Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Алмачуар
2 слайд
Йорт аты (лат. Equus ferus caballus) — атлар ыругына керүче, йөртү һәм йөк ташу, азык, чабыш өчен файдаланыла торган йорт хайваны, эре терлек. Ат кымызы һәм ат ите — сәламәтлек өчен иң файдалы ризыклар.
Йорт атлары, Антарктидадан тыш, барлык континентларда да таралган. Тарпаннарны беренче итеп төрки халыклар б.э.к. 7–8 гасырларда кулга ияләштерелгән дип уйланыла. Бу хәл Башкортстанның Дәүләкән районы территориясендә булган дип фаразлана. Европада бозлык чоры тәмамлану белән кешеләр тарпаннарны кырып бетерәләр, анда атлар булмый. Шуңа күрә, мәсәлән урыс һәм башка телләрдә ат лексикасында татар сүзләре күп: рус. лошадь, мерин, табун, каурый, буланый һ.б.
Атлар турында белешмә
3 слайд
Ат төрләре
Куелган бурычы буенча атлар авыр йөкләр ташучы, җигүле, юртаклар һәм аграмаклар булалар.
Йөк атлары гадәттә эре сөякле, зур башлы һәм мускуллы. Бу төрнең иң билгеле вәкилләре — Бельгия аты брабансон, шир (Англия), першерон (Франция), Владимир авыр йөк аты.
Җигүле атлар көчле, уртача гәүдәле. Алар арбага төялгән йөкләрне һәм пассажирларны тиз вакытта ташый ала.
Юртаклар җиңелчә җигемне зур тизлек белән тагып бара ала. Иң танылган төрләр — Орлов юртагы, Рус юртагы.
Аргамак токымнарын атланып йөрергә махсус чыгарганнар. Менге йөрергә иң шәп атлар — гарәп, ахалтәкә, Терек аргамаклары.
4 слайд
Ат токымнары
Җирдә 200 дән артык ат токымы бар дип уйланыла:
Адымлы ат (першерона, Арден, Рус авыр йөкчесе...);
Юртаклар (Француз юртаклары, Стандартбредна юртагы, Орлов юртагы һәм призлы)
Галоплы ат (Атланып йөри торган).
Гарәп чиста канлы аты (Pure-bred Arab)
Чиста канлы атланып йөри торган ат (English thoroughbred)
Инглиз-Гарәп аты (Anglo-Arabian)
Ярым чиста канлы ат (Half-Bred, Part-Bred)
5 слайд
Ахалтәкә аргымагы - атланып йөрү өчен шәп ат.
Брабансон Бельгия аты – йөк ташучы ат
6 слайд
Монгол аты
Йорт аты
7 слайд
Башкорт аты
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 655 470 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Нуриева Зульфия Мансафовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.