Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация к исследовательской работе "Кушнарен районының әдәби картасы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Презентация к исследовательской работе "Кушнарен районының әдәби картасы"

библиотека
материалов
Кушнарен районының әдәби картасы Башкарды: Парвазова Нурия Калтай авылы мәктә...
Минем туган районым шактый “уңдырышлы туфрак”та дистәләгән иҗат кешеләре үст...
Эшемнең төп максаты төрле юллар белән озак еллар дәвамында райондаш язучы-шаг...
Тикшерү эшемнең әһәмияте: халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тулы и...
1. Рәшит Гатауллин – шагыйрь, Марс авылыннан 2. Рәдиф Гаташ – шагыйрь, Марс...
Рәшит Кәшфулла улы Гатауллин (1938-2000) 1938 елның 19 июлендә Башкортстан ре...
МИН КЕШЕ — ҖИРДӘН БАРАМ Мин чәчкә — балкып атамын, Таңнарны көтеп алам. Мин...
1941 елның 30 нчы мартында Башкортстанның Кушнаренко районы Марс авылында иге...
ДУСЛАРЧА БЕР КИҢӘШ Дөнья бу, бел: картайса да, бер-бер Хәлгә тарыса да, Син к...
1985 нче елның 16 нчы июнендә Кушнаренко районы Илек авылында дөньяга килгән....
Җиде өмет Тәрәзәләр ачып, озатып калдың, Ул офыкка карап атлады. Җиде елдан а...
1910 елда хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Илек авылында крестьян гаи...
 1918 елның 16 июлендә  хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Талбазы авыл...
Әсхәр Кәшфулла улы Кәшфуллин (1930) 1930 елның 17 августында хәзерге Башкортс...
Әниләрнең кадерен белик Әниләрнең кадерен белик Үзләре сау, исән чакларда. Го...
1933 елның 2 августында хәзерге Башкортостанның Кушнаренко районы Тартыш авыл...
Бөек бер фән Дөньяда бер бөек фән бар: Кешеләрне сөя белү. Үз-үзеңне аямыйча,...
Нәҗибә Зәкәрия кызы Гатауллина (1945) Башкортстанның Кушнаренко районының Әхм...
Нәнәй болында Җиләк кенә җыймый нәнәй, Җиләккә барсак әгәр. Ап-ак ромашка чәч...
Ләйсән Рәфит кызы Якупова (1977) Башкортостан республикасы Әхмәт авылында 197...
Мин Гариф улы Шабаев (1913-1963) 1913 елның 28 апрелендә хәзерге Башкортстанн...
1907 елның 29 нчы январенда Башкортстанның Кушнаренко районы Илморза авылында...
Туган ил Туган ил ул — алтын арышлар, Туган ил ул — зифа камышлар, Туган ил у...
Каләмне корал итеп Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ шагыйрьләребез Лотфи...
 Игътибарыгыз өчен рәхмәт
26 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Кушнарен районының әдәби картасы Башкарды: Парвазова Нурия Калтай авылы мәктә
Описание слайда:

Кушнарен районының әдәби картасы Башкарды: Парвазова Нурия Калтай авылы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Җитәкче: Нуриева З.М.

№ слайда 2 Минем туган районым шактый “уңдырышлы туфрак”та дистәләгән иҗат кешеләре үст
Описание слайда:

Минем туган районым шактый “уңдырышлы туфрак”та дистәләгән иҗат кешеләре үстергән, аларга илһам чыганагы булган, яшәргә көч биргән. Менә шушы шагыйрьләр, язучылар белән кызыксынуым мине эзләнү эшенә этәрде. Шуның өчен мин Кушнарен районының әдәби картасын төзергә уйладым.

№ слайда 3 Эшемнең төп максаты төрле юллар белән озак еллар дәвамында райондаш язучы-шаг
Описание слайда:

Эшемнең төп максаты төрле юллар белән озак еллар дәвамында райондаш язучы-шагыйрьләр турында булган мәгълүматларны тирәнтен тикшерү, яңа исемнәр белән баету тора. Бу максаттан чыгып, минем тикшерү эшемдә түбәндәге бурычлар куелды: Кушнарен районыннан чыккан әдәбиятчылар турында мәгълүматны бер системага салып тикшерү; аларның туган авылларына карап әдәби карта төзү; якташ язучы-шагыйрьләребез арасында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны билгеләү.

№ слайда 4 Тикшерү эшемнең әһәмияте: халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тулы и
Описание слайда:

Тикшерү эшемнең әһәмияте: халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тулы итеп күз алдына китереп бастыру һәм якташ язучыларыбыз иҗатын тулырак ачу. Нәтиҗә: шулай итеп, тикшерү эшемдә якташ язучыларыбызның иҗатын, тормыш юлын яктырттым. Өйрәнелгән мәгълүматлар нигезендә районыбызның әдәби картасын төзедек.

№ слайда 5 1. Рәшит Гатауллин – шагыйрь, Марс авылыннан 2. Рәдиф Гаташ – шагыйрь, Марс
Описание слайда:

1. Рәшит Гатауллин – шагыйрь, Марс авылыннан 2. Рәдиф Гаташ – шагыйрь, Марс авылыннан. 3. Руслан Сөләйманов – шагыйрь, Илек авылыннан 4. Лотфи Вәли – шагыйрь, Илек авылыннан. 5. Нур Гыйззәт – шагыйрь, Талбазы авылыннан. 6. Әсхәр Кәшфуллин – шагыйрь, Тартыш авылыннан. 7. Афган Гыйззәт – шагыйрь, Ә.Кәшфуллинның бер туганы, Тартыш авылыннан. 8. Нәҗибә Әминева – шагыйрә, Әхмәт авылыннан. 9. Ләйсән Якупова – шагыйрә, Әхмәт авылыннан. 10. Мин Шабай – шагыйрь, Каратәкә авылыннан. 11. Зәкия Туфайлова – шагыйрә, Илморза авылыннан. 8 9 1 2 3 5 6 7 10 11 Кушнарен районының әдәби картасы 4

№ слайда 6 Рәшит Кәшфулла улы Гатауллин (1938-2000) 1938 елның 19 июлендә Башкортстан ре
Описание слайда:

Рәшит Кәшфулла улы Гатауллин (1938-2000) 1938 елның 19 июлендә Башкортстан республикасының Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа. 1968 елда аның зур бәйләм шигырьләре “Беренче карлыгачлар” күмәк китабында дөнья күрә. 2008 елда шагыйрьнең 70 еллыгына Татарстан китап нәшрияты Рәшит Гатауллинның “Сагышлы моңнар” исемле сайланма шигырьләр китабын бастырып чыгара.

№ слайда 7 МИН КЕШЕ — ҖИРДӘН БАРАМ Мин чәчкә — балкып атамын, Таңнарны көтеп алам. Мин
Описание слайда:

МИН КЕШЕ — ҖИРДӘН БАРАМ Мин чәчкә — балкып атамын, Таңнарны көтеп алам. Мин имән — күккә үреләм, Туфракта тамырланам. Мин чык бөртеге — күзләрдән Күңелгә үтеп тамам. Мин көнбагыш — гомер буе Кояшка карап багам. Кызык итеп йә кызганып Карама миңа табан. Үрелмә миңа, кагылма, Мин кеше — җирдән барам.

№ слайда 8 1941 елның 30 нчы мартында Башкортстанның Кушнаренко районы Марс авылында иге
Описание слайда:

1941 елның 30 нчы мартында Башкортстанның Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа.  Аның 1966 елда  “Гөлләр су сорыйлар” исемле беренче шигъри җыентыгы басыла. 2001 елда дөнья күргән “Газәлләр”, 2005 елда басылып чыккан “Мәңгелек сусау” китаплары өчен 2008 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин (1941)

№ слайда 9 ДУСЛАРЧА БЕР КИҢӘШ Дөнья бу, бел: картайса да, бер-бер Хәлгә тарыса да, Син к
Описание слайда:

ДУСЛАРЧА БЕР КИҢӘШ Дөнья бу, бел: картайса да, бер-бер Хәлгә тарыса да, Син кизәнмә ялгыш мәгърур җанлы Мәҗрух арысланга! Мәсәлдәге мәхлук - ишәк кебек Килеп тибә күрмә; Арысланга хас зур, горур хискә Саксыз тия күрмә! Аңла: рухы белән җиңәр сине, Җаны шул ук, көчле... .Мәңге бу адымнан саклана күр, Мәңге асылын аңла: «Үлгән бу!» - дип якын килмә... Йоклап Яткан арысланга! » 

№ слайда 10 1985 нче елның 16 нчы июнендә Кушнаренко районы Илек авылында дөньяга килгән.
Описание слайда:

1985 нче елның 16 нчы июнендә Кушнаренко районы Илек авылында дөньяга килгән. “Уйларымны салдым сандалларга” – тәүге шигъри китабы. Сөләйманов Руслан Флүр улы (1985)

№ слайда 11 Җиде өмет Тәрәзәләр ачып, озатып калдың, Ул офыкка карап атлады. Җиде елдан а
Описание слайда:

Җиде өмет Тәрәзәләр ачып, озатып калдың, Ул офыкка карап атлады. Җиде елдан артык читтә йөрде, Җиде тамчы бәхет тапмады. Кайтып килә. Тәрәзәләр ачык. Шушы гомер нигә япмадың? Җиде өмет белән көттем аны, Бәхетем, − дип, кире кайтканын.

№ слайда 12 1910 елда хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Илек авылында крестьян гаи
Описание слайда:

1910 елда хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Илек авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның хезмәт, производство темаларына багышланган бер төркем шигырьләре М. Җәлил кереш сүзе белән чыккан “Чакыру” (Мәскәү — Казан, 1932) исемле җыентыкта басыла. Л. Вәли 1943 елның кышында дошман өстенә атака белән барганда мина ярчыгы тиеп һәлак була. Лотфулла Вәлимөхәммәт улы Вәлимөхәммәтов (1910-1943)

№ слайда 13  1918 елның 16 июлендә  хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Талбазы авыл
Описание слайда:

 1918 елның 16 июлендә  хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Талбазы авылында игенче гаиләсендә туган.  Бәян Гыйззәтнең әдәби-фәнни эшчәнлеге тулысынча диярлек татар драматургиясе һәм татар театр сәнгате белән бәйле. Аның драматургия һәм театрга кагылышлы тикшеренүләре “Егерменче йөз башында татар әдәбияты” (1954), “Татар совет әдәбияты тарихы” (1960), “Заман сулышын тоеп” (1967), “Татар совет театры” (1975), Мәскәүдә рус телендә чыккан “История татарской советской литературы” (1965), “История многонациональной советской литературы” (1972) исемле китапларда урын алган Фәтхелбәян Нурлыгаян улы Гыйзәтуллин (1918-1991)

№ слайда 14 Әсхәр Кәшфулла улы Кәшфуллин (1930) 1930 елның 17 августында хәзерге Башкортс
Описание слайда:

Әсхәр Кәшфулла улы Кәшфуллин (1930) 1930 елның 17 августында хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Тартыш авылында дөньяга килә. 1994 елда аның беренче шигырьләр җыентыгы (“Кайгы-сагышларымны җырга салам”) дөнья күрә, соңрак татар һәм башкорт телләрендә “Казлар оча” (1996), “Изгелек нурлары” җыентыклары чыга. Соңрак чыккан “Мин язларда калам” җыентыгында 250 шигырь тупланган. 2001 елда “Көмеш чылбыр” һәм 2005 елда “Тормыш кыска мизгел” исемле җыентыклары татар телендә дөнья күрә.

№ слайда 15 Әниләрнең кадерен белик Әниләрнең кадерен белик Үзләре сау, исән чакларда. Го
Описание слайда:

Әниләрнең кадерен белик Әниләрнең кадерен белик Үзләре сау, исән чакларда. Гомерләрен озайтыр сүз табыйк, Әниләр ул – бөек затлардан. Онытсалар әгәр балалары, Рәнҗешләрен мөмкин аңларга. Әниләрнең бәхиллеген алсак, Әрнеш тулып калмас җаннарга. Үкенмәслек итеп кадерлик без, Олы хисне кирәк сакларга. Уфтанулар соңлап уянмасын, Анда бармый, бармый хатлар да.

№ слайда 16 1933 елның 2 августында хәзерге Башкортостанның Кушнаренко районы Тартыш авыл
Описание слайда:

1933 елның 2 августында хәзерге Башкортостанның Кушнаренко районы Тартыш авылында туган. Аның бер туган абыйсы Әсхәр Кәшфуллин да шагыйрь. Алар – сугыш елы балалары. 1962 елда беренче шигырләр җыентыгы - “Серле дөнья” исеме белән дөнья күрә. Соңрак балалар өчен язылган шигырьләр җыентыгы “Язгы нурлар”, “Йолдызлар” , өлкәннәргә багышланган “Күңел кыллары” җыентыклары басылып чыга. Әфган Гыйззәтов – тугыз китап авторы: “Серле дөнья”, “Язгы нурлар”, “Йолдызлар”, Күңел кыллары”, “Эшчән куллар”, “Бәхет кошы”, “Югалганны күңел сагына”, “Иң кызык нәрсә, “Их, яшәүне кабат башлап булса…” Бишесе үзе исән чагында дөнья күргән, ә инде соңгы дүрт китапны бертуган абыйсы, билгеле шагыйрь Әскар Кәшфуллин әзерләп бастырган. Әфган Кәшфулла улы Гиззатов (1933-1969)

№ слайда 17 Бөек бер фән Дөньяда бер бөек фән бар: Кешеләрне сөя белү. Үз-үзеңне аямыйча,
Описание слайда:

Бөек бер фән Дөньяда бер бөек фән бар: Кешеләрне сөя белү. Үз-үзеңне аямыйча, Кеше өчен көя белү. Ул авырлык күтәргәндә, Кулбашыңны куя белсәң, Ул тамызган күз яшьләрен Күңелеңә җыя белсәң, Ул кичергән шатлыкларны Үзеңнеке итә белсәң, Ул – синеке. Кешеләрне Сөю дигән бөек бу фән.

№ слайда 18 Нәҗибә Зәкәрия кызы Гатауллина (1945) Башкортстанның Кушнаренко районының Әхм
Описание слайда:

Нәҗибә Зәкәрия кызы Гатауллина (1945) Башкортстанның Кушнаренко районының Әхмәт исемле татар авылында туып үсә, Кушнаренкода урта мәктәпне тәмамлый. Аннан соң Башкортстан дәүләт университетына укырга керә һәм филология факультетында белем ала. Нәҗибә Әминеваның “Иртә”, “Бәсле тәлгәшләр”, “Йөрәккә уйлар уела”, “Яратам икесен дә”, “Гомер дигән мизгелдә” дигән җыентыклары укучыларга яхшы таныш.

№ слайда 19 Нәнәй болында Җиләк кенә җыймый нәнәй, Җиләккә барсак әгәр. Ап-ак ромашка чәч
Описание слайда:

Нәнәй болында Җиләк кенә җыймый нәнәй, Җиләккә барсак әгәр. Ап-ак ромашка чәчәген, Сары, зәңгәр мәтрүшкәне Җыя әллә никадәр. Җиләк яфрагын да җыя, Тәмләтә, ди,чәй исен. Җиләк кенә җыймый нәнәй, Җыеп кайта җәй исен.

№ слайда 20 Ләйсән Рәфит кызы Якупова (1977) Башкортостан республикасы Әхмәт авылында 197
Описание слайда:

Ләйсән Рәфит кызы Якупова (1977) Башкортостан республикасы Әхмәт авылында 1977 елда дөньяга килә. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1999 елдан республиканың “Кызыл таң” гәзите редакциясендә корреспондент, 2004 елдан “Әллүки” журналында эшли башлый. Ләйсән Рәфит кызының иҗади эшчәнлеге мәктәп елларыннан ук башлана. Аның шигырләре район һәм республика басмаларында дөнья күрә. “Яшенле төндә” дигән дуслык һәм мәхәббәт турында беренче шигырьләр җыентыгы 2007 елда “Китап” нәшриятында басылып чыга.

№ слайда 21 Мин Гариф улы Шабаев (1913-1963) 1913 елның 28 апрелендә хәзерге Башкортстанн
Описание слайда:

Мин Гариф улы Шабаев (1913-1963) 1913 елның 28 апрелендә хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Каратәкә авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Сабый чагында ук әтисез калып, алты яшеннән үз көнен үзе күрә башлый. 1941 елны Казанда авторның лирик хикәяләре тупланган “Уйналмаган скрипка” исемле китабы дөнья күрә. 1959—1964 еллар арасында язучының “Бездә ел буе яз” исемле очерклар китабы, “Тормыш баскычлары”, “Тормыш чакыра” исемле хикәя җыентыклары һәм “Уяну” (беренче кисәк) исемле тарихи-социаль романы басылып чыга. Ул 1963 елның 5 сентябрендә, илле беренче яшендә, йөрәк авыруыннан Казанда вафат булды.

№ слайда 22 1907 елның 29 нчы январенда Башкортстанның Кушнаренко районы Илморза авылында
Описание слайда:

1907 елның 29 нчы январенда Башкортстанның Кушнаренко районы Илморза авылында мулла гаиләсендә туа. Шагыйрәнең беренче шигырьләре егерменче елларда басылса да, аның иҗат активлыгы илленче еллар тирәсенә туры килә. Бу чорда ул башлыча балалар өчен шигырьләр яза. 1971 елда ул СССР Язучылар союзы членлыгына кабул ителә. Шагыйрә 1977 елның 11 январенда Казанда вафат була.   Зәкия Туфаил кызы Шәйхетдинова (1907 – 1977)

№ слайда 23 Туган ил Туган ил ул — алтын арышлар, Туган ил ул — зифа камышлар, Туган ил у
Описание слайда:

Туган ил Туган ил ул — алтын арышлар, Туган ил ул — зифа камышлар, Туган ил ул — иркен болыннар Болыннарда нәни колыннар. Туган ил ул — зәңгәр диңгезләр, Туган туфрак, үскән нигезләр. Туган илдә барыбыз бертуган, Бик кадерле безгә ул шуңа. Туган ил ул була бер генә,— Туган илнең кадерен бел генә!

№ слайда 24 Каләмне корал итеп Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ шагыйрьләребез Лотфи
Описание слайда:

Каләмне корал итеп Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ шагыйрьләребез Лотфи Вәли 1943 елның кышында дошман өстенә атака белән барганда мина ярчыгы тиеп һәлак була. Бәян Гыйззәт Фронттагы батырлыклары өчен ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә.

№ слайда 25
Описание слайда:

№ слайда 26  Игътибарыгыз өчен рәхмәт
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт

Автор
Дата добавления 06.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров191
Номер материала ДВ-234672
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх