Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Поурочное планирование Тартык авазлар

Поурочное планирование Тартык авазлар

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема : Тартык авазлар

Максат: 1) сузык һәм тартык авзлартурында билгеләмәне ныгыту;

2) диологик, монологик сөйләм үстерү;

3) балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

1) өй эшен тикшерү.

2) сүзлек өстендә эш алып бару.

2.Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.

1) 101 нче күнегү.

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тагын бер кат укырга. Алар нинди авазлардан башланган? Савыт-саба исемнәрен күчереп язарга.

2) Диологик күнекмәләр булдыру.

Рольләргә бүлеп диалогны укырга.

3)102 нче күнегү.

Шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне аваз ягыннан тикшерергә.

3.Физкультминут

4. Сүзлек өстендә эш.

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) Бирелгән сүзләрне аваз ягыннан тикшерергә.

Алма, китап, бала, кешеләр.

2)Диалог төзергә, күршең белән аралашырга.

3) 103 нче күнегү.

Тартык авазлар бүленешен игътибар белән карарга6 алфавитта кайсы авазларның үз хэрефләре юк?

6.Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.

7.Өй эше.

101нче күнегү. Шигырьне ятларга.










Дәрес №32 Число: 17.11

Тема : К хәрефе

Максат: 1) К хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен аңлату;

2) татар сүзләрендә тартык к авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

3) К к хәрефләре белән таныштыру, к авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

4) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2.104нче күнегү өстендә эшләү.

Сүзләрне башта юллап укырга, аларның әйтелешендә нинди аерма бар? Кайсы юлдагы сүзләр нечкә әйтелә?

Баганалап укырга. Һәр сүз нинди хәрефтән башлана?

3. Укытучы укучыларны К к хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата. Калын сузыклы сүзләрдә к авазы калын (ак, ук, Ык, какы,каты), ә нечкә сузыклы сүзләрдә к авазы нечкә (ик, ки кәккүк) булып укылуы аңлатыла.

4. Физкультминут

5. Сүзлек өстендә эш.

Ак, ук, Ык, какы,каты, ик, ки кәккүк сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. К авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

105нче күнегү

Сүзләрне чагыштырып укырга.

7. 106нчы күнегү Сүзләрне чагыштырып укырга.

8. 107 нче күнегү

Сүзләрне чагыштырып укырга.

9. 108нче күнегү

Сүзләрне чагыштырып укырга.

Калын әйтелә торган сүзләрне күчереп язарга. Ы хәрефенең астына сызарга.

10. 110нчы күнегү. Шигырьне укырга.

11. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе

12.Өй эше.

Кагыйдә өйрәнергә.




Дәрес №33 Число:19.11

Тема : . К хәрефен язу.

Максат: 1) к авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) к хэрефен сүзләрдә куллану, әйтелешен чагыштыру;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Кк хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. К авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Ка, кә, ак, ки, ука. Тартык Кк хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Кк хәрефе таптырыла. Укытучы к хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Кә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта К авазыннан әйтү өчен тамак төбе,кече тел ярдәмендә әйтәбез, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә кә.

Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү).

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4. 111нче күнегү

Рәсемнәрне карап, җөмләлләрне укырга. Кхәрефе кергән сүзләр ничек әйтелә?

5. Дәреслектән текст уку.

112 нче күнегү

Күп нокталар урынына –ка, -кә иҗекләренең тиешлесен өстәп, сүзләрне дөрес итеп укырга һәм күчереп язарга.

113нче күнегү.

Табышмакларны укырга һәм җавапларын язарга.

6. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.

7.Өй эше.

112 нче күнегү

Күп нокталар урынына –ка, -кә иҗекләренең тиешлесен өстәп, сүзләрне дөрес итеп укырга һәм күчереп язарга.

113нче күнегү.

Табышмакларны укырга һәм җавапларын язарга.

Кагыйдә өйрәнергә.




Дәрес №34 Число: 22.11

Тема : Г хәрефе

Максат: 1) хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен аңлату;

2) татар сүзләрендә тартык г авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

3) Г г хәрефләре белән таныштыру, г авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

4) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. 114нче күнегү.

Сүзләрне юллап укырга. Кайсы юлдагы сүзләр калын сузыклы? Кайсы юлдагы сүзләр нечкә сузыклы?

3. Укытучы укучыларны Гг хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата. Калын сузыклы сүзләрдә г авазы калын (кага, карга, елга,елгага, куна, кунган ), ә нечкә сузыклы сүзләрдә г авазы нечкә (нигә, Гүзәл) булып укылуы аңлатыла.

4. Физкультминут

5. Сүзлек өстендә эш.

Кага, карга, елга,елгага, куна, кунган, таган, тагын, туктаган сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. К авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Кага елга куна таган

Карга елгага кунган тагын туктаган

7. 115 нче күнегү

Сүзләрне чагыштырып укырга

8. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе

9. Өй эше.

116 нчы күнегү

Мәзәкне укып килергә.

Кагыйдә өйрәнергә.







Дәрес №35 Число: 24.11

Тема : В хәрефе.

Максат: 1) в авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) в хәрефен сүзләрдә куллану, әйтелешне чагыштыру;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Вв хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. В авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Ва, вә, ава, ви,авыл .

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Вә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта В авазыннан әйтү өчен тамак төбе,кече тел ярдәмендә әйтәбез, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә Вә. Вәли

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4. “Туган авыл” темасына әңгәмә уздыру. Балалар әбиләренең авыллары турында сөйлиләр. Авылсүзендәге гъ авазының әйтелешенә игътибар итү.

5. Дәреслектән текст уку.

Әнә Татарстан картасы. Татарстан ул- Туган ил. Туган ил –татулык иле. Ә алар тату туганнар.

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Гг хәрефләрен, юл г хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

8. Сара кына үстерә җөмләсен икешәр юл яздырырга

9. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.




ТЕМА: Җ хәрефе.

Максат:

  1. [җ] авазын дөрес әйтергә,җ хәрефен укырга һәм язарга өйрәтү;

  2. сөйләм телен үстерү;

  3. әдәпле сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлаү: хәреф үрнәкләре, плакатлар, ребуслар, сүзләр, алфавит.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

-Бер-берегезгә нинди теләкләр теләр идегез?

Мин дә сезнең бу теләкләрегезгә кушылам.

II. Тема өстендә эш.

1.–Без сезнең белән тартык аваз хәрефләре турында өйрәнә башладык. Ниндиләрне өйрәндек?

-Ә бүген өйрәнәсе хәреф шигырьгә яшеренгән.(хор белән укыту)

Җидегендә-җиде кыз,

Җиргә якын ул йолдыз.

Җиргә якын Җидегәндә-

Җиде йолдыз, җиде кыз.

  • Бу шигырьдэ нинди аваз еш кабатлана?

  • Димәк, без бүген [җ] авазын дөрес итеп әйтә белергә, ишетеп таный белергә, җ хәрефен укырга һәм язарга өйрәнәбез.

  1. Хәреф үрнәген күрсәтү, ж хәрефе белән чагыштыру.

Җ хәрефе койрык тапкан,

Алган да аны таккан.

Татар алфавитынды

Тагын бер хәреф арткан.

  • Димәк, бу хәреф – татар алфавитына гына хас хәреф.

  1. [җ] авазын әйттерү.

  • Бу аваз тартыкмы, сузыкмы?

  • Әйтелеше буенча [ч] авазына якын. Ләкин [ч] авазын әйткәндә, тел киеренке рәвештә өске тешләргә якынрак терәлә. [җ] авазын әйткәндә, телнең киңәйтелгән очы аскы теш урталарына таба сузыла(эйтеп карау).

  • Әйдәгез, хәзер [җ] авазын дөрес әйтеп, иҗекләрне укыйк әле. (фонетик күнегүләр). Җа, җо, җы, җә, җө, җү, җи.

  • Хәзер сүзләрне.

Җа-җа – морҗа, җә-җә - кәҗә, җе-җе – энҗе, җи-җи – Таҗи, җә-җә - әрҗә.

- Хәзер минем арттан шигырьне кабатлагыз.

Җылы җәйнең көннәрендә,

Җөймә тау итәгендә

Җизни кызы Җәүһәрия

Җиләк җыя чиләгенә.

Җиләк, җиләк, җиләкләр,

Бик тиз тулмый чиләкләр.

Тулыр иде чиләге,

Юк бит аның җиләге.

  1. Дәреслек буенча эш.

134 күнегү. Сүзләрне баганалап укыту. [җ] һәм [ч] авазлары ничек әйтелә? Аларның кайсысы яңгырау тартык?

- Димәк, [җ] авазы – яңгырау тартык.

- Яңгырау тартыклар ничек әйтелә?

5. “Кул чабу” уены.

- Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм. Сүздә [җ] авазы булса, кул чабыгыз.

Җавап, җанвар, чалбар, җиләк, чиләк, читек, җитен, җәтмә, чишмә, җитәкче, җиңүче, чаңгычы, җыелыш, чыгарылыш, җимеш.

  • Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Әгәр “җ” гә башлансам мин,

Тәмле дә соң!” – дип ашыйлар.

Җ” не “ч” га алыштырсаң,

Минем белән су ташыйлар. ( Җиләк, чиләк)

  • Димәк, [җ] һәм [ч] авазларын дөрес әйтә белергә һәм бу хәрефләр кергән сүзләрне язганда игътибарлы булырга кирәк.

  1. Физкультминут.

Җил исә, исә, исә,

Агачларны селкетә.

Җил әкрен, әкрен, әкрен.

Агачлар үсә, үсә, үсә.

-Нинди сүзләрдә [җ] һәм [ч] авазлары ишетелде?

  1. Дәфтәрдә эш.

а) Матур язуга күнегү.

- Җ,җ хәрефләре ничә элементтан тора? (хәрефләрне язу).

- Язасы сүзләрне ребусларны чишеп табабыз.(җиләк, җөй, җайдак, җомга).

- Өчече юлга мәкаль язабыз.(Җылы сүз җан азыгы).

- Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз?(Ягымлы матур сүзләр белән генә сөйләшергә кирәк.Начар сүз белән кешене рәнҗетергә була, ә ягымлы сүздән һәр кешенең дә күңеле күтәрелә.)

ә) 133нче күнегү.

Рәсемнәр буенча һәм терәк сүзләрдән файдаланып, җөмләләр төзеп языгыз. Җ хәрефе кергән сүзләрнең астына сызыгыз.

  1. Физкультминут.(күзләр өчен)

Яздым җөмлә, иҗек, сүз.

Бик арады минем күз.

Йомам күзем: ял итсен.

Ачам күзем: күп күрсен.

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да,бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрем

Имән бармак очына.

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

  1. 135 нче күнегү.

Табышмакларның җавапларын табу.

а) Үләннәрдә кызарып пешәр,

Сабагын бөгеп җиргә төшәр. (җиләк)

ә) Сакаллы булып туа.

Берәү дә гаҗәпләнми. (кәҗә)

б) Агач бөгә, кулы юк,

Йөри торган юлы юк.

Ачуланса сызгыра,

Тузаннарны туздыра. (җил)

в) Өстендә йөртә, ашата, туйдыра, шуны аңла. (җир)

г) Җәйне җырлап уздырган, кышны елап уздырган. (чикерткә)

10. Тактада эш.

Нинди сүз артык?” уены.

Җай, җан, җеп, җен, җил, җим, җиңү, җир, җиң, җыр.

  • Шушы сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтегез.

  1. Сорауларга җавап бирегез.

а) Кайсы ел вакытын әйткәндә, [җ] авазы ишетелә? (җәй)

ә) Унга чаклы санаганда, кайсы санда [җ] авазы, кайсы санда [ч] авазы ишетелә? (җиде, өч)

б) Йорт хайваннары исемнәренең кайсын әйткәндә, [җ] авазы ишетелә? (кәҗә)

в) Исемендә яки фамилиясендә [җ] авазы булган кайсы шагыйрь яки язучыны беләсез? (Муса Җәлил, Җәүдәт Дәрзаман, Җәвад Тәрҗеманов)

III. Дәресне йомгаклау.

  • Без бүген дәрестә нинди авазның әйтелешен, хәрефнең язылышын ныгыттык? [җ] ававзы нинди аваз инде ул?

Билгеләр кую.

IV. Өй эше. “Сүз эчендә сүз”уены. Бу сүзләр эчендә нинди сүзләр яшеренгән? Җайдак, җанвар, җиләк, җимеш, җир, җисем, җиңги, җитәкче, җиңүче, җыелыш, җәймә, җөймә, җөй, җитезлек, җыерчык, җырчы.


Максат: [э] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтү, э хәрефе язылган сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләрен ныгыту; [э] авазының әйтелешен рус теле белән чагыштырып үзләштерү, фанематик ишетү сәләте тәрбияләү, тел байлыгын арттыру, кошларга, хайваннарга мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: А. Х. Нуриева, татар теле – 1 кисәк, 63-65 битләр. Ф.Ф. Гайнуллина, 2нче сыйныфта татар теле дәресләре. “Ачык дәрес” газетасы, октябрь 2008 ел.

Җиһазлау: слайдлар, Белмәмеш рәсеме, кәрзин, магнитлы хәрефләр, карточкалар.

Дәрес барышы.

1. Оештыру.

Исәнмесез, укучылар. Бүген бездә кунаклар бар. Без килгән кунакларга үзебезнең осталыгыбызны күрсәтербез. Дәрестә уйнарбыз, уйларбыз, күңелле әдәпле итеп сөйләшербез. Менә шушы зур эшләрне башкару өчен бүген безгә тагын да активрак, акыллырак, тәртиплерәк булырга кирәк булачак.

Укучылар, безнең тагын бер кунагыбыз бар бит әле. Таныйсызмы? Әйе, бу - Белмәмеш. Карагыз әле, Белмәмешнең кәрзине дә бар. Ул гади түгел, “тылсымлы” кәрзин икән әле. Туктагыз әле, кәрзиндә ниндидер кәгазь дә бар. Нәрсә язылган икән ул кәгазьдә? Алып укыйкмы?

Укучылар, бу бит хат. Әйдәгез әле укыйк бу хатны. ( 1 укучы укый)

Исәнмесез, укучылар. Бу мин “Белмәмеш”. Бүген мин дә сезгә кунакка килергә булдым. Минем дә э хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга, язарга өйрәнәсем килә. Ә сезне тапкыр, күп беләсездер дип уйлыйм. Шуңа сезнең янга укырга өйрәнергә килдем. Минем сүзләр, матур җөмләләр укырга һәм язарга өйрәнәсем килә. Үтенеч белән “Белмәмеш”.

Укучылар, Белмәмешкә ярдәм итәбезме? Ул сезгә тапкыр дип эндәшә. Сез тапкырлармы? Үзегезнең тапкыр икәнегезне күрсәтәсегез килсә, бүгенге дәрестә бик актив булырга, сүзләрне дөрес укырга, уйлап җавап бирергә кирәк булачак.

Шулай итеп, үзебезнең белемнәребезне, нәрсәләр өйрәнгәнебезне кунакларга күрсәтик. Сүзлек диктанты тактага языла. Эш, эт, эссе, элмәк.

2. Фонематик разминка.

Укучылар, хәзер уен уйнап алыйк әле. Слайдлар буенча эшләү.

Молодцы, булдырдыгыз.

3. Актуальләштерү.

Балалар, бүген ничәсе? Атнаның кайсы көне? Бу кайсы фасыл? Бүген көн нинди? Әйе, тиздән кыш та килеп җитәр. Кыш көне балалар нәрсә ясап уйнарга яраталар?

  • Кыш бабай ясарга яратабыз.

  • Дөрес, Кыш бабай ясарга яратасыз шул. Белмәмешкә дә юлда Кыш бабай очраган. Тик ул кардан ясалмаган. Ә нәрсәләрдән ясалган икән?

  • Хәрефләрдән ясалган

  • Әйе укучылар, хәрефләрдән ясалган. Без хәрефләрне нишлибез?

  • Укыйбыз, язабыз, күрәбез.

Хәзер “Хәрефләрне тап” уены уйныйбыз. (магнитлы хәрефләрдән тактага Кыш бабай сүзе җыялар.

-Димәк, Кыш бабай нинди аваз хәрефләреннән ясалган?

- Тартык һәм сузык аваз хәрефләреннән ясалган

- Ә авазларны без нишлибез.

- Авазларны ишетәбез.

- Әйдәгез Белмәмеш кәрзиненә күз салыйк. Нинди хәрефләр өйрәнде икән, нинди сүзләр җыеп була икән. Үзебезнең осталыгыбызны күрсәтик.

Магнитлы хәрефләрдән сүзләр җыялар.(кул, кыл, кил, эл, элгеч, кала)

- Балалар, сүзләр төзегәндә нинди сузык аваз хәрефләрен кулландыгыз.

- а, у, ы, э(е)

Укучылар, без алга баруыбызны дәвам итәбез. Тиздән кыш җитә дидек. Димәк бар җиханны энҗе кар бертекләре акка төрәчәк.

Җир өстен кар каплагач кошларга һәм җәнлекләргә азык табуы кыенлаша.

Нинди кошлар бедә кыш чыгалар. Әйдәгез, танышыйк әле. (Слайдлар карау) Сүзләрне тактага язалар. Һәр сүзгә иҗек аваз анализы ясыйлар. Сузыкларны, тартыкларны атыйлар.

Безнең урманнарда нинди җәнлекләр яшиләр. (Слайдлар карау)

Тактага язалар. Кайсы сүз артык?

- Эт. Чөнки ул йорт хайваны.

- Нинди хәрефтән башланган?

- Э хәрефен кайда гына язарга мөмкин? Татар сүзләрендә ничек әйтелә?

- Э хәрефе сүз башында гына языла. Татар сүзләрендә тар әйтелә.

Укучылар, без сөйләм телебездә татар сүзләреннән тыш тагын нинди сүзләр кулланабыз?

- Рус теленнән кергән алынма сүзләр.

- Әйе, әйдәгез, нинди сүзләр беләсез. Санап чыгыйк әле.

- Электр, экран, элеватор, этаж, экзамен.

- Бу сүзләр дә нинди хәрефтән башланалар? Э хәрефе ничек әйтелә? Нәтиҗә ясыйк.

- Э хәрефе сүз башында гына языла, сүзнең башка урыннарында е хәрефе языла. Татар сүзләрендә э хәрефе тар әйтелә, рус теленнән кергән сүзләрдә сузыбрак, киң әйтелә.

Рәхмәт укучылар. Сезнең өчен Белмәмеш тә бик сөенә. Белемнәребезне ныгыту өчен һәм Белмәмешнең үз-үзенә ышанычын арттыру өчен дә сузыкларны парлап кабатлап чыгыйк.

[а] [у] [о] [ы]

[ә] [ү] [ө] [э]

Күп эшләнелде, арып та киттек ахрысы. Ял итеп алыйк. Ял минуты.

Пип-пип-пип-пип

Без үрдәк бәбкәсе бит.

Су эчәргә барабыз,

Безне тыткарламагыз.

Без әле тудык кына,

Оябыз кабык кына,

Өстебез мамык кына,

Туктыйбыз арып кына.

  1. Дәрес темасын ныгыту.

Дәфтәрләргә число язабыз. Сыйныф эше.

Э хәрефенең башка хәрефләр белән ялганышын кабатлап үтик.

Эт, эл, эм, эв, эф

93 енче күнегүне карыйбыз. Биремне укып чыгыгыз әле.

Сүзләрне рәсемнәр тәртибендә баганалап язабыз. Э хәрефен кайсы сүзләрнең башында яздыгыз, шулар астына карандаш белән сызып куябыз. Хәзер һәр сүз каршына сызык куябыз һәм русчасын язабыз.

Энә - иголка

Җеп – нитка

Эт – собака

Бүре – волк

Керпе – ёж

Төлке – лиса

5. Алдагы үтелгән темаларны ныгыту. 95 енче күнегү.

Калын сузыктан башланган сүзләрне бер юлга, нечкә сузыктан башланган сүзләрне икенче юлга язабыз.

Аннан соң кулланган сузыкларны үрнәктәгечә язабыз.

Молодцы, булдырдыгыз. Белмәмеш сездән бик канәгать. Дәресебез ахырына якынлашты. Бүген без дәрестә нәрсәләр белдек, нәрсәләр эшләдек инде? Әйе, э(е) хәрефенең сүздә язылышын кабатладык . Тагын ниләр эшләдек Шулай ук сүздә дөрес укуны ныгыттык. Рәхмәт укучылар. Сез бүген яхшы җавап бирдегез, дәрестә күп эшләдегез. Белмәмешкә ярдәм итүегез үзе бер изгелек. “Яхшылык җирдә ятмый”, “Гел яхшылык эшлик” дигән мәкальләрне бервакытта да исегездән чыгармагыз, һәрвакыт яхшы эшләр генә эшләгез. Яхшылык үзегезгә әйләнеп кайтыр, һәрбер кеше яхшылык эшләсә, дөнья, илебез тыныч торыр. 2007 нче ел изгелек эшләү елы – Хәйрия елы иде. Ләкин изгелек эшләү елы гомер буе дәвам итәр дип ышанып калыйк. Бүген сез Белмәмешкә ярдәм иттегез. Бу – изге эш. Ә изгелек эшләгән кеше нинди билгегә лаек? Әйе, укучылар, бары тик яхшы билгегә генә лаек. Барыгызга да “5”.

Хәзер көндәлекләрне алабыз, өй эшен язабыз. 65 бит, мәкальләрне укырга.


28.09.2009. №17

Тема : “Танышу” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

Максат: 1) балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

2) исәнмесез, басыгыз, утырыгыз, сау булыгыз, рәхмәт сүзләре белән таныштыру, мәгънәсен өйрәтү һәм әйтергә өйрәтү;

3) югарыдагы сүзләрдә һәм конструкцияләрдә кулланылган татар теленең ә,ы авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә укучылар белән татар телендә “Исәнмесез” дип исәнләшә. Балалар “Исәнмесез” дип кабатлыйлар. Матур һәм дөрес итеп утыралар.

2.Исәнмесез, рәхмәт сүзләрен әйттергәндә укытучы ә авазының әйтелешенә игътибар итә. Әлегә бу авазны сүзләрдә һәм иҗекләрдә әйтеп күрсәтү юлы белән генә чикләнелә.

Балалардан ә авазы кергән сүзләр һәм иҗекләр кабатлатыла. Ләкин бу авазны беренче дәрестә үк дөрес әйттерү максаты куела.

3.Физкультминут

4.Диалогик сөйләмнең беренче элементларын өйрәнү һәр балада кабатлатыла. Укытучы республикабызда балалар өчен татар телендә күп кенә журналлар һәм газеталар чыгарылуын әйтеп, балаларны “Салават күпере”, “Ялкын” журналлары, “Сабантуй” газеталары белән таныштыра.

Язучыларыбызның балалар өчен матур әкиятләр язуын әйтеп, Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләр китапларын һәм башка китапларны күрсәтә.

5.Физкультминут

6. Исәнләшү, хушлашу сүзләрен сөйләмдә активлаштыру максатында укытучы уен оештыра.

7. “Укытучы” уены уйнала.

Укытучы булып уйнаучы бала класска килеп керә, исәнләшә, чыга хушлаша., укучылар исәнләшәләр, хушлашалар.


8.Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.

29.09.2009. №18

Тема : Ә авазы

Максат: 1) ә авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) ә авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә укучылар белән татар телендә “Исәнмесез” дип исәнләшә. Балалар “Исәнмесез” дип кабатлыйлар. Матур һәм дөрес итеп утыралар.

2. Рус телендә ә авазына тәңгәл аваз юклыгын, ә авазы сузыгының а авазының нечкә пары булуын аңлату. Татар телендә сузык авазларның калын һәм нечкә парларга бүленүен аңлату.Калын һәм нечкә сузыкларны чагыштырып әйттерү һәм ишетеп танырга өйрәтү.

3. “Калын сузык, нечкә сузык” уенын уйнау.

4. Физкультминут

5.Дәреслек буенча эшләү.

Рәсемнәргә карап җөмләләр төзү.

Кисмә ә хәрефе белән таныштыру. Укытучы кисмә Әә хәрефләрен күрсәтә һәм укыта.

6. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

7.Басым турында искә төшерү. Әни, әти, әби, бәби сүзләренә басым кую. Дөрес басым белән әйттерү.

8. Диалогик сөйләм.

-Бу кем?

-Бу - әни.

-Ә бу кем?

-Бу - әти.

-Әниең кем?

- Әнием кибетче.

-Әтиең кем?

- Әтием эшче.

9. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.


01.10.2009. №19

Тема : И хәрефе

Максат: 1) и авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) и авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Ирек әбигә булыша” дигә рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр. Бу кем? Әби нишли? Ә бу кем? Ул нишли? Ирек әбигә нәрсә бирә? (Ипи бирә) Әби нишли?

2. Сүзлек өстендә эшләү.

Ипи, утыра, шатлана, басып тора, имән, икмәк, иләк, чиләк сүзләренә аңлатма бирелә.

3. схемадагы ипи, Ирек сүзләренә басым куелып, дөрес итеп укыла.Балалар укытучы ярдәмендә ипи сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.

Ипи-


4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

5. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

6.Сузык и авазы һәм Ии хәрефе белән таныштыру. Сузык и авазы әйттерә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын аңлата. И авазының татар телендәге артикуляциясе рус телендәге вариантына шактый якын. Шуның өчен бу авазның орфоэпиясе җиңел.

- И авазы сузык авазмы, тартык авазмы?


7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.







02.10.2009. №20

Тема : И хәрефен язу

Максат: 1) и авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) и хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Ирек әбигә булыша” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

Бу кем? Әби нишли? Ә бу кем? Ул нишли? Ирек әбигә нәрсә бирә? (Ипи бирә) Әби нишли?

2. Сузык и авазы һәм Ии хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

Сузык и авазы әйттерелә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын искә төшерү . И авазының татар телендәге артикуляциясе рус телендәге вариантына шактый якын, шуның өчен бу авазның орфоэпиясе җиңел булуын аңлату.

- И авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- И авазы сузык аваз.

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4.Укытучы Ирек, имән, икмәк сүзләрендәге и авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, ипи, имән сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Балаларны ике саны белән таныштыру. Рәсем өстендә эшләү.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Ии хәрефләрен юл и хәрефен язып күрсәтә.


7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.


05.10.2009. №21

Тема : Ы хәрефе

Максат: 1) Ы авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Ы авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2.Әлифбадагы рәсем буенча әңгәмә үткәрелә. Җөмләләр төзелә. Балалар “Көтүче сарыклар көтә” җөмләсен төзиләр һәм ы хәрефе кергән сүзләр әйтәләр.

3.Рәсемнәргә карап ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы сүзләре белән танышалар, басым белән әйтергә өйрәнәләр. Ы авазының әйтелешен укытучы берничә кабат әйтеп күрсәтә.

Аннан соң балалардан кат-кат әйттерелә. Аның сузыкмы тартыкмы икәнлеге ачыклана. Ы авазы и авазы белән чагыштырылып әйттерелә. Кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге әйттерелә, кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге ачыклана.

4.Рус һәм татар телендәге ы авазы булган сүзләрне аерым-аерым да, бергәләп тә чагыштырып әйтеп карау.

Кыр-сыр, тын-тыл, кыз-посылка, сын-сын, кыр-был.

5. Физкультминут “Җил исә, исә, исә”

6. Сузык ы авазы һәм Ыы хәрефе белән таныштыру. Сузык ы авазы әйттерелә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын аңлата.

Аа хәрефләре кабатлана. А,ы-калын сузык аваз хәрефләре икәнлеге аңлатыла. Ә,и - нечкә сузык аваз хәрефләре икәнлеге

искә төшерелә.

7. Сүзлек эше.

Ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы сүзләре өйрәнелә. Сүзләргә басым куеп, дөрес итеп укытыла.

8. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.


06.10.2009. №22

Тема : Ы хәрефен язу

Максат: 1) ы авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) ы хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Көтүче сарыклар көтә” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

Бу кем? Көтүче нишли? Ә бу кем? Ул нишли? Сарыклар ничек кычкыра?

2. Сузык ы авазы һәм Ыы хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

Сузык ы авазы әйттерелә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын искә төшерү . Ы авазының татар телендәге артикуляциясе рус телендәге вариантына шактый якын, шуның өчен бу авазның орфоэпиясе җиңел булуын аңлату.

- Ы авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Ы авазы сузык аваз.

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4.Укытучы ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы сүзләрендәге ы авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и,ы хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Балаларны ылыс сүзе белән таныштыру. Рәсем өстендә эшләү.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Ыы хәрефләрен юл ы хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.


7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.




08.10.2009. №23

Тема : Ү хәрефе

Максат: 1) Ү авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Ү авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2.Әлифбадагы рәсем буенча әңгәмә үткәрелә. Җөмләләр төзелә. Балалар “Кыз күлмәк үтүкли ” җөмләсен төзиләр һәм ү хәрефе кергән сүзләр әйтәләр.

3.Рәсемнәргә карап үтүк, күлмәк, үрдәк, күл сүзләре белән танышалар, басым белән әйтергә өйрәнәләр. Ү авазының әйтелешен укытучы берничә кабат әйтеп күрсәтә.

Аннан соң балалардан кат-кат әйттерелә. Аның сузыкмы тартыкмы икәнлеге ачыклана. Ү авазы у авазы белән чагыштырылып әйттерелә. Кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге әйттерелә, кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге ачыклана.

4.Рус телендәге сүзләрдә ү авазының бөтенләй булмавын әйтү.

5. Физкультминут “Җил исә, исә, исә”

6. Ү авазы татар теленең үзенчәлекле авазларыннан санала. Ү не әйткәндә тел алга таба хәрәкәт итеп, очы белән аскы тешләргә тиеп тора. Телнең алгы өлеше каты аңкауга күтәрелә төшә. Шуның нәтиҗәсендә авыз куышлыгы шактый тарая.Иреннәр күбрәк бөрелеп, алга таба чыгып тора, шуңа күрә ү авазы нечкә ишетелә.

7. Сүзлек эше.

Үтүк, күлмәк, үрдәк, күл сүзләре өйрәнелә, аларның мәгънәләре аңлатыла. Сүзләргә басым куеп, дөрес итеп укытыла.


8. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.





09.10.2009. №24

Тема : Ү хәрефен язу

Максат: 1) ирен-ирен ү авазын дөрес әйтергә һәм укырга

өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) Ү ү хәрефләрен язу күнекмәләре булдыру;

3) әхлак тәрбиясе.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Гүзәл күлмәк үтүкли” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

Бу кем? Кыз нишли? Ә бу нәрсәләр? Алар нишлиләр? Үрдәкләрне ничек яшәләр?

2. Сузык ү авазы һәм Үү хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

- Ү авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Ү авазы сузык аваз.

3. Физкультминут “Серле янчык”

Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

4.Укытучы үтүк, күлмәк, үрдәк, күл сүзләрендәге ү авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и,ы,ү хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Балаларны үрдәк сүзе белән таныштыру.

Үрдәк


Рәсем өстендә эшләү.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Үү хәрефләрен, юл ү хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.


7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.




12.10.2009. №25

Тема : У хәрефе

Максат: 1) У авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) У авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

-Урманда адашкан кеше нәрсә дип кычкыра?

-Сез дә шулай ике иҗеккә бүлеп, икенче иҗеккә басым ясап әйтеп карагыз.

-Ааа-ууу!

Укучыларның игътибарын басым ясауга юнәлтү.

3. Рәсемнәрдән файдаланып, умартачылык һөнәре, бал, бал кортларының файдасы турында сөйләү. Бал кортлары оча җөмләсе укытучы ярдәмендә төзелә. Сүзләрнең басымнары билгеләнә. Дөрес итеп укытыла.

4. Сүзлек өстендә эш.

Умарта, бал корты, утын, ау сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

5. Физкультминут “Җил исә, исә, исә”

6. Умарта, утын, ау сүзләреннән у хәрефе таптырыла.

У авазының калын сузык аваз икәнлеге, ирен-ирен аваз булуы аңлатыла. Әлифбада ни өчен у хәрефенең кызыл төстә булуы искә төшерелә.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.





13.10.2009. №26

Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү. У хәрефен язу

Максат: 1) ирен-ирен ү авазын дөрес әйтергә һәм укырга

өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) Уу хәрефләрен язу күнекмәләре булдыру;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Бал кортлары оча ” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

-Бу кем? Умартачы нишли? Ә бу нәрсәләр?

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

-Урманда адашкан кеше нәрсә дип кычкыра?

-Сез дә шулай ике иҗеккә бүлеп, икенче иҗеккә басым ясап әйтеп карагыз. -Ааа-ууу!

Укучыларның игътибарын басым ясауга юнәлтү.

2. Сузык у авазы һәм Уу хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

- У авазы сузык авазмы, тартык авазмы? У авазы сузык аваз.

Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

3. Физкультминут “Серле янчык”

Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

4.Укытучы умарта, бал корты, утын, ау сүзләрендәге у авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и,ы,ү,у хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Балаларны үрдәк сүзе белән таныштыру.

У-чак

Рәсем өстендә эшләү.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Уу хәрефләрен, юл у хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.

15.10.2009. №27

Тема : Л хәрефе

Максат: 1) л авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) л авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Лл хәрефе белән таныштыра. Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. Л авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Ла, лә, ал, ил, ала. Тартык Лл хәрефе аерым таблицага куела.Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Лл хәрефе таптырыла. Укытучы л хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2. Сузык аваздан башланган ике хәрефле сүзләрне укырга өйрәтү. Укытучы башта а,у,и хәрефләрен укыта да, аннары һәр хәреф артына л хәрефен куеп укырга куша. Ал, ул, ил һ.б.

3. Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Лә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта л авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә лә.

Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Л- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Ла кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Ла, лә.

4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

-Ул Ил.

-Ил, китап (рәсеме) ал.

Ил китап ала.

5. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

6. - Л авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.

16.10.2009. №28

Тема : Л хәрефен язу

Максат: 1) л авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) л хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Лл хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. Л авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Ла, лә, ал, ил, ала. Тартык Лл хәрефе аерым таблицага куела.Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Лл хәрефе таптырыла. Укытучы л хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Лә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта л авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә лә.

Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Л- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Ла кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Ла, лә.

- Л авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Л авазы яңгырау тартык аваз.

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4. Дәреслектән текст уку.

Ул Ил. Ә ул Ләлә.

Ил:

-Ләлә, чәчәк (рәсеме) ал.

Ләлә чәчәк (рәсеме) ала.

4.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Лл хәрефләрен юл л хәрефен язып күрсәтә.

5. Дәрескә йомгак. Укытучы сүзе.

19.10.2009. №29

Тема : Т хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык т авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Тт хәрефләре белән таныштыру, т авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

-Әти Диләгә нәрсә бирә?

3.Икенче рәсем буенча җөмләләр төзү.

-Бу- Ләлә. Ләлә үрдәк чакыра.

-Үти-үти-үти-үти җөмләләрен төзү. Бу җөмләләрдән тәти һәм үти сүзләрен аерып алып әйттерү.

4. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

5. Сүзлек өстендә эш.

Тай, төлке, торна, тәти сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Т- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Та кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Та, тә.

- Т авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Т авазы саңгырау тартык аваз.


7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе


20. 10.2009. №30

Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү . Т хәрефен язу.

Максат: 1) т авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) т хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Тт хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. Т авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Та, тә, ат, ит, ата. Тартык Лл хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Тт хәрефе таптырыла. Укытучы т хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Тә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта Т авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә тә.

Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү)

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4.Укытучы тәти, Талип, ат, Талия сүзләрендәге т авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

5.Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, тәти, ат сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Дәреслектән текст уку.

Ил:

-Әти, ат ал! Әти ат ала.

Ләлә:

-Әти, тәти ал! Әти тәти ала.

8. Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Тт хәрефләрен, юл т хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

9. Дәрескә йомгак. Укытучы сүзе.

22.10.2009. №31

Тема : Н хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык т авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Н н хәрефләре белән таныштыру, н авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау. Алар буенча җөмләләр төзетү. Наратта тиен утыра. Наил утын өя. Әти белән Нил атка атлана. Җөмләләрен дөрес итеп әйтергә өйрәтү. Бу җөмләләрдән нарат, тиен, Наил, утын, атлана сүзләрен аерып алып, н авазының дөрес әйтелешен булдыру өстендә эшләү. Тартык н авазын ишетеп таный һәм әйтә белергә өйрәтү. Н авазын әйткәндә тел очының нинди органга тиеп торганын күзәтү. Н авазы турында сөләгәннәрдән түбәндәге нәтиҗә ясала. Н-тартык аваз, чөнки аны әйткәндә эчтән килгән һава агымын тел тоткарлап тора, ә тавыш борыннан чыга. Н авазының артикуляциясе татар һәм рус авазларында шактый да якын. Ләкин нечкә тартыклар янында рус н авазы, татар нсына караганда нечкәрәк. Шуның өчен рус укучысы татар телендә дә и, э сузыклары белән килгәндә бу авазны нечкәрәк итеп әйтә.

4. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

5. Сүзлек өстендә эш.

Нарат, тиен, Наил, утын, атлана сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Н- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. На кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. На, нә.

- Н авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Н авазы яңгырау тартык аваз.

7. Дәреслектән текст уку.

Әнә утын. Ул Наил. Наил утын ала.

8. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе


23. 10.2009. №32

Тема : Н хәрефен язу.

Максат: 1) н авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) н хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Нн хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. Н авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. На, нә, ана, инә. . Тартык Тт хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Нн хәрефе таптырыла. Укытучы н хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Нә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта Н авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә нә.

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4.Тиен сүзенә аваз схемасы сыздырыла.

5.Монологик сөйләмне үстерү.

ә-нә ат-лы ат-ла-н Ни-л

ә-ни ат-та ат-ла-на На-ил

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Дәреслектән текст уку

Әнә ат. Наил атта. Әнә Наилә.

Әнә Наил. Ул атлана. -Наилә, илә.

- Ат, на-на-на! Наилә или.

Ул Нилә. Нилә нәни. Әни:

-Нилә, атла,атла!

8. Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Нн хәрефләрен, юл н хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

9. Үрнәк буенча Ана, әни сүзләрен яздыру.

10. Дәрескә йомгак. Укытучы сүзе.

26.10.2009. №33

Тема : С хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык т авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) С с хәрефләре белән таныштыру, с авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

Беренче рәсем буенча әниләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру. Укучылар Алсу су сала җөмләсен төзиләр. Һәм сүзләргә таркаталар.

3. Укытучы укучыларны С с хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата. Калын сузыклы сүзләрдә с авазы калын (сал, су, сыр, сул), ә нечкә сузыклы сүзләрдә с авазы нечкә (сәнәк, сип, сирәк) булып укылуы аңлатыла.

4. Физкультминут

5. Сүзлек өстендә эш.

Ас, ис, исә, үс, үсә, тас, таста, Әнәс, Илүс сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. С авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә. Алсу су сала текстын укучылар хор белән дә, аерым- аерым да укыйлар.

7. Татарча санау күнекмәләре өстендә эшләүне дәвам итү. Сигез каз бәбкәсенә тагын берне кушкач ничә була? Мисалны чишү.

8. Әлифбадан файдаланып Г.Тукайның “Су анасы” әкиятенең эчтәлеге белән танышу. Иң элек әкият белән таныш булган укучылар аның эчтәлеген искә төшерәләр. Аннан соң рәсемгә карап диалог төзиләр.

9.Әни су ала текстын уку. Текстны бергәләп уку. Аерым- аерым да укыйлар.

10. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе


27. 10.2009. №34

Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү . С хәрефен язу.

Максат: 1) с авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) с хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Сс хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. С авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Са, сә, ас, ис, аса. Тартык Нн хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Сс хәрефе таптырыла. Укытучы с хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Сә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта С авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә сә.

Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү).

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4.Укытучы Сара, су, сыр, сул сүзләрендәге с авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

5.Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, су, сыр сул сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Дәреслектән текст уку

Әнә әни. Әни су ала. Ул Алсу. Алсу су сала. Әнәс тә су ала.

-Сылу, син сана! Илүс тә санасын. Алты, ун- сан.

Әнә түтәл. Салат, әнис үсә. Әнисә су илтә. Алсу су сала.

8. Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Сс хәрефләрен, юл с хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

9. Алсу су сала җөмләсен икешәр юл яздырырга

10. Дәрескә йомгак. Укытучы сүзе.

10.11.2009. №37

Тема : К хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык к авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) К к хәрефләре белән таныштыру, к авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

Беренче рәсем буенча әтиләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру. Укучылар Наил ук ала җөмләсен төзиләр. Һәм сүзләргә таркаталар.

3. Укытучы укучыларны К к хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата. Калын сузыклы сүзләрдә к авазы калын (ак, ук, Ык, какы,каты), ә нечкә сузыклы сүзләрдә к авазы нечкә (ик, ки кәккүк) булып укылуы аңлатыла.

4. Физкультминут

5. Сүзлек өстендә эш.

Ак, ук, Ык, какы,каты, ик, ки кәккүк сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. К авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Ка-кы кү-к-кү Са-ли-сә А-сы-л у-кы са-на

Ка-ты кә-к-кү-к Сә-ки-нә а-кы-л у-кы-та са-на-та

7. Татарча санау күнекмәләре өстендә эшләүне дәвам итү. Сигез каз бәбкәсенә тагын берне кушкач ничә була? Мисалны чишү.

8. Дәреслектән текст уку.

Әнә куак. Куакка кә-к-кү-к куна.

-Күк-кү! -Күк-кү!

9.Әти Асылны укыта, саната текстын уку.

-Асыл, укы. Асыл, сана.

10. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе


11. 11.2009. №38

Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү . К хәрефен язу.

Максат: 1) к авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) к хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Кк хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. К авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Ка, кә, ак, ки, ука. Тартык Сс хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Кк хәрефе таптырыла. Укытучы к хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Кә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта К авазыннан әйтү өчен тамак төбе,кече тел ярдәмендә әйтәбез, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә кә.

Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү).

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4. Әлифбадан файдаланып “Карга ничек су эчкән” рәсеме буенча, рәсемгә карап, диалог төзиләр.

5. Дәреслектән текст уку.

Наил ук ала. Әнәс тә ук ала. Наил, Әнәс ук ата.

КАЛАК сүзен ике яклап уку.

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Кк хәрефләрен, юл к хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

8. Наил ук ала җөмләсен икешәр юл яздырырга

9. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.



12.11.2009. №39

Тема : Р хәрефе

Максат: 1) р авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү, р хәрефенең сүздә тоташтыру ысулларын өйрәнү;

2) р авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Әлифба”дагы 41нче биттәге рәсемнәр буенча әңгәмә оештыру һәм җөмләләр төзү. Баганалап бирелгән сүзләрне басым куеп, дөрес итеп укыту.Схемага карап, шар сүзенә анализ ясату.

2. Рр хәрефләре белән таныштыру. Татар һәм рус телендә бу хәрефләрнең бертөрле укылышын искәртү.

3. Схемадагы шар, Рәис сүзләренә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә шар сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.

Шар-


4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

5. Физкультминут “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю- бүре юк икән.

(Бүре качып торган җирдән чыга.)

-У-у, хәзер кабып йотам. (Бүре балаларны куа, тотылган бала бүре ролен дәвам итә.)

6. 42 нче биттәге төп рәсем өстендә эшләү һәм җөмләләр төзү. Баганалап биргән сүзләрне иҗекләп уку.

7. Сүзлек өстендә эшләү. Урман, нарат, каен, имән, куе, үләннәр, күп, бүре сүзләренә аңлатма бирү.

8. Дәреслектән текст уку.

Ура!

-Иркә килә, Иркә!

-Әнә Ил, Алсу килә.

- Иркә, ура, ура!

Рә-ис а-ла-р Ри-на-т су-ла

Ра-ил ку-л-ла-р кү-тә-р су-ла-сы-н


7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.


13.11.2009. №40

Тема : Р хәрефен язу

Максат: 1) р авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) Р р хәрефләренең дөрес язу күнекмәләрен булдыру, хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Әлифба”дагы 41нче биттәге рәсемнәр буенча әңгәмә оештыру һәм җөмләләр төзү. Баганалап бирелгән сүзләрне басым куеп, дөрес итеп укыту.Схемага карап, шар сүзенә анализ ясату.

2. Рр хәрефләре белән таныштыру. Татар һәм рус телендә бу хәрефләрнең бертөрле укылышын искәртү.

3. Схемадагы шар, Рәис сүзләренә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә шар сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.

Шар-


4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

3. Физкультминут

5. Физкультминут “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю- бүре юк икән.

(Бүре качып торган җирдән чыга.)

-У-у, хәзер кабып йотам. (Бүре балаларны куа, тотылган бала бүре ролен дәвам итә.)

4.Укытучы Ирек, имән, икмәк сүзләрендәге и авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, ипи, имән сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к, р хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Балаларны ике саны белән таныштыру. Рәсем өстендә эшләү.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Рр хәрефләрен юл р хәрефен язып күрсәтә.


7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.


16.11.2009. №41

Тема : Е хәрефе

Максат: 1) е авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү, е хәрефенең сүздә тоташтыру ысулларын өйрәнү;

2) е авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Әлифба”дагы 45нче биттәге рәсемнәр буенча әңгәмә оештыру һәм җөмләләр төзү. Баганалап бирелгән сүзләрне басым куеп, дөрес итеп укыту.Схемага карап, елан сүзенә анализ ясату.

2. Е е хәрефләре белән таныштыру. Татар һәм рус телендә бу хәрефләрнең бертөрле укылышын искәртү.

3. Схемадагы елан сүзенә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә елан сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.

Елан -


4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

5. Физкультминут “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю- бүре юк икән.

(Бүре качып торган җирдән чыга.)

-У-у, хәзер кабып йотам. (Бүре балаларны куа, тотылган бала бүре ролен дәвам итә.)

6. 45 нче биттәге төп рәсем өстендә эшләү һәм җөмләләр төзү. Баганалап биргән сүзләрне иҗекләп уку.

Ка-е ку-е сы-е-р

Ка-е-н ку-е-н су-е-р

7. Сүзлек өстендә эшләү. Урман, нарат, каен, имән, куе, үләннәр, күп, бүре сүзләренә аңлатма бирү.

8. Дәреслектән текст уку.

Әнә куе каенлык. Ул каенлыкта елан, суер.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.

17.11.2009. №42

Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү. Е хәрефен язу

Максат: 1) е авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) Е е хәрефләренең дөрес язу күнекмәләрен булдыру, хәрефенең язуда күрсәтелеше;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Сузык авазларны белдергән хәрефләрне кабатлату. (а-ә, у-ү, ы-и) Укытучы бу хәрефнең бер авазны гына белдерү өчен кулланылганын искәртә. Татар алфавитында кайбер хәрефләрнең ике авазны белдерә алулары турында да искәртә. Шундый хәрефләрнең берсе –Е е хәрефләре

Е е хәрефләрен күрсәтеп, аларның берьюлы ике авазны (й+ы), (й+э) авазларын белдергәнен аңлату.

2. ”Әлифба”ның 46нчы битендәге рәсем өстендә эшләү. Рәсем буенча әңгәмә уздыру. Урманның кеше өчен файдалы булуы турында әңгәмә уздыру. Әнә нәниләр уены җөмләсен төзетү.

3. Схемадагы Тиен сүзенә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә Тиен сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.

Тиен -


Ее хәрефләре йы, йе авазларын белдергәндә, һәрвакыт сүз һәм иҗек башында булуын һәм йы, йэ дип укылуын аңлату.

4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

5. Физкультминут “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү).

4.Укытучы Сәет, тиен, уенына сүзләрендәге авазларның ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, тиен, уенына сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к, р,е хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Дәреслектән текст уку.

Әнә нарат аланы. Нарат аланына ел саен нәниләр килә. Әнә нәниләр уены. Сәет тә нәниләр уенына килә.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Ее хәрефләрен юл е хәрефен язып күрсәтә.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.


19.11.2009. №43

Тема : Э(е) хәрефе

Максат: 1) Татар сүзләрендә э сузык авазын дөрес итеп әйтергә һәм Ээ,е авазын дөрес әйтергә өйрәтү, укырга өйрәтү;

2) Э(е) авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Балалар тактага басма хәрефләр белән иҗекләргә бүлеп язылган ти-ен, у-ен, е-лан сүзләрен укыйлар. Һәр сүздә е хәрефенең ничек укылганы ачыклана. Калын сузыклы сүзләрдә е хәрефе йы дип, нечкә сузыклы сүзләрдә йэ дип укылганы искә төшерелә.

3. ”Әлифба”ның 47 нче битендәге рәсем өстендә эшләү. Рәсем буенча әңгәмә уздыру. Рәсемдәге э-нә, э-не, э-лә, , э-ре сүзләрен иҗекләп хор белән әйттерү. Һәр сүздәге э авазының әйтелешенә игътибар ителә, бу авазга характеристика бирелә. Соңыннан шул авазның шул ук е хәрефен белдергән сүзләр укытыла. (Те-лә, те-ре, И-ре-к, и-те-к).

Укытучы э,е хәрефләрен тактага яза. Бу хәрефләрнең барысы да э авазы белдергәнен әйтә.

Иҗек таблицасыннан э-эл, эт, эс, эр, эн; е-ле,те,се,ре,не кушылмаларын укыту. Кушылмаларда е хәрефе һәрвакыт э дип укыла.дигән нәтиҗә ясала.

4. “Әлифба”дагы 48 нче биттәге рәсемнәр буенча әңгәмә оештыру һәм җөмләләр төзү. Елга, суларның файдалы булуы турында әңгәмә уздыру. Ирек , Асыл, Сәет Ыкта су керә җөмләсен төзетү. Елга сүзенә басым куеп, дөрес итеп укыту. Бу сүзгә аваз схемасын сыздыру.

5. Физкультминут “Җил исә, исә, исә”

6. Сүзлек эше.

Эт, эне, элә, эре сүзләре өйрәнелә, аларның мәгънәләре аңлатыла. Сүзләргә басым куеп, дөрес итеп укытыла.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.


20.11.2009. №44

Тема : Э(е) хәрефен язу

Максат: 1) Э(е) авазын дөрес әйтергә һәм укырга

өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) Э(е) хәрефләрен язу күнекмәләре булдыру;

3) әхлак тәрбиясе.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Сузык э авазы һәм Э(е) хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

- Э(е) авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Э(е) авазы сузык аваз.

3. Физкультминут “Серле янчык”

Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

4.Укытучы э-нә, э-не, э-лә, , э-ре сүзләрендәге э авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и,ы,ү, э хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Дәреслектән текст уку.

Сылу кер уа. Әнисе кер элә. Энесе Ирек су китерә.

Эссе. Әнә Ык суы. Ирек , Асыл, Сәет Ыкта су керә.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Ээ хәрефләрен, юл э хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

7. Сылу кер уа. Әнисе кер элә. Энесе Ирек су китерә җөмләләрен яздыру.

8. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.






23.11.2009. №45

Тема : Г хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык г авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Г г хәрефләре белән таныштыру, г авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

Беренче рәсем буенча әтиләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру. Укучылар Әнә суган түтәле җөмләсен төзиләр. Һәм сүзләргә таркаталар.

3. Укытучы укучыларны Гг хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата. Калын сузыклы сүзләрдә г авазы калын (кага, карга, елга,елгага, куна, кунган ), ә нечкә сузыклы сүзләрдә г авазы нечкә (нигә, Гүзәл) булып укылуы аңлатыла.

4. Физкультминут

5. Сүзлек өстендә эш.

Кага, карга, елга,елгага, куна, кунган, таган, тагын, туктаган сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. К авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Кага елга куна таган

Карга елгага кунган тагын туктаган

7. Әлифбаның 50нче битендәге рәсем өстендә эшләү. Рәсем буенча җөмлә төзергә.

Гата таган атына.

Рәис тә таган атына. Атын, таган. Тагын, тагын!.. Нигә таган туктаган?

8. Дәреслектән текст уку.

Алар нәрсә?

Канатларын кага- кага, килә алар елгага.

-Ка-га-га, ка-га-га!

9.Кара карга текстын уку.

Кара карга кунган карга. Карга кунган ак карга.

10. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе




24. 11.2009. №46

Тема : Г хәрефен язу.

Максат: 1) г авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) г хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Гг хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. Г авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Га, гә, ага, ги, суга. Тартык Рр хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Гг хәрефе таптырыла. Укытучы к хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Гә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта Г авазыннан әйтү өчен тамак төбе,кече тел ярдәмендә әйтәбез, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә Гә.

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4. “Тату гаилә” темасына әңгәмә уздыру. Балалар үзләренең гаиләләре турында сөйлиләр. Гаилә сүзендәге гъ авазының әйтелешенә игътибар итү.

5. Дәреслектән текст уку.

Әнә Татарстан картасы. Татарстан ул- Туган ил. Туган ил –татулык иле. Ә алар тату туганнар.

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Гг хәрефләрен, юл г хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

8. Сара кына үстерә җөмләсен икешәр юл яздырырга

9. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.





27.11.2009. №47

Тема : Д хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык д авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Дд хәрефләре белән таныштыру, д авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

- Балалар яшелчәләр үстерәләр.

3.Икенче рәсем буенча җөмләләр төзү.

-Бу-Илдар. Илдар үрдәк чакыра.

-Үти-үти-үти-үти җөмләләрен төзү. Бу җөмләләрдән Илдар һәм үрдәк сүзләрен аерып алып әйттерү.

4. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

5. Сүзлек өстендә эш.

Илдар, үрдәк, килде, күрде, күлгә, күлдә сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Д- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Да кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Да, дә.

- Д авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Д авазы яңгырау тартык аваз.


7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе


01.12. 2009. №49

Тема : Б хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык б авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Бб хәрефләре белән таныштыру, б авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

Беренче рәсем буенча әтиләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру.

Укучылар шигырьне укыйлар.

Күлдә балык, бакалар

Баталар да калкалар.

Әнә бара бер бака,

Баткакка бата-бата.

-Ба-ка-ка, ба-ка-ка.

3. Укытучы укучыларны Бб хәрефләре белән таныштыра. Аның яңгырау аваз булуын аңлата.

4. Физкультминут

5. Сүзлек өстендә эш.

Бака, бата, баткак, табак, Бари, Булат сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. Б авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Буена алабута бала Сабир

Буенда алабуга балык Кәбир

7.”Балык тоту” күренешен күрсәткән рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап, малайларның балык тотулары турында сөйләтү. Текстны уку.

Балалар елга буенда. Алар балыкка килгән. Сабирга ун балык эләкте. ә Кәбиргә - алты балык.

8. Дәреслектән рәсем буенча эшләү.

Бу нинди балык?

Табан Кәрәкә

10. Дәрескә йомгак. Укытучы сүзе

03.12.2009. №50

Тема : “Безнең гаилә ” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү. Б хәрефен язу

Максат: 1) ирен-ирен б авазын дөрес әйтергә һәм укырга

өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) Бб хәрефләрен язу күнекмәләре булдыру;

3) “Безнең гаилә” темасына әңгәмә үткәрү

4) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Бал кортлары оча ” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

-Бу кем? Умартачы нишли? Ә бу нәрсәләр?

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

Укучыларның игътибарын басым ясауга юнәлтү.

2. Тартык б авазы һәм Бб хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

- Б авазы сузык авазмы, тартык авазмы? Б авазы тартык аваз.

Безнең гаилә” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

1)сорауларга җавап бирү:

Сезнең гаиләдә кемнәр яши?Аларның исемнәре ничек? Әти-әниең кая эшлиләр? Һ.б.

3. Физкультминут “Серле янчык”

Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

4.Укытучы бал, бал корты, чибәр, бакча, бала, чүбе сүзләрендәге б авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Бб хәрефләрен, юл б хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.


04.12. 2009. №51

Тема : П хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык п авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Пп хәрефләре белән таныштыру, п авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

Беренче рәсем буенча кошлар темасына карата әңгәмә уздыру.

Укучылар шигырьне укыйлар.

Карга килә, су сала.

Торна килә,ит сала.

Песнәк килә, пешерә.

Чыпчык килә, тикшерә.

Әдип ашап бетерә.

Кап та коп!

Саналмышны кулланып уен уйнарга.

3. Укытучы укучыларны П п хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата.

4. Физкультминут

5. Сүзлек өстендә эш.

Песнәк, чыпчык, песи, Әдип, Чулпан сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. П авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Күп китап Әдип песнәк

Туп мәктәп Талип чыпчык

7.”Китапханә” күренешен күрсәткән рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап, укучыларның китап укырга яратулары турында сөйләтү. Текстны уку.

Мәктәптә китап бүлмәсе бар. Нәбирә апа китап бирә. Әдип, Талип китап укый. Монда китап күп.

8. Дәреслектән рәсем буенча эшләү.

10. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе

07.12.2009. №52

Тема : “Безнең гаилә ” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү. П хәрефен язу

Максат: 1) ирен-ирен п авазын дөрес әйтергә һәм укырга

өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) Пп хәрефләрен язу күнекмәләре булдыру;

3) “Безнең гаилә” темасына әңгәмә үткәрү

4) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Ипи пешерүчеләр” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

-Бу кем? Ипи пешерүче нишли? Ә бу нәрсәләр?

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Апалар нишлиләр?

Укучыларның игътибарын басым ясауга юнәлтү.

2. Тартык п авазы һәм Пп хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

- П авазы сузык авазмы, тартык авазмы? П авазы тартык аваз.

Безнең гаилә” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

1)сорауларга җавап бирү:

Кунакка кемне чакыралар? Гаилә дусларыгыз бармы?Һ.б.

3. Физкультминут “Серле янчык”

Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

4.Укытучы песнәк, чыпчык, песи сүзләрендәге п авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Пп хәрефләрен, юл п хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.



08.12. 2009. №53

Тема : Ч хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык ч авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Чч хәрефләре белән таныштыру, ч авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

Беренче рәсем буенча әтиләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру. Укучылар шигырьне укыйлар.

Күлдә балык, бакалар

Баталар да калкалар.

Әнә бара бер бака,

Баткакка бата-бата.

-Ба-ка-ка, ба-ка-ка.

3. Укытучы укучыларны Бб хәрефләре белән таныштыра. Аның яңгырау аваз булуын аңлата.

4. Физкультминут

5. Сүзлек өстендә эш.

Бака, бата, баткак, табак, Бари, Булат сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. Б авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Буена алабута бала Сабир

Буенда алабуга балык Кәбир

7.”Балык тоту” күренешен күрсәткән рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап, малайларның балык тотулары турында сөйләтү. Текстны уку.

Балалар елга буенда. Алар балыкка килгән. Сабирга ун балык эләкте. ә Кәбиргә - алты балык.

8. Дәреслектән рәсем буенча эшләү.

Бу нинди балык?

Табан Кәрәкә

10. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе


.02. 2010. №80

Тема :Х хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык п авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2)Хх хәрефләре белән таныштыру, х авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

Беренче рәсем буенча кошлар темасына карата әңгәмә уздыру.

Укучылар шигырьне укыйлар.

Карга килә, су сала.

Торна килә,ит сала.

Песнәк килә, пешерә.

Чыпчык килә, тикшерә.

Әдип ашап бетерә.

Кап та коп!

Саналмышны кулланып уен уйнарга.

3. Укытучы укучыларны Х х хәрефләре белән таныштыра. Аның саңгырау аваз булуын аңлата.

4. Физкультминут

5. Сүзлек өстендә эш.

Хат, хәбәр, хәл, хәтле сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. Х авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

7.”Китапханә” күренешен күрсәткән рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап, укучыларның китап укырга яратулары турында сөйләтү. Текстны уку.

8. Дәреслектән рәсем буенча эшләү.

10. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе




.02.2010. №86

Тема : “Өс-баш һәм аяк киемнәре” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

Максат: 1) балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

2)”Кешене кием бизи” темасына сөйләшү;

3) кулланылган сүзләрдә һәм конструкцияләрдә татар теленең җ,ң,һ авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә укучылар белән татар телендә “Исәнмесез” дип исәнләшә. Балалар “Исәнмесез” дип кабатлыйлар. Матур һәм дөрес итеп утыралар.

2.Исәнмесез, рәхмәт сүзләрен әйттергәндә укытучы ә авазының әйтелешенә игътибар итә. Әлегә бу авазны сүзләрдә һәм иҗекләрдә әйтеп күрсәтү юлы белән генә чикләнелә.

Балалардан җ,ң,һ авазы кергән сүзләр һәм иҗекләр кабатлатыла. Ләкин бу авазларны һәр дәрестә үк дөрес әйттерү максаты куела.

3.Физкультминут

4.Диалогик сөйләмнең беренче элементларын өйрәнү һәр балада кабатлатыла. Укытучы ”Кешене кием бизи” темасына укучылар белән әңгәмә кора.

1.Өйдә нинди киемнәр кияләр?

2.Кунакка ничек киенеп баралар? Һ.б.

Язучыларыбызның балалар өчен матур әкиятләр язуын әйтеп, Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләр китапларын һәм башка китапларны күрсәтә.

5.Физкультминут

6. Исәнләшү, хушлашу сүзләрен сөйләмдә активлаштыру максатында укытучы уен оештыра.

7. “Киемнәр” уены уйнала.

Һәр укучы үзенең нәрсәләр кигәнлеге турында, үз киемнәре турында сөйлиләр.


8.Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.


15.03.2010. №97

Тема : “Авылда” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү.

Максат: 1) е авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) Е е хәрефләренең дөрес язу күнекмәләрен булдыру, хәрефенең язуда күрсәтелеше;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Сузык авазларны белдергән хәрефләрне кабатлату. (а-ә, у-ү, ы-и) Укытучы бу хәрефнең бер авазны гына белдерү өчен кулланылганын искәртә. Татар алфавитында кайбер хәрефләрнең ике авазны белдерә алулары турында да искәртә. Шундый хәрефләрнең берсе –Е е хәрефләре

Е е хәрефләрен күрсәтеп, аларның берьюлы ике авазны (й+ы), (й+э) авазларын белдергәнен аңлату.

2. ”Әлифба”ның 46нчы битендәге рәсем өстендә эшләү. Рәсем буенча әңгәмә уздыру. Урманның кеше өчен файдалы булуы турында әңгәмә уздыру. Әнә нәниләр уены җөмләсен төзетү.

3. Схемадагы Тиен сүзенә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә Тиен сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.

Тиен -


Ее хәрефләре йы, йе авазларын белдергәндә, һәрвакыт сүз һәм иҗек башында булуын һәм йы, йэ дип укылуын аңлату.

4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

5. Физкультминут “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

Авылда” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

(Әңгәмә үткәрү).

4.Укытучы Сәет, тиен, уенына сүзләрендәге авазларның ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, тиен, уенына сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т,н,с,к, р,е хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Дәреслектән текст уку.

Әнә нарат аланы. Нарат аланына ел саен нәниләр килә. Әнә нәниләр уены. Сәет тә нәниләр уенына килә.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Ее хәрефләрен юл е хәрефен язып күрсәтә.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.


05.04.2010. №103

Тема : Сүзләоне юлдан юлга күчерү

Максат: 1) балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

2) сүзләрне юлдан юлга күчерергә өйрәтү;

3) югарыдагы сүзләрдә һәм конструкцияләрдә кулланылган татар теленең ә,ы авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә укучылар белән татар телендә “Исәнмесез” дип исәнләшә. Балалар “Исәнмесез” дип кабатлыйлар. Матур һәм дөрес итеп утыралар.

2.Исәнмесез, рәхмәт сүзләрен әйттергәндә укытучы ә авазының әйтелешенә игътибар итә. Әлегә бу авазны сүзләрдә һәм иҗекләрдә әйтеп күрсәтү юлы белән генә чикләнелә.

Балалардан ә авазы кергән сүзләр һәм иҗекләр кабатлатыла. Ләкин бу авазны беренче дәрестә үк дөрес әйттерү максаты куела.

3.Физкультминут

4.Диалогик сөйләмнең беренче элементларын өйрәнү һәр балада кабатлатыла. Укытучы республикабызда балалар өчен татар телендә күп кенә журналлар һәм газеталар чыгарылуын әйтеп, балаларны “Салават күпере”, “Ялкын” журналлары, “Сабантуй” газеталары белән таныштыра.

Язучыларыбызның балалар өчен матур әкиятләр язуын әйтеп, Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләр китапларын һәм башка китапларны күрсәтә.

5.Физкультминут

6. Сүзләрне юдан юлга күчерергә өйрәтү.

7. “Укытучы” уены уйнала.

Укытучы булып уйнаучы бала класска килеп керә, исәнләшә, чыга хушлаша., укучылар исәнләшәләр, хушлашалар.


8.Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.






Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 29.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров124
Номер материала ДБ-222524
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх