Инфоурок Другое Другие методич. материалыПроект на тему: «Көз безгә кунакка килгән»

Прект на тему: «Көз безгә кунакка килгән»

Скачать материал

Проект
«
Көз безгә кунакка килгән»

Проект төре: иҗади эзләнү.

Үткәрү вакыты: 2 атна (октябрь).

Проектта катнашучыларның яше – 2 - 3 яшь.

Проект төрекатнаш.

Проектта катнашалар: балалар, тәрбиячеләр, әти- әниләр.

Проект түбәндәге эшчәнлекләрдә уздырыла: шөгыльләрдә, күнегүләрдә, уеннарда(хәрәкәтле, бармак, үстерешле), матур әдәбият уку һәм картиналар карау. Бүлмәдә балалар һәм әти- әниләр эшләреннән күргәзмә оештырыла.

Проект максаты:

Балаларны табигать белән таныштыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Бурычлар:

1.Балаларны табигатьтәге гади үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү(агачларда төрле төстәге яфраклар,салкынайтты,яңгырлар еш ява,җил исә,яфраклар агачтан өзелеп җиргә төшәләр).

2.Көз үзлекләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүзлеген баету.

3.Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш, матур көз күренешенә соклану хисе тәрбияләү.

4.Балаларны көз турындагы матур әдәбият белән таныштыру. Китаптагы рәсемнәргә кызыксынучанлык уяту.

5.Үзләренең кичерешләрен рәсемдә һәм әвәләүдә сүрәтләп бирүләренә ирешү.

6. Сенсорик билгеләрне аера белергә өйрәтү: зурлык (зур, кечкенә), төс (сары, кызыл, яшел, зәңгәр), сыйфат (юеш,пычрак).

Көтелгән нәтиҗәләр:

2-3яшь- әйләнә- тирә мохит һәм сенсорик тәрбия турында белем бирү өчен иң кулай чор. Бу проект аркылы балалар табигать турында беренчел белем алалар. Проек эшчәнлеге балаларны күзәтергә, әйләнә- тирә табигатьтәге үзгәрешләрне күрергә: яфрак ява, салкын яңгыр, җил һ.б.), табигать материалларының сыйфаты белән танышырга мөмкинлек бирә; сөйләм телләре байый, ишетү һәм күрү сәләтләре үсә, кул чуклары ныгый.

Әти- әниләр белән балаларның бердәм эшчәнлеге:

1.Әти - әниләргә консултация «Без прогулкага чыгабыз. Көз»

2. Папка – передвижка «Тәрәзә артында ниләр бар

3. Фото күргәзмәсе «Көз көне прогулкада».

4.Әти - әниләр белән балаларның бердәм эшчәнлеге: Тема:«Көзге   табигат материалларыннан  кул эшләре күргәзмәсе».

5.Шәхси әңгәмәләр, көз көне балаларны прогулкага ничек киендерергә.

 

Гади математик күзаллауларын формалаштыру «Яфракны төзе»

Бурычлар:

1.Ике кисәктән бер бөтен төзергә өйрәтү,килеп чыккан предметның исемен әйтүләренә ирешү.

2.Кызыл, яшел, сары төсләрне аера белергә өйрәтү.

Сөйләмдә әлеге төшенчәләрне аңлап куллану: «шундый ук», «андый түгел».

3. Эчтәлеген аңларга ,тәрбияче сөйләгәнне тыңларга, сүрәтләнгән рәсемне әйтеп бирергә өйрәтү.

Танып белү эшчәнлеге.

1.Тема:”Көзге табигать”.

Бурычлар:

1)балаларның көз( табигаттәге үзгәрешләр, кешеләрнең киемеҺ.б) турында гади күзаллауларын формалаштыру;

2)балаларның күзәтүчәнлеген, игтибарын, тәрбиячене тыәлый белү осталыгын үстерү;

3)көзге табигаткә соклану хисләре тәрбияләү.

2.Тема:”Безнең Алсу” сериясеннән рәсем карау.

Бурычлар:

1)рәсемдәге предметларны таный һәм исемен әйтә белергә, рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү, сүзлекне активлаштыру;

2)балаларның игтибарын, хәтерен үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен ишетә һәм үти белүләренә ирешү;

3)рәсемне кызыксынып карау теләге тәрбияләү.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге.

1.Тема:”Яшелчәләр”.

Бурычлар:

1)яшелчәләрне белдерә торган исемнәр(бәрәңге, помидор, суган, кишер) 1әм аларның үзлекләрен белдерә торган исемнәр хисабына балаларның сүзлеген баету, яшелчәләрне танырга өйрәтү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү;

2)балаларның сенсор тою сәләтен үстерү;

3)яшелчәләр, аларның файдасы турында мәглүмәт бирү.

2.Тема:”Җил исә” уен күнегүе.”Кем нәрсә ашый?” дидактик күнегүе.

Бурычлар:

1) балаларның төсләр турындагы күзаллавын ныгыту, җәнлекләрнең нәрсә ашавы турындагы белемнәрен ачыклау; ялап, эчә, кимерә, чүпли, ашый фигылләрен сөйләмдә активлаштыру; авыз аша Һаваны салмак чыгарырга өйрәтү;

2)игтибарны, күзәтүчәнлекне үстерү;

3)җәнлекләргә, кошларга карата кызыксыну тәрбияләү.

Сәнгать эшчәнлеге (рәсем) “Яңгыр ява тып та тып»

Бурычлар:

1.Көзге табигатьнең яңгырлы булуы турында белемнәр бирү.

2.Көзге киемнәрнең исемнәрен ныгыту.

3. Рәсем ясауны мамык таякчыклары ярдәмендә өйрәтү.

4.Зәңгәр төс турындагы белемнәрен ныгыту.

2.Рәсем.Тема:”Яфраклар коела”.

Бурычлар:

1.Балаларны бармак башлары белән рәсем ясарга, бармаклар белән буяуны алырга, ахыргы нәтиңәдә сөенергә өйрәтү.

2.Төсләр буенча белгәннәрне ныгыту.

3.Рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

Сәнгать эшчәнлеге (әвәләү) «Яфраклар коела да коела»

Бурычлар:

1.Балаларның әвәләүгә кызыксынучанлыкларын үстерү.

2.Пластилинны кечкенә кисәкләр чеметеп алырга һәм аларны ябыштырырга өйрәтү.

3.Кызыл, яшел, сары төсләр белән таныштыруны дәвам итү.

4.Колектив эшкә кызыксынучанлык тәрбияләү.

2.Әвәләү.Тема:”Йомшак болытлар”

Бурычлар:

1.Баларны йомшак болытлар әвәләргә өйрәтү.

2.Пластилинны бүлү ысулларын яңарту(өзү, җәю, ябыштыру).

3.Йомшак болытны матур әвәләүгә кызыксыну уяту.

 

Режим вакытларында эшчәнлек:

Прогулка «Җилне күзәтү»

Бурыч:

1.Балаларның җил турындагы белемнәрен ныгыту.

2.Табигаттәге бәйләнешләрне аңлату: агачлар селкенә, яфраклар оча, җиргә төшә – бу җил исү.

 

Прогулка “Яфракларны күзәтәбез»

Бурыч:

1.Балаларга төс турында (алтын көз) белем бирү, сары төс турындагы белемнәрен ныгыту.

2. Яңа белемнәр бирү: яфраклар ява.

 

Дидактик уен «Кайсы вакыт?»

1.Көзге табигатьнең үзенчәлекләре белән таныштыру (яфраклар коела, кешеләр җылырак киенә, яңгырлар ява һ. б.);

2.Рәсемнән көзге табигатьне аера белергә өйрәтү.

Дидактик уен «Төсле яфраклар»

Бурычлар:

1.Балаларны төсләрне танырга, дөрес атарга өйрәтү.

2.Кул чуклары мускулларын ныгыту.

Дидактик уен: «Курчакны прогулкага киендерәбез».

Бурыч: көзге киемнәрнең исемнәрен өйрәнү.

Бармак күнегүе

Максат:вак моториканы үстерү, кул чукларын ныгыту.

“Көзге букет”.

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты(бармакларны чиратлап бөгәбез).

Җыябыз яфракларны.(йодрыкларны ябабыз, ачабыз).

Каен, өрәңге, имән яфраклары,(бармаклар чиратлап бөгелә).

Бер букетак җыябыз,(ике кул йөдрыклана)

Кадерле әниләргә бүләк итәбез( букет бирү хәрәкәте башкарыла).

 “Бармаклар”.

Бармаклар юлга басты,(балалар бармакларын өстәлгә куялар)

Тиз- тиз генә йөгерде.(бармакларын йөгертеп алга баралар)

Тигез юлдан йөгерүе

Бармакларга күңелле.(ике кулның урта һәм имән бармаклары белән өстәл өстеннән

                                  “йөгерәләр”). 

Сулыш күнегүе: «Кемнең яфрагы беренче оча?»

Бурычлар: сулыш органнарын ныгыту,сулышны акрын, озак чыгарырга өйрәтү.

Тәрбияче балаларга яфракларны күзәтергә тәкъдим итә, аларның төсләрен, яфракка озак, салмак кына өрергә һәм аның ничек очканын карарга тәкъдим итә. Ярыш уздырырга мөмкин «Кемнең яфрагы беренче оча?», «Кемнең яфрагы ерак оча?».

Көз турында матур әдәбият уку:

Бурычлар:матур әдәбиятне тыңларга өйрәтү, эчтәлеген аңларга ярдәм итү.

Әхмәт Ерикәй “Көз” шигыре.

Вәсимә Хәйруллина “Яңгыр” шигыре.

Рус халык әкияте “Шалкан”.

Көз турында әңгәмәләр, рәсемнәр карау.

Бурычлар:көзге табигать турында соклану хисләре тәрбияләү; балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, тәрбиячене тыңлый белү осталыгын үстерү.

Хәрәкәтле уеннар:

Бурычлар: хәрәкәтчәнлекләрен үстерү, тәрбияченең сигналына буйсыну теләге тәрбияләү.

1.”Яфраклар белән уен”

Сары, кызыл яфраклар

Һавада әйләнәләр.(балалар яфракларны куллары белән өскә күтәреп әйләнәләр)

Кызгылт- сары яфраклар

Үләнгә сибеләләр.(чүгәлиләр һәм яфракларны идәнгә тидереп алалар)

2. «Яңгыр яу».

Яңгыр, яңгыр, яңгыр яу!

Яңгыр безгә бик кирәк.(балалар сикерә- сикерә әйләнәләр)

Яңгырдан соң агачлар(кулларын як-якка җәяләр)

Чәчәкләр үсә тизрәк.(кулларын өскә күтәрәләр).

3.”Яфраклар белән уен”.

Сары, сары. Сап- сары

Агачның яфраклары.(балалар яфракларны куллары белән өскә күтәреп җилпиләр)

Җил исә, оча яфрак-( кулларын як-якка чайкыйлар)

Көзнең матур чаклары!(кулларын өскә күтәрәләр).

 Предметлар белән хәрәкәтле уен: «Яфракны тот»

Бурычлар:

1.Балаларны яфракны сикереп тотарга өйрәтү.

2.Балаларның күрүчәнлеген, игтибарлылыгын, кул хәрәкәтләрен үстерү.

3.Балаларда тырышлык тәрбияләү

Йомгаклау чарасы: “Көз безгә кунакка килгән”.

                          (1 нче кечкенәләр өчен)

Максат: курчак театры персонажлары ярдәмендә  балаларның активлыкларын үстерү. Тереклек ияләренә  кайгыртучан  мөнәсәбәт тәрбияләү. Балалар  өчен таныш  һәм  аңлаешлы  музыка репертуарын  куллану. Балаларда  шатлык  хисләре уяту.

М. Мозаффаровның “Көзге җыр” музыкасы астында балалар Алтын көз белән залга керәләр.

Музыка җитәкчесе: Исәнмесез, балалар! Күрәсезме, безнең зал, ничек  итеп матур бизәлгән! Сез дә бәйрәмгә ничек  матур  киенеп килгәнсез! Алтын көз үзе дә бәйрәмгә килеп җиткән! Чөнки бездә бүген, Көз бәйрәме! Бергәләп күңел ачарбыз, уйнарбыз, биербез! (Алтын көз“Яфрак бәйрәме” (Л. Лерон сүзләре, Р.Еникеева музыкасы) җырын җырлый-җырлый җиргә яфраклар коя).

Алтын көз:

Сары , сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак-

Көзнең матур чаклары.

(Туктап кала һәм балаларга карый).

Алтын көз : Исәнмесез, балалар. Мин Алтын көз булам. Көттегезме мине? Менә күпме яфраклар  койдым  үзегезгә. Әйдәгез  бергәләп  җыябыз.

(Музыка астында Алтын көз һәм  балалар яфрак җыя).

Алтын көз: Карагыз әле, тирә-як нинди матур. Агачларда  матур  сары  яфраклар. Бүген көне  дә кояшлы! Әйдәгез әле, балалар уйнап алыйк.

Балалар Алтын көз белән “Кояш һәм яңгыр”(“Кояшкай”, т.х.җ., Ә. Фәттах эшк.) уенын уйныйлар.

Кояш көлә, кояш көлә

Ул югары күтәрелә.

Кояш көлә, без биибез,

Бик күңелле яшибез.

 

Алтын көз: Ай, ай балалар, яңгыр ява башлады, тизрәк минем янга килегез!

Балалар зонтик астына качалар. Уен ике-өч мәртәбә кабатлана.

Музыка җитәкчесе: Балалар монда нинди матур өй тора. Кем яши икән монда? Әйдәгез, бергәләп әкият карыйк (балалар утыра).

Балалар “Бу өйдә кем яши?” әкияте карыйлар.

Алтын көз: Бу матур йортта Алсу исемле кыз һәм аның энесе Инсаф яши. Тавыш – тын ишетелми, чөнки алар әле йокыдан тормаган. Беренче булып йокыдан әтәч уянды, “Кикрикүк” дип җырлап җибәрде, шундый каты кычкырды, барысын да уятты. Алсу һәм Инсаф та йокыларыннан уяндылар һәм әтәчкә үпкәләп “Әтәчем! Әтәчем! Ник иртә торасың? Йокыдан син безне иртүк уятасың” дип әтәчне шелтәләп тә алдылар.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әтәчкә җыр җырлап күрсәтәбез.

Әтәчкәй”(Т. Вафина музыкасы, Г. Вафина сүзләре) җыры башкарыла.

1.Иртән иртүк кем тора?

Әтәчкәй, әтәчкәй.

Канат кагып кычкыра

Әтәчкәй, Әтәчкәй.

2.Иртән иртүк кем тора?

Әтәчкәй, әтәчкәй.

Ул кояшны уята

Әтәчкәй, әтәчкәй.

Алтын көз: Рәхмәт, балалар. Әтәчкә җыр бик ошады. Хәзер әтәчне сыйлыйбыз.

Аша, аша әтәчкәем. (Әтәчне алып куя).

(Ширма артыннан “Ко-ко-ко” дигән тавыш ишетелә).

Алтын көз: Балалар кем анда шулай сөйләшә?

Балалар: Тавык.

Алтын көз: Балалары кем?

Балалар: Чебиләр!

Алтын көз: Дөрес, чебиләр. Әйдәгез тавыкны һәм чебиләрне чакырабыз. Чеп-чеп-чеп. Балалар , ә мин тавык һәм чебиләр турында җыр да беләм, тыңлагыз әле.

Алтын көз “Өй алдында чебиләр” (Л.Б.-Болгари музыкасы, М. Хөсәен сүзләре) җырын җырлый.

Алтын көз:

Өй алдында чебиләр:

“Чип-чип-чип!.. – дип йөриләр.

Кечкенә  канатлары,

Муеннары  сап – сапры.

Лә- лә, лә-лә-лә,

Муеннары сап – сары.

Алтын көз: Җырны тыңладыгыз, хәзер барыгыз, чирәм йолкыгыз, җим эзләгез.

(Ширма артыннан “Һау-һау-һау” дигән тавыш ишетелә).

Алтын көз: Безгә кем килә?

Балалар: “Акбай!”килә.

Алтын көз һәм балалар “Акбай”(Т.Вафина музыкасы, М. Шаһиҗиһанова сүзләре) җырын җырлыйлар.

(Акбайны алып куя, ширма артыннан “мяу-мяу” дигән тавыш ишетелә).

Алтын көз: Балалар кемнең тавышы ул?

Балалар: Песи!

Алтын көз: Әйдәгез чакырыйк песине. Пес-пес-пес!

Алтын көз “Песи” (Л. Хисмәтуллина музыкасы, Р.Гыйләҗева сүзләре) җырын башкара.

Алтын көз:

Безнең песи уйнарга, биергә бик ярата! Ул сезгә шылтыравыклар алып килгән.

Шылтыравык”(М. Бикбова музыкасы, сүзләре) уенын уйныйлар.

Алтын көз: Хәзер песи бераз ял итеп ала, ә без биеп алыйк.

Әйдә” (Г. Ильина музыкасы, т.х.с.) биюе башкарыла.

Ширма артыннан Алсу һәм Инсаф күренә, балаларны мактап, күчтәнәч бирәләр. Алтын көз дә балаларга  алма бәлеше бирә. Балалар рәхмәт әйтә

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Проект на тему: «Көз безгә кунакка килгән»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Бухгалтер

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 713 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.11.2016 500
    • DOCX 81 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Загриева Миннур Ибрагимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Загриева Миннур Ибрагимовна
    Загриева Миннур Ибрагимовна
    • На сайте: 7 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 11504
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой