Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Егерме җиденче ноябрь
Сыйныф эше
2 слайд
Төркемнәрдә эш
Мини текстны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә
1 төркем. Салкын кыш килде. Карлы бураннар башланды. Якты көннәр кыскарды. Айлы төннәр озайды. Кыш матур.
2 төркем. Ямьле җәй башланды. Җылы көннәр килде. Якты кояш кыздыра. Зәңгәрсу болытлар йөзә. Җиләкләр пешә.
3 төркем. Сары көз килеп җитте. Елак яңгырлар башланды. Һава торышы начарланды. Салкын җилләр исә.. Көз күңелсез.
3 слайд
Тәмамлык
Эш-хәрәкәт белдерүче сүзгә ияреп килгән һәм аныӊ үтәлүенә бәйле предметны, затны күрсәткән иярчен кисәк. Исем яки исем мәгънәсендә килгән сүзләр белән белдерелә, барлык кыек килеш сорауларына һәм бәйлекләр белән килгән сорауларга җавап бирә.
4 слайд
Кемгә?
Нәрсәне?
Кем белән?
Нәрсәгә?
Нәрсә өчен?
Кемдә?
Кемне?
Һ.б.
5 слайд
1.Туган телдә (нәрсәдә?) уку бәхетен (нәрсәне?) берни алыштыра алмый. (Ш.Галиев)
2. Халкыбыз туган ягына ( нәрсәгә?) булган мәхәббәтен ( нәрсәсен?) көйгә (нәрсәгә?) салып та җырлый. (Г.Бәширов)
3. Корыч белән ( нәрсә белән?) җәрәхәтләнеп беткән дала өстендә язгы кояш балкый.
( И.Гази)
6 слайд
Процесс турыдан-туры төшкән объект. Төшем килеше кушымчасы алган
яки алу ихтималы булган тәмамлык.
Процесс турыдан-туры аӊа төшмәгән. Ияртүче сүзгә Ю.к.,Ч.к., У.-в.к. кушымчалары, бәйлек,бәйлек сүзләр ярдәмендә иярүче тәмамлык.
Туры
Кыек
7 слайд
Текст белән эш.
Ачык тәрәзәдән җил кереп, челтәрле пәрдәләрне тибрәтте. Карлыккан тавышы белән кемнеңдер әтәче аваз салды. Кәримә тәрәзәне барып япты, энесенең мич буендагы буш урынына карап кабат урынына менеп ятты. Энесе Шамилнең шыпырт кына тәрәзәдән үрмәләп керүен тоймады да.
8 слайд
Тест.
1.Тәмамлыклар - ...
а) эшнең яки хәрәкәтнең кайда, кайчан, ничек үтәлүен (яки үтәлмәвен) күрсәтеп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәкләр алар.
б) эш яки хәрәкәтне белдерүче сүзгә ияреп килеп, аның үтәлүенә (яки үтәлмәвенә) бәйле предметны, затны күрсәтүче иярчен кисәк алар.
2.Түбәндәге сорауларның кайсысы тәмамлыкныкы түгел?
а) нәрсәне? б) кем белән? в) кайда? г) кемгә?
ТЕСТ
9 слайд
3.Бу җөмләдә тәмамлыкны күрсәтегез. Мин авылга дустым белән кайттым.
а) мин б) дустым в) дустым белән г) авылга
4.Бу җөмләдә тәмамлык нинди сүз төркеме белән белдерелгән?
Аниягә ун яшь тулды.
а) сан б) ялгызлык исем в) алмашлык г) исем фигыль
5.Бу җөмләдә тәмамлык ияртүче кисәккә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнгән? Китапларны әзерләдек
а) -ка б) -ны в) –дек
10 слайд
Ачкыч
1. б;
2. в;
3. в;
4. б;
5. б;
11 слайд
Иҗади диктант
Текст.
Мин дус. Хөрмәт итәм. Без ярдәм итәбез. Ул ярата. Алар кызыга. Сез дус булыгыз. Дуслык сынала.
12 слайд
Тәмамлык нинди җөмлә кисәге?
Ул нинди сорауларга җавап бирә?
Тәмамлык нәрсәләр белән белдерелә?
Ияртүче кисәккә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?
13 слайд
1 төркем – бу тәмамлыкларны файдаланып, текст төзергә: (көзге пейзаж буенча: август белән, табигать тарафыннан, кошларны, агачларда, яңгырлардан.)
2 төркем: бирелгән җөмләләргә тәмамлыклар өстәп язарга (кышкы пейзаж буенча, күпнокталар урынына) ... шугалаклар, таулар өйдек. ... алып шул .... бардык һәм көне буе ... шудык. ... туздырып, ... сиптереп ... очтык кына. ... боз катты, ... кар тулды, әмма күңелләр шат.
3 төркем: тәмамлыкларны да, текстны да үзлегеннән уйлап яза.
14 слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 654 631 материал в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Кабирова Алия Ленаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.