Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Презентации / Презентация по истории Татарстана на тему " Хәтер көне"

Презентация по истории Татарстана на тему " Хәтер көне"

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • История
юбб
Һәрбер ташы аның- мең күз яше... Өнсез соры дивар. Яңа заман килә, текәп кары...
фаҗига Казан ханлыгы 1552 елның 15 октябрьдә урыслар тарафыннан тар-мар ителә...
Сөембикәнең тормыш юлы нинди? Аның улы гына түгел, кызы да була, диләр. Сөем...
Сафагәрәй Сөембикәнең икенче ире. Ул нинди хан булган? Сафагәрәй 1510 елда д...
1550 елда Мәскәү һөҗүм ясый һәм җиңә, ханлыкның тау ягын бирәләр. Урыслар ки...
Ильяс Фәйзуллин “Сөембикә һәм Иван Грозный” 1551 елның 11 августында Сөембикә...
Сөембикәнең язмышы канлы яшьләр белән искә алына торган фаҗига. Аның һәм Үтәм...
Ни өчен Казанның иң борынгы һәм иң бөек манарасы шушы күренекле хатын исемен...
Нигә соң әле Сөембикә образы инде гасырлар буена татар халкының игътибарын ү...
1552 елда Казан Явыз Иван тарафыннан яулап алынгач, манара башындагы ай алып...
Татар шагыйрьләре һәм язучылары Сөембикәгә багышлап бик күп әсәрләр иҗат итк...
“Сөембикә” Дусларым табын түрендә Ашадылар ашымны. Дусларым ялган дус булган...
Рәссамнар Сөембикә турында Безнең рәссамнарыбыз өчен Сөембикө образы бөтен Ка...
Ильяс Фәйзуллин “Сөембикә үз илендә илчеләр кабул итә”
 Ч.Әхмәров “Борынгы фреска” (1987) Н.Хаҗиәхмәтов “Хат” (1997)
И гүзәл Сөембикә, мин сиңа Эндәшәм ничәмә чор аша... Ничәмә-ничә ел намына Ат...
И гүзәл Сөембикә, мин сиңа Эндәшәм ничәмә чор аша. Йөрәктә үткән һәм бүгенне...
Сөембикә, Франциянең халык героинясы Жанна д Арк кебек символик мәгънәгә ия...
 Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
1 из 20

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 юбб
Описание слайда:

юбб

№ слайда 2 Һәрбер ташы аның- мең күз яше... Өнсез соры дивар. Яңа заман килә, текәп кары
Описание слайда:

Һәрбер ташы аның- мең күз яше... Өнсез соры дивар. Яңа заман килә, текәп карый, Үткәнендә ни бар? Ә ул хаклык язылмаган тузга, Ялган тарих аны тузанына күмеп куйган, бозган һәм кисәткән: “Кагыласы булма! Кагыласы булма узганына!” Кояш йөзен борган ул ташлардан, Җил җилгәргән канлы яшьләр эзен. Затлы келәм мең ел каплап торган шаһитлектән таш диварлар күзен. Тарих дәшми. Нидер әйтмәк була Кайнар дивар – Чыкмый тик тавышы! Комнан түгел – күз яшеннән тора, Күз яшеннән хасил – һәрбер ташы.

№ слайда 3 фаҗига Казан ханлыгы 1552 елның 15 октябрьдә урыслар тарафыннан тар-мар ителә
Описание слайда:

фаҗига Казан ханлыгы 1552 елның 15 октябрьдә урыслар тарафыннан тар-мар ителә, дошманнар Казанны басып ала. Нәкъ шушы көннәрдә Казан дәүләте Мәскәү кулына төшә, сугышта исән калучыларны кырып бетерәләр, шәһәр талана, яндырыла, җимерелә, дәүләт символлары Мәскәүгә озатыла. Бу татар тарихындагы коточкыч фаҗиганең башы була. Казан ханлыгының яулап алынуы Сөембикәнең фаҗигасе белән бәйле. Улы белән Мәскәүгә әсирлеккә озатылган ханбикәнең каргышы була, күрәсең, татарлар аны урысларга тапшырып, оборонага әзерләнеп өлгерербез дип уйлый, ләкин эшләре барыбер уңмый.

№ слайда 4 Сөембикәнең тормыш юлы нинди? Аның улы гына түгел, кызы да була, диләр. Сөем
Описание слайда:

Сөембикәнең тормыш юлы нинди? Аның улы гына түгел, кызы да була, диләр. Сөембикә татар тарихында иң билгеле шәхесләрнең берсе. Ул якынча 1518-1519 елларда Нугай Урдасының Йосыф морза гаиләсендә дөньяга килә. 1533 елда Мәскәү гаскәр җибәреп Казанны басып ала. Сафагәрәй ханга чыгып китәргә туры килә. Казан тәхетенә Касыймнан Җангалине китертеп утырталар. Менә шул Җангалигә Сөембикәне хатынлыкка бирәләр. 1535 елда Сафагәрәй абыйсы Сәхипгәрәй ярдәме белән Казанга кире кайта һәм хакимлек итә башлый. Җангали үтерелә. Сөембикә Сафагәрәйгә ошый, хатынлыкка ала. Сөембикә тол калганда йөкле була. Аның Җангалидән кызы туа. Бу кыз баланың исеме мәгълүм түгел. Сөембикәнең кызы бераз үскәч, Касыйм ханы Шаһгали аны кызлыкка бирүен үтенә. Энесенең баласы бит, кыз Касыймга китә.

№ слайда 5 Сафагәрәй Сөембикәнең икенче ире. Ул нинди хан булган? Сафагәрәй 1510 елда д
Описание слайда:

Сафагәрәй Сөембикәнең икенче ире. Ул нинди хан булган? Сафагәрәй 1510 елда дөньяга килгән. Казан ханлыгының башында торып, халыкның мәхәббәтен яулый. Мәскәүгә буйсынмаган. Сафагәрәй исән чакта Казанны алып булмаячагын Мәскәү дә, Казан дошманнары да яхшы аңлый. 1549 елның мартында ул 39 яшендә үлә. Юынган чакта, имеш, егылган һәм ташка бәрелгән. Ләкин чынында үтергәннәр. Идарә 3-4 яшьлек Үтәмешгәрәйгә кала. Ләкин чынында идарә эшләрен Сөембикә алып барган.

№ слайда 6 1550 елда Мәскәү һөҗүм ясый һәм җиңә, ханлыкның тау ягын бирәләр. Урыслар ки
Описание слайда:

1550 елда Мәскәү һөҗүм ясый һәм җиңә, ханлыкның тау ягын бирәләр. Урыслар килеп Зөя каласын кора башлый. Максат – Казанны яулап алу. Урыслар, сугыш булмасын өчен Сөембикәне бирегез, диләр .

№ слайда 7 Ильяс Фәйзуллин “Сөембикә һәм Иван Грозный” 1551 елның 11 августында Сөембикә
Описание слайда:

Ильяс Фәйзуллин “Сөембикә һәм Иван Грозный” 1551 елның 11 августында Сөембикә мәңгегә Казан белән хушлаша. Аны башта Зөягә алып китәләр, аннары Мәскәүгә озаталар.

№ слайда 8 Сөембикәнең язмышы канлы яшьләр белән искә алына торган фаҗига. Аның һәм Үтәм
Описание слайда:

Сөембикәнең язмышы канлы яшьләр белән искә алына торган фаҗига. Аның һәм Үтәмешгәрәйнең тормышы ни белән тәмамлана? Сөембикәне Мәскәүгә алып киткәч, әтисе Йосыф мирза Явыз Иванга: “Зинһар, кызым белән улымны бир” дип үгетләп хат яза. Мәскәү башлыгы аңа: “Кызың яхшы шартларда яши, аны Шаһгалигә кияүгә бирдек ” дип җавап бирә. Озак тормыйча әтисе үтерелә. Сөембикә яклаучысыз кала. Ханбикә 1556-1557 елларда үлә. Аның кабер ташы сакланмаган. Шаһгали Сөембикәне яратмаган, чөнки ул аны берничә тапкыр агуларга маташкан, чукынырга да теләмәгән. Үтәмешгәрәйне 4 яшендә әнисеннән аералар һәм көчләп чукындыралар. Ул Мәскәү кремлендәге монастырьдә үлә. Татар баласы Александр Григориевич исеме белән җирләнгән. Аның кабере Явыз Иван янәшәсендә. Касыйм татарлары риваятьләре буенча, Касыйм шәһәрендәге ханнар төрбәсендә Сөембикә җирләнгән дип фаразлый. Ташта 37 яшендә вафат булган диелгән. Бүтән мәгълүмат юк.

№ слайда 9 Ни өчен Казанның иң борынгы һәм иң бөек манарасы шушы күренекле хатын исемен
Описание слайда:

Ни өчен Казанның иң борынгы һәм иң бөек манарасы шушы күренекле хатын исемен йөртә соң? Моңа төгәл һәм рәсми җавап бирерлек тарихи документлар сакланмаган. Сөембикә манарасы элек Сөембикә салдырган мәчет манарасы булган. Соңыннан ул анда Сафагәрәйне җирләгән. Сөембикәнең Мәскәүгә әсирлеккә китәр алдыннан Сафагәрәй кабере өстендә зар елавы хакында «Казан тарихы» исемле XVI йөз рус язмасында ачык әйтелә: «Ханбикә үзенең мәрхүм ире күмелгән мәчеткә керде, башындагы алтын таҗын салып, иренең кабере алдында тезләнде һәм ачы күз яше белән елап җибәрде».

№ слайда 10 Нигә соң әле Сөембикә образы инде гасырлар буена татар халкының игътибарын ү
Описание слайда:

Нигә соң әле Сөембикә образы инде гасырлар буена татар халкының игътибарын үзенә җәлеп итеп килә? Моның төп сәбәбен без аның тарихи бер шәхес кенә түгел, халык күңеленә нык кереп урнашкан мөкатдәс образ, милли азатлык һәм мөстәкыйльлек символы булуында күрәбез. С.Исаева “Сөембикә” картинасы(1998)

№ слайда 11 1552 елда Казан Явыз Иван тарафыннан яулап алынгач, манара башындагы ай алып
Описание слайда:

1552 елда Казан Явыз Иван тарафыннан яулап алынгач, манара башындагы ай алып ташлана. 1990 елның 26 нчы сентябре көнне Сөембикә манарасына ай куелды.

№ слайда 12 Татар шагыйрьләре һәм язучылары Сөембикәгә багышлап бик күп әсәрләр иҗат итк
Описание слайда:

Татар шагыйрьләре һәм язучылары Сөембикәгә багышлап бик күп әсәрләр иҗат иткәннәр. Аларның кайберләре безнең китап күргәзмәсендә дә урын алганнар.

№ слайда 13 “Сөембикә” Дусларым табын түрендә Ашадылар ашымны. Дусларым ялган дус булган
Описание слайда:

“Сөембикә” Дусларым табын түрендә Ашадылар ашымны. Дусларым ялган дус булган, Алдадылар башымны!.. Кара төндә кара елан Уралды билләремә. Җиде башлы аҗдаһалар Ябырылды илләремә. Г. Зәйнашева

№ слайда 14 Рәссамнар Сөембикә турында Безнең рәссамнарыбыз өчен Сөембикө образы бөтен Ка
Описание слайда:

Рәссамнар Сөембикә турында Безнең рәссамнарыбыз өчен Сөембикө образы бөтен Казан ханлыгының образы булып тора. Аның берүзендә, күрәсең, ватан да, аның тарихы да, төрле чорларындагы язмышы язмышы да, гап-гади хатын-кыз образы да, матурлык, ана булу бәхете, бөек Табигать үзе – барысы бергә туплангандыр... Улы белән бергә. Билгесез художник рәсеме

№ слайда 15 Ильяс Фәйзуллин “Сөембикә үз илендә илчеләр кабул итә”
Описание слайда:

Ильяс Фәйзуллин “Сөембикә үз илендә илчеләр кабул итә”

№ слайда 16  Ч.Әхмәров “Борынгы фреска” (1987) Н.Хаҗиәхмәтов “Хат” (1997)
Описание слайда:

Ч.Әхмәров “Борынгы фреска” (1987) Н.Хаҗиәхмәтов “Хат” (1997)

№ слайда 17 И гүзәл Сөембикә, мин сиңа Эндәшәм ничәмә чор аша... Ничәмә-ничә ел намына Ат
Описание слайда:

И гүзәл Сөембикә, мин сиңа Эндәшәм ничәмә чор аша... Ничәмә-ничә ел намына Аталган манара катына Киләләр, бер дога кылыйк, дип Шул гүзәл Сөембикә хакына. Киләләр әбиләр ерактан, Әйтергә гасырлар нәзерен; Киләләр үз итеп, ихластан— Көтмиләр савабын, әҗерен.

№ слайда 18 И гүзәл Сөембикә, мин сиңа Эндәшәм ничәмә чор аша. Йөрәктә үткән һәм бүгенне
Описание слайда:

И гүзәл Сөембикә, мин сиңа Эндәшәм ничәмә чор аша. Йөрәктә үткән һәм бүгеннең Шул бер үк хисләре очраша.

№ слайда 19 Сөембикә, Франциянең халык героинясы Жанна д Арк кебек символик мәгънәгә ия
Описание слайда:

Сөембикә, Франциянең халык героинясы Жанна д Арк кебек символик мәгънәгә ия. Дәүләтнең мөстәкыйльлеге, аның иминлеге хакына дип, үзен һәм газиз баласын корбан иткән зирәк Сөембикә татар халкының мәңгелек тарихи хәтерендә сакланыр.

№ слайда 20  Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 20.01.2016
Раздел История
Подраздел Презентации
Просмотров227
Номер материала ДВ-359982
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх