Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Сөмбелә бәйрәме
Исәнме, Көз, алтын көз,
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга куакларга
Сары чуклар элдеңме?
2 слайд
Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул "башак" дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр.
3 слайд
Утром мы во двор идём,
Листья сыплются дождём.
Под ногами шелестят
И летят, летят, летят..
Көз килде дә керде өйгә,
Яфраклар йөгерәләр.
Ышык эзләп койма, капка
Асларына керәләр.
4 слайд
Яфрак бәйрәме
Р.Еникеева музыкасы, Л.Лерон сүзләре
Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыйм әле
Кушыл син яңа җырга.
Кушымта:
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак
Көзнең матур чаклары
Оча яфрак, уйный яфрак,
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!
5 слайд
Кәрзин тулы алмалар,
Помидор һәм кыярлар,
Кәбестә, кишер, суган,
Алтын көз безнең уңган.
6 слайд
Яңгыр
Татар халык уен җыры
Әй алма, алма, алма,
Алма алмаланганда.
Алмаларга рәхәт була
Яңгыр тамгалаганда.
Әй кыяр, кыяр, кыяр,
Кыяр кыярланганда.
Кыярларга рәхәт була
Яңгыр коеп яуганда.
Әй шалкан, шалкан, шалкан,
Шалкан шалканланганда.
Шалканнарга рәхәт була
Яңгыр шаулап яуганда.
Кәбестәсен, помидорын,
Җиләген, алмаларын
Тәрбияләп үстерегез,
Күрерсез файдаларын.
7 слайд
"Зур шалкан" әкияте
8 слайд
.
Гөмбәчеләр җыры
Татар халык көе, Г. Гыйләҗетдинова сүзләре
Урмандагы аланда
Тәмле гөмбәләр үсә.
Кушымта:
Әйе шул, әйе шул,
Тәмле гөмбәләр үсә.
Әйлән-бәйлән йөрибез,
Күңел ачып уйныйбыз.
Кушымта:
Әйе шул, әйе шул,
Күңел ачып уйныйбыз.
Яфрак астына качып
Утыра алар посып.
Кушымта:
Әйе шул, әйе шул,
Утыра алар посып
9 слайд
Табышмаклар
1.Чәчәге агачында, алмасы тамырында.
2.Өч кат тун кигән, кем салдыра, шул елый.
3.Үзе - бер бөртек, эче - мең бөртек.
4.Түгәрәк - ай түгел, сары - май түгел, койрыгы бар - тычкан түгел
10 слайд
6.Эче кып-кызыл, күлмәге яшел.
5. Өсте - яшел, асты – кызыл, җирдә үсә.
7. Йөз кат киеме, барысы да төймәсез.
11 слайд
Кошлар еракка китәләр:
Сандугачлар, тургайлар.
Әнә безгә соңгы кошлар
Сәламләп кул болгыйлар.
12 слайд
Торна
Сыерчык
Карлыгач
Кара карга
Кыр үрдәге
Аккош
13 слайд
Матур уен
Татар халык уен җыры
Сез уртада, без кырында
Әйләнәбез түгәрәк.
Уеныбыз булсын матур.
Күңел ачыйк бергәләп.
Таянабыз билләргә.
Тотынабыз биергә.
Тыпыр-тыпыр тыпырдатып
Әйләнәбез без бергә.
14 слайд
Кәрия-Зәкәрия
15 слайд
Кояшлы ил
16 слайд
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 660 283 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Ахметшина Айгуль Фаукатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
8 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.