Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Преподавание татарского языка в 5 классе (теоретические основы)

Преподавание татарского языка в 5 классе (теоретические основы)

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов


5нче рус сыйныфларында татар телендә текст өстендә диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.


Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Рус теле күп дистә еллар милләтара аралашу теле булып яшәгәнгә күрә, аны укыту методикасы да, фәнни-дидактик нигезләре дә, программа һәм дәреслек төзү мәсьәләсе дә, бу телне өйрәнүнең мотивациясе дә ачыкланган.
Хәзерге чорда да рус телен укыту методикасы камилләшеп бара, дәреслекләрнең сыйфаты да яхшыра, телгә һәм сөйләмгә өйрәтү проблемалары да эшкәртелә.

Татар теленә өйрәтүнең 200 еллык тарихы бар. Бүгенге көндә татар теле мәктәпләрдә, училищеларда, югары уку йортларында укытылып килә. Ләкин, безнең фикеребезча, татар телен рус һәм башка татар булмаган аудиториядә укыту өлкәсендә зур авырлыклар бар. Бу авырлыкларны чишү юнәлешендә нинди адымнар ясалган соң?

XVIII гасырның икенче яртысында татар теле үсешендә зур адым ясала.
Татар мәгърифәтендә аеруча олуг урынны Хәлфиннәр нәселе алып тора. Нәкъ аларның гаиләсендә чыккан галимнәр күп еллар Казан университетында һәм Казан гимназиясендә татар телен укытып киләләр.

Ф. Харисов әйтүенчә, «укытучылар нәселен башлап җибәрүче Сәгыйть Хәлфин халкыбызның тарихында беренче булып татар булмаган аудиториягә беренче укыту әсбабын яза (Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов, 1778 ел) һәм беренче нәшер ителгән татар теле дәреслеге чыгара» .

1800 нче елдан 1828 нче елга кадәр әтисенең һәм бабасының хезмәтләрен Ибраһим Хәлфин дәвам итә. Аның 1809 нчы елда басылып чыккан әсбабы М.Ломоносовның рус грамматикасына нигезләнеп язылган. Бу – «Азбука и грамматика татарского языка с правилами арабского чтения».
Соңрак гимназиядә бу нәселнең тагын ике вәкиле укыта: Исмәгыйль Хәлфин (Исхакның энесе) һәм Шаһип-Гәрәй (Ибраһимның улы).
Казан гимназиясендә 1836 нчы елдан 1842 нче елга кадәр М.А. Казем-Бәк тә татар теле укыта. 30-50 нче елларда татар телен А. Онисифиров, М.Б. Первухин, А. Казем-Бек (М.А. Казем-Бекның энесе), М.-Г. Мәхмүдовлар да укыталар.

Башка җирлекләрдә дә татар теле өйрәнелгән. Мәсәлән, 1815 нче елда Мәскәүдә ачылган Көнчыгыш телләренең Лазарев институтында (1815-1818 нче еллар) әрмән, гарәп, фарсы, төрек, грузин телләре белән беррәттән татар теле өйрәнелә.

Тышкы Эшләр министрлыгының Азия департаменты каршындагы Шәрык телләрен укыту бүлегендә (1823-1918 нче еллар эчендә) шулай ук татар теле укытыла. Мәсәлән, 1888 нче елдан алып татар телен Гатаулла Бәязитов укыткан. Бу шәхес татар дөньясында киң танылган. Ул Санкт-Петербургта беренчеләрдән булып «Нур» исемле татар газетасын чыгарган кеше .

1908 нче елда Ырынбурда игътибарга лаеклы В.К. Граммаковның «Практическое руководство к изучению татарского языка» исемле китабы чыга.
XIX нчы гасырның икенче яртысында Казанда Каюм Насыйри эшчәнлеге аеруча зур урын алып тора. Ул татар телен укытуда шулай ук үзенчәлекле методика билгели.

1921 нче елда татар теле беренче тапкыр Дәүләт теле буларак игълан ителә, һәм шул вакытта ук күпсанлы программалар, дәреслекләр дөнья күрә.
Бүгенге көндә дә Республикабызда шул ук мәсьәләләр хәл ителә, чөнки барлык гомуми урта белем мәктәпләрендә татар теле Дәүләт теле буларак укытыла. Шуңа күрә татар телен икенче тел буларак укыту методикасының дидактик нигезләрен яхшы белү, аларга таянып эш итү укытучыларның бурычы булып тора.

Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре төзеп бастырылды; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелде; алар мәктәпләргә җиткерелде. Шулай ук әлеге проблемага багышланган күп кенә монографик хезмәтләр дөнья күрде (Ф.Ф.Харисов, А.Ш.Әсәдуллин, Ф.С.Сафиуллина). Әмма шулай булуга карамастан, рус балаларына татар телен өйрәтү проблемасы тулысынча чишелгән дип әйтеп булмый. Димәк хәзерге көндә дә искә алынган проблема шактый актуаль булып кала бирә.

Хезмәтнең төп максаты – рус балаларына татар теле укытуның үзенчәлекләрен анализлау, башлыча 5нче сыйныфларда текст өстендә диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү эшчәнлеген тикшерү. Бу максатка ирешү өчен без А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Йосыпов, Ф.С.Сафиуллина, Ф.Ф.Харисов, К.С.Фәтхуллова, А.Х.Нуриева һ.б. хезмәтләрен өйрәндек. Шушы материал нигезендә 5нче сыйныфта укучыларда татарча текст нигезендә диалогик һәм монологик сөйләм үстерү үзенчәлекләренә анализ ясадык. Мисаллар 5нче рус сыйныфлары өчен бастырылган ике китаптан алынды: А.Х.Нуриева, Р.Х.Ягъфәровалар тарафыннан төзелеп 2001нче елда бастырылган “Татар теле” дәреслеге һәм Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизовалар тарафыннан төзелгән 2006нче елда “Мәгариф” нәшриятында бастырылган “Татарча да яхшы бел” дәреслегеннән.

Курс эш традицион рәвештә кереш, ике бүлектән, әдәбият һәм чыганаклар исемлегеннән гыйбарәт.

Кереш үз эченә татар телен укыту тарихын, эшнең максатын һәм бурычларын ала.

Беренче бүлектә рус балаларына татар теле укытуның фәнни-методологик нигезләре ачыла, төп принциплар билгеләнелә.

Икенче бүлектә диалогик һәм монологик сөйләмгә өйрәтүнең асылы, текст ярдәмендә бу сөйләм күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү алымнары ачыклана, мисаллар ярдәмендә дәлилләнә.

РУС БАЛАЛАРЫН ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮ СИСТЕМАСЫ

§ 1. Укыту максатлары

Рус балаларына татар телен укытуда хәзерге методикада өч максат билгеләнә:
1) гамәли максат телене аралашу чарасы буларак өйрәтүне күз алдында тота;
2) гомуми белем бирү максаты укучыларда логик фикерләү сәләтен үстерү, татар телен туган тел белән чагыштырып өйрәтү һәм туган телне тагын да яхшырак белүгә, гомуми культураны үстерүгә ярдәм итә;
3) тәрбияви максат укучыларның шәхесен формалаштыруны, төрле милләтләр арасында үзара дуслык, теләктәшлек хисләре тәрбияләнү, актив тормыш позициясе булдыруны, кешеләргә, якыннарга интирамлы булуны һ.б. күз алдында тота.

Гамәли максат үз чиратында түбәндәге бурычларны үз эченә ала:
1) коммуникатив бурычлар .
Укытучы түбәндәгеләргә өйрәтергә тиеш: а) 2000 пассив сүзлек нигезендә татар телендә сөйләшүчеләрнең гадәти тизлектәге сөйләмен тыңлап аңлау; ә) 1000 актив сүз нигезендә укучыларның диалогик һәм монологик сөйләмен формалаштыру; б) татарча текстларны кычкырып һәм эчтән (үз алдына) сүзлексез уку; в) кечкенә хикәя, хат, белдерү, конспект, тезис язу; г) татарчадан русчага (һәм киресенчә) төгәл тәрҗемә итү.

2) Филологик бурычлар татар теленең фәнни нигезләрен аңлатуга кайтып кала.

3) Һөнәри бурычлар укучыларның киләчәктәге һөнәри эшчәнлеге белән бәйле. Мәктәпне, уку йортын тәмамлаган һәр кеше татарча аралаша белергә тиеш. Ләкин бу эш ихтыяҗ булдырмады, бары Мәгариф министрлыгы өлкәсендә генә калды. Соңгы чорга кадәр җәмгыятьтә татар теле шактый тар кулланышта кала. Татарча сөйләшү актив булмаганлыктан, рус кешесенә татарча сөйләшүгә ихтыяҗ бик түбән дәрәҗәдә кала.

Укытучы татар теленә өйрәтү процессында татар дөньясына хас гореф-гадәтләр, традицияләр һәм татар әдәбияты, сәнгате үрнәкләре, татар тарихы, татар сөйләм этикеты белән танышырга тиеш.

§ 2. Укытуның эчтәлеге

Фәнни хезмәтләрдә әйтелгәнчә , теге яки бу фәнгә укыту процессында төп компонентларның җыелмасын тәшкил итә, ә алар үз чиратында дәрес материалын сайлап алуны, аны өйрәтү формаларын, эчтәлеген, телгә өйрәтү методларын һәм алымнарын билгели.

Татар теленә өйрәтү системасы түбәндәге компонентлардан гыйбарәт: укытуның юнәлеше, укытуның максаты һәм бурычлары, укытуның эчтәлеге, укыту процессы, укыту принциплары, оештыру формалары, методлары, укыту чаралары.

Укытуның эчтәлеге түбәндәге компонентлардан тора: тел һәм сөйләм материалы, белем, сөйләм күнекмәләренә ия булу, темалар, аралашу ситуацияләре һәм текстлар.

Тел материалы. Телне гамәли үзләштерү – билгеле бер күләмдәге тел материалын үзләштерү дигән сүз. Димәк, укучы билгеле бер күләмдә лексик, фонетик, грамматик материалны белергә тиеш.

Сөйләм материалы типик формалар, темалар һәм аралашу ситуацияләре аша бирелүне билгели.

Тема – әңгәмәнең яисә хәбәрнең предметы. Дәресләрдә тема аралашу сферасыннан чыгып билгеләнергә тиеш.

Белемнәр. Телгә өйрәтүнең эчтәлегенә тел һәм сөйләм материалына ия булыр өчен кирәк булган белем дә керә. Бу – кагыйдәләрне белү, аларны сөйләм төзүдә дөрес куллана белү. Белем күләме укыту максатына гамәли яктан кирәклеккә бәйле була.

Күнекмәләр. Телгә өйрәтүнең төп максаты – алган белемнәр нигезендә кирәкле сөйләм күнекмәләренә ия булу. Сөйләм күнекмәләренең төп билгеләре түбәндәгеләр: 1) алар сөйләмне автоматик дәрәҗәгә җиткерү өчен кирәк; 2) алар ярдәмендә формалашкан сөйләм тотрыклы була; 3) аларны яңа ситуациядә, яңа материалда кулланырга мөмкин.

Сөйләм күнекмәләренең фонетик (әйтү), лексик һәм грамматик төрләре була.

Сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре буенча укучылар түбәндәге эшләрне башкара алырлык дәрәҗәдә булырга тиешләр: татарча сөйләгән кешене тыңлап аңлау; үз фикерләреңне сөйләү; үз фикерләреңне язып бирү; язылганны укып аңлау.

§ 3. Укыту принциплары

Хәзерге методикада 4 төп укыту принципны билгелиләр: бу – дидактик, психологик, методик, лингвистик принциплар.

Рус балаларына татар телен укытканда түбәндәге принципларга таянырга кирәк.

1) Укытуның фәннилек принцибы.

2) Укытуның системалылык һәм эзлеклелек принцибы. Шунда ук бу принцип түбәндәгечә ачыклана: «Дидактикада бу принципның эчтәлеге болай конкретлаштырыла: гадидән – катлаулыга, билгеледән – билгесезгә һәм якыннан – еракка».

3) Теорияне практика белән бәйләп укыту принцибы.

4) Укытуның аңлылык һәм активлык принцибы. Әлбәттә, ике принцип бер-берсе белән бәйле. Аңлылык һәм активлык принцибы «үзләштерелергә тиешле барлык материалны аңлап һәм мәгънәсенә төшенеп кабул ителергә тиешлекне аңлата».

5) Укытуның аңлаешлык һәм көч җитү принцибы. Бу принцип аеруча башлангыч һәм урта сыйныфларда үтәлүен таләп итә. Еш кына дәреслекләрдә катлаулы материаллар очрый. Алар рус балаларына нәкъ психологик яктан авыр. Ф.Ф. Харисов бу принципны «татар теленә өйрәткәндә, укытучыдан укучыларның психофизиологик мөмкинлекләрен искә алып, аңлаешлык һәм көч җитү принцибын тиешенчә куллану сорала»1, дип әйтә. Һәм шунда ук: «Бу принцип телгә өйрәтүне артык гадиләштерүне күзалламый, ә уку материалын тиешле күләмдә мәгълүм дидактик принциплар нигезендә куллануны максат итеп куя»2

6) Укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибы.

7) Тәрбияви һәм үстерешле укыту принцибы.

8) Укытуның күрсәтмәлек принцибы.

Соңгы принцип аеруча әһәмияткә ия. Ф.Ф. Харисов әйтүенчә, «өйрәнелә торган телдә аралашырга омтылыш уятучы чара буларак, күрсәтмәлелек ныклы белем булдыруда, чит телдәге сөйләм эшчәнлегенә булган кызыксынуны саклап калдырырга ярдәм итә»1.

Саналып киткән дидактик принциплар нигезендә, без хезмәтебездә аларны ике системада анализладык. Беренче бүлектә укытуның системасы буларак, аның төп максатларын, эчтәлеген, принципларын (гомуми дидактик принциплары нигезендә) һәм методларын ачыкладык.
Ләкин һәрбер телне өйрәтүдә, аерым алганда татар теленә өйрәтүдә кулланыла торган лингвистик принципларны саклау һәм аларга таяну иң әһәмиятле урын алып тора. Лингвистик принципларга түбәндәгеләр керә: системалылык, концентризм, тел һәм сөйләм куренешләрен аерым карау, функциональлек, стилистик дифференциация, минимизация, материалны ситуатив-тематик оештыру, лексика һәм морфологияне синтаксик нигездә өйрәнү.
Бу принципларның һәрберсе әһәмиятле, алар үзара бәйләнештә кулланылырга тиеш.

§ 4. Укыту методлары

Телгә өйрәткәндә, гомуми дидактик һәм хосусый-методик методлардан файдаланалар. Хосусый метод сүзе ике мәгънәдә кулланыла: 1) укытуның юнәлеше; 2) тел аспектларына һәм сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтү ысулы. Телләргә өйрәтү тарихында күп методлар кулланылган. Татар теленә өйрәтүдә аңлы-гамәли метод, грамматик метод, натураль метод, Робертсон методы, чагыштыру-янәшә кую методы һ.б. булган. Соңгы гасырның икенче яртысында аудиовизуаль, программалаштырылган, гипнопедия, ритмопедия, интенсив һ.б. методлар да кулланыла башлый. Татар теленә өйрәтүдә алар төп метод булып китмәсәләр дә, аерым элементлары укытуда кулланылыш таба.
«Татар телен укыту методикасы тел белеме, психология, дидактика һәм башка чиктәш фәннәр белән тыгыз бәйләнгән.
Өйрәнелә торган материалның эчтәлеге һәм характеры беренче чиратта лингвистика, ягъни тел белеме тарафыннан билгеләнә. Шуңа күрә укытучы тел күренешләрен анализларга, тел белеме бүлекләренең сөйләм процессындагы ролен аңлатырга, нәтиҗәләр чыгара белергә тиеш»1, – дип билгеләнә укыту программасында.

Алда каралган татар телен чит тел буларак укытуның фәнни-методологик нигезләре рус телле балаларга телне өйрәтүнең төп аспектларын һәм кагыйдәләрен билгеләргә ярдәм итәләр. Бары тик саналган барлык аспектлар сакланган очракта гына рус балаларын татар теленә өйрәтү уңышлы барырга мөмкин. Телгә өйрәнүнең мотивлары җәмгыятҗ тарафыннан төгәл билгеләнмәгәнлектән, укытучының төп максаты - баланы татар теленә өйрәтү барышында бу телдә аралашуга ихтыяҗ тудыру, татар халкының әдәбиятына һәм мәдәниятына якынайту. Һәм тагы шуны истә тоту мөһим: рус балаларына татар телен өйрәтүнең төп максаты – аларны бу телдә аралашырга өйрәтү. Шунлыктан телнең грамматик һәм синтаксик төзелешен өйрәнү үзмаксат түгел, ә телгә өйрәтүдә корал буларак кына файдаланылырга хаклы.

СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ ТӨРЕ БУЛАРАК ДИАЛОГИК ҺӘМ МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМГӘ ӨЙРӘТҮ СИСТЕМАСЫ

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту системасы аеруча әһамиятле урын алып тора.
Чит телләр укыту методикасында түбәндәге сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтү төп максат итеп куела:

1) ишетеп (тыңлап) аңлау;

2) сөйләү;

3) уку;

4) язу.

Безнең фикеребезчә, рус балаларына татар телен өйрәтүдә иң әһәмиятле бурычлар булып гамәли бурычлар тора. Алда искәртеп үткәнчә, укучыларда сөйләм күнекмәләрен үстерү гамәли бурычларның нигезендә ята. Телдән сөйләмнең тышкы яңгырашы ике төрле – диалогик һәм монологик формада була. Диалог – ул ике яки берничә әңгәмәдәшнең кара-каршы сөйләшүе. Һәр әйтелмә башка затларның җавабына бәйле. Диалогта бик күп ким җөмләләр, ситуатив характердагы әйтелмәләр, еш кына, сорау, өндәү җөмләләр кулланыла.

Диалогик сөйләмнән аермалы буларак, монологик сөйләм мөстәкыйльрәк һәм, байтак кына дәрәҗәдә, телнең ясалма формасы булып тора. Монолог, ягъни бер генә кеше сөйләме, хикәя, чыгыш, хәбәр рәвешендә була, башкаларның репликалары белән бүленми, планлы характерда оешкан була. Сөйләмнең әлеге формасы табигате буенча диалогик сөйләмгә караганда катлаулырак, әдәби телнең нигезен тәшкил итә.1

Диалогик һәм монологик сөйләмнең аермалы якларын түбәндәге таблицада күрергә мөмкин:2

Диалогик сөйләм

Монологик сөйләм

Сөйләмнең чагыштырмача киңрәк таралган формасы.

Телдән сөйләмдә әлләни әһәмиятле урын биләми, чагыштырмача компактлы.

Аралашу вакытында төп һәм беренчел булып санала.

Диалог монологик сөйләм алдыннан бара.

Чагыштырмача ситуатив характерда, моңа аның предметлы-мәгънәви эчтәлектә булуы да тәэсир итә.

Төрле ситуацияләрдә азрак бәйле, диалогка караганда мөстәкыйльрәк.

Сөйләм нормаларына һәрвакыт туры килеп бетмәскә дә мөмкин.

Тел һәм сөйләмнең сыйфатына, әйтелмәләрне логик сөйләп аңлатуга чагыштырмача катгыйрак таләпләр куела.

Диалогның эчтәлеген ситауция билгели.

Контекстка бәйле сөйләм.

Диалогка сөйләмнең табигый формасы хас.

Диалогтан аермалы буларак, монолог чагыштырмача ясалмарак тел формаларына ия.

§ 1. Диалогик сөйләмгә өйрәтү нигезләре

Диалог - телдән сөйләмнең киң таралган формасы. А.Ш.Әсәдуллин һәм башка методистларның, милли мәктәптә рус телен өйрәтүне диалогик сөйләмнән башларга кирәк, дигән фикеренә кушылып, без дә рус балаларына татар телен чит тел буларак укытуны сөйләм эшчәнлегенең нәкъ менә шушы төренә өйрәтүдән башлап җибәрергә кирәк дип саныйбыз.

Диалог – ул ике (яки берничә) әңгәмәдәшнең сөйләм аша мәгълүмат алмашу максатында үзара бәйләнеше. Аларның берсе – сөйләм, икенчесе җавап реакциясен тудырырга тиеш. Мондый репликаларга өйрәтү татар телен чит тел буларак укытуда коммуникативлык һәм функциональ-семантик принципларны тормышка ашырырга булыша. Укучылар сүзләрнең, сүзтезмәләр һәм җөмләләрнең диалогик сөйләмдәге функциональ йөкләмәсенең нинди икәнен тоярга тиеш. Укытучы диалогик сөйләм үзенчәлекләренә репликаларның тиз чиратлашуын, сөйләмгә эмоциональ бизәлеш өстәү өчен төрле формаларны, эндәш сүзләрне, ымлыкларны куллану үзенчәлекләрен аңлатырга; темага туры килә торган интонация, ишарәләр, мимикалардан файдаланырга өйрәтергә тиеш.

Диалогик сөйләмгә өйрәтүдә А.Ш.Әсәдуллин өч этапны аерып чыгара:

  • рецептив – диалогик үрнәкне тыңлау һәм аңлау;

  • репродуктив – диалогик үрнәкне ситуация эчендә үзгәрешләре белән, хәтердән имитация рәвешендә яңадан барлыкка китерү;

  • конструктив – яңа ситуацияләрдә өйрәнелгән диалогик үрнәкләр белән үзара бәйләнгән чагыштырмача ирекле сөйләм.1

Барлык лексик-грамматик материал диалоглар һәм аралашу аша үзләштерелә. Шунлыктан яңа сүзләрне һәм грамматик формаларны диалогик үрнәкләр, җөмләләр составында кертү уңышлы алымнардан булып тора.

Үрнәк диалог белән эшләү этабында түбәндәге биремнәрне тәкъдим итәргә була:

1. Диалогны тыңлагыз. Сүзләрнең әйтелешен һәм репликаларның интонациясен истә калдырыгыз.

2. Диалогны рольләргә бүлеп укыгыз.

3. Диалогны рус теленә тәрҗемә итегез.

4. Тиешле репликаларны өстәп, диалогны укыгыз.

5. Җәяләр эчендә бирелгән сүзләрне тиешле формага куеп, репликаларны укыгыз.

6. Контексттан чыгып, диалогның репликаларын мөстәкыйль рәвештә тулыландырыгыз һ.б.


§ 2. Рус балаларын текст өстендә диалогик сөйләмгә өйрәтүне укыту барышында тормышка ашыру ысуллары.

Диалог укучыларның сөйләм телен үстерүдә беренче баскыч булганлыктан, башлангыч сыйныфларда ук бу төр эшчәнлеккә аерым игътибар сорала. Нәкъ менә кече сыйныфларда укучыларда әңгәмә күнекмәләре формалаша, диалогик сөйләм вакытында файдаланылучы төп репликаларны актив үзләштерү бара. Яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, 5нче сыйныфта бу күнекмәләрне камилләштерү процессы актив бара. Бишенче сыйныфны тәмамлаганда укучылар гаилә-көнкүреш, укуга караган темалар буенча кара-каршы сөйләшүдә катнашырга тиеш. Шунлыктан бу чорда укучылар А.Ш.Әсәдуллин тәкъдим иткән этапларның икенчесенә күчә, ягъни үзләштергән диалог үрнәкләрен ситуациягә бәйле рәвештә үзгәртеп куллану башлана.

Диалоглар белән эшләү коммуникатив юнәлештә алып барылырга тиеш. Укучыларның әлеге сөйләм төренең көндәлек тормышта кирәклеген тоюы мөһим. Диалогик сөйләм үстерү дәресләрендә дәреслекләргә махсус текстлар урнаштырыла. Алар укучыларны аралашу эшчәнлегенә тартуда зур әһәмияткә ия. Әмма өйрәнү өчен әсәр сайлау зур җаваплылык сорый. Иркен аралашуга өйрәтүдә укучыга таныш һәм якын булган аерым бер теманы сайлап алу мөһим.

Башта, һичшиксез, укучыларны текстны аңларга әзерләү мөһим. Эчтәлекне, сүзләрнең асыл мәгънәсен аңламый торып, әсәр буенча диалог төзү турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

Әзерлек күнегүләре укучыларны татар телендә, кертелгән яңа сүзләрне файдаланып, сөйләм эшчәнлеген өйрәнүгә әзерлиләр. Бу күнегүләр лексик берәмлекләрне хәтердә калдырырга ярдәм итәләр, аларның системалы һәм контрастив кыйммәтен, ягъни телдәге башка сүзләр белән мөнәсәбәтен һәм укучыларның туган телендәге эквивалентлары белән мөнәсәбәтен ачыкларга булышалар.

Коммуникатив (сөйләм) күнегүләр, лексик күнегүләрнең бер төре буларак, инде тәкъдим ителгән һәм үзләштерелгән лексик берәмлекләр җирлегендә ситуацияләргә бәйле сөйләм эшчәнлеген барлыкка китерәләр.

Текст ярдәмендә диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү юлларын ике мисал ярдәмендә карыйк. Ике текст та бер үк темага карый - “Яңа ел”.

А.Х.Нуриева, Р.Х.Ягъфәровалар тарафыннан төзелгән дәреслектә текст Яңа ел бәйрәмен элек һәм хәзерге чорда төрле халыкларда кайчан бәйрәм итү турында мәгълүмат бирелә. Ә Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизовалар төзегән дәреслектә мәгълүмат, башлыча, Россиядә Яңа елны бәйрәм итүгә карый. Яңалыгы ягыннан ике текст та укучылар өчен бердәй әһәмияткә ия: фактлар урынлы (тема Яңа ел бәйрәме алдыннан үтелә) һәм кызыклы, фикер алышу өчен җирлек бар.

Беренче тексттан өзекне карыйк: “Кытайда Яңа ел бәйрәме ике тапкыр була. Башта 1нче январьда, икенче тапкыр 23нче январь белән 19нчы февраль арасында.

Яһүд халкы Яңа елны сентябрь азагында яисә октябрь башында бәйрәм итә. Вьетнамда исә Яңа ел февральдә башлана.

Мөселман халыклары, шул исәптән татарлар да, Яңа елны 21нче мартта да каршылыйлар. Бу – көннең озынлыгы төнгә тигез вакыт. Бәйрәм Нәүрүз дип атала1

Текст астында бирелгән сүзлек белән танышканнан соң ( яңа сүзләр итеп каршылыйлар, арасында, яһүд, азак, чак, мөселман, шул исәптән сүзләре бирелгән) диалог төзү эшчәнлегенә керешергә мөмкин. Бу эш төрен берничә юнәлештә эшләргә була:

Беренче юл – иң гади – укытучы сорау бирә, ә укучылар текстны кулланып җавап эзлиләр. Бу эш төре вакытында, укучыларның текст эчтәлеге белән тулысынча танышып бетмәүләрен исәпкә алып, сорауларны көтеләчәк җавапларга, ягъни структурасы ягыннан текстта кулланылган җөмләләргә якын итеп төзү сорала. Мәсәлән: Кытайда Яңа ел ничә тапкыр була? Татарлар Яңа елны кайчан каршылыйлар? Мөселманча Яңа ел ничек атала? Һ.б. Тексттан җаваплар эзләү барышында укучылар эчтәлекне тирәнрәк аңлыйлар, өзектә яхшырак ориентлаша башлыйлар. Бу төр диалогны үрнәк репликалар кулланылган диалог белән чагыштырырга мөмкин.

Икенче эш төре итеп парлап эшләүне алырга мөмкин. Укучылар парлап бер-берсенә сораулар һәм җаваплар бирәләр. Бу очракта инде сораулар шактый ваграк булырга мөмкин. Мәсәлән: Кытайда беренче Яңа ел ничәнче январьда була? Ә икенче Яңа ел? Вьетнамда Яңа ел кайчан башлана? Һ.б. Җаваплар шулай ук кыскара, локальләшә, чөнки диалогка катнашучылар арасында өзлексез әңгәмә башлана: 1нче январьда... 23нче январь белән 19нчы февраль арасында... Февральдә башлана һ.б.

Укучылар барысы да төп фикерне аңлаганнан соң диалогик сөйләмнең шактый катлаулы формасын кертергә мөмкин. Бу эш төре вакытында укучылар тексттан алынган җөмләләр белән җавап бирмиләр, ә текст эчтәлегеннән чыгып җавапны үзләре әзерлиләр. Димәк, яңа лексиканы ситуатив рәвештә куллану башлана. Алда китерелгән текстка карата түбәндәге сорауларны әзерләргә мөмкин: Кайсы ил халкы Яңа елны иң беренче каршылый? Без Яңа елны кайчан каршылыйбыз? Нәүрүз нинди бәйрәм? һ.б. Билгеле, мондый типтагы сораулар уйлап табу укучылар өчен кыен. Әмма җавап бирү барышында укучылар тексттагы фактларны анализлыйлар, яңа лексиканы кулланалар.

Шул ук вакытта, диалогны сорау бирү һәм аңа җавап алуга гына кайтарып калдыру ялгыш булыр иде. Шунлыктан диалогларның башка төрләрен дә файдалану мөһим: танышу, саубуллашу, тәбрикләү, чакыру, какршы сорау һ.б. Әлеге текст өстендә эшләү барышында да санап кителгән, укучылар тарафыннан автомат рәвештә кулланыла торган репликаларны, диалог төрләрен куллану мөһим. Мәсәлән, парлап эшләү барышында укучыларга түбәндәге өстәмә биремнәр бирергә мөмкин: Кытайлылар исеменнән татарны Яңа ел бәйрәменә чакыр; Нәүрүз бәйрәменә килгән Вьетнам кешесе белән рус кешесенең очрашуы һ.б.

Ә балаларны активлаштыру максатында берничә уен моментын кертергә мөмкин:

  • Рольле уен. Бер укучы журналист итеп сайлана, ә башкалар текстта искә алынган ил вәкилләренә бүленәләр. Интервью алу барышында “журналист” текст материалын файдаланып сорау, ә “ил вәкилләре” җавап бирәләр. Бу, беренчедән, мәгълүматны истә калдыруга булыша, икенчедән, катгый булмаган ситуациядә укучыларны активрак булуга этәрә.

  • Дәвам ит...” уены. Алып баручы (ә алар һәрдаим алышынып торырга тиеш) тесттан истә калган җөмләнең беренче өлешен әйтә, икенче өлешен ул күрсәткән кеше әйтергә тиеш. Бу уен төре шулай ук диалогик сөйләм эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә.

  • Хатаны тап” уены. Бу төр эшчәнлек вакытында бер укучы өзектән истә калынган җөмләне бозып, үзгәртеп әйтә, ә башкалар, чират буенча, бу җөмләнең дөрес вариантын әйтергә тиеш. Диалог кызыклырак булсын өчен аны өзек кысаларында гына калдырмыйча, гомумән Яңа ел бәйрәме темасына оештырыга мөмкин һ.б.

Икенче дәреслектә бу темага китерелгән өзек түбәндәгечә: “Петр ! гә кадәр безнең илебездә Яңа ел бәйрәменә яшел чыршы бизәү гадәте (обычай) булмаган. 1700нче елда беренче тапкыр Яңа елны чыршы белән каршылаганнар. Петр 1 нең кызы Елизавета Петровна патша сараенда искиткеч матур чыршылар куйган.

Рус патшабикәсе Екатерина !! дә Яңа елга чыршылар бизәргә яраткан1.

Күренгәнчә, өзекнең үз эчендә генә бер сүзгә (гадәт – обычай) тәрҗемә бирелгән, димәк, башка сүзләр укучылар тарафыннан өйрәнелгән булырга тиеш. Бу текст өстендә эшләгәндә дә алда санап кителгән эш төрләрен кулланырга мөмкин. Укытучы – укучы, укучы – укучы, укучы – төркем һ.б. диалоглары барлык төр текстлар өстендә эшләгәндә дә төп эш формалары булып тора. Әмма монда, җанлы, тарихи шәхесләр катнашканлыктан, эш ысулларын төрләндерергә мөмкин. Мәсәлән: сәхнәләштерү. Бу вакытта укучылар төркемнәргә бүленәләр, араларыннан Петр!, Елизавета Петровна, Екатерина !! сайлана, шулай ук, әгәр укучылар теләсәләр, теманы киңәйтергә, яңа диалоглар уйлап чыгарырга мөмкин.

Мәсәлән:

  • Хәерле көн, бүген ничәнче декабрь?

  • 31нче декабрь.

  • Минем күршеләрем Англия, Франция бүген сәгать 12дә Яңа ел каршылыйлар. Мин дә сезгә чыршы бизәргә кушам.

  • Нинди чыршы?

  • Урманнан алып кайтыгыз яшел чыршыны.

  • Аны нәрсә белән бизәргә?

  • Матур уенчыклар, конфетлар белән бизәгез һ.б.

Укучыларның телне белү дәрәҗәсе бик югары булмаган очракта бу эш төрен өйгә әзерләнергә биреп җибәрергә мөмкин. Ул очракта сәхнәләштерүгә шул чор өчен хас булган кием элементларын да кертергә мөмкин.

Алдагы текст белән эшләү барышында диалогик сөйләмне проблемалы сорау, һәм аның нәтиҗәсе буларак диспут ярдәмендә дә камилләштерергә мөмкин. Мәсәлән, укытучы мондый сорау әзерләргә мөмкин: Ни өчен Яңа елга яшел чыршы бизәгәннәр?Сез моны ничек аңлатыр идегез? Сез Яңа елга өегезне ничек бизисез? Чыршыга теге яки бу уенчыкны элү нәрсәне аңлата? Укучылар сорауга җавап табарга омтылып, фикер алыша башлыйлар, үз фикерләрен дәлилләргә тырышалар.

Алда саналган эш төрләрен куллану барышында түбәндәге бурычлар куела:

  • яңа лексиканы ныграк үзләштерү;

  • укучыларның сөйләмгә актив катнашуы;

  • мөстәкыйль фикерләү күнекмәләрен үстерү;

  • тулы һәм ким җөмләләрне урынлы куллануга ирешү.

Ә нигез итеп текст материалын алу диалог үстерүдә укытучыга зур ярдәм булып тора. Әмма алда искәрткәнчә, бу текстның укучылар өчен яңа мәгълүмат алып килүе һәм кызыклы булуы шарт. Алда каралган ике мисал да мәгълүмати яктан үзенчәлекле. Әмма икенче мисал укучыларны кызыксындырырлык моментлар күбрәк булуы белән аерылып тора.

Билгеле, татар теле дәреслекләрендә бик үк камил эшләнеп җитмәгән, укучылар өчен актуаль булмаган өзекләр дә булырга мөмкин. Әмма нәкъ менә диалогик сөйләм үстерү дәресләре өчен сайлап алынган текстның кызыклы, актуаль, проблемалы булуы шарт. Укытучының максаты – шушы таләпләргә җавап бирүче өзекне сайлап алу.

§ 3.Монологик сөйләмгә өйрәтү нигезләре

Дәрестә диалогик сөйләмгә өйрәтү белән беррәттән укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә дә игътибар итәргә кирәк. Диалог белән чагыштырганда, монологик сөйләм - катлаулырак һәм озынрак сөйләм формасы булып тора. монологик сөйләмгә түбәндәгеләр характерлы:

- уй-фикерләрне сөйләп аңлатуның эзлеклелеге. Диалогка караганда, монологта җөмләләр арасында логик бәйләнеш ныграк була.

- монологик сөйләм өзлексез; биредә уй-фикерләр формалашу сөйләү процессы белән бергә бара.

- монологик сөйләм “үзенең” билгеле бер сөйләм тизлегенә һәм укытуның һәр чоры өчен аерым күләмгә ия1.

Монологик сөйләмгә өйрәткән вакытта, укытучы автоматлаштырылган һәм автоматлаштырылмаган күнекмәләрнең тулы комплексына ирешергә тырыша:

  • үз фикерләреңне логик эзлеклелектә белдерергә;

  • төп фикерне аера белергә;

  • әйтелгәннәрнең эчтәлеген ачарга;

  • сөйләм үрнәкләрен дөрес кулланырга;

  • сөйләмнең нормаль тизлеген тәэмин итәргә һ.б.2

Татар теле дәресләрендә монологик әйтелмәләрнең берничә төре кулланылырга мөмкин:

  1. Хәбәр итә, хикәяләү, тасвирлау. Программадагы темаларны үткәннән соң, үз мәктәбе, сыйныфы, гаиләсе, уенчыклары һ.б. турында зур булмаган хәбәрләрне телдән төзү. Башлыча мондый сөйләм кыска, тема буенча өйрәнелгән лексиканы ныгыту өчен файдаланыла.

  2. Җанлы һәм җансыз предметларның тышкы кыяфәтләрен, билгеләрен өйрәнелгән грамматик формаларны кулланып тасвирлау. Бу вакытта предметлар, укучылар үзләре, рәсемнәр, уенчыклар, төрле эшләнмәләр тасвирлау объекты булып торырга мөмкин. Мондый төр монологик сөйләмнең мисалы булып картина буенча хикәя төзеп сөйләү тора.

  3. Сюжетлы хикәяләү. Татар телендә зур булмаган хикәя төзү монологик сөйләмгә өйрәтүнең иң кулай эш формасы булып санала. Бу төр монологка мисал булып, башланган хикәяне дәвам итү, бирелгән сүзләрне кулланып хикәя төзү һ.б. тора.

Татар телендә монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыруга укучыларның дәрестә үтелгән грамматик форма һәм конструкцияләрне истә калдыруы, зур булмаган шигырьләрне, җырларны, табышмакларны, дидактик уеннарны ятлаулары, сораулар ярдәмендә зур булмаган хикәяләр төзүләре һ.б. ярдәм итә.

Рус укучыларының монологик сөйләменә таләпләре формалаштыру мөһим. 5нче сыйныфта татар теленә өйрәтүдә аларга түбәндәгеләр керә:

  • үтелгән темалар буенча 10-12 җөмләдән торган хикәя төзи белү;

  • тәкъдим ителгән рәсем яки предмет буенча мөстәкыйль рәвештә сөйли белү.

Бары тик шушы таләпләр үтәлгәндә генә 5нче сыйныф укучысы үз фикерләрен аңлаешлы һәм эзлекле итеп татар телендә бирә ала.


§ 4. Рус балаларын текст өстендә монологик сөйләмгә өйрәтү ысулларын гамәли куллану

Монологик сөйләм төре шактый катлаулы булганлыктан, 5нче сыйныфта мондый төр сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә җитди эш алып бару мөһим. Эзлеклелек, аңлаешлылык һәм көч җитү принципларына нигезләнеп, бу төр сөйләмгә өйрәтү гадидән катлаулыга таба алып барылырга тиеш. Алда искәртелеп үткәнчә, иң гади монологик сөйләм төре - өйрәнелгән тема буенча тасвирлау характерындагы хикәя төзү.

Моның өчен махсус үрнәк текстлар (топиклар) тәкъдим итәргә була. Мондый типтагы текстлар 5нче сыйныф өчен 2001нче, 2006нчы елларда бастырылган татар теле дәреслекләрендә шактый бирелгән. Башлыча, алар теге яки бу темага багышланган (“Безнең гаилә”, “Мәктәпкә”, “Ел фасыллары”. “Бәйрәмнәр” һ.б.). Әлеге тематик текстлар ярдәмендә монологик сөйләмгә өйрәткәндә Ф.С. Сафиуллина тарафыннан түбәндәге күнекмәләр тәкъдим ителә:

1. Тектсның нинди темага караганын әйтегез.

2. Текстның төрен билгеләгез (тасвирлау, хикәяләү, хәбәр итү, фикер йөртү, искә төшерү, диалог, полилог һ.б.);

3. Текстның составын билгеләгез (иҗтимагый-сәяси, фәнни, фәнни-популяр, әдәби, документаль, гади сөйләм һ.б.)

4. Текстны укыгыз, төп җөмләне табыгыз.

5. Текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирегез.

6. Текстны кисәкләргә бүлегез һәм аларга исемнәр уйлап табыгыз.

7. Текстның төп фикерен билгеләгез һ.б.1

Рус балаларын монологик сөйләмгә өйрәтүне без ике дәреслек буенча күзәттек: 2001нче елда Нуриева А.Х., Ягъфәрова Р.Х. тарафыннан төзелгән һәм 2006нчы елны Нигъмәтуллина Р.Р., Фәизова Ф.С. тарафыннан төзелгән 5нче сыйныф өчен татар теле дәреслекләре. Гомумән алганда, беренче дәреслек монологик сөйләмне текст ярдәмендә үстерүгә (сюжетлы хикәяләү) корылса, икенче дәреслектә зур урын картина буенча хикәя төзеп сөйләүгә бирелә. Шулай булуга карамастан, ике дәреслектә дә кайбер текстларга бирем итеп монологик сөйләм үстерү өчен күнегүләр бирелә (эчтәлеген сөйлә, төп фикерне билгелә, план төзеп, шуның буенча кыскача эчтәлеген сөйлә һ.б.).

Текст ярдәмендә монологик сөйләмгә өйрәтү тәртибен түбәндәге мисаллар аша карап үтик (бу текстлар киңәш характерында, тотрыклы сюжетлы, шунлыктан диалогик сөйләм үстерү өчен уңайлы булып торалар):

Күзләрне сакларга кирәк. Көндезгне яктылыкта гына укы. Караңгыда укыма. Күзләрең тиз арыр.

Кич белән өстәл лампасы яктысында укы. Яктылык сул яктан төшәргә тиеш. Китапка күләгә төшмәсен.

Транспортта уку да зарарлы. Туктаусыз селкенү күз белән китап арасын үзгәртә. Күз китап өстендә күчеп йөрергә тиеш була2

Сез чыршы сайлый беләсезме? Чыршының кәүсәсе коры булса, аның энәләре бик тиз коела. Коры чыршының ботагы тиз сына. Әгәр чыршы ботагы сынмаса, ә бөгелсә генә, димәк бу – бик яхшы чыршы.

Чыршыгызны озаграк сакларга теләсәгез, болай эшләгез: 1 литр суда 1 аспирин таблеткасы һәм берничә кисәк шикәр эретегез. Шул суны 1 чиләк комга салыгыз һәм чыршыны шунда утыртыгыз. Мондый комда чыршы озак вакыт яшел һәм матур кала1

Бу текстларга хас беренче үзенчәлек – сюжет эзлеклелеге. Әлеге үзенчәлек монологик сөйләм үстерү өчен уңай шарт булып тора. Әмма монологик сөйләм үстерү эшчәнлеген башлаганчы, тесттагы яңа лексика һәм аның эчтәлеге белән танышу зарур. Шулай ук текстта кулланылган грамматик формаларны да кабатлап үтәргә кирәк. Бары тик шул очракта гына укучы эзлекле монолог төзергә сәләтле.

Эшне түбәндәгечә оештырырга була:

- Яңа лексика белән танышканнан соң, текстның планын төзергә тәкъдим итү. Бишенче сыйныфта бу эшне укытучы ярдәменнән башка башкарып чыгу шактый катлаулы (бирелгән текстларга кагылышлы, ә эчтәлеге гадирәк булган очракта бу эшне укучылар мөстәкыйль дә башкара алалар). Планнар түбәндәгечә булырга мөмкин:

1. Караңгыда укыма.

2. Кичен лампа яктысында укы.

3. Транспортта уку зарарлы.

Һәм

  1. Чыршыны ничек сайларга?

  2. Чыршыны ничек яшел һәм матур итеп сакларга?

- Шушы планнар нигезендә укычлар һәр өлешенең төп фикерен әйтә алалар. Бу фикерләрне һәм планны таблица формасында тактага урнаштыру да уңышлы*:

План

Төп эчтәлек

1. Караңгыда укыма.

Яктыда гына укы. Караңгыда укыма. Күзләр тиз арыр.

2. Кичен лампа яктысында укы.


Кичен лампа яктысында укы. Яктылык сул яктан төшәргә тиеш.

3. Транспортта уку зарарлы.


Транспортта уку зарарлы. Туктаусыз селкенү күз белән китап арасын үзгәртә, күзләр арый.

Һәм

План

Төп эчтәлек

1.Чыршыны ничек сайларга?


Чыршыны белеп сайларга кирәк. Коры чыршы сына. Чыршы сынмаса һәм бөгелсә, димәк ул яхшы.

2.Чыршыны ничек яшел һәм матур итеп сакларга?


Чыршыны озак саклар өчен комга утыртырга. 1 литр суга 1 таблетка аспирин һәм шикәр салырга, һәм суны комга сибәргә кирәк. Чыршы озак вакыт яшел һәм матур була.

* укучыларның җөмләләре башка төрле дә формалашырга мөмкин.

Бу эш башкарылганнан соң, һәр укучы эчтәлекнең теге яки бу өлешен кабатларга тиеш. Кабатлау барышында эчтәлек сакланган хәлдә җөмлә формалары һәм төзелеше укучылар тарафыннан үзгәртелергә мөмкин.

- Таблица нигезендә түбәндәге эшне башкарырга мөмкин: текстны тагын бер игътибар белән укып чыгарга, китапларны ябарга һәм эчтәлек өлешен ябып, план буенча гына эчтәлекне сөйләп карарга. Башта сөйләү бер пункт буенча гына булса, соңрак тестны тулысынча торгызуны да башкарырга мөмкин. Укучылар авырыксынган очракта, укытучы юнәлдерүче сораулар белән ярдәм итә ала.

- Алда искә алынган эш төрләре башкарылганнан соң катлаулырак, өченче төр монологик сөйләмне – сюжетлы хикәяләүне кертергә була. Моның өчен бирелгән текстны дәвам итү сорала. Әмма бу эшне башкару өчен нинди дә булса хикәяләү юнәлеше тудыру мәҗбүри. Бу максаттан чыгып укытучы түбәндәге сорауларны тәкъдим итә ала:

Корыган чыршыларны файдаланып буламы? (Беренче текст буенча);

Күзләрнең күрүен яхшырту өчен без нишли алабыз? (Икенче текст буенча).

Бу очракта укучылар әзер грамматик формаларны кулланып әзер текст материалын сөйләп кенә калмыйлар, үзләре белгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне кулланып мөстәкыйль текст төзиләр. Бу эш төре вакытында сюжет бердәмлеге саклануга, грамматик формаларның дөрес кулланышына укытучы аеруча игътибар итәргә тиеш. Әлеге таләпләр үтәлгәндә, беренчедән, укучылар иҗади фикерләрен сөйләм аша белдерергә өйрәнәләр; икенчедән, әзер калыплардан оригиналь текстка күчәләр.

Әгәр хикәяне дәвам итү кайбер укучыларның әзерлек дәрәҗәләре өчен катлаулырак булса, эшне башка юнәлешләрдә әзерләргә мөмкин.

  • Төп эчтәлеккә караган җөмләләр темага кагылышы булмаган җөмләләр белән аралаштырылалар һәм текстны буталмыйча сөйләү таләп ителә;

  • Тексттагы җөмләләрнең урыннары алыштырыла, сөйләү өчен аларны тәртипкә китерү сорала;

  • Текстта аерым җөмләләр төшереп калдырыла яки үзгәртелә (фактлар яки катнашучылар һ.б.), сөйләү барышында аларны тулыландыру һәм дөресләү сорала. Әлеге эшләрне төрләндерергә мөмкин, алар эшчәнлекне бертөрлелектән һәм күңелсезлектән коткаралар, дәрескә уен моментлары кертәләр.

Шулай ук монологик сөйләм үстерү дәресләрендә уен элементларын кертү дә урынлы. Ул беркадәр алда каралган эш төренә охшаш, әмма мәҗбүрият булмаганлыктан, укучылар уен эшчәнлегендә активрак катнашалар.

  • Дәвам ит”. Уен өчен өйрәнелгән текстны алырга мөмкин. Алып баручы бер җирдән башлый, ә башкалар ул туктаган җирдән дәвам итәргә тиеш һәм шулай дәвам итә. Уен текст тәмамланганчы яки катнашучылар беткәнче бара. Ялгышучы уеннан чыгарыла.

  • Текстны тулыландыр”. Текст эчтәлеге буенча ким яки җыйнак җөмләләр генә бирелә. Командаларның яки төркемнәрнең максаты – текстны тулыландырып сөйләү. Кемнең тексты тулырак һәм дөрес була - шул төркем җиңә.

Текст ярдәмендә монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү катлаулы һәм укытучы тарафыннан зур игътибар сорый торган эшчәнлек. Укучыларның монологик сөйләмендә әйтелгәннәрнең дөреслеген, күләмен һәм тел чараларын кулланудагы мөстәкыйльлеген даими тикшереп торырга кирәк.

Укучыларның монологик сөйләмнәрен формалаштыру коммуникатив белем бирүнең әһәмиятле эшчәнлекләреннән берсе булып тора. Әгәр бала аз сөйләшә яки бөтенләй сөйләшми икән, бу – үз фикерен белдерү өчен аның, сүз запасы аз булу аркасында, сөйләм күнекмәләре булмауны күрсәтә. Шунлыктан монологик сөйләм формалаштыру процессы укытучының ныклы игътибары астында булырга тиеш. Ә дәреслектә бирелгән яки укытучы тарафыннан сайланган текстлар бу төр сөйләмне үстерүдә уңышлы җирлек, ярдәм хезмәтен үтиләр.

ЙОМГАКЛАУ

Җәмгыятьтә үзгәртеп кору җилләре, татар теленә өйрәтүне дәүләт эше дәрәҗәсенә күтәреп, 1992 нче елда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы законы» кабул ителү белән аның хокукый яктан да беркетеп куйды. Аның 3 нче маддәсендә болай язылган: «Тигез хокуклы татар һәм рус телләре Татарстан Республикасында дәүләт телләре булалар» .

Хәзерге шартларда бу законны тормышка ашыру, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсендә гамәлгә кертү өчен, объектив шартлар җитәрлек.
Әлеге курс эшен язу вакытында түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1. Рус балаларына татар теленең үзенчәлекләрен билгеләгәндә, без бик күп теоретик материал таптык: укытуның төп принциплары белән таныштык. Шулай ук текст ярдәмендә диалогик һәм монологик сөйләм эшчәнлегенә өйрәтү системасы анализланды.

2. Диалогик һәм монологик сөйләмгә өйрәтүнең нигезләре каралды, бу принципларны һәм кагыйдәләрне гамәли файдалану үзенчәлекләре күрсәтелде.

3. Дилогик һәм монологик сөйләмгә текст ярдәмендә өйрәткәндә традицион һәм үстерелешле укыту элементларының (уен, парлап һәм төркемдә эшләү һ.б.) кулланылышы тикшерелде.

4. Диалогик сөйләмгә өйрәтү барышында гомумкулланылыштагы сорау-җавап үрнәгенә генә тукталып калмыйча, башка реплика үрнәкләрен кертүнең дә мөһим булуы дәлилләнде.

5. Монологик сөйләмнең диалогик сөйләм дәвамы буларак каралуын һәм укучыларны бу төр сөйләмнәргә өйрәтү барышында текстологик материалдан киң куллану юлларының күптөрлелеге билгеләнелде, гамәли күнегүләр тәкъдим ителде

Татар теленең абруен гамәлдә рус теле абруена кадәр күтәрү өчен гамәли чараларны тормышка ашырырга кирәк. Ә бу проблеманы, беренче чиратта, урта мәктәпләр хәл итә. Шуңа күрә, аеруча мөһим булып рус балаларына татар теле укыту югары дәрәҗәдә алып барылырга тиеш. Рус балаларына татар телен өйрәтүнең төп максаты – аларны татар телендә аралашырга өйрәтү. Башлангыч сыйныфларда сөйләм эшчәнлегенең төп төрләре булган диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләренә нигез салынса, бишенче сыйныфта бу күнекмәләрне камилләштерү өстендә эш башлана. Нәкъ менү шушы сыйныфта бу эшнең дөрес оештырылуы мәктәпне тәмамлаучы укучыга татарча аралашу, үз фикерләрен белдерү өчен җирлек булып тора.

Бүгенге көндә республикада татар телен өйрәнү өчен күп санлы сүзлекләр, дәреслекләр һәм программалар басылып чыга һәм алар әкренләп камилләшә баралар. Текст материалларының да укучылар өчен дәреслектән дәреслеккә кызыклырак була баруы (без моны үзебез караган ике дәреслек мисалында да күрә алдык) сөйләм үстерү өчен уңышлы шарт булып тора. Ә инде текстны файдаланып диалогик һәм монологик сөйләмне формалаштыру һәм камилләштерү өчен күнегүләр системасын эшләү һәм аны даими куллану һәр татар теле укытучысының кулыннан килә торган эш. Ләкин алда искәрткәнчә, бу төр эшчәнлек вакытында системалылык, укучылар сөйләменә карата таләпчәнлек, сөйләм үстерүнең лексиканы һәм грамматиканы өйрәнү белән параллель алып барылуы нәтиҗәлелекнең төп шартлары булып тора.

Татар теле дәүләт теле буларак игълан ителүгә карамастан, аны рус теле белән бер кулланылыш дәрәҗәсенә күтәрү өчен һәр укытучының актив эшчәнлеге, укучыларда татар телен өйрәнүгә стимул булдыру сорала. Бары телне өйрәнү өчен мотив тудыра алганда гына без укытуның нәтиҗәле булуына ышана алабыз.







КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

  1. Асадуллин А.Ш. Основы методики русского языка в татарской начальной школе/ А.Ш.Асадуллин. - Казань: Магариф, 1991.

  2. Әсәдуллин А., Фәтхуллова К. Сөйләшергә тел булсын/ А.Әсәдуллин, К.Фәтхуллова // Мәгариф. – 2001. - № 9. – 10-12 б.

  3. Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре/ А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсупов. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151 б.

  4. Государственная программа Республики Татарстан по сохранению, изучению и развитию языков народов РТ // Ведомости Верховного Совета Татарстана. – 1994. - №8-9. – 4-19 с.

  5. Кириллова З.Н. Татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кую (20-30 нчы еллар)/ З.Н.Кириллова. – Казан: Мастер-Лайн, 2000. – 208 б.

  6. Кононов А.Н. История изучения тюркских народов в России. Дооктябрьский период/ А.Н.Кононов. – Л.: Наука, 1972. – 271 с.

  7. Нигъмәтуллина Р.Р., Фәизова Ф.С. Татарча да яхшы бел: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5нче с-фы өчен татар теле д-леге (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Ике кисәктә. Беренче кисәк/ Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова. – Казан: Мәгариф, 2006.

  8. Нуриева А.Х., Ягъфәрова Р.Х. Татар теле: Рус урта гомуми белем мәкт. 5нче с-фы өчен д-лек (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/А.Х.Нуриева, Р.Х.Ягүфәрова. – Казан: Мәгариф, 2001.

  9. Программа по обучению татарскому языку русскоязычных учащихся. Для 1-9 классов русской школы. – Казань: Магариф, 1995.

  10. Рус мәктәпләре өчен татар теле программалары. – Казан: Мәгариф, 2001. – 88 б.

  11. Сабирова Г.С., Сабиров Р.А. Курс самоучителя татарского языка/ Г.С.Сабирова, Р.А.Сабиров. – Альметьевск, 2000. – 352 с.

  12. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теленә өйрәтү («Татарский язык. Интенсивный курс» / Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. - Казан: Хәтер, 1999. – 96 б.

  13. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/ Ф.С.Сафиуллина. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.

  14. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/ Ф.С.Сафиуллина// Мәгариф. 1992. - №5. – 12-17б.

  15. Татарстан Республикасыны халыкларының телләре турында закон. – Казан: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы басмасы, 1996. – 42 б.

  16. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Ф.Ф.Харисов. – Казань: Изд-во ТаРИХ, 2000. – 479 с.

  17. Харисов Ф.Ф. Основы методики обучения татарскому языку как неродному/ Ф.Ф.Харисов. – СПб: филиал издательства «Просвещение», 2001. – 431 с.

  18. Харисов Ф.Ф. Обучение татарской устной речи: Лингводидактические основы первоначального обучения татарской устной речи в русской школе/ Ф.Ф.Харисов. – Казань: Магариф, 1999. – 174 с.

  19. Харисов Ф.Ф. Рус телендә сөйләшүче балаларны татарчага өйрәтүдә башлангыч чоры/ Ф.Ф.Харисов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1996. – 44 б.

  20. Харисов Ф.Ф. Рус мәктәбендә татар теле укытуның дидактик нигезләре/ Ф.Ф.Харисов // Мәгариф. - 2002. - №2. – 86-88 б.

  21. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/Ф.Ф.Харисов. – Казан: Мәгариф, 2002.

  22. Харисова Ч.М. Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балаларына татар теле укыту программасы. 1-4 сыйныфлар/ Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2001. – 3-9 б.

  23. Харисова Ч.М. Башлангыч сыйныфта укучы рус балаларын татарча әйтелешкә өйрәтү өчен өстәмә эш төрләре/ Ч.М.Харисова. – Казан, 1994. – 28 б.

  24. Харисова Ч.М. Теория и практика обучения татарскому произношению в русскоязычных школах: Пособие для учителя/ Ч.М.Харисова. – СПб: филиал издательства «Просвещение», 2001. – 167 с.


Яңа технологияләргә караган хезмәтләр (“Мәгариф” журналы буенча)

  1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнә мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: 5-7 сыйныфлар өчен/ Я.Х.Абдрәхимова. – Казан: Мәгариф, 2005. – 255 б.

  2. Вәлиева Г. Күрсәтмә әсбаплар файдаланып.../ Г.Вәлиева // Мәгариф. - №6. - 2005. – 21-23б.

  3. Данилова С., Хәйруллина С. Дөрес сөйләшергә өйрәтү күнегүләре/ С.Данилова, С.Хәйруллина // Мәгариф. - №5. - 2005. – 25-26 б.

  4. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар телен укыту: Фонетика, морфология/ Н.В.Максимов. – Казан: Мәгариф, 2004. – 159 б.

  5. Нәҗмиева А. Яшьләр бүген һәм иртәгә/ А.Нәҗмиева // Мәгариф. - №6. - 2005. – 31-32 б.

  6. Харисова Н. Кушма җөмлә һәм катлаулы төзелмәләр/ Н.Харисова // Мәгариф. - №5. - 2005. – 21-23 б.

  7. Харисова Ч. Укучының белемен тикшерүгә бердәм таләпләр/ Ч.Харисова // Мәгариф. - №6. - 2005. – 16-18 б.

1 Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/Ф.Ф.Харисов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 121 б.

2 Шунда ук. – 125 б.

1 Шунда ук. – 127 б.

1 Программа по обучению татарскому языку русскоязычных учаәихся. Для 1-9 классов русской школы. – Казань: Магариф, 1995. – 7 с.

1 Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – К.: 2002. – 285б.

2 Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.– 286б.

1 Асадуллин А.Ш. Основы методики русского языка в татарской начальной школе. К.: 1991. 157-158с.

1 Нуриева А.Х., Ягъфәрова Р.Х. Татар теле: Рус урта гомуми белем мәкт. 5нче с-фы өчен д-лек (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/А.Х.Нуриева, Р.Х.Ягүфәрова. – Казан: Мәгариф, 2001. – 93 б.

1Нигъмәтуллина Р.Р., Фәизова Ф.С. Татарча да яхшы бел: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5нче с-фы өчен татар теле д-леге (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.Р.Нигүмәтуллина, Ф.С.Фәизова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 89 б.

1 Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – 292 б.

2 Асадуллин А.Ш. Первоначальное обучение русскому языку в татарской школе. – 136 с.

1 Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/ Ф.С.Сафиуллина// Мәгариф. 1992. - №5. – 12-17б.

2 Нуриева А.Х., Ягъфәрова Р.Х. Татар теле: Рус урта гомуми белем мәкт. 5нче с-фы өчен д-лек. – 31 б.

1 Нигъмәтуллина Р.Р., Фәизова Ф.С. Татарча да яхшы бел. Беренче кисәк. – 89 б.


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-356385
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>