Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Презентация на тему "Хәтерләүдән курыкма син-үткәнеңне онытма син"

Презентация на тему "Хәтерләүдән курыкма син-үткәнеңне онытма син"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Классному руководителю
“Хәтерләүдән курыкма син, Үткәнеңне онытма син!” Татарстан Республикасы Мәгар...
«Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син!”-син дип шагыйрь Равил Фәйзу...
Эзләнү эшенең максаты:   1) Октябрь-Бүләк авылы тарихы материаллары белән ти...
Карамалы төп гомуми белем бирү мәктәбе
«Мирас» музееннан фоторепортаж
«Мирас» музееннан күренешләр
Октябрь – Бүләк авылы, 1926 нчы елда Карамалы авылыннан 67 хуҗалык булып аеры...
Октябрь –Бүләк авылы бүгенге көндә
“Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – н...
Шәҗәрә төзү халкыбызның иң матур гадәтләренең берсе. Гаилә шәҗәрәсен алып ба...
Багманов Мәгъсүм Равил улы һәм Багманова Рәйсә Канәфи кызы. Багманов Мәгъсүм...
5 нче буын бабалары Әхматша турында ишеткәннәремне язасым килә. Әхматша баба...
Багманов Рифгатнең кул эшләре
Бөек ватан сугышы исеме белән тарихка кереп калган чор балалары – безнең әби...
Кулына корал тотардай барлык ир-ат Ватан сагында булганда, икенче фронт-тылд...
Балачаксыз балаларның сугыш чоры истәлекләре. Баһманова Рәйсә Канәфи кызының...
Кеше тормышы - бер тарих ди халык. Ә Рәйсә Канәфи кызының гомере бер тарих к...
Чыгышымны Фәнис Яруллинның “Кеше кайчан матур була?” шигыреннән өзек белән тә...
1 из 21

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 “Хәтерләүдән курыкма син, Үткәнеңне онытма син!” Татарстан Республикасы Мәгар
Описание слайда:

“Хәтерләүдән курыкма син, Үткәнеңне онытма син!” Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе “ Эшләде: Азнакай муниципаль районы “Азнакай шәһәре 9нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 9 нчы сыйныф укучысы Мухаметшин Эдуард Салихҗан улы Җитәкчесе : I категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Багманова Раушан Ракитовна 2016 ел февраль

№ слайда 2 «Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син!”-син дип шагыйрь Равил Фәйзу
Описание слайда:

«Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син!”-син дип шагыйрь Равил Фәйзуллин тик кә генә әйтмәгәндер. Хәзерге катлаулы заманда, яңарышлар чорында без үзебезнең үткәнебезне, тарихыбызны онытып барабыз. Үткәнеңне белмәсәң, үз буыннарыбыз турында онытсак, без киләчәкне хәзерге көн күзлегеннән генә күрәчәкбез. Шуңа күрә мин Октябрь-Бүләк авылы, Багмановлар нәселе тарихын, сугыш чоры баласы – Баһманова Рәйсә Канәфи кызы турында өйрәнергә булдым һәм шул форсаттан эзләнү эше үткәрдем.

№ слайда 3 Эзләнү эшенең максаты:   1) Октябрь-Бүләк авылы тарихы материаллары белән ти
Описание слайда:

Эзләнү эшенең максаты:   1) Октябрь-Бүләк авылы тарихы материаллары белән тирәнтен танышу; 2) Баһмановлар нәселе кешеләрен барлау, шәҗәрәләрен өйрәнү; 3) Сугыш чоры баласы-Баһманова Рәйсә Канәфи кызының истәлекләрен барлау. Эзләнү эшенең бурычлары:   1) Октябрь-Бүләк авылы тарихы, шәҗәрәләр турындагы белемнәрне арттыру.  2) Тарихыбызны ,килеп чыгышыбыз турындагы эзләнү эшләрен алып бару күнекмәләрен булдыру һәм ныгыту.        

№ слайда 4 Карамалы төп гомуми белем бирү мәктәбе
Описание слайда:

Карамалы төп гомуми белем бирү мәктәбе

№ слайда 5 «Мирас» музееннан фоторепортаж
Описание слайда:

«Мирас» музееннан фоторепортаж

№ слайда 6 «Мирас» музееннан күренешләр
Описание слайда:

«Мирас» музееннан күренешләр

№ слайда 7 Октябрь – Бүләк авылы, 1926 нчы елда Карамалы авылыннан 67 хуҗалык булып аеры
Описание слайда:

Октябрь – Бүләк авылы, 1926 нчы елда Карамалы авылыннан 67 хуҗалык булып аерылып чыгып, хәзерге урынына урнаша. Бу урыннарда куе урман була. 67 хуҗалык бердәм рәвештә бу урманны кисеп ( көнчыгыш, көньяк, көнбатыштан урман белән әйләндереп алынган була) төпләнәләр. Карамалы авылыннан аерылып чыккан соң авылга нигез салучылар: Әкбәров Минһаҗ Хәбибрахман улы, Бүләков Шәйсолтан Закир улы, Гарипов Харис Гариф улы, Авыл исеме-Октябрь-Бүләк-1917 елгы Бөек Октябрь революциясе һәм, “данлы ” нәсел-Бүләков-нәселен мәңгеләштерүдән килеп чыккан.

№ слайда 8 Октябрь –Бүләк авылы бүгенге көндә
Описание слайда:

Октябрь –Бүләк авылы бүгенге көндә

№ слайда 9
Описание слайда:

№ слайда 10
Описание слайда:

№ слайда 11 “Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – н
Описание слайда:

“Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез”, – дип халык юкка гына әйтмәгән. Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының чыгышын белә. Кеше әллә ничә гасырлар буе яшәми, ә вафат булган әби-бабаларыбызны, туганнарыбызны, кардәшләребезне дә без белергә тиешбез. ә без аларны кайдан беләбез? Әлбәттә, шәҗәрәләрдән. Шәҗәрә – нәсел –ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән схема, нәсел агачы. Күренекле татар шагыйре Шәүкәт Галиев тә: Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел, – дип юкка гына әйтмәгәндер. Тамырлар никадәр тирәнрәк китсә, агачлар шулкадәр тотрыклырак, җил давылларга бирешмәүчәнрәк булалар. Үткәннәр белән киләчәк арасында җанлы бәйләнеш булганда гына нәсел агачы тере булачак һәм гасырлар дәвамында бирешмичә шаулап утырачак.

№ слайда 12 Шәҗәрә төзү халкыбызның иң матур гадәтләренең берсе. Гаилә шәҗәрәсен алып ба
Описание слайда:

Шәҗәрә төзү халкыбызның иң матур гадәтләренең берсе. Гаилә шәҗәрәсен алып бару, шәҗәрәне тикшерү зур кызыксыну уятты. Багмановлар нәселен тикшерү-өйрәнү барышында үрнәк алырлык, идеал булган шәхесләр табылды. Авылның тарихында әйтелгәнчә, авылның исеме – Октябрь-Бүләк – 1917 елгы Бөек Октябрь революциясе һәм, “данлы” нәсел–Бүләков- нәселен мәңгеләштерүдән килеп чыккан. Багмановлар нәселе данлыклы Бүләков нәселеннән. Аларның 8 нче буын бабалары Бүләк исемле булган, аннан соң Мәэмин, Надерша, Мөхәммәтша, Әхматша, Баһман ( фамилия бишенче буын бабалары исеменнән калган), Равил, Мәгъсүм.

№ слайда 13 Багманов Мәгъсүм Равил улы һәм Багманова Рәйсә Канәфи кызы. Багманов Мәгъсүм
Описание слайда:

Багманов Мәгъсүм Равил улы һәм Багманова Рәйсә Канәфи кызы. Багманов Мәгъсүм Равил улы мәчетне төзүдә әйдәп йөргәне һәм катнашканы өчен районның рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

№ слайда 14
Описание слайда:

№ слайда 15 5 нче буын бабалары Әхматша турында ишеткәннәремне язасым килә. Әхматша баба
Описание слайда:

5 нче буын бабалары Әхматша турында ишеткәннәремне язасым килә. Әхматша бабай якын-тирә дә үзенең танылган оста булуы белән дан тоткан. Ул балта остасы булган. Хәзерге Азнакай – Ютазы трассасында күпер бар. Шул күперне Әхматша бабай иң элек агачтан, олы итеп салган була. Шул күпер астыннан чишмә ага. Чишмә буенда Әхматша бабайның зур умарталыгы була. Юлчылар үтеп киткәндә шунда тукталып ял итә торган булалар. Хәзерге көндә дә бу күперне Әхмәтша бабай исеме белән мәңгеләштереп “Әхмәтша күпере” дип йөртәләр. Әйтеп үткәнемчә – ул балта остасы, умартачы булган. Бу сәләтләр нәселдән –нәселгә килә торгандыр күрәсең. Мәгъсүм бабайның кулыннан бүгенге көндә дә балтасы төшми. “Авылыбызның йортларының барысын да салырга ярдәм иттем”, –дип сөйли Мәгъсүм бабай. Үзе яши торган өйне дә берүзе эшләгән ул. Шулай ук умартачы да ул. Элек-электән килгән кәсепләрне нәселләре һаман дәвам итә. Улы Рифгат тә, оныгы Радик та, бабаларныа охшап, алтын куллы аларның. Кулларыннан килмәгән эшләре юк. Киләчәктә балаларына ядкәр итеп сөйләрлек, горурланырлык кешеләре бар. Кайбер кул эшләрен сезгә дә тәкъдим итәсем килә.

№ слайда 16 Багманов Рифгатнең кул эшләре
Описание слайда:

Багманов Рифгатнең кул эшләре

№ слайда 17 Бөек ватан сугышы исеме белән тарихка кереп калган чор балалары – безнең әби
Описание слайда:

Бөек ватан сугышы исеме белән тарихка кереп калган чор балалары – безнең әби-бабайлар. Алар инде өлкәнәеп баралар. Ул газаплы елларны алар бүген дә күз яшьләрсез, тыныч кына искә ала алмыйлар. Күпмесенең әтиләре, абыйлары сугыш кырында ятып калган. 1931 нче елның маеннан соң туган балаларны сугыш чоры балалары дип йөртәләр. Аларның күбесе әтиләрен фотолары буенча, ә күпмесе бөтенләй дә күз алдына китерә алмый. Алар өчен 9 нчы май-бүген дә кайгы һәм хәсрәт көне, яраларның ачылган көне. Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә яралар нигәдер төзәлми. Сугыш беткәнгә 70 ел вакыт үтсә дә, йөрәкләрдән һаман кан саркый. Миллионлаган кешеләр язмышын хәл иткән һәм 4 ел барган Бөек Ватан сугышына Җиңү белән нокта куелган 9 Май көне безнең күңелләрдә менә ничә еллар инде шатлыклы да, моңсу да көн булып саклана. Совет солдатлары фашист илбасарларын куып, Бөек Җиңү яулаган көн бу! Бу сугыш миллионнар язмышын изеп узды. Җиңү гаять киеренке хезмәт таләп итте, исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә килде. Дүрт ел эчендә 28 миллион кеше, шул исәптән 8,9 миллион гаскәри ватандашыбыз һәлак булды. Карамалы авылы территориясеннән сугышка 346 кеше китә, 248 е әйләнеп кайтмый. Өрлектәй ир-егетләр, җиләктәй япь-яшь кызлар чит-ят җирләрдә ятып кала. Бүгенге көндә Карамалы авыл советына караган авылларда бер генә ветеранда исән түгел.

№ слайда 18 Кулына корал тотардай барлык ир-ат Ватан сагында булганда, икенче фронт-тылд
Описание слайда:

Кулына корал тотардай барлык ир-ат Ватан сагында булганда, икенче фронт-тылда-хатын – кызлар, яшүсмерләр, эшкә ярардай бала-чага алар урынына баса. “Барысы фронт өчен, барысы Җиңү өчен!” дигән девиз астында алар көнне төнгә ялгап хезмәт куялар. “Сугыш кына бетсен, әтиләребез, ирләребез, улларыбыз гына исән-сау кайтсын”,-дип, ачлыкка да, ялангачлыкка да түзәләр. Фронтны икмәк белән тәэмин итеп торган авыл сугыш авырлыкларын тагын да күбрәк кичергәндер.авыл кеше, шул исәптән, сугыш еллларында, нигездә, бушка эшләргә мәңбүр булган. Җитмәсә, янәшәдә ачлык атлаган. Бөек Ватан сугышы елларында авыл хезмәтчәннәре чын хезмәт батырлыгы күрсәтәләр. Армияне һәм промышленность үзәкләрендәге халыкны азык-төлек белән , завод фабрикаларны авыл хуҗалыгы чималы белән тәэмин итү буенча авыр йөк алар җилкәсенә төшә. Сугыш Октябрь-Бүләк авылының 43 хатын-кызын тол калдыра. Кызганычка каршы , бүген аларның берсе дә исән түгел. Кызганыч, сугыш ветераннары , сугыш чоры толлары гына түгел, сугыш чоры балалары сафы да көннән – көн сирәкләнә бүген. Алар исән чакта, хәтерләре нык булганда истәлекләрен туплап калу кирәк. Бу киләчәк буыннарга яки безнең буын өчен тарихи ядкәр булып калачак бит.

№ слайда 19 Балачаксыз балаларның сугыш чоры истәлекләре. Баһманова Рәйсә Канәфи кызының
Описание слайда:

Балачаксыз балаларның сугыш чоры истәлекләре. Баһманова Рәйсә Канәфи кызының истәлекләре

№ слайда 20 Кеше тормышы - бер тарих ди халык. Ә Рәйсә Канәфи кызының гомере бер тарих к
Описание слайда:

Кеше тормышы - бер тарих ди халык. Ә Рәйсә Канәфи кызының гомере бер тарих кына түгел, бер гасырга якын. Ул 1931 нче елда Азнакай районы Октябрь-Бүләк авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Ул гаиләдә икенче бала, апасы һәм сеңлесе бүгенге көндә инде бакыйлыкта, бер үзе генә калган. Рәйсә апа сөйләгәннәрдән: “1941 нче елның 22 июнь иртәсе. Матур, кояшлы җәйнең бер көне. Шуның өстенә әле Сабантуе. Без (өч бертуган һәм Мөэмин абыйның өч кызы) Мөэмин абыйга утырып ат белән Сабантуена киттек. Ә әтиләр бездән бура күтәреп калдылар. Безнең өй иске иде, башка чыкканда иске өйне әтинең әтисе биргән булган. Алар шул бураны күтәреп калдылар. Азнакай Сабан туенда сугыш башланды хәбәрен ишеттек. Һәр почмакта: “Сугыш башланган”, дип елашалар. Сугышка әти көз көне, сентябрь аенда, урак беткәч кенә китте. Сугышка китәсе көнне төн буе йокламадылар, авыл әйләнеп, атка утырып җырлап йөрделәр һәм икенче көнне таң белән сугышка киттеләр. Әни, әтине озата барды, ә без 4 бала әби белән калдык. Көн арты көннәр үтә торды, әтидән хатлар килде. Ул хатларны гарәпчә яза иде. Сугыш башланган елны игеннәр бик уңды. Өлкән яшьтәгеләр, хатын- кызлар кырда урак уруда, көлтә бәйләүдә, без башак җыябыз. Кырда бер башак та калырга тиеш түгел. Молотилкадан чыккан саламны эскертткә кую дисеңме, барысында эшләдек. Көз көне капка башы саен бәрәңге җире бүлеп бирәләр, аны алып бетереп, тапшырырга кирәк. Көз көне үгез белән тирес түгәргә куялар иде. 1942 нче елны яраланып, әти сугыштан кайтты. Без аны танымадык. Әтинең кулы яраланган, аяклары өшегән иде. Ул 3 көндә өйдә тормады, пожарный итеп эшкә куйдылар. 1 ай дигән дә әтине яңадан сугышка алдылар. Аны алып китәргә килгәндә, энебез Нәүфәл үлде. Ишек алдындагы имәнне кочаклап, әтиебез үксеп-үксеп елады. Әби “елама”-дип сүксә дә, ул туктый алмады. Шул китүеннән әтиебез кире кайтмады. 1943 нче елны үлде хәбәрен мәктәптән ишетеп кайттык. Әнигә әтинең үлде хәбәрен әби әйтте. Әтинең үлде хәбәрен ишеткәч, әни бик каты чирләде. Шул ук көзне мин эшкә чыктым. Укытучылар килсә, качып кала идем, аннан соң артымнан йөрүче дә булмады. Ютазыга ипи ташыдым. Колхоз нәрәте белән, Мачаклы авылына, буага юкә кабыгы салырга җибәрделәр. Кыш көне мәктәп, ясле өчен утын әзерли идек. Беренче тапкыр урман кисәргә, 1948 нче елны, Молотовка җибәрделәр. Октябрь аенда киткән булсак, апрель аенда кайттык. Шулай итеп 4 ел рәттән урман кисәргә бардым: Ширәмәткә, Норлатка, Әлмәт районы Кичү авылына. Хәзер дә шул колач җитмәслек агачлар бар микән. Их, бер күрәсе иде! Хәзер рәхәттә яшибез. Ходай гомерен дә бирде. Яшьләргә киңәшем шул: тырышып укысыннар, һөнәрле булсыннар, өлкәннәрне хөрмәт итсеннәр. Без күргәннәрне аларга күрергә язмасын!”

№ слайда 21 Чыгышымны Фәнис Яруллинның “Кеше кайчан матур була?” шигыреннән өзек белән тә
Описание слайда:

Чыгышымны Фәнис Яруллинның “Кеше кайчан матур була?” шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә? Кеше кайчан матур була?          Кеше матур шул вакыт —          иле өчен, халкы өчен          яшәгәндә җан атып; замананың авырлыгын         җилкәсенә алганда;          олы данга ирешеп тә,          кече булып калганда. Буыннарыңны онытмас өчен, үзеңнең нәсел агачыңны белергә кирәк. Әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар. Кызыксыныйк, өйрәник, эзләник, белик! Белгәннәребезне киләчәк буыннарга тапшырыйк.


57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 30.03.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров38
Номер материала ДВ-568695
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх