1140484
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 1.410 руб.;
- курсы повышения квалификации от 430 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 90%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до конца апреля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

ИнфоурокКлассному руководителюПрезентацииПрезентация на тему "Роль Р. Фахреддина в воспитании учащихся "

Презентация на тему "Роль Р. Фахреддина в воспитании учащихся "

библиотека
материалов
1859-1936
Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өя...
«Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтенә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән...
Ризаэддин Фәхреддиннең басылып чыккан хезмәтләре һәм әсәрләре. Ризаэтдин Фәхр...
Татар халкының тарихын һәрьяклап өйрәнү, укучыларга күп гасырлык сәхифәләрне...
Р.Фәхреддиннең “Җәмигүл кәлим шәрхе” һәм “Асар” әсәрләре сакланган. Ул: ”Гый...
«ТӘРБИЯ – ИҢ КИРӘКЛЕ БЕР ЭШ» Х йөз башында татар иҗтимагый тормышында зур уры...
Балалар тәрбияләү – гаиләнең төп бурычы. Һәр ата-ана үз баласының эш сөючән,...
“Гүзәл холыклы кыз бала-бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер, вә бөтен...
...Бәхетле көн итим дисәң,  Бул син игелекле! Р. Фәхреддин Р.Фәхреддин укучы...
Ризаэддин Фәхреддин "Балаларга үгет-нәсыйхәт" “Тәрбияле ана” Тәрбияле аналарн...
Ризаэддин бине Фәхреддиннең изге сүзләре “Изге хатын-дөнья тереклегендә иң ку...
Ризаэддин Фәхреддин-мәшһүр педагог “Гыйлем һәм тәрбия орлыкларын ихлас вә мәх...
Р.Фәхреддиннең тәрбия турындагы фикерләре “Тәрбияле ана”,”Тәрбияле бала”, ”Тә...
РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН- ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ-ӘХЛАК МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ. Ризаэддин Фәхредди...
Ризаэддин Фәхреддин-тарихчы Тарих-ул азмы-күпме кешелек хакында белем алу һәм...
Ризаэддин Фәхреддин мирасы Халкыбызның күренекле улы,фикер иясе, мәгърифәтче...
Кулланылган әдәбият 1.Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин м...

Описание презентации по отдельным слайдам:

1 слайд 1859-1936
Описание слайда:

1859-1936

2 слайд Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өя
Описание слайда:

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өязе хәзер Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхретдин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэтдин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэтдин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган. 1889 елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән. Әдипнең тормыш юлы

3 слайд «Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтенә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән
Описание слайда:

«Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтенә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын» Ризаэддин бине Фахреддин

4 слайд Ризаэддин Фәхреддиннең басылып чыккан хезмәтләре һәм әсәрләре. Ризаэтдин Фәхр
Описание слайда:

Ризаэддин Фәхреддиннең басылып чыккан хезмәтләре һәм әсәрләре. Ризаэтдин Фәхретдин йөзләгән хезмәтнең авторы. «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре, шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт», «Әсма, яки Гамәл вә җәза» кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Ризаэтдин Фәхретдиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Шулай ук «Шура» журналында аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән.

5 слайд Татар халкының тарихын һәрьяклап өйрәнү, укучыларга күп гасырлык сәхифәләрне
Описание слайда:

Татар халкының тарихын һәрьяклап өйрәнү, укучыларга күп гасырлык сәхифәләрне җиткерү, аны Россия һәм дөнья тарихының аерылгысыз өлеше булуын аңлату бурычы тарих һәм татар әдәбияты укытучыларының җитди бурычы. Бу бурычларны үтәүдә Ризаэддин Фәхреддиннең тарихи «мирасын» өйрәнү аеруча мөһим. «Асар», «Болгар вә Казан төрекләре», Адтын Урда ханнары», «Казан ханнары» әсәрләре безгә тирән мәгълүмат алырга, ачык күзаллау булдырырга мөмкинлек бирә. Галимнең милли тарихыбызга керткән өлеше бәһасез. Идел һәм Урал буе төрки халыкларының гыйбрәтле тарихын тәфсилләп өйрәнүгә бөтен гомерен багышлаган һәм гаять зур көч куйган күренекле галим Ризаэддин бине Фәхреддиннең иҗаты, фәнни эзләнүләре һәм ачышлары халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын саклау елында аеруча игътибарга, җентекләп өйрәнүгә лаек.

6 слайд Р.Фәхреддиннең “Җәмигүл кәлим шәрхе” һәм “Асар” әсәрләре сакланган. Ул: ”Гый
Описание слайда:

Р.Фәхреддиннең “Җәмигүл кәлим шәрхе” һәм “Асар” әсәрләре сакланган. Ул: ”Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас, ягъни, гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс,баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас”,- дип әйткән. Аның: “Гыйлемнәренең файдасы чиксез”,- дигән сүзләре бүген дә актуаль яңгыраш таба.

7 слайд «ТӘРБИЯ – ИҢ КИРӘКЛЕ БЕР ЭШ» Х йөз башында татар иҗтимагый тормышында зур уры
Описание слайда:

«ТӘРБИЯ – ИҢ КИРӘКЛЕ БЕР ЭШ» Х йөз башында татар иҗтимагый тормышында зур урын тоткан шәхесләр бик күп. ЛХәкин алар арасында үзенең хезмәтләре белән Ризаэддин Фәхреддин аерым бер урын алып тора.Аның татар мәгарифен үстерү өлкәсендәге хезмәтләре әйтеп бетергесез мөһим.Ул үзенең эшчәнлеген һәм фәнни хезмәтләрен тулысынча туган халкының аң-белем дәрәҗәсен, әхлакый тәрбиясен күтәрү максатларына багышлый. Р. Фәхреддин кеше тәрбияләүне һәм камилләштерүне үзенең төп максаты итеп саный. Хезмәтләрендә, милләтне белемле һәм һөнәрле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар бирә. “Кеше булу өчен, - ди ул, - гыйлем белән күркәм холык кирәктер, һәм дә боларны бер-берләреннән аеру дөрес булмас.”Соңгы елларда аның мирасын өйрәнүгә игътибар аеруча артты.

8 слайд Балалар тәрбияләү – гаиләнең төп бурычы. Һәр ата-ана үз баласының эш сөючән,
Описание слайда:

Балалар тәрбияләү – гаиләнең төп бурычы. Һәр ата-ана үз баласының эш сөючән, белемле, ихтирамлы, кешелекле, итәгатьле булуын тели. Алар үзләренең шәхси үрнәкләре белән балаларының мәхәббәтен яулый. Шуның өчен дә ата-аналарның үзләре белән тәрбия эшләре алып бару да бик кирәкле эш. Р. Фәхреддин кешене кеше итеп күрсәтүче иң күркәм сыйфат булган гүзәл холыкны атый. Моңа ирешү өчен баланы бишектән үк тәрбияләргә кирәк дигән карашта тора һәм иң беренче ата-ананы тәрбияләүгә әһәмият бирә

9 слайд “Гүзәл холыклы кыз бала-бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер, вә бөтен
Описание слайда:

“Гүзәл холыклы кыз бала-бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер, вә бөтен милләт вә бөтен дөнья халкы өчен мактаныч.” Галимнең кыз балаларга мөрәҗәгать итеп язган сүзләре дә гыйбрәтле “Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер,... укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр,... мондый кызлар карендәш-кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт вә бөтен дөнья халкы өчен дә мактаныч булыр Ризаэддин Фәхреддиннен әхлак гыйлеменә багышланган хезмәтләре аеруча зур кызыксыну уята. Анын кебек әхлак, тәрбия мәсьәләләренә игътибар биреп, бер-бер артлы китаплар чыгарган башка кеше бармы икән? Галимебезнең белем алу, әдәп, тәрбия, әхлакка багышланган хезмәтләре 100 гә якын (барлык иҗат иткән китапларының яртысы бу).

10 слайд ...Бәхетле көн итим дисәң,  Бул син игелекле! Р. Фәхреддин Р.Фәхреддин укучы
Описание слайда:

...Бәхетле көн итим дисәң,  Бул син игелекле! Р. Фәхреддин Р.Фәхреддин укучы балалар үз укытучыларының дәресләрен, нәсихәтләрен җаннары һәм тәннәре белән бирелеп тыңласын һәм аларны үзләрен тәрбияләр өчен барлыкка китерелгән затлар дип инансын дигән зур бурыч куя. Ә бу бурычны йомшак күңеллелеге белән мәрхәмәтен, сабырлыгы белән дикъкатен, белемнәре белән тырышлыгын эш кыйбласы иткән укытучылар гына үти алуын искәртеп куя.

11 слайд Ризаэддин Фәхреддин "Балаларга үгет-нәсыйхәт" “Тәрбияле ана” Тәрбияле аналарн
Описание слайда:

Ризаэддин Фәхреддин "Балаларга үгет-нәсыйхәт" “Тәрбияле ана” Тәрбияле аналарның балалары күп вакытта яхшы вә тәрбияле буладыр. Бозык вә тәрбиясез аналарның балалары күп вакытта усал вә тәрбиясез буладыр. Тәрбияле аналар - бетмәс вә төкәнмәс хәзинәдер. Тәрбияле аналар - бу дөньяда олуг бәхет вә сәгадәттер.       Бик ярлы булган өйләр эчендә тәрбияле ана булса - ул өй олуг байлардан саналыр. Бик бай булган өйләр дә, эчендә тәрбияле аналар булмаган сәбәпле, бик ярлы, фәкыйрь күренәләр.         Тәрбияле аналар үз балаларына гына ана булмыйча, бәлки мөселманнарның барчасына да хөрмәтле ана булалар.       Аналарның хезмәтләре язып бетерерлек, тел белән сөйләп бәян кылырлык түгелдер. Алма, әфлисун, лимон агачларын карап үстергән бакчачыларны мактаган кебек, яхшы балалар үстергән, җитештергән аналарны да һәркем мактыйдыр.       Тәрбияле аналар - дөньяның иң кадерле, иң хөрмәтле кешеләредер. Ахирәттә дә оҗмахның юлбашчылары булырлар. Ризаэддин Фәхреддин

12 слайд Ризаэддин бине Фәхреддиннең изге сүзләре “Изге хатын-дөнья тереклегендә иң ку
Описание слайда:

Ризаэддин бине Фәхреддиннең изге сүзләре “Изге хатын-дөнья тереклегендә иң куәтле бер куаныч.” “Инсан булу өчен гыйлем һәм күркәм холык кирәктер.” “Үзегезне яхшы исем берлә искә алырлык эшләр калдырырга тырышыгыз.” “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас.” “Сәламәтлек белән тынычлык- бик бөек нигъмәтләрдер, кадерен белегез.” “Гүзәл холыклы кыз бала-бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер, вә бөтен милләт вә бөтен дөнья халкы өчен мактаныч.” “Эшләрне кеше күрсен вә мактасын өчен түгел, бәлки файдасы булсын өчен эшләгез. Файдалы эш бүген булмаса, бервакыт күзгә күренер.”

13 слайд Ризаэддин Фәхреддин-мәшһүр педагог “Гыйлем һәм тәрбия орлыкларын ихлас вә мәх
Описание слайда:

Ризаэддин Фәхреддин-мәшһүр педагог “Гыйлем һәм тәрбия орлыкларын ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз” Р.Фәхреддин.

14 слайд Р.Фәхреддиннең тәрбия турындагы фикерләре “Тәрбияле ана”,”Тәрбияле бала”, ”Тә
Описание слайда:

Р.Фәхреддиннең тәрбия турындагы фикерләре “Тәрбияле ана”,”Тәрбияле бала”, ”Тәрбияле хатын”, ”Шәкертлек әдәпләре”, ”Гаилә”, ”Нәсыйхәт”, ”Мәшһүр хатыннар” кебек тирән эчтәлекле, гаилә тәрбиясенә, аерым шәхесләргә багышланган дистәләгән китаплары унар, ундүртәр мәртәбә басылып, татар халкы рухи хәзинәсенең кыйммәтле асылташларна әверелә.

15 слайд РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН- ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ-ӘХЛАК МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ. Ризаэддин Фәхредди
Описание слайда:

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН- ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ-ӘХЛАК МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ. Ризаэддин Фәхреддин: "Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала", - дип саный һәм аның күп кенә китаплары үз-үзеңне тәрбияләүдә ярдәм итү максатында язылганнар. Әлеге фикеренә ул үзе гомере буенча тугрылыклы булып кала һәм кешенең үзен-үзе тәрбияләүнең һәм камилләштерүнең гүзәл бер үрнәге булып тора. Нинди генә вазифа башкарса да һәм нинди генә фән тармаклары белән шөгыльләнсә дә, мәшһүр мәгърифәтче галимнең игътибарыннан уку-укыту һәм тәрбия-әхлак мәсьәләләре беркайчан да читтә калмый. Бу эше белән ул гомере буе шөгыльләнә һәм педагогика мәсьәләләренә багышлап, ул, 77 китап бастырып калдыра. Шуңа күрә дә инде, бөек галимебезнең милли педагогика өлкәсендәге хезмәтләре - хәтерләребездән һичкайчан җуелмас тирән эз калдырган. Аның бу эшчәнлеге тирән фәнни өйрәнүгә мохтаҗ.  

16 слайд Ризаэддин Фәхреддин-тарихчы Тарих-ул азмы-күпме кешелек хакында белем алу һәм
Описание слайда:

Ризаэддин Фәхреддин-тарихчы Тарих-ул азмы-күпме кешелек хакында белем алу һәм берәр төрле үз карашын тудыру өчен үрнәк табу,шуннан соң аны файдаланудыр. Р.Фәхреддин. Уфада казыйлык вазифасын үтәгән чорда Р.Фәхреддин “Cәлимә яки гыйффәт”, “Әсма” повестьләрен иҗат итеп бастыра.Шул ук елларда галим үзенең “Асар” дип исемләнгән атаклы био-библиографик хезмәте өстендә актив эшли. “Асар” 1900 елдан алып 1908 елга кадәр Орынбурда 15 чыгарылыш булып басылып чыга.”Асар”ның беренче томы 483 бит тәшкил итә,666 шәхесне эченә ала,ә 572 биттән торган икенче томы 343 затны, ягъни барысы 1009 күренекле кешенең тормышын сурәтли.

17 слайд Ризаэддин Фәхреддин мирасы Халкыбызның күренекле улы,фикер иясе, мәгърифәтче
Описание слайда:

Ризаэддин Фәхреддин мирасы Халкыбызның күренекле улы,фикер иясе, мәгърифәтче галим Р.Фәхреддин мирасы-гаять кыйммәтле һәм кирәкле хәзинә.Яңа заман әдәбиятына нигез салучы,мәгърифәтче,татар мәдәнияте тарихын тикшерүне Шиһабетдин Мәрҗанидән соң дәвам итүчеләрнең берсе һәм, әйтергә кирәк , иң күренеклесе була.Аның әдәбиятка,мәдәният тарихына, педагогикага, тарихка, ислам мәдәниятенә кагылышлы 140 тан артык китабы басылып чыга.

18 слайд Кулланылган әдәбият 1.Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин м
Описание слайда:

Кулланылган әдәбият 1.Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану.-Казан:РИЦ “Школа”,2004. III-191 б. 2.Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану.-Казан:РИЦ “Школа”,2004. V- 167 б. 3. Р.Фәхреддин. Казан ханнары.-Казан: Татар.кит.нәшр.,1995.-189 б. 4. Р.Фәхреддин. Асар.-2 том.-Казан: Рухият, 2009.-304 б.

Общая информация

Номер материала: ДВ-001687

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая компетентность педагога»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Оказание первой помощи детям и взрослым»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
Курс повышения квалификации «Управление конфликтами в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Основы педагогического дизайна»
Курс повышения квалификации «Основы музейной педагогики в работе учителя как одно из условий реализации Федерального государственного образовательного стандарта (ФГОС)»
Курс повышения квалификации «Целеполагание как основа современного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Экзаменационный стресс как частая проблема педагогов и учащихся и пути ее решения»
Курс повышения квалификации «Инструменты и методы воспитания российской гражданской идентичности согласно ФГОС»

Комментарии:

7 месяцев назад

В процессе воспитания очень важно опираться на народную педагогику. В этих целях была разработана эта презентация.

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.