Инфоурок Другое Другие методич. материалыПрезентация. Мәктәп газетасы "Көзге"

Презентация. Мәктәп газетасы "Көзге"

Скачать материал

 22 ноябрь                                                                                                                 Газета 2006 нчы елдан бирле чыга.

Уйлап эш ит, кылган гамәлең көзгедә чагыла!

Көзге


Газетаны оештыручы: Азнакай районы Карамалы урта мәктәбенең укучылар үзидарәсе

 
 

 

 



Р. Галимов фотосы

 

Прямоугольник: скругленные углы: Табигать кочагында.
11 нче сентябрь безнең мәктәптә Сәламәтлек көне дип игълан ителде. Ә Сәламәтлек көне, һичшиксез, табигать кочагында узарга тиеш. Иртән барлык сыйныф укучылары да мәктәп янына җыйналдылар.  Ниһаять, юлга кузгалдык. Кызыклы фикерләребезне бүлешә-бүлешә, ничек барып җиткәнебезне дә сизми калганбыз. Ә һава торышы нинди шәп бүген! Күктән кояш, елмаеп, безгә алтын нурларын сибә. Әйтерсең, ул да безнең белән бергә шатлана. Барып җитүгә, тамак ялгап алдык та, көзге табигать хозурына таралыштык. Көздән дә матуррак чак бар микән!? Аяк астына алтын келәм җәйгән кебек. Менә кулыма көзге яфрак очып төште. Аның бер ягы кызыл, ә икенче ягы сары. Мин, ул яфракларны җыеп, тәкыя ясадым. Искиткеч матур килеп чыкты. Башка укучылар да табигатьнең матурлыгына сокланалар: имән чикләвеге, гөмбә җыялар. Өлкән сыйныфлар футбол уйныйлар. Ә кечкенәләргә бигрәк тә кызык! Бер-берсен куыша-куыша, Суыр тавына юнәләләр. Кем беренче менеп җитәр икән? Кызлар әле тауның итәгендә генә булса, малайлар инде түбәсенә үк менеп җиткәннәр. Кай арада кәлтә тотып, аны фотога төшерергә дә өлгергәннәр. Юкка гына: “Егетләр - һавадагы бөркетләр”,- димиләр икән аларны. 
Инде кайтырга да вакыт җиткән. Ничек күңелле һәм файдалы үтте безнең Сәламәтлек көне! Мондый чаралар әле тагын да булыр дигән өметтә калам.
                    Шәйхетдинова Резедә

 

Салкын тимәсен, дисәң...

Иммунитетны күтәрү өчен:

    1. Кичтән 2 аш кашыгы гөлҗимешне төеп термоска саласың да, өстенә кайнап чыккан 1 литр су салып, төне буе төнәтәсең. Иртән шуңа 1 чәй кашыгы бал болгатып (әлбәттә балга аллергия булмаса), яртышар стакан эчәсең. Төнәтмәне ноябрь аеннан башлап, майга хәтле эчәргә.

     2. Иртән суда солы боткасы (геркулес) пешерергә дә, бер кашык атланмай, 1 чәй кашыгы бал салып, өстенә вакланган әстерхан чикләвеге сибеп ашарга. Тәмле дә, файдалы да.

 

 

 

 

 


Бу санда:   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Прямоугольник: скругленные углы: Үзидарә көне.
5 нче октябрь - Укытучылар көне. Без, 10-11 нче сыйныф укучылары, мөгаллимнәребезгә бәйрәм бүләге ясадык- бер көн ял бирергә уйладык. Шаярмагыз, алай булмый дисезме? Була ул! Әгәр укытучылар урынына үзегез укытсагыз. Шулай итеп, Үзидарә көне үткәрергә булдык. Ниһаять, көткән көн килеп тә җитте. Башка вакытта сигезенче яртыга көчкә килеп җитешкәннәр, ягъни без, сәгать җидедә инде мәктәптә идек.
Шулай итеп, үз дәрәҗәмне белеп кенә алгебра-геометрия кабинетына кереп утырдым. Бүген кабинетның хуҗасы мин. Расписаниегә карагач, күз алларым караңгыланып китте - иң беренче булып миңа керәчәк сыйныфлар – тугызлар! Курка-курка гына дәрескә керсәм дә, укытып чыктым бит, әй. 
Моннан соң буш дәрес. Кыңгырау яңгырагач, башкаларның хәлен белим дип, коридорга чыктым. 
Ахыры 2 биттә.

     

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                             Тәмлетамаклар, сезнең өчен.                                                                                                                Көзге  №1                                                                                                                                                      

 

 

 

 

 

 
Прямоугольник: скругленные углы: Башы 1 биттә.
   Янәшәдәге кабинетта “мәктәбебез директоры” Искаков Дамир тавышы ишетелә. Профессор дәрес бирә дип уйларсың. 
      Башлангычлар ни хәлдә икән? Тыңланып кына бүлмә яныннан узам. Ник бер тавыш булсын. Ганиева Рузилә апалары нәрсәдер сөйли, ә 2 һәм 4 нче сыйныф укучылары, тын да алмыйча, тыңлап утыралар. Җиденчеләр ни хәлдә икән? Шаян, шук сыйныф бит алар. Ишекләренә якынлашсам, я хода, әллә йоклаганнар инде. Юк икән, “укытучылары” – 11 нче сыйныф укучысы Рудис Сафин әкрен генә парталар арасыннан йөри, тегеләре нәрсәдер язалар. Тавышлары түгел, тыннары да чыкмый мескенкәйләремнең. Егет кеше, егет кеше шул, дилбегәне үз кулына алган. 
        Шулай итеп әкрен генә үз сыйныфыма кайттым, ә алда әле тагын дәресләр. Ниһаять, кыңгырау шалтырады. Бүгенгә дәресләр тәмам. Хәзер актлар залына концерт карарга керәбез. Укытучыларыбызга бәйрәм бик ошады.
          Шуның белән, “Үзидарә көне” тәмам. Ә кичерешләр нинди соң? Һәркемнең күңелендә дә бер генә уй- укытучы булулары ай-һай җиңел түгел икән! Күпме түземлек һәм тырышлык сорала! Без моны үз җилкәбездә татыдык.
            
      Усманова Айсылу, 11 нче   сыйныф укучысы.

Укучыларыбыз күчтәнәче

 

Прямоугольник: скругленные углы:   

Без тормышны сайлыйбыз
Матур, якты, җырлысын.
Телисезме, өләшик
Йөрәкләрнең җылысын.
Юлың турымы, дускай?
Яшьтәшем, ничек хәлең?
Тайпылмыйк кыек юлга
Сөйләшик яшәү ямен.
Яшәү үзе – могҗиза – 
Бу хакта бездән сора:
Кирәкми безгә әфьюн, 
Кирәкми безгә сыра.
Аек акылың белән 
Яшәүләргә ни җитә?!
Серле “Бисмиллаһ” белән
Башлана безнең иртә.
Әйтерсең без терекөмеш
Шуның кебек тере без:
Җырлый, бии, сикерә -
Сәләтле һәрберебез.
Әйе, спорт – тугры дус – 
Бу хакта бездән сора:
Кирәкми безгә әфьюн, 
Кирәкми безгә сыра!
Без тормышны сайлыйбыз –
Матур безнең теләкләр.
Кирәкми тәмәке дә -
Пыскымасын йөрәкләр!
Алтын- көмеш кирәкми, 
Кызыкмыйбыз тәхеткә:
Сәламәт, матур, көләч –
Без болай да бәхетле!

  Нигмәтьянова Айгөл, 11 нче сыйныф укучысы.





 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Прямоугольник: скругленные углы: “Алтын балык” торты
200гр крекер, 400гр каймак, 1 стакан шикәр комы, 2 киви кирәк. Каймакны шикәр комы белән тугларга..Аннан “балыкларны” салып болгатырга. Торт катлам-катлам ясала: бер катлам – “балыклар”, бер катлам йөзем алына. Шулай берничә тапкыр кабатлана. Өстен киви белән бизәргә.
 


Прямоугольник: скругленные углы: “Резеда” торты
2 йомырка, 1 банка куертылган сөт, 200 гр. маргарин, 0,5 чәй кашыгы сода, 1 стакан он алып болгатырга. 3 кисәккә бүлеп, аерым-аерым пешереп алырга. Араларына һәм өстенә 1 банка куертылган сөт, 1 чәй кашыгы какао, 200гр ак майдан ясалган кремны ягып чыгарга. Йөзем ярдәмендә “Туган көн белән! дип язып куярга.


 

 

 

 


Көзге  №5                                                                                                                                          2           1

 
                                                                                              

Безнең укучыларыбыз яза

 
Прямоугольник: скругленные углы: Иң кадерле кешем.
Дөньяда һәркемнең иң кадерле кешесе була. Ул тормышның иң авыр минутларын да, бәхетле мизгелләрен дәуртаклаша. Аның сүзләре җанга дәва бирә, күзләре ышаныч һәм өмет өсти. 
Без куанганда куанып, без кайгырганда кайгырып, безнең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем? Әни! 
Әнием - дөньядагы иң кадерле, якын кешем. Күңелем тулган чакларымда әнинең җылы сүзләре мине уята, дәрт һәм рух өсти. Күңелемне шатлык биләп алса, әнием аны ихлас күңеленнән уртаклаша. Мәктәптән канатланып кайтканда, әниемнең йөзе кояш кебек балкый. 
Әнием безне, ике кызны, кешедән ким булмасыннар дип, аякка бастырырга, чын кеше итәргә тырыша, үзенең матур киңәшләрен бирә. Әнием- җирдәге фәрештә. Ул безнең горурлыгыбыз һәм таянычыбыз. Рәхмәт сиңа, әнием! Без тик син булганда бәхетле. Әнием дип әйтүдән дә зуррак бәхет юктыр бу дөньяда. 
Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен 
Әни кирәк!
Шәйхетдинова Рәмзия, 7 нче сыйныф укучысы.
Прямоугольник: скругленные углы: Ана күңеле – балада.
Әйт миңа син бер матур сүз
Уйлап әйт син, бәбкәем.
Мин яраткан иң матур сүз
Иң якын сүз 
-Әнкәем!
“Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада”. Әнием бу әйтемне еш кабатларга ярата. Әле инша язарга утыргач кына шуны уйлап куйдым: чынлап та, мәктәпкә китәбез дә чумабыз үз дөньябызга.  Онытылабыз, әни, чыннан да, исебезгә керми. Ә өйгә кайткач, әни өйдә булмаса, бер ямь дә юк.  Мәктәптән кайтканда, елмаеп каршы алса, нур бөркелә өйгә. Тотына сораштырырга, математикадан ничәле алганмын да, шигырьне ничек сөйләгәнмен. Чөнки ул минем турыда әллә ничә уйлап алган була инде. Менә шулардан чыгып,  әйтә алам инде: ана – дөньядагы иң изге кеше.  
Минем беренче сөйләгән шигырем дә әни турында булган:
“Әни!” – диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга
Таптамагыз! Һич ярамый
Әни сүзен таптарга.
Бу турыда мин әниемнең көндәлегеннән белдем. Нинди олы йөрәкле безнең әниләребез! Алар безне ярата да беләләр, аңлыйлар һәм кичерәләр. Тик аларның әйбәтлегеннән артык файдаланырга кирәкми, мөмкин кадәр борчымаска кирәк үзләрен. Вакытыннан алда картайтырга ярамый аларны. Хатын-кыз – тормышның бизәге, диләр. Ә бизәк ул нәфис, зәвыклы булса гына, күңелгә нур иңдерә. Саклыйк без әниләребезне!
Зарипова Фәридә. 7 нче сыйныф укучысы.
Прямоугольник: скругленные углы:  
26 нчы ноябрь – Аналар көне дип билгеләп үтелә. Без бу көнне хәтеребездән чыгарырга тиеш түгел. Чөнки барыбыз да үзебезнең бу дөньяда яшәвебез белән әниләребезгә бурычлы. Безнең иң якын киңәшчебез, кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, авырганда төннәр буе безне юатучы, күз карашы белән иркәләүче, ягымлы, сабыр, тыйнак әниләребез! Без Сезне яратабыз.  Озын гомер, ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр телибез. Бүгенге язмаларыбыз Сезгә багышлана, газиз әнкәйләр!
                                              

 

 

                                                                                                             

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Көзге № 5                                                                                                                                               3

                                                                                                                                                                   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Газетаны оештыручы: Азнакай районы Карамалы урта мәктәбенең укучылар үзидарәсе

 

 

 

 

Гаилә - томышның нигезе

 
Прямоугольник: скругленные углы:  2008 нче ел – Гаилә елы дип игълан ителде. Һәм бу бер дә юкка түгел. Чөнки гаилә- тормышның нигезе. Киләчәккә нигез гаиләдә салына. Ул – җылы учак. Һәм ул никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыралар. Ул – уртак бәхет. Сезнең карлыгачларның ничек оя коруларын, балалар үстерүләрен күргәнегез бардыр. Кошлар да ояларын парлап ясыйлар. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәк, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Газетабызның тәүге битендә сез укучыларыбызның үзләренең гаиләләренә багышлап язылган мәкаләләрен укырсыз.
Прямоугольник: скругленные углы: Минем гаиләм.
Гаилә... Нәрсә дигән сүз соң ул? Аңлавымча, бик гади нәрсә түгел ул гаилә дигәнең? Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз. Иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. 
1994 елның сап-салкын карлы гыйнвар аенда безнең гаилә барлыкка килә. Без гаиләдә биш кеше: әти, әни, энем һәм мин. 
Әтиебез – Илшат. Тирә-ягы яшел урманнар белән уратып алынган, ямьле табигатьле, саф сулы Октябрь-Бүләк авылында дөньяга килә. Әти - өйдә иң хөрмәтле кешебез. Ул оста куллы, алтын йөрәкле. Безне һәрчак аңлый. Техниканы бик ярата. Аның бер үзенә дүрт тракторы бар. Әтиебез аларны һәрчак тәртиптә тота. Тракторлары белән җәй көне печән чабып алып кайтса, көз көне бакчаларны сөрә. Кыш җитсә, юлларны кардан чистарта. Балта эшен дә үз итә әтиебез. Төрле җиһазлар, өстәлләр, урындыклар ясый. Һәрнәрсәгә кулы ятып тора. Ул һәрчак шат, җор телле, таләпчән әти.
Әниебезнең исеме – Гүзәл. Кулыннан килмәгән эше юк. Аш-суга да бик оста, тегү-чигү, бәйләүләрне дә булдыра. Чирләсәк – дәвалый, еласак – юата, кайгырсак – уртаклаша, шатлыгыбызны бүлешә. Матурдан-матур гөлләр үстерә. Безне эш сөючән итеп тәрбияләргә тырыша. Ул чисталыкны ярата. Аның йөзендә һәрвакыт елмаю балкый.
Сеңлем Зәлия 4 нче сыйныфта укый. Ул шук, шаян, сөйкемле, эшчән. Әти-әнигә булышырга, энемне карарга, җырларга, биергә, рәсем ясарга бик ярата.. Гел ”бишле” билгеләренә генә укырга тырыша ул.
 Энем Илнурга алты яшь тула. Бер генә минут та тик тора белми. “Кечкенә дә, төш кенә,-“ дип, нәкъ менә минем энем турында әйтелгән кебек.
Үзем – Алия. 7 нче сыйныфта укыйм. Әти-әнигә булышырга, тәмле әйберләр пешерергә яратам. Мәктәптә бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен яратып укыйм. Без гаилә белән бөтен эшләрне бергә эшлибез. Йортта һәркемнең үз вазифасы билгеле. Без, кызлар, өйнең чисталыгы өчен җавап бирәбез.
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


       

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Көзге  №5                                                                                                                                                     4

 
Прямоугольник: скругленные углы: Хезмәттән бушагач, гаилә белән ял итәргә, бәйрәмнәр уздырырга яратабыз. Ял көннәрендә, тимераякта шуарга дип, район үзәгендәге  Боз    сараена барабыз. Беренче көннәрдә тимераякны буйсындыруы бик авыр булды. Оста шуучыларга кызыгып карап торасың да: “Их, мин дә шулай        итеп шуа алсам иде!” – дип куясың. Монда вакыт сизелми дә үтеп китә. Тагын ял көннәрен көтә башлыйсың. 
Менә шундый тату һәм тырыш гаиләдә          яшәвемә сөенеп бетә алмыйм мин. Әйләнә-тирәдә күпме ятимнәр, гаилә җылысына мохтаҗ булган   күпме балалар бар бит әле. Аларны уйласам, күзгә   яшь тыгыла., тамакка ачы төер утыра. Әти-әниләре исән килеш тә балалар йортларында тәрбияләнүче    бер гөнаһсыз сабыйлар кызганыч. Ә дүрт-биш     баласы исән була торып, картлар йортларында җан асраучы ялгыз әби-бабайлар турында нәрсә дияргә? Үзләренә  дә бервакыт картлык киләсен аз гына     булса да уйламыйлар микән ул балалар!? “Оясында   ни күрсә, очканында шул булыр”, - диелә халык мәкалендә.    Бик дөрес сүзләр. Кечкенәдән алган тәрбия кешене бөтен гомере буена озата бара. Ә    яхшы гаиләдә  начар балалар үсми. 
Мин язмамның башында: “Нәрсә соң ул        гаилә?” – дигән сорау куйган идем. Мин аңа     җавапны таптым кебек. Гаилә - ул бер-берсен    яратучы ир белән хатын, алар янында йөгереп     йөрүче балалар, оныкларын сагынып көтеп        торучы әби-бабай, сабыйларның тавышыннан шау-гөр килеп торучы йорт... Бу исемлекне    тагын бик озын итеп дәвам итәргә мөмкин      булыр иде.
Кошлар канатсыз оча алмаган кебек, кеше      дә гаиләсез яши алмый. Мин үз гаиләмне бик яратам. Җир йөзендәге бөтен кешеләр дә үз гаиләләрендә яшәсеннәр, кайгы-хәсрәт, ятимлекләр   күрмәсеннәр иде. Бүгенге көндә минем иң зур теләгем бу.


Гадыева Алия, 8 нче сыйныф укучысы.

Гаиләм-гомер учагым                                                                                                                             4

 
Прямоугольник: скругленные углы: Гаилә - кечкенә дәүләт.
Әтием, әнием, апам, абыем, исәнмесез!
Мин, аптырап, хат язарга утырдым әле. Шалтыратып та, хәбәр җибәреп тә булмый  - монда МТС тотмый икән. Менә әби-бабайда кунакта булуыма атнадан артты. Монда күңелсез түгел-түгелен. Көтү кугач, әби белән бабай, чөкердәшеп, тәмле итеп чәй эчәләр. Алар мине уятырга жәллиләр, тик мин үзем торып чыгам. Бигрәк серле инде шушы иртәнге сәгать! Мин өлкәннәргә мәктәптәге кызык хәлләрне сөйлим, алар балаларча рәхәтләнеп көләләр. Бер-бер артлы каз бәбкәләре чыкты. Белсәң , әнием, матурлыкларын! Көндез аларны сакларга чыгабыз. Чирәмдә рәхәтләнеп яланаяк йөрим. Бәбкәләр үзләренчә миңа нидер сөйлиләр. 
И әнием, әби-бабай мине кадерләп кенә тора. Әбием көн дә пешеренә. Бабай, миңа күңелсез булмасын дип, я печәнгә, я су буена алып китә. Кызлар белән дә дуслаштым инде. Тик барыбер өемә, үз гаиләмә кайтасы килә минем, әнием. Әтигә әйт әле, бу атнада кайтып алыгыз мине. Әби сәлам әйтә. Әле яңа гына минем яныма килде. “ Кызым, бераз гына тор инде,” – ди. Күзләрем дымланганны күргәч, елмайды да, аркамнан сөйде.
Әтиемә дә бер-ике сүзем бар әле. Әтием! Иртәгә бабайларга кайтам, дигән көнне кичен мин унбиш минутка соңга калып кердем. Синең карашың әле дә күз алдымда. Ачуландың мине, әтием. Ә мин үпкәләдем . Гафу ит мине. Мин сине бик яратам. Гаилә - кечкенә дәүләт, диләр. Безнең гаиләбез дә биш кешедән торган нәни дәүләт. Ә аның “башы” – син, әтием. Сине язмыш безгә үзе сайлап куйган. Һәм билгесез срокка. Шулай гына була күрсен. Синең балачагың авыр булган, әтием. Унбиш яшеңдә, йортыгызны төзегәндә, бер кулың станокка эләгеп өзелгән. Ә син төшенкелеккә бирелмәгәнсең – үргә менгәнсең. Миңа да үрнәк синең көчле рухың. әтием. Бер кул белән бөтен эшне эшлисең. Бәрәңгегә хәтле әрчеп, безгә тәмле әйберләр пешерәсең. Әни әйтә:      “ Әтиегез сирәк пешерә, шуңа тәмле була,” – ди  (әзрәк көнләшеп куя бугай). Ә әбием әйтә: “ Ир-ат пешергән ризыкка фәрештә канатын тыга”, - ди. Сине усал, диләр, әтием. Тик алай түгел ул. Син тормышчан һәм гадел, төче түгел. Әниемә дә “алтыным” дип кенә эндәшәсең. Бу - әнигә мөнәсәбәт кенә түгел, кешеләрне хөрмәт итә белү билгесе дә. 
Әтием дәүләтнең “башы” булса,  әнием – “Тынычлык, үзара татулык һәм җылылык министры”. Гаиләнең әлеге өлкәләренә ул җаваплы. Апам – аның беренче ярдәмчесе. Зөлфия апам миннән унбер яшькә зур. Казанга киткәндер инде. Апам, син Казан кызы инде хәзер. Өебезне сагынасыңдыр. Югыйсә, көнгә берничә мәртәбә шалтыратмас идең.
Тимерҗан абыем, без синең белән бергә үстек. Әти белән әни еш кына мине сиңа “тагалар” иде. Син авырыксынмый идең, мине иптәш малайларың янына ияртеп китәсең. Сез футбол тибәсез, мин чирәмдә “өйле” уйныйм. Кесәмә матур ташлар җыям.  Абыем, бу хатны язган вакытта син балыктадыр әле. Я бакчада эшлисеңдер. Бу атнада килеп алыгыз.
Ә-ә. Мин үзебезнең дәүләттә абыйның нинди урын тотканын язмаганмын икән. Ул, мөгаен, “хуҗалык эшләре министры”дыр. Каникулда чакта ишегалдындагы эшләр аның җилкәсенә төшә. Ә сентябрьдән үзенең Казанына китә. Студент ул. Сагынабыз аны. Әни бигрәк тә инде. Еш кына абыйның карточкасын алдына куеп, уйланып та утыргалый.
Ә мин үзем нәрсә министры булам икән? Үземә бернинди дә чин эзләп таба алмыйм әле. 
Әнием, уйлый тор әле, мин кем микән? Син мине ”төпчегем” дип сөясең. “Ярый әле картаеп беткәч булса да алып кайтканбыз, “ – дип сөенәсең. Синең күңелең җылы , әнием, ә кулларың шундый йомшак. И хәзер кайтып керсәгез иде! Кысып кочаклыйсым килә. Әби белән бабай да сөенер иде. Сез әти белән икегез дә тигез, тату гаиләдә үскәнсез. Алар бүгенге көндә дә исән-саулар. Карт булсалар да, бер-берсен яратып торулары сизелеп тора. 
Мин әтиемне ”баш”, дидем, ягъни президент. Әнием – “Тынычлык, татулык, җылылык”
министры, апамны – аның беренче ярдәмчесе, дидем. Ә мин, төпчек һәм иркә кыз буларак, өйгә кадерлелек, мәхәббәт, сабыйлык тойгылары өләшүчедер. Аннары дәүләт министрлардан гына тормыйдыр ул. Мин гади бер эшчедер. Тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибүче, өй җыештыручы, тәмле салатлар ясаучы... 
Мин гаиләмдә тоткан урынымнан бик канәгать. Шул урыныма тизрәк кайтасы килә. 
Бу атнада кайтып алыгыз мине, әтием, әнием. 
Сезне сагынып, хат язучы кызыгыз Фәридә.
Фәридә Зарипова, 7 нче сыйныф укучысы.

Көзге  №5                                                                                                                                                    5

 

Төрлесеннән                                                                                                                                                    1

 
Прямоугольник: скругленные углы:
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 


Прямоугольник: скругленные углы: Игътибар, игътибар!

Мәктәптә 28 ноябрьгә чаклы “Әгәр мин хакимият башлыгы булсам” дигән сочинениеләр конкурсы бара.

Янгынга каршы рәсемнәр  конкурсында катнашырга чакырабыз.

Барыгызның да актив катнашуын көтеп калабыз.

Укытучы – консультантлар

Л.Т.Инсапова

Р.М. Кәримова

Л.Т. Вәлиева

 

 

 

Тиражы 100 данә

 

 Көзге

                                                                                              

 

Безнең адрес: 423301, Татарстан республикасы, Азнакай районы, Карамалы авылы, Яшьләр урамы, 5. Телефон: 45623, Email: Karamal@rambler.ru.

 

 6                                                                                                                                                              Көзге  №5                                                                                                                                                              

 

 

 

 

 

 
                                                                                           

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                          

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                     

Редколлегия:

баш мөхәррир: Фатыйхова Исламия

баш мөхәррир урынбасары: Гомәрова Алина

җаваплы сәркатип: Гадыева Алия

рәссам: Фәрхетдинов Илнар

корректор: Ганиева Айсылу

компьютер  дизайнеры: Фәннур Кәримов,     Радик Баһманов

Фотокорреспондент: Абдуллина Наилә

 

 

 
                    Р. Галимов фотолары.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Презентация. Мәктәп газетасы "Көзге""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер бизнес-процессов

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 054 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.09.2016 797
    • DOCX 11.3 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Каримова Роза Мударисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Каримова Роза Мударисовна
    Каримова Роза Мударисовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 18791
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой