Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Поурочное планирование Җ авазы һәм хәрефе.

Поурочное планирование Җ авазы һәм хәрефе.

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Җ авазы һәм хәрефе.

2 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен ачык дәрес эшкәртмәсе.

Максат: 1) җ хәрефенең дөрес әйтелешенә һәм язылышына ирешү; 2) фонематик ишетү сәләтен, сөйләм сәнгатьлелеген үстерү; 3) игътибарлылык, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: җ хәрефе таблицасы, “Җәй” картинасы, курчак, уен моментлары, табышмаклар, шигырьләр,тизәйткечләр, мәкальләр.

 I. Дәресне оештыру.

II. Фонетик зарядка.

Дөрес уку күнекмәләре.

к – IкI, IкI

карга                         көзге                            дөге                     гөмбә

тургай                       кеше                             агач                    газ

кыш                          кош                              гүзәл                   гараж

кәбестә                     күркә                           агым                   яңгыр

III. Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1.Табышмаклар әйтү.

Соскы борын бакылдык,                        Тышы баллы ит,

Күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк)           Эче татлы төш,

                                                                   Ул нәрсә?( Өрек)

Башы тарак, койрыгы урак. ( Әтәч )

Уйласаң, табарсың;                                 Кызарып пеште,

                                                                  Җиргә төште. ( җиләк )

Миндә юк, миң дә бар. ( ң хәрефе)

Шәһәрдә бар, рәхмәттә юк.

Һәм дә бар, хатта юк.          (Һ хәрефе )

Үрдәк, өрек, әтәч, һәм, җиләк  сүзләрен тактага язу..

- Балалар, бу сүзләр нинди хәрефләрдән башланган?

- Ә, ө, ү, җ, һ хәрефләреннән башланган.

- Татар теленә хас аваз һәм хәрефләрне искә төшерү. ( ә, ө, ү, ң, җ. һ )

- ә, ү, ө - нинди авазлар?

- Нечкә сузык авазлар.

- җ, ң, һ – нинди авазлар?

- Тартык авазлар.

- Тартык авазлар үзләре нинди авазларга бүленәләр?

- Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Җ, ң – яңгырау, ә һ – саңгырау тартык аваз.

IV. Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

Җ авзы һәм хәрефе.         Балалар, без бүген җ авазы һәм хәрефе белән танышабыз, дөрес язарга һәм укырга өйрәнәбез.

Балалар, менә безгә кунакка Җәмилә килгән.Ул бер кәрзин җиләк алып килгән. Каян алган соң ул җиләкне? Тышта елның кайсы вакыты? (Кыш)

Әйе, кыш көне җиләкләр юк. Җәмилә безгә әкияттән килгән . Әкияттә болар барысы да мөмкин. Бу җиләкләрне сезгә, яхшы җавап бирүчеләргә, алып килгән. Җәмилә җиләкләрне кайдан һәм кайчан гына җыя ала? (Җәй көне, урманнан) .

Укучылар, кемнәр җәй турында шигырьләр белә?( Укучылардан җәй турында шигырьләр сөйләтү.)

   1.“Җәй”картинасы буенча   әңгәмә оештыру.  

Рәсемдә елның кайсы вакыты сурәтләнгән? Табигатьтә нинди үзгәрешләр күрәсез? Сез нинди үсемләрне беләсез? Малайлар нишлиләр? Кызлар нишлиләр?   Табигатьне саклау турында нәрсәләр беләсез? Сез нәрсәләр күрәсез? (Күбәләкләр, бөҗәкләр) 

2. Җ авазының әйтелешен өйрәнү.

Болында чәчәкләр үсә. Чәчәкләрне бөҗәкләр ярата. Бөҗәкләр ничек җырлыйлар? Җ-җ-җ- дип. ( Берничә тапкыр әйттерү.)

Бөҗәкләр җырлаганда тел алга килә, ә тешләр ябыла. Тел күренми, аны тешләр каплый. Телне тешләр арасында хәрәкәтләндерәбез.

   Балалар, җ хәрефенә башланган яки ул кергән нинди сүзләр беләсез? (Сүзләр әйттерелә.)

3. Җ хәрефе кергән сүзләрне укыту һәм чагыштыру.

          Җиләк                   жираф                 ы- хәрефе

           Җәй                       чиләк                  

           Җыр                       читен

җ –ж – тартыкларын чагыштыру;    җ – ч –парлы тартыклар.

Җиләк – чиләк, җыя – чия, җитен – читен, җөй – чөй, җәй – чәй.

4. Дәфтәрләрдә Җ, җ хәрефен яздыру..

5. Җөмләләр төзетү.

Физминут.

Җә-җә-җә-җә!                              Җи-җи-җи-җи!

 Бакчада йөри кәҗә!                    Кызарып пеште җиләк!

Җә-җә-җә-җә!                              Җы-җы-җы-җы!

Кәбестә ашый кәҗә!                    Җый, син аны бер чиләк!

                     Җы-җы-җы-җы!

                     Җәйге көн бигрәк җылы!

                     Җы-җы-җы-җы!

                     Бу сандугач җыры!

 6. Дәреслек белән эшләү.131, 134 нче күнегүләр.

V. Яңа белем күнекмәләрен ныгыту.

Балалар, әйдәгез әле Җәмилә җиләк җыйган урман аланына барыйк. Ул җиләкне кайдан җыйган? (Урманнан)

Җәмиләнең юлы буйлап сәяхәткә чыгыйк.

        Аңа беренче карама агачы очраган. Агач куышында ниндидер бирем бар, әйдәгез укыйк әле. ( Җиләк күрәсезме? Юк.)

  1. җ” хәрефеннән башланган сүзләрне табу:

-          кояш тирәсендә әйләнә торган планета;  (җир)

-          киемнең бер өлеше; (җиң)

-          көйгә салынган шигырь; (җыр)

-          атнаның бишенче көне;  ( җомга)

-          кошларга җим салу урыны (җимлек).

  1. Урманда күл очраган. Күлне бирем үтәмичә, без алга бара алмыйбыз.

Җөмләләрдә төшеп калган хәрефләрне кую.

Казан шәһәре зоопаркында ...ираф яши. ...әмилә бер ...иләк ...иләк ...ыйды.

Урамда ...ылы ...ил исә. ...иләк ...әе тәмле була.

  1. Менә каенлыкка да килеп җиттек. Балалар. Сез нәрсәләр күрәсез?

( Җиләкләр.) Җиләкләр җыйганчы тагын бер бирем үтәргә кирәк.

Каен агачына куелган сүзләрдән җөмлә төзү.

Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

-          Бу нәрсә? ( Мәкаль )

-          Мәкальнең мәгънәсен аңлатыгыз.

Хәзер күзегезне йомыгыз да, җиләкле аланда итеп хис итегез.

VI. Дәресне йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

Бүген без дәрестәнинди хәрефне әйтергә һәм язарга өйрәндек.

Җ- яңгырау тартык аваз, татар теле өчен генә хас.

2. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

3. Өй эше. а )133 нче күнегү .




Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 29.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров90
Номер материала ДБ-222546
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх