Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Уен “Дуслык эстафетасы”
Татар халкында ике кулны биреп күрешү, бер-береңә иминлек, дуслык теләү билгесе. Безнең дуслык нык булсын, көннәребез шатлык белән үтсен.
Кәефе яхшы булган кешеләр белән дуслашырга да, аралашырга да җиңел, күңелгә рәхәт. Ягез әле, балалар, бер-беребезгә ягымлы итеп карап елмаябыз.
2 слайд
Дуслары булмаган кеше ярты гомер генә яши.
Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач – тиз алыштырма.
100 сум акчаң булганчы – 100 дустың булсын.
Дус авырлыкта беленер.
Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма.
Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
Ялгыз агачны җил сындыра.
3 слайд
Тема: “ Чын дус”
Максат:
Дуслык турында күзаллауны булдыру.
Ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлакый сыйфатларны формалаштыру.
4 слайд
“Дус – ул ....”
Мәсәлән:
Авыр минутларда тыңлый белгән.
Берсе дә аңламаган вакытта, сине аңлаучы.
Синең бөтен кимчелекләрең белән, ничек бар шулай кабул итүче.
Сиңа ошамаса да, һәрвакыт дөресен әйтүче.
Синнән бернинди дә файда өмет итмәүче.
Синең өчен үзенең иң кадерле: вакытын, интересларын һәм хаттә үзенең гомерен дә корбан итәргә әзер булган.
5 слайд
Бик биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.
-Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез.
-Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче.
-Без: Дуслык, Бәхет, Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит.
-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз? Көтүче кемне кертер?
6 слайд
Нәрсә ул дуслык?
1. Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт.
2. Берәр нәрсә белән мавыгу, аны ярату хисе.
7 слайд
19-24 балл
Син яхшы дус. Дусларың сиңа ышана һәм син дә кирәк чагында аларга таяна аласың: алар һәрчак ярдәмгә киләчәк.
12-18 балл
Дусларың бар, әмма син, кызганычка каршы, еш кына аларны игътибарсыз калдырасың. Күз алдыңа китер, аларга хәзер бик авыр. Шуңа күрә, иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк шалтырат.
8-11 балл
Игътибар үзәгендә үзең, яраткан кешең. Тирә-якта-гылар читтә кала. Яхшы дус булыр өчен башкалар белән күбрәк кызыксын, чөнки дусларсыз калуың ихтимал.
8 слайд
Физкультминутка
9 слайд
10 слайд
Яшәгән ди янут баласы. (Янут (енот) ул буада яшәүче хайван.) Әнисе аның үзенә генә татлы кыяк үләне алып кайтырга рөхсәт итә. Янут баласы: “Мин зур, мин зур”- дип шатлана.
11 слайд
Кулына таяк тотып китә һәм буа янына килеп чыга. Суга карагач ул бик нык курка һәм елый-елый өенә, әнисе янына йөгерә.
12 слайд
- Әни анда буадан миңа шундый куркыныч бер нәрсә карап тора, кулына мине кыйнарга таяк та тоткан, буаның икенче ягына чыгарга курыктым,–ди.
13 слайд
Әнисе матур итеп елмая да:
- Син улым буа янына килеп җиткәч, таягыңны куй һәм матур итеп елмай,– ди. Кечкенә Янут шулай эшли дә һәм әнисе янына шатланып, куанып кайта.
- Әни мин буадан карап торучы белән дуслаштым, ул шундый әйбәт икән. Миңа елмайды, кулында таягы да юк иде. Курыкмыйча татлы кыяк үләне алып кайттым, – ди. Әнисе аны иркәләп башыннан сыйпый.
14 слайд
15 слайд
Үзегез укыган китаплардан, караган кинофильмнардан нинди геройларның дуслыгын үрнәк итеп куя аласыз?
16 слайд
17 слайд
18 слайд
19 слайд
20 слайд
21 слайд
22 слайд
23 слайд
(Укытучы сорау бирә, бер укучы тактада яза.
Сез үзегезнең дусларыгызны яхшы беләсез микән?
Игътибарлымы икән сез? Аның нәрсә яратуын, нәрсә
белән кызыксынганын, нәрсә турында хыялланганын
беләсезме икән? Кулларыгызны күтәрегез әле, кем үзен чын дус
дип уйлый.
Аның иң яраткан дәресе?
Аның яраткан ел фасылы?
Кайсы спорт төрен ярата?
Үсеп җиткәч кем булырга тели?
Кайсы хайванны ярата?
Нинди китап укырга ярата?
Кайсы фәнне ярата?
Уен “Син дустыңны беләсеңме?”
24 слайд
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 662 946 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Садыева Илсуяр Аминовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36/72/108 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.