Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Презентации / Презентация по истории о забытых деревнях на тему "Кызыл Бүләк"

Презентация по истории о забытых деревнях на тему "Кызыл Бүләк"


  • История

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Азнакай районы Мәлбагыш авылы биләмәсенә караган Кызыл...
Кызыл Бүләк авылы Инде Кызыл Бүләк авылы беткәнгә күп еллар, күпме вакыт үтсә...
Югалган авыллар исемлегендә Мәлбагыш авыл советына караган Кызыл Бүләк авылы...
Бу авыл, Сергей бай исеме белән бәйле булып, Сергеевка рус хуторы һәм Кызыл Б...
1964 нче елда да анда 18 хуҗалык яшәгән булган. Халык үсемчелек, игенчелек һә...
Сугышка кадәр авыл старостасы Макар бай булган. Хәзерге көндә Макар култыгы д...
Сергей дигән байның җиназасын балаларының балалары каберен ачып, калдыкларын...
Авылларны берләштерү сәясәте башлангач, 1969 нчы еллар тирәсендә авылның кеше...
Кызыл Бүләк авылында туып үскән, шунда яшьлеген үткәргән, хезмәт куйган Рәди...
Бүген бу авылның ике зираты, чишмәсе генә урман уртасында сакланып калган.
Галим бабай чишмәсе белән аның йорт нигезендә басып тору күңелләргә тынычлык...
Кызыл Бүләк авылының 3 зираты да игътибарга, төзекләндерүгә мохтаҗ! Монда әле...
Моннан бик күп еллар элек Петербург шәһәрендә полковник чинындагы Соловьев и...
Бу авылда Сергей зираты, ике ярның ике ягында ике татар зираты бар.
Кызыл Бүләк авылындагы Сергей хуторы биналарының нигез ташлары.
Кызыл Бүәк авылындагы Сергей хуторының Кутыр(Хутор) чишмәсенең бүгенге көндәг...
Туган авылым Мәлбагыш горур Чатыртауның дәвамы булган Кызыл тау итәгенә урнаш...
1 из 17

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Татарстан Республикасы Азнакай районы Мәлбагыш авылы биләмәсенә караган Кызыл
Описание слайда:

Татарстан Республикасы Азнакай районы Мәлбагыш авылы биләмәсенә караган Кызыл Бүләк авылы буйлап сәяхәт Төзеде: Мәлбагыш авыл китапханәчесе Хәкимуллина Зөлфия Рәсим кызы 2015 нче ел

№ слайда 2 Кызыл Бүләк авылы Инде Кызыл Бүләк авылы беткәнгә күп еллар, күпме вакыт үтсә
Описание слайда:

Кызыл Бүләк авылы Инде Кызыл Бүләк авылы беткәнгә күп еллар, күпме вакыт үтсә дә, халык үзенең авылын онытмый.

№ слайда 3 Югалган авыллар исемлегендә Мәлбагыш авыл советына караган Кызыл Бүләк авылы
Описание слайда:

Югалган авыллар исемлегендә Мәлбагыш авыл советына караган Кызыл Бүләк авылы (хуторы) да бар. Бу авыл Актүбәдән Җәлилгә барганда Каменка борылышыннан 2 км. Җәлилгә таба баргач, уң якта каерылып 3 км. урман буйлап керергә кирәк.

№ слайда 4 Бу авыл, Сергей бай исеме белән бәйле булып, Сергеевка рус хуторы һәм Кызыл Б
Описание слайда:

Бу авыл, Сергей бай исеме белән бәйле булып, Сергеевка рус хуторы һәм Кызыл Бүләк татар хуторына бүленгән булган. ,

№ слайда 5 1964 нче елда да анда 18 хуҗалык яшәгән булган. Халык үсемчелек, игенчелек һә
Описание слайда:

1964 нче елда да анда 18 хуҗалык яшәгән булган. Халык үсемчелек, игенчелек һәм мал асрау белән шөгыльләнгән.Үз кибете, ат фермасы булган.

№ слайда 6 Сугышка кадәр авыл старостасы Макар бай булган. Хәзерге көндә Макар култыгы д
Описание слайда:

Сугышка кадәр авыл старостасы Макар бай булган. Хәзерге көндә Макар култыгы дигән урман сакланган.

№ слайда 7 Сергей дигән байның җиназасын балаларының балалары каберен ачып, калдыкларын
Описание слайда:

Сергей дигән байның җиназасын балаларының балалары каберен ачып, калдыкларын алып китәләр. Зират “Сергей зираты” дип аталган.

№ слайда 8 Авылларны берләштерү сәясәте башлангач, 1969 нчы еллар тирәсендә авылның кеше
Описание слайда:

Авылларны берләштерү сәясәте башлангач, 1969 нчы еллар тирәсендә авылның кешеләре Мәлбагыш һәм Түбән Якый авыллары, Актүбә бистәсенә күченә.

№ слайда 9 Кызыл Бүләк авылында туып үскән, шунда яшьлеген үткәргән, хезмәт куйган Рәди
Описание слайда:

Кызыл Бүләк авылында туып үскән, шунда яшьлеген үткәргән, хезмәт куйган Рәдимә апа Сәгытдинова авылын бик сагынып, матур истәлекләр белән уртаклашты.

№ слайда 10 Бүген бу авылның ике зираты, чишмәсе генә урман уртасында сакланып калган.
Описание слайда:

Бүген бу авылның ике зираты, чишмәсе генә урман уртасында сакланып калган.

№ слайда 11 Галим бабай чишмәсе белән аның йорт нигезендә басып тору күңелләргә тынычлык
Описание слайда:

Галим бабай чишмәсе белән аның йорт нигезендә басып тору күңелләргә тынычлык бирә.

№ слайда 12 Кызыл Бүләк авылының 3 зираты да игътибарга, төзекләндерүгә мохтаҗ! Монда әле
Описание слайда:

Кызыл Бүләк авылының 3 зираты да игътибарга, төзекләндерүгә мохтаҗ! Монда әле билгесез каберлекләр дә бик күп, шуңа күрә бу каберләрлекләрнең кемнеке икәнен дә белеп булмый. Кемнәрнең туганнары монда күмелгән, эзләп тапсыннар иде аларны. Чөнки Рәдимә апа, Миннур апа, Мөдәррис абыйлар азмы- күпме буавылның тарихын беләләр, саклыйлар. Ләкин алар да бит мәнгегә килмәгән бу дөньяга…

№ слайда 13 Моннан бик күп еллар элек Петербург шәһәрендә полковник чинындагы Соловьев и
Описание слайда:

Моннан бик күп еллар элек Петербург шәһәрендә полковник чинындагы Соловьев исемле хәрби хезмәче кыздан Сергей исемле бала таптыра. 1907 нче елда патша Николай югары чиндагы хәрбиләргә, отставкага чыккач, Россиянең төрле төбәкләренә китеп, хуторларга төпләнергә рөхсәт бирү турында указ чыгаруга,ул никахсыз туган улын- Соловьев Сергейны шушы урынга күчерә дигән фикер бар.Аның улы Вадимкүпләп сарык үрчетә башлый.Торган йортлары зур итеп таштан салына. Ләкин Сталин реакциясеелларында алар репрессиягә эләгә, хутор таркатыла. Бу урында сарык фермалары гына кала. Хөкүмәт управляющий итеп аның улын Соловьев Сергейны билгели.Ул үлгәч, ферма мөдире итеп хатыны Сима билгеләнә.Әкренләп хуторлар таркала, кешеләр күченеп китә башлый.Менә шушы вакыйгаларга нигезләнеп, бу урын Сергей хуторы, чишмә- Хутор (Кутыр) чишмәсе дип аталган.

№ слайда 14 Бу авылда Сергей зираты, ике ярның ике ягында ике татар зираты бар.
Описание слайда:

Бу авылда Сергей зираты, ике ярның ике ягында ике татар зираты бар.

№ слайда 15 Кызыл Бүләк авылындагы Сергей хуторы биналарының нигез ташлары.
Описание слайда:

Кызыл Бүләк авылындагы Сергей хуторы биналарының нигез ташлары.

№ слайда 16 Кызыл Бүәк авылындагы Сергей хуторының Кутыр(Хутор) чишмәсенең бүгенге көндәг
Описание слайда:

Кызыл Бүәк авылындагы Сергей хуторының Кутыр(Хутор) чишмәсенең бүгенге көндәге күренеше. Бу чишмә хәзер “Исмәгыйль” чишмәсе дип атала.

№ слайда 17 Туган авылым Мәлбагыш горур Чатыртауның дәвамы булган Кызыл тау итәгенә урнаш
Описание слайда:

Туган авылым Мәлбагыш горур Чатыртауның дәвамы булган Кызыл тау итәгенә урнашкан. Белмим, тагын нинди серләр, тарихи урыннар тикшерелүгә нигез булып тора микән? Безнең бурыч- киләчәк буыннарга үзебездән соң тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне ,саф матур табигатебезне тапшырудыр, минемчә...


Автор
Дата добавления 26.10.2015
Раздел История
Подраздел Презентации
Просмотров142
Номер материала ДВ-097563
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх