Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Рәхмәт сиңа,Әлифба!
2 слайд
Әлифба бәйрәме
3 слайд
Мин укучы булдым!
Зәңгәр күктә кояш елмайганда
Чакырдың син, мәктәп, үзеңә
Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк,
Кереп калдың минем күңелгә.
4 слайд
Мәктәпкә килдем, мәктәпкә,
Аңа кем килми калган?
Әти- әни дә яшь чакта
Мәктәптә белем алган.
5 слайд
Балачак истәлекләре
Күңелләрдә мәңге сакланыр.
Мәктәптә алган белемнәр
Изге эшләр белән акланыр.
6 слайд
Безнең өчен юк хезмәтнең
Агы яки карасы.
Җитмеш төрле һөнәр дә аз...
Без- замана баласы!
7 слайд
Без- замана балалары,
Шаярабыз, көләбез.
Кирәк чакта җитди, уңган
Горур була алабыз.
8 слайд
Туган телем –
татар теле
9 слайд
Туган тел (Г. Тукай)
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
10 слайд
Исемдә алтын сукмакка
Тәүге аяк баскан көнем.
Һәм тормышым китабының
Тәүге битен ачкан көнем.
11 слайд
Кояш нуры иркәли.
Шат йөзле һәркем, кара:
Кайсы эштә, хезмәттә,
Ә без мәктәптә,кара.
12 слайд
Кызыклы, күңелле дәресләр,
Керттеләр тылсымлы дөньяга.
Күп төрле чаралар, кичәләр
Илттеләр чиксез киң дәрьяга.
13 слайд
Балачактан аерып безне
Бүген үзгә чыңлый кыңгырау.
Шул тавышка тик кушылсын бары
Шат тавышлар, серле яңгырау.
14 слайд
Безнең девиз:сынатмыйча
Һәрчак алга барасы.
Киләчәк безнең кулларда.
Без – замана баласы.
15 слайд
Хәрефләр белгәч,сүзләр язармын,
Каләмем кулда,дәфтәрем алда.
Яшә,диярмен,туган Ватаным,
Мине өйрәтте,дустым-Әлифба.
16 слайд
Рәхмәт сиңа мәктәбем,
Дуслашырбыз,серләшербез
Белем алып үтәр безнең
Туачак һәр көнебез.
17 слайд
Сау бул, Әлифбам!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 663 226 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Шигапова Наджия Наиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.