Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Иярченле кушма җөмләләр
2 слайд
3 слайд
Блиц-Сораулар
4 слайд
1. Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала? 2. Ул төзелеше буенча ничә һәм нинди төрләргә бүленә? 3. Бирелгән схема дөресме?
5 слайд
Иярченле кушма җөмләләр ия җөмлә ХӘБӘР ҖӨМЛӘ ТӘМАМ-ЛЫК ҖӨМЛӘ АЕРГЫЧ ҖӨМЛӘ АНЫКЛАГЫЧ ҖӨМЛӘ
6 слайд
Иярчен хәл җөмләләр вакыт җөмлә урын җөмлә рәвеш җөмлә күләм җөмлә кире җөмлә шарт җөмлә сәбәп җөмлә максат җөмлә
7 слайд
4. Кайсы иярчен җөмлә кайдан? кая? сорауларына җавап була? 5. Синтетик һәм аналитик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?
8 слайд
Иярченле кушма җөмләдә бәйләүче чаралары Аналитик чаралар Мөнәсәбәтле сүзләр Ияртүче теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр Көттерү интонациясе Синтетик чаралар Кушымчалар Бәйлек һәм бәйлек сүзләр Янәшәлек
9 слайд
Җөмләләр Җөмлә төрләре 1.Миннән сиңа теләк шул: ил мактарлык үрнәк бул 1. Иярчен ия җөмлә 2.Кем алдый, шул урлый 2. Иярчен хәбәр җөмлә 3.Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың 3. Иярчен вакыт җөмлә 4.Кайчан әти-әниеңә яхшылык hәм игелек кыласың, шулчакта үзеңдә ниндидер илаhи бер көч hәм рәхәтлектоясың 4. Иярчен тәмамлык җөмлә 5.Кайда татулык, шунда көч. 5.Иярченшартҗөмлә 6.Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас. 6.Иярченурынҗөмлә
10 слайд
Җаваплар: 1-2. Иярчен хәбәр җөмлә 2-1. Иярчен ия җөмлә 3-4. Иярчен тәмамлык җөмлә 4-3. Иярчен вакыт җөмлә 5-6. Иярчен урын җөмлә 6-5. Иярчен шарт җөмлә
11 слайд
Бирем. Җөмләләрдә тыныш билгеләрен куеп, схемаларын төзергә. 1. Кем эшли шул хуҗа. 2. Кулыңда китап булса башыңда гыйлем булыр. 3. Яшьлегең тырыш булса картлыгың тыныч була. 4. Яхшы үгет кермәсә дә яман үгет керер . 5. Сугыш беткәч батыр күбәер .
12 слайд
Тикшерәбез: 1. Аналитик иярчен җөмлә, схема: (Кем...),[шул…] 2. Синтетик иярчен җөмлә, схема: (...-са), [… ] 3. Синтетик иярчен җөмлә, схема: (...-са), [ …] 4. Синтетик иярчен җөмлә, схема: (...-сә дә), […] 5. Синтетик иярчен җөмлә, схема: (...-кәч), […]
13 слайд
Бер якта – җөмләләр, икенче якта шул җөмләләрнең схемалары бирелгән. Дөрес җавапны табып язарга кирәк. 1. Мине сөйсәң, оныт туганыңны (...-сәм да), [ ] 2. Егылсам да, антым хәтеремдәhәркайчан. (...-са да), [ ] 3. Яратмаса, кыен түгел, төзәтү бу хатаны (...-сәң), [ ] 4. Безне язмыш аерса да, дуслыкны, бәгърем, онытма. (...-сак та...), [ ] 5. Кайтмасак та яныгызга, сез безнең йөрәкләрдә (...-са), [ ]
14 слайд
Җавап: 1- (...-сәң), [ ] 2- (...-сам да), [ ] 3- (...-са), [ ] 4- (...-са да), [ ] 5- (...-сак та...), [ ]
15 слайд
16 слайд
Сигнал карточкалары ярдәмендә схемага карап җөмләнең төзелеше буенча төрен күрсәтергә
17 слайд
1. ( ...- ганда), [ ]
18 слайд
2. (кем...), [аны]
19 слайд
3. (...-лыктан), [ ]
20 слайд
4. [ шулкадәр ] : ( )
21 слайд
5. [ ] , (чөнки...)
22 слайд
[ ] : ( )
23 слайд
Сынамышлар Суган кабыгы калын булса, кыш салкын була. Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр. Карга,чәүкә түбәннән очса, кар ява. Кечкенә кошлар һавага биек күтәрелсә, көн аяз булыр.
24 слайд
Тест биремнәрен үтәгез 1. Иярчен җөмлә- а) иярченле кушма җөмләдә беренче җөмлә; б) иярченле кушма җөмләдә соңгы җөмлә; в) ияреп килгән һәм баш җөмләдән сорау куеп булган җөмлә; г) дөрес җавап бирелмәгән.
25 слайд
2.Иярчен җөмләнең мәгънәсе буенча төрен нәрсәгә карап билгелиләр? а) сораудан чыгып билгеләнә; б) бәйләү чарасына карап билгеләнә; в) иярчен җөмләнең урынына карап билгеләнә; г) дөрес җавап бирелмәгән.
26 слайд
3. Кайсы рәттә иярчен сәбәп җөмлә сораулары? а) нинди? кайсы? б) ничек? ни рәвешле? в) нилектән? нәрсә аркасында? г) кайда? кая?
27 слайд
4.Иярчен җөмләнең төзелеше буенча төрен нәрсәгә карап билгелиләр? а) иярчен җөмләнең мәгънәсенә карап; б) иярчен җөмләнең сорауларына карап; в) иярчен җөмләләрне бәйләүче чарага карап; г)иярчен җөмләнең урынына карап.
28 слайд
5. (...), шуңа юллар югалды. Бу җөмләгә кайсы иярчен җөмлә туры килә? а) Җылы язлар җиткәч; б) Ак күбәләкләр очкан шикелле; в) Кичә бик күп кар яуды; г) Әйтер сүзем шул.
29 слайд
6. Синтетик иярчен сәбәп җөмләсе булган кушма җөмләне табыгыз. а) Дәү әнисе татар китаплары яратканга күрә, өйдә ана телендәге китаплар шактый иде.(И.Ә.) б) Монда эш кайный, шуңа күрә күңелле.(М.Г.) в) Намус шөрепләрең какшаган синең, шуңа йөрәгем әрни.(М.Н.) г) Ә төннәрен мин иңемә шинель салам:җәйге төндә су салкыны нык сиздерә.(Х. С.)
30 слайд
7. Кайсы рәттә аналитик бәйләү чаралары бар? а) кушымча, бәйлек, янәшәлек; б) ияртүче теркәгеч, мөнәсәбәтле сүз, көттерү паузасы; в) санау интонациясе, тезүче теркәгеч; г) каршы кую интонациясе.
31 слайд
8. Аналитик иярчен сәбәп җөмлә янында нинди тыныш билгеләре куела? а) сызык; б) өтер, ике нокта; в) берни дә куелмый; г) өтер генә куела.
32 слайд
9. Эше барның ашы бар җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела? а) өтер куела б) тыныш билгесе куелмый в)ике нокта г) сызык
33 слайд
10. Кайсы рәттәге җөмләдә тыныш билгесе дөрес куелган? а) Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп: йөрәгебез шуңа сызлыйдыр. (И.Юзеев) б) Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп, йөрәгебез шуңа сызлыйдыр. (И.Юзеев) в) Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп - йөрәгебез шуңа сызлыйдыр. (И.Юзеев) г) Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп йөрәгебез шуңа сызлыйдыр. (И.Юзеев)
34 слайд
Җаваплар: 1. в; 9. б ; 2. а; 10. б. 3. в; 4. в; 5. в; 6. а; 7. б; 8. б.
35 слайд
Эшләрне бәяләү: Бәяләү критерийлары: 10- 9 балл – “5” 8-7 балл – ”4” 6-5 балл - “3” 4 һәм кимрәк балл – “2”
36 слайд
Өй эше:
37 слайд
Җөмлә төрләрен әйтегез. Кеше булыр өчен иң кирәкле шарт шул: гыйлемле, бәхетле, тәүфыйклы булу. Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер сез ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз. Аңлашыла: без Ризаэтдин Фәхретдин сүзләрен укыдык. Килер шундый көн: без татар халкының белемле кешеләрен тагын да күбрәк белербез.
38 слайд
Тикшерәбез: 1. Аналитик хәбәр җөмлә 2. Синтетик шарт җөмлә 3. Аналитик ия җөмлә 4. Аналитик аергыч җөмлә.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 662 915 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Гайнуллина Зульфия Рифхатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.