Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Преподавание татарской литературы в школе
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Преподавание татарской литературы в школе

библиотека
материалов

Мәктәптә әдәбият дәресләрен оештыру үзенчәлекләре

Җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә яңарышларның төп таләбе-укучыларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.Бу максаттан укытучыларга сайлап эшләү өчен төрле программалар тәкъдим ителде.Әлеге яңалык әдәбият укытуга да карый.Соңгы вакытта әдәби әсәрләрне яңача аңлату,фараз итү барлыкка килде.Рус мәктәпләрендә эшләүче укытучыларга балаларны әдәби әсәрнең серләренә төшендерү җиңел эш түгел.Нигезендә,дәрестә генә ана телендә аралашкан балаларда,без әдәбиятка кызыксыну уятырга тиеш. Рус мохитында тәрбияләнгән,көндәлек аралашуы рус телендә булган балаларның да фикерләү сәләтен үстерүгә этәргеч кирәк.Мондый балаларга әдәбият укыту җиңелләрдән түгел.Барлык әсәрләрдә дә рәхимлек,гаделлек,яхшылык,матурлык бар. “Яхшылыкка-яхшылык белән җавап бирерләр”, “начарлык эшләсәң,җәзасын алырсың”, “кешеләрне хөрмәт итсәң,үзеңне хөрмәт итәрләр”кебек тәрбияви моментларга зур урын бирелә.Шулай эшләгәндә рус телендә уйлаучы балаларны да эзлекле фикер йөртергә өйрәтеп ,укучының сөйләм телен үстереп була.Сорауларга җавап биргәндә бер калыпка салып,ә монда үз фикерләрен әйтеп бирергә өйрәнәләр.Һәр укучы дәрестә актив катнаша,эзләнә һәм үз көченә ышаныч таба

Башка фәннәрне укыткандагы кебек үк, татар теле, әдәбияты  буенча да белем - тәрбия бирү дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә алып барыла. Аерым темаларга бәйләп, татар теленең барлыкка килүе, байлыгы һәм матурлыгы, аның хәзерге үсеше һәм камилләшә баруы турында әңгәмәләр үткәрү; татар теле өлкәсендә эшләүче телче галимнәрнең хезмәтләре һәм аерым язучыларның әсәрләре белән таныштыру; мөмкин булганда ул галимнәр һәм язучылар белән очраштыру; тематик кичәләр һәм конференцияләр, семинарлар  уздыру; татар теле дәресләре өчен материал туплаганда, укучыларга төрле яклы тәрбия бирерлек текстлар сайлау. Болар барысы да укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә комплекслы якын килергә мөмкинлек тудыралар.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, аларда аңлылык, милли үзаң формалаштыру, милли әдәбият һәм сәнгать аша әхлакый-эстетик сыйфатлар тәрбияләү, аларны җитештерүчән хезмәткә әзерләү, белемнәрне үзлекләреннән тулыландыра белү, грамоталы һәм зыялы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Шушы бурычларны үтәү йөзеннән, урта мәктәптә татар теле һәм әдәбият дәресләренең эчтәлеге һәм төрләре билгеләнә. Алар түбәндәгеләр:

  • грамматика һәм фонетиканы өйрәтү;

  • орфография һәмпунктуацияне өйрәтү;

  • дөрес сөйләү һәм сәнгатьле уку күнекмәләре бирү;

  • төрле күнегүләр эшләтү юлы белән, укучыларның телдән һәм язма сөйләмен гамәли файдалана алу күнекмәләрен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру, сөйләмнәрен грамматик-стилистик яктан камилләштерү;

  • әдәби әсәрләрне анализлау юлы аша укучыларда күзаллау булдыру; милли үзаң формалаштыру һ.б.

Укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләренең ныклы булуы өчен, дәреслек һәм башка уку әсбаплары белән эшне яхшы, шулай ук системалы оештыруның әһәмияте зур. Ул укучыга белем һәм күнекмәләр алуда төп чыганак булып исәпләнә. Алар дәрестә һәм өйдәге эшләрне үтәүгә, программа материалын үзләштерүгә зур ярдәм итә. Укучы аны яңа материалны өйрәнгәндә дә, материалны ныгытканда да һәм өйгә бирелгән эшләрне үтәгәндә дә, шулай ук дәреснең төрле этабында да куллана ала. Дәреслектән һәм башка уку әсбапларыннан (күнегүләр, изложениеләр һәм мөстәкыйль эшләр җыентыклары, әдәбият дәреслеге, сүзлекләр, фәнни хезмәтләр һ.б.) материалны ныгытканда файдалана алалар, дәреслектәге биремнәрне үтиләр: дәреслектәге таблицаларны укыйлар һәм анализ ясыйлар, таблицаларны сызып, аларны үз мисаллары белән иҗади тутыралар; өйрәнә торган темаларга карата әдәбият дәреслекләреннән мисаллар сайлап язалар, теге яки бу образга чагыштырма характеристика бирәләр, әдәби геройга хат язалар һ.б. Дәрестә мөстәкыйль үзләштерү өчен, материалны дөрес сайлый белү. Моның өчен укучыларның көче җитәрлек материалларны гына сайлап алу зарур. Укучыларның игътибарын өйрәнә торган материалның төп мәсьәләләренә юнәлтергә, кайвакыт төп сорауларны тактага язарга яки алдан эшләнгән таблицаны элеп куярга, аларның мөстәкыйль эшләренең тәртибен билгеләргә кирәк. Бу төр дәресләр  укучыларга алдагы дәресләрдә алган белемнәрне гамәли мөстәкыйль куллана алу күнекмәләре бирүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләре белән тыгыз бәйләнеп алып барыла. Семинар дәресләрне  6-11 нче сыйныфта укытучының сораулары буенча фикер алышуга багышлап уздырырга була. Ул гамәли һәм мөстәкыйль эшләр белән ныгытыла. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфларда мөстәкыйль сүзләрне яки сүз төркемнәрен өйрәнеп бетергәч, 9 нчы сыйныфта “Сөйләм культурасы һәм стилистика”, “Тел турында гомуми мәгълүмат бирү” темалары буенча проблемалы лекция  ысулы белән үткәрелгән дәресләрдән соң, семинар-дәресләр үткәрү укучыларның алган белемнәрен тирәнәйтергә, аларны хәтерләрендә ныгытырга, активлыкларын, мөстәкыйль эшчәнлекләрен үстерергә, сөйләм күнекмәләрен булдырырга, аларга төрле яклы  тәрбия бирү бурычларын тормышка ашырырга, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен, мөстәкыйль эшләү дәрәҗәләрен даими өйрәнергә ярдәм итә һәм кирәк вакытта аларга ярдәм оештырырга мөмкинлек бирә.

5, 6 нчы классларда укучылар кечкенә күләмле әсәрләр өстендә анализ ясарга өйрәнәләр. Кемгәдер, нәрсәгәдер бәя биргәндә, чагыштырасың, бер-берсенә каршы куясың. Әдәби әсәрдәдә нәкъ шулай бит. Әдип, шагыйрь үзенең әйтергә теләгән фикерен укучысына җиткерү өчен чагыштырып карый, каршы куя, яки бер үк нәрсәне кабатлый. Чагыштыру, каршылык, кабатлау, сыйфат дәрәҗәсе, метафора, мәгънә – бәя бирү алымнары. Алар белән без 5 нче класста ук танышабыз. Ә 6 нчы класста анализ ысуллары беркадәр катлаулана, конкретлаша, һәр әдәби төрнең үзенә хас төзелеше бар. Шуннан чыгып, әдәби төрләргә анализ ясау үзенчәлекләре 4 бүлеккә бүлеп өйрәнелә дә: тезмә әсәрләр, чәчмә әсәрләр, драма әсәрләре, юмористик һәм сатирик әсәрләр.

Тезмә әсәрләрдән – лирик шигырьләрдә үзәктә хис ята. Хиснең сәбәбен, дәрәҗәсен, юану өлешен табу аша – эчтәлеккә киләбез. Чәчмә әсәрләрдә вакыйгаларны табу, охшашларын берләштерү – гомумиләштерү аша гына эчтәлекне ачып була. Ә драма әсәрләренең үзәгендә һәрвакыт конфликт ята. Ул эчке конфликт та, тышкы конфликт та булырга мөмкин. Драма әсәрләрендә каршы якларны өйрәнү, алар арасында бәйләнеш табу әһәмиятле. Юмористик һәм сатирик әсәрләрдә дә каршылык үзәккә куелган була. Автор мактаган булып көлә, тәнкыйтьли, баштагы фикере эченә тагын берне салып куйган була.

Һәр әдәби төргә башта анализ үрнәкләре бирелә. Шулар аша үзенчәлекләр белән танышкач кына сорау һәм биремнәргә, укытучының юнәлеш бирүенә таянып укучылар башка әсәрләрне үзләре анализлый. Дәресләрдә укучыларның барысы да эшли, кул күтәреп җавап бирмәгән, уйламаган укучы калмый. 7,8 нче классларда әкренләп башта язучылар иҗаты бөтен бер күренеш буларак өйрәнелә, иҗат бөтенлеге уртак темаларында, проблемаларында, идеяләрендә табыла.

Бүгенге көндә әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр генә булдыру җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү–заман таләпләренең берсе.

Барлык инновацияле технологияләр арасында тулы кыйммәтле укыту эшчәнлегенең киң танып белү ихтыяҗларын һәм мотивларын формалаштыруны гарантияләүче үстерешле укыту җәлеп итә. Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланабыз. Алар: “Уен-табышмак”, “Уен–сәяхәт”, “Хәрефләрдән сүзләр яса!”. Зачет, контроль һәм белемнәрне системалаштыру дәресләрен оештыру формаларына аеруча игътибар бирәбез. “Йолдызлар сәгате”, “Могҗизалар кыры” һәм башка уеннар оештырыла.

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен иң кызыклы эш формалары–укыган текстларны сәхнәләштерү. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне үстерә.

Еш кына дәресләрдә проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланабыз.Уку эшчәнлеген төркемнәрдә  оештыру–укучыларның үзара ярдәмләшеп эшләвенә дә этәргеч бирә. Төркем эчендә эшләгәндә укучы үз фикерен җиткерә, яклый, бәхәсләшә, дәрес материалын аңлап үзләштерү мөмкинлеге туа. Дәресләрдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирелә. Шул максаттан экскурсияләр, рольле уеннар кебек дәресләр нәтиҗәле була. Әлеге дәресләрдә укучыларның сөйләмен, мөстәкыйль уку күнекмәләрен үстерү–төп бурычларның берсе булып тора. Кеше мәгълүматлар чолганышында яши һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка ул аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмый. Алар укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. Белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Мәктәп еллары - кешенең шәхес буларак формалашуында мөһим чор. Шуңа да мин төрле социаль –инфраструктура объектлары белән элемтәдә торырга тырышам. Балалар иҗаты, аң-белем тарату үзәкләре, спорт комплекслары, өстәмә белем бирү оешмалары, танылган шәхесләр белән очрашулар ярдәмендә мин укучыларның төрле сәләтләрен ачарга һәм үстерергә тырышам. Язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең музейларында еш булабыз, бик күңелле дәресләр уздырабыз, балаларга мондый традицион булмаган дәресләр бик ошый.

Халкыбызның рухи мирасын барлау, торгызу, динебезгә хөрмәт уяту юнәлешендә яхшы гамәлләр башкарыла. Кешелек өчен хас булган намуслылык, гаделлек, шәфкатьлелек, олыларны хөрмәт итү кебек асыл сыйфатлар онытыла төшеп, матди байлыкка күбрәк омтылу көчәйгән заманда, мондый эшләр бик тә кирәк. Шуңа күрә яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә алдыбызга яңа бурычлар килеп баса. Шундый бурычларның берсе – яшь буында милли үзаң үстерү, ягъни үз халкының тарихын белүче һәм аны хөрмәт итүче, үз милләте белән горурланучы шәхес тәрбияләү. Нәкъ менә шушы бурычларны хәл итүдә этнографик музей безгә ярдәмгә килә.

Әлеге музейны без татар халкының яшәеше, милли үзенчәлекләре белән укучыларны якыннанрак таныштыруны күздә тотып оештырган идек.Ул татар өе рәвешендә күрсәтелде. Биредә милләтебезнең милли йөзен билгеләүче, халкыбызның үткәнен, гореф – гадәтләрен, хезмәтен чагылдыручы материаллар тупланган. Шәһәребездә яшәүче татарларның күбесенең руслашкан татарлар булуын искә алсак, кайбер балаларның мондый әйберләрне әлегә кадәр  бөтенләй дә күргәне  булмавын аңларга була. Милли йөзебез авылларда яшәүче өлкән буын кешеләрендә сакланган дип әйтсәк тә, кайбер предметларны инде авылларда да бик сирәк күрәсең. Шуңа күрә дә сәке, чабагач, гөбе, күмер үтүге кебек әйберләр балаларда зур кызыксыну уята. Һәрберсенең кайда һәм ничек кулланылуы турында беләселәре килә. Шул максат белән музейда әледән – әле экскурсияләр оештырыла. Аеруча кызыксынган балалар арасыннан экскурсоводлар төркеме оештырылып, алар музейга килүчеләр өчен кызыклы әңгәмәләр оештыралар. Бу - бик җаваплы эш. Чөнки һәрбер экспонат турында тулы мәгълүматлы булу белән бергә, дөрес һәм матур итеп сөйли белергә дә, кеше алдында үзеңне тота белергә дә кирәк. Шуңа күрә бу эш 5 класс укучылары белән башланып китә. Озак вакытлар үтеп, зур тырышлык куйганнан соң гына, алар конкурсларда катнаша алырлык дәрәҗәгә җитәләр.

Дәресләрдә әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, әңгәмәләр вакытында, төрле чараларга әзерләнгәндә, халкыбызның тормышы – көнкүрешенә караган төшенчәләр, әйберләр турында аңлатканда, экспонатлардан файдалану бик тә уңай. Аңлашыла да, истә дә кала. Әйтик, бала итәкле күлмәк, калфак, коштабак, ипи көрәге, кызыл башлы сөлгеләр турында сүз барганда, аларның һәрберсен күреп кенә калмыйча, тотып карарга мөмкинлек була.

Рус балаларында татар телен өйрәнүгә кызыксыну тудыру чарасы буларак та музейның әһәмияте зур. Татарларның яшәү рәвеше, милли киемнәре, милли ашлары, һөнәрчелек үсеше турында мәгълүмат биргәндә, шулай ук шушы экспонатларга мөрәҗәгать итәбез. Милли сәнгать әсәрләрен өйрәнү дә шушы әйберләр аша алып барыла.Әйтергә кирәк, алар татарларның тырыш та, пөхтә дә, уңган да, мәдәниятле булуларына соклануларын белдерми калмыйлар.

Ел дәвамында балалар белән милли хәзинәләребезне өйрәнү буенча зур эш алып барыла. Һәр елны алар үзләренең эзләнүләре һәм ачышлары белән уртаклашып, фәнни – гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясыйлар. Эзләнүләр төрле өлкәләрдә алып барыла: татар өенең бизәлеше, йорт кирәк – яраклары, ирләр һәм хатын – кыз киемнәре, бизәнү әйберләре, милли йолалар, бәйрәмнәр һ.б.

Дәресләрдән тыш уздырыла торган чараларда да музей экспонатларыннан еш файдаланабыз. Әби – бабаларыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен укучыларга җиткерүдә төрле кичәләрнең роле зур. Мәктәптә даими рәвештә уздырылып килә торган “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Әбием сандыгы”, “Әбиемнең ак яулыгы”, “Аулак өй” кебек кичәләр вакытында да музей материалларыннан файдаланабыз.Мәктәбебездә  төрле төбәкләрдән килгән кунаклар да еш була. Музейда булу аларда зур тәэсирләр калдыра. Балаларыбызның халкыбыз тарихы, мәдәнияте, гореф – гадәтләре белән кызыксынуы һәм белүе кунакларда соклану тудыра. Музей мәктәптә  иң изге урын дисәк, ялгышмабыз. Ул  безнең туган төбәгебез, халкыбызның тормыш бизәкләре генә саклана торган урын  түгел, монда – бабаларыбыз рухы, аларның яшәеш чагылышы, хыяллары. Музей мәктәптә укыту һәм тәрбия бирү процессында алыштыргысыз буын булып тора. Күренекле шәхесләр белән очрашулар, тәрбия сәгатьләре,  дәресләрнең  кайберләре музейда уза. Чөнки гаҗәеп бай стендлар, күргәзмә әсбаплар, аудио һәм видео язмалар бу дәрес һәм тәрбия сәгатьләрен тагын да эчтәлеклерәк, нәтиҗәлерәк итә. Мәктәпнең төбәкне өйрәнү музее борынгыны өйрәнү урыны гына түгел, ул үткән чорны бүгенге белән бәйли торган күзгә күренмәс күпер дә. 

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: телебезне, милләтебезне саклап калуда, туган җиребезгә һәм хакыбызның үткәненә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүдә мәктәпнең этнография музее зур роль уйный. Чөнки милли традицияләргә нигезләнгәндә генә мәктәп үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 29.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров116
Номер материала ДВ-493746
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх