Инфоурок Другое ПрезентацииПрезентация на тему "Гади җөмлә синтаксисы". (7 класс)

Презентация на тему "Гади җөмлә синтаксисы". (7 класс)

Скачать материал
Скачать материал "Презентация на тему "Гади җөмлә синтаксисы". (7 класс)"

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер гостиничного комплекса

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Гади җөмлә синтаксисы.            Тәмамланган  интонация белән әйтелеп, уй –...

    1 слайд

    Гади җөмлә синтаксисы.
    Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй – фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе җөмлә дип атала.
    Көз. Агачларда яфраклар саргайган.
    Җөмлә гади һәм кушма була.
    Бер генә хәбәрлеге булган җөмлә гади җөмлә дип атала.
    Ак томан эченнән кояшның беренче нурлары бәреп чыга. Безгә тизрәк кузгалырга кирәк. (Г.Ә.)

    Ике яки икедән артык хәбәрлеге булган җөмлә кушма җөмлә дип атала.
    Менә Идел өстендә, сары табак булып, кояш күтәрелде; бөтен тирә – як кош – корт сайравына күмелде.

  • Җөмлә кисәкләре.      Җөмләнең структур үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләре...

    2 слайд

    Җөмлә кисәкләре.
    Җөмләнең структур үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләре баш кисәкләр дип атала.
    Баш кисәкләр

    ия
    хәбәр
    Гади ия
    Тезмә ия
    Гади хәбәр
    Кушма хәбәр
    Тезмә хәбәр

  • Ия.                 Җөмләдә баш  килештә килеп, хәбәрне үзенә ияртә, башка сү...

    3 слайд

    Ия.
    Җөмләдә баш килештә килеп, хәбәрне үзенә ияртә, башка сүзләргә буйсынмый торган җөмлә кисәге ия дип атала. Ия кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.
    Җөмләдә ия турында ни дә булса әйтелә, ул җөмләнең башка кисәкләренә грамматик буйсынмый, шуңа күрә аны бәйсез кисәк дип атыйлар.
    Ия исемнәр һәм исем мәгънәсендә килгән барлык сүз төркемнәре белән белдерелә ала:
    Төн (исем) караңгы.(Г.И.)
    Алар (алмашлык) урманчы белән уртактан эшләделәр.(Ш.К.)
    Сөйләшү (фигыль) барып чыкмады.(Ф.Х.)
    Җылы (сыйфат) сөяк сындырмый, салкын (сыйфат) җанны тындырмый. (мәкаль)
    Тугыз (сан) өчкә тигез бүленә.
    Аһ-ваһлар (ымлык) калмады хәзер.
    Гади ия бер генә сүз белән бирелә:
    Агачлар яфрак яра.
    Тезмә ия таркалмый торган сүзтезмәләрдән тора:
    Үги ана яфрагы юешрәк урында үсә.

  • Хәбәр              Ия турында нәрсә булса да хәбәр итә торган икенче кисәк хә...

    4 слайд

    Хәбәр
    Ия турында нәрсә булса да хәбәр итә торган икенче кисәк хәбәр дип атала. Ул нишли? нишләде? ул нинди? ул кем? ул нәрсә? ул күпме? һ.б. сорауларга җавап бирә.

    Хәбәр


    Фигыль хәбәр
    Исем хәбәр
    Гади фигыль
    хәбәр
    Кушма фигыль
    хәбәр
    Тезмә фигыль
    хәбәр
    Гади исем
    хәбәр
    Кушма исем хәбәр
    Тезмә исем хәбәр

  • Күктә кояшның әсәре дә күренми.   
     Нинди сүз төркеме белән белд...

    5 слайд

    Күктә кояшның әсәре дә күренми.
    Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, хәбәр фигыль хәбәргә (фигыль белән белдерелә) һәм исем хәбәргә (фигыльдән башка сүз төркемнәре белән белдерелә) бүленә:
    Яңгыр кинәт башланды.(Фигыль хәбәр)
    Акыллы дошман акылсыз дустан яхшырак. (исем хәбәр)
    Төзелеше ягыннын һәр ике төр хәбәрләрне дә гади, кушма һәм тезмә төрләргә бүлеп йөртәләр.
    Гади хәбәр бер сүздән тора:
    Яз килә. Көн матур.
    Кушма хәбәр мөстәкыйль сүзгә ярдәмлекләр (бәйлекләр, ярдәмче фигыльләр, кисәкчәләр) ялганып ясала:
    Туганыбыз килгән иде.
    Яңгыр ява башлады.
    Китаплар сатылып беткән.

  • Тырышуым синең өчен.
         Апа матур иде.
         Сез Солтанмы әле?...

    6 слайд

    Тырышуым синең өчен.
    Апа матур иде.
    Сез Солтанмы әле?

    Тезмә хәбәрләр фразеологизм яки таркалмый торган сүзтезмәләр белән белдерәләр.

    Юлыбыз дәвам итә.
    Ул тирә – якка күз салды.
    Бу мәһабәт бина – Казан дәүләт университеты.
    Әтием алтын куллы.

  • Җөмләнең иярчен кисәкләре.          Иярчен кисәкләр, баш кисәкләрне ачыклап,...

    7 слайд

    Җөмләнең иярчен кисәкләре.
    Иярчен кисәкләр, баш кисәкләрне ачыклап, аларга ияреп киләләр.

    Иярчен кисәкләр
    Аергыч
    Тәмамлык
    Хәл
    Аныклагыч
    Урын
    хәле

    Вакыт
    хәле

    Рәвеш
    хәле
    Күләм
    хәле
    Сәбәп
    хәле

    Максат
    хәле

    Шарт
    хәле
    Кире
    хәл

  • Аергыч.               Исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыкл...

    8 слайд

    Аергыч.
    Исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклаган иярчен кисәк аергыч була. Ул нинди? кайсы? ничә? ничәнче? кемнең? нәрсәнең? кайдагы? сорауларына җавап бирә. Аергыч ачыклап килгән сүз аерылмыш дип атала.
    Җанга урын тапмас чаклар була.
    Габдулла Тукай – бөек шагыйрь.
    Ул унынчы сыйныфта укый.
    Аергычлар исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш, хәбәрлек сүзләр белән белдереләләр:
    Шуннан соң мин аны икенче көнне кичке ашка керер алдыннан шушы кечкенә мәйданчыкта күрдем.
    Нургали ага өстәлдән көмеш кыңгырау алды.
    Бүген күп эш эшләнде.

  • Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар.         Предметны бер генә яктан (төсе, фо...

    9 слайд

    Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар.
    Предметны бер генә яктан (төсе, формасы, тәме һ.б.) ачыклап килгән аергычлар тиңдәш аергычлар дип атала.
    Умарта кызы иң матур, иң ачык, иң хуш исле чәчәкләргә кунды.

    Предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычлар тиңдәш булмаган аергычлар дип атала.

    Кыз кулына зур кызыл туп тоткан.

  • Тәмамлык.         Тамамлык җөмләдә фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклап к...

    10 слайд

    Тәмамлык.
    Тамамлык җөмләдә фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклап килә һәм кемгә? нәрсәгә? кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? кем турында? нәрсә турында? һ. б. сорауларга җавап бирә.
    Атның муеннарын сыйпадым.
    Ул әтисе белән яши.
    Алтыдан икене алам.
    Туры һәм кыек тәмамлыклар.
    Тәмамлыклар туры һәм кыек тәмамлыкларга бүленәләр.
    Төшем килеше кушымчасы алган яки алу ихтималы булган тәмамлык туры тәмамлык дип атала:
    Җәй көнен яздым бераз: языйм әле кыш, көзләрен.
    Мин үз тирәмдә сәер хәлләр күрә башладым.
    Ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше кушымчалары һәм бәйлек яки бәйлек сүзләр ярдәмендә иярә торган тәмамлыклар кыек тәмамлыклар дип атала:
    Әйтерсең дөньяда хәзер алар өчен Габдулладан башка берни юк.
    Без бу кыз белән таныш идек.
    Абыйга көн саен кызлардан хат килә.

  • Хәлләр.            Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш, хәбәрлек сүз белән бирелгә...

    11 слайд

    Хәлләр.
    Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш, хәбәрлек сүз белән бирелгән кисәгенә ияреп, эшнең һәм билгенең билгесен, эшнең үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, сәбәбен, максатын, шартын, күләм – дәрәҗәсен белдерә торган кисәкләр хәл дип атала. Хәлләр ничек? кайчан? кайда? нигә? ни өчен? ни сәбәпле? нишләсә? нәрсәгә карамастан? һ.б. сорауларга җавап бирәләр:

    Кич белән йокларга яттык.
    Без быел авылда рәхәтләнеп ял иттек.
    Көн гаять матур иде.

  • Хәл төркемчәләре.         Хәлләр мәгънәләре ягыннан 8 төркемчәгә бүленәләр: в...

    12 слайд

    Хәл төркемчәләре.
    Хәлләр мәгънәләре ягыннан 8 төркемчәгә бүленәләр: вакыт хәле, урын хәле, сәбәп хәле, максат хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, шарт хәле, кире хәл.
    Урын хәле эш яки хәлнең урынын белдерә, кая? кайда? каян? сорауларына җавап бирә.



  • Вакыт хәле     эш  - хәлнең вакытын, башлануын, бетүен белдерә, кайчан...

    13 слайд

    Вакыт хәле эш - хәлнең вакытын, башлануын, бетүен белдерә, кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле? сорауларына җавап бирә.

  • Рәвеш хәле  эшнең ни рәвешле, ничек үтәлүен белдерә, ничек? ни рә...

    14 слайд

    Рәвеш хәле эшнең ни рәвешле, ничек үтәлүен белдерә, ничек? ни рәвешле? сорауларга җавап бирә.

  • Күләм хәле эш яки хәлнең, билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп...

    15 слайд

    Күләм хәле эш яки хәлнең, билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп килә, күпме? никадәр? ни дәрәҗәдә? сорауларына җавап бирә.

  • Сәбәп хәле эш – хәлнең сәбәбен белдерә, ник? ни өчен? ни сәбәпле? н...

    16 слайд

    Сәбәп хәле эш – хәлнең сәбәбен белдерә, ник? ни өчен? ни сәбәпле? нигә? нилектән? сорауларына җавап бирә.

  • Максат хәле эш – хәл, хәрәкәтнең максатын белдереп килә, ни өчен? ниг...

    17 слайд

    Максат хәле эш – хәл, хәрәкәтнең максатын белдереп килә, ни өчен? нигә? нинди максат белән? кебек сорауларга җавап бирә.

  • Шарт хәле җөмләдә эш-хәлнең шартын белдереп, фигыльгә буйсынып к...

    18 слайд

    Шарт хәле җөмләдә эш-хәлнең шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килә, нишләсә? нинди шартларда? сорауларына җавап бирә.

  • Кире хәл җөмләдә көтелгән эш – хәлнең киресен белдерә, нишләсә дә? нә...

    19 слайд

    Кире хәл җөмләдә көтелгән эш – хәлнең киресен белдерә, нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? сорауларына җавап бирә.

  • Җөмлә кисәкләренең аерымлануы.          Аерымлану – иярүче сүзнең, ияртүче сү...

    20 слайд

    Җөмлә кисәкләренең аерымлануы.
    Аерымлану – иярүче сүзнең, ияртүче сүздән ераклашып, мөстәкыйльлеге арту дигән сүз.
    Төрле җөмлә кисәкләре төрле шартларда аерымланалар.
    Аергычлар үзләре ияргән сүзгә кире тәртиптә аерылмыштан соң килсәләр аерымланалар:
    Мин күп күрдем филдәй кешеләрне, киң күкрәкле, тимер бәдәнле. (М.Җ.)
    Бер җирдә юк камыш сабаклары, андагыдай шаулый торганнар. (Һ.Т.)
    Инверсияләнеп килгән аергычлар төп җөмлә интонациясе эчендә булырга тиешләр, ягъни алар җөмлә тәмамлаганчы әйтеләләр.
    Инверсияләнгән аергыч тәмамланган җөмләдән соң , аерым җөмлә кебек, хәбәр итү интонациясе белән әйтелсә, ул өстәлмә дип таныла һәм язуда төп җөмләдән нокта, сорау яки өндәү билгесе аерыла:
    Күк йөзендә болыт ертыклары арасыннан кәкре ай сыныгы күренгәләп куя. Тонык, ямьсез. (Э.К.)

  • Тәмамлыклар (бары тик кыек тәмамлыклар гына) инверсияләнеп килсәләр һәм...

    21 слайд

    Тәмамлыклар (бары тик кыек тәмамлыклар гына) инверсияләнеп килсәләр һәм җөмлә интонациясе эчендә калсалар, тыныш билгесе белән аерымланалар:
    Ул бик яхшы поэма язган, мәхәббәт турында.
    Тәмамлыклар инверсияләнеп җөмлә ахырына куелсалар һәм, җөмлә интонацион яктан тәмамлангач, аерым җөмлә интонациясе белән әйтелсәләр, алар өстәлмәләр булалар һәм төп җөмләдән нокта, сорау һәм өндәү билгеләре белән аерылалар:
    Шәһәрдән кичә генә кайттым мин. Әти белән. (Ш.У.)

  • Аерымланган хәлләр.            Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклашкан һ...

    22 слайд

    Аерымланган хәлләр.
    Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклашкан һәм ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булган вакыт, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт һәм кире хәлләр аерымлана. Урын хәле аерымланмый.
    Ял иткәч (вакыт хәле), без бакчага чыктык.
    Алар, сөйләшә - сөйләшә (рәвеш хәле), бакчага кереп киттеләр.
    Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр (күләм хәле), профессор институттан чыкмады.
    Югары белем алырга дип (максат хәле), ул башкалага күчеп килде.
    Әгәр бик теләсәк (шарт хәле), без кичкә кайтып җитәбез.
    Бик арсалар да (кире хәл), турислар ял итәргә туктамадылар.

  • Аныклагыч.     Җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аны...

    23 слайд

    Аныклагыч.
    Җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык, төгәллек бирә торган иярчен кисәк аныклагыч дип атала. Аныклагыч ачыклап килгән сүз (ияртүче сүз) аныкланмыш була. Аныклагыч астына ике дулкынлы сызык сызыла. ( ) Аныклагыч җөмләнең теләсә кайсы кисәген аныклап, төгәлләп килә ала. Аныклагыч аныкланмышы соравына ягъни сүзен өстәп куелган сорауга җавап бирә:

    Сәвия әнисе яраткан көйне – “Рамай”ны уйный иде - ягъни нинди көйне?
    Кәҗә рәхмәт әйтә: сакалын селкетә - ягъни нишли?
    Кеше гомере сүнгәч, аны икенчеләр, ягъни яшь буыннар дәвам итә - ягъни кемнәр?

  • Аерымланган аныклагычлар.             Аныкланмышы белән бер грамматик формада...

    24 слайд

    Аерымланган аныклагычлар.
    Аныкланмышы белән бер грамматик формада ярашкан аныклагычлар аерымлана:
    Миңа, малай кешегә, кыю булырга кирәк - юнәлеш килешендә ярашканнар.
    Уңда, урман буенда, ат көтүе йөри - икесе дә урын –вакыт килеше формасында килгән.
    Аныкланмышы белән бер грамматик формада булган аныклагыч аерымланмый:
    Сез дусларны сагынам - аныкланмыш (сез) баш килештә, аныклагыч (дусларны) төшем килешендә.
    Билгеләү алмашлыклары (үз, барысы, һәммәсе, бөтенесе..) һәм җыю саннары белән белдерелгән алмашлыклар да аерымланмый:
    Без икәү кайтып киттек.
    Алар барысы да тынып калдылар.

  • Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре.         Аерымланган аныклагы...

    25 слайд

    Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре.
    Аерымланган аныклагычлар аныкланмышыннан өтер, сызык, ике нокта һәм җәяләр белән аерып күрсәтелә.

  • Җөмләнең модаль кисәкләре.            Сөйләүченең чынбарлыкка (тыңлаучыга, җө...

    26 слайд

    Җөмләнең модаль кисәкләре.
    Сөйләүченең чынбарлыкка (тыңлаучыга, җөмлә эчтәлегенә, төзелешенә һәм сөйләү обстановкасына) мөнәсәбәтен белдерә торган кисәкләр җөмләнең модаль кисәкләре дип атала.






    Дускай, сиңа бүләк итәр идем
    Илкәемнең иркә гөлләрен. (М.Җ.)

    Кыскасы, алар урманны кадерләп, саклап тоталар иде.(М.М.)
    Җөмләнең модаль кисәкләре.
    Эндәш сүзләр
    Кереш сүзләр

  • Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.          Сөйләм төбәлгән затны,...

    27 слайд

    Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.
    Сөйләм төбәлгән затны, әйберне белдерүче сүзләр эндәш сүзләр дип аталалар.
    Эндәш сүзләр баш килештәге төрле исемнәр белән белдереләләр, җөмләнең теләсә кайсы урынында киләләр, җыйнак һәм җәенке булалар; җөмләнең гомуми интонациясеннән аерым әйтеләләр:
    Әнием, мин сине бик яратам.
    Сагындым, бик сагындым сине, изге туган ил!

    Эндәш сүз җөмлә кисәкләреннән өтер белән аерыла, көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соң өндәү билгесе куела, җөмләнең дәвамы баш хәрефтән языла.
    Кадерле кунаклар! Өстәл янына утырыгыз.

    Бер гомуми интонация астында әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куелмый:
    И сабыйлар, эшләгез сез.... (Г.Т.)

  • Кереш сүзләр.          Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмнең эчтәлегенә төрле мө...

    28 слайд

    Кереш сүзләр.
    Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмнең эчтәлегенә төрле мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр кереш сүзләр дип аталалар.
    1. Фикерне йомгаклаучы: димәк, шулай итеп, шул рәвешле, бәс, кыскасы...
    2. Чикләүне белдерүчеләр: башлыча, ниһаять...
    3. Шикләүне, икеләнүне белдерүчеләр: ихтимал, күрәсең, бәлки, ахрысы, ахры, мөгаен, шәт...
    4. Билгесезлекне белдерүчеләр: нигәдер, никтер, ничектер, ни өчендер...
    5. Фикернең тәртибен белдерүчеләр: беренчедән, бердән, икенчедән, барыннан да элек...
    6. Фикернең шиксез булуын белдерүчеләр: әлбәттә, чынлап та, билгеле, дөрес, шиксез, һичшиксез, бәхәссез, табигый...
    7. Фикер чыганагын белдерүчеләр: минемчә, безнең уйлавыбызча, аларча, алар фикеренчә, ди, диләр...
    8. Үтенүне белдерүче: зинһар.
    9. Игътибар җәлеп итүне белдерүчеләр: кара әле, тыңла, гафу ит, беләсең килсә, әйтсәм әйтим...
    10. Фикернең үзара мөнәсәбәтләрен белдерүчеләр: мисал өчен, хәер, гомумән, киресенчә, мәсәлән...
    11. Сөйләүченең төрле тойгыларын белдерүчеләр: имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи...

  • Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре.           Кереш сүзләр җөмләнең төп инто...

    29 слайд

    Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре.
    Кереш сүзләр җөмләнең төп интонациясеннән бик аз гына аерылып торалар, һәм пауза кыска була. Кереш сүзләр җөмлә кисәкләреннән өтер белән аерыла:

    Без, мөгаен, бу мәсьәләнең җитдилеген уйлап бетермәгәнбез. (М.Ә.)
    Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр...(Ф.К.)
    Элекке заманда бер карт яшәгән, ди... (Әкият)

  • Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.             Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә)...

    30 слайд

    Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.
    Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала. Җөмләнең барлык кисәкләре дә тиңдәш була ала. Тиңдәш кисәкләр җыйнак һәм җәенке булырга мөмкин.
    Чыршы белән нарат кышын да яшел. Бу җөмләдә чыршы белән нарат сүзләре – җыйнак тиңдәш ияләр.
    Бөдрә ак каеннар, купшы юкәләр тирә-якка ямь биреп торалар - җәенке тиңдәш ияләр: аларның үзләренә ияреп килгән сүзләре бар.

    Тиңдәш кисәкләр үзара тезүче теркәгечләр, санау һәм каршы интонацияләре ярдәмендә бәйләнәләр:

    Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр.
    Кар һәм боз эреде, сулар йөгерде.

  • Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. 1. Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгә...

    31 слайд

    Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.
    1. Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасында өтер куела:
    Мин торам кырларда, болында, урманда. (Г.Т.)
    2. Тиңдәш кисәкләр янында һәм, да, та, яки, яисә, я теркәгечләре кабатланмаса, өтер куелмый:
    Иркәли һәм сөя кояшның яктысы.(Г.Т.)
    3. Каршы куючы теркәгечләр белән бәйләнгән тиңңәш кисәкләр арасына өтер куела:
    Син авылга кайттың, ләкин безгә кермәдең.
    4. Кабатланып килгән теркәгечләр белән бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела:
    Ул инде яза да, укый да, рәсем ясый да белә.
    5. Кискен каршы куюны белдергән теркәгечсез тиңдәш кисәкләр арасында сызык куела:
    Йөгерәм, йөгерәм – куып җитә алмыйм.
    6. Үз өчендә өтерләр булган җәенке тиңдәш кисәкләр арасында нокталы өтер куела:
    Ул анда җир астыннан бәреп чыккан ямь – яшел хәтфә үләннәргә сокланып йөрде; кыш көне туңып, яз көне терелә башлаган урманның сулыш алуын тыңлады. (Г.К.)

  • Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.           Җөмләнең тиңдәш кисә...

    32 слайд

    Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.
    Җөмләнең тиңдәш кисәкләре янында аларны алмаштыра торган сүзләр дә килергә мөмкин. Андый сүзләрне гомумиләштерүче сүзләр дип атыйлар. Алар һәммәсе, бөтенесе, барысы кебек алмашлыклар; түбәндәгеләр, мондыйлар, андыйлар кебек сүзләр; тагы барлык, түбәндәге, мондый, бөтен кебек сүзләр белән килгән исемнәр ярдәмендә дә белдерелә.

    Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куела:
    Һәммәсе: ирләр, хатын – кызлар үзләрен аямыйча эшлиләр иде. (Ш.К.)

    Тиңдәш кисәкләрдән соң килән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куела:
    Кояш, офык, гөлләр, язлар таңы – караңгыга чумган барысы да. (Г.Аф.)

  • Җөмләләрне аерым билгеләренә карап төркемләү.

    33 слайд

    Җөмләләрне аерым билгеләренә карап төркемләү.

  • Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе: Әйтү максаты ягыннан төре билгелә...

    34 слайд

    Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе:
    Әйтү максаты ягыннан төре билгеләнә.
    Җыйнак яки җәенке икәнлеге әйтелә.
    Бер составлы яки ике составлы булуы күрсәтелә.
    Тулы яки ким булуы әйтелә.
    Раслау яки инкарь булуы билгеләнә.
    Тиңдәш кисәкләре яки аерымланган кисәкләре булу-булмавы күрсәтелә.
    Гади җөмлә икәнлеге әйтелә.
    Шартлы билгеләр ярдәмендә җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре буенча тикшерелә.

    Быел җәй көне Гөлшаһидә Казанга - врачларның белемнәрен күтәрү курсларына укырга килде. (Г.Ә.)
    Бу – хикәя, җәенке, ике составлы, тулы, раслау, аерымланган аныклагычлы гади җөмлә.

  • Гади җөмлә синтаксисы буенча тестлар, контроль һәм мөстәкыйль эшләр өчен бире...

    35 слайд

    Гади җөмлә синтаксисы буенча тестлар, контроль һәм мөстәкыйль эшләр өчен биремнәр.
    1 вариант.
    Җөмлә ничек оеша?
    бер яисә ике сүзнең хәбәрлекле мөнәсәбәткә керүе нигезендә
    ике мөстәкыйль төшенчәне оештыру, аларны үзара бәйләп кую нигезендә.
    бер сүзнең икенче сүз турында өстәмә аныклык , мәгълүмат бирүе нигезендә.

    Җөмләнең структур үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләр булып кайсы кисәкләр санала?
    баш кисәкләр
    иярчен кисәкләр
    модаль кисәкләр

    Иярчен кисәкләргә кайсы җөмлә кисәге керми?
    аергыч
    тәмамлык
    хәлләр
    аныклагыч
    эндәш сүзләр



  • 4.   Иягә нинди билге хас түгел? 
баш килештә генә килә
ия составында күплек,...

    36 слайд

    4. Иягә нинди билге хас түгел?
    баш килештә генә килә
    ия составында күплек, тартым кушымчалары була
    таркалмый торган сүзтезмәләрдән тора
    ия янында бәйлекләр, бәйлек сүзләр килергә мөмкин

    Аергычка нинди үзенчәлек хас?
    исем белән бирелгән кисәкне ачыклый
    фигыль белән бирелгән кисәкне ачыклый
    бары тик сыйфат белән генә белдерелеп, барлык сүзтөркемнәрен ачыклый

    6. Тәмамлыкка нинди үзенчәлек хас?
    исем белән бирелгән кисәкне ачыклап килә
    ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә
    эш – хәрәкәт үтәлүгә бәйле затны, предметны белдерә
    эш – хәрәкәтнең үтәлү характерын белдерә

  • 7.   Аныклагычка нинди үзенчәлек хас? 
ияртүче сүздән алда килеп, аңа өстәмә...

    37 слайд

    7. Аныклагычка нинди үзенчәлек хас?
    ияртүче сүздән алда килеп, аңа өстәмә аныклык бирә
    ияртүче сүз урынында килеп, аңа өстәмә аныклык бирә
    ияртүче сүздән соң килеп, аңа өстәмә аныклык бирә

    Хәлләрнең кайсы төре аерымланмый?
    вакыт хәле
    күләм хәле
    урын хәле
    барлык хәлләр дә аерымлана

    Сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче җөмлә кисәгенә нәрсә керә?
    эндәш сүз
    кереш сүз
    аныклагыч
    тәмамлык

  • Тиңдәш кисәкләрнең барысын бергә җыеп, гомумиләштереп әйтә торган кисәк ничек...

    38 слайд

    Тиңдәш кисәкләрнең барысын бергә җыеп, гомумиләштереп әйтә торган кисәк ничек атала?
    кереш сүзләр
    өстәлмәләр
    күзаллаучы баш килеш
    гомумиләштерүче сүзләр


    Тиңдәш кисәкләрне үзара теркәүче чаралар нинди?
    ияртүче теркәгечләр
    тезүче теркәгечләр һәм санау, каршы кую интонацияләре
    аныклау интонациясе

    12. Оештыручы үзәкнең санына карап, җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?
    бер составлы – ике составлы
    гади – кушма
    тулы – ким

  • Мәгънә тулылыгы өчен кирәкле җөмлә кисәкләренең булу-булмавына карап, җөмләлә...

    39 слайд

    Мәгънә тулылыгы өчен кирәкле җөмлә кисәкләренең булу-булмавына карап, җөмләләр нинди булалар?
    тулы –ким
    гади –кушма
    раслау – инкяр
    бер составлы – ике составлы

    Бер составлы җөмләләр нинди үзенчәлеккә ия булалар?
    бер баш кисәк кенә бар, икенчесен куеп карарга мөмкин
    бер баш кисәк кенә бар, икенчесен куеп булмый
    мәгънә тулылыгы өчен кирәкле кисәкләрнең берсе кулланылмый

    Кайсы төр җөмләләр бер составлы җөмләләр төркеменә керми?
    атау җөмләләр
    фигыль җөмләләр
    сүз җөмләләр
    ким җөмләләр

  • 16.  Кайсы төр җөмләләр бер составлы фигыль җөмләләр төркеменә керми?
билгеле...

    40 слайд

    16. Кайсы төр җөмләләр бер составлы фигыль җөмләләр төркеменә керми?
    билгеле үтәүчеле
    билгесез үтәүчеле
    гомуми үтәүчеле
    үтәүчесез
    кузаллаучы баш килеш

    17. Атау җөмләләрдә баш кисәк нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?
    бары тик исемнәр
    фигыльләрдән кала башка сүзтөркемнәре
    барлык сүз төркемнәре

    18. Әйтү максаты буенча җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?
    хикәя –сорау-боеру-тойгылы
    җыйнак-җәенке
    раслау-инкяр

  • 19. Иярчен кисәкләрнең булу-булмавына карап, җөмләләр нинди төркемнәргә бүлен...

    41 слайд

    19. Иярчен кисәкләрнең булу-булмавына карап, җөмләләр нинди төркемнәргә бүленәләр?
    тулы-ким
    җыйнак – җәенке
    раслау –инкяр

    20. Хәбәрлек санына карап, җөмләләр нинди төрләрә бүленәләр?
    гади –кушма
    бер составлы-ике составлы
    тулы-ким

    21. Баш килештәге сүз җөмлә алдына куелып, аның турында нинди дә булса бер фикер әйтелә. Бу синтаксик төзелмә ничек атала?
    эндәш сүз
    өстәлмә
    күзаллаулы баш килеш

    22.Чынбарлыктагы күренешләргә мөнәсәбәттә җөмләләр нинди төркемгә бүленәләр?
    раслау – инкяр
    җыйнак –җәенке
    хикәя –сорау – боеру - тойгылы

  • 2 нче вариант.

Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез:
Нинди саф тав...

    42 слайд

    2 нче вариант.

    Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез:
    Нинди саф тавыш! (Ә.Б.)
    хикәя җөмлә
    сорау җөмлә
    боеру җөмлә
    тойгылы җөмлә

    2. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез:
    Кем бар анда?
    хикәя җөмлә
    сорау җөмлә
    боеру җөмлә
    тойгылы җөмлә

    3. Хикәя җөмләне табыгыз:
    Күпме хатирәләр! (Ә.Е.)
    Эш нәрсә соң? (Ф.У.)
    Бөтен укучылар да күнегүне эшләп килгәннәр иде. (Г.М.)
    Ләкин моңа кем җавап бирә алачак? (Г.И.)

  • 4. Боерү җөмләне табыгыз: 
Сезнең юлыгыз хата түгелме? (Г.М.)
Хәлимов, син ка...

    43 слайд

    4. Боерү җөмләне табыгыз:
    Сезнең юлыгыз хата түгелме? (Г.М.)
    Хәлимов, син кая барасың? (М.М.)
    Шаулама, йокласын. (М.Ә.)
    Ут аламыни безне! (М.Ә.)

    5. Сорау җөмләне табыгыз:
    Без юлыбызны дәвам иттек. (Г.С.)
    Мине дә утырттып барасызмы? (А.Г.)
    Хуш, кичке авылдагы тынычлык. (Г.Ис.)
    Мин йоклый алмыйм. (Г.Т.)

    6. Тойгылы җөмләне табыгыз:
    Безгә кереп чык әле.
    Күк йөзе зәп-зәңгәр.(М.М.)
    Соң син үзең, канатым, кем кызы буласың? (Ә.Е.)
    Күңелле бу дөнья! (Ш.М.)

    7. Җөмләнең төрен билгеләгез:
    Кайчан кайттың?
    җыйнак
    җәенке

  • 8. Җөмләнең төрен билгеләгез: 
Класс шауларга тотынды. (М.М.)
җыйнак
җәенке...

    44 слайд

    8. Җөмләнең төрен билгеләгез:
    Класс шауларга тотынды. (М.М.)
    җыйнак
    җәенке

    9. Җыйнак җөмләне табыгыз:
    Монда да без бөек Тукайга бурычлы.(Г.Б.)
    Бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар. (М.)
    Болар - кызыллыр иде, матурлар иде.(Г.И.)
    Ислам кинәт торды да дәшми – тынмый китеп барды. (М.Х.)

    10. Җәенке җөмләне табыгыз:
    Кошлар кайтты.
    Нигә капка ачык тора?
    Сагать туктаган.
    Яңгыр ява.

    11. Җөмләнең төрен билгеләгез:
    Телләр белгән - илләр белгән. (М.)
    раслау
    инкяр



  • 12. Җөмләнең төрен билгеләгез: 
Боз әле калын түгел. (М.Ә.)
раслау
инкяр

13....

    45 слайд

    12. Җөмләнең төрен билгеләгез:
    Боз әле калын түгел. (М.Ә.)
    раслау
    инкяр

    13. Раслау җөмләне табыгыз:
    Безнең өчен бу сорау – сорау түгел.(М.М.)
    Су тирәнәя төште. (М.Ә.)
    Ат карышмады. (М.Ә.)
    Әбине һич онытасым юк. (Ф.Х.)

    Инкяр җөмләне табыгыз:
    Безгә китәргә кирәк.
    Көн салкын.
    Хәерле иртә, күтәрелеп килүче кояш.
    Бу турыда әнигә әйтте юк. (М.Ә.)

    15. Оештыручы үзәгенә карап, җөмләнең төрен билгеләгез:
    Миңа Осланда Гариф исемле бер әфәндене күрергә һәм аның белән танышырга кирәк иде. (Ф.Ә.)
    бер составлы
    ике составлы




  • 16. Оештыручы үзәгенә карап, җөмләнең төрен билгеләгез: 
Ап – аяз бер яз көне...

    46 слайд

    16. Оештыручы үзәгенә карап, җөмләнең төрен билгеләгез:
    Ап – аяз бер яз көнендә кырда йөрдем көн буе.(Ш.Б.)
    бер составлы
    ике составлы

    17. Бер составлы җөмләне сайлап алыгыз:
    Туры сүз таш яра.(М.)
    Яхшы сүз балдан татлырак. (М.)
    Ике уйла, бер сөйлә.(М.)
    Тел кылычтан үткен.(М.)

    18. Җөмләнең төрен билгеләгез:
    Олыларны хөрмәт итәргә кирәк.
    атау җөмлә
    фигыль җөмлә
    сүз җөмлә

    19. Җөмләнең төрен билгеләгез:
    Урамда салкын.
    атау җөмлә
    фигыль җөмлә
    сүз җөмлә


  • 20. Аерып бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез: 
Син бүген безгә киләсеңме? 
Әл...

    47 слайд

    20. Аерып бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез:
    Син бүген безгә киләсеңме?
    Әлбәттә!
    атау җөмлә
    фигыль җөмлә
    сүз җөмлә

    21. Атау җөмләне сайлап алыгыз:
    С агындым, бик сагындым сине, Туган ил! (Г.К.)
    Эзләр...Алар, чыннан да, ниләр генә сөйләми. (Г.Х.)
    Туган җир! Аның нәрсә икәнлеге аерылгач беленә. (Ә.Б.)
    Кич. Кече тирән күл. (М.Ә.)

    22. Сүз җөмләләрне сайлап алыгыз:
    Кызым, сиңа әйтәм.
    Ярар.
    Җәйге җылы төн. (Г.Ә.)
    Көз.



  • 23. Бер составлы фигыль җөмләнең төрен билгеләгез: 
Хәбир абыйны эзләп килүем...

    48 слайд

    23. Бер составлы фигыль җөмләнең төрен билгеләгез:
    Хәбир абыйны эзләп килүем. (А.Г.)
    билгеле үтәүчеле җөмлә
    билгесез үтәүчеле җөмлә
    гомуми үтәүчеле җөмлә
    үтәүчесез җөмлә

    24. Бер составлы гомуми үтәүчеле фигыль җөмләне табыгыз:
    Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар. (М.)
    Идел буендагы талларга хәтле яфракларын коеп, сусызлыктан көйрәп утыралар. (К.Н.)
    Тауга карап тау булып булмый.(М.)
    Ләкин ул чакта инде миңа бик тә кыен булыр. (Г.Р.)

    25. Ике составлы җөмләне табыгыз:
    Умырзая җыйдык, кошлар сайравын тыңладык, рәхәтләнеп ял иттек.(Г.М.)
    Аның күзләренә ак төшкән. (М.Г.)
    Менә өй эче. (Ә.Е.)
    Аның бертуктаусыз каядыр йөгерәсе, чабасы килә, нидер эшлисе, кырасы – ватасы килә. (Н.Ф.)

  • 26. Бу өзектә аерып бирелгән төзелмәнең төрен билгеләгез: 
Моңа кадәр күренмә...

    49 слайд

    26. Бу өзектә аерып бирелгән төзелмәнең төрен билгеләгез:
    Моңа кадәр күренмәгән кошлар, таң калдырып, җыр башлап җибәрәләр. Волга ягыннан җиләс җил исеп китә. Апрель җиле, язгы җил... (И.А.)
    ким җөмлә
    өстәлмә
    күзаллаулы баш килеш

    27. Аерып бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез:
    Әдәп! Әдәпнең төбе – яхшы гадәт. (М.)
    атау җөмлә
    күзаллаулы баш килеш
    өстәлмә
    ким җөмлә

    28. Җөмләнең төрен билгеләгез:
    Ерак түгел моңаеп
    Утыра ромашка кызы. (М.Җ.)
    гади
    кушма

    29. Җөмләнең төрен билгеләгез:
    Шул вакыт кызларның берсе мине күреп алды. (М.Х.)
    гади
    кушма


  • Текстларны җөмлә кисәкләре буенча тикшерергә. № 1. 
         Бу хәл кыш көне...

    50 слайд

    Текстларны җөмлә кисәкләре буенча тикшерергә.
    № 1.
    Бу хәл кыш көне булды. Шулай беркөнне, күл буйлап чаңгыда йөргәндә, чаңгыларым җырлап җибәрмәсенме? Сайрар кошларың бер читтә торсын. Ә тирә – юньдә ап –ак кар, үзәккә үтәрлек салкын.

    №2.
    Төннең иң кыска вакыты. Без печәнгә төштек. Менә берзаман, күңелле елмаеп, кояш күтәрелә. Сәгать биш тә тула. Шунда яшел чәчәк төймәләре, сүз куешкандай , бердәм ачылып китә. Болар – ак төнбоеклар.

  • № 3. 
            Иртәдән бирле көн матур, кояшлы тора иде. Көтмәгәндә, көнба...

    51 слайд

    № 3.
    Иртәдән бирле көн матур, кояшлы тора иде. Көтмәгәндә, көнбатыштан яңгыр болытлары күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исеп куйды, агач яфракларын җилфердәтте. Яшенле яңгыр буласын сизенгән кебек, кошлар чырылдап оча башлады.

    № 4.
    Тимгелле түндербаш (елан көпшәсе) – кишергә охшаган икееллык үсемлек. Аның яфраклары каурый сыман, чәчәкләре кечкенә зонт астына җыелган кебек. Ул - агулы үсемлек. Аны кабып караган кеше агулана.

  • Җөмләләрдә синтаксик анализ ясарга.Миңа әле күптән түгел бер яңа роман укырга...

    52 слайд

    Җөмләләрдә синтаксик анализ ясарга.
    Миңа әле күптән түгел бер яңа роман укырга туры килде. (Г.К.)
    Кинәт җылытып җибәрде. (Х.Х.)
    Көзен безне Мәскәүгә кайтардылар.(Г.А.)
    Хәзер бик күңелле чак. (А.Ш.)
    Иске мәдрәсәнең бер бүлмәсе. (К.Т.)
    Юлларымның башы синдә, урман! (Һ.Т.)
    Әйтче, кошчыгым, кая очасың? (Ф.К.)
    Заһит, дулкынланып, сак кына хәрәкәтләр белән конвертны ачты. (М.Ә.)
    Хуҗаларның кайтып төшүе өйдә биниһая ыгы-зыгы кузгатты. (Ә.Ф.)
    Җиңгәчәсенең сүзендә ник бер сыкрану ишетелсен! (Ә.Е.)



Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 009 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.11.2016 2359
    • PPTX 712 кбайт
    • 24 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кабирова Алия Ленаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кабирова Алия Ленаровна
    Кабирова Алия Ленаровна
    • На сайте: 7 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 26065
    • Всего материалов: 14

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Мини-курс

Занятия спортом при заболеваниях опорно-двигательного аппарата

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 43 человека

Мини-курс

Основы русского языка: морфология, синтаксис, лексика

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Формирование социальной ответственности и гармоничного развития личности учеников на уроках

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе