Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Праздник "Актыр татар сөлгесе,керсез күңел көзгесе"

Праздник "Актыр татар сөлгесе,керсез күңел көзгесе"


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Актыр татар сөлгесе,керсез күңел көзгесе”

Максат: укучыларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыру,татар халкының милли бәйрәмнәре белән танышу, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Өй алды күренеше.Бер кырыйда сандык тора.

Әби.Нинди матур кояшлы иртә!Сөлгеләремне бер җилләтеп аласым бар иде. Бүген оныгым үзенең дус кызларын, малайларын кунакка алып килергә тиеш.

Картым да иртә торып урманга китте. (Талгын гына музыка уйный. Әби сандыгын актара башлый)

Их,сөлгеләрем,кадерле сөлгеләрем.Сандык төбендә күп еллар буе яткырганым өчен упкәләмәгез миңа.Ниндиләре генә юк монда!Ә менә бу сөлге –иң кадерлесе,чөнки ул әнием истәлеге,бу бизәкләр аның кулы белән чигелгән.Мин синең белән бервакытта да аерылырга теләмәдем. Шуның өчен, сине Сабантуе батырына да бирмәдем, кеше күзе төшә торган урынга да элмәдем. Хәзер картайдым инде, сәламәтлегем дә какшады. Әмма синең гомерең озын әле.

Кадурле сөлгеләрем! Сез- минем яшьлек елларым, минем яшьлек матурлыгым,минем җаным да сездә.

Бер төркем балалар керә, исәнләшәләр.

Балалар. Исәнмесез,әбекәй.

Әби. Матур кызлар,керегез,

Шук малайлар,килегез!

Хәлләрегез әйбәтме?

Әйдә рәхим итегез.Утырыгыз.

Бик вакытлы килеп җиттегез.

Бала. Әбекәй, исәнме? Исән-имин генә яшисезме?

Әби. Рәхмәт,балам.Менә сандыгымны ачып уйлап утырам әле.

Бала. Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра мине күптәннән.

Ач,әбием,безгә күңелеңне

Нигә синең күзең яшьләнгән.

Бала. Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди матур серләр саклый ул.

Гомер буе җыйган хәзинәме?

Әллә инде күңед бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әби. Сандыгымда –яшьлек хәтирәсе,

Чиккән сөлгем- яшьлек ядкаре.

Чиккән сөлге- минем гомер юлым,

Күзләремнән күчкән нурларым,

Ничәмә төс, ничәмә җыр анда,

Һәр төсендә минем кулларым.

Бала. Әбием,әйт әле, бу сурәтләр, бизәкләр ничек туды, аларны кайлардан алдың соң?

Әби. Шушы чигүләремә карыйм да, бераз сүзсез калам. Аларга күпме күңел җылысы салынган. Табигатьнең гүзәллегенә сокланып, кыңгырау чәчәгенең зәңгәрлеген, гөлчәчәкнең кызыллыгын кулланып чиккәндә төрле төсләр балкышы туа. Сандугачларның моңлы җырларын тыңлап, үзенчәлекле бизәкләр табыла.

Укытучы. Әйе шул, безнең туган ягыбыз – гөлләр, былбыллар,сөмбелләр иле.

Бала. Апа,без бит “Туган ягым – гөлләр иле” дигән җыр өйрәндек.Әйдәгез җырлыйбыз шул җырны.

Гөлләр иле” җыры яңгырый.С.Шәмсетдинова көе,Г.Зәйнәшева сүзләре.

Әби. Балалар,ә сез беләсезме соң, сөлге ни өчен кирәк булган?

Укытучы. Татар кызының бирнәсендә сөлгеләр аерым бер урын алып торган.Борынгы туй йоласы буенча аларны өй эчендә бөтен халык күрерлек итеп элеп куйганнар.

Бала. Ә менә минем күргәнем бар: иң матур сөлгеләрне туй атларының дугаларына бәйлиләр.

Бала.Затлы сөлгеләр белән өй эчләрен бизәгәннәр.

Бала.Сөлгеләр халкыбызның Сабантуе һәм җыен кебек милли халык бәйрәмнәреннән дә аерылгысыз булганнар:

Сөртенсәң – сөлге кирәк.

Көрәшсәң- сөлге кирәк,

Батырларга Сабантуйда

Бирелгән сөлге- бүләк.

Әби. Чигүле сөлгеләр татар кызларының кул эшенә оста булуларын, эшкә сәләтен,аларның уңганлыгын,өлгерлеген чагылдырган.

Укытучы. Без әле эш турында бик күп мәкальләр беләбез, әйдәгез шуларны искә төшерик.

Бала. Агач җимеше белән , кеше эше белән,дип әйтәләр.

Бала.Сүзең белән мактанма, эшең белән мактан,дип өйрәтте мине әнием.

Бала.Минем бабай: “Кошның матурлыгы төсенә карап,кешенең матурлыгы эшенә карап”,-дип әйтә иде.

Бала. Әти миңа :”Кирәкле эшкә көчеңне кызганма”,-дип гел өйрәтеп тора.

Әби. Сез шундый мәкальләр белсәгез,ә менә минем күңел сандыгымда бик матур табышмаклар бар. Тыңлап карагыз әле.

1.Ай киттем, ел киттем, энә буе тир киттем. (чигү)

2.Аккош кебек ак кына, йомшак кына, пакъ кына;

Көн дә сыйпый битемнән, элеп куям читеннән.(сөлге)

3.Күзе бар, авызы юк,койрыгы бар, йоны юк.(энә белән җеп)

4.Үзе бер,күзе мең.(уймак)

Балалар җавапларын әйтәләр.

Бабай кайтып керә.

Бабай. Әссәләмәгаләйкүм!

Балалар.Вәгаләйкумәссәлам.

Бабай. Күрми дә торам әле, югары оч Мортаза малаемы син,буйга бик үскәнсең.Кем малае дип әйттем соң әле сине?

Малай (әйтем)Кем сөйләгәннең кече улы,

Кендербинең кече улы.

Бабай Кем?

Малай Кем дигәннең үзе, маңгаенда ике күзе.

Бабай Әй, бигрәк шаянсың икән. Әйдә утырышыгыз әле, менә мин урманда йөргәндә кызык хәлләргә очрадым.(Алдавыч әкият сөйли)

Бала Миндә беләм, бер кызык хәл сөйлимме.

Балалар Сөйлә

Бала Такмаза

Әүвәл заманда Бурсык – урман каравылчысы булганда

Кәҗә команда, Чыбыкка да кереп булмый.

Тутый кош –санат, Үзебезнең урманга,

Саескан –солдат, Туры килә урларга,

Аю- бояр, Утын кирәк булганда.

Шулай беркөнне бардым урманга.

Кисеп алдым өч агач-

Берсе каен, берсе юкәгач.

Менә килеп җиттеләр,

Ике иңемнән тоттылар,

Тотып алды пүнәтәй,

Очты баштан түбәтәй,

Килеп чыкты Шәңгәрәй,

Пүнәтәйне бәргәләй,

Килеп чыкты Гомәр,

Күтәргән зур бер түмәр.

Менә бер җүләр.

Сугам дип күтәргән иде,

Үзен басты түмәр.

Бабай. Балалар,мин, урманнан кайтканда, тау башына утырдым да сыбызгы ясадым.(сабызгы сызгыртып күрсәтә). Шәп сызгырамы? Без яшь чакта “Сыбызгы” уены уйный идек.

Бала. Без дә беләбез аны.

Укытучы Әйдәгез бергәләп уйнап алыйк.

Уйнаучылар Сыбызгы... калды.Нишләтәбез? Биетик! Җырлатыйк!

Сөлгеләр Рафис Хисами

Бар әле ул авыл өйләрендә

Чигү энәләре,киергеләр.

Өй түрләрен бизәп эленгәннәр,

Чиккән түрләмәләр, сөлгеләр.

Аларга соң нинди оста рәссам

Серен салган- калам хәйранга!

Сөлгеләрне яшь киленнәр чиккән

Бүләк итеп, атап мәйданга.

Һәр сөлгедән миңа язмыш карый,

Бизәкләре түгел өлгедән.

Буыннарның энә белән язган

Тарихларын укыйм сөлгедән.

Уйнаучылар.Сыбызгы...чыкты,нишләтәбез?

Балалар Биетәбез.

Кыз Әбием, көянтә-чиләкләреңне биреп тор әле.

Малай Түгәрәк күл әйләнәсе

Сукмагы бар йөрергә.

Парлашып бер биик әле

Чакыр мине биергә.

Парлы шаян бию. Сыбызгы бабайга чыга.

Бала Бабай, син дә һөнәреңне күрсәт әле.

Бабай (такмаклар әйтә)

Сөлгең аклы, сөлгең аклы

Сөлгең аклы шакмаклы.

Бер җырламый булмас инде

Сез уйнаган такмакны.

Бергә(кушымта) Әй- һилләү- һилләү-һилләү

Әй һилләү-һилләү-лә.

Балалар Бие,бабай, остарак

Уң аягың кыскарак.

Ике аягың тигез булса,

Биер идең остарак.

Бабай Аргы якта да арыш

Бирге якта да арыш.

Бии белмәгән кызларның

Аягы, кулы чалыш.

МалайларСөлгеләре чигүле

Кызлар чиккән түгелме?

Уйнап-көлеп, җырлап- биеп

Күтәрик лә күңелне.

Кызлар Уңган кызлар сөлге чигә.

Җепләр белән читләтеп

Ә сез карап шаккаткансыз

Тешегезне күрсәтеп.

Малайлар Ай-вай шаян икәнсез,

Нигә шулай көләсез?

Җырламыйча, шаярмыйча

Безгә дөнья күңелсез.

Бергә Бер-беребезгә үпкәләмик

Шаяртып кына алдык

Яшь чаклар ул бер була бит

Кадерен белеп калыйк.

Талбишек” җыры.

Бабай белән әби шаян бию башкаралар.

Әтәч булып кычкыру.

Татар халык биюе.

Әбиләрдән калган сандыкларда

Сакланалар асыл зиннәтләр.

Киндерләргә язып тарихларын

Сандыкларга салган милләтләр.

Сөлгеләрнең матурлыгын

Сүзләр җитмәс сөйләргә.

Түргә менсен, балкып торсын

Ямьнәр бирсен өйләргә.

Чигелгәннәр төсле җепләр белән

Кирәк җирдә кушып укасын.

Бизәкләрдә халык язмышлары

Укый белгән кеше укысын.

Чиккән сөлге салып иңнәренә

Мәйдан батырлары зурлана.

Сөртенгәндә йөзләр нурлана.

Киндер сөлге.

Тәрәзәләргә эленгән

Чигүле матур сөлге.

Саклыйлар әби-бабайлар

Калдырган изге серне.

Киндер сөлге, киндер сөлге,

Киндер сөлге шау бизәк.

Шул бизәкләргә карасам,

Өзелә минем үзәк.

Әнкәйләрнең күз нурлары

Күчкән икән аларга.

Еллар үткән саен гына

Бизәкләре яңара.

Сабантуйның батырын да

Сайлап алалар берне.

Җиңүченең иңнәрендә

Уйнаклый киндер сөлге.

Бабай Бигрәк күңелле булды сезнең белән. (күзе сөлгеләргә төшә) И, карчыгым, барысын да күрсәттеңме сөлгеләреңнең, теге иң матурын онытмадыңмы?

Әби Күрсәттем, күрсәттем.

Бала Рәхмәт, әбекәй. “Алтын җеп” түгәрәгендә без дә матур итеп чигәргә өйрәнәбез. Әйдәгез, кызлар, күрсәтик әле үзебезнең чиккән сөлгеләрне.

Бу сөлгеләр, эскәтерләр

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр сибелгән.

Сөлгечеләр” биюе.

Безнең җылы кулларда Ак булып та, пакъ булып та.

Һич тә бетмәс кадерле Мәңге кал син күңелдә.

Чәчәкле дә, бизәкле дә, Чигүле ак сөлге син.

Ак сөлгенең гомере. Сабантуйда билге син.

Кар шикелле ак сөлге, Ярсу чаптар атларда.

Сөт шикелле пакъ сөлге. Җилфердисең, җилләрдә.

Тапламабыз без сине, Җылытасың күңелне.

Ташламабыз без сине. Бергә булыйк һәр көнне.

Ак сөлгенең гомере Гомер буе озата бар

Якты өйнең түрендә. Бар син безне, ак сөлге!

Әби.Гомер уза. Тик гасырлар буе безнең ата-бабаларыбызның тормышын бизәп килгән бу сәнгать онытыла күрмәсен иде.Бу чигүләрнең гаҗәеп бизәкләре сандык төпләреннән табылып, остазларыбыз кулы белән өр-яңа җирлеккә төшсен иде.

Укытучы. Без чиккән матур хезмәтләрне күреп күзләр куансын, күңелләр юансын.

Кадерле дуслар, кайтарыйк без әбекәй-әнкәйләребезнең һөнәрен, чигүле сөлгеләребезне!Ярый, безгә кайтырга вакыт, сездә безгә кунакка килегез!

Әби.Сау булыгыз. Җыештырып куйыйм әле, сөлгеләремне! Әйдә картым сандыгымны өйгә кертик!Салмак кына көй уйнала.












Автор
Дата добавления 29.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров183
Номер материала ДВ-393417
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх