Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Сораулар:
1.Материкта нинди климат пояслары өстенлек итә?
2.Иң зур мәйдан алып торучы климат поясы нинди?
3.Кайсы климат поясына салкын карлы кыш һәм җылы яңгырлы җәй хас?
4.Кайсы климат поясында салкын җәй һәм бик салкын кыш күзәтелә?
5.Кофе, шикәр камышы, банан кайсы климат поясында үстерелә?
6.Кайсы ярымутрауга кызу һәм коры җәй, җылы һәм коры кыш хас?
а) Аляска; б)Лабрадор; в)Калифорния;
7.Нәрсә ул торнадо?
2 слайд
Төньяк Американың эчке сулары
3 слайд
Дәреснең максаты:
- Төньяк Американың эчке сулары, аларның материкта урнашуы, туклану режимнары характеры, агым үзенчәлекләре турында өйрәнү;
- эре елгалары, күлләре, шарлавыклары белән танышу;
- елгага характеристика төзү күнекмәләре алуны дәвам итү.
4 слайд
Эчке сулар:
Җир асты сулары Җир өсте сулары
(елгалар, күлләр.
сазлыклар, бозлыклар)
5 слайд
Тышкы факторларның елгаларга йогынтысы
6 слайд
Тышкы факторларның елгаларга йогынтысы
7 слайд
“ЧАРГОГГАГОГГМАНЧАУГГ
ОГОГГЧАУБУНАГУНГАМАУГГ”
(күл атамасы)
Индеецлар телендә «балык тоту һәм индеец кабиләләренең гомуми җыелышларын үткәрү өчен нейтраль территория” дигәнне аңлата.
8 слайд
Материк елгалары бассейннары
Төньяк Америка –суларга бай материк
Атлантик һәм Төньяк Боз океаннар бассейнарына караган елгалар өстенлек итә
9 слайд
Миссисипи – «бөек» елга
Миссисипи – материкның иң зур елгасы, озынлыгы 3770 км.
Бассейнының мәйданы (кушылдыклары белән)
АКШ ның гомуми мәйданының 40 % ын алып тора.
10 слайд
МиссУРИ елгасы
Миссури – Миссисипи елгасының уңъяк кушылдыгы, озынлыгы - 3970 км. Бассейн мәйданы- 1370 мең км² ( 10 мең км²га якыны Канада территориясенә туры килә ).
АКШ ның иң озын елгасы һәм иң озын кушылдык елгалар арасында дөньяда икенче урында(беренче урында- Иртыш).
11 слайд
КОЛОРАДО – каньоннар елгасы
Колорадо – Кыя таулардан башлангычын ала, Тын океанның Калифорния култыгына коя. Озынлыгы- 2740 км, мәйданы 635 мең км2.
Күбесенчә, чүлле һәм ярымчүлле районнарда ага.
Тау сыртларын кисеп чыгып Колорадо тирән һәм озынлыгы 320 км.га сузылган Зур Каньон барлыкка китерә.
12 слайд
Маккензи – Төньяк боз океан елгасы
Маккензи – зур елгаларның берсе (1709 км).
Зур Невольничье күленнән башланып, Бофорт диңгезенә коя, дельтасы- 12 мең км².
Елганы Александр Маккензи ачкан.
13 слайд
ЮКОН – материкның төньяк елгасы
Юкон –Тын океан бассейнының иң зур елгасы.
Озынлыгы- 3700 км, бассейн мәйданы- 855 мең км².
Кордильер тауларыннан башлангычын ала. Беринг диңгезенең Нортон бугазына коя.
14 слайд
Ниагара шарлавыгы - төп туризм объекты
Ниагара шарлавыгы ике өлешкә бүленә: сулъяк Канада өлеше, биеклеге – 48м , озынлыгы- 914м һәм уңъяк Америка өлеше, биеклеге- 51м , озынлыгы-323м.
25 км. га суның агып төшү гөрелтесе ишетелә.
Шарлавыкның су чыгымы-секундына 700 тонна.
Елга һәм шарлавык моннан 10000 еллар элек Канада территориясе буйлап бозлык хәрәкәтләнгәндә ясалган булса кирәк.
15 слайд
16 слайд
17 слайд
Бөек америка күлләре системасы
18 слайд
Оз. Верхнее
Оз. Мичиган
Оз. Онтарио
Оз. Эри
Оз. Мичиган
Оз. Гурон
Оз. Эри
19 слайд
Зур тозлы күл
Зур тозлы кул- агымсыз күл, аңа, тауларда кар эрегәндә, күп су алып килүче кечерәк елгалар коя.
Күл мәйданын 2500 дән 6000 км²га кадәр үзгәртә ала.
Мәйданына карап күлнең тозлылыгы да үзгәрә (137‰ дән 300‰гә кадәр).
Күл диңгез өсте тигезлегеннән 1280 м биеклектә,Юта штатында (АКШ), Кордильерлар үзәгендә урнашкан.
20 слайд
Ныгыту. Тест.
А1. Кайсы елга Тын океан бассейнына карый?
1.Маккензи; 2.Колорадо; 3.Миссисипи;
А2. Зур Каньон кайсы елгада?
1.Юкон; 2.Колумбия
3.Колорадо;
А3. Төньяк Американың эре күлләре нинди юл белән ясалган?
1.Бозлык шуышу; 2.тектоник;
3.вулканик;
А4. Кайсы елгалары туңа?
1.Миссисипи һәм Миссури;
2.Колорадо һәм Колумбия;
3.Маккензи һәм Юкон;
А5. Ниагара шарлавыгы нинди күлләр арасында урнашкан?
1.Эри һәм Онтарио;
2.Гурон һәм Эри;
3.Гурон һәм Мичиган;
А6.Төче күлләренең иң зурысы?
1.Югары күл; 2.Виннипег;
3.Эри, 4.Мичиган;
В1. Ниагара шарлавыгына нинди куркыныч яный?
с1. Ни өчен Төньяк Америкада
Олы күлләрне Атлантик океан
белән тоташ диләр?
21 слайд
Җаваплар:
А1-2
А2-3
А3-1
А4-3
А5-1
А6-1
В1- Ниагара шарлавыгы югары агымда чигенә бара. Эри күленә килеп җиткәч, ул юкка чыгарга мөмкин.
С1- Кордильер таулары акрын күтәрелгән. Колорадо үз юлын алдан ясый барган.
22 слайд
Өй эше:
1) & 54, укырга, 215-216 нчы биттәге сорауларга җаваплар әзерләргә;
2) Таратылган карточкалар буенча:
1-вар.Төньяк Американың бер елгасына
характеристика төзи;
2-вар. Материк күлләрен мәйданы зурая бару тәртибендә язып ала.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 662 251 материал в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Хаматшина Ильсояр Марсовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.