Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Праздник "Прощай моя первая книга Алифба"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Праздник "Прощай моя первая книга Алифба"

библиотека
материалов

hello_html_581f2626.gifӘлифба бәйрәме


Укытучы:

Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .


1 нче слайд. (“Исәнме, мәктәп!”, бәйрәмнән күренешләр)


1 укучы : Алтын яуган көзге көндә 2 укучы: Кичә әни белән бергә

Тыйнак үттек класска. Әзерләдек сумкамны.

Әлифбаны кулга алдык Пеналыма тезеп куйдым

Әй, сөендек шул чакта. Карандаш һәм ручкамны.


3 укучы: Әтием дә , әнием дә

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.


Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”(В.Шанский көе, халык сүзләре)


2-7 нче слайдлар (Балаларның уңышлары: конкурслар, бәйрәмнәр, класс сәгатьләре)

1 укучы: Хәзер үзебез белән таныштырабыз:


1.Исемем минем Ришат 2. Мин Рәзинә -тырыш кыз,

Күңелем минем һәрчак шат. Барысына да өлгерәм.

Сөйләшергә яратам, Җырлыйм, биим, дәресемне дә

Барысын үземә каратам. Бик оста сөйләп бирәм.


3.Мин гаиләдә кече кыз 4. Русча дөрес, матур сөйлим

Булышам бөтен эштә. Яратам исәпләргә.

Бик тырышам мәктәптә дә Матур-матур сүзләр өстәп

Яхшы укырга теләктә. Әкиятләр сөйләргә.


5. Гаиләдә без алты кеше, 6. Абыемнан калышмыйм диеп

Кечкенәсе мин булам . Тырышам бар көчемә.

Табак юам, өстәл сөртәм, Тәртипле бул, күпне бел,-дип

Укуда да булдырам. Максат куйдым үземә.


7.Класста мин берәү генә - 9. Ә мин буламын – Ләйлә,

Исемем минем – Гөлгенә. Я, кайсыгыз мине белә?

Булырмын һәрвакыт Кечкенә генә булсам да,

Тырыш һәм тәртипле генә. Кулларым бар эшне дә белә.

8. Мин дә Рәзинә булам, Бергә: Әгәр ничәү дисәгез?

Күршем - минем ярдәмчем. Без класста тугызау.

Әниемә рәхмәтлемен - Аерылмас дус булып,

Ул - минем киңәшчем. Тату булып үсәбез.


Җыр: “Чып-чын дус” (Б.Савельев муз., М.Пляцковский сүз. )


8-9 нчы слайдлар. (Дәресләрдән күренешләр)

Укытучы:

Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Аларга хәрефләр тану, алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады.Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар. Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә. Әлифба – баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый . Әлифба сүзен төзеп күрсәтик әле :


10-11 нче слайдлар. (Беренче китаплар -- Әлифба, Азбука)

Ә Әтәчем иртән тора Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,

Һава ярып кычкыра . Капкан идем лимонны .

Ашыгырга куша ул Сары булгач , бик тәмле дип

Мәктәп – белем иленә. Белгән идем мин аны .


И И хәрефе ипидә бар , Ф Ябалакның зур күзләре

Бар ул ил һәм иректә . Ялтырый караңгыда.

И хәрефе икелегә Ф хәрефенә бик охшаган

Укымаска өйрәтә . Туп – туры караганда .


Б Бәр барабан , уйна быргы , А Әлифба башлана

Бар кешеләр ишетсен . Сузып А авазын .

Б дан башка бәйрәм югын А – ана , а – авыл

Барчасы күреп китсен . А – Ватан , А – Казаным .

БЕРГӘ: ӘЛИФБА .

ҖЫР: “ БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР”(М.Минһаҗев муз., сүз авторы билгесез)

Укытучы:

Балалар без әлифбаны тәмамладык. Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп кәрсәтегез әле.


1 укучы:Тышта ап-ак кар яуганда 2. 39 хәреф белән

Без җыелдык бәйрәмгә. Таныштык без тиз генә.

Безнең шатлык эчкә сыймый Олы ярдәмчең булдың син

Сезгә ничек сөйләргә? Рәхмәт инде Әлифба!

3. Сәнгатьле итеп сөйләргә 4. Кызларны ул зур ярдәмче,

Аңлаешлы укырга Булышчы булсын диде.

Табышмаклар чишәргә, Эшләгән һәрбер эшләре

Өйрәттең син Әлифба. Елмаеп торсын диде.



5. Ә малайларга Әлифба 6. Өйрәтте Әлифба безне

Өйрәтте җитез булырга Табигатьне сөяргә.

Батыр ,кыю кешеләрдән Кечкенә дусларыбызга

Үрнәк алып торырга. Бул син , дустым , дияргә.


7. Курыкмаска салкыннан 8. Өйрәтте чиста булырга

Яңгыр,яшен,карыннан Пөхтәлекне сакларга.

Дус булсагыз , яратсагыз Усал , ямьсезләрдән безгә

Файда тияр барыннан. Кечеләрне якларга .


9. Әлифба , әлифба

Китәсең бит инде

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.


ҖЫР: “ ӘЛИФБА”.(Л.Хәйретдинова көе, З.Туфайлова сүзләре)

12 нче слайд (“Әлифба музееннан” күренешләр)

Укытучы:

Үсеп җиткәч , нинди һөнәргә ия булса да – эшчеме ул , игенчеме , укытучымы , әллә журналистмы , инженермы , генералмы , беркем дә балачакта шушы беренче уку китабын читләтеп уза алмый .Бу әлифба китабын Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов 1964 нче елда төзиләр . Аларның Арча педагогия училищесында укытучы булып эшләгән чаклары.

Укытучылар яратып кабул итәләр бу дәреслекне .Хәзергә кадәр без бу дәреслек белән укыйбыз .Авторлар аны яңартып үзгәртеп торалар .Арчада Әлифба музее бар.Анда дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган 100 дән артык әлифба бар .



1укучы: Әлифба алгач әтием миңа 2. Бәхетле мин әлифбам

Бик-бик сөенгән идем. Анам телем өйрәндем.

Белдем -Әлифба- телнең ачкычы Үстем инде әлифбам

Белем иленең тәүге баскычы. Тәртипкә дә өйрәндем.


3. Кадерлем әлифбам 4 .Белем сараен ачып керергә

Инде китәсең миннән. Безнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Әлифбам – беренчесе Һәрбер укучы бик күп укысын,

Әнием күк кадерлесе. Китап иң якын дустыгыз булсын.


ГЫЙЛЕМ ИЯСЕ КЕРӘ :

Исәнмесез , балалар ! Мин - гыйлем иясе .1 нче сыйныф укучыларын Әлифбаны уңышлы тәмамлаулары белән котлыйм . Сез инде хәзер укучылар булдыгыз . Минем сумкамда бүләкләрем , биремнәрем бар . Әлифба сезне күп нәрсәләргә өйрәтте , сез яхшылап өйрәндегез микән тикшереп карыйм әле . ( сумкасыннан биремнәрне алып балаларга тарата ) Балалар табышмаклар чишәләр .

(тактага кояш рәсеме төзи) - Бу нәрсә балалар? Кояш безгә нәрсә бирә?

-Әйе , кояш безгә җылылык , яктылык бирә , күңелне күтәрә , яшәргә көч бирә . Сез дә

Бер – берегезгә ихтирамлы булыгыз , шат күңелле булыгыз .Үзегездзге җылылыкны һәр кешегә бирегез . Тагын бер бирем : Сез күп хәрефләр өйрәндегез , алар турында шигырьләр сөйләгез .

13 нче слайд. ( Туган тел, Татар теле дәреслекләре )

Т Сезнең өйнең түбәсенә

Карап тордым мин кичә . Т Т – охшаган тырмага,

Антенна тора селкенеп Әйтә - тизрәк тырмала .

Т хәрефенә охшап .


У У уйлап укыгыз ди

Урындыкка утырыгыз ди .

Е Е- хәрефе еланда,

Г Г – күәтле күтәрү краны Е – хәрефе елгада .

Төзүчеләр ярдәмчесе Е хәрефе карый безгә

Зур ташларны күтәрә ул Елмаеп елаганда .

Бик биеккә тиз генә .


А А – охшаган ул ракетага

Ул басуда багана да . Л Ясадык без урманда

Аны белә һәрбер бала Л – хәрефе , уйлап тап

Алфавитны башлый ич – А Л – бит урман шалашы

Н Н – волейбол сеткасы Әллә шуны белмисез .

Спорт залында да бар ул

Бик тә килә укыйсы

Башта өйрәнәсе бар әле .


БЕРГӘ: ТУГАН ТЕЛ.

Җыр: “Туган телем”(М.Минһаҗев көе, Э.Мөэминова сүзләре)

ГЫЙЛЕМ ИЯСЕ :

Әйе , сез хәзер “Туган тел” дәреслеген укырсыз . Бик уңган балалар икәнсез . Менә мин сезгә “Туган тел” китапларын бүләк итеп бирәм. Сау булыгыз. Тырышып укыгыз!

Укытучы :

Әйе, Әлифбага алмашка “Туган тел” китабы килә . Без сезнең белән төрле язучылар иҗаты, халык авыз иҗаты белән танышырбыз.



1. Нигә безгә куанмаска 2. Туган тел – иң әйбәт шигырь

Без бит инде зур үстек Туган тел – иң әйбәт җыр

Әлифбаны тәмамлап Туган тел – иң әйбәт китап

Туган телгә күчтек. Туган тел – иң якын тел.


3. Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел,

Тәмле тел дип,телең йотма-

Туган телне онытма


Укытучы: Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кадерле затлы тел.

  • Әйдәгез, рус телендә дә шигырьләр сөйләп алыйк. (балалар рус теле атналыгында сөйләгән шигырьләрен сөйлиләр.)


Укытучы:

Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .


1. Сезгә зур рәхмәтебезне 2. Әткәй - әнкәй , газизләрем

Җиткерәбез Һәммәбез . Гомер биргәнсез безгә.

Олы ярдәмегез өчен Изге итеп үстердегез

Башыбызны иябез. Мең рәхмәтлемен сезгә .


(Балалар әти-әниләренә бүләкләрен тапшыралар.)


1. Сезнең алда сүз бирәбез 2. Мәктәп юлы якты юл

Ялкауланмаска, Зур уңышларга илтә.

Артта калмаска. Укырбыз , өйрәнербез,

Тырыш булырга, Сынатмабыз без һич тә.

5” кә укырга.


Укытучы:

Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә.

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә.

Зур белемле булып үсегез,

Кеше булыгыз илебездә.

(Бүләкләр тапшыру)


14 нче слайд. (Г.Тукай портреты)


ҖЫР: “Туган тел”( Г.Тукай сүзләре, халык музыкасы)

( Барлык җырлар да “Нәни йөрәккә - зур бүләк” дискыннан алынды, МР 3)



( 2010-2011 нче уку елы )


























Краткое описание документа:

Сценарий для проведения праздника для первоклассников "Прощай, моя первая книга Алифба". 

Әлифба бәйрәме

 

Укытучы:

    Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

      Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .

 

1 нче слайд. (“Исәнме, мәктәп!”, бәйрәмнән күренешләр)

 

1 укучы :       Алтын яуган көзге көндә               2 укучы:  Кичә әни белән бергә

                       Тыйнак үттек класска.                                     Әзерләдек сумкамны.

                       Әлифбаны кулга алдык                                   Пеналыма тезеп куйдым

                       Әй, сөендек шул чакта.                                    Карандаш һәм ручкамны.

 

3 укучы:    Әтием дә , әнием дә

                   Бу көнне бик көттеләр.

                   Балалардай дулкынланып

                   Мине озата килделәр.

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”(В.Шанский көе, халык сүзләре)

 

2-7 нче слайдлар (Балаларның уңышлары: конкурслар, бәйрәмнәр, класс сәгатьләре)

1 укучы: Хәзер үзебез белән таныштырабыз:

 

1.Исемем минем Ришат                            2. Мин Рәзинә -тырыш кыз,

   Күңелем минем һәрчак шат.                    Барысына да өлгерәм.

   Сөйләшергә яратам,                                    Җырлыйм, биим, дәресемне дә

   Барысын үземә каратам.                            Бик оста сөйләп бирәм.

 

3.Мин гаиләдә кече кыз                              4. Русча дөрес, матур сөйлим

   Булышам бөтен эштә.                                 Яратам исәпләргә.

   Бик тырышам мәктәптә дә                         Матур-матур сүзләр өстәп

   Яхшы укырга теләктә.                                 Әкиятләр сөйләргә.

 

5. Гаиләдә без алты кеше,                           6. Абыемнан калышмыйм диеп

    Кечкенәсе мин булам .                                Тырышам бар көчемә.

    Табак юам, өстәл сөртәм,                          Тәртипле бул, күпне бел,-дип

    Укуда да булдырам.                                     Максат куйдым үземә.

 

 

7.Класста мин берәү генә -                              9. Ә мин буламын – Ләйлә,

   Исемем минем – Гөлгенә.                                Я,  кайсыгыз мине белә?   

   Булырмын һәрвакыт                                         Кечкенә генә булсам да,

Автор
Дата добавления 09.02.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров561
Номер материала 376574
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх