Инфоурок География ПрезентацииПрезентация "Муса Җәлил-герой шагыйрь"

Презентация "Муса Җәлил-герой шагыйрь"

Скачать материал
библиотека
материалов

Описание презентации по отдельным слайдам:

1 слайд
Описание слайда:

2 слайд Дәреснең максаты: Шагыйрьнең биографиясе белән таныштыру; Шигырьләрен уку; Ук
Описание слайда:

Дәреснең максаты: Шагыйрьнең биографиясе белән таныштыру; Шигырьләрен уку; Укучыларның сүз байлыгын арттыру; Олы буын кешеләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү. Дәресне җиһазлау: “Шагыйрьнең балачагы һәм яшьлеге” фотостенды; Муса Җәлилнең шигырь җыентыклары; “Моабит дәфтәрләре”.

3 слайд 1906 елның буранлы февраль ае төнендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында ва
Описание слайда:

1906 елның буранлы февраль ае төнендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында вак сәүдәгәр Мостафа Җәлил гаиләсендә бер бала дөньяга аваз сала. Аның тууына багышлап зур бәйрәм үткәрелә һәм мулла аңа Муса исеме куша. Бу исем акыллының акыллысы мәгънәсен аңлата. 1906 - 1944 Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып. М. Җәлил

4 слайд 1913 нчы елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил Тук
Описание слайда:

1913 нчы елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша. Шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый. Аның беренче шигырьләре “Кечкенә Җәлил” имзасы белән басыла.

5 слайд 1922 елда Муса Казанга килә. Башта “Татарстан” газетасы редакциясендә эшли.
Описание слайда:

1922 елда Муса Казанга килә. Башта “Татарстан” газетасы редакциясендә эшли. 1923 елда татар рабфагында укый башлый. Шул елларда ул “Бибкәй кыз”, “Каз канаты” исемле пьесаларын яза. Бу пьесалар Казан, Уфа шәһәрләрендә куела. 1925 елда “Барабыз” исемле беренче шигырьләр китабы чыга. 1927 елдан Муса Җәлил Мәскәү шәһәрендә яши башлый һәм Мәскәү университетының әдәбият бүлегендә 1931 елына кадәр укый. 1928 елда “Иптәшкә” дигән шигырь җыентыгы Җәлилне шул заманның алдынгы шагыйрьләре рәтенә бастыра.

6 слайд 1932 елга кадәр “Кечкенә иптәшләр”, соңыннан “Октябрь баласы” исемле балалар
Описание слайда:

1932 елга кадәр “Кечкенә иптәшләр”, соңыннан “Октябрь баласы” исемле балалар журналларының җаваплы редакторы була. 1935 елда Муса Җәлил Мәскәүдә Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли башлый. 1939 елда Мусаны Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар. Мәскәүдә яшәгән елларда шагыйрь “Хат ташучы” поэмасын, “Алтынчәч”, “Илдар” либреттоларын яза. Композитор Нәҗип Җиһанов бу либреттоларга опералар иҗат итә.

7 слайд
Описание слайда:

8 слайд Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалаулар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләки
Описание слайда:

Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалаулар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый. Шигырьләр яза: Мин тез чукмәм, катыйль, синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә; Кирәк икән, үләм аягүрә, Балта белән башым киссәң дә. Меңен түгел, бары йөзең генә Юк итәлдем синең сыңарның. Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен Мин тезләнеп гафу сорармын. ( «Катыйль» шигыре). Катыйль- “палач” сүзен аңлата.

9 слайд Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлилә
Описание слайда:

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин аларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар. Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил ике блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

10 слайд 1944 нче елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшлә
Описание слайда:

1944 нче елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 нче августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә. Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антыма. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма. Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Сонгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. (“Җырларым” шигыреннән өзек)

11 слайд Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры аның исемен йөртә. Ул
Описание слайда:

Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры аның исемен йөртә. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды.

12 слайд Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә. 1956 нчы елның 2 нче феврал
Описание слайда:

Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә. 1956 нчы елның 2 нче февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1957 нче елда “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнә.

13 слайд Иртәнге таң нурыннан Уянды ромашкалар. Елмаеп, хәл сорашып, Күзгә-күз карашт
Описание слайда:

Иртәнге таң нурыннан Уянды ромашкалар. Елмаеп, хәл сорашып, Күзгә-күз караштылар. Назланды җил аларны Тибрәтеп ак чукларын, Таң сипте өсләренә Хуш исле саф чыкларын. Чәчкәләрен, кәефләнеп, Җай гына селкенделәр Һәм кинәт шунда гаҗәп Бер яңа хәл күрделәр. Ерак түгел моңаеп Утыра ромашка кызы, Тик чуклары ак түгел, Кан шикелле кып-кызыл. Ромашкалар бар да ак, Аерылмый бер-береннән; Ничек болай берүзе Ул кызылдан киенгән? Әйттеләр: “Син, сеңелкәй, Ник үзгәрдең?Нишләдең? Нигә кызыл чукларың? Нидән алсу төсләрең? Әйтте кызыл ромашка: “Төнлә минем яныма Ятып батыр сугышчы Атты дошманнарына. Ул берүзе сугышты Унбиш укчыга каршы: Чигенмәде, тик таңда Яраланды кулбашы. Аның батыр ал каны Тамды минем чукларга. Минем кызыл күлмәгем Бик охшады Чулпанга. Егет китте, мин калдым Канын саклап чугымда, Көн дә, аны сагынып, Балкыйм мин таң нурында.

14 слайд Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигыреннән өзек ятларга. Шагыйрьнең тормыш юлын бел
Описание слайда:

Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигыреннән өзек ятларга. Шагыйрьнең тормыш юлын белергә.

15 слайд “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы; “Татар балалары – Советлар Союзы геройлары”, Х
Описание слайда:

“Моабит дәфтәрләре” җыентыгы; “Татар балалары – Советлар Союзы геройлары”, Ханин Л.; Интернет- ресурслар;

  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Курс профессиональной переподготовки
Учитель географии
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Проверен экспертом
Общая информация
Скачать материал
Похожие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Основы туризма и гостеприимства»
Курс повышения квалификации «Педагогическая риторика в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Основы управления проектами в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: организация реабилитационной работы в социальной сфере»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности экономиста-аналитика производственно-хозяйственной деятельности организации»
Курс повышения квалификации «Управление финансами: как уйти от банкротства»
Курс повышения квалификации «Разработка бизнес-плана и анализ инвестиционных проектов»
Курс повышения квалификации «Страхование и актуарные расчеты»
Курс повышения квалификации «Финансы предприятия: актуальные аспекты в оценке стоимости бизнеса»
Курс повышения квалификации «Использование активных методов обучения в ВУЗе в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Управление ресурсами информационных технологий»
Курс повышения квалификации «Финансовые инструменты»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по водоотведению и очистке сточных вод»
Курс профессиональной переподготовки «Технический контроль и техническая подготовка сварочного процесса»
Курс профессиональной переподготовки «Стратегическое управление деятельностью по дистанционному информационно-справочному обслуживанию»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.