Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Презентации / Презентация на тему Г.Тукай

Презентация на тему Г.Тукай

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән...
Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә Казан өязе...
Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Ау...
Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе үлеп китә. Ике елдан соң әнисе Мәмдүдә Сасна...
Баштан Габдулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. 1891 елда, а...
Өчиледән Габдулланы Кырлай кешесе Сәгъди абый алып китә. Аның алдагы тормышы...
“Шүрәле” әкияте үзе генә дә Кырлай истәлегең гүзәл бер шигъри hәйкәле итеп с...
1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы...
Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам Әкрен- әкрен генә югарыга үрләп барам… (Г...
1905 елны Тукай рус телендәге алдынгы карашлы “Уралец” газетына өйрәнчек набо...
1907 елда шагыйрь зур иҗади уйлар белән рухланып Казанга кайта. Монда ул фик...
 Казанда Тукай үзенең берсеннән- берсе матур шигырьләрен иҗат итә.
Тукай шагыйрь буларак тиз формалаша. Алты-җиде ел эчендә татар халкының иң я...
1910 елда ул үпкә чире белән интегә башлый. 1913 елның 2 (15) апрелендә Каза...
Габдулла Тукай истәлегенә күп әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен...
Габдулла Тукай музейлары
Габдулла Тукай hәйкәлләре
1 из 19

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән
Описание слайда:

Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән... (Г.Тукай) Габдулла Тукай

№ слайда 2 Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә Казан өязе
Описание слайда:

Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә Казан өязе Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа.

№ слайда 3 Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Ау
Описание слайда:

Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. (“Туган авыл” Г.Тукай)

№ слайда 4 Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе үлеп китә. Ике елдан соң әнисе Мәмдүдә Сасна
Описание слайда:

Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе үлеп китә. Ике елдан соң әнисе Мәмдүдә Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә чыга. Ләкин озак та үтми, Габдулла әнисез дә кала – 1890 елның гыйнварында егерме биш яшендә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган бала авылдан авылга, гаиләдән гаиләгә, кулдан кулга күчеп йөри.

№ слайда 5 Баштан Габдулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. 1891 елда, а
Описание слайда:

Баштан Габдулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. 1891 елда, ачлыкка түзалмыйча, малайны Казанга озатып, Печән базарында «саталар»: аны асрамага Яңа бистә һөнәрчеләре гаиләсе ала. Мөхәммәтвәли белән Газизә малайны бик кадерләп тәрбиялиләр. Ләкин авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы өенә Өчилегә кайтаралар.

№ слайда 6 Өчиледән Габдулланы Кырлай кешесе Сәгъди абый алып китә. Аның алдагы тормышы
Описание слайда:

Өчиледән Габдулланы Кырлай кешесе Сәгъди абый алып китә. Аның алдагы тормышында, язучы булып китүендә Кырлайның роле зур була. Габдулла тугыз яшенә хәтле авылда яши. Авыл малайлары белән су буенда, балыкта. Печәне җитсә — ул да печәндә. Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем… (Г.Тукай)

№ слайда 7 “Шүрәле” әкияте үзе генә дә Кырлай истәлегең гүзәл бер шигъри hәйкәле итеп с
Описание слайда:

“Шүрәле” әкияте үзе генә дә Кырлай истәлегең гүзәл бер шигъри hәйкәле итеп санала. .

№ слайда 8 1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы
Описание слайда:

1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә. Уральск шәhәрендәге “Мотыйгыя” мәдрәсәсендә укуын дәвам итә.

№ слайда 9 Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам Әкрен- әкрен генә югарыга үрләп барам… (Г
Описание слайда:

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам Әкрен- әкрен генә югарыга үрләп барам… (Г.Тукай) Г.Тукай рус классында укып, рус әдәбияты белән таныша hәм Пушкин, Лермонтов, Толстой әсәрләре белән рухланып, зур иҗатка аяк баса.

№ слайда 10 1905 елны Тукай рус телендәге алдынгы карашлы “Уралец” газетына өйрәнчек набо
Описание слайда:

1905 елны Тукай рус телендәге алдынгы карашлы “Уралец” газетына өйрәнчек наборщик булып керә 1907 ел. 1905 ел. Г.Тукай

№ слайда 11 1907 елда шагыйрь зур иҗади уйлар белән рухланып Казанга кайта. Монда ул фик
Описание слайда:

1907 елда шагыйрь зур иҗади уйлар белән рухланып Казанга кайта. Монда ул фикердәшләре һәм мәсләктәшләре Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов белән якыннан таныша, язучылар, журналистлар, артистлар белән аралаша.

№ слайда 12  Казанда Тукай үзенең берсеннән- берсе матур шигырьләрен иҗат итә.
Описание слайда:

Казанда Тукай үзенең берсеннән- берсе матур шигырьләрен иҗат итә.

№ слайда 13 Тукай шагыйрь буларак тиз формалаша. Алты-җиде ел эчендә татар халкының иң я
Описание слайда:

Тукай шагыйрь буларак тиз формалаша. Алты-җиде ел эчендә татар халкының иң яраткан, иң популяр милли шагыйренә әйләнеп китә

№ слайда 14
Описание слайда:

№ слайда 15 1910 елда ул үпкә чире белән интегә башлый. 1913 елның 2 (15) апрелендә Каза
Описание слайда:

1910 елда ул үпкә чире белән интегә башлый. 1913 елның 2 (15) апрелендә Казанның Клячкин шифаханәсендә бөек шагыйребезнең йөрәге тибүдән туктый.

№ слайда 16
Описание слайда:

№ слайда 17 Габдулла Тукай истәлегенә күп әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен
Описание слайда:

Габдулла Тукай истәлегенә күп әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен йөртә. Шуларның арасында: Габдулла Тукай исмендәге Казан шәһәренең Габдулла Тукай исмендәге Татарстан Дәүләт премиясе. Тукай мәйданы. теплоход

№ слайда 18 Габдулла Тукай музейлары
Описание слайда:

Габдулла Тукай музейлары

№ слайда 19 Габдулла Тукай hәйкәлләре
Описание слайда:

Габдулла Тукай hәйкәлләре

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 01.11.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Презентации
Просмотров27
Номер материала ДБ-309199
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх