Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Татар теле дәресе.
3 нче сыйныф
2 слайд
.
Максат:
1) Сыйфат темасы белән танышу,аның нинди билгеләр белдерүенә төшенчә бирү.
2) Сыйфатларны тексттан таба белү,сыйфатлар кертеп җөмләләр төзү.
3) Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
3 слайд
Сыйфат
Предметның
билгесен
белдерә.
Нинди? Кайсы?
сорауларына
җавап бирә.
Сыйфатлар исемгә
бәйләнеп
килә.
Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар. Алар предметларны, күренешләрне төрле яктан сурәтлиләр.
4 слайд
предметларның
төрле билгеләрен белдерәләр:
төсне: ак, сары, кара, яшел, кызыл;
тәмне: ачы, төче, татлы, баллы, тозлы;
форманы: озын, түгәрәк, кәкре, кыска;
холыкны: көләч, усал, юаш, шаян, сизгер,
куркак, кыю, батыр, хәйләкәр, ерткыч;
вакытны: кышкы, җәйге, кичке, иртәнге,быелгы;
Табигать күренешләренең билгеләрен: буранлы, яңгырлы, җилле, җиләс, аяз, болытлы;
Сыйфатлар
5 слайд
Сыйфатларны кем табар?
Түгәрәк шар очты.
Ал шар оча.
Яшел шар оча.
Миңа зур шар алдылар.
6 слайд
Егерме сигезенче февраль.
Сыйныф эше.
Уу уу Уу уу
матур, сылу, алсу йөзле, алтын куллы
7 слайд
Физкультминут
8 слайд
Өзекне чагыштырып укыгыз. Кайсы өзек тулырак, матуррак тоела?
Тагын яз җитте. Яңгырлар явып үтте. Агачлар яфракларга күмелде. Шомырт чәчәк ата. Өй кыекларында сыерчыклар җилпенә. Һавада тургай сайрый, умарта кортлары, чәчәкләргә чумып, бал җыя.
Тагын кояшлы, ямьле яз җитте. Беренче җылы яңгырлар явып үтте. Агачлар ямь-яшел яфракларга күмелде. Шомырт ак чәчәк ата. Өй кыекларында дәртле сыерчыклар җилпенә, һавада моңлы тургай сайрый, умарта кортлары, хуш исле чәчәкләргә чумып, тәмле бал җыялар.
Сыйфат сөйләмдә ни өчен кирәк?
9 слайд
Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар.
Алар предметларны, күренешләрне төрле яктан сурәтлиләр.
10 слайд
Сыйфатларны кем табар?
Көләч, ачык, якты йөзле,
Тәмле, йомшак, җылы сүзле
Әнием – иң якын кешем,
Бик остасы һәрбер эшнең.
(Наҗия Саттарова
11 слайд
Йомгаклау.
Укучылар, бу дәрес сезгә ошадымы?
Бу дәрестә без ниләр эшләдек?
Сыйфат дип нинди сүзләр атала?
Аларга нинди сораулар куела?
Сыйфатлар ни өчен кулланыла?
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 656 262 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Гумарова Альбина Мунировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
8 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.