154779
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт ООО «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Другое ПрезентацииПрезентация "Балалар завесы Хакимжан Халиков"

Презентация "Балалар завесы Хакимжан Халиков"

библиотека
материалов
ГАОУ СПО “Габдулла Тукай исемендә Арча педагогия көллияте” Башкарды: Гәрәева...
Хәкимҗан Халиков (1933-2002)
Танылган балалар шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәкимҗ...
Мәктәптә, балалар матбугатында озак еллар эшләгән тәҗрибәле педагог һәм журна...
Шигырьләре башта күмәк җыентыкларда (“Яшьлек таңы”, “Кайнар хисләр” һ.б.) күр...
“Кайнар хисләр” (1966), “Йолдызлар ничәү?” (1969), “Шук бабай” (1970), “Тыны...
Шигырьләренең төп герое — Илшат исемле малай, барыбер юньле нәрсә күрсәтми, д...
Китапта балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның мавыктыргыч вакыйгаларга, көтелмә...
Китапта Хәкимҗан Халиковның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм әкиятлә...
Балалар өчен иҗат иткән һәр әдип халкыбызның киләчәген хәстәрли. Хәкимҗан ага...
“Хәкимҗанның шигырьләре буш сүзләрдән генә тормый, аларның һәркайсында поэтик...
“Без Хәкимҗан абый белән шактый еллар бер бүлмәдә кара-каршы утырып эшләдек....
Бала һәм табигать... Безнең беребез дә үзенең бала чагын туган ягы, аның үзен...
“Китапларының беренче битен ачу белән, балалар бакчасы һәм класс ишеген ачкан...
Бал тапса анасы, Бер аю баласы Килеп тә утыра, Ашарга тотына. Әнисе: -“Улым,...
Хәкимҗан Халиков – авыл баласы. Авыл – үзенчәлекле бер дөнья. Авыл – гореф-га...
“Ни сыерчык, ни чыпчык” шигырендә Хәкимҗан Халиков туган телне белергә, яраты...
Нәни укучы шигырьдә чынбарлыкның сурәтен танысын өчен, шагыйрь шигырь язучы г...
Балалар тормышын энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән шагыйрьдән серләреңне, кимче...
Аптырыйм мин Рушанга: Эшләп эштән бушамый. Мин булышсам, тегесе Йә монысы ош...
Әбиләр дә авырый,  Бәбиләр дә авырый...  Салкын тисә аз гына  Дару кирәк барс...
Кайсыбызның гына кечкенә чакта тизрәк үсәсе килми икән? Моңа ирешү өчен әллә...
“Кулымнан килсә, “Татарстанның балалар язучысы” дигән орденны гамәлгә кертеп...

Описание презентации по отдельным слайдам:

1 слайд ГАОУ СПО “Габдулла Тукай исемендә Арча педагогия көллияте” Башкарды: Гәрәева
Описание слайда:

ГАОУ СПО “Габдулла Тукай исемендә Арча педагогия көллияте” Башкарды: Гәрәева Зәлинә 1 «А» Балалар язучысы Хәкимҗан Халиков

2 слайд Хәкимҗан Халиков (1933-2002)
Описание слайда:

Хәкимҗан Халиков (1933-2002)

3 слайд Танылган балалар шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәкимҗ
Описание слайда:

Танылган балалар шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 нчы гыйнварында Әтнә районы Мамыш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Чембулат җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Арча педучилищесында укый, аннары читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, озак еллар районыбызның Иске Өҗем мәктәбендә укытучы булып эшли. 1963 елдан Казанда яши: “Ялкын” журналында мәктәпләр бүлеге мөдире, “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы җитәкчесе, “Идел” альманахы мөхәррире, “Совет мәктәбе” (хәзерге “Мәгариф”) редакциясе хезмәткәре вазифаларын башкара. 1973 елдан – Язучылар берлеге әгъзасы.

4 слайд Мәктәптә, балалар матбугатында озак еллар эшләгән тәҗрибәле педагог һәм журна
Описание слайда:

Мәктәптә, балалар матбугатында озак еллар эшләгән тәҗрибәле педагог һәм журналист буларак, Х.Халиков балалар психологиясен яхшы белеп яза, аларның уй-хисләрен йөрәге белән тоеп, шуларны җанлы тасвир һәм характерлы бала образлары аша тәэсирле итеп үзенең яшь укучылары күңеленә җиткерә белә.           Аның шигъри иҗаты, тематик эчтәлеге ягыннан нәниләр дөньясын төрле яклап гәүдәләндерүе дә үзенчәлекле. Балалар психологиясенә аваздаш теге яки бу тормыш детале нигезенә корылып язылган сюжетлы, әкияти, лирик-шаян, юмор характерындагы шигырьләрдән тыш шагыйрь иҗатында балаларның фантазияләрен баета, эстетик танып белү офыкларын киңәйтә, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә торган сәхнә уеннары, төрле шигъри башваткычлар, табышмаклар, сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә торган телшомарткычлар үзенә аерым бер урын тәшкил итә.          Әдип – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе (1998). Х.Халиков – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.           Ул 2002 елның 12 февралендә Казанда вафат була.

5 слайд Шигырьләре башта күмәк җыентыкларда (“Яшьлек таңы”, “Кайнар хисләр” һ.б.) күр
Описание слайда:

Шигырьләре башта күмәк җыентыкларда (“Яшьлек таңы”, “Кайнар хисләр” һ.б.) күренә. 1969 елда кече яшьтәгеләрләр өчен “Йолдызлар ничәү?” исемле беренче китабы басылып чыга. Аннары шагыйрьнең “Шук бабай” (1970), “Энәбикә” (1973) һ.б. китаплары, шул исәптән, күләмле “Иң шатлыклы көнем” (1983) тупланмасы дөнья күрә. Рус телендә чыккан китаплары да бар.

6 слайд “Кайнар хисләр” (1966), “Йолдызлар ничәү?” (1969), “Шук бабай” (1970), “Тыны
Описание слайда:

“Кайнар хисләр” (1966), “Йолдызлар ничәү?” (1969), “Шук бабай” (1970), “Тынычлык гөле” (1971), “Энәбикә” (1973), “Озын колаклы батыр”(1974), “Октябрятлар шәһәре” (1975), “Эшләпәле дуслар” (1976), “Конфетное дерево” (1977), “Иң шатлыклы көнем” (1983), “Матурмы син?” (1988), “Сакчы күркә” (1997, “Сакаллы малай” (2002), һ.б. Хәкимҗан ага Халиковның берничә дистәдән артык китабы. Барысы да балалар өчен дип язылган, һәммәсе дә балаларга багышланган. Араларында рус телендә басылып чыкканнары да бар.

7 слайд
Описание слайда:

8 слайд Шигырьләренең төп герое — Илшат исемле малай, барыбер юньле нәрсә күрсәтми, д
Описание слайда:

Шигырьләренең төп герое — Илшат исемле малай, барыбер юньле нәрсә күрсәтми, дип, телевизор белән хуш­лаша һәм китап белән дуслаша. Шуннан соң ул, бик аз белгәнен аңлап, мәктәптә дә тырышыбрак укый башлый, әти-әнисенә булы­шырга да вакыт таба, тормышта исә һәрнәрсәдән матурлык эзли, тискәре күренешләргә тап булганда, "Нигә?", "Ни өчен?" кебек сорауларга җавап табарга омтыла. Шигырьләр йөгерек тел белән язылган, күбесе юмористик. Шуңа күрә алар бер уку белән хәтердә кала.

9 слайд Китапта балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның мавыктыргыч вакыйгаларга, көтелмә
Описание слайда:

Китапта балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның мавыктыргыч вакыйгаларга, көтелмәгән борылышларга hәм юморга бай шигъри әкиятләре тупланган.

10 слайд Китапта Хәкимҗан Халиковның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм әкиятлә
Описание слайда:

Китапта Хәкимҗан Халиковның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм әкиятләре туплап бирелә. Алар – балалар дөньясын төрле яклап гәүдәләндергән ихлас, самими һәм күбесе шаян шигырьләр. Укучы әлеге шигырьләр аша тирә-юньне танып белергә, тискәре һәм уңай сыйфатларны аерырга, һәрнәрсәдән матурлык табарга өйрәнә. Җыентык мәктәп яшендәге балаларга, гаиләдә һәм балалар бакчасында нәниләргә укыр өчен ата-аналарга, һәм тәрбиячеләргә тәкъдим ителә. Китапка кергән шигырьләрне татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, төрле түгәрәкләрдә һәм кичәләрдә дә кулланырга мөмкин.

11 слайд Балалар өчен иҗат иткән һәр әдип халкыбызның киләчәген хәстәрли. Хәкимҗан ага
Описание слайда:

Балалар өчен иҗат иткән һәр әдип халкыбызның киләчәген хәстәрли. Хәкимҗан ага Халиков “коеп куйган” балалар шагыйре генә түгел, әгәр шулай әйтергә яраса, укытучы-шагыйрь, тәрбияче-шагыйрь, методист-шагыйрь. Аның “Зиһен ачкычлары” дигән китабы да шуны раслый шикелле.

12 слайд “Хәкимҗанның шигырьләре буш сүзләрдән генә тормый, аларның һәркайсында поэтик
Описание слайда:

“Хәкимҗанның шигырьләре буш сүзләрдән генә тормый, аларның һәркайсында поэтик фикерләү бар. Һәркайсы үзгә, һәркайсының үзенә бер тәм” Тәүфикъ Камалиев “Шигырьгә төреп бирелгән үгет-нәсихәт, әйбәтлеккә өндәү, дөньяны танып-белүгә ярдәм итү – шагыйрьнең төп кредосы. Мәктәп тормышын, балалар дөньясын иң яхшы белүче, аларның дөньяларын иң нык аңлаучы шагыйрьләребезнең берсе дә ул” Роберт Миңнуллин

13 слайд “Без Хәкимҗан абый белән шактый еллар бер бүлмәдә кара-каршы утырып эшләдек.
Описание слайда:

“Без Хәкимҗан абый белән шактый еллар бер бүлмәдә кара-каршы утырып эшләдек. – Ул – “Яшь ленинчы”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире. Мин – корреспондент.. Язучылар дөньясына килеп керүем дә, олы язучылар белән танышып, алар белән аралашып китүемдә Хәкимҗан абыйның да тәэсире булмый калмагандыр. Безнең бүлмәдән язучылар берчакта да өзелмәде. Белмим, үзе шундый булгангамы, әдәбият бүлегенә һәрвакыт талантлы һәм әйбәт кешеләр күбрәк килә иде”, – дип искә ала Роберт Миңнуллин.

14 слайд Бала һәм табигать... Безнең беребез дә үзенең бала чагын туган ягы, аның үзен
Описание слайда:

Бала һәм табигать... Безнең беребез дә үзенең бала чагын туган ягы, аның үзенә генә хас гүзәл табигатеннән башка күз алдына китерә алмыйдыр. Ә балалар табигатьтә игътибарны җәлеп иткән һәр күренешне көндәлек тормыштагы әйберләр белән чагыштырырга яраталар. Шагыйрь укучыларның бу үзенчәлеген дә шигырьләрендә оста куллануга ирешкән: Җем-җем итеп тора үлән, Энҗегә манган кебек. Чәчәкләрдән тәмле хуш ис Тамчылап тамган кебек. Күккә карыйм, шундый зәңгәр, Сабынлап юган кебек. Шатлыгыннан бүген дөнья Елмаеп торган кебек.

15 слайд “Китапларының беренче битен ачу белән, балалар бакчасы һәм класс ишеген ачкан
Описание слайда:

“Китапларының беренче битен ачу белән, балалар бакчасы һәм класс ишеген ачкан кебек, шау-шулы, җанлы, кызыклы балалар дөньясына килеп керәсең”, – дип язган иде аның турында Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт ага Галиев. “Кайсы гына китабын алма, Хәкимҗан абый балаларның үзе булып көйли, үзе булып сөйли... Шуларның барысын да укыганда бер рәхәтлек туа: ул да булса – “Кояшлы көн!” Мөдәррис Әгъләмов

16 слайд Бал тапса анасы, Бер аю баласы Килеп тә утыра, Ашарга тотына. Әнисе: -“Улым,
Описание слайда:

Бал тапса анасы, Бер аю баласы Килеп тә утыра, Ашарга тотына. Әнисе: -“Улым, - ди, - Ю элек кулың! -ди. Аның үз киресе: -Туза ,-ди, -тиресе.

17 слайд Хәкимҗан Халиков – авыл баласы. Авыл – үзенчәлекле бер дөнья. Авыл – гореф-га
Описание слайда:

Хәкимҗан Халиков – авыл баласы. Авыл – үзенчәлекле бер дөнья. Авыл – гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телебезнең сафлыгын саклый торган изге урын. Авыл ул - милли моңнарыбыз чишмәсе. Шагыйрь инештә коенып, болыннарда уйнап, хезмәт белән “пешеп” үскән. Шуңадыр, нәкъ җырындагыча яраткан ул туган авылын. Кешеләрне яраткан. Елга берничә мәртәбә туган авылы Мамышка кайтып, гадәттә иртәнге өчтә кояш чыкканда табигатькә, елга буйларына чыгып йөргән, язарына “азыкны” да шуннан тапкан, кешеләр белән очрашкан, аралашкан. Һәм болар, билгеле, шигырьләренә кереп калган.

18 слайд “Ни сыерчык, ни чыпчык” шигырендә Хәкимҗан Халиков туган телне белергә, яраты
Описание слайда:

“Ни сыерчык, ни чыпчык” шигырендә Хәкимҗан Халиков туган телне белергә, яратырга өнди. Иң татлы тел-туган тел, анаң сөйләп торган тел,”- ди халык. Менә шушы туган телнең серләренә, матурлыгына, байлыгына төшенү өчен, иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү зарур, дип кисәтә ул. Чыр-чыр килми безнең күк, Өздерә, дип, сыерчык, Тик аныңча җырларга Уйлаган ди бер чыпчык. Ул арада, җитмәсә, Үз җырын да оныткан... Ни сыерчык, ни чыпчык Булып калган шунлыктан.

19 слайд Нәни укучы шигырьдә чынбарлыкның сурәтен танысын өчен, шагыйрь шигырь язучы г
Описание слайда:

Нәни укучы шигырьдә чынбарлыкның сурәтен танысын өчен, шагыйрь шигырь язучы гына түгел, рәссам да булырга тиеш икән дип уйлыйсың. Бабай кешедән көлеп , аның кебек аксаклап барган малай җәзасын ала: Аннан көлеп, бер малай Бара иде аксаклап, Абынды да, лап – җиргә, Кайтып китте чак атлап. (“Чынлап аксады”) Хәзер инде малай чынлап аксый, маңгае да тишелгән. Бәлки, инде моннан соң гарип кешедән көлмәс.

20 слайд Балалар тормышын энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән шагыйрьдән серләреңне, кимче
Описание слайда:

Балалар тормышын энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән шагыйрьдән серләреңне, кимчелекләреңне, шуклыкларыңны яшереп кара инде син!.. “Ашарга да утыргансың, Юындыңмы әле син? -Әллә минем юынганны Күрмәдеңме, әни, син? Колакны да юдым бүген.... -Ә битеңне, битеңне?... -Бәби түгел лә мин хәзер, Юдым дидем бит инде. -Алай булса, кулың нигә Буялган соң буяуга? Онытылып калгандыр ул Бит юганда юарга”

21 слайд Аптырыйм мин Рушанга: Эшләп эштән бушамый. Мин булышсам, тегесе Йә монысы ош
Описание слайда:

Аптырыйм мин Рушанга: Эшләп эштән бушамый. Мин булышсам, тегесе Йә монысы ошамый. Ошар иде, нишләсен – Беркемгә дә ышанмый. Беркөн безгә килгән бу... -Әй, - дим, - бозау сөзмәсен! Кайчагында мине дә... Аның холкын белмәссең. Сөзеп ега бит инде, Нигә якын киләсең!.. Булыр икән кеше дә - Әле һаман ышанмый: -Әнә бит, - ди, - бозавың Урныннан да кымшанмый. Килеп баскач алдына, Бозау карап алды да Күзенең агы белән, “Ә син әле алаймы!” Дигән кебек, малайны Чөеп торып җибәрде – Барып төште Рушаным, Хәзер инде ышаныр! Яшь килсә дә күзенә, Еламады, түзде ул. Әйтеп куйды соңыннан: “Уйнап кына сөзде ул...”

22 слайд Әбиләр дә авырый,  Бәбиләр дә авырый...  Салкын тисә аз гына  Дару кирәк барс
Описание слайда:

Әбиләр дә авырый,  Бәбиләр дә авырый...  Салкын тисә аз гына  Дару кирәк барсына.  Чирли хәтта китап та,  Ник көләсең? Чынлап та,  Бите төшә ертыла-  Ул бит көндә тотыла.    Китап докторы Тотам шуңа сак кына  Авырдымы чак кына.  Чирен шундук беләм мин.  Дәвасын да беләм мин.  Төбе төшсә төплим мин  Китапларың чирләсә,  Үз кулыңнан килмәсә  Миңа китер туп- туры  Мин аларның докторы.

23 слайд Кайсыбызның гына кечкенә чакта тизрәк үсәсе килми икән? Моңа ирешү өчен әллә
Описание слайда:

Кайсыбызның гына кечкенә чакта тизрәк үсәсе килми икән? Моңа ирешү өчен әллә ниләр уйлап табасы килә. Х. Халиковның “Ничек тизрәк үсәсе” шигыре истә калган: “Яңгыр яуса, урамнан Кайтып керәм кич кенә, Үзем һаман кечкенә, Файдасы юк һич кенә”.

24 слайд “Кулымнан килсә, “Татарстанның балалар язучысы” дигән орденны гамәлгә кертеп
Описание слайда:

“Кулымнан килсә, “Татарстанның балалар язучысы” дигән орденны гамәлгә кертеп, шуны балаларның тугры дусты Х.Халиковның түшенә тагар идем. Чөнки аның яшәеш мәгънәсе, гомер шигаре: “Иң яхшысы – балаларга!” Шагыйрь Зөлфәт

Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс профессиональной переподготовки
Библиотекарь
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация
ВНИМАНИЮ УЧИТЕЛЕЙ: хотите организовать и вести кружок по ментальной арифметике в своей школе? Спрос на данную методику постоянно растёт, а Вам для её освоения достаточно будет пройти один курс повышения квалификации (72 часа) прямо в Вашем личном кабинете на сайте "Инфоурок".

Пройдя курс Вы получите:
- Удостоверение о повышении квалификации;
- Подробный план уроков (150 стр.);
- Задачник для обучающихся (83 стр.);
- Вводную тетрадь «Знакомство со счетами и правилами»;
- БЕСПЛАТНЫЙ доступ к CRM-системе, Личному кабинету для проведения занятий;
- Возможность дополнительного источника дохода (до 60.000 руб. в месяц)!

Пройдите дистанционный курс «Ментальная арифметика» на проекте "Инфоурок"!

Подать заявку

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Основы управления проектами в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: организация реабилитационной работы в социальной сфере»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания конституционного права с учетом реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по подбору и оценке персонала (рекрутинг)»
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Финансы: управление структурой капитала»
Курс повышения квалификации «Основы менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»
Курс профессиональной переподготовки «Корпоративная культура как фактор эффективности современной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности специалиста оценщика-эксперта по оценке имущества»
Курс профессиональной переподготовки «Уголовно-правовые дисциплины: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление службой рекламы и PR»
Курс повышения квалификации «Информационная этика и право»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.