Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация "Бөек батырлык - тарих түрендә"

Презентация "Бөек батырлык - тарих түрендә"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ КОДАШ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ...
“ Ачыш” укучыларның XX муниципаль фәнни- гамәли конференциясе ТР халыкла...
Максат: шигырьләр иҗат иткән ветераннарыбыз турында мәгълүмат туплау 	 Бурычл...
Галләмов Әхәт Мөэмин улы 21.01. 1921 ел- Кодаш авылында туа; 09.09.1940 ел- К...
Кодашым Әхәт Галләмов “Кодаш” дисәм. күз алдымда Гаҗәеп яшел таулар, Елгасына...
07.09.1928 ел-Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында туа; 1944 нче ел, ноябр...
 Туп тавышлары тынган арада…
8 май,1996 ел 7 май, 1994 ел Әхмәтшин Заһит Сарим улының төрле елларда “Бөгел...
Кырык бердә кара болыт кебек Басып керде фашист илләргә. Кичекмәстән без дә...
Көнбатыштан кара болыт басты, Сайрар кошлар тынып калдылар. Әти- абыйларны би...
Апрель ае. Язгы җилләр улый, Карны куа, өзә-кискәли. Ә карт солдат сугыш яра...
“Сугыш һәм хезмәт ветераны Заһит ага Әхмәтшин тормышның ачысын-төчесен күргән...
Каһарманлыгы, чыдамлыгы, батырлыгы, бердәмлеге һәм киләчәккә илаһи ышаныч сак...
1 из 13

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ КОДАШ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ
Описание слайда:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ КОДАШ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕ 2015 нче ел

№ слайда 2 “ Ачыш” укучыларның XX муниципаль фәнни- гамәли конференциясе ТР халыкла
Описание слайда:

“ Ачыш” укучыларның XX муниципаль фәнни- гамәли конференциясе ТР халыклары милли мәдәнияты, тарихы һәм телләре секциясе   Эзләнү-тикшеренү эше Тема: Бөек батырлык- тарих түрендә     Автор: Зәйдуллина Эльза Нияз кызы, 6 нчы сыйныф Җитәкчесе: Җиһаншина Зилә Мәгъдәнур кызы, Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең музей җитәкчесе    

№ слайда 3 Максат: шигырьләр иҗат иткән ветераннарыбыз турында мәгълүмат туплау 	 Бурычл
Описание слайда:

Максат: шигырьләр иҗат иткән ветераннарыбыз турында мәгълүмат туплау Бурычлар: шигырь язучы ветеран авылдашларыбызны барлау; аларның иҗатларын тирәнтен өйрәнү; әзерләнгән материаллардан альбом төзү һәм музейга кую; тупланган мәгълүматны авыдашларыбызга һәм мәктәп укучыларына җиткерү

№ слайда 4 Галләмов Әхәт Мөэмин улы 21.01. 1921 ел- Кодаш авылында туа; 09.09.1940 ел- К
Описание слайда:

Галләмов Әхәт Мөэмин улы 21.01. 1921 ел- Кодаш авылында туа; 09.09.1940 ел- Кызыл Армиягә чакырыла; 1941- 1942 ел, август - Чернигов хәрби-инженер училищесы курсанты; 1942 ел, август- Урал хәрби округының инженер-мина бригадасы; 1943 нче елның апреленнән- 3 нче Белорус фронтында; Орша юнәлешендәге сугышларда, Смоленск, Березино, Борисов, Минск, Лида, Гродно шәһәрләрен азат итүдә катнаша һәм Көнчыгыш Прусссиягә кадәр барып җитә. Кенигсберг өчен сугышларда яралана. Сугышчан бүләкләре: 2 Кызыл Йолдыз ордены 2 II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Хәрби хезмәтен полковник дәрәҗәсендә тәмамлый. 1990 ел- Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины. 2005 елда 84 яшендә вафат була.

№ слайда 5 Кодашым Әхәт Галләмов “Кодаш” дисәм. күз алдымда Гаҗәеп яшел таулар, Елгасына
Описание слайда:

Кодашым Әхәт Галләмов “Кодаш” дисәм. күз алдымда Гаҗәеп яшел таулар, Елгасына сакчы сыман Торучы биек ярлар. Уйсу җирдә күкрәп үскән Шул чаклы бөдрә таллар! Таулар аша офыклардан Чакыра алсу таңнар. “Кодаш” дисәм, үргә менәм, Таулар өстендә урман. Урман эче печән, җиләк... Бәрәкәт белән тулган. Чыксам басу- кырларыңа, Салкын чишмәләр күрәм. Сусавымны басар өчен Шул чишмәләргә киләм. Авылым тора күз алдымда Таудан карагач менеп. Гел кайтып- күреп торсам да, Һаман сагынам кебек.

№ слайда 6 07.09.1928 ел-Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында туа; 1944 нче ел, ноябр
Описание слайда:

07.09.1928 ел-Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында туа; 1944 нче ел, ноябрь- сугышка китә, 59 нчы укчы-миномет полкына 45 мм лы танк пулемётына каршы атучы итеп билгеләнә; 1945 нче елның сентябрь аена кадәр Суслонгер һәм Халхин-Гол якларында барган япон сугышында катнаша; 1945-1951 еллар-армия сафларында хезмәтен дәвам итә. Сугышчан бүләкләре: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “ За победу над Японией” медале Жуков медале 1999 ел- 69 яшендә вафат була.

№ слайда 7  Туп тавышлары тынган арада…
Описание слайда:

Туп тавышлары тынган арада…

№ слайда 8 8 май,1996 ел 7 май, 1994 ел Әхмәтшин Заһит Сарим улының төрле елларда “Бөгел
Описание слайда:

8 май,1996 ел 7 май, 1994 ел Әхмәтшин Заһит Сарим улының төрле елларда “Бөгелмә авазы” газетасында басылган шигырләре 10 май, 1997 ел

№ слайда 9 Кырык бердә кара болыт кебек Басып керде фашист илләргә. Кичекмәстән без дә
Описание слайда:

Кырык бердә кара болыт кебек Басып керде фашист илләргә. Кичекмәстән без дә күтәрелдек, Соры шинель салып иңнәргә. Туган илнең аяз күк йөзендә Бомбовозлар очты үкереп. Соры шинель кигән солдат егет Брустверга менде сикереп. Сынатмады татар егетләре, Батырларча утка керделәр. Курку белмәс арысланнар кебек Фашистларны тетеп йөрделәр. Истән чыгармагыз батырларны, Даны китсен ерак илләргә. Һәйкәл булсын сезгә шигъри сүзем, Яуда үлгән батыр ирләргә.

№ слайда 10 Көнбатыштан кара болыт басты, Сайрар кошлар тынып калдылар. Әти- абыйларны би
Описание слайда:

Көнбатыштан кара болыт басты, Сайрар кошлар тынып калдылар. Әти- абыйларны бик тиз генә “Военком”га чакырып алдылар. Күпләр әле онытмаганнардыр Чабаталы “Союз” солдатын. Башлар ниләр генә күрсәләр дә, Онытмады һәркем үз антын. Яланаяк стройга басып, Суслонгерда агач ташулар, Истә әле, һаман истә әле Туң бәрәңге җыйган басулар. Кайтмадылар әти- абыйларым, Кай җирләрдә башны салдылар? Геройларча алар шәһит булып, Мәңгелеккә ятып калдылар. Солдат окопларын үлән баскан, Эзләре дә инде билгесез. Әти- абыйларның батырлыгы Алар истә-алар үлемсез!

№ слайда 11 Апрель ае. Язгы җилләр улый, Карны куа, өзә-кискәли. Ә карт солдат сугыш яра
Описание слайда:

Апрель ае. Язгы җилләр улый, Карны куа, өзә-кискәли. Ә карт солдат сугыш ярасыннан Йоклый алмый, нидер исәпли. Тәнендәге яралары сызлый, Тынгы бирми, һәрчак кисәтә. Узган гомер авырлыгы белән Һич онытылмый, бар да исәптә. Тау битләре кардан ачылалар, Борын төртә яшел үләннәр. Әле һаман йөрәк өзелеп көтә Кайтыр сыман яуда үлгәннәр. Алар үлмәделәр – истә алар, Халкыбызның асыл уллары. Мәңге истә сакланалар алар, Күз алдында – йөргән юллары.

№ слайда 12 “Сугыш һәм хезмәт ветераны Заһит ага Әхмәтшин тормышның ачысын-төчесен күргән
Описание слайда:

“Сугыш һәм хезмәт ветераны Заһит ага Әхмәтшин тормышның ачысын-төчесен күргән кеше. Аның каләме үткен, хисләре көчле. Заһит ага, гомумән, шигъри җанлы, хатирәләргә бай” Мәхтүм Мостафин, “Бөгелмә авазы” газетасы редакторы, 1997 ел, 10 май

№ слайда 13 Каһарманлыгы, чыдамлыгы, батырлыгы, бердәмлеге һәм киләчәккә илаһи ышаныч сак
Описание слайда:

Каһарманлыгы, чыдамлыгы, батырлыгы, бердәмлеге һәм киләчәккә илаһи ышаныч саклый алганнары өчен ветераннар каршында чын рәхмәт һәм ихтирам хисләре белән баш иябез


Автор
Дата добавления 07.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров35
Номер материала ДБ-329785
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх