Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация на тему "Сугыш чоры балалары"

Презентация на тему "Сугыш чоры балалары"

  • Другое
Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре “9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” Муниц...
Фәнни – эзләнү эшенең максатлары һәм бурычлары: 1. Бөек Ватан сугышы елларын...
Иң элек әбиебез Тәҗетдинова Маһибә Габдрахман кызының сугыш турында сөйләгә...
Изге күңелле, ак яулыклы әбиләр белән бәйрәм табыны артында очраштык. Сугыш...
Әйе, бер көн эчендә тормышның астын-өскә китергән дәһшәтле сугыш илебездәге...
КҮПМЕ ҮЛЕМ, КҮПМЕ ХӘСРӘТ, КҮПМЕ ЯТИМ...
ВАТАН ИЗГЕ КӨРӘШКӘ ЧАКЫРА! 	Ил һәм Татарстан халкы белән берлектә Нурлат рай...
Тормышыбыз гөрләп чәчәк аткан Шундый рәхәт, тыныч заманда Хәтерләрдә әле сугы...
-- Безнең әти Армиядә- Кайтыр әле үлмәсә. Военкомат өстәленә Публигы килмәсә...
Әтисе сугышта һәлак була, әнисе дә бу хәбәрдән соң озак яшәми, вафат була. Ө...
Сания әби Низаметдинова сугыш елларын, сугыштан соңгы елларны еламыйча искә т...
«Ярым ач килеш, көнне төнгә ялгап, бернәрсә белән дә исәпләшмичә, башта тизрә...
Хатын – кызлар, алар белән бергә балалар да кырда эшлиләр: печән чабалар, ур...
Розалия әби Яруллина тумышы белән Якты Күлдән булмаса да сугыш китергән авы...
Ничек кенә авыр булмасын, сынатмаганнар. Кая җибәрсәләр дә, нинди генә эш ку...
- Ир – атлар гына эшләргә тиешле бу авыр эшләрне җыр белән җиңеләйтә идек, -...
Нурлат районы халкы Ватанны саклап калу өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдала...
Без – фашизмны җиңүче илнең оныклары! Без – туган илебезнең киләчәге! Үзебе...
 ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!
1 из 19

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре “9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” Муниц
Описание слайда:

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре “9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” Муниципаль автоном гомуми белем учреждениесе Эзләнү - тикшеренү эшенең темасы: Сугыш чоры балалары. Җитәкче: Бикиева Лизия Вәзир кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Эшне үтәделәр: Төхвәтуллина Гүзәл Марат кызы, 5нче сыйныф . Төхвәтуллин Айнур Марат улы, 10 нчы сыйныф .

№ слайда 2 Фәнни – эзләнү эшенең максатлары һәм бурычлары: 1. Бөек Ватан сугышы елларын
Описание слайда:

Фәнни – эзләнү эшенең максатлары һәм бурычлары: 1. Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән танышу; 2. Төбәктә яшәүче хезмәт ветераннары белән очрашулар үткәрү; 3. Буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту; 4. Эзләнү – тикшеренү эше белән шөгыльләнү. Фәнни – эзләнү эшенең актуальлеге: 1.Сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы җимерекләрне төзәтү авырлыкларын кичергән, намуслы хезмәт белән көн күргән тыл ветераннарын олылау, хөрмәтләү; 2.Тыныч тормышның кадерен белергә өйрәнү.

№ слайда 3 Иң элек әбиебез Тәҗетдинова Маһибә Габдрахман кызының сугыш турында сөйләгә
Описание слайда:

Иң элек әбиебез Тәҗетдинова Маһибә Габдрахман кызының сугыш турында сөйләгәннәрен барладык. Ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя. Безнең бурыч – Җиңү алып килгән ватандашларыбыз турындагы хәтирәләрне киләчәк буынга җиткерү. Бары тик бердәмлек һәм Туган илгә мәхәббәт кенә шундый зур җиңүгә китерә алуын төшендерү.

№ слайда 4 Изге күңелле, ак яулыклы әбиләр белән бәйрәм табыны артында очраштык. Сугыш
Описание слайда:

Изге күңелле, ак яулыклы әбиләр белән бәйрәм табыны артында очраштык. Сугыш тәмамлануга 70 ел узса да, әби - бабаларыбызның күз яше кипкәне, сугыш китергән күңел яраларының әле дә төзәлгәне юк. Без моның шулай икәнен сугыш башланганда 5-14 яшьләрендә генә булган ветеран әбиләребез белән аралашкач, тагын да тирәнрәк аңладык. «Илгә – көнгә тынычлык бирсәң иде, башка сугыш әрнүләре аша үтәргә язмасаң иде, Ходаем!»- дип дога кылалар алар.

№ слайда 5 Әйе, бер көн эчендә тормышның астын-өскә китергән дәһшәтле сугыш илебездәге
Описание слайда:

Әйе, бер көн эчендә тормышның астын-өскә китергән дәһшәтле сугыш илебездәге һәр гаиләгә кагыла. Фронтта да, тылда да һәр кешедән гаятъ зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп итә. Һәр көнне меңләгән солдат фронтка китә.

№ слайда 6 КҮПМЕ ҮЛЕМ, КҮПМЕ ХӘСРӘТ, КҮПМЕ ЯТИМ...
Описание слайда:

КҮПМЕ ҮЛЕМ, КҮПМЕ ХӘСРӘТ, КҮПМЕ ЯТИМ...

№ слайда 7 ВАТАН ИЗГЕ КӨРӘШКӘ ЧАКЫРА! 	Ил һәм Татарстан халкы белән берлектә Нурлат рай
Описание слайда:

ВАТАН ИЗГЕ КӨРӘШКӘ ЧАКЫРА! Ил һәм Татарстан халкы белән берлектә Нурлат районы халкы да җиңү көннәрен якынайту өчен сугыш вакытының катгый таләпләренә буйсынып яши. Безнең Нурлат районыннан сугышка 15 меңнән артык кеше китә, аларның яртысыннан артыгы яу кырларында башларын сала.

№ слайда 8 Тормышыбыз гөрләп чәчәк аткан Шундый рәхәт, тыныч заманда Хәтерләрдә әле сугы
Описание слайда:

Тормышыбыз гөрләп чәчәк аткан Шундый рәхәт, тыныч заманда Хәтерләрдә әле сугыш чоры, Төшкә керә афәт һаман да. - Әйе, төшкә керә,- диделәр ак яулыклы әбиләр. Авыр сугыш авыл халкына көн дә кайгы китерә тора. Фронтта батырларча сугышкан уллары үлеп, аларның үлү хәбәре килгән фронтовик гаиләләрендә гомерлек кайгы, ачы хәсрәт хөкем сөрә.

№ слайда 9 -- Безнең әти Армиядә- Кайтыр әле үлмәсә. Военкомат өстәленә Публигы килмәсә
Описание слайда:

-- Безнең әти Армиядә- Кайтыр әле үлмәсә. Военкомат өстәленә Публигы килмәсә. - Ә андый хатлар авылга бик күп килде,- дип искә алдылар Мөхәммәдиева Зәйтүнә әби белән Бикиева Хөсния әби. Без авыз тутырып “әти” дип әйтә алмадык, башка бик күп солдатлар белән яу кырында мәңгелеккә ятып калдылар алар. Публик - Үлем хәбәре

№ слайда 10 Әтисе сугышта һәлак була, әнисе дә бу хәбәрдән соң озак яшәми, вафат була. Ө
Описание слайда:

Әтисе сугышта һәлак була, әнисе дә бу хәбәрдән соң озак яшәми, вафат була. Өлкән бала буларак тормышның бөтен авырлыгы әбием җилкәсенә төшә. Энеләре 7 яшьлек Фәйзрахманга һәм 4 яшьлек Вәгыйзгә таләпчән әти дә, кайгыртучан әни дә, яраткан апа да булырга туры килә аңа. Минем әбием, Тәҗетдинова Маһибә Габдрахман кызы да, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән кеше. Җиңүгә, якты киләчәккә ышаныч тырыш, сабыр холыклы, туган җанлы әбиемә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

№ слайда 11 Сания әби Низаметдинова сугыш елларын, сугыштан соңгы елларны еламыйча искә т
Описание слайда:

Сания әби Низаметдинова сугыш елларын, сугыштан соңгы елларны еламыйча искә төшерә алмый:- Без күргәннәрне Аллаһы Тәгалә башка беркемгә дә күрсәтмәсен, - ди ул “Колхозның ашлык көлтәләрен кыш көне суга идек тә, амбарга тапшыра идек. Бригадир бер уч бодай бирми иде. Үзәкләребез өзелеп кайтып китә идек. Бодай саламын өйдә мичкә ягар өчен алып кайта идек. Туйганчы ашарга ризык, өскә кияргә кием юк. Аякта чабата.»

№ слайда 12 «Ярым ач килеш, көнне төнгә ялгап, бернәрсә белән дә исәпләшмичә, башта тизрә
Описание слайда:

«Ярым ач килеш, көнне төнгә ялгап, бернәрсә белән дә исәпләшмичә, башта тизрәк җиңү килсен дип, сыер җигеп, сука сукаладык, карлы-бозлы юллардан җилкәгә асып, я булмаса чана тартып, чәчүлек орлык ташыдык.» - дип сөйләде Розалия әби.

№ слайда 13 Хатын – кызлар, алар белән бергә балалар да кырда эшлиләр: печән чабалар, ур
Описание слайда:

Хатын – кызлар, алар белән бергә балалар да кырда эшлиләр: печән чабалар, урак уралар, көлтә бәйлиләр.

№ слайда 14 Розалия әби Яруллина тумышы белән Якты Күлдән булмаса да сугыш китергән авы
Описание слайда:

Розалия әби Яруллина тумышы белән Якты Күлдән булмаса да сугыш китергән авырлыкларны зур түземлек белән авыр хезмәт аша үз җилкәсендә татый. - Сугыш җимерекләрен дә без төзәттек, - дип искә ала Розалия әби.

№ слайда 15 Ничек кенә авыр булмасын, сынатмаганнар. Кая җибәрсәләр дә, нинди генә эш ку
Описание слайда:

Ничек кенә авыр булмасын, сынатмаганнар. Кая җибәрсәләр дә, нинди генә эш кушсалар да, күңел биреп, җиренә җиткереп эшләгәннәр. Хатын-кызларны еракка урман кисәргә дә җибәргәннәр. Өскә кияргә юньле кием- салым, ашыйм дисәң ашарга булмаган.

№ слайда 16 - Ир – атлар гына эшләргә тиешле бу авыр эшләрне җыр белән җиңеләйтә идек, -
Описание слайда:

- Ир – атлар гына эшләргә тиешле бу авыр эшләрне җыр белән җиңеләйтә идек, - дип искә ала. Чәчем озын үрәлмим, Лентам кыска бүләлмим. Ай белән кояшны күрәм, Ә сезләрне күрәлмим. Фәйрүзә әби Яруллина:

№ слайда 17 Нурлат районы халкы Ватанны саклап калу өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдала
Описание слайда:

Нурлат районы халкы Ватанны саклап калу өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып, фронтка төрлечә ярдәм итә. Үзләре ач-ялангач булсалар да, төннәрен фронттагы батыр улларына, туганнарына һәм тормыш иптәшләренә җылы киемнәр, оекбашлар, бияләйләр хәзерләп озатуны дәвам иттерәләр. Сугыш елларында Нурлат районы хезмәтчәннәре 900 пар киез итек, 200 дән артык тун, 600 бүрек, 6000 пар оекбаш һәм бияләй җыеп фронтка җибәрәләр. .

№ слайда 18 Без – фашизмны җиңүче илнең оныклары! Без – туган илебезнең киләчәге! Үзебе
Описание слайда:

Без – фашизмны җиңүче илнең оныклары! Без – туган илебезнең киләчәге! Үзебезне чын патриот итеп тотарга тиешбез. Яхшы уку, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, янәшәбездәге кешеләргә карата мәрхәмәтле, игътибарлы, ярдәмчел булу – безнең алда торган бурычларның иң олысы.

№ слайда 19  ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!
Описание слайда:

ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!

Автор
Дата добавления 26.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров174
Номер материала ДВ-382525
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх