Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Татар әдәбияты дәресләрендә укучы эшчәнлеген оештыруның төп юнәлешләре
2 слайд
Әдәбият укыту максаты – балага
әдәби белем һәм мәгълүмат бирү, анда әдәби әсәрне аңлау, тикшерү, бәяләү күнекмәләре булдыру.
Предмет буларак әдәбият – укучыга әдәбиятны сүз сәнгате буларак аңларга, аның әдәби культурасын, зәвыгын, сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итүче белем, күнекмә һәм мәгълүматлар системасы ул.
3 слайд
Әдәбият укытуның бурычлары:
әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап белән кызыксындыру;
тормышка әзерләү;
әхлак тәрбиясе бирү;
эстетик культура, зәвык тәрбияләү;
укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү;
укучыларда милли рух, үз халкының әдәбиятына ихтирам хисләре тәрбияләү.
4 слайд
Укучы эшчәнлеген оештыруның
төп юнәлешләре
әдәби китап укуга ихтыяҗ тудыру;
иҗади сәләтләрен үстерү;
фәнни- тикшеренү эшчәнлегенә тарту;
олимпиадаларга әзерләү;
бердәм республика имтиханына, дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү
5 слайд
Әдәби әсәр өйрәнү “баскычлары”
кереш дәрес,
уку,
текстны анализлау,
йомгаклау, әсәр буенча нәтиҗәләр чыгару
6 слайд
Сыйныфтан тыш уку дәресләренең төрләре:
юнәлеш бирүче дәрес,
китап тәкъдим итү дәресе,
анализ дәресе,
иҗади дәрес.
7 слайд
Әдәби әсәр анализлау планы
Әсәрнең язылу вакыты,тарихы.
Төп әдәби образлар системасы. Аларны сыйфатлау.
Сюжет бирелеше. Конфликт.
Әсәрнең тема, проблема, идея үзенчәлекләре, пафосы.
Сурәтләнгән дөнья (пейзаж, портрет, катнашучыларның сөйләү һәм сөйләшүен, әйләнә-тирә дөньяны тасвирлау).
Әсәрнең композициясе.
Әсәрнең теле (автор сөйләме, хикәяләү,сурәтләү, персонажлар сөйләме, тел-сурәтләү үзенчәлекләре).
Жанры.
Әсәрнең язучы иҗатындагы урыны.
Татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы.
8 слайд
Лирик әсәр анализлау планы
Язылу вакыты. Реаль-биографик һәм фактологик аңлатмалар.
Жанры.
Лирик геройга бәя. Аның сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәте, кичереше, фикере.
Тема, төп эчтәлек.
Хисләр бирелеше, аларның гәүдәләнеше яки үсеше.
Төп образлар, аларның әһәмияте, яңалыгы.
Сөйләм үзенчәлекләре, сурәтләү чаралары.
Әсәрнең төзелеше, яңгырашы.
Шигырь төзелеше ягыннан бәя. Ритм һәм рифма.
9 слайд
Әдәби образны тикшерү-бәяләү планы
1. Геройның әсәрдәге образлар системасындагы урыны.
2. Җәмгыять вәкиле буларак герой:
-иҗтимагый урыны;
-тышкы кыяфәте;
-тормышка карашы, кызыксыну даирәсе, гадәтләре;
-эшчәнлек сферасы, омтылышлары;
-башкаларга йогынтысы.
3. Геройның эчке дөньясы:
-башкаларга мөнәсәбәте;
-эчке кичерешләре, уй-фикерләр юнәлеше.
4. Авторның геройга мөнәсәбәте.
5. Әсәрдә геройның аерым сыйфатлары ничек тасвирлана:
-портрет ярдәмендә;
-автор сыйфатламасы аша;
-башка геройлар бәясе аркылы;
-лирик чигенешләр, пролог, эпилог, биографик моментларга тукталу эчендә;
эш-гамәлләр мисалында;
-сөйләмдә;
-башка катнашучылар янәшәлегендә;
-өйләнә-тирәне тергезү белән.
6.Герой авторга нинди проблемаларны күтәрергә мөмкинлек бирә.
10 слайд
Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль эшләр
М.Җәлилнең “Сандуач һәм Чишмә”, И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”, Г.Тукайның “Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрен һ.б. өйрәнгәндә бу алым бик уңай.
11 слайд
XIV йөз әдипләре
12 слайд
XX йөз башында
вакытлы матбугат
Ф. Әмирхан әсәрләре
13 слайд
Укучы эшчәнлеген оештыруның
төп юнәлешләре
әдәби китап укуга ихтыяҗ тудыру;
иҗади сәләтләрен үстерү;
фәнни- тикшеренү эшчәнлегенә тарту;
олимпиадаларга әзерләү;
бердәм республика имтиханына, дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү
14 слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 663 210 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Галимзянова Халида Азгамовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.