А.б. Яшәгән ди урманда
гап-гади бер керпе баласы – Энәбай! Һәр кышны ул әнисе белән озын-озак итеп
йоклап үткәрә торган булган. Яз җитте исә йокысыннан торып, язгы кояшка соклана
икән....
Керпе: Фрр,фрр,фрр!!!!
Исәнме кояшкай! Исәнмесез беренче чәчәкләр!
Куян: Ооо! Сәлам керпе!
Керпе: Сәлам куян! Синен
кулында нәрсә ул?
Куян: Салат яфрагы!
Мин аны әниемә бүләк итәм!
Керпе: Ә нәрсә, синен
әниеннен туган көне мәллә?
Куян: Ююк, керпе, син
нәрсә? Бүген бит әниләр бәйрәме, 8нче март!
Керпе: Нинди бәйрәм сон
ул?
Куян: Әниләр, әбиләр,
кызлар бәйрәме, ул! Мин менә бу салат яфрагын әниемә бүләк итәм. Ә син нәрсә
бүләк итәсен?
Керпе: Оой! Белмим шул!
Минем бүләгем юк!
Куян: Ә син нәрсә булса
да уйлап тап. Ә мин киттем. Анда ниндидер аяк тавышлары ишетелә. Төлке түгел
микән? Мин аннан куркам. Киттем, саубул!
Керпе: Инде мин нишлим
икән. Мин бит куян шикелле тиз йөгерә белмим.
(Керпе
бер кырыйга барып яшеренә)
Төлке: Ох, йөгереп тә
карый бу куян, куып тота алмадым бит. Монда ниндидер ис килә, керпе исе бит бу.
Менә мин аны хәзер тотып ашыйм! Кайда сон әле ул, кайда сон?
(Төлке
керпене эзли-эзли чыгып китә)
Керпе: Инде мин нишлим
икән, мина кем булышыр?
Чәчәкләр: Без булышабыз,
без булышабыз!
Керпе: Сез кем сон?
Чәчәкләр: Без чәчәкләр,
без чәчәкләр!
Керпе:
Яшерегез алайса мине!
Чәчәчкләр: Кил монда, кил
монда!
(Керппе чәчәкләр янына
йөгереп килә.чәчәкләр аны каплыйлар. Төлке килеп керә)
Төлке: Кая китте бу
керпе? Әле генә монда иде бит. Качкандыыыр! Эх, керпене дә эләктереп булмады.
Ярар, китим әле мин, бәлкем берәрсен эләктеремен! (Төлке чыгып китә)
Керпе: Рәхмәт сезгә
чәчәкләр, мине төлкедән саклап калган өчен. Чәчәчкләр, сез шундый матурлар. Сез
минем белән барып,әниемне бәйрәм белән котлый алмассызмы икән?
Чәчәкләр: Без барабыз,
без барабыз!
Керпе: Мин сезне күтәреп
барам, сез минем энәләремә тотынып утырыгыз.
(Барган хәрәкәтләр
ясыйлар)
Керпе: Әнием,әнием, чык
тизрәк! (Әни керпе килеп чыга)
Әни керпе: Кара әле
нинди матур чәчәкләр. Улымнын тавышын ишеттем, ә үзе юк! Кая сон минем улым?
(Чәчәкләр арасыннан керпе килеп чыга)
Керпе: Менә бит мин
әниееем! Мин сине 8 нче март бәйрәме белән котлыйм!
Әни керпе: Рәхмәт улым.
Мин чәчәкләрне бик яратам. Чәчәкләрдән дә күбрәк сине яратам. Рәхмәт сина матур
бүләген өчен! ( Кочаклашалар)
Керпе алга
борылып: Балалар, ә сез әниләрегезгә бүләкләр әзерләдегезме?
Балалар
Әзерләдееек!
Керпе: Әйдәгез
әле, бүләкләрне тапшырыйк!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.