безгә каршы күп гәскәр һәм корал туплаган иде.

Гараев Эльнар.

        Мин яшәргә телим, минем түгел,

Дошманнарның каны түгелсен.

Таптап үтәм үлем чокырларын,

Бу чокырга кайгы күмелсен.

Миннуллина Диана.

Кайгы-хәсрәт төяп, мәлгүнь немец

Нигә килдең безгә? – Юк китмә!

Ничек тә бер кайтып, Рейн суын

Эчәрмен,” – дип өмет тә итмә!

      Мәлгүнь немец, нигә килдең безгә?

Үлем, үлем сиңа... Ычкынма!

Кайда гына барып сугылсаң да,

Баш очыңда козгын кычкыра.

Шакирова Лиана.

Сугыш чоры, канлы сугыш чоры

Күпме гомерне суырды

Күпме хатын-кызлар балаларны

Ятим итте, тол калдырды.

Җиңү көне” җыры башкарыла (3 класс укучылары)

2А.б. Фашист окупантлары илебезнең 1710 шәһәрен, 70меңнән артык авылын яндырдылар һәм җимерделәр. Совет халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәштеләр.

1 А.б. Сугыш кырларында хәлак булганнарның, хәбәрсез югалганнарның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителә.

ТЫНЛЫК.

Ходайбиргәнова Кристина.

       Язмышымны белмим,озак көткәнсеңдер,

Кайтыр диеп өмет иткәнсеңдер.

Илгә кайтасылар килми идемени соң?

Гомер кисүләрен тели идеммени соң?

Кичер, әнкәй, мине, кичер, әнкәй,кичер!

Яу кырыннан кайта алмавымны.

Кичер әнкәй,кичер, чит ил туфрагында

Мәңгелеккә ятып калганымны.

Софронов Данил.

                Сабый чагым иде, әнкәй бер көн

Миңа юган күлмәк кигезде.

Кочаклады мине, калтыранып,

Маңгаема ирнен тигезде.

Газиз әнкәй, хәзер исән булсаң,

Күз өстенә салып кулыңны

Кайгы белән шатлык уртасында

Көтәр идең сагынып улыңны.

Гареева Азалия.

Халкым өчен хаклык даулаганда

Үч алганда дошман үтерсә,

Батырларча үлде сөйгән улың,” –

Язмыш шундый хәбәр китерсә,

Евтюхина Ангелина.

Еллар буе әрнеп елар идең,

Кайгы дөрләр иде башыңда.

Вөҗданың саф булыр иде, ләкин

Табигать һәм халкым каршында.

Вәхшәт” шигыре укыла (Гәрәйшина Ләйсән, 8 сыйныф )

2 А.б. Люди умирали целыми семьями, домами, кварталами. На глазах матерей умирали дети, младенцы оставались без матерей и, если их не находили, они были обречены. Из воспоминаний очевидца:

1 А.б. «Они лежали неподвижно в своих кроватках, истощённые, с широко раскрытыми глазами. В них застыл ужас от всего перенесённого. Кожа лица и рук была непроницаема от грязи. Вши ползали по исхудавшим тельцам. Многие дети больше месяца не видели никакой горячей пищи, даже кипятка..»

Шакиров Раиль.

Яу кырында каберләр бар –

Гөлләргә уралганнар.

Ә кайда соң сезнең кабер,

Хәбәрсез югалганнар?

Сугыш үткән, төтен беткән,

Яралар төзәлгәннәр.

Батырларның каберләре

Гөлләргә бизәлгәннәр.

Гарипова Алина.

Чәчәкләрне дә күрмиләр

Каберсез югалганнар.

Безгә үпкә сакламагыз,

Хәбәрсез югалганнар.

2А.б. Сынаган сезне бу дөнья! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да сындырмаган, шөкер, бу дөнья! Туйдырмаган ләкин бу дөнья! Ә бит сындырырдай итеп сынаган…

Гәрәйшина Рината М.Җәлил “Кызыл ромашка” шигыре.

.б. Һәр өченче малай hәм кыз баланың әтисе, Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны – ач калган hәм ятим балаларның ул чактагы хәлен-халәтен аңлавы кыен.

2А.б. Шулай сугыштан соң да аталы балалар ата-ананың тигез канаты астында җылыга коенганда, алар сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмергән. Япь- яшь килеш канатлары каерылган чибәр хатыннар солдат ирләренә булган мәхәббәтне гаҗәеп тугрылыкны соңгы сулышларынача саклаганнар. Аларны сагынып яшәгәннәр. Шул хисләрне балаларына да күчергәннәр. Сугыш чоры әниләре hәм сугыш чоры балалары – алар бүтән. Тормыш кыйммәтләрен алар башкача аңлый. Алар hаман көтеп яши.

1А.б. Рәхмәт сезгә, килгән кунаклар. Сезгә тыныч картлык, hәм тәүфыйклы оныклар телисе килә. Тагын күп еллар безне дә, якыннарыгызны да сөендереп яшәгез әле, яшәгез!

Гальчук Настя.

Гомерләребез сезнең дә безнең дә озын булсын,

Имин булсын иде дөнья –йортларыбыз,

Беркайчан да сүнмәсеннәр иде

Тәрәзәләрдә янган утларыбыз.

  1. А.б. Менә 70 елга якын һәр елны Җиңү бәйрәме көтеп алына. Ел дәвамында укучылар һәм укытучылар төрле конкурсларда катнашалар. Сезнең игътибарыгызга Бөтенроссия конкурсына 9 нчы сыйныф укучылары һәм класс җитәкчесе тарафыннан әзерләнгән “Гвардея лентасы” дип аталган видеороликны карап үтик.

Видеоролик “Гвардия лентасын” карау.

1 А.б. И в заключении звучит песня “Моя Россия” в исполнении детского школьного хора.















































ҺӨНӘРИ ЭШЧӘНЛЕГЕМНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ



http://psdmania.ru/uploads/posts/2011-11/1320289130_1.jpg













УКЫТУ-МЕТОДИК КОМПЛЕКТЛАРЫ







E:\DCIM\100_PANA\P1000524.JPG





2012-2013 уку елы өчен татар теле һәм әдәбияты буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре

Сыйныф

Чирек

Өлгереш

Белем сыйфаты

2 (татар теле)- Алабакүл

1

100 %

100 %

2

100 %

100 %

3

100 %

100 %

4

100 %

100 %

Еллык

100 %

100 %

2 (уку)- Алабакүл

1

100 %

100 %

2

100 %

100 %

3

100 %

100 %

4

100 %

100 %

Еллык

100 %

100 %

3 (татар теле) - Алабакүл

1

100 %

100 %

2

100 %

100 %

3

100 %

100 %

4

100 %

100 %

Еллык

100 %

100 %

3 (уку) – Алабакүл

1

100 %

100 %

2

100 %

100 %

3

100 %

100 %

4

100 %

100 %

Еллык

100 %

100 %

3(татар теле)- Дим-Тамак

1

100 %

60 %

2

100 %

60 %

3

100 %

60 %

4

100 %

60 %

Еллык

100 %

60 %

3(уку) –

Дим-Тамак

1

100 %

100 %

2

100 %

80 %

3

100 %

80 %

4

100 %

80 %

Еллык

100 %

80 %

4 (татар теле) Алабакүл

1

100 %

66 %

2

100 %

66 %

3

100 %

66 %

4

100 %

66 %

Еллык

100 %

66 %

4 (уку) - Алабакүл

1

100 %

66 %

2

100 %

66 %

3

100 %

66 %

4

100 %

66 %

Еллык

100

66 %

7 (татар теле) – Дим-Тамак

1

100 %

63 %

2

100%

72 %

3

100 %

63 %

4

100 %

63 %

Еллык

100 %

63 %

7 (әдәбият) – Дим-Тамак

1

100 %

63 %

2

100 %

72 %

3

100 %

63 %

4

100 %

63 %

Еллык

100 %

63 %

8 (Әдәбият) – Дим-Тамак

1

100 %

46 %

2

100 %

46 %

3

100 %

46 %

4

100 %

46 %

Еллык

100 %

38 %



2013-2014 уку елы өчен татар теле һәм әдәби уку буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре

Алабакүл башлангыч белем бирү мәктәбе

Сыйныф

Чирек

Өлгереш

Белем сыйфаты

2

(татар теле)

1

100%

100%

2

100%

100%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

2

(әдәби уку)

1

100%

100%

2

100%

80%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

3

(татар теле)

1

100%

100%

2

100%

100%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

3

(әдәби уку)

1

100%

100%

2

100%

100%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

4

(татар теле)

1

100%

100%

2

100%

100%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

4

(әдәби уку)

1

100%

100%

2

100%

66,67%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе


3

(татар теле)

1

100%

100%

2

100%

100%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

3

(әдәби уку

1

100%

100%

2

100%

100%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

4

(татар теле)

1

100%

60%

2

100%

80%

3

100%

80%

4

100 %

80%

Еллык

100 %

80%

4

(әдәби уку)

1

100%

80%

2

100%

80%

3

100%

80%

4

100%

100%

Еллык

100 %

80%





Татар теле һәм әдәбияты буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләренә ачыклык кертеп, 2012-2013 нче уку елы өчен түбәндәге гистограммаларда күрсәтелде.

Гистограмма 1.

Димтамак гомуми төп белем бирү

мәктәбенең 2012-2013 нче уку елы өчен

татар теле буенча буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре.

Гистограмма 2.

Димтамак гомуми төп белем бирү

мәктәбенең 2012-2013 нче уку елы өчен

татар теле буенча буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре.


Гистограмма 3.

Алабакүл башлангыч белем бирү

мәктәбенең 2012-2013 нче уку елы өчен

татар теле буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре.

Гистограмма 4.

Алабакүл башлангыч белем бирү

мәктәбенең 2012-2013 нче уку елы өчен

татар әдәбияты буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре.











Татар теле һәм әдәбияты буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләренә ачыклык кертеп, 2013-2014 нче уку елы өчен түбәндәге гистограммаларда күрсәтелде.


Гистограмма 5.

Алабакүл башлангыч белем бирү

мәктәбенең 2013-2014 нче уку елы өчен

татар теле буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре.

Гистограмма 6.

Алабакүл башлангыч белем бирү

мәктәбенең 2013-2014 нче уку елы өчен

татар әдәбияты буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре.






Гистограмма 7.

Димтамак төп гомуми белем бирү

мәктәбенең 2013-2014 нче уку елы өчен

татар теле буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре.

Гистограмма 8.

Димтамак төп гомуми белем бирү

мәктәбенең 2013-2014 нче уку елы өчен

татар әдәбияты буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре.






Ике мәктәп нәтиҗәләре буенча,

2012-2013 нче елы өчен:



татар теленнән, өлгереш -100 %, белем сыйфаты - 73 %;

татар әдәбиятыннан, өлгереш -100 %, белем сыйфаты - 61 %.



2013-2014 нче уку елы өчен:



татар теленнән, өлгереш - 100 %, белем сыйфаты - 93 %;

татар әдәбиятыннан, өлгереш - 100 %, белем сыйфаты - 93 %.



2012-2013 нче уку елы өчен татар теле фәне буенча республика мониторинг нәтиҗәләре:



4 класс: белем сыйфаты – 66%, өлгереш – 100 %.



2013-2014 нче уку елы өчен татар теленнән район контроль эш нәтиҗәләре:



2 класс: белем сыйфаты – 80 %, өлгереш – 100 %;

3 класс: белем сыйфаты – 83 %, өлгереш – 100 %;

4 класс: белем сыйфаты – 80 %, өлгереш –100 %.





Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып сөйләм телен үстерү” методик тема өстендә эшлим.

Эссе.

Минем педагогик осталыгым.

Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

Бала вакыттан ук мине әлеге мактаулы һөнәр кызыксындырды. Авылыбызда балалар бакчасы төзелеп өлгермәгәнгә күрә, әти-әнием эштә, өлкән абыем белән апам мәктәптә булу сәбәпле, тыныч бала булганга микән, мине ялгыз өйдә калдыралар иде. Бүгенгедәй хәтеремдә, миңа 5-6 яшь чамасы, тәрәзә төбенә менеп, курчакларымны тезеп, “дәрес бирә”, “балаларны укыта” идем. Күрше кызларын, ике туган сеңлемне “укыттым”: дәфтәрдән журнал ясап, билгеләр куя, яңа теманы “аңлата” идем. Кечкенәдән үк рәсем төшерергә, китаплар укырга, кечкенә күләмле шигырьләр, хикәяләр һәм әкиятләр язарга яраттым. Туган телгә мәхәббәтне беренче булып дәү әнием, соңыннан беренче укытучым – Тәслия апа, 10-11нче сыйныфларда класс җитәкчем - рус теле һәм әдәбияты укытучысы – Галиуллина Гөлшат Әхәт кызы этәрде. Алар туган телгә мәхәббәт тәрбияләмәсә, тел-әдәбият укытучысы булып китәр идем микән?

Югары сыйныфларда ук мин рәсем укытучысы булам дип хыялландым. Әнә шул балачак хыяллары, 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Яр Чаллы педагогия институтына китерде.

Әллә рәссам буларак тәҗрибәм җитмәде, әллә язмыш шулай кушканмы, 

мин “Портрет” имтиханын “5ле” билгесенә, әмма “Натюрмортка” баллым җитмәгәнгә күрә, әлеге уку йортына керәлмичә калдым. Шул вакытта мин бик борчылган идем: “Алсу, син кая кермәкче буласың? Син бит “самоучка”, рәсем түгәрәгенә йөрмәгән (ахрысы, ул мәктәптә булмагандыр да әле), абитуриентның күбесе сәнгать училищесын тәмамлап килгән бит”, дип шулай үз-үземне юаттым. Шул вакыт, әнием: “Бәлки, рәсем түгел, ә бүтән фәнне сайларга кирәктер”, ә әтием: “Бер ел өйдә ятып булмас, һөнәр алырга кирәк бит”, диюләре булды. Август урталары иде, күрше Флүза апа Бөгелмә педагогия училищесында татар теле бүлегенә һаман да студентлар җыялар дигәч, аптырамыйча аттестатымны алып шунда юл тоттым. Өч ел дәвамы эчендә мин башлангыч сыйныф укытучысы һәм татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә өстәмә хәзерләү квалификациясен алдым.

Мөгаллимлек хезмәтемне туган авылым мәктәбендә башладым. Менә 8,6 ел инде балалар арасында.

Мин туган телемне өзелеп яратканга сайладым шушы һөнәрне. Кечкенәдән хыялланган теләгемә ирештем. Мин – укытучы. Бу сүзне курыкмыйча, горурланып әйтәм.

Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен дә интерактив дәреслекләр чыгарыла башлады. Әмма бу дисклар гына минем ихтыяҗларны канәгатьләндерми. Дәресләремне компьютер технологиясез һәм мультимедияле презентацияләрсез күрә алмыйм. Шуңа күрә үз проектларымны да тормышка ашыра барам. Бүгенге көндә видеоларны актив кулланам. Бу, әлбәттә, видеоязмаларны гадәти карау гына түгел, үзем видеопрезентацияләр төзи башладым. Методик тупланмаларымда алар инде байтак җыелды.

Туган тел” түгәрәге белән җитәкчелек итәм. Гомумән, балаларның иҗади сәләтен үстерүгә зур игътибар бирәм. 7 нче сыйныф укучысы Саттарова Изилә белән Салих Сәйдәшев тормышы һәм иҗаты буенча презентацияләр конкурсында катнашып лаеклы 2 нче урын яуладык (2013), 4 нче сыйныф укучысы Мотаев Илназ белән “Газиз туган җирем” дип аталган фантастик хикәясе белән Клара Булатова исемендәге Премия бүләкләү бәйгесендә катнашып, “Әдәби әсәр” номинациясендә бөек шагыйрә исемендәге III дәрәҗәдәге Премиясенә лаек булдык (2014). Укучыларымның урын алуы, шулкадәр сәләтле булуларына сөенеп бетә алмыйм.

Хезмәт эшчәнлегем дәверендә бер чыгарылыш булды. Биш бөртек кенә иде бит алар. Шуңа да карамастан, укучыларым үз юлларын табып, гүзәл кызларыбызның икесе дә – югары уку йортында белем ала, ике егет армия сафларында булып, берсе – мебель кибете җитәкчесе, икенчесе – шофер булып эшли, ә өченче егетебез – музыка училищесында белем алып, ансамбльдә хезмәт итә. Хәзерге вакытта 9 нчы сыйныфның җитәкчесе булам. Берничә айдан аларны олы тормыш юлына озатасы ...

Яшермим, бик авыр мизгелләр дә була. Әмма сыйныфка килеп кереп, балаларның самими йөзләрен күрүгә, бөтен авырлыклар онытыла. Кайвакыт: “Укытучы һөнәрен сайламаган булсам, кем булыр идем икән?”- дигән сорау килә. Табибәме? Каннан куркам. Сатучымы? Акча санаганда буталам. Бухгалтер, экономистлар да минем өчен түгел. Юк, гомеремне яңадан башларга туры килсә дә, яңадан шушы авыр, искиткеч җаваплы, ләкин кирәкле хезмәт юлыннан үтәр идем.

...Хәтер йомгагымны сүтеп, күпме хатирәләрне яңарттым... Бәхетле кеше мин! Искә алып сөйләр сүзләр бар, яраткан хезмәтем, мине җир йөзенә тудырган кадерле әтием белән әнием, газиз кызларым, иң зур терәгем - тормыш иптәшем.

Тормыш йомгагын яңадан җыя аласың, үзгәртәсең килсә, үзгәрт язмышыңны”,- дисәләр, беләсезме нишләр идем? Беләсез, билгеле. Бернәрсәне дә үзгәртмәячәгемне беләсез. Мин бу җир йөзенә укытучы булып хезмәт итәр өчен туган. Укытучылык - тормышым бүләк иткән мактаулы хезмәтем. Мин шуның белән яшим, сулыйм, яратам. Минем өчен иң зур бүләк – белемле укучымның җылы карашы. Мине Ютазы районы Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яковлева Алсу Тәгъзим кызы, дип танырсыз.





МБББУ “Димтамак гомуми төп белем бирү мәктәбе” Ютазы муниципаль районы

Татарстан Республикасы




Мастер-класс

Табигать – туган йортыбыз”, яки “Табигать” темасын өйрәнүдә уңышлы презентацияләр ясауның кечкенә серләре”


http://shkolakar.ucoz.ru/publ_doklad/dok_pub_2.png



2013 ел

МБББУ “Димтамак гомуми төп белем бирү мәктәбе” Ютазы муниципаль районы

Татарстан Республикасы




Мастер-класс

Морфология һәм фонетика курсы буенча башлангыч сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре

(Рус мәктәбендә татар балалары өчен)


http://blog.nazar1.kz/wp-content/uploads/2012/02/FOLDER-PICTURE.jpg




2013 ел

МБББУ “Димтамак гомуми төп белем бирү мәктәбе” Ютазы муниципаль районы

Татарстан Республикасы






  1. сыйныфта әдәби уку дәресенең план-конспекты

Абдулла Алишның

Чукмар белән Тукмар” әкияте


http://cs6039.vk.me/u3724123/video/l_72234242.jpg





2012 ел




ШӘХСИ НӘТИҖӘЛӘР


C:\Users\Пользователь\Desktop\фотки\Images\Фото-0486.jpg






УКУЧЫЛАРЫМНЫҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ


G:\IMG_0008 (9).JPG


Краткое описание документа:

Укытучы турында мәгълүмат

 


 

 

Яковлева Алсу Тәгъзим кызы

yakov.alsu@mail.ru

89273338275, 89274542272

     

       Белем бирү оешмасының юридик исеме. адресы, телефоны:

       Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы “Димтамак

төп  гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе,

    423955, Татарстан Республикасы

     Ютазы районы,

    Димтамак авылы,

    Яңа урамы, 4 Е йорты,

    45-2-24, 8(927)-491-98-40

    D-Tamak-schol@yandex.ru 

 

        Гомуми эш стажы: 8,6 ел (2006 елдан бирле)

       Соңгы эш урынындагы стажы: 8,6 ел (2006 елдан бирле)

      

Автор
Дата добавления 01.03.2015
Раздел Математика
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров531
Номер материала 415869
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх