Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Праздник Последний звонок в школе

Праздник Последний звонок в школе

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:


25 май бәйрәме


Хөрмәтле коллегалар, бүген без сезнең белән ачык педсовет утырышына җыелдык. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә карала, ул да булса 9-сыйныф укучыларын мәктәптән чыгарыргамы- чыгармаскамы.

Завуч: Чыгарабыз икән. Кемнәрне?

С.Гөлнара: Ни өчен чыгарабыз?

Гөлшат: Иң мөһиме: сәбәпләре бармы?

Үзем: Сәбәпләре күп инде анысы. Балалар бик үстеләр. Укытучыларга да өстән аска карыйлар.

С.Гөлнара: Парталарга сыешмыйлар. Тәнәфестә баскычта очрасаң, таптап китәргә мөмкиннәр.

Минниса: Алар инде бөтен булган дәреслекләрне укып бетерделәр. Әллә нинди акыллы сораулар биреп башны катырып бетерәләр.

Дания: Интернетта Яшел Үзән шәһәренең урамындагы кебек иркен йөриләр.

А. Гөлнара: Димәк чыгарабыз?

Венера: Ничек инде чыгарабыз? Шундый акыллы, сәләтле балалар безгә артыкмыни?

Директор: Әйе. Сез хаклы. Ләкин шулай да аек акыл белән хәл итик. Никадәр генә акыллы булсалар да алар инде төп белем бирү мәктәп программасын тәмамладылар.

Венера: Ярар инде алайса. Димәк , бүген 9-сыйныф укучыларын дәүләт имтиханнарына кертергә һәм шул уңайдан “Соңгы кыңгырау” бәйрәме

үткәрү турында приказ кабул итәбез. Иптәшләр, тавышка куйыйк. Кем риза, кул күтәрәбез. Каршылар – юк. Мәсьәлә хәл ителде.


-Зәңгәр күк тә, былбыл баласы да (Инсаф)

Күзен ачкан иртүк уянып

Чәчәкләр дә керфекләрен йоммый

Көтә алар-соңгы звонок


-Хәтереңдәме, дустым (Илшат)

Алтын яфрак яуган

Кояшлы көзге иртә

Әниләр кулына тотынып

Мәктәпкә килдек бергә.








-Хәтердә ул көн хәтердә, (Камилә)

Әйтерсең кичә генә

Килдем мәктәпкә, ябышып

Әнинең итәгенә.

Кулымда чәчәк бәйләме

Үземнән дә зуррырак

Ишектән кердем класска

Шикләнеп, куркыбырак.

Укытучым елмайды да

Бар шигемне таратты

Шушы көннән ул да мине,

Мин дә аны яраттым.


-Бер-бер артлы еллар узсалар да ( Булат)

Маңгайларга салып эзләрен

Мин хәтерлим әле Резидә апаның

Ягымлы һәр җылы сүзләрен.


-Каршыңда- үсмер егетләр (Илшат)

Матурдан матур кызлар

Алар бит синең җимешләр

Алар бит инде зурлар.


-Һәрвакытта күңелләрдә, Фәния апа, ( Камилә)

Олы җанлы булып калдыгыз

Онытмабыз сезне, киләчәктә

Күп тапкырлар искә алырбыз.



-Җир  йөзендәге  иң-иң  матур  теләкләрне (Инсаф)

Сорасалар,  багышларга  кемгә,  диеп.

Әсир  иткән  үзенә  бик  күп  йөрәкләрне

Гөлшат апама,  дияр  идем,  башым  иеп.


Бала тапкан ана алдындагы (Энҗе)

Нинди булган булса бурычлар

Укытучылар да, ата-ана кебек

Бала бәхете өчен тырышалар.


Фәния апа, Яшәгез сез озак-озак, (Инсаф)

Картаймагыз, мәңге яшь булыгыз.

Безнең юлда якты маяк булып,

Ерактан яктыртып торыгыз.



Камилә: -Хөрмәтле беренче укытучыларбыз, бу шигырь юллары сезнең хөрмәткә яңгырады. Без Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. (Җыр “ Сез иң гүзәл кеше икәнсез”)


Безгә карагач

Сезгә бик кызыктыр

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур.

Сезнең кебек чакта дигән булып,

Шаяртып та сөйлисез.

Без беләбез, сиздермәскә теләп,

Балачакны бездән көнлисез.


Тик сез берүк китәбез дип,

Ямансулап тормагыз

Без бит хәзер зурлар булдык,

Сезгә алмаш булабыз.


Сау булыгыз, абыйлар,

Сау булыгыз, апалар.

Сезнең арттан куып җитәрбез без

Тик салыгыз безгә ак юллар.


Булат: -1 нче сыйныф укучысы! Сезгә теләкләрнең иң изгеләрен юллыйбыз. Укытучыгыз белән белемнәрнең үрләренә менегез, тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз. (бүләкләр бирәләр)



Энҗе: Чыңлап аккан чишмә суларына

Охшатам мин мәктәп елларын,

Ерганаклар булып шул чишмәдән

Башланалар тормыш юллары.

Чишмә суы зур елгалар булып

Диңгезләргә барып тоташа

Мәктәп-чишмә, ә гомерне

Диңгез шаулавына охшатам.







Инсаф: -Хөрмәтле сыйныф җитәкчебез Әлфия апа!. Без барыбыз да Сезнең үз балаларыгыз кебек идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез Сез булдыгыз. Сүз тыңламаган чаклар да булгалагандыр, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чаклар да булгандыр.

-Шул чакларда Сез безгә киңәшләр бирдегез. Әлбәттә, без ул вакытларда киңәшләрегезнең ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлап җиткермәгәнбез. Ә хәзер бар да үзебез өчен кирәк булганны аңлыйбыз, без Сезгә чиксез рәхмәтле. Без Сезне һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез.

Бергә:Мең Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.


Камилә: -Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Ә хәзер юмор белән сугарылган шигырләребезне кабул итеп алыгыз.


Безнең мәктәбебезнең җитәкчесе

Гөлнара Фидаилевна!

Мәктәбебезнең уңышлары

Сезнең турыдан-туры хезмәт

җимешегез. Сез укучылар белән дә,

укытучылар белән дә яхшы мөгамәләдә.

Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда, ак юл күрсәтүче

Күңел күзе – ул сез икәнсез.

Сезгә саулык телим һәр адымда

Тигез бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,

Карыйм сезгә сөеп, яратып.

Бар гомерне җитәр яктыртырга

Сез кабызган утның яктысы

Нурга күмсен иде гомерегезне

Безнең гомернең дә балкышы.







Венера апа бик еш иртән

Расписание үзгәртә.

Авырып калган укытучының

Дәресләрен төзәтә.

Венера апа, тыңла әле,

Дәресләрне куйма әле.

Атнага бер көн булса да

Дүрт дәрес укыйк әле.


Географияне укыр идек без кабат-кабат

Китәр идек компас тотып, Себергә карап.

Табар идек анда “Фил”не, “куян”, тиенне.

Әлфия апа, тик син безгә “биш”ле куй инде.

Укымыйлар, белмиләр дип, зинһар зарланма

Педсоветка да син безне чакырып торма.

Йоклаган әти-әнинең төшләрен бүлмә.

Үсәрбез, акыл да керер, күрерсез менә.


Әйттегез Сез, әгәр китә калсаң

Париж, Лондон, Америкага

Кирәк булыр сиңа инглиз теле

Әйдә тырыш инде укырга.

Рәхмәт инде Сезгә , Фәридә апа,

Ипи-тозлык телне беләбез.

Чит илләргә чыгу насыйп булса,

Без һичшиксез ачтан үлмәбез.


Дания апа алгебраны

Укыта бик яратып.

ОГЭ бирәсе була шул,

Йоклар идек тә ятып.

Дания апа дәресләре – замечательная

Имтиханны да бирербез, укымый йөрү кая.

Квадрат тамырын эзләдек

Казыдык бар түтәлне

Таба алмадык” , -дигән идек,

Сез куйдыгыз икеле.

Имтиханга әзерләде – Дания апага рәхмәт

Алгебра дәресләре үтә иде бик рәхәт.

Дәресләрдә без эшләдек

Алгоритм, интеграл

Дания апа, бу җырларны

Бездән бүләк итеп ал.


Чехов, Толстой, Гогольнең

Әсәрләрен өйрәндек

Шул әсәрләр буенча

Биш битлек инша яздык.

Иншаны тикшерсен дип

Бирдек Әлфия апага

Үзебез дә таң калдык

Дәфтәрдәге хатага.

Меңләгән. Меңләгән хаталар

Таптыгыз ,таптыгыз иншадан.

Сүзләрне дөресләп язарга

Өйрәттегез безне яңадан.


Минниса апа, аңлагыз Сез

Без Сезне яратабыз

Тик тарихтан даталарны

Ятлый алмый калабыз.

Кино карыйсы да килә,

Телефонда уйныйсы

Компьютердагы таксины

Кирәк җиргә илтәсе.

Кем кайда патша булганын,

Кемнең кайчан, ник туганын

Барсын кайдан беләсез?

Интернетмы әллә Сез?


Гөлнара апа!

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.


Илшат: Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт!


Булат: Кадерле әти-әниләр!

Җир йөзендә сездәй кешеләр аз,

Шуңа күңел сезне ярата,

Әйтсәң, бары матур сүзләр генә

Әйтеп була сезгә карата.

Инсаф: -Күңелебез далада ук булмаса да

Сизәм, җитеп бетми безнең җылы аңа.

Аңлатырлык сүзләр юктыр сөюемне

Әнием – бәгърем рәхмәтемне үзең аңла.


Илшат: -Кысып җитәкләдем дә мин әни кулын,

Мәктәп бусагасын атладым…

Шушы адым мөһим булганлыгын

Үсеп җиткәч кенә аңладым…




Камилә: -Авыр минутлар да җиңел булып калды,

Җил-давылдан әни каплады.

Кеше булыр өчен әни кирәклеген

Үсеп җиткәч кенә аңладым…


Энҗе: Әти-әни, сез бит безнең

Якты тормыш терәгебез.

Озак, бәхетле яшәгез

Безнең сезгә теләгебез.


Булат: -Кадерле, сөекле әти- әниләребез! Сезне рәнҗеткән булсак, сездән гафу үтенәбез. Бу сүзләрне бик сирәк әйтсәк тә, без сезне бик-бик яратабыз!


Инсаф: -Рәхмәт сезгә безнең беренче көнебездән башлап безнең сулар һавабыз булуыгыз өчен, без дип йокысыз үткәргән төннәрегез, агарган чәчләрегез, кылган догаларыгыз өчен.


Камилә: -Алдагы көннөрегездө безнең өчен горурланып яшәргә язсын сезгә. Без сезнең алдыгызда башыбызны иябез… (баш ию)



-Без бүген 9 ел буена тәмледән-тәмле ашатучы ачык йөзле повар апабыз Равилә апага

-чисталыкны саклаучы техничка апаларыбыз Гөлнур апа, Әминә апа, Дамира апаларга

-мәктәбебезне күз карасыдай саклаучы Хәким абый һәм Фәрит абыйга --

-мәктәпне җылытучы кочегар абыйларга (бергә): зур рәхмәтебезне җиткерәбез.


Булат: -Артта калды хәзер дәрес аңлатулар,

Соңга калдым,”-диеп борчылулар..

Дежур тору, “тамак ачты,”- диеп

Ашханәгә дөп-дөп чабулар.

-Өркә-курка сынауга барулар ,

Тәнәфестә тузан туздырулар,

Тактадагы акбур язулар,

Артта болар, әмма алда көтә:

Безне зур сынаулар, имтиханнар

Классташлар, сезне сагынулар..


.Илшат: Бар гомерне җитәр яктыртырга

Сез кабызган утның яктысы

Нурга күмсен иде гомерегезне

Безнең гомернең дә балкышы.



Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Автор
Дата добавления 25.09.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров23
Номер материала ДБ-211735
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх