Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Презентации / Презентация на тему "Минем гаилә Бөек Ватан сугышы елларында"

Презентация на тему "Минем гаилә Бөек Ватан сугышы елларында"

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Минем гаиләм Бөек Ватан сугышы елларында Салихова Алия Илсуровна Яр Чаллы шәһ...
1941 ел.. Сугыш.. Бу сүзләрне ишеткәч,йөрәккә кан сала, күңелгә салкын йөгер...
Күпме түгелгән күз яше, күпме югалту китерде бу сугыш. Күпме бер гөнаһсыз ке...
 Галиуллин Зәкәрия Вәлиулла улы 1927-1946
Усал җилләр Әлмәт районының Яңа Надыйр авылына да кагылмый узмый. Сугыш еллар...
1944 елда Галиуллин Вәлиулла гаиләсеннәндә 4 нче улы Зәкәрия (минем бабам) дә...
Беренче булып Зәкәрия үзенең кыюлыгы белән чыга. Караңгы төндә алар көймәдә...
Ә музыка мәңгелек...Хәзер аның көйләрен Надыйр авылында гына түгел, Казан да...
 Бу минем бабамның Галиуллин ЗәкәрияВәлиулла улының орден китабы
Минем әнием бүгенге көнгә кадәр бабайны искә ала.Мин үземнең бабаема рәхмәтле...
Без, бүгенге яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре, бу вакыйга турында онытырга ти...
. Кан коюлы сугышларны кабат кешеләр күрмәсеннәр. Өлкәннәр дә, сабыйлар да Ша...
1 из 12

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Минем гаиләм Бөек Ватан сугышы елларында Салихова Алия Илсуровна Яр Чаллы шәһ
Описание слайда:

Минем гаиләм Бөек Ватан сугышы елларында Салихова Алия Илсуровна Яр Чаллы шәһәре 19 нчы мәктәп 6А сыйныфы Җитәкчесе: Насирова Гөлнара Габдулла кызы

№ слайда 2 1941 ел.. Сугыш.. Бу сүзләрне ишеткәч,йөрәккә кан сала, күңелгә салкын йөгер
Описание слайда:

1941 ел.. Сугыш.. Бу сүзләрне ишеткәч,йөрәккә кан сала, күңелгә салкын йөгерә..

№ слайда 3 Күпме түгелгән күз яше, күпме югалту китерде бу сугыш. Күпме бер гөнаһсыз ке
Описание слайда:

Күпме түгелгән күз яше, күпме югалту китерде бу сугыш. Күпме бер гөнаһсыз кешеләр эзсез югалды, күпме улларын күмде ҖИР-АНА. Еллар уза, яңадан җәй, көз, кыш, яз килә, ләкин йөрәк яралары гына тынычлык бирми.

№ слайда 4  Галиуллин Зәкәрия Вәлиулла улы 1927-1946
Описание слайда:

Галиуллин Зәкәрия Вәлиулла улы 1927-1946

№ слайда 5 Усал җилләр Әлмәт районының Яңа Надыйр авылына да кагылмый узмый. Сугыш еллар
Описание слайда:

Усал җилләр Әлмәт районының Яңа Надыйр авылына да кагылмый узмый. Сугыш елларында 550 авылдаш фронтка китә, ләкин 223 генә туган якларына кире әйләнеп кайта.Бу 550 санына яшь егетләр дә керә, алар әле ата да белмиләр, ату түгел, күбесе автоматны да күргәннәре булмаган. Алар матур киләчәк турында хыялланып яшәгән вакыт. Бу каһәр сугыш барысын да сызып ташлаган.

№ слайда 6 1944 елда Галиуллин Вәлиулла гаиләсеннәндә 4 нче улы Зәкәрия (минем бабам) дә
Описание слайда:

1944 елда Галиуллин Вәлиулла гаиләсеннәндә 4 нче улы Зәкәрия (минем бабам) дә сугышка китә. 18 яшьлек егет яшьтәшләре арасында үзенең кешелеклеге белән аерылып тора. Кичләрен Зәкәрия тальяны белән урам уртасыннан уйнап узса, әбиләр дә елыйлар иде..Менә яшь йөрәк алдында, дөньяның ямен дә татымаган бала алдына бик җаваплы мәсьәлә килеп басты – илне яклау, үз гаиләңне, якыннарынны яклау. Үзенең яшьлегенә карамастан, Зәкәрия туган илен яклый, һәм Җиңү килә. Мондый бәхетне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый һәм Зәкәрия гармун ала. Күңелгә үтеп керерлек татар моңнарын хәтта башка милләтләр дә тыңлый. 1946 нчы ел..Зәкәрия Галиуллинның полкы Украинада фашистларга каршы көрәшә. Командир солдатларга Днепрның икенче ярына йөзеп чыгарга һәм анда качып калган төркемне юкка чыгарырга боерык бирә. “Кем шуны эшли, шуңа туган ягына кайтырга рөхсәт бирәм”- ди.

№ слайда 7 Беренче булып Зәкәрия үзенең кыюлыгы белән чыга. Караңгы төндә алар көймәдә
Описание слайда:

Беренче булып Зәкәрия үзенең кыюлыгы белән чыга. Караңгы төндә алар көймәдә ярның икенче ягына йөзәләр. Дошман да йоклап ятмый, аларны сизеп, ата башлыйлар. Зәкәриянең җилкәсенә эләгә.Көймә бата башлый.Алга йөзәргә файда юк, артка йөзәргә бик ерак. Солдатлар бер-берсенә ярдәм итәләр, ләкин барысы да яр буена хәтле йөзеп чыга алмый. Җилкәсе яраланган Зәкәрия дә йөзеп чыга алмый. Аның гәүдәсен 3 көннән соң табып, Украина җиренә күмәләр. 20 яше дә тулмаган егетнең гомере шунда өзелә, тальян җыры да өзелә..

№ слайда 8 Ә музыка мәңгелек...Хәзер аның көйләрен Надыйр авылында гына түгел, Казан да
Описание слайда:

Ә музыка мәңгелек...Хәзер аның көйләрен Надыйр авылында гына түгел, Казан да, Мәскәүдә дә, Украинада да тыңлыйлар.

№ слайда 9  Бу минем бабамның Галиуллин ЗәкәрияВәлиулла улының орден китабы
Описание слайда:

Бу минем бабамның Галиуллин ЗәкәрияВәлиулла улының орден китабы

№ слайда 10 Минем әнием бүгенге көнгә кадәр бабайны искә ала.Мин үземнең бабаема рәхмәтле
Описание слайда:

Минем әнием бүгенге көнгә кадәр бабайны искә ала.Мин үземнең бабаема рәхмәтлемен, чөнки ул безгә тынычлык бүләк иткән.

№ слайда 11 Без, бүгенге яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре, бу вакыйга турында онытырга ти
Описание слайда:

Без, бүгенге яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре, бу вакыйга турында онытырга тиеш түгел... Шартлау тавышларын, атышларны ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!!!

№ слайда 12 . Кан коюлы сугышларны кабат кешеләр күрмәсеннәр. Өлкәннәр дә, сабыйлар да Ша
Описание слайда:

. Кан коюлы сугышларны кабат кешеләр күрмәсеннәр. Өлкәннәр дә, сабыйлар да Шат яшәсеннәр!

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 13.11.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Презентации
Просмотров205
Номер материала ДВ-153608
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх