Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Презентации / Презентация по истории России на тему "Дворцовые перевороты" (7 класс)

Презентация по истории России на тему "Дворцовые перевороты" (7 класс)


  • История

Поделитесь материалом с коллегами:

Мөслим муниципаль районы Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Сарай перев...
ПЛАН Сарай переворотларының сәбәпләре Екатерина I (1725 – 1727) Петр II (1727...
Сарай переворотлары – Россия тәхетендә патшаларның, гвардия, сарай даирәсе й...
Сарай переворотларының сәбәпләре Петр Iнең 1722 елгы тәхет варисын билгеләү т...
Сарай переворотлары Идарәче	Идарә итү вакыты	Идарәченең таянычы ……………..	…………....
Кем тәхеткә утыру хокукына ия? ПЕТР I ЕКАТЕРИНА I АЛЕКСЕЙ ПЕТР II АННА ЕЛИЗАВ...
Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Екатерина I (1725 - 1727) 7 класс ук...
Екатерина I - император Петр I нең икенче хатыны. Крестьян гаиләсендә туа. Чы...
А.Д.Меншиков Г.И.Головкин Феофан Прокопович П.А.Толстой П.И.Ягужинский
Ире үлгәннән соң Меншиковның һәм гвардия частьларының актив тырышлыгы белән 1...
1726 нчы елда дошман булган сарай әһелләрен килештерү максатыннан Югары яшере...
Тәхет варисы хакындагы мәсьәлә яңадан көн тәртибенә килеп баса. ПЕТР I ЕКАТЕР...
Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Петр II (1727-1730) 7 класс укучысы...
Әтисе Алексей Петрович Петр II Алексей Петровичның улы
Петр ll (1727-1730) А.Д.Меншиков, Екатерина I исән вакытта ук, кызы Марияне б...
Меншиков Себердә . А. Д. Меншиков отставкага китә. Бу вакытта комиссия аның к...
Петр II нең иң якын дусты Иван Долгорукий була. Меншиковның хакимияттән китү...
Ни өчен 1727 елгы вакыйгаларны чираттагы сарай перевороты дип саныйлар? Борын...
«Югарылар» (Югары яшерен совет) 1730 ел Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәк...
Югары яшерен совет әгъзалары (бигрәк тә кенәз Д.М.Голицын) Долгорукийлар хаки...
“Югарылар”, никахсыз туган балалар дип, Петр I нең кызларын тәхет дәгъвачыла...
Патша таҗын ярлы Курляндия герцогының тол хатыны, 37 яшьлек Аннага кидерергә...
Анна Иоанновнаны Россия тәхетенә чакыру шартлары (кондицияләр): никахка кермә...
Мәскәүгә килгән Анна Иоанновна дворяннардан һәм гвардиядән “патшалыкны үзегез...
Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Анна Иоанновна (1730-1740) 7 класс у...
Иван V Прасковья Фёдоровна Анна Иоанновна 1693 елның 28 нче гыйнварында Мәскә...
Анна Иоанновна (1730-1740) Анна белән бергә Курляндиядән аның фавориты Э.И.Би...
Бирон Эрнст Иоганн – Курляндия герцогы, императрица Анна Иоанновнаның фаворит...
Иван Антонович һәм Анна Леопольдовна Аннаның хакимиятне патша Иван Алексеевич...
Иоанн Антонович (1740-1741) Император дип игълан иткәндә кечкенә Иванга ике г...
Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Елизавета Петровна (1941-1961) 7 кла...
Әтисе Петр I Әнисе Екатерина I
Елизавета Петровна 1709 елның декабрендә дөньяга килә. Ул матур киенергә, күң...
Елизавета Петровнаның ышанычлы вәкилләре А.Г.Разумовский П.И.Шувалов А.П.Бест...
1742 елда Елизавета Петровна үзенең бертуган апасы Анна Петровнаның улы, Петр...
Петр Федоровичны немец принцессасы София Августа Фредерика Ангальт-Цербстская...
Елизаветаның Петрга булган өмете акланмый. Петрны Россиягә һәм русларга кагы...
Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе 7 класс укучысы Гайнединов Илназ Мәл...
Петр I нең оныгы, патша кызы Анна Петровнаның улы. Әтисе ягыннан Петр турыдан...
ПетрIII Яшерен канцелярияне юкка чыгара Дәүләт банкы төзи Дворяннар иреге тур...
Бөек Петр үлгәннән соң бишенче сарай перевароты нәтиҗәсендә тәхеткә Екатерина...
Сарай переворотлары дәвере Россия тәхетендә патшаларның бик еш алмашынып тору...
Сарай переворотлары (1725-1762 еллар) Кем идарә иткән?	Идарә итү вакыты	Идәрә...
Сарай переворотлары (Тест) Дөрес җавапны тап. (Һәр дөрес җавап өчен берәр бал...
В1. Сарай перевороты дәверендә дата һәм идарәчеләрне туры китерегез. (3-4 дөр...
Җаваплар А1. 2 А2. 4 А3. 2 А4. 1 А5. 2 В1. 1в2г3б4а В2. регент В3. Гвардия по...
Дәреснең билгесен исәпләү 1. Биремнәрне башкару 2. Үземнең белем һәм күнекмәл...
Өй эше § 27, сораулар һәм биремнәр. Сүзлек белән эш.
1 из 48

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Мөслим муниципаль районы Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Сарай перев
Описание слайда:

Мөслим муниципаль районы Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Сарай переворотлары 1725 – 1762 еллар Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Садертдинова Гөлия Мусовна Мәлләтамак - 2013

№ слайда 2 ПЛАН Сарай переворотларының сәбәпләре Екатерина I (1725 – 1727) Петр II (1727
Описание слайда:

ПЛАН Сарай переворотларының сәбәпләре Екатерина I (1725 – 1727) Петр II (1727 – 1730) “Югарылар” (1730) Анна Иоанновна (1730 -1740) Елизавета Пертовна (1741 – 1761) Петр III (1761 -1762)

№ слайда 3 Сарай переворотлары – Россия тәхетендә патшаларның, гвардия, сарай даирәсе й
Описание слайда:

Сарай переворотлары – Россия тәхетендә патшаларның, гвардия, сарай даирәсе йогынтысында, еш алмашынып торуы чоры. Россия тарихында сарай переворотлары дәвере дип 37 ел вакыт аралыгын атыйлар. Бу елларда корал ярдәмендә биш мәртәбә патшалар алмашына. Ул Петр Iнең үлеме белән башланып китә һәм императрица Екатерина IIнең тәхеткә утыруы белән тәмамлана. Петр Алексеевич (Бөек) I 1682-1725. Екатерина Алексеевна (1762-1796)

№ слайда 4 Сарай переворотларының сәбәпләре Петр Iнең 1722 елгы тәхет варисын билгеләү т
Описание слайда:

Сарай переворотларының сәбәпләре Петр Iнең 1722 елгы тәхет варисын билгеләү турындагы указы. 2) Дәүләт эшләрендә гвардиянең көчәюе. 3) Хакимият өчен көрәшүче дворян төркемнәре барлыкка килүе.

№ слайда 5 Сарай переворотлары Идарәче	Идарә итү вакыты	Идарәченең таянычы ……………..	………….
Описание слайда:

Сарай переворотлары Идарәче Идарә итү вакыты Идарәченең таянычы …………….. …………. ……………..

№ слайда 6 Кем тәхеткә утыру хокукына ия? ПЕТР I ЕКАТЕРИНА I АЛЕКСЕЙ ПЕТР II АННА ЕЛИЗАВ
Описание слайда:

Кем тәхеткә утыру хокукына ия? ПЕТР I ЕКАТЕРИНА I АЛЕКСЕЙ ПЕТР II АННА ЕЛИЗАВЕТА ЕВДОКИЯ ЛОПУХИНА ?

№ слайда 7 Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Екатерина I (1725 - 1727) 7 класс ук
Описание слайда:

Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Екатерина I (1725 - 1727) 7 класс укучысы Шайгарданова Регина . Мәлләтамак – 2013

№ слайда 8 Екатерина I - император Петр I нең икенче хатыны. Крестьян гаиләсендә туа. Чы
Описание слайда:

Екатерина I - император Петр I нең икенче хатыны. Крестьян гаиләсендә туа. Чын исеме Марта Скавронская. 1702 елның 25 августында Мариенбургта русларга әсир төшә һәм тиздән Петр I нең хатыны була.

