Инфоурок Другое ПрезентацииПрезентации по татарскому языку

Презентации по татарскому языку

Скачать материал

                 Тема: Алмашлыклар.

Максат. Укучыларны алмашлыклар  белән таныштыру.

А) Аларны башка сүз төркемнәреннән аера белүләренә ирешү;

Б) балаларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен  үстерү юнәлешендәге эшне дәвам итү, табигатьне яратырга, кошлар дөньясын аңлый белергә өйрәтү;

В) әхлак  тәрбиясе, һөнәр юнәлеше бирү.

Җиһазлау. Таблица, терәк схемалар, индивидуаль биремле карточкалар, урман рәсеме, тест сораулары, табышмаклар, мәкальләр, хат, индивидуаль карточкалар.

Метод һәм алымнар.

Әңгәмә, дидактик уеннар, тест сорауларына җавап бирү, төркемләп эшләү, индивидуаль бирем үтәү.

Предметара бәйләнеш.

Татар әдәбияты, музыка, рус теле.

Яңа педагогик технология.

Профильле укыту, тестлар, бәхәскә корылган технология.

Дәрес төре. Яңа теманы аңлату, үткән дәресләрдә өйрәнгән темаларны ныгыту. Дәрес–сәяхәт.

Дәрес барышы.

1. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар, без бу дәрестә әкият дөньясына сәяхәт итәрбез, төрле әкият геройлары белән очрашырбыз, алар алдында үзебезнең белемебезне, тапкырлыгыбызны,  җитезлегебезне күрсәтергә омтылырбыз!

“Исеңә төшер” тукталышы.

Укучылар, урман патшалыгыннан бер хат килде, шуны укып карыйк әле.

“Хөрмәтле 4нче сыйныф укучылары! Сезгә Тукай абыегызның “Шүрәле”се җавап хаты яза.

Безнең патшалыкта, шулай ук Кырлай урманында буласыгыз килә икән, без каршы түгел. Шулай да берничә шартны һәм биремне үтәргә кирәк булыр. (Акрын гына музыка уйный).

1. Урманда йөргәндә минем якыннарымның тынычлыгын бозмаска!

2. Агачларны сындырмаска, дусларымны-кошкайларны куркытмаска!

3. Мин җибәргән биремнәрне үтәгәч, урманга керергә рөхсәт итәм...”

 

Укытучы тест сораулары укый.

1. Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала.

а) Мөстәкыйль сүз төркеме.

ә) Исем, сыйфат, сан яки рәвеш сүз төркемнәрен алыштырып килә ала торган сүзләр.

б) Сөйләмдә еш кулланыла ала торган сүз төркеме.

2. Алмашлыклар сөйләмдә нинди әһәмияткә ия?

а) Алмашлыклар сөйләмне җыйнак һәм матур яңгырашлы итә.

ә) Урынсызга  бер үк сүзне кабатлаудан коткаралар.

б) Төрләнмиләр.

“Үзләштер” тукталышы.

Укытучы. Балалар алга таба безне төлке каршы алыр. Әгәр без шушы тексттан сорау алмашлыкларын таба алсак, ул безне урманга янына иң кыска юлдан илтеп куяр.

Көтелмәгән очрашу.

Кәрим бай Галимҗанны очратуга:

- Тукта, тукта әле. Син ник безнең бакчада йөрисең? Ни эшлисең монда?

- Сыерчык карыйм...

- Нинди сыерчык? Кайсы агачка кунган?

- Әнә шул алмагачта гына. Я, Кәрим абзый, башмакларыгыз табылмадымы? Инде ничәнче көн эзлисез?

- Аны сиңа кем әйтте?

- Бөтен шәһәр халкы сөйли бит...

  (М.Фәйзи)

Нинди, кайсы дигән сорау алмашлыклары - зат яки предмет билгеләрен, ничә, ничәнче, ничәшәр һ.б.ш.-санын; ник, ничек, нигә, ни өчен, ни сәбәпле кебекләре эш-хәлнең билгеләрен сорау рәвешендә ачыклый.

“Уйла, тап” тукталышы.

Бик хәйләкәр, диләр мине,

Хәйлә тормышта кирәк.

Тик беркайчан алдашмагыз –

Бу минем изге теләк -  ди төлке.

Ул укучыларга дәреслектәге 58 нче күнегүне үтәргә тәкъдим итә. (Дәфтәрләрдә язма эш үтәлә. Бер укучы тактада эшли, соңыннан бергәләп дөреслеге тикшерелә.)

Укытучы. Төлкенең тагын бер биреме бар. Ул төрле  биремле карточкалар алып килгән.

Карточкалар төркемнәргә таратыла.

1 нче төркем.

Күп нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп, күчереп языгыз. Галимҗанның әтисе белән ...... әти бер туган. Галимҗанның әтисе ..... әтидән берничә яшькә олырак. Өйләребез янәшә. Ике гаилә бер-берләре белән дус, тату ......  дә Галимҗан белән дус. Галимҗан ....... яшьрәк.

2 нче төркем.

Сорау алмашлыкларын куеп язарга.

... йөрдең син?

... күрдең син?

... юл табып.

Безгә килдең син?

... барын да

Ташлап киттең син?

... бу йортны

Туган иттең син?

3 нче төркем.

Сорау алмашлыкларын файдаланып, ирекле темага хикәя язарга.

“Кем тизрәк?” уены.

Укытучы. Саескан безгә уен алып килгән. Уенның тәртибе түбәндәгечә.

Минем кулымда төенләнгән кулъяулык. Әйтеләчәк мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин сезгә бер мәкальнең  яртысын әйтеп, шушы кулъяулыкны кайсыгызга булса да ыргытам һәм өчкә кадәр саныйм. Шуңа кадәр сез икенче яртысын әйтсәгез, төенне чишкән булырсыз.

Сорау алмашлыклары кергән мәкальләр әйтелә.

1. Асыл сөяк зур булмас, ...... (кая барса да хур булмас).

2. Кем эшләми, ....... (шул ашамый).

3. Кем арбасына утырсаң, ........ (шуның җырын җырларсың).

4. Кайда татулык, ........ (шунда тынычлык).

5. Дөньяда иң йомшак нәрсә - ....... (әнием кулы).

6. Кемнең сүзе хак, ....... (шуның йөзе ак).

Алмашлык кергән бер җөмләгә анализ ясатыла.

“Ял ит” тукталышы.

Физкультпауза.


Бер, ике, без бастык.

Бер, ике, без - бастык.

Чат-чат итеп кул чаптык.

Аякларны бер урында

Тып-тып-тып итеп бастык.


Утырдык, кабат бастык.

Бер утырдык, бер бастык.

Инде бераз хәл алдык,

Тыныч кына утырдык.

 

 


3. Нәтиҗә чыгару, йомгаклау тукталышы.

Схемага нигезләнеп йомгаклау.

Укытучы. Укучылар, кызылтүшләр дә саесканнан калышырга теләмәгәннәр. Нәни генә томшыкларына схема эләктереп килгәннәр.

 

Алмашлык

                       

                         Исем

    

  Сыйфат                        Рәвеш

 

 Сан

 

 

Терәк схемага нигезләнеп, сораулар бирелә.

Сорау алмашлыкларына нинди сүзләр карый? (Кем, нәрсә, ни, нинди, кайсы, ничәнче, ничә, ник, ни сәбәпле?)

- Татар, рус телләрендә сорау алмашлыклары кулланышында аерма бармы? (Татар телендә кем? соравы бары тик кешегә һәм аңа мөнәсәбәттәге исемнәргә генә (укытучы, эшче, табиб, игенче,бакчачы...) куела)

Укытучы. Укучылар, сорау алмашлыкларының килешләр белән төрләнүен дә хәтерләп калыгыз.

4.  “Өй эше” тукталышы.

Укытучы. Укучылар, урман патшасы безгә өйгә эш тәкъдим итә: “Ипи - өстәл күрке” темасына диалог төзеп килергә куша.

Укучыларга билгеләр куела.

 Дәрес – сәяхәт тәмамлана.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Презентации по татарскому языку"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по автотранспорту

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тема: Боерык фигыль

Максат: 1.Үткән теманы искә төшерү.

2.Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.

3.Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау:дәреслек,акбур,такта,презентация.

Укыту методы:уку,сөйләү, күрсәтү,аңлату,әңгәмә.

Дәрес төре:Яңа теманы өйрәнү.

Дәрес башы

Исәнмесез!Хәерле көн!Кәефләрегез ничек?Алдагы дәрестә без фигыль төркемчәләрен өйрәнә башладык. Бүген без боерык фигыль турында сүз алып барырбыз.Мин сезгә өй эше итеп фигыль төркемчәләрен сораулары белән ятлап килергә кушкан идем.Хәзер сезгә 5 минутлык эш. Фигыль төркемчәләрен hәм янына сорауларын язып куябыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1.Сораулар.

Укытучы. Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

Укучы. Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли, нишләр, нишлә кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме фигыль дип атала.

Укытучы. Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?

Укытучы. Нинди фигыльләрне затланышлы диләр?

Укучы. Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне затланышлы диләр.

Укытучы. Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

Укучы. Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.

Укытучы. Затланышсыз фигыльләрне санагыз.

Укытучы. Инфинитив, сыйфат фигыль, исем фигыль, хәл фигыль.

III. Яңа тема.

Экранда текст.(I cлайд)

Бирем. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Аерып күрсәтелгән фигыльләргә сорау куярга.

Көлгәндә дә, чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча, тыйнак көлегез,

Тәнгә-җанга сихәт, дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

Үтсен сезнең һәрбер көнегез,

Күпме сәхра сусыз кибә, сула, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Сусыз калсак әгәр, корыячак

Табигатьнең иркә гөле без,

Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Изге чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр җан, корыр телебез,

Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Укытучы:Шигырь нәрсә турында,укучылар?(чишмә турында)

Автор нәрсә әйтергә теләгән?

Укытучы. Асларына сызылган фигыльләргә нинди сорауга җавап бирәләр?

Укучы. Нишләгез? нишләсен?

Укытучы. Алар нәрсәне белдерә?(боеруны белдерә).

Экранда чагылдырып, нәтиҗә ясау.

Димәк, боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә. Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә, боеру мәгънәсе йомшартылып, киңәш итү, үтенү, сорау кебек төсмерләр белдерелергә мөмкин. Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була. Дәфтәрләрегезне ачып,бүгенге числоны,теманы hәм тактадагы мәгүлүмәтне язып куябыз.

Мәсәлән: И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш. (Г.Тукай).

Боерык фигыль барлыкта hәм юклыкта килә ала.Барлыкта 2 затта,берлек санда килә.Мәсәлән: яз,утыр,укы,эшлә. Юклыкта ма> мә кушымчалары ярдәмендә барлыкка килә.Мәсәлән:язма,,эшләмә. Шулай ук бүтән мәгънәләр дә белдерергә мөмкин:1.Чакыру,2)өндәү,3)киңәшләшү.

Мәсәлән:-Инструктор!Әйдә,кайтыйк инде.

2.Рәхмәт,әти,күп яшә!hәм бшкалар.

Кешегә хөрмәтләп мөрәҗәгать итү өчен боерык фигыльнең 2 зат күплек саны кулланыла.Мәсәлән:Рәхим итегез!Утырыгыз!

Үтенү-ялынуны белдерү өчен,боерык фигыльләргә чы,-че,сана,-сәнә кисәкчәләре ялгана.Мәсәлән:-Куезгызсана,минем әдәбият герое булырлык нинди эшем бар.

-и-и китсәнә,кирәкми инде.

Боерыкны йомшартып әйтү өчен,зинhар,берүк,әле,инде сүзләре куллана.мәсәлән:-Рәшит,көлеп утырмагыз инде,диде.

Күнегүләр эшләү.

1)Фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта формасын китерегез.

Өйрән, бие, шалтырат, аңла, әзерлә, сана.

2) Тәрҗемә итегез.

Гөлләргә су сип. Кошларны куркытмагыз. Әдәпле бул. Әйт, дәрескә соңга калмасын. Әти-әниеңнең сүзен тыңла. Урамда озак йөрмәсеннәр. Беренче булып исәнләш. Туган көне белән котласын. Кычкырып көлмә. Агачлар янында учак якмагыз. Бергәләп уйласыннар.

3)Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән боерык фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Хәзер вакыт соң инде, телефоннан озак … . 2) Өлкәннәр белән һәрвакыт беренче булып … . 3) Ял иткәннән соң, урманда чүп … . 4) Асиягә әйтергә кирәк, телевизор күп … , чөнки күзләре болай да начар күрә. 5) Алдагы дәрескә кагыйдәне … , җөмләләрне язып … . 6) Кышкы салкын көннәрдә җиңел киенеп … , бигрәк тә аякларыгыз ….

(Исәнләш, сөйләшмә, калдырма, карама дип, ятла, йөрмә, бетер, туңма.)

Вакыт калса 98 нче күнегүне язмача эшләү.

Йомгаклау

1.Без бүген нинди тема өйрәндек?

2.Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

3.Боерык фигыль нинди мәгънәләр белдерә?

Өйгә эш бирү. Боерык фигыльләр кергән 6 җөмлә төзеп килергә.

Билгеләр кую.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 802 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.05.2015 1210
    • DOCX 23.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Каримова Лилия Галинуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Каримова Лилия Галинуровна
    Каримова Лилия Галинуровна
    • На сайте: 8 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9116
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Эффективная работа с Wildberries: от создания личного кабинета до выбора продукта

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 19 регионов

Мини-курс

Литература и культура

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

От Зейгарника до Личко: путь к пониманию человеческой психологии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 15 регионов