Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация "Г.Тукай иҗатында мәсәл жанры"

Презентация "Г.Тукай иҗатында мәсәл жанры"



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Другое
Муртазина Лилия Әгъзам кызы 16 нчы гомум белем бирү мәктәбенең татар теле һәм...
Габдулла Тукай Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре. Ул дөньяда нибар...
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлае...
Габдулла Тукай – балалар шагыйре Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен 4 тө...
Ах, юләр, маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул; Картаеп каткач буыннар, э...
Габдулла Тукай - мәсәлче Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр....
«Энҗе бөртекләре» китабы Китап 1906 елдан башлап «Әлгасрелҗәдит»тә, аннан соң...
Ташбака илә Куян Ташбака илә Куян, узышмакчы булып, бер тауга таба йөгерешә...
Көзге һәм Маймыл Аю моңар җавапта: «И Маймыл иптәш! Син иптәш вә дустларыңны...
Бүре Этләр оясында …Бүре, Бүре! Син соры җонлы булсаң, мин ак сакаллымын; мин...
Җил илә Кояш Берзаман Җил илә Кояш икәве: «Кайсыбыз Адәмнең киемен салдыра ал...
Әтәч илә Күке Синең җырлавыңны үлгәнче тыңлап кына торыр идем. Менә, билләһи,...
Әтәч илә энҗе бөртеге Чүплек башларында казына торгач, Әтәч ничектер бер Энҗе...
Арыслан илә Төлке Төлке, иң беренче мәртәбә Арысланны күргәндә, куркуыннан ча...
1 из 15

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Муртазина Лилия Әгъзам кызы 16 нчы гомум белем бирү мәктәбенең татар теле һәм
Описание слайда:

Муртазина Лилия Әгъзам кызы 16 нчы гомум белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

№ слайда 2 Габдулла Тукай Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре. Ул дөньяда нибар
Описание слайда:

Габдулла Тукай Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре. Ул дөньяда нибары 27 ел яшәгән. Шушы кыска гына вакыт эчендә бик күп шигырьләр, әкиятләр, мәсәлләр язып калдырган. Без, кайда гына яшәсәк тә, кая гына барсак та, Тукай геройлары белән очрашабыз. Елга буенда “Су анасы” күңелгә шом сала. Урманга керсәк, “Шүрәле” искә төшә. Өйдән ерак китсәк, “Туган телне”не көйләп юанабыз. Тукай безне белем алырга, кечкенәдән эшкә өйрәнергә, хезмәтне яратырга өнди.

№ слайда 3 Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлае
Описание слайда:

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем

№ слайда 4 Габдулла Тукай – балалар шагыйре Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен 4 тө
Описание слайда:

Габдулла Тукай – балалар шагыйре Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен 4 төркемгә бүлеп карап була: - табигатьне тасвирлау («Җәй көнендә», «Яз хәбәре» ) - сабыйларны бөҗәкләр, җәнлекләр, кошлар, хайваннар белән таныштыру («Бичара куян», «Карга», «Ялкау маэмай» ) - балаларның үзләренә багышланган шигырьләр («Бәхетле бала», «Эш» ) - социаль-тарихи шигырьләр («Кышкы кич», «Алтын әтәч» )

№ слайда 5 Ах, юләр, маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул; Картаеп каткач буыннар, э
Описание слайда:

Ах, юләр, маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул; Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул! Гали аны чирәм белән кунак итә. Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә. Әйт әле, Күбәләк, сөйләшик бергәләп; Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?

№ слайда 6 Габдулла Тукай - мәсәлче Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр.
Описание слайда:

Габдулла Тукай - мәсәлче Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Габдулла Тукаев әсәре». «Мөхәррир һәм карак» («Сочинитель и Разбойник»), «Оракул» (Крыловның шул исемдәге мәсәленнән), «Гауваслар» («Водолазы»), «Сандугач» («Соловьи»), «Вагыйз» («Прихожанин»), «Мачы илә Сандугач» («Кошка и Соловей»), «Мәрхәмәтле Төлке» («Добрая лисица»). «Бер гөл». («Цветок»). «Ахыры бар», диелгән. 1906 елда «Әлгасрелҗәдит» газетының 15 февраль (№2) санында «Мәҗмугаи мөфидә» исеме астында Габдулла Тукайның мәсәлләре түбәндәге аңлатма белән басылган: «Зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән һәм госманлы әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләр.

№ слайда 7 «Энҗе бөртекләре» китабы Китап 1906 елдан башлап «Әлгасрелҗәдит»тә, аннан соң
Описание слайда:

«Энҗе бөртекләре» китабы Китап 1906 елдан башлап «Әлгасрелҗәдит»тә, аннан соң «Яшен»дә чыгып килгән мәсәлләрне эченә ала. Җыентыкны төзегәндә Тукай аларны беркадәр редакцияләп, телен-стилен җиңеләйтә (барлыгы 78 мәсәл). Бу чәчмә формадагы мәсәлләрнең кайберләре рус язучыларыннан, гарәп-фарсы һәм төрек телләреннән тәрҗемә ителгән һәм аларга ияреп язылган. Китапка беренче мәртәбә «Җил илә Кояш», «Казлар», «Мактанчык куян», «Умарта корты вә Чебеннәр», «Җылан илә Бәрән», «Ташбака илә Куян», «Бүре Этләр оясында», «Каз», «Арыслан илә Төлке», «Тычкан илә Күсе», «Әтәч илә Күке», «Күке», «Аш пешерүче», «Кыр кәҗәләре», «Этләрнең дуст булышуы», «Бала козгын», «Үткен пәке», «Әтәч илә Энҗе бөртеге», «Аккош, Чуртан һәм Кыскыч», «Арыслан илә Тычкан», «Җумарт дуст», «Бәти», «Көзге һәм Маймыл», «Сабан сөрүче», «Ишәк илә Сандугач» әсәрләре (барысы 26) урнаштырылган.

№ слайда 8 Ташбака илә Куян Ташбака илә Куян, узышмакчы булып, бер тауга таба йөгерешә
Описание слайда:

Ташбака илә Куян Ташбака илә Куян, узышмакчы булып, бер тауга таба йөгерешә башладылар. Куян, үзенең йөгереклегенә ышанып, юлда ятып йоклады. Куян берзаман йокысыннан уянып караса, Ташбака әллә кайчан тауга барып җиткән! Инде безнең Куян артка калганына үкенде дә, хурланды да, әмма ни файда?   * * * Көчлегә үзендәге көчкә ышанырга ярамый. Кечкенә генә дошманга да зур дошманга хәзерләнгән кеби хәзерләнергә тиеш.

№ слайда 9 Көзге һәм Маймыл Аю моңар җавапта: «И Маймыл иптәш! Син иптәш вә дустларыңны
Описание слайда:

Көзге һәм Маймыл Аю моңар җавапта: «И Маймыл иптәш! Син иптәш вә дустларыңны санап мәшәкатьләнгәнче, бер мәртәбә үзеңә генә карасаң булмасмы?» - диде. Маймыл, көзгедән үзенең сурәтен күргәч, әкрен генә янындагы Аюга аягы берлән төртеп: «Кара әле, иптәш! Көзгедә нинди кыяфәтсез, нинди ямьсез бер хайван күренә. Кара әле, аяклары нинди кәкре, кара әле, йөзе нинди килешсез! Әгәр мин шул көзгедә күренгән нәрсәгә аз гына охшасам да, хәсрәтемнән буылып үләр идем. Хәер, әйтергә мөмкин, минем иптәш вә дустларым арасында да бу көзгедә күренгән хайван төсле ямьсезләр биш-алтылап бар, хәтта мин аларны бармак берлән санап күрсәтә алам», - диде.

№ слайда 10 Бүре Этләр оясында …Бүре, Бүре! Син соры җонлы булсаң, мин ак сакаллымын; мин
Описание слайда:

Бүре Этләр оясында …Бүре, Бүре! Син соры җонлы булсаң, мин ак сакаллымын; мин сезнең гадәтегезне әллә кайчаннан бирле беләмен, шуның өчен синең илә килешмим вә татулашмыйм», - дип, сүзне бетерер-бетермәс, Этләр, мылтыклар, күсәкләр берьюлы Бүре башы өстендә уйный башладылар.   * * * Адәм баласы җиңелгән заманында солых яратучан буладыр.

№ слайда 11 Җил илә Кояш Берзаман Җил илә Кояш икәве: «Кайсыбыз Адәмнең киемен салдыра ал
Описание слайда:

Җил илә Кояш Берзаман Җил илә Кояш икәве: «Кайсыбыз Адәмнең киемен салдыра алыр?» - дип даулаштылар. Җил, бар куәте илә исеп, Адәмнең киемен салдырырга тырыша иде. Җил катырак искән саен, Адәмнең тәненә катырак ябыша бара иде. Җил булдыра алмады. Менә берзаман Кояш күтәрелде. Баягы Адәм, Кояшның кыздырганына чыдый алмыйча, барча киемнәрен култык астына кыстырып, ялангач китте.

№ слайда 12 Әтәч илә Күке Синең җырлавыңны үлгәнче тыңлап кына торыр идем. Менә, билләһи,
Описание слайда:

Әтәч илә Күке Синең җырлавыңны үлгәнче тыңлап кына торыр идем. Менә, билләһи, ант итәм. Әгәр син сайраудан туктасаң, тагы кайчан гына сайрый башлар икән дип көтәмен. Минемчә, синең тавышың янында Сандугач тавышы бөтенләй югаладыр; белмим, оҗмах кошлары сиңа пар була алырлар микән?.. Бу макташуны читтән тыңлап торган Чыпчык, Әтәчнең сүзен бүлеп: - Сез, дустлар, бер-береңезне макташып киерелсәгез дә, музыкаңыз һаман борынгыдыр, - диде.  * * * Ни өчен, Алладан курыкмыйча, Күке Әтәчне мактый? Аның өчен Әтәч Күкене мактый. -  И сөекле Әтәч, нинди матур сайрыйсың! - Ә син, Күкеҗан, бигрәк моңлы, бигрәк күңелле җырлыйсың! Синдәй сайраучы бөтен дөнья урманнарында да булмас. Аһ!

№ слайда 13 Әтәч илә энҗе бөртеге Чүплек башларында казына торгач, Әтәч ничектер бер Энҗе
Описание слайда:

Әтәч илә энҗе бөртеге Чүплек башларында казына торгач, Әтәч ничектер бер Энҗе бөртеге тапты да үз-үзенә сукранып сөйләргә тотынды: «Энҗе, дигән булалар! Бу Энҗе нинди юк нәрсә! Әгәр бу табылганчы, миңа, казып мәшәкатьләнгәнем өчен, бер Тары ярмасы табылган булса, мин нинди шат булыр идем». Түбән фикерле кешеләр, нәрсәләрнең кыйммәтен белмәгәнлектән, күп вакытта шушы Әтәч кеби хөкем итәләр.

№ слайда 14 Арыслан илә Төлке Төлке, иң беренче мәртәбә Арысланны күргәндә, куркуыннан ча
Описание слайда:

Арыслан илә Төлке Төлке, иң беренче мәртәбә Арысланны күргәндә, куркуыннан чак кына үлми калды. Менә күп үтмәде, ул тагы Арысланны күрде. Инде Арыслан аның күзенә ул кадәр үк куркынычлы күренмәде. Өченче мәртәбә күргән иде, инде Арыслан белән кара-каршы сөйләшергә үк башлады.  * * * Куркыныч һәр заман ияләнмәгәнгә генә була. Бер ияләнсәң, куркыныч та гади нәрсә генә булып кала.

№ слайда 15
Описание слайда:



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 27.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров128
Номер материала ДБ-216794
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх