Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Илдар Юзеев - яшьлек һәм романтика җырчысы Төннәр кебек зәңгәр сагышларым, Күлләр кебек тирән уйларым...
2 слайд
Нурлардан күперләр салып, Күрештереп торсамчы, Сөенечләр китерүче Бер тылсымчы булсамчы.
3 слайд
Шәкүрә апа улы Ильдар килене Тәфтилә белән Ильдар Юзеевның әнисе Шәкүрә апа Шагыйрьнең әти-әнисе Гафур абый белән Шәкүрә апа Укытучы буларак, балаларның бигрәк тә инша язганда сүз таба алмый интегүләрен белә идем. Шуның өчен мин Илдарга да, абыйсы Нилгә дә кечкенәдән әкиятләр сөйли һәм шигырьләр укый торган булдым, кыска шигырьләр ятлатам. Экскурсиядән, урманнан җиләктән кайткач, күргәннәре турында язарга куша идем. Шулай итеп балалар матур иншалар язарга өйрәнеп киттеләр, шигырьләр яза башладылар.
4 слайд
5 слайд
Без Илдар белән 46 ел бергә яшәдек. Шул гомер эчендә аның бер генә тапкыр да кимсетерлек, рәнҗетерлек авыр сүз әйткәне булмады. Илдар бик игелекле, мәрхәмәтле кеше. Матурлык ярата иде Илдар, бакчадагы чәчәкләргә гел соклана иде, хәтта аларны өзәргә кызгана иде. Кешенең уңышына шатланып яхшы җылы сүз әйтә белә торган олы җанлы кеше иде. Илдар Юзеевның хатыны Тәфтилә. Илдар Юзеев һәм Шәүкәт Галиев тормыш иптәшләре белән.
6 слайд
“Пионер” (“Ялкын”) журналының җаваплы секретаре. 1998 ел
7 слайд
“ Илдар Юзеев әсәрләре – шигырьме ул, лирик поэмамы, драма әсәреме яисә аның сүзләренә язылган җырмы – һәрчак күңел түренә үтеп керә, дөньяга яңача карарга, аны тирәнрәк аңларга мәҗбүр итә. Юморы мәгънәле, фикерләре зирәк, иҗаты эчкерсез аның.” Минтимер Шәймиев
8 слайд
Ильдар Юзеевның Улы - Салават Улы Салават оныклары Самат һәм Динара белән Улы Илгиз Гармунчы Ильдар Юзеев уллары белән Әти мине үз халкымны, аның мәдәниятен яратырга өйрәтте. Ул миндә китапка мәхәббәт уятты.
9 слайд
Илдар Юзеевның оныгы Самат Юзеев Дәү әтием минем иң беренче тәрбиячем иде! Ул мине балачакта бик күп нәрсәгә өйрәтте, шуның өчен мин аңа бик рәхмәтле. Ул мине шахмат уйнарга, өстәл янында үземне дөрес тотарга, мәчене сыйпарга өйрәтте. Ләкин иң зур рәхмәтем татар телендә укырга өйрәткән өчен.
10 слайд
Алгы сафтагы шагыйрь Илдар Юзеев башка күп каләмдәәшләреннән үзенчәлекле тавышы беләнаерылып тора. Бу тавышта Такташ авазы да тоемлана. Аның турында, һич тә икеләнмичә, ул – замана шигъриятенең иң матур традицияләрен үзенә туплаган бәхетле шагыйрьләрнең берсе дип әйтәсе килә. Юзеев реализмы романтик ашкыну белән заман яшьләренең бай рухи дөньясын җырлауга юнәлгән. Минемчә, Илдар Юзеев - без яшәгән көннәрнең көен, аһәңен тапкан шагырь Илдар Юзеев һәм Хәсән Туфан
11 слайд
Илдар Юзеев... Һәрвакыт моң тулы шигъри халәттә иде ул – күңеленнән илһам китеп тормагандыр. Илдар Юзеев иҗаты - милли байлыгыбыз, туган телебез хәзинәсе. Шагырь үзе илһамланып янган чәчәк. Шигърият безне гомерлек дус итте. Ярты гасыр дәвамында укучылар белән меңләп очрашуда булганбыз. Гаиләләр белән дуслар. Яшь язучылар белән эшләгәндә бергә туры килдек. Серләр – фикерләр уртак иде. Иҗатын остазларыбыз Хәсән Туфан, Сибгат Хәким белән янәшә күрәм. Шәүкәт Галиев А.Яхин, Ш.Галиев, И. Юзеев
12 слайд
Илдарның тормышы ал да гөл булмаса да, ул кайгы-хәсрәтләрен эченә яшереп яшәде, шаян тапкыр сүзләр белән безне гаҗәплән- дерде. Ул гел уйнап-шаярып кына йөргән икән дип уйларга ярамый. Көлгәндә дә күзләре һәрвакыт сагышлы була иде. Ул миһербансыз бу заманда үзенә урын таба алмый газапланды. Иҗат дөньясында яшәде. Шигырьләре белән дөньяны аз булса да матурларга ты- рышты. Дөньяның бөтен рәхәтен шигырь язганда тойгандыр ул. Һәм гармун уйнаганда... Гарумунны кулга алу белән үк үзгәрә иде. Күңеле белән бу дөньядан китеп тора. Беркемгә дә сөйләргә ярамаган серләрен гармунга сөйли, һәм ул серләр моң, көй белән дөньяга тарала Туфан Миңнуллин
13 слайд
Ул минем остазым иде Роберт Миңнуллин Казаннан миңа хат язган беренче чын шагыйрь Илдар абый бул-ды. Ул минем остазым иде. Фикердәшем, сердәшем иде. Гоме-рем буена өлкән дустым булып калды. Илдар абый беренче карашка кайгысы булмаган бер бәхетле кеше шикелле. Әмма аның күңеле тулы фаҗига, җаны тулы хәсрәт иде. Сәламәтлеккә туймагангамы юаш, кыюсыз, тыйнак булып тоела иде. Асылда аннан принципиаль, туры сүзле шагыйрь тагын булдымы икән? Ул татар күңеленә иң якын шагыйрьләрнең берсе. Без аны бик озак сагынырбыз әле.
14 слайд
Фәнис Яруллин Рабит Батулла Илдар Юзеев турында сөйләгәндә, аның гаять дәрәҗәдә юморга бай иң авыр чагында шалтыратсаң да: “Си-нең алда зарлану оят, Фәнис”,-дип сүзне иҗат мәсьәләсенә боруын, зар--ланмыйча дуслары алдында дәрәҗәсен тагын да күтәрүен әйтми мөмкин түгел. Илдарның тагын бер матур сыйфаты: ул кешене шатландыра, аның уңышларына сөенә белә иде Илдар Юзеев иҗатын ике канат һавада тотып тора. Аның берсе – лирика, икенчесе – юмор. Кайсы гына поэмасын алып карама, анда сагыш, лирика, моң чыңлый. Аның шигъри моңнары драматур-гиясендә дә колач җәя, лирикасы белән юморы, бергә үрелеп, тама-шачы күңелендә җылы хәтирәләр калдыра
15 слайд
Остаз һәм шәкерт Илдар Юзеев, Ленар Шәех И.Юзеев укучылар арасында Казан тикле Казанга да мине Илдар абый тартып китергән-дер. Ул минем хәлләр белән гел кызыксынып торды. Кайчак-ларда: “Ленар, син нигә минем оныгым түгел икән?”- дип куй-галый. Үзе дә миңа дәү әтием кебек якын, кадерле. Бәлки, дәү әни белән генә үскәнгә шулай-дыр... Оныкка бабай назы, аның акыл өйрәтүе, тормыш тәҗри-бәсен дә биреп калдыруы да кирәктер.
16 слайд
17 слайд
Илдар Юзеевны8 беренче 2с2рл2ре: «Тормыш 5и82» (1951), «Таныш мо8нар» (1955).
18 слайд
Драматургия 0лк2сенд2ге у8ышлары: «Янар ч2ч2к» , «Кыр казлары артыннан», «Кайтмый калсам, к0т2рсе8ме?», «М2к2р52г2 барган идек».
19 слайд
Д2ресне8 темасы: Илдар Юзеевны8 тормыш 32м и5ат юлы.
20 слайд
1933 драматург Халык шагыйре прозаик журналист Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Җырлар авторы 2004 М. Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
21 слайд
Поэма - зур к1л2мле шигъри 2с2р. Шигырьд2 с1з, нигезд2, нинди д2 булса бер эш яки к1ренеш турында барса, поэмада ис2 шагыйрьне8 хисл2ре, уйлары катлаулырак була.
22 слайд
Мо8су - К0лемсер21 - Дулкынлану - Тетр2п кую – Х2ср2т – Имтихан -
23 слайд
Резид2 институтка нинди максат бел2н кил2?
24 слайд
Кыз ш232рд2 1зен ничек хис ит2?
25 слайд
Резид2не8 со8гы имтихан бир1 вакыты турында с0йл2гез.
26 слайд
Өй эше И. Юзеевның “Таныш мо8нар” поэмасыны8 икенче 0лешен укырга.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 656 356 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Хамидуллина Алсу Динаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
10 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.