Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация. Гаяз Исхакый-милләтебез горурлыгы.
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Презентация. Гаяз Исхакый-милләтебез горурлыгы.

библиотека
материалов
Төзүче: Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1нче категория...
Татар ренессансының Бөек каһарманы Гаяз Исхакый атаклы хикәяче, романчы, драм...
Яуширмә авылы. Чистай мәчете.
Казанда 1893-1897 елларда Г.Исхакый укыган “Күл буе” мәдрәсәсе. Тумыштан гаят...
Казанда 1898-1902 елларда Г.Исхакый укыган Татар укытучылар мәктәбе. Тора-бар...
Гаяз Исхакый Оренбургта. 1902 нче ел. Казандагы Татар укытучылар мәктәбен тәм...
“Казанский телеграф” газетасында мондый мәкалә басылып чыга: “ Күптән түгел Я...
Г. Исхакыйның әтисе Гыйләҗетдингә муллалыкка указ бирелү турында таныклык. Чи...
1878 нче елның 22 февралендә (яңача) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авы...
Әдәбиятка Гаяз шактый иртә килә. “Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхә...
Доносчы Шәйхи “куштан”нан сорау алу беркетмәсе.
Г.Исхакыйны гаепләү “эш”енең тышлыгы Чистайда Г.Исхакыйны төрмәгә утырту туры...
Бик яшьли милли-азатлык хәрәкәтенә кушылып киткәнлектән патша хөкүмәте тарафы...
Г.Исхакый сөргендә. 1908-1911 ел.
Г.Исхакыйның басылып чыккан беренче әсәре – “Тәгаллемдә сәгадәт ки гыйлем үг...
Гаяз Исхакый Мезень шәһәрчегендә. 1913 нче ел. Социаль-революционерлар партия...
 Санкт-Петербургта Г.Исхакый редакторлыгында чыккан “Ил” гәзитәсе.
· Гаяз Исхакыйның Константинополь шәһәреннән А.М.Горькийга хаты , 3нче март 1...
Гаяз Исхакый һәм Галимжан Ибраһимов Галимжан Ибраһимов - татар әдәбиятының к...
“Сүнә белми торган ялкын.” Ф.Әмирхан.
“Гаяз! Бу исем хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты, татар поэзиясенең мәркәзенд...
“Гаяз Исхакыйның ихтирамга лаек исеме һәм бай иҗаты ХХ гасыр азагында гына, ү...
Г. Тукайның Исхакыйга багышланган ике шигыре билгеле (“Мөхәрриргә” һәм “Кем у...
Бернинди режим белән дә килешә алмаган әдип илдән сөрелә һәм 1918 елның 13 гы...
Журнал "Рашен ревью" (Англия). № 1, 1914 нче ел Бу журналда шактый күп сәхифә...
Г.Исхакыйның Төркиядәге фатирында эш бүлмәсе “Кайт әле монда ватанга, кайт ә...
Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура. Стамбул, 1931 нче ел Йосыф Акчура – танылган т...
Гаяз (Мөхәммәтгаяз) Исхакый (1878-1954) 1939 нчы елдан алып гомеренең соңгы к...
Кабере – Төркиядә, рухы – Татарстанда Рәсемдә: Г.Камал исемендәге ТДАТның Тру...
“Олуг Мөхәммәд” пьесасы кулъязмасыннан фотокүчермә. 1944-1947
“Пәйгамбәрләр тарихы” китабы
Г.Исхакый “Гасыр” нәшрияты чыгарган фотооткрытка.
 “Зөләйха” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары, реж. П.Исәнбәт.
“Зөләйха” кинофильмының баш режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Р.Төх...
“Алдым-бирдем” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары
. «Кәләпүшче кыз» спектакленнән күренешләр.
Г.Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе
Г. Исхакыйның әнисе Камәрия остазбикә оныклары – Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт һ...
Г. Исхакыйның бертуганнары (Сулдан уңга): Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән,...
Г.Исхакыйның хатыны Мәрьям һәм кызы Сәгадәт. Чистай, 1907 нче ел. Г. Исхакый...
1925 нче елга кадәр Г.Исхакый Берлинда яши. Г.Исхакый кызы Сәгадәт белән. Бе...
Сәгадәт һәм Таһир Чагатай - Г.Исхакыйның кызы һәм кияве. Берлин, 1933 нче ел...
Кызы Сәгадәт Чагатай. 80 нче ел.
Төркиядә дөнья күргән профессор Сәгадәт Чагатайның мәкаләләр җыентыгы. 9нчы д...
Казан шәһәренең Г.Исхакый исемендәге урамы.
Г. Исхакыйның Яуширмәдә төзелгән музей-йортының проекты (Архитектор Ирина Акс...
Чистай. Яуширмә авылы. Г.Исхакыйның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган музе...
Яуширмә авылындагы Г.Исхакый музее
Кызганычка каршы, Гаяз Исхакый туган йорт сакланмаган. Ә музей-утар кайчандыр...
Батуллин Рабит Мөхлис улы (Рабит Батулла) -күренекле татар язучысы, драматург...
Рәшитов Әхмәт (Әхмәт Рәшитов)- татар шагыйре, публицист, Татарстанның атказан...
Сафин Факил Миннемөхәммәт улы (Факил Әмәк) - журналист һәм шагыйрь, милли хәр...
Юнысов Рәфикъ Юныс улы –шагыйрь, публицист. 2004нче елда Татарстан Язучылар б...
Миннегулов Хатыйп Йосыф улы- Әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче....
Гайнанова Лена Рәшит кызы - классик әдәби мирасыбызны, шул исәптән Г.Тукай, Г...
http://sptatar.ru/index.php/2012-08-06-15-09-48/181-tatarstan-yazuchylar-ber...
Бөек исмең синең илгә кайтты ,     Көнгә кайтты,  Гаяз   Исхакый .     Яхшы...
“Сүнә белми торган ялкын.” Ф.Әмирхан.
62 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Төзүче: Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1нче категория
Описание слайда:

Төзүче: Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Сәгыйдулла кызы Алтынбаева.

№ слайда 2 Татар ренессансының Бөек каһарманы Гаяз Исхакый атаклы хикәяче, романчы, драм
Описание слайда:

Татар ренессансының Бөек каһарманы Гаяз Исхакый атаклы хикәяче, романчы, драматург, публицист, журналист, милли сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар әдәбияты классигы. Яңа чор татар әдәбиятына проза һәм раматургиядә гаять зур өлеш керткән әдип.

№ слайда 3 Яуширмә авылы. Чистай мәчете.
Описание слайда:

Яуширмә авылы. Чистай мәчете.

№ слайда 4 Казанда 1893-1897 елларда Г.Исхакый укыган “Күл буе” мәдрәсәсе. Тумыштан гаят
Описание слайда:

Казанда 1893-1897 елларда Г.Исхакый укыган “Күл буе” мәдрәсәсе. Тумыштан гаять зирәк һәм сәләтле Мөхәммәтгаяз биш яшендә укырга өйрәнә. Аннары, атасы карамагында Яуширмә мәктәбе бирә алырлык “фән”нәрне үзләштереп бетереп һәм “нәхүхан” (гарәп синтаксисы өйрәнүче) дәрәҗәсенә ирешеп, 1890 елда Чистай мәдрәсәсендә укый башлый. 1893 елда ул, әтисеннән рөхсәт ала һәм, Казанга китеп, Күл буе мәдрәсәсенә керә.

№ слайда 5 Казанда 1898-1902 елларда Г.Исхакый укыган Татар укытучылар мәктәбе. Тора-бар
Описание слайда:

Казанда 1898-1902 елларда Г.Исхакый укыган Татар укытучылар мәктәбе. Тора-бара Гаязга тагын бер хакыйкать ачылып китә: рус телен өйрәнмичә һәм шул тел ярдәмендә дөнья өчен кирәкле белем белән коралланмыйча торып, хәзер әллә ни зур эш чыгарып булмый икән. Мәдрәсәдән чыккач, Яңа бистәнең бер мәктәбенә хәлфә булып торган егерме яшьлек егетнең 1898 елда Казан татар укытучылар мәктәбенә кереп, Х..Ямашев һәм Г. Колахметовлар белән бергә бер сыйныфта укып, 1902 елда тәмамлап чыгуы әнә шул турыда сөйли.

№ слайда 6 Гаяз Исхакый Оренбургта. 1902 нче ел. Казандагы Татар укытучылар мәктәбен тәм
Описание слайда:

Гаяз Исхакый Оренбургта. 1902 нче ел. Казандагы Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый һәм «Хөсәения» мәдрәсәсенә укытучы булып килә.

№ слайда 7 “Казанский телеграф” газетасында мондый мәкалә басылып чыга: “ Күптән түгел Я
Описание слайда:

“Казанский телеграф” газетасында мондый мәкалә басылып чыга: “ Күптән түгел Яңа Бистәдә татар балалары өчен Әмирхан мәдрәсәсе ачылды. Яңа мәдрәсә тиз арада җирле мөселманнарның игътибарын җәлеп итте, аңа беренче атнада ук 70 укучы җыелды. Бу хәл укытучы Г.Исхакыйның яңача укытуы белән бәйледер күрәсең”

№ слайда 8 Г. Исхакыйның әтисе Гыйләҗетдингә муллалыкка указ бирелү турында таныклык. Чи
Описание слайда:

Г. Исхакыйның әтисе Гыйләҗетдингә муллалыкка указ бирелү турында таныклык. Чистайда мәчет

№ слайда 9 1878 нче елның 22 февралендә (яңача) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авы
Описание слайда:

1878 нче елның 22 февралендә (яңача) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйләҗетдин хәзрәт гаиләсендә туа.Унтугызынчы гасырның ахырында әдәбиятка килеп, зур әдәби һәм публицистик мирас калдырган шәхес. Гаяз Исхакый 1878 нче елның 22 нче февралендә (иске стиль буенча 10 нчы февральдә) Казан губернасында Чистай өязе Яуширмә (Кутлушкино) авылында туа. Әтисе Гыйләҗетдин тирә-якта абруйлы мулла була. Анасы Камәриянең дә нәсел-нәсәбе тарихта исем калдырган Морат муллага барып тоташа. Табигый , мулла үзенең баласын мулла сыйфатында күрергә тели. Әтисе Гаязны авылга чакырып кайтара, муллалык указын алдан ук әзерләп куя. (1903) Шулай итеп, яшь язучы бер елга якын авылда мулла вазыйфасын башкарырга мәҗбүр була. 19004 елда Гаяз Исхакый авыл тынычлыгыннан “ычкынып” Казанга килә, алдынгы яшь көчләр белән бергә 1905 ел революциясен хуплап каршылый. Революция ярдәме белән татар телендә гәзит-журнал чыгару мөмкинчелеге тугач, Г. Исхакый 18 майдан 16 ноябргә кадәр 1906 елда “Таң йолдызы” исеме белән Казанда яңа гәзит чыгара. Шушы орган тирәсенә җыелган яшь зыялыларны “таңчылар” дип атап йөрткәннәр.

№ слайда 10 Әдәбиятка Гаяз шактый иртә килә. “Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхә
Описание слайда:

Әдәбиятка Гаяз шактый иртә килә. “Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер” исемле беренче чәчмә әсәрен 17 яшендә язганлыгы мәгълүм. Хәтта “гонорар” да алган: шушы язмасы һәм бер тәрҗемә әсәре өчен аңа өч сум акча түләгәннәр. Яшь язучыны бу канатландырып җибәрә, һәм ул яңа гасыр кергәнче бер-бер артлы “Кәләпүшче кыз” исемле кечкенә повестен яза, “Бай углы” дигән романын, “Өч хатын белән тормыш” пьесасын һәм “Теләнче кыз” романының беренче кисәген язып тәмамлый.

№ слайда 11
Описание слайда:

№ слайда 12 Доносчы Шәйхи “куштан”нан сорау алу беркетмәсе.
Описание слайда:

Доносчы Шәйхи “куштан”нан сорау алу беркетмәсе.

№ слайда 13 Г.Исхакыйны гаепләү “эш”енең тышлыгы Чистайда Г.Исхакыйны төрмәгә утырту туры
Описание слайда:

Г.Исхакыйны гаепләү “эш”енең тышлыгы Чистайда Г.Исхакыйны төрмәгә утырту турында карар

№ слайда 14 Бик яшьли милли-азатлык хәрәкәтенә кушылып киткәнлектән патша хөкүмәте тарафы
Описание слайда:

Бик яшьли милли-азатлык хәрәкәтенә кушылып киткәнлектән патша хөкүмәте тарафыннан даими эзәрлекләнә… 1906 нчы елда Г. Исхакый хөкүмәткә каршы җинаятьтә гаепләнеп, кулга алына һәм Чистай төрмәсенә ябыла. Шунда “Зиндан” дигән автобиографик повестен яза. Аннары Архангел губернасына сөргенгә җибәрелә. Шушы шартларда “Солдат” повестен, “Теләнче кыз” романнарының икенче кисәген, берничә пьеса яза. Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңае белән игълан ителгән амнистия нигезендә 1913 нче елда азат ителә.

№ слайда 15 Г.Исхакый сөргендә. 1908-1911 ел.
Описание слайда:

Г.Исхакый сөргендә. 1908-1911 ел.

№ слайда 16 Г.Исхакыйның басылып чыккан беренче әсәре – “Тәгаллемдә сәгадәт ки гыйлем үг
Описание слайда:

Г.Исхакыйның басылып чыккан беренче әсәре – “Тәгаллемдә сәгадәт ки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер”, титул бите .

№ слайда 17 Гаяз Исхакый Мезень шәһәрчегендә. 1913 нче ел. Социаль-революционерлар партия
Описание слайда:

Гаяз Исхакый Мезень шәһәрчегендә. 1913 нче ел. Социаль-революционерлар партиясендә торуда һәм крестьяннар арасында җинаятьчел агитация ясауда гаепләнеп, Архангель убернасына сөргенгә озатыла.

№ слайда 18
Описание слайда:

№ слайда 19  Санкт-Петербургта Г.Исхакый редакторлыгында чыккан “Ил” гәзитәсе.
Описание слайда:

Санкт-Петербургта Г.Исхакый редакторлыгында чыккан “Ил” гәзитәсе.

№ слайда 20 · Гаяз Исхакыйның Константинополь шәһәреннән А.М.Горькийга хаты , 3нче март 1
Описание слайда:

· Гаяз Исхакыйның Константинополь шәһәреннән А.М.Горькийга хаты , 3нче март 1911 нче ел; А.М.Горькийның "Мои университеты", "Макар Чудра", "9 января" татар телендә.

№ слайда 21 Гаяз Исхакый һәм Галимжан Ибраһимов Галимжан Ибраһимов - татар әдәбиятының к
Описание слайда:

Гаяз Исхакый һәм Галимжан Ибраһимов Галимжан Ибраһимов - татар әдәбиятының классигы - әле революциягә кадәр үк Гаяз Исхакыйга зур бәя бирә.

№ слайда 22 “Сүнә белми торган ялкын.” Ф.Әмирхан.
Описание слайда:

“Сүнә белми торган ялкын.” Ф.Әмирхан.

№ слайда 23 “Гаяз! Бу исем хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты, татар поэзиясенең мәркәзенд
Описание слайда:

“Гаяз! Бу исем хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты, татар поэзиясенең мәркәзендә тора.” Җамал Вәлиди. “Татар әдәбиятында драматургия төре иң соңгы булып туды. Ләкин аның туу һәм оешу, ныгу процессы чагыштырмача тиз арада булды. Беренче тәҗрибәләрен ясаганнан соң дистә ярым-ике дистә ел эчендә ул инде сәхнәдә уйнарлык әсәрләргә ия, күпчелек жанрларны буйсындырган төр иде. Моның үзенең берничә сәбәбе бар. Бердән-татар әдәбиятының бай традицияләре. Бу традицияләрдә драматургиянең үзенчәлекләреннән берсен тәшкил иткән диалог шәкеле шактый эшләнгән иде. Урта гасыр татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләрендә-хәрәкәт көчле. Аның җанлы һәм бербөтен булуын тәэмин иткән яклар шулай ук эшләнгән иде.Ә хәрәкәт-драматик әсәрнең шулай ук үзәген тәшкил итә.Икенчедән, татар халык иҗаты, һәртөрле уеннар, тамашалар һәм йолалар драматургия алымнарына бай һәм алар шактый ук чарланган иде. Өченчедән, бу төр иҗатта зур талантлар эшләде, драматургиянең халык тормышында зур урын тотуын яхшы аңлап иҗат итте. Шундый шәхесләрнең берсе Гаяз Исхакый булды.” Азат Әхмәдуллин.

№ слайда 24 “Гаяз Исхакыйның ихтирамга лаек исеме һәм бай иҗаты ХХ гасыр азагында гына, ү
Описание слайда:

“Гаяз Исхакыйның ихтирамга лаек исеме һәм бай иҗаты ХХ гасыр азагында гына, үзгәртеп кору дигән елларның бәхәсләр ялкыны аша үткәч кенә, кабат туган иленә һәм сөекле халкына әйләнеп кайтты. Бу изге юлда бер төркем татар галимнәре һәм язучылары, аеруча профессор Ибраһим Нуруллин, зур фидакарьлек күрсәтте. Әдипнең сайланма әсәрләрен туплаган “Зиндан” җыентыгы (1991), унбиш томлы әсәрләренең беренче томы (1998) дөнья күрде, күп санлы драма,проза һәм публицистик әсәрләре “Мирас”һәм башка журналларда басылып чыкты. Бүгенге көндә Гаяз Исхакый иҗатын барлау, җыйнау, аның күптомлык әсәрләрен басмага әзерләү буенча текстологик һәм библиографик характердагы фәнни-тикшерү эшләре алып барыла. Әдипнең иҗтимагый-сәяси карашлары, әсәрләренең әдәби-эстетик үзенчәлекләре галимнәребезнең байтак кына хезмәтләрендә яктыртыла ( И.Нуруллин, Һ.Мәхмүтов, Ф.Мусин, Ф.Галимуллин, А.Әхмадуллин, Х.Миңнегулов, Ә.Кәримуллин, М.Госманов, И.Таһиров, Т.Галиуллин, Р.Хәкимов, Ә.Сәхапов, Равил Әмирханов, Л.Гайнанова, Ф.Ибраһимова һ.б.) Исхакыйның әдәби-публицистик һәм сәяси эшчәнлеге, аның ХХ гасыр әдәби һәм милли-азатлык хәрәкәте тарихында тоткан урыны турында беренче монографик эзләнүләр дә мәйданга чыкты ( Ф.Мусин, Ә.Сәхапов). Р.Ганиева.

№ слайда 25 Г. Тукайның Исхакыйга багышланган ике шигыре билгеле (“Мөхәрриргә” һәм “Кем у
Описание слайда:

Г. Тукайның Исхакыйга багышланган ике шигыре билгеле (“Мөхәрриргә” һәм “Кем ул?”) Габдулла Тукай Исхакыйны Милләтенең иң олы әдибе итеп бәяли. Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле! – дип мөрәҗәгать итә Тукай Исхакыйга “Мөхәрриргә” шигырендә. Кызганычка каршы, аларга бер вакытта да очрашырга туры килмәгән. 1913 елда Гаяз Исхакый сөргеннән кайта, ләкин Тукай белән күрешү аңа насыйп булмый: бөек шагыйрь инде мәңгегә күзен йомган була...

№ слайда 26 Бернинди режим белән дә килешә алмаган әдип илдән сөрелә һәм 1918 елның 13 гы
Описание слайда:

Бернинди режим белән дә килешә алмаган әдип илдән сөрелә һәм 1918 елның 13 гыйнварыннан алып 1954 июленә кадәр гомерен чит җирләрдә үткәрергә мәҗбүр була. Ул Берлинда, Варшавада, Парижда , Токиода, Харбинда, Истанбулда, Әнкарада яши. Биредә татар мәктәпләре, мәчетләр ача.

№ слайда 27 Журнал "Рашен ревью" (Англия). № 1, 1914 нче ел Бу журналда шактый күп сәхифә
Описание слайда:

Журнал "Рашен ревью" (Англия). № 1, 1914 нче ел Бу журналда шактый күп сәхифә Г.Исхакыйга багышланган. Журнал «Яңа милли юл». 1928 нче елдан алып 1939 нчы елның июленә кадәр чыгарыла.(Берлин).

№ слайда 28 Г.Исхакыйның Төркиядәге фатирында эш бүлмәсе “Кайт әле монда ватанга, кайт ә
Описание слайда:

Г.Исхакыйның Төркиядәге фатирында эш бүлмәсе “Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмале!” Г.Тукай.

№ слайда 29
Описание слайда:

№ слайда 30 Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура. Стамбул, 1931 нче ел Йосыф Акчура – танылган т
Описание слайда:

Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура. Стамбул, 1931 нче ел Йосыф Акчура – танылган татар сәясәтчесе , журналист, тарихчы. 1917 нче елдан соң безнең илдән күченеп китә.

№ слайда 31 Гаяз (Мөхәммәтгаяз) Исхакый (1878-1954) 1939 нчы елдан алып гомеренең соңгы к
Описание слайда:

Гаяз (Мөхәммәтгаяз) Исхакый (1878-1954) 1939 нчы елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Г. Исхакый Төркиянең Истанбул шәһәрендә яши. 1954 нче елның 22 июлендә Әнкара шәһәрендә вафат була һәм Истанбулның Әдернәкапы зияратында күмелгән.

№ слайда 32 Кабере – Төркиядә, рухы – Татарстанда Рәсемдә: Г.Камал исемендәге ТДАТның Тру
Описание слайда:

Кабере – Төркиядә, рухы – Татарстанда Рәсемдә: Г.Камал исемендәге ТДАТның Труппасының бертөркем артистлары Төркиядә Гаяз Исхакый кабере янында. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда Европа, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Үзәк Азия буенча Бөтендөнья икътисад форумында катнаша. Шул уңайдан президент татар дәүләте идеясен яклаган, шуның өчен көрәшкән язучы, сәясәтче Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, дәүләт эшлеклесе Садри Максуди каберендә була.  2012нче ел.

№ слайда 33 “Олуг Мөхәммәд” пьесасы кулъязмасыннан фотокүчермә. 1944-1947
Описание слайда:

“Олуг Мөхәммәд” пьесасы кулъязмасыннан фотокүчермә. 1944-1947

№ слайда 34 “Пәйгамбәрләр тарихы” китабы
Описание слайда:

“Пәйгамбәрләр тарихы” китабы

№ слайда 35 Г.Исхакый “Гасыр” нәшрияты чыгарган фотооткрытка.
Описание слайда:

Г.Исхакый “Гасыр” нәшрияты чыгарган фотооткрытка.

№ слайда 36  “Зөләйха” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары, реж. П.Исәнбәт.
Описание слайда:

“Зөләйха” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары, реж. П.Исәнбәт.

№ слайда 37 “Зөләйха” кинофильмының баш режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Р.Төх
Описание слайда:

“Зөләйха” кинофильмының баш режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Р.Төхвәтуллин.

№ слайда 38 “Алдым-бирдем” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары
Описание слайда:

“Алдым-бирдем” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары

№ слайда 39 . «Кәләпүшче кыз» спектакленнән күренешләр.
Описание слайда:

. «Кәләпүшче кыз» спектакленнән күренешләр.

№ слайда 40 Г.Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе
Описание слайда:

Г.Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе

№ слайда 41 Г. Исхакыйның әнисе Камәрия остазбикә оныклары – Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт һ
Описание слайда:

Г. Исхакыйның әнисе Камәрия остазбикә оныклары – Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт һәм Гайнелмәрзиянең улы Габделхак белән

№ слайда 42 Г. Исхакыйның бертуганнары (Сулдан уңга): Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән,
Описание слайда:

Г. Исхакыйның бертуганнары (Сулдан уңга): Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән, Гайнелмәрзия. Г. Исхакыйның бертуган энесе Әхмәтхәсән (баскан) һәм әнисе ягыннан ике туган энесе Риза Газизов.

№ слайда 43 Г.Исхакыйның хатыны Мәрьям һәм кызы Сәгадәт. Чистай, 1907 нче ел. Г. Исхакый
Описание слайда:

Г.Исхакыйның хатыны Мәрьям һәм кызы Сәгадәт. Чистай, 1907 нче ел. Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт. 1913 ел. 1905 елның 15 (яңа стильдә 28 ) июлендә Яуширмәдә дөньяга килә. 1989 елның 24 июлендә 84 яшендә Әнкарада вафат була.

№ слайда 44 1925 нче елга кадәр Г.Исхакый Берлинда яши. Г.Исхакый кызы Сәгадәт белән. Бе
Описание слайда:

1925 нче елга кадәр Г.Исхакый Берлинда яши. Г.Исхакый кызы Сәгадәт белән. Берлин, 1931. Г.Исхакый Берлинда. 20 нче еллар .

№ слайда 45 Сәгадәт һәм Таһир Чагатай - Г.Исхакыйның кызы һәм кияве. Берлин, 1933 нче ел
Описание слайда:

Сәгадәт һәм Таһир Чагатай - Г.Исхакыйның кызы һәм кияве. Берлин, 1933 нче ел Сәгадәт 1923 нче елны Германиягә китә. 1940 нчы елны ире белән әтисе артыннан Төркиягә күченә.

№ слайда 46 Кызы Сәгадәт Чагатай. 80 нче ел.
Описание слайда:

Кызы Сәгадәт Чагатай. 80 нче ел.

№ слайда 47 Төркиядә дөнья күргән профессор Сәгадәт Чагатайның мәкаләләр җыентыгы. 9нчы д
Описание слайда:

Төркиядә дөнья күргән профессор Сәгадәт Чагатайның мәкаләләр җыентыгы. 9нчы декабрь 2008нче ел.

№ слайда 48 Казан шәһәренең Г.Исхакый исемендәге урамы.
Описание слайда:

Казан шәһәренең Г.Исхакый исемендәге урамы.

№ слайда 49 Г. Исхакыйның Яуширмәдә төзелгән музей-йортының проекты (Архитектор Ирина Акс
Описание слайда:

Г. Исхакыйның Яуширмәдә төзелгән музей-йортының проекты (Архитектор Ирина Аксенова эше) Музей-комплексны ачу тантанасы Исхакыйдай бөек әдипләрне Халык күңеленнән яшермә Син ич аның белән бүген шанлы авыл булдың, Иске Яуширмә. Каз үләнен, юл тузанын таптап, Синдә йөреп үскән Исхакый. Аның төсен монда һәрбер агач Һәрбер урам, һәрбер өй саклый. Мәдрәсәңдә тырышып белем алган, Синнән чыгып киткән Казанга. Күзләренә яшьләр килгән аның Китабына сине язганда. А. Минһаҗев

№ слайда 50 Чистай. Яуширмә авылы. Г.Исхакыйның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган музе
Описание слайда:

Чистай. Яуширмә авылы. Г.Исхакыйның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган музей. Исхакый музеен ачу карары 1992 елда Казанда кабул ителә. Шул ук елны якташы, галим Ибраһим Нуруллин Истанбулдан аның кабер туфрагын алып кайта. Шул бер уч туфрак музейның беренче экспонаты итеп санала.  Музей бүген кунаклар, чит җирләрдән килгән туристлар, авыл халкын кабул итеп, эшләп килә.

№ слайда 51 Яуширмә авылындагы Г.Исхакый музее
Описание слайда:

Яуширмә авылындагы Г.Исхакый музее

№ слайда 52
Описание слайда:

№ слайда 53 Кызганычка каршы, Гаяз Исхакый туган йорт сакланмаган. Ә музей-утар кайчандыр
Описание слайда:

Кызганычка каршы, Гаяз Исхакый туган йорт сакланмаган. Ә музей-утар кайчандыр Исхакыйның җизнәсе Сәйфулланыкы булып, яхшы ук сакланган ике катлы таш йортта ачылган. Өйдән тыш каралты-курасы, мунчасы, сөйләшеп утыру урыннары булган әлеге музей-комплекс шулкадәр борынгы татар өе нечкәлекләрен тоеп эшләнгән, комплексны күргән халык бу осталыкка гаҗәпләнеп хәйран кала. Музей-йортта Исхакыйның тәсбих тотып, Коръән китабы каршында чалма-чапаннан басып торучы әтисе Гыйләҗетдин хәзрәт һәм табын белән мич арасында татар милли киемендә басып торган әнисе Камәрия сынын күрергә була. 35 оешма ярдәмендә төзелгән әлеге музей-комплексны ачу тантанасына Гаяз Исхакыйның туганнан-туган сеңлесе Галия әби, туганнан-туган абыйлары Тәлгать һәм Гаяр абзыйлар кайтканнар. Гомер буе халык өчен яшәп тә, халык дошманы, дип аталган Гаяз Исхакый туган илен сагынып, чит илләрдә каңгырып йөргәндә, кайчандыр туган авылында үзен зурлап җыелырлар, исеменә мәдхия укырлар, иҗатын олыларлар дип уйлады микән?..

№ слайда 54 Батуллин Рабит Мөхлис улы (Рабит Батулла) -күренекле татар язучысы, драматург
Описание слайда:

Батуллин Рабит Мөхлис улы (Рабит Батулла) -күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе. 1991нче елда «Юл буенда зәңгәр чәчәк» романы өчен авторга Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге беренче премиясе бирелә. Нуруллин Ибраһим Зиннәт улы - язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме. 1992нче елда И.Нуруллинга Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләге бирелә. Әхмәтҗанов Рәшит Хәниф улы –татар шагыйре, журналист, татар милли хәрәкәт активисты. 1993нче елда шагыйрь «Йөрәк бәйрәме», «Моңлану» китаплары һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була Бәширов Гомәр Бәшир улы -күренекле татар язучысы, фольклорчы. Әдип 1993нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була

№ слайда 55 Рәшитов Әхмәт (Әхмәт Рәшитов)- татар шагыйре, публицист, Татарстанның атказан
Описание слайда:

Рәшитов Әхмәт (Әхмәт Рәшитов)- татар шагыйре, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1993нче елда Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты була. Даутов Рәис Нәүширван улы- татар язучысы, тәрҗемәче, әдәбият белгече, мөхәррир, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән һәм татар әдәбияты классикларының әсәрләрен басмага әзерләүдәге хезмәтләре өчен 1993 елда Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе белән бүләкләнә. Нәҗметдинов Наҗар Нәҗметдин улы (Наҗар Нәҗми)- татар һәм башкорт әагыйре, күренекле сүз остасы, Башкортостанның халык шагыйре. 1994нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Еникиев Әмирхан Нигъмәтҗан улы (Әмирхан Еники)- татар язучысы, журналист, тәрҗемәче, СССР Язучылар союзы әгъзасы. Әдип 1993нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Хисмәтуллин Рәхмәтулла Хисмәтулла улы (Рахмай Хисмәтуллин) – татар язучысы, шагыйрь, драматург һәм журналист. 1994нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

№ слайда 56 Сафин Факил Миннемөхәммәт улы (Факил Әмәк) - журналист һәм шагыйрь, милли хәр
Описание слайда:

Сафин Факил Миннемөхәммәт улы (Факил Әмәк) - журналист һәм шагыйрь, милли хәрәкәтнең актив катнашучысы. 1998нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы (Гариф Ахунов) -татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе . 1995нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Гыйләҗев Аяз Мирсәет улы- татар язучысы, драматург. 1995нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Имамов Вахит Шәех улы – татар язучысы, тарихчы, «Мәйдан» журналы баш мөхәрире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1995нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Галиуллин Тәлгат Нәбиулла улы -әдәбият галиме, язучы, филология фәннәре докторы ,ТР Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы ,ТРның атказанган фән эшлеклесе . 1997нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы (Рәфкать Кәрами)- татар язучысы. 1998нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

№ слайда 57 Юнысов Рәфикъ Юныс улы –шагыйрь, публицист. 2004нче елда Татарстан Язучылар б
Описание слайда:

Юнысов Рәфикъ Юныс улы –шагыйрь, публицист. 2004нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Моратов Газинур Васик улы – татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 2000нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Бәйрәмова Фәүзия Әүхәди кызы - татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе. Илтифак фиркасе башлыгы, Милли Мәҗлес рәисе.2001нче елда «Кара урман» һәм «Соңгы намаз» романнары өчен Ф.Бәйрәмова Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Сәгыйров Гакыйл Шәрифулла улы-шагыйрь һәм рәссам. 2001нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Хуҗин Рафаэль Шәйхуҗа улы (Рафаэль Сибат) -прозаик, шагыйрь, публицист -эссеист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче .«Ялгызак» исемле китабы, күренекле язучыларга багышланган эсселары, иҗади портретлары һәм публицистик язмалары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Хәлимов Борис Нәҗметдин улы (Айдар Хәлим)-язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе. 2003нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

№ слайда 58 Миннегулов Хатыйп Йосыф улы- Әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче.
Описание слайда:

Миннегулов Хатыйп Йосыф улы- Әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче. 2005нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Салихов Данил Хәбибрахман улы- татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе , Татарстан Язучылар һәм Россия тетр әһелләре берлеге әгъзасы 2005нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Зәйнуллин Зәки Лотфулла улы - язучы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы. 2006нчы елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Тимергалин Адлер Камил улы-татар язучысы, тәрҗемәче. 2006нчы елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улы татар шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2007нче елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы- язучы-прозаик . 2008нче елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

№ слайда 59 Гайнанова Лена Рәшит кызы - классик әдәби мирасыбызны, шул исәптән Г.Тукай, Г
Описание слайда:

Гайнанова Лена Рәшит кызы - классик әдәби мирасыбызны, шул исәптән Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Г.Исхакый иҗатын өйрәнүдә һәм халыкка җиткерүдә армый-талмый хезмәт куйган текстолог -галимә . 2008нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була . Закиров Шамил Зиннур улы -Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре , театр эшлеклесе. Төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале директоры. Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты. 2008нче елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була . Әюпов Харрас Гыйльмегали улы – шагыйрь. 2008нче елда (вафатыннан соң) аңа Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе бирелә. Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы - татар тарихы белгече, галим, педагог . 2009нчы елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була .

№ слайда 60 http://sptatar.ru/index.php/2012-08-06-15-09-48/181-tatarstan-yazuchylar-ber
Описание слайда:

http://sptatar.ru/index.php/2012-08-06-15-09-48/181-tatarstan-yazuchylar-berlegene-gayaz-iskhakyj-isemend-ge-premiyase-laureatlary   Хәмидуллин Лирон Хәйдәр улы –татар язучысы, тәрҗемәче. 2009нчы елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була . Тарханова Флера Габдрахман кызы -танылган шагыйрә, тәрҗемәче, прозаик, балалар язучысы, шуның өстенә популяр җырлар авторы, галимә. 2009нчы елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була . Фәйзуллин Равил Габдрахман улы –күренекле татар шагыйре. 2012нче елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була .

№ слайда 61 Бөек исмең синең илгә кайтты ,     Көнгә кайтты,  Гаяз   Исхакый .     Яхшы
Описание слайда:

Бөек исмең синең илгә кайтты ,     Көнгә кайтты,  Гаяз   Исхакый .     Яхшы исмең белән горурланып ,     Яши халык , күктә ай балкый.     Яуширмәнең болын тугаенда     Уйнап үскәнсездер,  Исхакый      Алсу гөлләр бүгенгесе көндә     Синең баскан җиреңне саклый.     Тау астында ага салкын чишмә ,     Җылы җирдә каеннар шаулый,     Озак еллар “онытып" торган өчен ,     Кичер безне , кичер  Исхакый .                                    Г.Шәмсетдинова Гаяз Исхакый портреты. (Зөфәр Хәкимов эше)

№ слайда 62 “Сүнә белми торган ялкын.” Ф.Әмирхан.
Описание слайда:

“Сүнә белми торган ялкын.” Ф.Әмирхан.


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-025886

Похожие материалы