Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Презентации / Презентация " Балалар бакчасында музей педагогикасын үстерү юнәлеше"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Презентация " Балалар бакчасында музей педагогикасын үстерү юнәлеше"

библиотека
материалов
«Умырзая» балалар бакчасында музей-педагогикасы юнәлешен үстерү. Төзеде:Балык...
Музей педагогикасы ул - тарихи истәлекләрне,материаль һәм рухи культура байлы...
Максат -Балаларны туган ягыбыз тарихы үткәне,гореф-гадәтләре,йола-бәйрәмнәре...
Бурычлары: -Туган авыл, туган җир, туган ил төшенчәсен туган як табигате белә...
Музейның шартлары: Татар халкының милли культра мирасына игътибар күрсәтү Бел...
Яңа дәүләт тәлапләре нигезендә югары яшьтәге балаларның күзаллауларын киңәйтү...
Әти-әниләр белән “Күңел бизәкләре”, “Туган җирем-туган йортым”, “Минем шәҗәрә...
Бакчабыз музеенда “Дәү әнидә” дигән түгәрәк эше алып барыла. Балалар белән тү...
Бармак, җырлы-биюле уеннар “Наза”,”Чума үрдәк-чума каз”,”Талы-талы”,”Мендәр...
Халкыбызның рухи мирасын китаплардан гына түгел, ә бәлки: “Күңелем җәүһәрләр...
Татар халкы-шигъри,чынбарлыктагы хәл-әхвәлләргә, моң-авазларга карата гаҗәеп...
Татар балалар фольклорында хәрәкәтле уеннарга зур урын бирелгән,чөнки “Хәрәкә...
Татар халкының милли бизәкләре,моңлы җырлары, мөнәҗәтләре көнкүрештә кулланыл...
Балачак чоры -үзе бер кабатланмас, тылсымлы дөнья. Үзенчә матур,үзенчә серле...
Туган телне саклау һәм үстерү – көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше х...
Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли м...
16 1

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 «Умырзая» балалар бакчасында музей-педагогикасы юнәлешен үстерү. Төзеде:Балык
Описание слайда:

«Умырзая» балалар бакчасында музей-педагогикасы юнәлешен үстерү. Төзеде:Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы “Умырзая” балалар бакчасының беренче категорияле тәрбиячесе Галиуллина Мәүлия Корбангали кызы

№ слайда 2 Музей педагогикасы ул - тарихи истәлекләрне,материаль һәм рухи культура байлы
Описание слайда:

Музей педагогикасы ул - тарихи истәлекләрне,материаль һәм рухи культура байлыкларын саклау,өйрәнү һәм җиткерә торган фәнни-тикшеренү өлкәсе. Балалар бакчасында музей педагогикасы ул – балаларда чынбарлыкның кыйммәтен аңлап бәяли торган мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән тәрбия,белем бирү эшчәнлеге. Музей тирәлегендә бала һәм олы кешенең үзара аралашуы, балаларның эзләнү, иҗат итү һәм тәрбия-белем бирү эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә. Шул максаттан чыгып, безнең балалар бакчасында туган як тарихын өйрәнү музее оештырылды.

№ слайда 3 Максат -Балаларны туган ягыбыз тарихы үткәне,гореф-гадәтләре,йола-бәйрәмнәре
Описание слайда:

Максат -Балаларны туган ягыбыз тарихы үткәне,гореф-гадәтләре,йола-бәйрәмнәре белән таныштыру. Балаларда туган илгә,туган телгә мәхәббәт,әдәплелек, инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

№ слайда 4 Бурычлары: -Туган авыл, туган җир, туган ил төшенчәсен туган як табигате белә
Описание слайда:

Бурычлары: -Туган авыл, туган җир, туган ил төшенчәсен туган як табигате белән бәйләп аңлату. -Балаларны туган ягыбыз тарихы белән таныштыру; - Уеннар аша балаларны иҗади фикерләргә, уйлана белергә өйрәтү. -Өлкәннәргә карата хөрмәтле, ярдәмчел булырга өйрәтү. -Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йола бәйрәмнәрен өйрәнү; -Туган җирнең табигатен сакларга өйрәтү; -Балаларда туган илгә, туган телгә мәхәббәт һәм туган җирең белән горурлану хисләре тәрбияләү. -Әдәплелек, инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү; -Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү; -Милләтебезнең, туган җиребезнең тарихы белән кызыксындыру. -Туган якка, туган телгә, җыр-моңга мәхәббәт уяту; -Җырлы – биюле уеннарга, бишек җырларына кызыксыну уяту; -Күренекле шәхесләр язучылар, дин әхелләре белән таныштыру -Халкыбызның милли бизәкләре, көнкүреш җиһазлары белән таныштыру;

№ слайда 5 Музейның шартлары: Татар халкының милли культра мирасына игътибар күрсәтү Бел
Описание слайда:

Музейның шартлары: Татар халкының милли культра мирасына игътибар күрсәтү Белем бирү эшчәнлегенең интегральләшкән булуы Баланың танып-белү теләкләрен кәнагатьләндерү Диалог Баланың конкрет эшчәнлеген оештыру. Безнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Түбәндәге алымнар кулланыла: -Күргәзмә -уен -сөйләм-аралашу -эзләнү -кызыклы шәхесләр белән очрашу, аралашу - авыл халкы белән аралашу -анкеталаштыру

№ слайда 6 Яңа дәүләт тәлапләре нигезендә югары яшьтәге балаларның күзаллауларын киңәйтү
Описание слайда:

Яңа дәүләт тәлапләре нигезендә югары яшьтәге балаларның күзаллауларын киңәйтү өчен, танып-белүгә кызыксынучанлыгын һәрдаим үстереп торырга кирәк. Бу эш төрле-төрле алымнар һәм методикалар куллануны сорый. Безнең балалар бакчасында балалар белән: “Нәүрүз”,”Эх,күңелле яшь чаклар”,”Аулак өй”,”Күңелем җәүһәрләре” кичәләре үтте.

№ слайда 7 Әти-әниләр белән “Күңел бизәкләре”, “Туган җирем-туган йортым”, “Минем шәҗәрә
Описание слайда:

Әти-әниләр белән “Күңел бизәкләре”, “Туган җирем-туган йортым”, “Минем шәҗәрәм” дигән әңгәмәләр оештырылды. Балалар кече яшьтән шуны белеп үссен өчен,әти- әниләр берсеннән – берсе зәвыклы, иҗади,мәгънәле шәҗәрәләр төзеделәр. Өзелмәсен нәсел шәҗәрәсе Үтсә дә күп еллар, гасырлар Безне онытмыйча киләчәктә Дога белән искә алсыннар.

№ слайда 8 Бакчабыз музеенда “Дәү әнидә” дигән түгәрәк эше алып барыла. Балалар белән тү
Описание слайда:

Бакчабыз музеенда “Дәү әнидә” дигән түгәрәк эше алып барыла. Балалар белән түбәндәге әңгәмәләр үткәрелә: “Туган ягыбызның чишмәләре”, “Авылыбыз мәчетләре”, “Тел күрке сүз”,”Әбием киңәшләре”, “Шифалы үләннәр”,”Исемең матур кемнәр кушкан”,”Безнең тамырлар”,”Һәр чәчәкнең-үз исе,һәр халыкның-үз төсе”.

№ слайда 9 Бармак, җырлы-биюле уеннар “Наза”,”Чума үрдәк-чума каз”,”Талы-талы”,”Мендәр
Описание слайда:

Бармак, җырлы-биюле уеннар “Наза”,”Чума үрдәк-чума каз”,”Талы-талы”,”Мендәр салыш” аша балаларда авылыбызның тарихы, табигать турындагы белемнәре артты. Дәү әнинең биргән үгет-нәсыйхәтләре балалар күңелендә тирән эз калдырды.

№ слайда 10 Халкыбызның рухи мирасын китаплардан гына түгел, ә бәлки: “Күңелем җәүһәрләр
Описание слайда:

Халкыбызның рухи мирасын китаплардан гына түгел, ә бәлки: “Күңелем җәүһәрләре”, “Китмик әле яшьлектән”,”Бер картлыкта-бер яшьлектә”,”Эх,күңелле яшь чаклар” дигән кичәләр үткәреп үзебезнең төбәкнең табигатен,милли гореф-гадәтләрен,көнкүрешен өйрәнеп тормышка якынрак килергә,әби-бабай,әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра.

№ слайда 11 Татар халкы-шигъри,чынбарлыктагы хәл-әхвәлләргә, моң-авазларга карата гаҗәеп
Описание слайда:

Татар халкы-шигъри,чынбарлыктагы хәл-әхвәлләргә, моң-авазларга карата гаҗәеп сизгер халык.Шулай ук балаларның үз авыз иҗатлары да – гүзәл хисләр тәрбияләүдә берни белән алыштыргысыз бай хәзинә. Әнә шуны һәрдаим истә тотарга, күңел кыңгырауларына ешрак кагылырга, фольклор кичәләренең эчтәлеген гел яңартып торырга кирәк. Безнең балалар бакчасында инде шактый еллар сабыйларны туган телгә-ана телебезгә өйрәтү эше алып барыла. Бу изге эштә милләтебезнең байлыгы булган татар халык фольклоры-бишек җырлары, такмаклар, такмазалар,әйтемнәр, санамышлар, сынамышлар һәрчак ярдәмгә килә. Милли бәйрәмнәрнең һәркайсында халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары,җыр-бию,уен-көлке чагыла. Куренекле шәхесләрне искә алу,аларны олылау хөрмәтеннән “И,туган тел,и матур тел”, “Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне”,”Бер күрешү-үзе бер гомер” кичәләре олылар һәм балалар күңелендә тирән урын алды.

№ слайда 12 Татар балалар фольклорында хәрәкәтле уеннарга зур урын бирелгән,чөнки “Хәрәкә
Описание слайда:

Татар балалар фольклорында хәрәкәтле уеннарга зур урын бирелгән,чөнки “Хәрәкәттә бәрәкәт” ди халык. Онытылып килүче: “Күз бәйләш”, “Йөзек салышлы”,”Кул сугышлы”,”Әтәч”,“Качышлы “, “Әбәкле” кебек уеннарны бакчабызда күбрәк уйнарга тырышабыз. Татар баласын чын татар, милли рухлы шәхес итеп үстерергә телибез икән, киләчәк буын иң беренче ата-бабаларның рухи хәзинәсен белергә тиеш. Шулай булганда гына изге теләгебезгә ирешербез.

№ слайда 13 Татар халкының милли бизәкләре,моңлы җырлары, мөнәҗәтләре көнкүрештә кулланыл
Описание слайда:

Татар халкының милли бизәкләре,моңлы җырлары, мөнәҗәтләре көнкүрештә кулланылган җиһазлары белән таныштыру,балаларда үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияли. Балалар белән үткәрелгән: “Лампа яктысында”,”Мәтрүшкәле чәй” ,” Күңел бизәкләре” кич утыру уеннары моның ачык дәлиле.

№ слайда 14 Балачак чоры -үзе бер кабатланмас, тылсымлы дөнья. Үзенчә матур,үзенчә серле
Описание слайда:

Балачак чоры -үзе бер кабатланмас, тылсымлы дөнья. Үзенчә матур,үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары-яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман,нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк. Шушы олы хәзинәнең бер өлешен без “Балалар фольклоры” диеп йөртәбез.Халкыбызның фольклор әсәрләрен өйрәнү максатыннан бакчабызда күренекле шәхесләр белән очрашулар,иҗади бәйгеләрдә катнашулар еш булып тора.

№ слайда 15 Туган телне саклау һәм үстерү – көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше х
Описание слайда:

Туган телне саклау һәм үстерү – көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган тел – бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә. Безнең балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы буенча, иң кечкенәләрнең беренче төркеменнән башлап, авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй – фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү, туган телнең матурлыгын, аһәңлелеген тоя – күрә белергә өйрәтү максаты куелган. Шушы максатларга ирешү өчен без музей-педагогикасына игътибар итәбез һәм кулланабыз.

№ слайда 16 Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли м
Описание слайда:

Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш, шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә безгә музей-педагогикасы ярдәмгә килә. Сабый тирә-юньдәге үзе күреп күзәткән бар нәрсәне уен итеп кабатлап,олылар дөньясын өйрәнә һәм аңа кушылып китә. Аңарда инде азмы - күпме тормыш тәҗрибәсе туплана. Ул бик игътибарлы,кызыксынучан һәм дөньяга тикшеренүче, күзәтүче, беренче чыгыш ясаучылар күзе белән карый. Кулланылган әдәбият: Бергәләп тәрбиялибез.Г.Х.Измайлова Казан Из-во”Мәгариф” 2006 елДәресләр, әңгәмәләр. Көя күбәләге.Нурзия Сергеева.Бизәкләргә аңлатмалар, үрнәкләр. Татар балалар фольклоры.Р.Ягъфәров “Раннур” нәшрияты 1999 ел.Уеннар, әкиятләр, такмаклар,җырлар. Гаиләдә һәм балалар бакчасында әхлак тәрбиясе.К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Р.А.Низамова Казан”Мәгариф”нәшрияты 1999ел.Дәресләр Балаларга үгет-нәсыйхәт.Н.Ибраһимов,К.Бикчәнтәев, Ә.Мәдияров, А.Низамиев.Казан “Дом печати” нәшрияты 2001ел.Әңгәмәләр. Р.Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану.ТР мәгариф һәм фән министырлыгы 2006 ел.Чыгышлар, дәресләр.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 03.10.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Презентации
Просмотров288
Номер материала ДБ-234486
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх