Инфоурок Другое ПрезентацииПрезентация "Милли тарих асылташы" к внеклассному мероприятию по татарскому языку и литературе

Презентация "Милли тарих асылташы" к внеклассному мероприятию по татарскому языку и литературе

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ милли тарих асылташы.pptx

Скачать материал

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе «8нче гомуми белем бирү мәктәбе»
МИ...

    1 слайд

    Муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе «8нче гомуми белем бирү мәктәбе»

    МИЛЛИ ТАРИХ АСЫЛТАШЫ

    Эшне башкарды: 7 а сыйныфы укучысы
    Соларева Олеся
    Җитәкчесе: Ситдикова Г.З.


  • 2014 нче ел – мәдәният елы!Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов...

    2 слайд


    2014 нче ел – мәдәният елы!

    Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Указы нигезендә «2014 нче ел – мәдәният елы» дип игълан ителде.

  • Идел белән Чулман елгасы буенда Бөек Болгар дәүләте һәм уңган болгар халкы яш...

    3 слайд

    Идел белән Чулман елгасы буенда Бөек Болгар дәүләте һәм уңган болгар халкы яшәгән.

  • ТАРИХХәзерге Татарстан Республикасы территориясендә беренче дәүләт 9нчы -10нч...

    4 слайд

    ТАРИХ
    Хәзерге Татарстан Республикасы территориясендә беренче дәүләт 9нчы -10нчы гасырларда барлыкка килә һәм озак еллар Европаның Көнчыгышында алдынгы дәүләт булып санала. Төп халкы-болгарлар. Иң зур шәһәрләре-Биләр һәм Болгар.

  • Бөек Болгар Урта Азия, Кытай, Византия Һәм Рәсәй дәүләте  белән сәүдә иткә...

    5 слайд

    Бөек Болгар Урта Азия, Кытай, Византия Һәм Рәсәй дәүләте белән сәүдә иткән. Болгарда эшләнгән мех һәм күн әйберләре, аяк киемнәре, кораллар бөтен җиргә танылган. Биредә иң яхшы осталар яшәгән. Бу шәһәрләрнең даны бөтен дөньяга таралган булган.

  • Болгарлар беренче булып чуен кою һәм корыч эшләү серләренә төшенгәннәр. Алар...

    6 слайд


    Болгарлар беренче булып чуен кою һәм корыч эшләү серләренә төшенгәннәр. Алар 9 нчы гасырда ук таштан һәм агачтан мәчетләр, мәктәпләр һәм җылыту узәге булган сарайлар төзегәннәр.Урта Азиядә иң яхшы күн Һәм аяк киемнәрен хәзер дә «болгарныкы» дип атыйлар. . Болгариядә ислам динен , Киев Русен чукындырганчы кабул итәләр.

    Халык ислам динен кабул иткән. Быел Бөек Болгарда ислам динен кабул итүгә
    1090 ел тулды.

  • Ләкин 1236 нчы елда монголлар тарафыннан Болгар җирләре талана һәм җимерелә....

    7 слайд

    Ләкин 1236 нчы елда монголлар тарафыннан Болгар җирләре талана һәм җимерелә. Шулай итеп, кайчандыр алга киткән дәүләт юкка чыга. Борынгы истәлекләрдә Биләр турында кызыклы легенда сакланган...

  • Батый гаскәрләре һөҗүм иткәч, 40 биләр кызы тау башына корылма салалар. Биред...

    8 слайд

    Батый гаскәрләре һөҗүм иткәч, 40 биләр кызы тау башына корылма салалар. Биредә алар озак вакыт уңышлы гына сакланалар. Корылма тар-мар ителгәч, монголлар кызларны тереләй җиргә күмеп куярга булалар. Ләкин алар кошларга әйләнеп очып китәләр.

  • Бу җирләрне «Изгеләр җире» дип атыйлар. Бу җирләрне барлык милләт халкы да хө...

    9 слайд

    Бу җирләрне «Изгеләр җире» дип атыйлар. Бу җирләрне барлык милләт халкы да хөрмәт итә. Аның саф сулы, шифалы чишмәсе тәнгә дә, җанга да дәва.

  • Болгарда “Таш палата”, “Төнъяк мавзолей, Кече манара һәм Хан сарае сакланы...

    10 слайд

    Болгарда “Таш палата”, “Төнъяк мавзолей, Кече манара һәм Хан сарае сакланып калган. Балчыктан өелгән биек үрләр, тирән чокырлар яшел чирәм белән капланган. Күренеп тора, кайчандыр тормыш гөрләп торган биредә.

  • “ЯҢАРЫШ”   БОЛГАР... Нинди бөек һәм гүзәл сүз! Дистәләгән халыкның изге тарих...

    11 слайд

    “ЯҢАРЫШ”
    БОЛГАР... Нинди бөек һәм гүзәл сүз! Дистәләгән халыкның изге тарихы! Тарихка бай шәһәрләр – Татарстанның асылташы!

Выбранный для просмотра документ милли тарих асылташы.docx

 «МИЛЛИ ТАРИХ АСЫЛТАШЫ”

         Татарстан халкының  традицияләрен, мәдәниятләрен  саклау,  мәдәни мирас объектларын торгызу максаты белән Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов  ике мең уникенче елны  "Тарихи-мәдәни мирас елы" дип игълан  итте.

             Һәр кеше Туган җиренең тарихын, мәдәниятен белергә һәм сакларга тиеш.

Идел белән Чулман елгасы буенда Бөек Болгар дәүләте һәм уңган болгар халкы яшәгән.

Тарих

Хәзерге Татарстан Республикасы территориясендә беренче дәүләт тугызынчы - унынчы гасырларда  барлыкка килә һәм озак еллар алдынгы дәүләт  булып санала. Төп халкы-болгарлар.  Иң зур шәһәрләре-Биләр һәм Болгар.

Бөек Болгар  Урта Азия, Кытай, Византия Һәм Рәсәй дәүләте белән сәүдә иткән.  Болгарда  эшләнгән мех һәм күн әйберләре, аяк киемнәре, кораллар  бөтен  җиргә танылган .  Биредә иң яхшы осталар яшәгән. Бу  шәһәрләрнең даны бөтен дөньяга таралган .

Халык  ислам динен  кабул иткән. Быел  Бөек Болгарда ислам дине кабул итүгә  бер мең туксан ел тулды.

Ләкин бер мең ике йөз утыз алтынчы  елда монголлар тарафыннан  Болгар җирләре   талана һәм җимерелә. Шулай итеп, кайчандыр алга киткән дәүләт  юкка чыга. Борынгы ис­тәлекләрдә Биләр турын­да   кызыклы   легенда   сакланган.

           Батый гаскәрләре һөҗүм иткәч, кырык  биләр кызы тау башына корылма  салалар. Биредә алар озак вакыт уңышлы гына  сакланалар. Корылма  тар-мар ителгәч, монголлар кызларны тереләй  җиргә күмеп куярга булалар. Ләкин алар кошларга әверелеп очып китәләр. Шуннан соң бу җирләрне «Изгеләр җире» дип атыйлар. Бу җирләрне барлык милләт халкы да хөрмәт итә. Аның саф сулы, шифалы чишмәсе тәнгә дә, җанга да дәва.

Болгарда «Таш палата»,Төнъяк мавзолей, Кече манара һәм Хан сараеннан  харәбәләр  калган. Балчыктан   өелгән   биек   үрләр, тирән чокырлар  яшел   чирәм   белән   кап­ланган. Күре­неп тора, кайчандыр тормыш гөр­ләп  торган  биредә. 

Бүгенге көндә Болгар һәм Биләр җирләрендә торгызу эшләре бара. Тарихи һәйкәлләрне саклап калу буенча күп эшләр эшләнә.

             Болгар... Нинди бөек һәм гүзәл сүз! Дистәләгән буыннарның изге тарихы! Тарихка бай шәһәрләр – Татарстанның асылташы!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Краткое описание документа:

Презентация об истории города Булгар.

Много в нашей великой стране уникальных городов, как больших, так и маленьких, которые знамениты своей славной историей не только в России, но и за ее пределами.

На левом обрывистом берегу Волги у места впадения в нее Камы в 170 км от Казани издалека видны белокаменные руины древнего города. Более 5 веков город Булгар определял исторические судьбы народов, проживавших на территории Поволжья, Приуралья, Золотой Орды и великой Волжской Булгарии...

 

Презентация предназначена для проведения урока по татарской литературе. Так же материал можно использовать на внеклассных мероприятиях, посвященных истории и культуре родного края, в частности Татарстана. К презентации представлен текс, который поможет представить презентацию.  Материал доступен учащимся русскоязычных групп, изучающих татарский язык.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 896 398 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.11.2014 597
    • ZIP 4.4 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ситдикова Гулия Зуфаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ситдикова Гулия Зуфаровна
    Ситдикова Гулия Зуфаровна
    • На сайте: 7 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3583
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой