Инфоурок Другое КонспектыПредлагаю Вашему вниманию внеклассное мероприятие, посвящённое 27 годовщине вывода войск из Афганистана. Данная разработка может быть полезена педагогам-организаторам,классным руководителям, воспитателям, педагогам доп. образованию. Материал рассчитан на

Предлагаю Вашему вниманию внеклассное мероприятие, посвящённое 27 годовщине вывода войск из Афганистана. Данная разработка может быть полезена педагогам-организаторам,классным руководителям, воспитателям, педагогам доп. образованию. Материал рассчитан на

Скачать материал

А.б: Хәерле көн барыгызга да. Кадерле Ватан сакчылары, гаярь егетләр! Сез барда ил хур булмас. Тикмәгә генә халык: “Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый” – дип әйтмәгәннәр.

Кешелекнең көчле, егәрле

Кавемнең бер вәкиле бит син.

Беләгеңнән көч, йөрәгеңнән

Куәт-егәр китмәсен.

Сезнең янда гына без акыллы

Сезнең янда гына чибәрләр.

Солдат булган өчен генә түгел

Көндә кирәк илгә егетләр.

Сугыш... Нинди авыр , ,шомлы сүз бу!Сугыш ничә миллион кешенең гомерен өзгән,күпме баланы ятим иткән,аналарны тол калдырган.

.
Сугыш, сугыш... Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.

Сугыш ...Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч.                                 Бөек Ватан сугышы ,Әфган,Чечня сугышлары кебек кан коюлар кешелек  дөньясында иң соңгысы булсын иде.

 



Гаиләдә ир бала туа... Нинди шатлык! Ана!  Син үзеңә һәм Ватаныңа ир бала бүләк иттең! Ул бала һәр икегезгә дә тугрылыклы, шәфкатьле булырга тиеш.Һәр ир бала, вакыты җиткәч, Ватан каршында үзенең бурычын үтәргә тиеш.

Әнкәй елый, әнкәй елый

Әнкәй елый көзҗиткәч.

Елама, әнкәй, көз җиткәч

Кайтырбыз вакыт җиткәч.

 

Бию бәләкәйләр

А.Б:  Үткән тормышыбызда мәңге онытылмас, йөрәккә кан белән язылган вакыйгалар байтак. Шуларның берсе – Әфган сугышы. Бу сугыш беткәнгә инде 25 ел узды. Әмма аның хатирәләре; тау-ташларында башын салган совет сугышчылары һичкайчан онытылмаслар. 15 – февральӘфганстан җирендә һәлак булган сугышчы- интернационалистларны искә алу көне.  Әйе, әфган сугышын онытырга хакыбыз юк. Анда совет халкының 15 меңләп гүзәл улының чәчәктәй гомере киселде. Ә Татарстан   Республикасы 257 егетен югалткан.  Безнең авылдан әфган сугышында 5 егетебез катнаша. Шуларның дүртесе:

 Әхметшин Мөхтәр,

Кәримов Чулпан,

Ханиев Фирдәвес,

Исангильдин Фәрит

исән –имин туган авылларына кайту бәхетенә ирешәләр, ә Шәйдуллин Илшат кайтканнан соң, сугышта алган яраларыннан вафат була.

Алып баручы кереп китә.

1,2,3,4,5 чыгыш ясыйлар

Камалетдинова 

Каримова

Фазлыева

Исангилҗдина

Галеева сөйли һәм портретны тумбога куя

1,2,3,4,5 кереп китәләр

 Җыр Фазлыева Элҗмира “Кичер, әнкәй кайта алмавымны ”

А.б.

Европаның төрле почмагында

Кыелдылар япь- яшь гомерләр

Безнең арттан күпме кала калды

Чит – ят җирдә  изге каберләр.

Кайтмаса туган якларына,

Калсалар да чит- ят җирләрдә

 Алар һаман хәтер түрендә,

 Исәннәрнең изге җырында.

А.б. Каһәрләнгән нокта. .. Әфганстан... Ни бары 18- 20 яшькә җитеп, бер тапкыр да керләнергә – тапланырга өлгермәгән сөлектәй егетләрнең матур сыйфатларын, якты хыялларын санап бетреп кенә буламыни?!

Әй, син кахәрләнгән, аяусыз Әфганстан!... Синең канлы чүлләреңдә, шәрә ташларыңда бу дөньяга яшәргә дип килгән меңнәрчә яшь егетнең гомерләре киселде. Гадел булмаган бу сугыш корбаннары әнә шул япь-яшь егетләр.

Ә Татарстан   Республикасы 257 егетен югалткан.Безнең Лениногорск шәһәре һәм районыннан бу аяусыз сугыш 10 сөлектәй егетнең гомерен алып китте:

5. Гараев Рафик Мансур улы

2. Гарифуллин Минислам Минихан улы.

7. Зарипов Әнис Давис улы.

8. Игнатьев Сергей Васильевич.

3. Плешаков Геннадий Алексеевич.

10. Стулов Евгений Николаевич.

4. Станюков Сергей Викторович.

9. Фаррахов Эраст Ранас улы.

1.     Шайдуллин Ильшат Сәгыйть улы

6. Ершов Сергей Михайлович.

 

      Җыр Каримова Гүзәл

 

А.Б.

 

 

 

 

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә - җанга уела торган

 

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

Әйе, солдат биргән антына тугры калып, иле кая кушса, шунда хәрби бурычын үти. Чехословакиядә, Мурманск шәһәрендә, Чечня җирендә хәрби бурычларынүтәгәндә һәлак булган һәм имгәнгән егетләребез бар. Болар:

 Сәхәпов Әлфис Гыйльметдин  улы

Мингазов Мәгъмүр Мияссәр улы

Сәетгәрәев Ренат Ягъфәр улы

(Каримова З., Гумерова З. Ямаева Г. чыгалар һәм сүзләрен сөйлиләр.Гумерова З. Һәм Ямаева Г. портретларын тумбочкага куялар. 1 сыйныфлар чәчәк куялар). 

А.Б

Мин зиратка керәм,

Алда- каберлекләр...

Берәү, икәү, өчәү..., егерме ...

Тукта Кызыл йолдыз куелганы

Солдат каберлеге тугелме?

Яшь агачлар үсә өстенә

Ак чәчәчкле венок куелган.

Ә исеме җуелмаслык итеп

Мәрмәр ташка тирән уелган.

Якынрак килеп укыйм,

Дулкынлана минем йөрәгем.

Мондый тыныч көндә ник үлде икән? –

Мин ни уйларга да белмәдем.

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела . Әмма без хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган егетләребезне онытырга тиеш түгелбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши. (Бер минутлык тынлык игълан ителә.)

 

А.Б

Дөньяда нинди көч гап-гади кешеләрне батырлыкка илтте икән?

Батырларның бөеклеге нәрсәдә?

Сугыш кырында үлем белән күзгә- күз очрашканда калтырап төшмәс өчен, палач балтасы астына баш салганда елмаер өчен нинди көч кирәк?

Мондый көчле рухлы егетләрне гап- гади әниләр ничек тәрбияләп үстерде икән?

(Бию. Зур кызлар)

 

А.Б. Ә хәзер кичәбезгә килгән кунаклар белән таныштырып китим әле......  

 

Аларның да безгә үйтәсе килгән сүзләре бардыр.

 

А.Б. Еллар уза, дөньяга яңа буын килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында беребезнең дә онытырга хакы юк!

Әфган, Чечня һәм башка  җирләрдә һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакыксыз өзелгән егетләребез, әтиләребез, туганнарыбыз алдында баш иябез.

Очрашу кичәбезне шуның белән тәмамлап, безнең чакыруыбызны кабул тиеп мәктәпкә ктлгәннәре өчен ........     зур рәхмзтебезне  белдерәбез. Алдагы көннәрдә дә элемтәне  өзмәсәк иде. Сезгә саулык- сәламәтлек, шәхси тормышыгызда гаилә бәхете, иминлек телибез. Шушы очрашу истәлеге итеп, кечкенә генә бүләгебезне кабул итеп алыгыз. Сау булыгыз!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Предлагаю Вашему вниманию внеклассное мероприятие, посвящённое 27 годовщине вывода войск из Афганистана. Данная разработка может быть полезена педагогам-организаторам,классным руководителям, воспитателям, педагогам доп. образованию. Материал рассчитан на"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 610 358 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.09.2016 285
    • DOCX 51 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галиуллина Асия Хайдаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галиуллина Асия Хайдаровна
    Галиуллина Асия Хайдаровна
    • На сайте: 10 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1061
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой