Инфоурок Другое ПрезентацииПрезентация - Чистай Геройлары

Презентация - Чистай Геройлары

Скачать материал
Скачать материал "Презентация - Чистай Геройлары"

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель клубного филиала

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Чистай районы 1945 - 2015

    1 слайд

    Чистай районы 1945 - 2015

  • Абызов Григорий Александрович

    2 слайд

    Абызов Григорий Александрович

  • Абызов Григорий Александрович 1919нчы елның 14 нче гыйнварында Татарстанның...

    3 слайд

    Абызов Григорий Александрович 1919нчы елның 14 нче гыйнварында Татарстанның Чистай районы Елантово авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте – рус. 7 сыйныф белемле. Балта остасы булып урман хуҗалыгында эшләгән. 1940нчы елдан Совет Армиясендә. 1941нче елдан хәрәкәттәге армиядә, 1943нче елдан партиядә.

  • Г. Абызов 1949нчы елда Тбилиси артиллерия училищесын, 1952нче елда кичке урт...

    4 слайд

    Г. Абызов 1949нчы елда Тбилиси артиллерия училищесын, 1952нче елда кичке урта мәктәпне тәмамлаган. 1979нчы елдан – полковник Г.Абызов, отставкага чыккач, Севастопольдә яшәгән, шәһәр торак идарәсендә инженер булып эшләгән. Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Кемерово шәһәрендә бер урам герой исеме белән аталган һәм андагы йортларның берсенә истәлек тактасы куелган.

  • Мелитополь шәһәрен азат итүдә һәм дошманның Молочная елгасы буендагы көчле н...

    5 слайд

    Мелитополь шәһәрен азат итүдә һәм дошманның Молочная елгасы буендагы көчле ныгытмаларын өзүдә зур батырлык күрсәткән. 1943нче елның 12-23нче октябрендә 321нче артиллерия полкының орудие командиры өлкән сержант Г.Абызов дошманның күп ут ноктасын, 5 авыр һәм 2 уртача танкын, 1 тубын һәм күп санда җанлы көчен юк иткән. 1943нче елның 1 нче ноябрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

  •  Вәлиев Агзам Зиганша улы

    6 слайд

    Вәлиев Агзам Зиганша улы

  • Вәлиев Әгзам Зиганша улы 1919нчы елның 10 нчы апрелендә хәзерге Татарстан Ре...

    7 слайд

    Вәлиев Әгзам Зиганша улы 1919нчы елның 10 нчы апрелендә хәзерге Татарстан Республикасының Чистай районы Каргалы авылында туган. Татар милләтеннән. Һөнәр мәктәбен тәмамлагач, Ташкентта заводта эшләгән. Бер үк вакытта аэроклубка йөргән. Совет армиясе сафында 1938нче елдан. Оренбургтагы хәрби очучылар училищесында укыган һәм аны 1940нчы елда тәмамлаган. 1944нче елдан КПСС члены.

  • 1941нче елдан Бөек ватан сугышында. Майор Вәлиев сугыш барышында 501 мәртәбә...

    8 слайд

    1941нче елдан Бөек ватан сугышында. Майор Вәлиев сугыш барышында 501 мәртәбә һавага күтәрелгән, 25 һава сугышында катнашкан, дошманның 4 самолетын үзе, 3 самолетын төркем белән һөҗүм иткәндә бәреп төшергән. Сугышны 331нче авиация истребительләре дивизиясенең 179нчы авиация истребительләре полкында эскадрилья командиры дәрәҗәсендә тәмамлаган.

  • 1946нчы елның 15 нче маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Ленин о...

    9 слайд

    1946нчы елның 15 нче маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Ленин ордены, 3 Кызыл Байрак, 2 Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Александр Невский орденнары, медальләре белән бүләкләнгән. 1945нче елда очучы офицерларның Югары тактика мәктәбен, 1952нче елда Хәрби-һава академиясен тәмамлаган. Полковник Вәлиев 1971нче елда отставкага чыккан, Архангельск шәһәрендә яшәп, 1986нчы елның 31нче декабрендә вафат булган. Чистай шәһәренең бер урамы аның исемен йөртә.

  • Вәлиев Габделәфәт (Леонид) Габделгани улы

    10 слайд

    Вәлиев Габделәфәт (Леонид) Габделгани улы

  • Вәлиев Габделәфәт Габделгани улы 1910нчы елның мартында Татарстанның Чистай...

    11 слайд

    Вәлиев Габделәфәт Габделгани улы 1910нчы елның мартында Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте- татар. 1921нче елда 3нче сыйныфны тәмамлый. Пермьдә трамвай депосында, аннан соң Ленинградта йөкче булып эшли. 1941нче елдан Совет Армиясендә. Бөек Ватан сугышы фронтларында 1941нче елдан. 1942нче елда партиягә керә.

  • 1944нче елның 16нчы апрелендә Бәлбәк елгасының (Кырым) сул ярында дошман обо...

    12 слайд

    1944нче елның 16нчы апрелендә Бәлбәк елгасының (Кырым) сул ярында дошман оборонасын өзгәндә, 91нче гвардия укчы полкы гвардия өлкән сержанты Вәлиев җитәкчелегендә беренчеләрдән булып дошман чиген үтеп чыга һәм дзотны басып ала. 17-18нче апрельдә Вәлиев сугышчыларын алты тапкыр һөҗүмгә күтәрә. Яраланса да, сафта кала. Шушы сугышта һәлак була.

  • Советлар Союзы Герое исеме Вәлиев Габделәфәткә, үлгәннән соң, 1944 нче елның...

    13 слайд

    Советлар Союзы Герое исеме Вәлиев Габделәфәткә, үлгәннән соң, 1944 нче елның 16нчы маенда бирелә. Ул шулай ук Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Бәлбәк авылында җирләнгән. Чистай районы Яуширмә авылында – бюст, Чистай шәһәре паркында Геройлар аллеясында стелла куелган.

  •  Петр Иванович Гаврилов

    14 слайд

    Петр Иванович Гаврилов

  • Петр Иванович Гаврилов Чистай районының Олы Талкыш авылында туган. Әмма Гавр...

    15 слайд

    Петр Иванович Гаврилов Чистай районының Олы Талкыш авылында туган. Әмма Гавриловлар гаиләсе Азербайҗан Республикасына эшкә китү сәбәпле, аның туу турындагы таныклыгында туган җире итеп әтисенең эш урыны язылган. Шуңа күрә Татарстаннан чыккан Советлар союзы Герое исемлегенә Петр Гаврилов кертелмәгән. Әнисе үлгәч, 7 яшьлек Петрны Алексей бабасы янына кайтаралар, 14 яшендә әтисе аны яңадан Азербайҗанга алып китә.

  • Петр Иванович Бакуда Очучылар мәктәбен тәмамлый һәм Севастопольгә 1нче пилот...

    16 слайд

    Петр Иванович Бакуда Очучылар мәктәбен тәмамлый һәм Севастопольгә 1нче пилотлар хәрби мәктәбенә җибәрелә. Бөек Ватан сугышы елларында ул өлкән очучыдан башлап, авиаэскадрилья командиры дәрәҗәсенә кадәр үсә. Сугыштагы батырлыклары өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

  • Сугыштан соң П.Гаврилов, хәрби-һава академиясен тәмамлап, авиаполк белән җит...

    17 слайд

    Сугыштан соң П.Гаврилов, хәрби-һава академиясен тәмамлап, авиаполк белән җитәкчелек итә. 1954нче елда сәламәтлеге какшау сәбәпле, эшеннән азат ителә һәм гаиләсе белән ул Краснодар шәһәрендә яши башлый. 1972нче елда Гавриловлар Олы Талкыш авылына кунакка кайталар, аның белән авыл мәктәбендә очрашу уза. Алар киткәч тә, мәктәп эзтабарлары аның белән хат язышып торалар. Петр Гаврилов 1989нчы елда үлә.

  •  Гиниятуллин Габбас Гиниятулла улы

    18 слайд

    Гиниятуллин Габбас Гиниятулла улы

  • Гиниятуллин Габбас Гиниятулла улы 1905нче елның 15 маенда хәзерге Татарстанн...

    19 слайд

    Гиниятуллин Габбас Гиниятулла улы 1905нче елның 15 маенда хәзерге Татарстанның Чистай районы кызыл Ялан авылында туган. Милләте – татар. 4 сыйныф бетергән. Колхозда эшләгән. 1927-29нчы елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. 1941нче елның июленнән хәрәкәттәге армиядә.

  • Воронеж фронтының 3нче гвардия танк армиясе составындагы 9нчы механикалаштыр...

    20 слайд

    Воронеж фронтының 3нче гвардия танк армиясе составындагы 9нчы механикалаштырылган корпусның 69нчы механикалаштырылган бригадасына караган, танкка каршы атучы мылтыкчылар отделениесе командиры сержант Гыйниятуллин 1943нче елның 22нче сентябренә каршы төндә Черкасс өлкәсенең Каневск районы, Зарубинцы авылы тирәсендә барган сугышларда беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичкән. Ул җитәкләгән отделение Григоровка авылы өчен барган көрәштә катнашып, дошманның контрһөҗүмнәрен кайтарган, фашистларның 2 танкын һәм берничә солдатын юк иткән. Днепр буенда барган көрәшләрдә авыр яраланган.

  • Габбас Гиниятуллинга Советлар Союзы Герое исеме 1943нче елның 17 нче ноябрен...

    21 слайд

    Габбас Гиниятуллинга Советлар Союзы Герое исеме 1943нче елның 17 нче ноябрендә бирелгән. Госпитальдә дәваланганнан соң, туган авылына кайткан. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән. 1968нче елның 13нче апрелендә вафат. Туган ягында җирләнгән.

  • Калашников Анатолий Степанович

    22 слайд

    Калашников Анатолий Степанович

  • Калашников Анатолий Степанович 1922нче елның 23нче октябрендә Казан шәһәренд...

    23 слайд

    Калашников Анатолий Степанович 1922нче елның 23нче октябрендә Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Милләте - рус. Урта мәктәпне тәмамлый. 1929нчы елдан Чистай шәһәрендә яши. Аэроклубны тәмамлагач, шунда очучы-инструктор булып эшли. Совет Армиясенә 1941нче елда алына. 1942нче елдан партиядә. 1943нче елда Ульяновск Хәрби-авиация мәктәбен тәмамлый.

  • 1943нче елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтында була. 637нче штурм авиа...

    24 слайд

    1943нче елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтында була. 637нче штурм авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары кече лейтенант А.С.Калашников 1944нче елның маена кадәр 107 тапкыр дошман гаскәрләрен һавадан күзәтү, штурмлау һәм бомбага тоту очышлары ясый. 17 танк, 100 автомашина, 100дән артык гитлерчыны юк итә. Һава сугышында дошманның истребителен бәреп төшерә. СССР Югары Советы Президиумының 1944нче елның 26нчы октябрь Указы белән А.С.Калашниковка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

  • Сугыштан соң Хәрби Һава- көчләрендә хезмәтен дәвам итә. 1949нчы елда Хәрби-...

    25 слайд

    Сугыштан соң Хәрби Һава- көчләрендә хезмәтен дәвам итә. 1949нчы елда Хәрби- һава көчләре академиясен тәмамлый. 1960нчы елда подполковник А.С.Калашников запаска китә. Минск шәһәрендә яши. Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, ике Iнче дәрәҗә Ватан сугышы, IIдәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. 1985нче елның 25нче июнендә вафат була. Чистай шәһәрендәге 1нче номерлы мәктәп бинасында геройга мемориаль такта куелган.

  •  Чекин Борис Сергеевич

    26 слайд

    Чекин Борис Сергеевич

  • Чекин Борис Сергеевич 1922нче елның 5нче мартында Чистай районы Рус Волчья б...

    27 слайд

    Чекин Борис Сергеевич 1922нче елның 5нче мартында Чистай районы Рус Волчья бистәсендә крестьян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Чистайда авыл хуҗалыгы техникумының 3нче курсын тәмамлаган, аэроклубка йөргән. 1941нче елдан Совет Армиясендә, 1943нче елда Ульяновскида хәрби очучылар мәктәбен тәмамлаган. 1944нче елдан партиядә.

  • 1944 нче елның январеннән Бөек Ватан сугышында катнаша. 3нче Украина фронтын...

    28 слайд

    1944 нче елның январеннән Бөек Ватан сугышында катнаша. 3нче Украина фронтының 1нче һава армиясе 277нче штурмлау авиация дивизиясендә 566нчы штурмлау авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары лейтенант Б.С.Чекин 1945нче елның февраленә кадәр барлыгы 154 сугышчан очыш ясаган. Дошманның 22 танкын, 37 ут ноктасын, 19 артиллерия тубын, 60лап автомашинасын юк итүдә катнашкан. 1945нче елның 19нчы апрель Указы белән Б.С.Чекинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Ленин, ике мәртәбә Кызыл Байрак, ике мәртәбә I дәрәҗә Ватан сугышы, бер мәртәбә II дәрәҗә Ватан сугышы һәм ике Кызыл Йолдыз, Александр Невский, СССР Хәрби Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен” орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән.

  • 1952нче елда Б.С.Чекин Хәрби – һава академиясен тәмамлый. 1976нчы елдан полк...

    29 слайд

    1952нче елда Б.С.Чекин Хәрби – һава академиясен тәмамлый. 1976нчы елдан полковник Б.С.Чекин отставкада, Ленинград (Санкт Петербург) шәһәрендә яши. Чистай шәһәрендә ул укыган мәктәп диварына истәлек тактасы урнаштырылган.

  • Кулясов Александр Петрович

    30 слайд

    Кулясов Александр Петрович

  • Кулясов Александр Петрович 1919 елның 10 мартында Чистай районы Кече Талкыш...

    31 слайд

    Кулясов Александр Петрович 1919 елның 10 мартында Чистай районы Кече Талкыш авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте – рус. Педагогия училищесын һәм педагогия институтының 1 курсын тәмамлаган. Укытучы булып эшләгән. 1939 нчы елдан Совет Армиясендә, 1941нче елдан Гомель пехота училищесын, 1943нче елда “Выстрел” курсларын тәмамлаган. 1943нче елдан партиядә.

  • 1942нче елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышында. 1 нче Белоруссия фронтының...

    32 слайд

    1942нче елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышында. 1 нче Белоруссия фронтының 3нче армиясенә кергән 323нче укчы дивизиясендәге 1086 нчы укчы полкның батальон командиры капитан Кулясов 1944нче елның 24-25 нче июнендә батальоны белән Озераны һәм Олы Крушиновка авыллары тирәсендә дошман оборонасын өзеп, каршылык күрсәтү үзәген яулаган, полкка һөҗүмне алга таба үстерергә мөмкинлек биргән. Шул сугышта һәлак булган.

  • Советлар Союзы Герое исеме 1945нче елның 24нче мартында, үлгәннән соң бирелг...

    33 слайд

    Советлар Союзы Герое исеме 1945нче елның 24нче мартында, үлгәннән соң бирелгән. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән. Озераны авылында җирләнгән. Кече Талкыш авылында геройның бюсты урнаштырылган. Чистайда истәлек билгесе куелган һәм бер урамга аның исеме бирелгән.

  • Маринин Виктор Иванович

    34 слайд

    Маринин Виктор Иванович

  • Маринин Виктор Иванович 1923нче елның 5 августында Чистай шәһәрендә эшче гаи...

    35 слайд

    Маринин Виктор Иванович 1923нче елның 5 августында Чистай шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Милләте – чуваш. 9 сыйныф тәмамлаган. Автогараж җиһазлары заводында токарь булып эшләгән. Совет Армиясендә 1941нче елның июненнән. 1941нче елның ноябреннән хәрәкәттәге армиядә.

  • Көньяк – Көнбатыш фронтның 3нче танк корпусына кергән 50нче танк бригадасыны...

    36 слайд

    Көньяк – Көнбатыш фронтның 3нче танк корпусына кергән 50нче танк бригадасының 50нче танк батальоны мотоциклчысы сержант Маринин Краматорск шәһәре (Донецк өлкәсе) өчен дәвам иткән сугышларда 3 мәртәбә разведкага барган, кыйммәтле мәгълүматлар алып кайткан. 1943нче елның 20нче февралендә Сергевка авылында дошман танклары белән сугышка кергән. Танкка каршы мылтыктан атып, 2 танкны сафтан чыгарган, авыр яраланган, ләкин атуын дәвам иткән. Шул ук сугышта һәлак булган.

  • Советлар Союзы Герое исеме 1943нче елның 31нче мартында, үлгәннән соң бирелг...

    37 слайд

    Советлар Союзы Герое исеме 1943нче елның 31нче мартында, үлгәннән соң бирелгән. Ленин ордены белән бүләкләнгән. Сергеевка (Украина) авылында җирләнгән. Туган шәһәрендәге урамга герой исеме бирелгән, стелла урнаштырылган. 1нче номерлы мәктәп бинасына мемориаль такта куелган.

  •  Шамсутдинов Гали Нурулла улы

    38 слайд

    Шамсутдинов Гали Нурулла улы

  • Шамсутдинов Гали Нурулла улы 1915нче елның 22 маенда Чистай районы Яуширмә а...

    39 слайд

    Шамсутдинов Гали Нурулла улы 1915нче елның 22 маенда Чистай районы Яуширмә авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте – татар. Чистайда педагогия училищесын, Казанда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Авылда мәктәп директоры булган. 1939нчы елдан Совет Армиясе сафында, 1941нче елда Ульяновскида танк училищесын тәмамлый.

  • Сугышның беренче көннәреннән үк яу кырында сугыша. Дошман көчләре белән бере...

    40 слайд

    Сугышның беренче көннәреннән үк яу кырында сугыша. Дошман көчләре белән беренче мәртәбә Смоленк өчен сугышта очраша. Дошманны Мәскәү астыннан куу, Курск дугасы һәм Киевны азат итү сугышларында да яшь командир сынатмый. 1нче Украина фронтының 3нче гвардия танк армиясе 7нче гвардия танк корпусында 56нчы гвардия танк бригадасы танк ротасы командиры гвардия лейтенанты Гали Шамсутдинов 1944нче елның 14нче июлендә Львов юнәлешендә башланган зур һөҗүмдә алгы сафта бара, Сож елгасы кичүен яулап ала. Шул кичү тирәсендә барган каты бәрелешләрнең берсендә, Украинаның Львов өлкәсе Пустомытов районы Гомулец авылы янәшәсендә Г.Шамсутдинов 22 июльдә батырларча һәлак була.

  • 1944 нче елның 23нче сентябрь Указы белән Гали Шамсутдиновка, үлгәннән соң,...

    41 слайд

    1944 нче елның 23нче сентябрь Указы белән Гали Шамсутдиновка, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шул ук районның икенче бер авылы каберлегендә күмелгән. Ул, үлгәннән соң, Ленин ордены белән бүләкләнә. Чистай шәһәрендәге бер урамга Гали Шамсутдинов исеме бирелә, Аллеяда стела куелган. Яуширмә авылында һәйкәл куелган, авыл музеенда аның турында истәлекләр тупланган.

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 586 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.09.2016 899
    • PPTX 694.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Рахматуллина Голиса Мансуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6765
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой