Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Кыргый һәм йорт хайваннары
1нче категорияле башлангыч класс укытучысы Харисова Р.Г.
2 слайд
Кыргый хайваннар
Бүреләр – бик оста аучылар.
Гадәттә хәлсез, авыру яки имгәнгән җәнлекне тоталар. Шуның белән урман җәнлекләре арасында авырулар таралуга юл куймыйлар. Шуңа күрә бүреләрне “урман санитарлары” дип атыйлар.
Бүре (волк)
3 слайд
Кыргый хайваннар
Төлке (лиса)
Бүреләр белән төлкеләр - якын туганнар. Куянның иң куркыныч дошманы дип төлке санала. Ләкин төлкенең төп азыгы –тычканнар. Төлкенең эзләре кечкенә этнекенә охшаган. Ләкин этләр бераз як-якка атыныбрак йөри, шуңа күрә әгәр аларның эзләрен тоташтырсаң, сынык сызык килеп чыга. Ә төлке эзләре туры сызык ясый.
4 слайд
Кыргый хайваннар
Безнең урманнарда очрый торган иң эре ерткыч – аю. Кышын аюга азык калмый. Шуңа күрә алар кышны йоклап үткәрәләр. Көзен аюлар бик күп ашап, май җыялар, симерәләр. Кайберәүләр, өнендә аю тәпиен суырып ята, дип уйлыйлар. Тәпиенең тиресе корый, яргалана, кычыта. Шуңа күрә аю йокы аралаш тәпиен ялап куя. Аюның балалары февральдә үк туа.
Аю (медведь)
5 слайд
Кыргый хайваннар
Поши (лось)
Поши урманда яшәүче иң эре хайван. Алар агач ботакларын, ылысларны, агач кайрыларын яратып кимерәләр.
Кабан дуңгызы (кабан)
Җәй көне кабан дуңгызлары төннәрен ашарга эзли, ә кышын киресенчә. Алар имән чикләвекләре, яшел үләннәр, тычканнар, бөҗәкләр белән тукланалар.
6 слайд
Кыргый хайваннар
Куян (заяц)
Кышын куяннар кешеләргә якынрак күчәләр. Алар кышка йомшак куе йон белән капланалар.
Тиен (белка)
Тиенне кыш көне суык та, җил дә куркытмый. Алар кышка азык туплыйлар.
7 слайд
Йорт хайваннары
Сыер (корова)
Сыер – мөгезле эре терлек. Сөт һәм ит алу максаты белән асрыйлар.
Кәҗә (коза)
Сөт өчен кәҗә дә асрыйлар. Кәҗә сөте бик файдалы.
8 слайд
Йорт хайваннары
Сарык (овца)
Сарыкларны итләре өчен дә, тиреләре өчен дә, йоннары өчен дә асрыйлар.
Йорт куяннары(кроликлар)
Кроликларны итләре һәм мамыклары өчен асрыйлар.
9 слайд
Йорт хайваннары
Этләрне өч төркемгә бүләргә мөмкин: ау этләре, хезмәткәр (служебные) этләр һәм декоратив этләр.
Мәче юлбарыс һәм арысланга “туган” туры килә.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 660 026 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Харисова Роза Гыйлвановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.