Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
т районы Маресьевы»- Сибгатуллин Нури Субгатуллович.
2 слайд
Сибгатуллин нури сибгатуллович (29 июнь 1909 - 13 апрель 2003)
3 слайд
Кем соң ул Нури Сибгатуллин?
Нури сибгатулла улы әлмәт районы салкын алан авылының мәктәп директоры. татарстанның атказанган укытучысы, бөек ватан сугышы ветераны.
кызыл йолдыз һәм 1 нче дәрәҗә ватан сугышы орденнары , башка бик күп медальләр белән бүләкләнгән.
4 слайд
Сугышта 2 мәртәбә яралана. Соңгысында, Прибалтиканы азат иткәндә, минага эләгә һәм ике аягын да югалта. Озак госпитальдә ята. Көтмәскә кушып, гаиләсенә хат яза. Ләкин хатыны аны барып ала,өйләрендә тәрбияли. Ике аягындагы протезлар белән Нури абый тагын сафка баса.
Мәктәп директоры булып эшли башлый. Атнага берничә мәртәбә эше буенча Әлмәткә бара. Ул вакытта маршрут автобуслары йөрми, билгеле. Протезлары белән җирдә каты басып йөри ул! Инвалид булса да, яңа мәктәп тә төзетә, аны техник чаралар белән баета, балалар укыта, колхоз эшендә ярдәм итә, авыл халкы белән эшли. Бервакытта да ял сорамый, эшли дә эшли. Укучылары һәм олылар аны бик хөрмәт итәләр. Аның даны Мәскәүгә кадәр барып җитә!
Безнең якташыбыз,хөрмәтле кешебез, герой исемен алмаган. Ләкин ул очучы Маресьев батырлыгын җирдә сугыштан соң кабатлаган. Нури Сибгатулла улы Сибгатуллинны лаеклы рәвештә Әлмәт районы Маресьевы дип атаганнар. Без аның белән горурланабыз!
5 слайд
танылган совет публицистлары әсәрләреннән җыентыкта (“народный учитель”, мәскәү, 1968 ел) нури сибгатуллинга багышланган “әлмәт районы маресьевы” дигән зур очерк басылып чыга
6 слайд
Сибгатуллин Нури абыйга багышланган очерктагы портреты.
7 слайд
“әлмәт районы маресьевы” дигән очерк
8 слайд
“әлмәт маресьевы” турында матбугат .
9 слайд
Фронтовик- Нури Сибгатулла улы Сибгатуллин
10 слайд
Нури Сибгатуллинның көчле ихтыяры күпләр өчен үрнәк.
11 слайд
Әдип маликов. нури сибгатуллин
“җуелмас хәтер”, җуелмас исемнәр...
Әлмәттә яшәгән язучы ә. Маликов легендар шәхес - нури сибгатулла улына багышлап “салкын алан” дигән поэма яза
12 слайд
Татарстанның атказанган укытучысы , Бөек ватан суГышы ветераны Нурый ага сибгатуллинга
(ә. Маликов “Салкын алан” поэмасы)
Нурый ага Сибгатуллинга
13 слайд
.
14 слайд
15 слайд
Кешеләрең кайнар җанлы,
булсаң да син
“салкын” алан.
синнән алган ялкын белән
яшим мин дә, ялкынланам!
(Ә. Маликов “Салкын Алан” поэмасы.
“җуелмас хәтер” китабыннан).
җуелмас
16 слайд
Әдип Маликов поэмасы.
17 слайд
Нурый абый узып бара,
сары туфли аягында.
Җәен-кышын шуны кия,
бармасын ул кая гына.
(ә. Маликов “салкын алан” поэмасы)
18 слайд
Әбиләр дә, бабайлар да
аны зурлап “Абый”, - диләр.
Кабынганда ликбез уты
аларга ул каләм биргән.
19 слайд
Авылдашлар олылап та,
үз итеп тә сәламлиләр.
...җиде яшьтән ул аларның
кулларына каләм биргән.
20 слайд
Укытучы һәм шәкерте
Сынау үтте бер окопта.
Яндырылган танкларның
Санын алар штык белән
Сызып барды котелокка
(Ә. Маликов “Салкын Алан” поэмасы)
21 слайд
...Урап кайтты Европаны
Салкын Алан малайлары.
Залларында рейхстагның
Уелып калды имзалары.
22 слайд
Сызлау белми аяклары
яңгырда да, буранда да.
Салкын тими, башкаларның
аяклары туңганда да.
(ә. Маликов “салкын алан” поэмасы)
23 слайд
НИчек туңсын, ул аларны
бик күп еллар элек күмгән....
Түзәсенә инде түзгән,
күнәсенә инде күнгән.
24 слайд
Озатышып йөри кырга
чәчүчеләр агрегатын.
- ял ит, абый, - дими беркем,
белеп аның табигатен.
(Ә. Маликов “Салкын Алан”)
25 слайд
Салкын алан Авылында нури сибгатуллин директор булып эшләгән иске мәктәп.
26 слайд
Нури Сибгатуллович Сугыш ветераннары арасында
27 слайд
Нури сибгатуллин тормыш иптәше сәйдә ханым белән.
28 слайд
Нурый ага кызы –укытучы рима нафикова һәм кияве белән.
29 слайд
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ.
ҖИҢҮ ӨЧЕН РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ВЕТЕРАННАР!
30 слайд
КУЛЛАНЫЛГАН ЧЫГАНАКЛАР:
1.«Альметьевский Маресьев». Видеофильм, 2002. Информационно- прокатный центр Управления образования г. Альметьевска и Альметьевского района.
2. Гадельшина Г. Не пересохнут родники Холодной Поляны. Электронный ресурс//»Республика Татарстан» газетасы, 7 февраль, 2013, №115-116 (26492-26493). — :http//www.rt/aticles/rubric-72/89647.
3. Маликов Ә.М. Җуелмас хәтер: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Рухият, 2005. — 177-185 б.
4. Сидельникова. Л. А. Спасибо тебе, дед. Я помню. Я горжусь тобой.// «Знамя труда» 9 Мая, 2014. — http:zt16.ru/index.php/obshchestvo/odukhovnom/5597 — spasibo-tebe-ded-ya-pomnyu-ya-gorzhus-toboj.
ПРЕЗЕНТАЦИЯНЕ ӘЛМӘТ РАЙОНЫ МБОУ « ТИХОНОВКА ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ” НЕҢ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ УЛЬДАНОВА ЗАЛИРА БАРЫЕВНАЭШЛӘДЕ.
ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 653 480 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Ульданова Залира Барыевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
2 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.