№ слайда 9 А.Д.Меншиков Г.И.Головкин Феофан Прокопович П.А.Толстой П.И.Ягужинский
Описание слайда:

А.Д.Меншиков Г.И.Головкин Феофан Прокопович П.А.Толстой П.И.Ягужинский

№ слайда 10 Ире үлгәннән соң Меншиковның һәм гвардия частьларының актив тырышлыгы белән 1
Описание слайда:

Ире үлгәннән соң Меншиковның һәм гвардия частьларының актив тырышлыгы белән 1725 елда императрица итеп куела. Екатерина бөтен идарәне Югары Яшерен совет кулына тапшыра, эшләр белән үзе әллә ни шөгельләнми. Үзенең беренче министры итеп ул Петр I нең көрәштәше булган, А.Д.Меншинковны билгели. Дворяннардан төзелгән гвардия полклары тәхетнең таянычы була. Екатерина озак патшалык итми. 1727 елның маенда вафат була.

№ слайда 11 1726 нчы елда дошман булган сарай әһелләрен килештерү максатыннан Югары яшере
Описание слайда:

1726 нчы елда дошман булган сарай әһелләрен килештерү максатыннан Югары яшерен совет төзелә.

№ слайда 12 Тәхет варисы хакындагы мәсьәлә яңадан көн тәртибенә килеп баса. ПЕТР I ЕКАТЕР
Описание слайда:

Тәхет варисы хакындагы мәсьәлә яңадан көн тәртибенә килеп баса. ПЕТР I ЕКАТЕРИНА I АЛЕКСЕЙ ПЕТР II АННА ЕЛИЗАВЕТА ЕВДОКИЯ ЛОПУХИНА ?

№ слайда 13 Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Петр II (1727-1730) 7 класс укучысы
Описание слайда:

Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Петр II (1727-1730) 7 класс укучысы Симченко Софья Мәлләтамак - 2013

№ слайда 14 Әтисе Алексей Петрович Петр II Алексей Петровичның улы
Описание слайда:

Әтисе Алексей Петрович Петр II Алексей Петровичның улы

№ слайда 15 Петр ll (1727-1730) А.Д.Меншиков, Екатерина I исән вакытта ук, кызы Марияне б
Описание слайда:

Петр ll (1727-1730) А.Д.Меншиков, Екатерина I исән вакытта ук, кызы Марияне бөек кенәз Петрга кияүгә биреп, патша йорты белән туганлашуга исәп тота. Императрица да үләр алдыннан бу никахка үзенең ризалыгын бирә.

№ слайда 16 Меншиков Себердә . А. Д. Меншиков отставкага китә. Бу вакытта комиссия аның к
Описание слайда:

Меншиков Себердә . А. Д. Меншиков отставкага китә. Бу вакытта комиссия аның күп санлы кыңгыр эшләре ача. Ул барлык мал-мөлкәттән мәхрүм ителә һәм гаиләсе белән бергә Себердәге Березов шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Биредә ул тиздән үлә.

№ слайда 17 Петр II нең иң якын дусты Иван Долгорукий була. Меншиковның хакимияттән китү
Описание слайда:

Петр II нең иң якын дусты Иван Долгорукий була. Меншиковның хакимияттән китүе Долгорукийларның позицияләрен ныгыта. Екатерина Долгорукая патша кәләше була. 1730 елда Петр II белән Екатерина Долгорукаяның туйлары уздырылырга тиеш була. Ләкин патша салкын тидерә һәм туй буласы көнне вафат була. Екатерина Долгорукая

№ слайда 18 Ни өчен 1727 елгы вакыйгаларны чираттагы сарай перевороты дип саныйлар? Борын
Описание слайда:

Ни өчен 1727 елгы вакыйгаларны чираттагы сарай перевороты дип саныйлар? Борынгы аксөяк нәселләре Меншиковны бөтен мал-мөлкәтеннән мәхрүм итеп, гаиләсе белән Себердәге Березов шәһәрчегенә сөргенгә җибәрүгә ирешәләр. Меншиковның хакимияттән китүе, Петр I үзгәртеп коруларына каршы булган, Долгорукийларның позициясен көчәйтә.

№ слайда 19 «Югарылар» (Югары яшерен совет) 1730 ел Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәк
Описание слайда:

«Югарылар» (Югары яшерен совет) 1730 ел Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе 7 класс укучысы Нуретдинова Алсу Мәлләтамак - 2013

№ слайда 20 Югары яшерен совет әгъзалары (бигрәк тә кенәз Д.М.Голицын) Долгорукийлар хаки
Описание слайда:

Югары яшерен совет әгъзалары (бигрәк тә кенәз Д.М.Голицын) Долгорукийлар хакимлегенең көчәюенә борчылалар Петр II заманында иске аристократлар яулап алган позицияләрне дә югалтырга теләмиләр.

№ слайда 21 “Югарылар”, никахсыз туган балалар дип, Петр I нең кызларын тәхет дәгъвачыла
Описание слайда:

“Югарылар”, никахсыз туган балалар дип, Петр I нең кызларын тәхет дәгъвачылары дип танымыйлар. Совет әгъзаларының игътибарын патша Иван Алексеевичның кызлары Анна белән Екатерина җәлеп итә. Екатерина Анна

№ слайда 22 Патша таҗын ярлы Курляндия герцогының тол хатыны, 37 яшьлек Аннага кидерергә
Описание слайда:

Патша таҗын ярлы Курляндия герцогының тол хатыны, 37 яшьлек Аннага кидерергә булалар. Байлык һәм артык игътибар күреп бозылырга өлгермәгән Анна ”югарылар”га иң уңай кандидатура булып тоела. Алар, ул идарә иткәндә, советның роле тагын да күтәрелер дип өметләнәләр. Голицин тәкъдиме буенча, Анна Иоанновнаны Россия тәхетенә чакыру шартлары (кондицияләр) эшләнә.

№ слайда 23 Анна Иоанновнаны Россия тәхетенә чакыру шартлары (кондицияләр): никахка кермә
Описание слайда:

Анна Иоанновнаны Россия тәхетенә чакыру шартлары (кондицияләр): никахка кермәскә һәм үзенең варисын билгеләмәскә; яңа салымнар кертмәскә; полковниктан тыш хәрби дәрәҗәләр бирмәскә; сугыш башламаска һәм солых төземәскә; гвардия һәм гаскәр белән командалык итүне Югары Яшерен советка тапшырырга; вотчиналарны һәм крепостнойлары белән авылларны бүләк итмәскә; дворяннарның тормышына, утарларына һәм намуслы исемнәренә кул сузмаска. “Кондиция” шартлары нәрсәгә юнәлтелгән? Беренче мәртәбә Россия монархының абсолют хакимиятен чикләү омтылышы ясала.

№ слайда 24 Мәскәүгә килгән Анна Иоанновна дворяннардан һәм гвардиядән “патшалыкны үзегез
Описание слайда:

Мәскәүгә килгән Анна Иоанновна дворяннардан һәм гвардиядән “патшалыкны үзегезнең данлы һәм шөһрәтле ата-бабаларыгыз хокукында алыгыз” дигән үтенеч кәгазе ала, дворяннар һәм гвардия кондицияләрне юкка чыгарырга тәкъдим итәләр. “Югарылар” Аннага каршы чыгарга батырчылык итмиләр һәм Анна аңа карата куелган шартлар теркәлгән документны ертып ыргыта. Яшерен совет бетерелә.

№ слайда 25 Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Анна Иоанновна (1730-1740) 7 класс у
Описание слайда:

Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Анна Иоанновна (1730-1740) 7 класс укучысы Исламова Альбина Мәлләтамак-2013

№ слайда 26 Иван V Прасковья Фёдоровна Анна Иоанновна 1693 елның 28 нче гыйнварында Мәскә
Описание слайда:

Иван V Прасковья Фёдоровна Анна Иоанновна 1693 елның 28 нче гыйнварында Мәскәүдә патша Иван V һәм Прасковья Фёдоровна гаиләсендә туа. 1710 елда Анна Курляндия герцогына кияүгә чыга. Герцог үлгәннән соң Митавада яши башлый.

№ слайда 27 Анна Иоанновна (1730-1740) Анна белән бергә Курляндиядән аның фавориты Э.И.Би
Описание слайда:

Анна Иоанновна (1730-1740) Анна белән бергә Курляндиядән аның фавориты Э.И.Бирон да килә. Анна Иоанновна ил белән бер төркем чит ил кешеләре ярдәмендә җитәкчелек итә. Үзен хакимияткә алып килгән гвардиячеләргә Анна ышанмый һәм Измайлов гвардия полкын төзи. Анна дәүләт хакимияте мәсьәләләренә катнашмый. Дәүләт белән чынлыкта аның фавориты Бирон идарә итә.

№ слайда 28 Бирон Эрнст Иоганн – Курляндия герцогы, императрица Анна Иоанновнаның фаворит
Описание слайда:

Бирон Эрнст Иоганн – Курляндия герцогы, императрица Анна Иоанновнаның фавориты. Бирон императрицаның чикләнмәгән ышанычыннан файдалана. Ул идарә иткән чорны “бирончылык” дип атаганнар. Бирон Эрнст Иоганн

№ слайда 29 Иван Антонович һәм Анна Леопольдовна Аннаның хакимиятне патша Иван Алексеевич
Описание слайда:

Иван Антонович һәм Анна Леопольдовна Аннаның хакимиятне патша Иван Алексеевич нәселе варисларына беркетеп калдырасы килә. Императрица бертуганының кызы Анна Леопольдовнаны сарай даирәсенә якынайта. Һәм төп дәгъвачы да ул була. 1740 елда Анна Леопольдовнаның улы Иван туа, һәм ул шунда ук тәхет варисы итеп игълан ителә. Анна Иоанновна үзенең фавориты Биронны сабый император Иван VI нең регенты итеп билгели

№ слайда 30 Иоанн Антонович (1740-1741) Император дип игълан иткәндә кечкенә Иванга ике г
Описание слайда:

Иоанн Антонович (1740-1741) Император дип игълан иткәндә кечкенә Иванга ике генә ай була. Хакимият Иван VI нең регенты Бирон кулына туплана. Биронга каршы заговорны фельдмаршал Миних оештыра. 1740 елның нояберендә Биронны кулга алалар. Иван VIнең регенты итеп әнисе Анна Леопольдовнаны куялар. Анна Леопольдовна дәүләт идарәсе эшләре белән шөгельләнми, барысын да Министрлар кабинетына ышанып тапшыра. 1741 елгы перевороттан соң Анна Леопольдовна хакимиятне югалта һәм гаиләсе белән чит илгә сөрелә. Тәхеткә, дворяннар һәм гвардия ярдәмендә, Петрның кызы Елизавета утыра.

№ слайда 31 Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Елизавета Петровна (1941-1961) 7 кла
Описание слайда:

Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе Елизавета Петровна (1941-1961) 7 класс укучысы Биктаирова Ильнара Мәлләтамак - 2013

№ слайда 32 Әтисе Петр I Әнисе Екатерина I
Описание слайда:

Әтисе Петр I Әнисе Екатерина I

№ слайда 33 Елизавета Петровна 1709 елның декабрендә дөньяга килә. Ул матур киенергә, күң
Описание слайда:

Елизавета Петровна 1709 елның декабрендә дөньяга килә. Ул матур киенергә, күңел ачарга, биергә ярата. Елизавета бик диндар була, пост тота һәм гыйбадәт кыла.

№ слайда 34 Елизавета Петровнаның ышанычлы вәкилләре А.Г.Разумовский П.И.Шувалов А.П.Бест
Описание слайда:

Елизавета Петровнаның ышанычлы вәкилләре А.Г.Разумовский П.И.Шувалов А.П.Бестужев-Рюмин М.И.Воронцов.

№ слайда 35 1742 елда Елизавета Петровна үзенең бертуган апасы Анна Петровнаның улы, Петр
Описание слайда:

1742 елда Елизавета Петровна үзенең бертуган апасы Анна Петровнаның улы, Петр Федоровичны тәхет варисы итеп билгели. Бу вакытта аңа 14 яшь була. Петр Федорович Әнисе Анна Петровна

№ слайда 36 Петр Федоровичны немец принцессасы София Августа Фредерика Ангальт-Цербстская
Описание слайда:

Петр Федоровичны немец принцессасы София Августа Фредерика Ангальт-Цербстскаяга өйләндерә. Православие йолалары буенча чукынганнан соң, аның исеме Екатерина (Елизавета Петровнаның әнисе истәлегенә) дип үзгәртелә. София Августа Фредерика Ангальт-Цербстская.

№ слайда 37 Елизаветаның Петрга булган өмете акланмый. Петрны Россиягә һәм русларга кагы
Описание слайда:

Елизаветаның Петрга булган өмете акланмый. Петрны Россиягә һәм русларга кагылышлы бернәрсә дә кызыксындырмый, ул немец принцы булып кала. 1754 елда аның улы туганнан соң, императрица малайны үз тәрбиясенә ала һәм тәхеткә хокукны аңа тапшыру турында уйлана башлый. 1761 елның декабрендә Елизавета вафат була.

№ слайда 38 Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе 7 класс укучысы Гайнединов Илназ Мәл
Описание слайда:

Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе 7 класс укучысы Гайнединов Илназ Мәлләтамак - 2013 Петр III (1761-1761)

№ слайда 39 Петр I нең оныгы, патша кызы Анна Петровнаның улы. Әтисе ягыннан Петр турыдан
Описание слайда:

Петр I нең оныгы, патша кызы Анна Петровнаның улы. Әтисе ягыннан Петр турыдан-туры Швеция короле Карл XII нәселенә барып тоташа. Туган апасы императрица Елизавета Петровна 1742 елда аның Россия тәхете варисы булуы хакында белдерә. 1761 елның 25 декабрендә Петр III император дип игълан ителә.

№ слайда 40 ПетрIII Яшерен канцелярияне юкка чыгара Дәүләт банкы төзи Дворяннар иреге тур
Описание слайда:

ПетрIII Яшерен канцелярияне юкка чыгара Дәүләт банкы төзи Дворяннар иреге турында манифест кабул итә. 1762 елның 28 июнендә үз хатыны оештырган заговор нәтиҗәсендә тәхеттән бәреп төшерелә. Кулга алына, ә бер атнадан үтерелә. ПетрIII нибары 186 көн патшалык итә. Ләкин ПетрIII нең эзлекле булмавы, рус милли һәм дини традицияләре белән исәпләшмәве аның дошманнарының санын арттыра.

№ слайда 41 Бөек Петр үлгәннән соң бишенче сарай перевароты нәтиҗәсендә тәхеткә Екатерина
Описание слайда:

Бөек Петр үлгәннән соң бишенче сарай перевароты нәтиҗәсендә тәхеткә Екатерина II утыра. Ул 34 ел идарә итә. Россия тарихына шулай ук Бөек булып кереп кала.

№ слайда 42 Сарай переворотлары дәвере Россия тәхетендә патшаларның бик еш алмашынып тору
Описание слайда:

Сарай переворотлары дәвере Россия тәхетендә патшаларның бик еш алмашынып торуы белән характерлана. Бу елларда гвардиянең, сарай, вакытлы фаворитларның йогынтысы шактый көчәя. Императорлар һәм императрицаларның үзләрен яклаган дворяннарга бәйлелеге арта. даирәсенең Екатерина IIнең тәхеткә килүен ничек бәяләп була? Сарай переворотлары дәверенең тәмамлануы.

№ слайда 43 Сарай переворотлары (1725-1762 еллар) Кем идарә иткән?	Идарә итү вакыты	Идәрә
Описание слайда:

Сарай переворотлары (1725-1762 еллар) Кем идарә иткән? Идарә итү вакыты Идәрәче кемгә таянган? Екатерина I Алексеевна (Марта Скавронская), Петр I нең хатыны. 29 январь 1725 - 6 май 1727 еллар      Гвардия полклары, Петр I нең иң якын көрәштәшләре (А. Д. Меншиков, П.А.Толстой һ.б), Югары Яшерен совет. Петр II Алексеевич, Петр I нең оныгы. 7 май 1727- 18 январь 1730 еллар Гвардия полклары, кенәз Долгорукийлар төркеме, Югары Яшерен совет. Анна Иоанновна, Курляндия герцогының тол хатыны (Петр I нең абыйсы Иван Алексеевичның кызы 19 январь 1730- 14 октябрь 1740 еллар Гвардия полклары, немец дворяннары Э.И.Бирон, А. И. Остерман, Б. К. Миних. Иван VI Антонович, Анна Иоанновнаның бертуганының кызы Анна Леопольдовнаның улы 1740-1741 еллар Немец дворяннары Елизавета Петровна, Петр I нең кызы 25 ноябрь 1471- 25 декабрь 1761 еллар Гвардия полклары Петр III Федорович, Петр I нең оныгы, Анны Петровнаның улы 25 декабрь 1761- 23 июль 1762 еллар  Таянычы булмый Екатерина Алексеевна, Петр III нең хатыны, (принцесса София Августа Фредерика Ангальт-Цербстская) 1762-1796 еллар Гвардия полклары, рус дворяннары

№ слайда 44 Сарай переворотлары (Тест) Дөрес җавапны тап. (Һәр дөрес җавап өчен берәр бал
Описание слайда:

Сарай переворотлары (Тест) Дөрес җавапны тап. (Һәр дөрес җавап өчен берәр балл). А1. Сарай переворотларының сәбәбе нәрсәдә? 1) Россиянең хәрби уңышсызлыклары 2) дәүләт эшләрендә гвардиянең көчәюе 3) башкаланы Санкт-Петербургка күчерү 4) крестьяннарның җирле чиновникларның башбаштаклыгын чикләргә омтылуы А2. Сарай перевороты кайсы чорны үз эченә ала 1) 1700-1721 2) 1768-1774 3) 1739-1796 4) 1725-1762 А3. Россия белән 1725 елдан 1727 елга кадәр чынлыкта идарә итә 1) канцлер Г.И.Головкин 2) кенәз А.Д.Меншиков 3) кенәз Д.М.Голицин 4) генерал-прокурор П.И.Ягужинский А4. Елизавета Петровнаның идарә итү еллары 1) 1741-1761 2) 1725-1727 3) 1730-1740 4) 1761-1762 А5. Югары яшерен совет төзелә 1) 1725 2) 1726 3) 1730 4) 1735

№ слайда 45 В1. Сарай перевороты дәверендә дата һәм идарәчеләрне туры китерегез. (3-4 дөр
Описание слайда:

В1. Сарай перевороты дәверендә дата һәм идарәчеләрне туры китерегез. (3-4 дөрес җавап – 2 балл, 2 дөрес җавап – 1 балл, 1 дөрес җавап – 0 балл) 1) 1727-1730 а) Елизавета Петровна 2) 1730-1740 б) Петр III 3) 1761-1762 в) Петр II 4) 1741-1761 г) Анна Ивановна В2. Монарх яшь бала яки авыру булганда, дәүләт белән җитәкчелек итүче кеше - ________________. (Дөрес җавап – 1 балл). В3. Таблицаның буш урыннарын тутыр. (Һәр дөрес җавап берәр балл). Анна Иоанновна, Курляндия герцогының тол хатыны (Петра I нең абыйсы Иван Алексеевичның кызы 19 январь 1730- 14 октябрь 1740 еллар Елизавета Петровна, Петр I нең кызы Гвардия полклары 25 декабрь 1761- 23 июль 1762 еллар  Таянычы булмый

№ слайда 46 Җаваплар А1. 2 А2. 4 А3. 2 А4. 1 А5. 2 В1. 1в2г3б4а В2. регент В3. Гвардия по
Описание слайда:

Җаваплар А1. 2 А2. 4 А3. 2 А4. 1 А5. 2 В1. 1в2г3б4а В2. регент В3. Гвардия полклары, Э.И.Бирон; 25 ноябрь 1741- 25 декабрь 1761 еллар; Петр III Федорович. А1- А5 5 балл – “5” 4 балл – “4” 3 балл – “3” В1 – В3 5-6 балл - “5” 4 балл – “4” 3 балл – “3” Билгеләр

№ слайда 47 Дәреснең билгесен исәпләү 1. Биремнәрне башкару 2. Үземнең белем һәм күнекмәл
Описание слайда:

Дәреснең билгесен исәпләү 1. Биремнәрне башкару 2. Үземнең белем һәм күнекмәләремне бәялим “___”. 3. Минем билгем: ____ + ____ = _____ : 2 = “___” Чыгыш ясау А1-А5 биремнәре В1-В3 биремнәре Уртача билге

№ слайда 48 Өй эше § 27, сораулар һәм биремнәр. Сүзлек белән эш.
Описание слайда:

Өй эше § 27, сораулар һәм биремнәр. Сүзлек белән эш.


Автор
Дата добавления 12.11.2015
Раздел История
Подраздел Презентации
Просмотров198
Номер материала ДВ-148333
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх