Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Актаныш районы Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе
Математика фәненнән проект эше.
“Саннар дөньяс
Класс җитәкчесе: Таҗиева Э.В.
2015
2 слайд
Кереш
Исәнмесез! Хәерле көн! Математика- ул цифрлар, саннар дигән сүз. Саннардан башка без үзебезнең тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Иртәдән алып кичкә кадәр саннар арасында яшибез. Хәтта мәкальләрдә дә саннар тирән мәгънә белдерә.
. -Егет сүзе бер булыр.
-Иренгән ике эшләр, артыннан бармагын тешләр.
-Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
-Бер алдыңа, биш артыңа кара.
-Җиде кат үлчә- бер кат кис һ .б.
Шулай итеп, мин уйга калдым. Гел очрашабыз, кулланабыз, ә каян, ничек барлыкка килгәннәр соң ул саннар?! Кызык! һәм мин эшкә тотындым. Башта математика белән бәйле китапларны карап чыктым, интернеттагы материал белән таныштым, энциклопедияне укыдым. Һәм менә нәрсәләр белдем.
Әле саннар кеше характерын да бәяли икән...
3 слайд
Эшнең максатлары һәм бурычлары.
Саннар , цифрларның барлыкка килү тарихы белән танышу;
Саннар турында кызыклы фактлар белү.
4 слайд
Борынгы заманда кешеләр саный белмәгән.
“Ничә?” дигән сорауга алар кул һәм аяк бармакларын күрсәткәннәр. Үзләренеке генә җитмәсә, күршесенекен “кулланганнар”.
5 слайд
Вакыт узган саен,кеше дә күп әйбергә өйрәнә бара. Санарга өйрәнү белән, кеше алдында саннарны язу ихтыяҗы туа. Баштарак кешеләр предметларның исәбен тигез сандагы тамгалар, мәсәлән, сызыклар, нокталар аша сурәтләгәннәр. Шулай ук,төеннәр, ташлар ярдәмендә санау барлыкка килгән.
6 слайд
Беренче булып саннарны тамгалауны борынгы шумерлар уйлап тапканнар.
7 слайд
Майя халыклары цифрлар урынына куркыныч күренгән кеше башларын ясаганнар.
8 слайд
Борынгы Һиндстанлылар һәр цифр өчен үз билгесен уйлап чыгарганнар.
9 слайд
Борынгы славяннар саннарны хәрефләр белән белдергәннәр.
10 слайд
Римлылар цифрлар итеп үзләренең алфавитларындагы хәрефләрне кулланганнар. Ләкин бу цифрлар арасында нуль саны булмаган. Шуңа күрә, Рим цифрлары белән арифметик гамәлләр авыр эшләнелә. Саннарны рим цифрлары белән язу безнең көннәргәчә килеп җиткән. Бу саннар кимү тәртибе буенча сулдан уңга таба языла.
11 слайд
12 слайд
13 слайд
Гарәп цифрлары
Без гарәп цифрлары дип атаган цифрлар моннан 1500 ел элек Борынгы Һиндстанда барлыкка килгән. Европага бу цифрларны 10 гасырда гарәп купецлары алып килгән. Бу санау системасының төп “байлыгы” булып нуль торган. Моңа кадәр бер генә халык та бу цифрдан файдаланмаган.
14 слайд
Мессопотамия язулары
15 слайд
Мессопотамиядәге математик текст (б.э.к. 1800 ел)
16 слайд
Ринда папирусы, Мисырдагы математика документы (б.э.к.1560 ел)
17 слайд
Кеше характеры да саннар белән бәйле икән.
А-1 Е-5 Л-2 Р-2 Х-5 Ы-1
Б-2 Ж-2 М-4 С-3 Ц-3 Ь-1
В-6 З-7 Н-5 Т-4 Ч-7 Э-6
Г-3 И-1 О-7 У-6 Ш-2 Ю-7
Д-4 К-2 П-8 Ф-8 Щ-9 Я-2
Мансуров Ислам
4+1+5+3+6+2+7+6+1+3+2+1+4=45=9
1- әүлия саны 6- вакыт агышы саны
2- кыю саны 7- изге сан
3- камиллек саны 8- уңыш саны
4- көч саны 9- акыллылык саны
5- дөреслек саны
18 слайд
Нәтиҗә
Көндәлек тормышыбыз һәрвакыт цифрлар, саннар белән бәйле. Кибеткә барсак та, вакытны белергә теләсәк тә, документ номерын билгеләсәк тә, лифтта төймәгә бассак та...
Бу эшем белән мин цифрларның, саннарның кеше тормышында зур роль уйнаганын күрсәтергә теләгән идем.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 656 275 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Тазиева Эльфира Василевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Мини-курс
10 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.