Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация по родному языку и литературе: "Яхшы суз-жан азагы"

Презентация по родному языку и литературе: "Яхшы суз-жан азагы"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Яхшы сүз- җан азыгы. Работа учителя родного языка и литературы Староатлашской...
Әдәп төбе - матур гадәт. Телдән журналның максатын ачыклау өчен, “Ышаныч поч...
Сораулар 1. Матур сүзләр күп , ләкин аларны ничек кулланырга? 2. Күркәм гадәт...
Бу сорауларның нигезен әдәплелек мәсәләләре, күркәм гадәтләргә ия буласы кил...
Кеше холкын күзәт, Үзеңнекен төзәт,-
Журналыбызның 1 нче битен ачыйк . Халкыбыз элек-электән “Чисталык”,”Пөхтәлек”...
Без бер көндә генә дә күпме кеше белән очрашабыз . Иң беренче чиратта аларның...
Йөзенә карап, кешенең нәрсә турында уйлавын, фикерен, кәефен, характерын бел...
Кайбер кешенең йөзе бик кырыс, хәтта усал да була. Андыйлар белән сөйләшү дә...
Сез кесәгездә көзге йөртәсездер , көзгегә карап йөзегезне үзгәртү күнегүләре...
Әйе,укучылар, йөз-бит, кыяфәт- кешенең күңел көзгесе ул , ә үзендәге эчке ки...
Көлә белеп көләргә кирәк Кайберәүләр:”Моның нәрсәсе бар, без көләргә яратабы...
Көндәлек тормышта кешеләр белән очрашканда, без һәрвакыт бер сүзне еш кабатлы...
Әйе,ул “Исәнмесез!” дигән сүз. “Телдән журналның” бу битен дә “Исәнмесез”! ди...
“Исәнмесез!” “Мин сине күрәм, ”бәхет телим” дигән сүз икән
Мәктәп коридорында бер төркем укытучылар сөйләшеп тора . Класс җитәкчесен күр...
2 нче укучы Мин, Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып,аларның өйләренә бардым ....
-Исәнләшү сүз башлап җибәрү өчен ачкыч та булып тора. Кешенң эчке културасын...
Әдәпсез сөйләшкән кешеләрне еш очратабыз 1. Үзе сөйли, үзе башын боргалый. 2....
“Шифалы сүзләр” Рәхим итегез. Хәерле иртә. Гафу итегез. Хәерле көн. Рөхсәт ит...
Әниләргә, әбиләргә, әтиләргә нинди матур сүзләр әйтеп була? Кадерле әнием, ка...
“ Гигиена һәм сәламәтлек” Ислам әхлагында тәнне, киемне, урын-җирне һ. б. чис...
Чисталыкка сезнең мөнәсәбетегез нинди? 1.Кулларыгызны өстәлгә куегыз. Кулыгыз...
“Игелеклелек, шәфкатлелек” Тамагы тук , өс-башы бөтен булса да, кеше үзен бәх...
Әниләргә,әтиләргә, укытучы апаларга нинди матур сүзләр әйтеп була? Әниләргә-...
...- ма; ...- ма; ... –мә; ...- мә; Шушы кушымчаларны кушып, кайсы эшләрне э...
“Соңгы сүз” Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, р...
Әнисе янына беркөнне килә дә: “Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады....
“Яхшы сүз – җан азыгы” Яхшы сүзне җаның тели синең, Начарлыктан күңел көрсен...
Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми. Җылы җил бозны , яхшы сүз җанны эретә....
Начар сүз әйтеп , өлкәннәрнең хәтерен калдыргансыз икән, гафу үтенегез. Үз г...
“Исәнмесез”, диеп башлыйм сүзем, Танышулар шулай башлана. “Исәнмесез”, диеп с...
Яхшы сүзне җаның тели синең, Начарлыктан күңелең көрсенә. Ә син үзең андый ях...
Әйт кенә тәмле сүз – Иркәләр күпме күз. Әйт кенә яхшы сүз – Һәркемдә көләч йөз.
Безнең халык кунакчыл: “Якты чырай , такта чәй “, - дип Каршы ала кунакны. Ат...
Бәйрәмне кем китерә? Чәчәкләрме, гөлләрме? Бураннармы ,җилләрме? Әллә якын ду...
Без – бәхетле халык. Туган телебез – бөек Тукайлар, Җәлилләр теле. Телебез м...
Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк. Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйл...
1 из 38

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Яхшы сүз- җан азыгы. Работа учителя родного языка и литературы Староатлашской
Описание слайда:

Яхшы сүз- җан азыгы. Работа учителя родного языка и литературы Староатлашской СОШ Старокулаткинского района Ульяновской области Сайфетдиновой Руфии Фатиховны

№ слайда 2 Әдәп төбе - матур гадәт. Телдән журналның максатын ачыклау өчен, “Ышаныч поч
Описание слайда:

Әдәп төбе - матур гадәт. Телдән журналның максатын ачыклау өчен, “Ышаныч почтасы” оештырган идек. Хатлардан күренгәнчә, сезне күп төрле сорау борчый икән. Хәзер аларның кайберләре белән танышып үтик.

№ слайда 3 Сораулар 1. Матур сүзләр күп , ләкин аларны ничек кулланырга? 2. Күркәм гадәт
Описание слайда:

Сораулар 1. Матур сүзләр күп , ләкин аларны ничек кулланырга? 2. Күркәм гадәтләргә ничек ия булырга? 3. Өйдә әнигә булышу игелекле эшме, әллә шәфкатлелекме? 4. Матур буласым килә. Моңа ничек ирешергә?

№ слайда 4 Бу сорауларның нигезен әдәплелек мәсәләләре, күркәм гадәтләргә ия буласы кил
Описание слайда:

Бу сорауларның нигезен әдәплелек мәсәләләре, күркәм гадәтләргә ия буласы килү хисе тәшкил итә. Алардан сезнең бу турында уйлануыгыз күренә. Сез барыгыз да матур әдәбият,газета журналлар һ.б. ларны укып күп вакыйга белән танышасыз. Ә без бүген “Әдәпленең күлмәге сәдәпле , үзе матур гадәтле” дигән темага телдән журнал чыгарабыз. Аның эпиграфы итеп:

№ слайда 5 Кеше холкын күзәт, Үзеңнекен төзәт,-
Описание слайда:

Кеше холкын күзәт, Үзеңнекен төзәт,-

№ слайда 6 Журналыбызның 1 нче битен ачыйк . Халкыбыз элек-электән “Чисталык”,”Пөхтәлек”
Описание слайда:

Журналыбызның 1 нче битен ачыйк . Халкыбыз элек-электән “Чисталык”,”Пөхтәлек”,”Кыюлык”, “Батырлык”, дигән сүзләрне еш кулланган,үзендә шул сыйфатларны тупларга тырышкан . Кеше шулай әдәпле булырга өйрәнгән.

№ слайда 7 Без бер көндә генә дә күпме кеше белән очрашабыз . Иң беренче чиратта аларның
Описание слайда:

Без бер көндә генә дә күпме кеше белән очрашабыз . Иң беренче чиратта аларның тышкы кыяфәтенә,йөзенә һәм ничек киенүенә игтибар итәбез. Әдәпле кешене әллә каян күреп алабыз.

№ слайда 8 Йөзенә карап, кешенең нәрсә турында уйлавын, фикерен, кәефен, характерын бел
Описание слайда:

Йөзенә карап, кешенең нәрсә турында уйлавын, фикерен, кәефен, характерын белә алабыз. “2”ле алсагыз , кайгырасыз, ә “5” ле алсагыз , шатланасыз.Уйлану , үзеңне гаепле итеп сизү, алдалау нәрсәдер яшерү хисләре дә йөзебездә “языла”.

№ слайда 9 Кайбер кешенең йөзе бик кырыс, хәтта усал да була. Андыйлар белән сөйләшү дә
Описание слайда:

Кайбер кешенең йөзе бик кырыс, хәтта усал да була. Андыйлар белән сөйләшү дә, дуслашу да бик авыр. Без еш кына “Аеың нинди кеше булуы йөзенә язылган”, дигән сүзләрне ишетәбез.

№ слайда 10 Сез кесәгездә көзге йөртәсездер , көзгегә карап йөзегезне үзгәртү күнегүләре
Описание слайда:

Сез кесәгездә көзге йөртәсездер , көзгегә карап йөзегезне үзгәртү күнегүләре ясагыз (уйланыгыз, үзегезне гаепле итеп сизегез , күзләрегезне як-якка борыгыз , каш сикертегез, усал итеп карагыз). Кайсы очракта сез үзегезгә матур булып күрендегез?(Укучыларның җавабы тыңлана).

№ слайда 11 Әйе,укучылар, йөз-бит, кыяфәт- кешенең күңел көзгесе ул , ә үзендәге эчке ки
Описание слайда:

Әйе,укучылар, йөз-бит, кыяфәт- кешенең күңел көзгесе ул , ә үзендәге эчке кичерешләрне тыя белү зур осталык сорый. Мондый ямсез билгеләрне йөзегездә чагылдыра күрмәгез, болар сезнең матур, нәфис битегезне ямсезли генә. Гел елмаегыз, матур итеп кенә көлегез.

№ слайда 12 Көлә белеп көләргә кирәк Кайберәүләр:”Моның нәрсәсе бар, без көләргә яратабы
Описание слайда:

Көлә белеп көләргә кирәк Кайберәүләр:”Моның нәрсәсе бар, без көләргә яратабыз”,- дип әйтер . Ләкин урынлы көлә белегез. Мәсәлән, көлкеле вакыйга, хәл булганда көлсәң, сиңа башкалар да кушылып көлә ,ял итеп ала. Көлү кешенең кәефен күтәрә . Әгәр дә инде башкалар көлеп беергәч, шаркылдап көлүегезне дәвам итәсез икән “,-дип уйларга мөмкин

№ слайда 13 Көндәлек тормышта кешеләр белән очрашканда, без һәрвакыт бер сүзне еш кабатлы
Описание слайда:

Көндәлек тормышта кешеләр белән очрашканда, без һәрвакыт бер сүзне еш кабатлыйбыз. Ул нинди сүз?

№ слайда 14 Әйе,ул “Исәнмесез!” дигән сүз. “Телдән журналның” бу битен дә “Исәнмесез”! ди
Описание слайда:

Әйе,ул “Исәнмесез!” дигән сүз. “Телдән журналның” бу битен дә “Исәнмесез”! дип атадык. Дәресне елмаеп исәнләшүдән башлыйбыз. Күршеләр һ. б белән дә елмаеп исәнләшәбез . Радио һәм телевизордан дикторларның “Хәерле иртә, милләттәшләр!”дигән ягымлы тавышларын ишетәбез.

№ слайда 15 “Исәнмесез!” “Мин сине күрәм, ”бәхет телим” дигән сүз икән
Описание слайда:

“Исәнмесез!” “Мин сине күрәм, ”бәхет телим” дигән сүз икән

№ слайда 16 Мәктәп коридорында бер төркем укытучылар сөйләшеп тора . Класс җитәкчесен күр
Описание слайда:

Мәктәп коридорында бер төркем укытучылар сөйләшеп тора . Класс җитәкчесен күреп алдым да: “Исәнмесез, Галия апа”- дип узып киттем. Мин дөрес эшләдемме?”

№ слайда 17 2 нче укучы Мин, Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып,аларның өйләренә бардым .
Описание слайда:

2 нче укучы Мин, Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып,аларның өйләренә бардым . Ишекне әнисе ачты. Шунда мин:”Рәмис өйдәме?”-дип сорадым. Мин нинди ялгыш җибәрдем? Миңа бу очракта нинди сыйфатлар җитешми? (Игтибарсызлык).

№ слайда 18 -Исәнләшү сүз башлап җибәрү өчен ачкыч та булып тора. Кешенң эчке културасын
Описание слайда:

-Исәнләшү сүз башлап җибәрү өчен ачкыч та булып тора. Кешенң эчке културасын беләсең килсә, аның белән гәп кор,диләр. Сөйләшә, әңгәмәдәш була белү дә кирәк безгә.

№ слайда 19 Әдәпсез сөйләшкән кешеләрне еш очратабыз 1. Үзе сөйли, үзе башын боргалый. 2.
Описание слайда:

Әдәпсез сөйләшкән кешеләрне еш очратабыз 1. Үзе сөйли, үзе башын боргалый. 2. Сөйләшкәндә бармагы белән төртеп күрсәтә. 3.Аякларын бер урында гына тота алмый. 4. Иптәше белән сөйләшә , үзе читкә карый. 5. Сөйләшкәндә пәлтә сәдәбен боргалый. 6. Кеше сүзен бүлдерә дә, үзе сүз башлый. 7. Үзе сөйләшә, үзе көнбагыш ашый.

№ слайда 20 “Шифалы сүзләр” Рәхим итегез. Хәерле иртә. Гафу итегез. Хәерле көн. Рөхсәт ит
Описание слайда:

“Шифалы сүзләр” Рәхим итегез. Хәерле иртә. Гафу итегез. Хәерле көн. Рөхсәт итегез. Хәерле кич. Исәнмесез. Мөмкинме? Сау булыгыз. Рәхмәт. Хушыгыз. Зинһар. Юлларыгыз уң булсын Армый эшләгез.

№ слайда 21 Әниләргә, әбиләргә, әтиләргә нинди матур сүзләр әйтеп була? Кадерле әнием, ка
Описание слайда:

Әниләргә, әбиләргә, әтиләргә нинди матур сүзләр әйтеп була? Кадерле әнием, кадерле әбием, алтыным,сөеклем, бәгырем,киңәшчем һ.б

№ слайда 22 “ Гигиена һәм сәламәтлек” Ислам әхлагында тәнне, киемне, урын-җирне һ. б. чис
Описание слайда:

“ Гигиена һәм сәламәтлек” Ислам әхлагында тәнне, киемне, урын-җирне һ. б. чиста тоту турында әйтелә. Каюм Насыйри да “Тәрбия китабы” нда “ Кешенең чисталыгы- намусында” икәнлеген әйтә. Чиста һәм пөхтә булу – кыйммәтле сыйфатларның берсе.

№ слайда 23 Чисталыкка сезнең мөнәсәбетегез нинди? 1.Кулларыгызны өстәлгә куегыз. Кулыгыз
Описание слайда:

Чисталыкка сезнең мөнәсәбетегез нинди? 1.Кулларыгызны өстәлгә куегыз. Кулыгыз чистамы,тырнаклар киселгәнме? 2.Күлмәк, чалбар үтүкләнгәнме? 3.Муен, колаклар юылганмы? 4.Тешләр чистартылганмы7 5.Аяк киемегез кремланганмы? 6.Кесәгездә куляулык бармы?

№ слайда 24 “Игелеклелек, шәфкатлелек” Тамагы тук , өс-башы бөтен булса да, кеше үзен бәх
Описание слайда:

“Игелеклелек, шәфкатлелек” Тамагы тук , өс-башы бөтен булса да, кеше үзен бәхетле итеп сизә. Куанычлы эшләребез дә бәхет . Ә бәхетнең дә иң-иң олысы була икән. Ул - әтиле-әниле, аларга игътибарлы һәм мәрхәмәтле булу.

№ слайда 25 Әниләргә,әтиләргә, укытучы апаларга нинди матур сүзләр әйтеп була? Әниләргә-
Описание слайда:

Әниләргә,әтиләргә, укытучы апаларга нинди матур сүзләр әйтеп була? Әниләргә- алтыным, бергенәм сөеклем, бәгрым һ.б. әтиләргә- кадерлем ,яклаучым, матурым һ. б.укытучы апаларга- хөрмәтле, яраткан укытучым, киңәшчем.

№ слайда 26 ...- ма; ...- ма; ... –мә; ...- мә; Шушы кушымчаларны кушып, кайсы эшләрне э
Описание слайда:

...- ма; ...- ма; ... –мә; ...- мә; Шушы кушымчаларны кушып, кайсы эшләрне эшләргә яравын , ә кайсыларын ярамавын аңлаткан сүзләр әйтегез. Мәсәлән: алдама, мактанма, бозма, сугышма, бәрмә, сукма, тәртип бозма, уссаланма һ.б.

№ слайда 27 “Соңгы сүз” Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, р
Описание слайда:

“Соңгы сүз” Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә . Армиягә барып кайта . Беркөнне ул кадакларга игтибар итә һәм әнисе янына килә . Әни , нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың ?- ди. Әнисе: “Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?”-ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә.

№ слайда 28 Әнисе янына беркөнне килә дә: “Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады.
Описание слайда:

Әнисе янына беркөнне килә дә: “Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”-ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм , шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә , кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”, - ди.

№ слайда 29 “Яхшы сүз – җан азыгы” Яхшы сүзне җаның тели синең, Начарлыктан күңел көрсен
Описание слайда:

“Яхшы сүз – җан азыгы” Яхшы сүзне җаның тели синең, Начарлыктан күңел көрсенә Ә син үзең андый яхшы сүзне Әйтәсеңме башка кешегә?

№ слайда 30 Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми. Җылы җил бозны , яхшы сүз җанны эретә.
Описание слайда:

Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми. Җылы җил бозны , яхшы сүз җанны эретә. Яхшы сүз- җан азыгы, яман сүз- баш казыгы.

№ слайда 31 Начар сүз әйтеп , өлкәннәрнең хәтерен калдыргансыз икән, гафу үтенегез. Үз г
Описание слайда:

Начар сүз әйтеп , өлкәннәрнең хәтерен калдыргансыз икән, гафу үтенегез. Үз гаебеңне таный белү, гафу үтенә белү – бик кирәкле сыйфат.

№ слайда 32 “Исәнмесез”, диеп башлыйм сүзем, Танышулар шулай башлана. “Исәнмесез”, диеп с
Описание слайда:

“Исәнмесез”, диеп башлыйм сүзем, Танышулар шулай башлана. “Исәнмесез”, диеп сүз башласам, Бәхетем арта, күңел шатлана.

№ слайда 33 Яхшы сүзне җаның тели синең, Начарлыктан күңелең көрсенә. Ә син үзең андый ях
Описание слайда:

Яхшы сүзне җаның тели синең, Начарлыктан күңелең көрсенә. Ә син үзең андый яхшы сүзне Әйтәсеңме башка кешегә?

№ слайда 34 Әйт кенә тәмле сүз – Иркәләр күпме күз. Әйт кенә яхшы сүз – Һәркемдә көләч йөз.
Описание слайда:

Әйт кенә тәмле сүз – Иркәләр күпме күз. Әйт кенә яхшы сүз – Һәркемдә көләч йөз.

№ слайда 35 Безнең халык кунакчыл: “Якты чырай , такта чәй “, - дип Каршы ала кунакны. Ат
Описание слайда:

Безнең халык кунакчыл: “Якты чырай , такта чәй “, - дип Каршы ала кунакны. Ата- баба гадәтләрен

№ слайда 36 Бәйрәмне кем китерә? Чәчәкләрме, гөлләрме? Бураннармы ,җилләрме? Әллә якын ду
Описание слайда:

Бәйрәмне кем китерә? Чәчәкләрме, гөлләрме? Бураннармы ,җилләрме? Әллә якын дуслармы?

№ слайда 37 Без – бәхетле халык. Туган телебез – бөек Тукайлар, Җәлилләр теле. Телебез м
Описание слайда:

Без – бәхетле халык. Туган телебез – бөек Тукайлар, Җәлилләр теле. Телебез матур сүзләргә бик бай. Шуларның кадерен белеп яшик, дуслар!

№ слайда 38 Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк. Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйл
Описание слайда:

Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк. Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик. Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң күңел, Изге сүзләр, җылы куллар, шатлык кирәк!


Автор
Дата добавления 27.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров278
Номер материала ДВ-291270
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх