Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация на тему "Илһам Шакиров"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Презентация на тему "Илһам Шакиров"

библиотека
материалов
Илһам Шакиров замандашлары хәтерендә 		Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның...
Туган җирең - Сарман ягы, Дөньяның тын почмагында. Бөек Ватан сагышлары Синең...
Татар халкының бүген дә аларга тиң шәхесе бар. Ул - Илһам Шакиров. Бөтен дөнь...
Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе 	Мин һәрвакыт татар халкы олы тал...
Дөньяның атаклы музыканты Мстислав Ростропович Илһам Шакиров башкаруында ,,Ка...
Полад Бюль-Бюль Оглы Татар җырының Илһам исемле илһамы 	Җырчы бөек Илһамыбыз...
Ходай биргән… 	... Миңа үз гомеремдә ирләрдән һәм хатын-кызлардан күп җырчыла...
Тукай башыннан сыйпар иде. Кайвакыт, Тукай, дип әйтү җитә, Сәйдәш, дип, Ярулл...
Илһамы булмаса... 	Илһамның бөек җырчы икәнен таныйм, әмма шаккатмыйм. Мине ш...
Халкыбыз горурлыгы
Илһамның миңа йогынтысы зур иде. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Җырларның бик...
Илһам – халкыбызның илһамы ул 	Илһам Шакиров гаять халыкчан моңы, табигать б...
Гәрәй Рәхим  “Юллаучы” Алар безнең, яңа бу заманның, Иң алдынгы сәнгать баты...
 Тукай районы, Яңа бүләк авылында ИЛҺАМ чишмәсен ачу
1970 елда И.Шакировка 1968-1969 еллардагы «Татар халык җырлары» дигән конце...
Җырчыга Зәңгәр күкне телеп офык яна Җыр яңгырый авыл үзәгендә Алсу кояш карый...
17 1

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Илһам Шакиров замандашлары хәтерендә 		Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның
Описание слайда:

Илһам Шакиров замандашлары хәтерендә Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иң яхшы компьютер презентациясе. Башкарды: Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 14 гимназиянең 11 сыйныф укучысы Хәкимуллина Римма Рафаил кызы Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Гөлфия Кәшиф кызы

№ слайда 2 Туган җирең - Сарман ягы, Дөньяның тын почмагында. Бөек Ватан сагышлары Синең
Описание слайда:

Туган җирең - Сарман ягы, Дөньяның тын почмагында. Бөек Ватан сагышлары Синең татар җырларында. Туган илгә чын мәхәббәт Яши синең уйларыңда. Илһам дигән исемеңә Лаеклы син җырларыңда. Гади сүзне син җыр иттең Йөрәгеңнең кылларында. Шагыйрь йөри синең белән Дустың булып җырларыңда. Н.Дәүли “Җырчыга бер сүз” Илһам Шакиров Туган нигез. 2004 ел

№ слайда 3 Татар халкының бүген дә аларга тиң шәхесе бар. Ул - Илһам Шакиров. Бөтен дөнь
Описание слайда:

Татар халкының бүген дә аларга тиң шәхесе бар. Ул - Илһам Шакиров. Бөтен дөньяга таралган татар кешеләре аны яратып, үз итеп, «Илһамыбыз», дип йөртәләр. Әйе, Илһамыбыз безне бер-беребезгә якынайта, туганлаштыра, бөек моңы белән безне бер гаиләгә җыя. Р.Миннеханов Илһамыбыз. Тарихыбызда халкыбыз горурланырлык, даны еракларга таралган олы шәхесләр аз түгел. Без аларны якын итеп, «Тукаебыз», «Җәлилебез», дип йөртәбез.

№ слайда 4 Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе 	Мин һәрвакыт татар халкы олы тал
Описание слайда:

Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе Мин һәрвакыт татар халкы олы талантларга бик бай, дип куанам. Әдәбият–сәнгатьнең һәр өлкәсендә безнең гүзәл йолдызларыбыз бар. Ә Илһам - алар арасында да илаһи таланты белән балкып торган йолдызларның йолдызы. Ул - гасырларга бер генә туа торган, тулы мәгънәсендә мәшһүр халык җырчысы. Туган халкыбыз Илһамы, ә Илһам халкы белән бәхетле. Аның югары дәрәҗәле һөнәри осталыгы, җәүһәри иҗаты халкыбызның күңел төпкелләреннән саркыган моң –сагышын, гасырлардан килгән әрнү-шатлыкларын, бетмәс-төкәнмәс рухи байлыгын чагылдырып кына калмый, аңа яңа тарихи шартларда оптимистик яшәү көче, әхлакый нур өсти, дәрт –куәт, эстетик ләззәт бирә. М.Шәймиев

№ слайда 5 Дөньяның атаклы музыканты Мстислав Ростропович Илһам Шакиров башкаруында ,,Ка
Описание слайда:

Дөньяның атаклы музыканты Мстислав Ростропович Илһам Шакиров башкаруында ,,Кара урман” җырын тыңлагач :“Сүзләрен аңламасам да, гаҗәеп тирән мелодиясе аша җырның ни турында икәнен тойдым мин. Бөтен күңел дөньям актарылып ташланды. Андый талантны сакларга кирәк! Ә җыры нинди! Кара урман... Мондый җырны бай тарихлы бөек халык кына тудыра ала. Андый халык алдында баш ияргә кирәк!” – дип язган. Атаклы пианист, композитор, Мәскәү консерваториясе профессоры Александр Гольденвейзер 1959 елда Илһам Шакировның җырлавын Чайковский залында тыңлап таң кала һәм янәшәсендәге Нәҗип Җиһановка болай ди: «Какое чудо вы к нам привезли!»

№ слайда 6 Полад Бюль-Бюль Оглы Татар җырының Илһам исемле илһамы 	Җырчы бөек Илһамыбыз
Описание слайда:

Полад Бюль-Бюль Оглы Татар җырының Илһам исемле илһамы Җырчы бөек Илһамыбыз бик сирәкләргә генә бүләк итә торган җылы, аңлаешлы һәм күңел түрләренең иң тирән төпкелләренә барып ирешә торган табигый тавышка ия. Илһам шушы бүләк-тавышны үз иҗатының төп коралы итеп кабул итте. Берничә буын тыңлаучыларның кумиры, татар музыкасының ару-талуны белмәгән мәгърифәтчесе, татар халык җырларын популярлаштыручы буларак Илһам Шакиров гаять үзенчәлекле җырчы, олы сәхнәләр тамашачысының сөекле башкаручысы булды, һәм ул хәзер дә шушы югары дәрәҗәсен саклап килә.

№ слайда 7 Ходай биргән… 	... Миңа үз гомеремдә ирләрдән һәм хатын-кызлардан күп җырчыла
Описание слайда:

Ходай биргән… ... Миңа үз гомеремдә ирләрдән һәм хатын-кызлардан күп җырчыларны тыңларга туры килде. Алар барысы да танылган җырчылар иде, ләкин һәркайсы үзенә башка, бер – берсенә һич охшамаган талантлар иде. Мәгәр шушы күп төрлеләр арасыннан әкренләп кем дә булса берәү аерыла, тыңлаучы да күбрәк шуңа колак сала, шуның җырлавын көтә башлый... Ул инде аны бик хаклы рәвештә бүтәннәрдән аера, чөнки нәкъ менә аның тавышында, моңында, җырында үзенә иң кирәкне, тансыкны, иң якын-кадерлене ишетә һәм бу “берәүнең” тыңлаучыны тәмам әсир иткән тылсымлы җыр-моң кодрәте аңа чын мәгнәсендә үлемсез дан-дәрәҗәне китерә дә инде. Бүгенге көндә бу үлемсез шәрәфле данның иясе, әлбәттә, Илһам Шакиров! Ходай аңа шул данга лаеклы кодрәтне биргән, халык исә аны таныган һәм сайлаган... Ә.Еники

№ слайда 8 Тукай башыннан сыйпар иде. Кайвакыт, Тукай, дип әйтү җитә, Сәйдәш, дип, Ярулл
Описание слайда:

Тукай башыннан сыйпар иде. Кайвакыт, Тукай, дип әйтү җитә, Сәйдәш, дип, Яруллин, дип әйтү җитә. Халыкның уртак хисләрен бер йөрәккә, бер җанга туплаганнар алар. Илһам Шакиров шундыйлардан. Тыңлыйм, мине ул бик тиз җиремә кайтара, тарихыма кайтара, моңы, күңелнең уентыкларына кереп, язмышым буенча агарга тотына. Илһам Шакиров – чын талант, халык улы. Тукай исән булса, башыннан сыйпар иде аның. С.Хәким

№ слайда 9 Илһамы булмаса... 	Илһамның бөек җырчы икәнен таныйм, әмма шаккатмыйм. Мине ш
Описание слайда:

Илһамы булмаса... Илһамның бөек җырчы икәнен таныйм, әмма шаккатмыйм. Мине шаккаттырган нәрсә татар дип аталган кавем. Заманында, аны бетерергә дип, тамырына балта чабылган. Ләкин ул корымаган. Ничәмә гасыр буена аны талыйлар... Кайда саклана бу чаклы рухи хәзинә? Нидә татар рухының сихри чишмәсе? Шаккаткыч!Татарның Илһамы булмаса, шаккатыр идем. Т.Миңнуллин

№ слайда 10 Халкыбыз горурлыгы
Описание слайда:

Халкыбыз горурлыгы

№ слайда 11 Илһамның миңа йогынтысы зур иде. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Җырларның бик
Описание слайда:

Илһамның миңа йогынтысы зур иде. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Җырларның бик тирәндә яткан моңын ачарга, музыканың иң нечкә хасиятләрен табарга өйрәтте ул. Әлфия Авзалова Илһам Шакиров, һичшиксез, легендар шәхес, татар музыка сәнгатендә олы вакыйга. Аның күп меңләгән, бәлки, миллионлаган тыңлаучының йөрәгенә үтеп керә торган бөек байлыгы – моң. Илһам Шакиров башкаруында татар моңы бөтен милләт вәкилләренә, һәр халыкка аңлашыла, ул халыкара төс ала. З. Сөнгатуллина

№ слайда 12 Илһам – халкыбызның илһамы ул 	Илһам Шакиров гаять халыкчан моңы, табигать б
Описание слайда:

Илһам – халкыбызның илһамы ул Илһам Шакиров гаять халыкчан моңы, табигать биргән кабатланмас тавышы белән тыңлаучыны моңландырып кына калмый, ә үзенең иҗаты белән кешене дәртләндерә, гаять зур сынаулар үткән татар халкына рухи көч, киләчәккә өмет, үзенең яшәеше өчен омтылыш-куәт өсти. Илһам Шакиров үзенең кабатланмас иҗаты белән халкыбызга илһам бирә. Ә илһамлы халык инде беркайчан да югалып, башын аска иеп, өметсезлеккә бирелми, сынмый-сыгылмый. Илһам Шакировның туган халкыбыз тормышындагы төп урыны әнә шул милләтебез рухын туктаусыз яшәтеп, яңартып, үстереп торуында. Салават Фәтхетдинов

№ слайда 13 Гәрәй Рәхим  “Юллаучы” Алар безнең, яңа бу заманның, Иң алдынгы сәнгать баты
Описание слайда:

Гәрәй Рәхим  “Юллаучы” Алар безнең, яңа бу заманның, Иң алдынгы сәнгать батыры- Шигърияттә  Тукай, Музыкада Сәйдәш, Сәхнәләрдә Илһам Шакиров. Алар моңы безнең иң-иң татлы, Нечкә хисләр булып агыла. Безнең рухны илтә бара алар Алга, яңа чорлар ягына. Чорлар белән чорлар арасында Мосафирлар алар,юлаучы... Сәхнә... Җырны кайнар алкыш белән Халык кат-кат ала чакырып,- Тукай сүзе, Сәйдәш музыкасы, Юллаучысы – Илһам Шакиров. Флюра Низамова “Җыр мәңгелек” Сез карагыз аңа гаҗәпләнеп, Иң беренче кабат күргән кебек. Күз карашын, һәрбер хәрәкәтен Хәтерегез алсын изге күреп! Гади дә ул, кайчак бәлки ямьсез,- Нинди булса, шундый булып калсын. Гадилеген тоя алмый торып, Бөеклеген аның аңламассың. Сез карагыз аңа сөеп-назлап, Нәкъ иң соңгы кабат күргән кебек. Сискәндерә бер сүз: “Ул да фани...” Тик бер өмет җанда – җыр мәңгелек!

№ слайда 14  Тукай районы, Яңа бүләк авылында ИЛҺАМ чишмәсен ачу
Описание слайда:

Тукай районы, Яңа бүләк авылында ИЛҺАМ чишмәсен ачу

№ слайда 15 1970 елда И.Шакировка 1968-1969 еллардагы «Татар халык җырлары» дигән конце
Описание слайда:

1970 елда И.Шакировка 1968-1969 еллардагы «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Илһам Шакиров Россиянең Халык артисты, Татарстан Республикасының Халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәуләт премиясе лауреаты. 1986нчы елда “Халыклар дуслыгы” оредены белән бүләкләнгән. 2000 елда И.Шакиров Мәскәүдә Бөтенроссия «Алтын Апполон» премиясе белән бүләкләнә. Бүләкләүләр

№ слайда 16
Описание слайда:

№ слайда 17 Җырчыга Зәңгәр күкне телеп офык яна Җыр яңгырый авыл үзәгендә Алсу кояш карый
Описание слайда:

Җырчыга Зәңгәр күкне телеп офык яна Җыр яңгырый авыл үзәгендә Алсу кояш карый. Таң ата. Һәр татарга якын, изге ул. Бәхет бит ул җилләр пышылдаса: Гасылларны кичеп безгә килгән “Газиз халкың сине ярата” Онытылмас моңның үзе ул. Сандугачлар түгел, син җырлыйсың Зәңгәр күкне телеп кояш яна, Синең моңга авыл уяна. Илһам булып аккан моң анда. Синең тавышыңны ишеткәнгә Синең тавышыңны ишеткәнгә Өмет белән карый дөньяга. Тугры булыр халкың иманга. Р. Сәләх.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 06.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров90
Номер материала ДБ-241624
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх